Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды мәктәбе

Без аннан гафу үтенергә өлгерә алмыйча калдык. Равил абый, сугыш башлануның беренче көнендә үк чакырылып, фронтка китеп барды...

Мин беренче сыйныфны Көчек мәктәбендә тәмамладым. Икенче сыйныфны үз авылымда, Кырынды мәктәбендә башлап җибәрергә туры килде. Ул елларда мәктәбебез ТБУМ, ягъни мәктәп дип атала иде.
Калай түбәле, агачтан салынган бер катлы бина һәм аның белән янәшә ике катлы шундый агач бина бар иде. Күрәсең, укучылар күп булгандыр инде, бераз читтәрәк ике сыйныф укучы сыярлык тагын бер бина төзеп куйдылар. Авылыбызда революциягә кадәр рус балалары өчен – өч сыйныфлы церковно-приходской, татар балалары өчен башлангыч белем бирүче мәктәпләр була. Бик тырышып сорашып йөрсәм дә, укытучылар кемнәр булганын белә алмадым. Кайберләре вафат, кайберләре каядыр күченеп киткәннәр булып чыкты. Мин укырга кергәндә, мәктәп директорыбыз Ибәтов Гата абый иде. Урын җитмәү сәбәпле, балалар ике смена укыдылар, чөнки беренче сыйныфтан җиденчегә кадәр рус-татар сыйныфлары параллель иде. Ул елларда мәктәптәге укучылар санын ике йөздән артык дип сөйлиләр иде. Тагын шунысы хәтеремдә: Иванов фамилияле укытучыбыз Мәскәүдән түшенә орден тагып кайтты. Ул орденын ялтыратып коридордан үткәндә шул орденны күреп калу өчен, этешә-төртешә алдына чыгарга тырышыр идек.
Һич тә онытылмый торган укытучылар була бит. Шундыйларның берсе – Пермь ягыннан килгән Хәмит абый Әмәтов. Өстендә арзан гына тукымадан тегелгән костюм, ак күлмәк. Күлмәкнең якасы һәр кичне юылгандыр, чөнки ул гел акшарлаган кебек ап-ак була торган иде. Үзенең мөлаемлеге, гадилеге белән безнең күңелләрне бик тиз яулады Хәмит абый. Үзе дә малайлыктан чыгып җитмәгән бу яшь-җилкенчәк тәнәфестә дә, физкультура дәресләрендә дә безнең белән тәгәри-тәгәри уйнар иде.
Безне гашыйк иткән тагын берсе – өлкән пионервожатыебыз Алмазия апа Аматыч булды. Ифрат бала җанлы иде ул мәрхүмә. Үземнең пионерга кабул ителәчәк көнемне түземсезлек белән көткәнемне, шул чибәр вожатый апаның муеныма кызыл галстук бәйләгәне әле хәзер дә күз алдымда.
Хәзер уйлап утырам да, пионерлар оешмасы бик матур эшләр башкарган икән. Бигрәк тә тәрбияви чараларны күз алдында тотам мин. Тәртип бозучы, дәресләрен әзерләп килмәүче, гел икеле алырга гадәтләнгән укучы пионерларны, отряд советында аягөсте бастырып, сәбәпләрен тикшерер идек. Дәресләрен авыррак үзләштерүчеләргә ярдәмгә отличникларны беркетер идек. Һәр атна азагында ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышырга йөрдек. Тагын, елмаеп, күңел хисләремне кушып, шунысын өстәп әйтим: муеннарыбызда – кызыл галстук, чалбар тезләребездә – берничә ямау, аякларыбызда чабата иде безнең. Ленинны яратып җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. «Пионер! Син, бөек Ленин партиясе өчен көрәшкә әзерме?» – диюгә, кулыбызны маңгаебыз турына күтәреп: «Һәрвакыт әзер!» – дип салют бирдек.
Мәктәбебездә гөрләп әдәби түгәрәк эшләде. Авылдашыбыз яшь укытучы Фоат абый Садыйков кайткач, ул тагын да җанланып китте. Фоат абый музыкага да һәвәс укытучы иде, кулыннан мандолинасы төшмәде. Шигырь язарга сәләтле укучылар һәрдаим игътибар үзәгендә булдылар. Кемнеңдер шигыре мәктәп стена газетасында басылуы шатлыклы бер вакыйга була торган иде. Әдәби кичәләрдә укучылар, үз шигырьләре белән беррәттән, Нур Баян, Әхмәт Исхак, Муса Җәлил шигырьләрен, поэмаларын укырлар иде. Тагын да күңелле мизгелләр: 1 Май, Октябрь революциясе бәйрәмнәрендә матур концертлар куеп, авылыбыз урамнарыннан кызыл әләмнәр күтәреп, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып үтәр идек.
Мәктәп турында язганда, тагын бер яраткан укытучыбызны – Равил абый Гәрәевне әйтми үтсәм, гөнаһ булыр. Равил абый безгә Татар Шаршадысы авылыннан килде. Яшь булгангамы, юашрак иде ул. Татар теле дәресенә чакырып кыңгырау чыңлый, без исә һаман класста пәри туе уздырып шаярабыз. Менә ул, култыгы астына класс журналын кыстырып, ишектән керә дә, биредәге хәлне күреп, бер аягын алга атлап, тукталып калган кинокадр кебек, безнең тынычланганны көтеп тора. Ниһаять, класс тынгач кына урынына барып утыра. Нинди сабырлык! Аның бервакытта да өстәл төеп, кычкырынып безне тиргәгәне булмады. Шунысы үкенечле: без аннан гафу үтенергә өлгерә алмыйча калдык. Равил абый, сугыш башлануның беренче көнендә үк чакырылып, фронтка китеп барды. Һәм без аның кырык икенче елны туган илен, без укучыларын яклап батырларча һәлак булганын ишеттек. Гафу ит безне, Равил абый. Урының җәннәттә булсын!

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев