Азатлык юлында

Татар Конгрессының барлыкка килүенә 25 ел үтте дә китте. Тарих өчен бу әллә ни күп вакыт түгел. Ләкин аның эченә берсеннән-берсе күләмлерәк вакыйгалар сыйган. Күз алдыбызда диярлек ничәмә-ничә дәүләт таркалды. Мәңгелек дип саналган СССР юкка чыкты, коммунистик идеология чәлпәрәмә килде. Дөньяның төрле почмакларында «аллы-гөлле» революцияләр булып үтте. Шул ук вакытта гасырлар буе югалып торган татар факторының өр-яңадан дөнья мәйданына чыккан, халкыбызның тирән эчтәлекле, горур республикасы пәйда булган еллар иде бу. Демократия җилләре исә башлауга ук, татар дөньясы яңарыш чорына кереп китте. Яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәдәй, татар яшәгән һәр урында милли оешмаларыбыз барлыкка килде. Аларның иң йогынтылысы Марат Мөлеков җитәкләгән Татар иҗтимагый үзәге иде. Конгресс шушы дулкында республикабызның Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең хәер-фатихасы белән барлыкка килде. Ул аның аякка басуына, эшен җайлап җибәрүенә үзеннән зур өлеш кертте. Парламентыбыз Җитәкчесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин шулай ук читтә калмады. Конгрессның беренче һәм башка съездларында рәислек итте, эшчәнлегендә актив катнаша килде. Конгресс һәрдаим хөкүмәтебезнең, аның җитәкчесе Мөхәммәт Галләм улы Сабировның да ярдәмен тоеп торды. Хакимият белән халык арасында бердәмлек барлыкка килгән чор иде бу. Конгресс уставында сайланган Башкарма комитетның, аның бюросының төп бурычы рәвешендә дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне бергә туплап, татар дөньясын хәрәкәткә китерү, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне ныгыту максаты билгеләнде. 25 кешедән торган Башкарма комитетның рәисе сайланды. (Индус Таһиров үзе. – Ред.) Аның урынбасарлары итеп Югары Советның милли мәсьәләләр, фән һәм мәгариф комиссиясе рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев (беренче урынбасар), күренекле журналист Римзил Вәлиев һәм «Сөембикә» журналының баш редакторы Роза Туфитуллова сайланды. Аппарат җитәкчесе итеп Лилия Нарбекова, аның ярдәмчесе итеп Тәэминә Биктимерова, аппаратның секретаре итеп Мөҗип Низамиев билгеләнде. Татар яшәешенең нигезе – гаилә. Чөнки сан һәм сыйфат, тел, лөгать вә әхлак проблемаларын хәл итү гаиләдән башлана. Халкыбызның «кош оясында ни күрсә, очканында шул була» дигән гыйбарәсе үз эченә гасырлар тәҗрибәсен сеңдергән. Гаиләгә адәм баласын әдәпле һәм тәүфыйклы, туган телен белгән шәхес итеп тәрбияләү вазифасы йөкләнгән. Телебезне юкка гына «ана теле» димәгәннәр. Ул кешегә тумыштан ана сөте белән бирелә. Тел ачылу төшенчәсе дә юктан бар булмаган. Бишек җыры, гаиләдәге милли аһәң тел ачылуга юл сала. Гаилә, ата һәм бигрәк тә ана баланың телен матур итеп ачарга бурычлы. Тел ачкычы – аларда. Шул ук вакытта балага халкыбызның гүзәл сыйфатларын, милли горурлык хисләрен, гореф-гадәтләрен сеңдерү дә гаиләнең изге бурычы булып тора. Менә шушы урында Конгрессның Башкарма комитеты каршында Роза ханым Туфитуллова тырышлыгы белән барлыкка килгән «Ак калфак» җәмгыятенең, аның төрле шәһәрләрдәге бүлекчәләренең, күпсанлы активистларының изге эшләрен күрсәтеп китү дә урынлы булыр. Алар гаиләдә балага милли идеологиянең оеткысы салынырга тиешлеген аңлап эш иттеләр. «Ак калфак» бүген дә шушы зур һәм җаваплы эшне уңышлы гына алып бара.

Милли идеологиянең нигезе тел, мәгариф, мәдәният, дин һәм, гомумән, милли яшәешкә караган бөтен факторлар җыелмасыннан гыйбарәт. Алар арасында бер төп, калган барысыннан да өстен торган милли идея бар. Һәм ул, Мәҗит Гафури сүзләрен куллансак, «һәммә байрактан тора югары». Менә шушы үзәк идея теге яки бу милләтнең тарихтагы, хәзерге дөньядагы һәм киләчәктәге урынын билгеләүгә юнәлдерелгән була. Аның асылы – дәүләт. Чөнки дәүләт милләтнең яшәешенә гарантия тудыра, аның мәңгелеген тәэмин итә. Дәүләтләре юкка чыккач, татарлар инкыйраз куркынычы астында кала. Исән-имин булу өчен, аларның юкка чыккан дәүләтләренә бәрабәр милли яшәешләрен бар итүдән башка чаралары калмый, һәм Октябрь инкыйлабына кадәр милләтебез үз-үзен саклау рәвешен тудыра алды. Беренчедән, ул гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклардай мөстәкыйль яшәү рәвешенә ия була алды. Икенчедән, үз мөмкинлекләренә көйләнгән үзенчәлекле мәгариф системасын булдырды һәм Россиянең иң укымышлы халкына әверелде. Һәм инде өченчесе: татарлар рус дәүләтендә үз урыннарын билгели алдылар. Алар, күренекле башкорт тарихчысы Б.Х.Юлдашбаев язганча, мисали ислам милләтенә әверелделәр. 1870 елны Сембер шәһәрендә дөнья күргән бер китапта «татары подчинились русским только политически, но не морально», дип язылуы юкка гына түгел. Бу – аларның, сан ягыннан азчылык булуларына да карамастан, Россиянең дәүләти һәм сәяси системасында үз-үзләрен саклап калуларын һәм милләт буларак лаеклы яшәүне тәэмин итә алуларын тану. 1917 елның Октябрь инкыйлабы хәлне тамырдан үзгәртте. Совет чоры тарихта төрлечә бәяләнә. Ул, бер яктан, инкыйразга юл ачкан булса, икенче яктан, 1920 елда Татарстан Республикасының барлыкка килүенә сәбәп булды. Бу республика үзенең асылы белән курчак дәүләтне хәтерләтсә дә, хокуклары һәм мөмкинлекләре белән административ берәмлекләрдән берничек тә аерылып тормаса да, безгә 1990 елның августында дәүләт суверенлыгын игълан итүгә юл ачты. Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә ике төп өстенлек ята. Аның беренчесе – Татарстанның суверенлыгы, икенчесе – дөнья татарларының республикабыз тирәсендә рухи һәм мөмкин кадәр икътисади берләшүе. Менә бу – һәммә кешегә аңлашырдай гап-гади идеология, һәм ул Бөтендөнья татар конгрессының уставына салынган. Конгресс Башкарма комитеты үз эшчәнлеген шушы ике юнәлештә алып барды. Аның әгъзалары Дәүләт суверенлыгы декларациясен эшләүдә, Федератив Үзәк белән ике яклы Шартнамә төзү хакындагы сөйләшүләрдә, Татарстан Дәүләт Советында законнар төзү һәм кабул итүдә актив катнаштылар. Шулай ук Россиянең милли сәясәте, милли мәдәният турындагы законнарга үзгәреш кертүгә багышланган Дума тыңлауларында принципиаль позициядәге чыгышлар ясадылар. Беренче ун ел эчендә Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә федерация темасына һәм милли проблемаларга багышланган 20дән артык конференция үткәрделәр. Гомумән, Конгрессның беренче унъеллыгында 80 фәнни-гамәли чара үткәрелде. Шуларның 28е төбәкләрдә үтте. Без Россиянең киләчәген эңгер-меңгергә күчеп, кояшы батып юкка чыгуда түгел, Тукаебыз әйткәнчә, «Хөр мәмләкәт, хөр Русия» булып яшәвендә күрәбез. Заманында татарлар руслар белән бергә Мәскәү дәүләтен юктан бар иттеләр, гасырлар дәвамында аның үсешенә үз өлешләрен кертә килделәр. Россиянең бөтенлеге татарларның бөтенлеген тәэмин итә торган фактор булганлыктан, без аны милләтебезне саклау һәм үстерүнең гарантиясе рәвешендә күрергә телибез. Россиядәге татар факторын бөтен нечкәлекләре белән күзаллау шулай ук бөтен ил өчен мөһим. Моның стабильлек факторы икәнлеген күп төбәк башлыклары таный һәм шуннан чыгып эш итәләр дә. Татарларның исә бөтен Россиягә таратырдай уңай тәҗрибәләре бар. Россиядәге авылларның юкка чыга баруы барыбызның да күз алдында. Ә менә татар авыллары шундый шартларда да алга бару мисалларын тудыралар. Мин Татарстан, Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге татар авылларының да заман шартларына яраклашып яшәү мисалы тудыра алуларын күз алдында тотам. Чувашстандагы Шыгырдан һәм Тукай, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Ульян өлкәсендәге Кулатка районындагы татар авыллары әнә шундыйлардан. Алардагы икътисади һәм рухи тормыш күпләр өчен заманча яшәү өлгесе булырлык. Шушы рәвештәге татар факторы Россия файдасына эшли һәм аны чәчәк аттыруга юл ача.

Шунлыктан бу факторны хәрәкәткә китергәндә, бүгенге татарлыкның нидән гыйбарәт икәнлеген ныклап өйрәнү зарур. Ул исә илдәге халыклар белән аңлашып, дустанә яшәүгә нигезләнгән. Бу, минемчә, игезәкләрне хәтерләткән татар-башкорт мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Халыкларыбыз гасырлар буена бер җыр-моң дөньясында, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яшиләр. Күп еллар буена татар-башкорт мөнәсәбәтләрен күзәтеп, тикшереп килгән Америка профессоры Хафез Малек: «Бу ике халык бер телдә сөйләшә. Әгәр дә аңарда татар сөйләшсә, ул татар теле була, башкорт сөйләшсә, башкорт теле була», дип язды. Күренекле профессор Р.Г.Кузеев күп еллар дәвамында аралашып яшәү нәтиҗәсендә татар-башкорт уртаклыгы барлыкка килде, дигән фикерне фаразлый. Күп булмасалар да, бер колакларына «Син кем?» дип дәшсәң, «башкорт», икенче колакларына иелеп шул ук сорауны бирсәң, «татар», дип җавап бирүчеләр бар. Юкка гына түгел, кайбер төбәкләрдә уртак татар-башкорт җәмгыятьләре яшәп килә. Екатеринбургта яшәүче милләттәшебез Мөнәвир Фәтхетдиновның ике халыкны да сөеп: «Шомыртым, наратларым, Башкортым, Татарларым, яшәгез сез сау-тазалар, бергә булып шат яшәгез, Башкортым, Татарларым», – дигән сүзләре нәкъ безнең омтылышларыбызга тәңгәл килә. Без мөнәсәбәтләребезнең нәкъ шулай булуын телибез. Гади халык гасырлар буена шушы рәвештә аңлашып, дуслашып, бер рухи дөньяда һәм шул ук вакытта бер-берсенең кем икәнлеген аңлап яши. Ә менә кайбер галимнәр хәтта бүгенгәчә мөнәсәбәтләребезне катлауландыра. Алар, беркемнән сорамастан, Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Азнакай кебек районнарына килеп, андагы халыкны башкортлыкка күндереп йөри. Имештер, аларның тамырлары башкортныкы, аларны бары татарлаштырганнар гына. Асылда нәкъ киресенчә. Заманында шактый күп татарны башкорт сословиесенә язганлыклары мәгълүм. Мәсәлән, 1719 елны Казан губернаторы Салтыков Сенатка 46841 ясаклы татарның 19932се башкорт сословиесенә язылганлыгын хәбәр иткән. 1730 елны аны алыштырган Волынский әле нибары 20 ел элек – 35, күп булса 40 мең булган башкортларның саны татарлар хисабына 100 меңгә җитте, дип хәбәр иткән. Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәсендә дә Башкортстанда меңләгән татарны башкорт итеп яздылар әнә. Һәм шушы эш, ни кызганыч, бүген дә дәвам итә.


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "КУ" журналының 7нче (июль, 2017) санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: