Истәлекләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
11 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Чыгарылыш кичәсе
1943 елның май ае ахырында без, 22 укучы, җиденче сыйныфны тәмамладык. Кич кырдан эштән кайтуыбызга, безне мәктәпкә чакырып алдылар. Рәзак абый кабинетыннан чыкты да, яныбызга килеп, һәрвакыттагыча ягымлы елмаеп, барыбызны да сыйныф бүлмәсенә чакырды. Кердек. Анда – күзләребез күрсә дә, күңелләребез ышанып җитми торган хәл... -
10 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыл җитәкчелегендә үзгәрешләр
Иң коточкычы кырык дүртнең язында булды. Авыл халкы, бигрәк тә балалар, агуланып аяктан егылдылар. Температура күтәрелү, тамак бизләренең кинәт ялкынсынуы, йота алмау, хәлсезлек – авыруның беренче билгеләре иде... -
9 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Үзәккә үткән 1942 ел
Төкерек җиргә төшкәнче боз булып ката торган салкында урман кисеп кайткан әниләребез, сукыр лампа яндырып, төннәр буе йон оекбаш, бияләйләр бәйлиләр иде. Гаилә авызыннан өзеп булса да, фронттагы ирләребезгә, дип бәрәңге киптерерләр иде... -
8 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырык бернең салкын кышы
41нең декабре үзенең рәхимсез салкыннары белән кешеләрнең сәламәтлеген нык какшатты. Чи утын, ярым җылытылган өйләр, вакытында йокы, кайнар аш күрмәү үзенекен итте. Ат абзары янында корылган ындыр табагында ашлык сугучылар бик еш авырый башладылар... -
7 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Хушлашу
Берсеннән-берсе кечкенә, тузгак башлы балаларын ияртеп озатырга килгән Галимә апа белән Мәчтүрәттәй, ирләренең муеннарына асылынып: «Безне ташлап китүләрегез шушымыни инде? Итәкләребез тулы шушы сабыйлар белән нишләрбез? Ничек яшәрбез?» – дип такмаклый-такмаклый еладылар... -
6 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авыр сугыш еллары
1941 елның 22 июне. Герман гаскәрләренең илебез чикләрен бозып басып керүләре, инде иртә таңнан ук шәһәрләребезне бомбага тотулары һәм башка шундый куркыныч хәбәрләр авылыбызга көннең икенче яртысында гына килеп иреште... -
5 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Иске тормыштан яңага омтылу
Көтмәгәндә, Төрдәле авылы халкын колхоз идарәсе алдына җыеп алдылар. Без, малай-шалай да шунда йөгердек. Без барып җиткәндә, йөзләрен борчу баскан халык гөж килә иде. «Бирмибез! Манарасын да аудартмыйбыз, мәчетебезгә дә кагылдырмыйбыз», – дип кычкыралар иде... -
3 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кырынды мәктәбе
Без аннан гафу үтенергә өлгерә алмыйча калдык. Равил абый, сугыш башлануның беренче көнендә үк чакырылып, фронтка китеп барды... -
2 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Онытылмас 1936 ел
Утыз алтының язгы чәчүе бик авырлык белән үтүе турында өлкәннәрнең зарлануы хәтердә калган. Ул елны яз башыннан ук яңгыр яумады. Басудагы игеннәр дымга сусап, тамырлары җиргә укмашып, корып кипте. Шул ук елның көзендә авыл халкына бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр ирешеп торды... -
1 сентября 2023 - 09:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. 1934 ел
Безнең өчен дөнья караңгыланды, йортта ямь бетте, зур түземсезлек белән әнинең кайтуын көттек. Урамга чыксаң, урам берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр белән тулган. Илебездә янәсе халык дошманнары шулкадәр күбәйгән ки, милиция кулга алып бетерә алмый икән. Тагын шунысы: корткычлык эшләүчеләрнең барсы да бай балалары, кулак малайлары икән. Әле кайчан гына бергә кочышып уйнап йөргән дус малайларым да, төрле сылтау тапкан булып, миннән читләшә башладылар... -
31 августа 2023 - 11:00
Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Күмәк хуҗалык төзү
Беркөнне шулай урамнан ярсып-ярсып кычкырган чыелдавык тавыш ишетелде. Өйдәгеләр барыбыз да куркышып тәрәзәгә капландык. Урамда берәү: «Бетерәләр!.. Талыйлар!.. Каравыл!» – дип кычкыра... -
17 августа 2023 - 15:00
Күктән төшкән бәхет
Яшь чагында кешегә күп нәрсә җитмәсә дә, безгә иң җитмәгәне акча иде. Стипендия нибары 28 сум, аның да бер өлешен тулай торак өчен тотып калалар. Бу акчаны без тартып-сузып ике-өч атнага җиткерәбез дә соңгы атнада ачлы-туклы көн күрәбез. Әлеге дә баягы акча бөтенләй бетеп, һәммәбез өчен дә кара көннәр башланган вакыт иде. «Казан утлары» журналының соңгы санында минем бер туплам шигырьләрем басылды, бөтен өмет шуның гонорарында... -
26 июля 2023 - 13:00
Безнең язмыш (хикәя)
Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә... -
20 июля 2023 - 17:00
Шакир карт
Тормышлары моннан йөзәр ел элек ничек булган, хәзер дә шулай калган, берни дә үзгәрмәгән. Иң кызыгы шул тоелды: алар бик тирәндә, җир астында яткан еланны эзлиләр. -
15 июня 2023 - 15:00
Татар күге якты, бик якты!
Менә шулай ул, милләттәшләр, «Җир» планетасындагы хәлебез мөшкелрәк булса да, «күктә», шөкер, балкыйбыз әле!