Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Утызмеңче

1955 елның август башында авылыбызга «утызмеңче» дигән берәү килеп төште. Аны озата килүчеләр арасында район башкарма комитеты рәисе М.Репеев, КПССның район комитеты вәкиле Кузьмин һәм тагын берничә кеше бар иде. Мәктәп каршына җыелган халык алдына басып, М.Репеев, кыска гына кереш сүздән соң, утызмеңченең үзе белән таныштырды: Запускалов Александр Семёнович безгә Казаннан җибәрелгән. Казан авыл хуҗалыгы институтында укытучы-галим икән. Хатыны, ике кызы бар, дигәч, хатыннар бер-берсенә карашып куйдылар. «Иптәш Запускалов Александр Семёнович сезнең колхозыгызга рәис итеп тәкъдим ителә», – диюгә, халык тынып калды. Бераздан арттарак басып торучы берәү: «Нигә кирәк ул безгә? Шөкер, безнең үз рәисебез бар, исән-имин генә әле. Вакыты белән сырхаулап алса да, нигә, сөйри бит әле колхозыбызны», – диде. «Әйе шул, үзебезнең кеше ул – эшләсен», – диде бер җыелышта да тавышсыз гына утыра алмый торган Гатифә апа. Китте бәхәс, китте тартыш. Халыкны тынычландыра алмагач, Вәли абый Әхмәдиев үзе чыгып басты. «Иптәшләр! – диде ул. – Мине хөрмәт итеп яклавыгыз өчен зур рәхмәт. Әмма соңгы елларда саулыгым бик нык какшады минем, алдагы көндә мондый җаваплы, тынгысыз авыр эшне тартырга көчем җитмәс. Партиябез безгә теләсә кемне җибәрмәс. Иптәш Запускалов – көче ташып торган яшь кеше, шуның өстенә укымышлы агроном. Әйдәгез, бәхәс-тартышсыз гына сайлап куйыйк үзен«. Кабат тавышка кую Запускалов файдасына булды.

Җыелыш таралышканда, хатын-кызлар арасында: «Гәүдәсе дә ташка үлчәем генә бит моның, ай-һай, халыкны тыңлата алырмы икән?» – дип шикләнүчеләр дә җитәрлек иде. Бу шик аның эшли башлавының беренче елында ук томан кебек таралып юкка чыкты. Александр Семёнович ничек эшләргә кирәклеген күрсәтә дә, оештыра да белде. Тормышта тырышлык белән рәттән җай килү дигән нәрсә дә кирәк бит әле. Ул рәис булып эшли башлаган көннәрдә Әгерҗенең үзендә оешкан «III Интернационал» колхозы таралды. Республика күләмендә иң алдынгы колхозларның берсе иде. Бу хуҗалыкның рәисе белгечлеге буенча югары белемле зоотехник Рәхмәтуллин, нәселле сыерлар үрчетү белән шөгыльләнеп, зур уңышларга иреште. 4-5 мең литр сөт бирә торган сыерлар илленче елларда районда бары «III Интернационал«да гына иде. Александр Семёнович форсаттан бик шәп файдалана: кредитка сатыла торган 91 баш сыерны үз колхозына алуга ирешә. Сөтне күп бирә торган элита токымлы әлеге сыерларны, яшь савымчыларга бүлеп бирә. Тиз арада яшь савымчылардан комсомоляшьләр бригадалары барлыкка килде. Колхозның Кырынды, Карамалы, Чишмә савымчылары, ярышып эшләп, сөт җитештерүдә гаҗәеп нәтиҗәләргә ирештеләр. Яшь савымчылар Гүзәлия Маникова, Кафия Батырова, Рәисә Вәлиәхмәтова, Разия Сәетова районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар рәтенә чыктылар.

1955-1960 елларда авылыбызда яңа йортлар төзү киң колач алды. Александр Семёнович колхозчылар җыелышында җитен чәчү мәйданын киңәйтү мәсьәләсен күтәрде. Җитен чәчү, аны йолку күп көч сорый, дип, бик күпләр моңа каршы чыктылар, ләкин ул ниятеннән кире кайтмады, җитен мәйданын тагын да киңәйтте. Колхозчыларны кул көче белән җитен йолкудан коткарыр өчен, махсус машиналар кайтартты. Әнә шулай итеп көз-кыш айларында күп кенә җитен сүсе әзерләнде. Ул елларда авылларда агач йортлар күп салына иде, сүскә ихтыяҗ зур булды, аны сатудан колхоз кассасына акча яңа бәреп чыккан чишмә кебек агып торды. Яңа рәиснең алдан күрә белүенә, тапкырлыгына колхозчылар таң калдылар, аңа ышаныч та бермә-бер артты.

Күзәтеп барган кешегә авылда киң колачлы үзгәрешләр башланганы күз алдында иде. Яңа рәис эшкә керешкәннең атна азагында ук авылга Казан электр техникумыннан студентлар килеп төштеләр, урамнарда баганалар утырту, электр чыбыклары сузу башланды. Бер үк вакытта тракторлар су торбалары салу өчен канаулар казырга керештеләр. Авыл тракторлар тавышыннан гөрләп торды. Авылга су кертелә икән! Яңа килгән рәисебез әйткән, янәсе: «Авылның һәр йортын электрлы, радиолы, сулы итәм», дигән, тагын халыкка җиңеллек ясаячакмын, дип нәрсәләрдер әйткән. Ул көннәрдә авыл халкы телендә бары шул сүзләр генә булды.

Дәүләт күләмендә дә зур үзгәрешләр башланды. МТСлардан авыл хуҗалыгы техникасы колхозларга күчте. Колхозыбызда, машина-трактор паркы белән рәттән, ремонт мастерское төзеп ачып җибәрделәр. Токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы кебек яңа һөнәрләр барлыкка килде.

Авылга яңалык китерәсе ул көннең мәшәкате бик иртә башланды. Монтёр егетләр электр чыбыкларын тагын бер тапкыр күздән үткәреп чыктылар. Трактор паркының кирпеч бинасына урнаштырылган «С-100» тракторы моторының карыйсы урыннарын карап бетереп, багына ягулык салдылар, аннары, «бисмиллаһ» әйтеп, генераторга тоташтырдылар. Утызмеңче дә түзмәде, паркка берничә тапкыр килеп, егетләрнең хәлләрен белеп китте.

Офыктан сүлпән генә караңгылык иңеп килгәндә, кинәт могҗиза булды: йортларда, фермаларда, җәмәгать урыннарында, урамдагы баганаларда гөлт итеп утлар кабынды. Лампочкалардан сибелгән нурларга карап, хәтта бик сирәк елмая торган кешеләр дә елмаеп куйдылар. Шул ук атнаны колхозның үз радиоузелы эшли башлады. Һәр атнаның шимбәсендә авылыбыз үзешчәннәренең чыгышларын яше-карты түземсезлек белән көтеп алды.

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: