Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыл җитәкчелегендә үзгәрешләр

Иң коточкычы кырык дүртнең язында булды. Авыл халкы, бигрәк тә балалар, агуланып аяктан егылдылар. Температура күтәрелү, тамак бизләренең кинәт ялкынсынуы, йота алмау, хәлсезлек – авыруның беренче билгеләре иде...

Сугыш елы, үз таләбен куеп, авыл советында да үзгәрешләр булып алды. Авыл советы рәисе Вәли абый Әхмәдиев армиягә чакырылу сәбәпле, аның урынына – Миңнегулова Сәмига, секретаре итеп Минһаҗева Мәрхәбә апалар куелды. Авыл халкына сугыш елларының катгый законнары кертелде. Салымнар һәм түләүләрнең хаклары артты: колхозчылар өч йөз литр сөт, кырык килограмм ит, сарык йоны сыман нәрсәләрне һич каршылыксыз түләп барырга мәҗбүр ителделәр. Шуның өстенә һәр елны үткәрелә торган заёмга яздыру болай да, авызын ачса, үпкәсе күренеп торган, көч-хәл белән генә яшәгән халыкның тормышын бик нык какшатты.

Үзәккә үткән кышкы салкыннарда, иртән мәктәпкә килүебезгә, парта өстендәге караларыбыз бозланып каткан булыр иде. Дәресләр тәмамланганчы 5-6 сәгать, тышкы өс киемебез белән утырырга туры килде, калтырана башласак, җылыну физкультурасы ясап алыр идек. Инде язганымча, директорыбыз Гата абый Ибәтов урынына Көчек авылыннан Зөфәр абый Мөхтәсипов килде. Килеш-килбәте белән үк зыялы нәселдән икәнлеге күренеп торган, төскә-биткә чибәр бу абыйны баштарак нигәдер яратып китә алмадык. Директор булуы өстенә, ул безне химиядән укытты, дәресен хәзерләп килмәүчеләрне яратмады. Мин үзем дә химиядән җавап биргәндә калтырап төшәр, тотлыгыр идем. Күп еллар үткәч, бер очрашканда, моны үзенә дә әйттем. Ул: «Бер дә хәтерләмим, ничек алай булды икән соң?» – диде, көлешеп алдык.

1942 елда Төрдәле авылында көтмәгәндә колхоз рәисен алыштырып куйдылар. Будённый исемендәге колхоз рәисе Афанасий Сериковны Әгерҗе кирпеч заводына директор итеп алып, аның урынына күрше «Йолдыз» колхозында озак еллар рәис булган Галиәскәр абый Садыйковны сайлап куйдылар. Белеме булмаса да, хуҗалык итүдә тәҗрибәсе бар иде аның. Галиәскәр абзый халык белән аралашып яшәде: ничә карама, йә ат абзарында, йә фермада, йә кырда булыр иде. Борын астындагы ике якка салынып төшкән мыегын сыпыргалап, үзенең мәзәкчән, мисалларга бай тапкыр теле белән һәркемнең кәефен күтәрергә тырышып йөрде мәрхүм.

Авыл тормышы елдан-ел авырая барды. 1943 елга чыктык. Мин инде 7нче сыйныфта укыйм, быел Ходай насыйп итеп исән-имин булсам, мәктәпне тәмамлаячакмын. Армиягә директорыбыз Зөфәр абый Мөхтәсиповны да алдылар. Директор булып фронттан сул аягы яраланып кайткан Рәзак абый Яһүдинне китерделәр. Килгәннең икенче көнендә үк ул, таягына таянып, аксый-аксый дәрескә керде. Яңа килгән укытучы һәрвакыт кызыксыну уята бит. Аны да без бераз шүрләп, сагаеп каршы алдык. Яралы фронтовик кеше нинди булмас, сак булырга кирәк, янәсе. Керде. Аягөсте баскан хәлдә аңа текәлдек. Ул да, матур итеп елмаеп, һәрберебезгә күз йөртеп чыккач, утырырга кушты. Җыйнак, арык кына гәүдәле бер кеше икән, искитәрлеге юк.

Шулай да аның «искитәрлек» икәнлеге дәрес башлангач ачылды. Рәзак абый безгә, мишәр акценты белән «с» хәрефен җиңелчә генә «ч«га күчереп, башын бераз гына артка ташлап, СССР Конституциясеннән искиткеч мавыктыргыч дәрес бирде. Хәтта дәрес тыңларга яратмый торган кайбер шаян сыйныфташларым да май кебек эреп утырдылар. Шуның өстенә, ул оста тальянчы да һәм гаҗәеп артистлык талантына ия икән. Шактый күп еллар узгач кына, без аның Татарстанның атказанган артисты, тел остасы Әзәл Яһүдиннең бертуган абыйсы икәнлеген белдек. 1943,1944 елларның язлары аеруча авыр булды. Бәрәңгеләрен утыртканнан соң, бик күпләрнең ашарларына да калмады. Хатын-кызлар, балаларын ияртеп, урманга йөрделәр. Урманнан язгы гөмбәләр, бәбчек юа суганы ташыдылар. Иң коточкычы кырык дүртнең язында булды. Кайсысыдыр, исемен хәтерләмим, кар астыннан көзен сугылып бетмәгән учмалардан коелган бөртекләрне табып, җыеп алып кайткан да боткасын пешереп ашаган, искиткеч тәмле булып чыккан. Китте шуннан басудан бөртек җыеп ташу. Кайберләре кул тегермәннәре ясап җибәрделәр, бөртекләрне он итеп тарттылар, күмәч, көлчә кебек ашамлыклар пешерделәр. Куанычларның иге-чиге булмады. Ләкин тиздән бу куанычлар кара кайгыга әйләнде. Авыл халкы, бигрәк тә балалар, агуланып аяктан егылдылар. Температура күтәрелү, тамак бизләренең кинәт ялкынсынуы, йота алмау, хәлсезлек – авыруның беренче билгеләре иде. Ашыгыч рәвештә районнан чакырылган табиблар бу авыруны «септическая ангина» дип билгеләделәр. Ашыгыч төстә сөт ризыклары белән туклану оештырылды. Авыл фельдшеры Данилова, йорттан-йортка йөреп, авыруларны дәваларга тырышты, авыр хәлдәгеләре янында үзенең көчсез булуын бик авыр кичерә торган иде. Хәер, медпунктта хәтта марганцовка да юк иде шул ул елларда. Үлүчеләр булды, сыйныфташыбыз Рафиканы, күз яшьләре белән, җир куенына илтеп салдык. (Ул вакыйганы мин үземнең «Үкенеч» исемле китабымда тулырак чагылдырырга тырыштым.) Тагын бер күңелсез хәбәр шул: кырык өчнең маенда авылыбыздан өч чакрым ераклыктагы Красный Яр авылыннан хәер сорашып кайтып килгәндә, юлда үлеп калган Мөхәммәтзакир бабайны табып алып кайттылар. Чабатачы карт иде мәрхүм, гомере буе чабата үреп, шуны саткан акчага гаиләсен туендырды. Егет булып килгән бердәнбер улын – Касыйм абыйны беренче көнендә үк сугышка озатты. Ул елны картның башына берьюлы ике кайгы килде: ярлы булсалар да, гомерләре буе Ходай биргәнгә разый хәлдә чөкердәшеп яшәгән карчыгын җирләде, шул хәсрәткә батып, ямансулап йөргән көннәрдә улы Касыймның һәлак булуы турында хәбәр килеп төште. Бу хәлләрдән соң Мөхәммәтзакир бабай бөтенләй бетәште. Чабата үрергә юкә кирәк, урманга юкә төшерергә барырга хәл дә, җегәр дә юк. Туган-тумачалардан ярдәм көтәрлек түгел, үзләре көч-хәл белән җан асрыйлар. Нишләргә? Озак уйлагандыр карт, ниһаять, оятын яшереп булса да, хәер сорашырга чыгарга була. Күршеләреннән: «Красный Яр – икмәкле авыл ул, халкы да юмарт, сорашып кергәннәрне борып чыгармыйлар икән», – дигәнне дә ишеткәч, җеп өзәр хәле булмаса да, тәвәккәлли. Әмма авыл башын чыгу белән, ерак китә алмый, чайкалып тора да авып төшә. Картны йортына алып кайттык. Күрше-күлән, хатын-кыз кабер казучылар эзләп урамга сибелделәр. Авылда ир-ат юк диярлек, булганнары да – сугышта яраланып кайткан гарипләр һәм безнең ише 13-14 яшьлек малайлар, шуның өстенә мәет күмүнең тәртибен дә белмибез. Ул арада йортка килеп кергән бригадир Сания апа: «Баһавига әйттем, хәзер килеп җитә, барсын да башкарып чыгар», – диде.

Баһаветдин Шәрәфетдинов турында язмыйча үтеп китсәм, гөнаһ булыр. Сугышта яраланып кайткан Баһави абый күрше Көчек авылыннан иде. Аны безнең колхозга ветсанитар итеп эшкә җибәргәннәр, шуның өстенә безнең авыл кияве дә булгангамы, халыкка бик ярдәмле, бар эшне дә булдыра торган кеше булып чыкты. Терлекләре авырып китсә, койма-фәлән ауса, хатын-кыз, бала-чага аңа йөгерде. Баһави абый, эш коралын кыстырып, шунда ук килеп җитәр иде. Мөхәммәтзакир картны да берүзе юып, кәфенләп, ләхетен алып, бөтен тәртибе белән ул озатты. Безнең хәтердә Баһави абый әнә шундый легендар кеше булып калды, ярдәмнәре изге гамәлләрдән булып, Алланың ризалыгына ирешеп, зур саваплардан ирешсен аңа.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев