Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Фоат Садыйков

Фоат ага 1918 елда – дәһшәтле Гражданнар сугышы барган чорда дөньяга килә. 1926 елда авылдагы башлангыч сыйныфны тәмамлагач, аны Татар Шаршадысындагы мәктәпкә илтәләр. Ул шунда бик теләп матур гына укый башлый, әмма бишенче сыйныфны тәмамлагач, малайны мәктәптән чыгаралар. «Чөнки, – дип яза Фоат абый истәлекләрендә, – 1931 елда әтиемне, кулга алып, төрмәгә яптылар. Ярый әле авыл советы каршында оештырылган драмколлектив бик актив иде. Үзебездә генә түгел, күрше авылларда да атна саен спектакльләр куеп тордылар, мине дә үзләренә суфлёр итеп алдылар. Һәр спектакльдән әнә шулай бер сум акча эшләдем».

Улы өчен борчуга калган Минҗыян апа 1932 елның август аенда Фоатны Тирсәгә алып бара. Ул елларда Тирсә мәктәбендә директор булып Советлар Союзы Герое Асаф Абрахмановның әтисе Котдус ага эшли. Ул Фоатны 6нчы сыйныфка укырга кабул итә. «Мин рәсемнән кала бөтен фәннәрдән дә гел «бишле»гә укыдым» – дип искә ала Фоат ага.

1934 елны ул, авиация техникумына укырга керү нияте белән, Казанга китә. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырса да, конкурстан үтә алмый, документларын кире кулына тоттырып кайтарып җибәрәләр. «Елый-елый урамга чыктым. Инде нишләргә? Кая барырга? Кесәмдә сукыр бер тиен акчам да юк. Вокзалга киттем. Перронда елап утырам. Яныма яхшы гына киенгән бер кеше килде дә: «Егет кешегә елап утыру килешми, йә, сөйлә әле миңа, нәрсә булды?» – дип сорады. Мин аңа башымнан кичкәннәрне сөйләп бирдем. «Кайгырма, була торган хәл. Әйдә, киттек», – диде. Ул мине үзенә ияртеп педтехникумга алып килде. Директорына минем турыда сөйләде. Документларымны карап чыккач, директор: «Безгә тиешле имтиханнарны тапшыра алсаң, студент итеп алырбыз үзеңне», – диде. Имтиханнарны «бик яхшы» билгеләренә генә тапшырдым. Шулай итеп, мин Болак буендагы педтехникумның студенты булдым», – дип яза ул.

Биредә Фоат Садыйков өчен яңа тормыш башлана. Монда яңалыкка омтылучы зирәк егетне бик тиз күреп алалар, шигърияткә тартылганын белгәч, әдәби түгәрәккә чакыралар. Җитәкчеләре Гали Хуҗи түгәрәк утырышларына Хәсән Туфан, Шамил Усмановларны чакыра. Башка студентлар белән бергә Фоат та үзенең шигырьләрен укый, уңай бәя алганнарын «Яшь ленинчы» газетасына илтә. 1937 елны Фоат А.С.Пушкинның юбилеена багышланган бәйгедә катнашып, шагыйрьнең әсәрләрен сәнгатьле уку буенча беренче урын яулый һәм аның җыелма әсәрләре белән бүләкләнә.

1937 елны кулына диплом алган педагог Азнакай районының Әсәй авылы мәктәбенә укытучы итеп эшкә җибәрелә һәм ул биредә рус теле укыта, мәктәп тормышында актив кайный, әдәби түгәрәкләр җитәкли. 1938 елның көзендә Фоат Садыйковны Тирсә мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. Балалар да, ата-аналар да бик яраталар, хөрмәт итәләр аны. Укучылары сәнгатьле сөйләү буенча бәйгеләрдә җиңүләр яулый.

1942 елда Фоат аганы укытучы булып эшләгән җиреннән армиягә алалар. Казанда берникадәр вакыт хәрби хәзерлек узганнан соң, аны Көнбатыш фронтка озаталар. Ул Мәскәү астындагы Калуга шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин кинәт фронттан тылга чакырып, кырык икенең декабрь аенда Минзәләдәге политработниклар курсына укырга җибәрәләр. Ул кырык өчнең мартында курсларны тәмамлый, лейтенант дәрәҗәсе биреп, аны яңадан Карелия фронтына җибәрәләр. Ул анда батальон командиры урынбасары буларак сугыш операцияләрендә катнаша, фронтның татар сугышчылары өчен чыга торган «Ватаным өчен – сугышка!» газетасына мәкаләләр җибәреп тора.

1944 елда аны тылдагы партия-совет эшендә катнашу өчен туган ягына кайтаралар. Ул елларда Фоат абый Әгерҗе райкомында парткабинет мөдире, райкомның пропаганда бүлегендә эшләп ала. 1950 елда Кырынды мәктәбенә кайтып, тарих укытканда, эзтабар тарихчылар түгәрәге оештырып җибәреп, Удмуртия буйлап сәяхәт итә. Анда тапкан материалларны «Совет мәктәбе» журналында зур мәкалә итеп бастыра. Игелекле эшләр дәвам итә, яшь тарихчылар демократ шагыйрь Даут Гобәйди әсәрләрен эзләп табып, бастырып чыгару бәхетенә ирешәләр. Фоат аганың «Туган якны өйрәнү практикасыннан» дигән фәнни хезмәте РСФСР Мәгариф Министрлыгы тарафыннан югары бәяләнә һәм аңа «Россиянең халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исем бирелә. Шунысын да әйтим: Фоат абый Садыйков гаҗәеп трибун иде. Октябрь, Май бәйрәмнәрендә һәм башка әһәмиятле даталарда, халыкны җәлеп итеп, эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясар иде. Тагын шунысы бар: хәтта радио-телевидение дикторлары көнләшерлек сөйләм культурасына, аһәңле тавышка ия иде ул.

Фоат абый озак еллар дәвамында районыбызның «Ленин юлы» газетасының алыштыргысыз хәбәрчесе булды, аның язмаларын районыбызның яше-карты бик яратып укыды. Ул Хәсән Туфан, Гариф Ахунов, Рәшит Әхмәтҗанов кебек язучылар белән дус иде. Сиксәненче елларда язучылар төркеме авылыбызга килгәч, Хәсән ага Туфанның, Фоат абыйны сорап, аларда кунып калуы да шул турыда сөйли. Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов белән Фоат абый Даут Гобәйдинең шигырьләрен китап итеп чыгарганнар икән.

Фоат абый белемле, ярдәмчел кеше иде. Бик еш киңәш сорап, нәрсәдер язарга кирәк булса, аңа киләләр иде. Ул беркемне дә кире бормады. Тол хатыннарга сугышта вафат булган ирләре өчен пенсия, балаларына пособиеләр алуга Фоат абый язган гаризалар һәрвакыт ярдәм итте. Фоат абыйның тормышында фаҗигаләр аз булмады. Матур гына гаилә корып яшәп ятканда, берничә көн генә авырып, хатыны Наилә апа үлеп китә. Аннан уртанчы улы Рубин, Варзи-Ятчә аэродромыннан эштән кайтканда, төнге буранда адашып туңып үлә. Тагын берничә елдан кече улы Рөстәмнең фаҗигагә юлыгып вафат булуы турында коточкыч хәбәр килеп ирешә. Ничек түзде икән аның йөрәге? Хәер, кайгылы көннәрендә аны ялгыз калдырмадылар, янында һәрвакыт хезмәттәш дуслары, яраткан укучылары булды. Фоат абый соңгы сәфәренә җирле җитәкчеләргә үпкәләп китеп барды. Берничә ел, зур кыенлыклар белән оештырган мәктәп музеен, мәктәптә болай да бүлмәләр җитми, дигән сылтау белән юкка чыгаруларына рәнҗеп яшәде һәм аны саклап кала алмавына бик үкенде ул.

Фоат абыйның үзеннән бердәнбер улы Зөфир Садыйков калды. Садыйковлар нәселен дәвам итүче Зөфирнең улы барлыкка бик шатлана иде ул. Зөфир, Уфа медицина институтын тәмамлап, Ижауга кайтты һәм балалар хастаханәсендә җитлекмичә туган бәбиләр бүлеген җитәкләде. Табиб-педиатор Зөфир Садыйковның исеме күпләргә таныш: әнисе Наилә апа кебек мөлаем, йомшак күңелле, үтә дә игелекле доктор. Зөфир туган авылындагы инде сәламәтләнүе өметсез дип диагноз куелган сабыйларны да үз бүлегенә алып дәвалап аякка бастырды. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: