Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Төзелештән – төзелешкә

Илтөзәр Сәлимгәрәев һәрвакыт авылыбызны төзекләндерү турында хыялланып яшәде. Ә моның өчен, әлбәттә, төзү материаллары, бигрәк тә кирпеч кирәк. Ул елларда аны ерактан кайтару шактый кыйммәткә төшә торган иде һәм ул, уйланып йөри торгач, кирпечне үзебездә сугарга кирәк, дигән карарга килә. Ниятен озакка сузмый, авылыбызның «дипломсыз инженеры» Гаяз Әхмәтовны машинасына утырта да Исәнбай авылына китә. Биредә инде берничә ел кирпеч заводы эшли һәм сыйфатлы кирпеч чыгаралар икән. Болар завод белән танышып кайталар. Гаяз, куен дәфтәренә сызгалап, кирпеч сугу схемасына кайбер яңалыклар да кертә. Барсын да уйлаптикшереп өйрәнгәннән соң, авыл башыннан кирпечкә яраклы кызыл балчыклы урын сайлап, завод төзергә керешәләр. Гаяз төзелешкә тагын да күп кенә җайланмалар кертә, завод бер ай эчендә сафка басып, кирпеч чыгара да башлый. Бу – колхоз өчен зур хәзинә иде, хуҗалыкта төзелеш алып бару бик күпкә җиңеләйде. Монда чыккан кирпечләрне күбрәк ферма, склад, трактор паркы төзелешенә кулландылар. Шәхси хуҗалыкларга да өлеш чыкты, шулай итеп, авылда төзелеш гөрләде. Вакыт үткән саен, кирпечнең сыйфаты камилләшә барды, авыл хуҗалыгы белгечләренә аерым бүлмәләр, утырыш заллары белән тау буенда бик күркәм идарә бинасы калкып чыкты. Ә авыл халкын иң куандырганы авыл уртасында икмәк пешерү бинасы барлыкка килү булды. Игелекле эш рәхмәтсез булмый, бигрәк тә икмәк пешерү кебек мәшәкатьле эштән коткарганы өчен, хатын-кызлар колхоз рәисенә кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: