Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыр сугыш еллары

1941 елның 22 июне. Герман гаскәрләренең илебез чикләрен бозып басып керүләре, инде иртә таңнан ук шәһәрләребезне бомбага тотулары һәм башка шундый куркыныч хәбәрләр авылыбызга көннең икенче яртысында гына килеп иреште...

1941 елның 22 июне. Герман гаскәрләренең илебез чикләрен бозып басып керүләре, инде иртә таңнан ук шәһәрләребезне бомбага тотулары һәм башка шундый куркыныч хәбәрләр авылыбызга көннең икенче яртысында гына килеп иреште. Күп кенә ир-егетләребезгә военкоматтан чакыру да килеп җиткән икән, бригадирлар, атларга атланып, басуларга чапты. Күп тә үтмәде, арбаларга төялеп, атларын куа-куа кайтып та җиттеләр, шул арада авыл урамнары Сабан туендагы кебек халык белән тулды. Әйтерсең лә тормыш мизгелләребезнең шатлыклы минутларын санап бара торган сәгать уклары туктап калды. Бик күпләр бу коточкыч хәбәрнең чынлыгына ышанып та, төшенеп тә җитә алмыйлар кебек иде әле. Урам буйлап өлкән яшьтәгеләр башка чыгып яши башлаган улларының-кызларының хәлләрен белергә ашыкты. Яшьрәкләр, төркем-төркем җыйналышып, кемгә ничә сәгатькә чакыру килгәнен белештеләр. Авыл ирләрен, улларын сугышка озатырга әзерләргә кереште. Йорт, мунча торбаларыннан һавага күксел төтеннәр күтәрелде. Түбән урамда кемдер (гармунчы Касыйм абый булмый кем булсын инде) гармунын сузып җибәрде, берничә ир-егет, авылны моңга күмеп, күкрәк тавышлары белән гармунга кушылдылар. Ул төнне йортларда утлар сүнмәде, барсы да мәңгегә аерылышу иртәләрен каршылады.
Кояш чыгып килгәндә, без малайлар күптән инде урамда идек. Менә урамнар кисешкән авыл уртасындагы мәчет каршына (мәчет манарасы белән үз урынында иде әле) атлары җигелгән берничә олау килеп туктады. Ул арада урам башларыннан, тыкрыклардан төркем-төркем бала-чагаларын иярткән хатыннар куллары белән ирләренең терсәкләренә асылынып, икенче берләре ирләренең иңбашларыннан кочкан хәлдә олаулар янына җыела башладылар. Гармун, җыр, балаларның үксеп елаулары белән кушылып, мәчет алды гөр килеп торды. Бераздан авыл башына чыгарга команда булды. Ниһаять, моң-җыр төркемнәре, зиратны үтеп, авыл башында туктап калды.

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев