Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Чыгарылыш кичәсе

1943 елның май ае ахырында без, 22 укучы, җиденче сыйныфны тәмамладык. Кич кырдан эштән кайтуыбызга, безне мәктәпкә чакырып алдылар. Мәктәпкә чакыручы апабыз әйтеп йөргән: «Эштән кайту белән, юынып, киенеп-ясанып, мәктәпкә килсеннәр, җидене бетергәнгә таныклык тапшырачаклар», – дигән. Тиз арада барыбыз да җыелып җиттек. Мәктәп коридорында тыйнак кына басып торабыз. Басуда арылган, шаярышу да, көлешү дә юк, ниятебез таныклыкны тизрәк эләктерергә дә өйгә ычкынырга, чөнки иртә таңнан тагын эшкә барасыбыз бар. Шулай уйланып торганда, Рәзак абый кабинетыннан чыкты да, яныбызга килеп, һәрвакыттагыча ягымлы елмаеп, барыбызны да сыйныф бүлмәсенә чакырды. Кердек. Анда – күзләребез күрсә дә, күңелләребез ышанып җитми торган хәл. Өстәлләр өстенә һәрберебез алдына кунак сые әзерләп куелган: беленнәр салынган тәлинкә, пары чыгып тора торган кайнар чәй, тагын иң гаҗәпләндергәне (без инде аның дөньяда барлыгын да оныткан идек) – баш бармак зурлыгындагы шакмак конфетлар! Могҗиза! Ул чор өчен чынлап та могҗиза иде бу. Инде күп еллар үткәч, хәзер дә уйлап куям. Белен пешерергә сыйфатлы ак он, конфет кебек тәм-томнарны каян тапты икән ул? Ансат булмагандыр, югарыдагыларның кабинет ишекләрен күп тапкырлар шакып керергә туры килгәндер аңа, чаялыгы, кыюлыгы, шуның өстенә яралы фронтовик булуы да ярдәм иткәндер инде.

Табын башына баскан Рәзак абый, исем-фамилияләребез буенча чакырып алып, шаян, тапкыр сүзләр кыстырып, изге теләкләр теләп, таныклыкларыбызны тапшырды. Аннан мәктәп белән саубуллашу җырлары җырлап утырдык, хыялларыбызны уртаклаштык. Рәхәт иде соңгы тапкыр бергәләп утыру. Күңелләр бераз гына моңсу булса да, бәхетле идек без ул минутларда, чөнки беразга гына булса да сугыш елы икәнлеген онытып тордык.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: