Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Сугыштан соңгы тормыш

Бөек Ватан сугышы дошманны җиңү белән тәмамланса да, халыкка яшәү шартлары җиңеләймәде. 1946 елның җәе яз башыннан ук коры килде, игеннәр дымга сусап киптеләр. Киресенчә, урып-җыюга төшкәч, яңгырлар башланды. Көнаралаш диярлек чиләкләп коеп кына торды. Андый елларда кышы да иртәрәк килүчән була бит. Һәм шулай булды да. Октябрь урталарында җир туңып, кар ятты. Колхоз басуларында: җыелеп бетмәгән учмада бөртекләр, казылмаган бәрәңгеләр, яшелчәләр кар астында калды. Әнә шулай ачлык дигән нәрсә үзенең ач авызын күрсәтте.

Кырык җиденең язында, карлар эри башлау белән, авыл халкының яше-карты (өлкәннәр таякка таянып булса да), җилкәләренә чиләк асып, көздән казылмыйча калган бәрәңге басуына агылды. Аягы йөргән һәркем, кояш җылысында туңган, суы таралып, крахмалы гына калган бәрәңгеләрне чиләкләренә тутырып өйләренә ташыдылар. Шул бәрәңге крахмалын уч төбендә тәп-тәпләп, зур гына коймак формасына китереп, калайга йә тимер мич өстенә салып пешерерләр иде, һәм ул телне йотарлык тәмле булыр иде. Кайбер авылларда аны – бәрәңге кәлҗемәсе, икенчеләрендә крахмал коймагы дип атаган бу легендар ризыкка безнең авылда «таптап» дигән атама бирделәр. Әнә шул «телне йотарлык тәмле таптап» бик күпләрне ач үлемнән саклап калды

1953 елның март башында И.В.Сталин вафат булды. Аның кинәт үлеп китүен авыл халкы авыр кичерде. «И Ходаем, ничек булыр инде? Иптәш Сталинсыз ничек яшәрбез?.. Кулыбыздан тотып кем җитәкләр хәзер безне?» – дип такмаклап елаучылар күп булды. Бер караганда, гаҗәп хәл иде бу! Иксез-чиксез кулга алулар, сөргеннәргә сөрүләр, расланмаган гаепләр тагып, төрмәдә черетүләр, сугыштан болай да йончып калган ач халыкны заём кампанияләре белән газаплаулар – болар барысы да Сталин аркасында иде бит. Шул кешене кызганып, нигә күз яшьләребезне түктек икән? Аңлавы авыр инде моны. Моңа җавап шул инде: без «атабыз Сталинга», аның идарә итүенә күнеккән идек һәм бары ул кушканча гына яшәргә өйрәнгән идек.

1958 елны СССР Министрлар Советы башлыгы булып КПССның беренче секретаре Н.С.Хрущёв сайланды. Һәм, һич көтмәгәндә, авыл хуҗалыгында яңа, уңай үзгәрешләр башланды. Колхозлар өчен хезмәтләре бик кыйммәткә төшүче МТСлар бетерелеп, тракторлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы тулысы белән колхозларга тапшырылды.

Бераз гына тарихи чигенеш ясап алыйм әле. 1950 елның җәендә Кырынды авыл советына караган 8 колхозны берләштереп, аңа Чапаев исемендәге колхоз исеме бирделәр. Авыл советы рәисе Вәли абый Әхмәдиевне ул эшеннән азат итеп, колхоз рәисе итеп куйдылар. Төрдәленең Будённый исемендәге колхоз бинасында яңа оешкан колхоз идарәсе урнашты. Эшләр уңай якка үзгәрергә тиеш дип, зур өметләр белән берләштерелгән колхоз нигәдер һаман да үзен аклый алмады. Идарә итү өчен белем дә, саулык та җитмәде кебек, Вәли абый бик еш авырый башлады. Күп вакытын хастаханәләрдә дәваланып үткәрде. Башта әйбәт кенә эшләп киткән хуҗалык соңгы елларда шактый нык какшады. Мондый хәл, әлбәттә, безнең колхозда гына түгел иде. Авыл хуҗалыгын тәртипкә салу өчен, нәрсәдер эшләргә кирәклеген югарыдагылар да аңладылар, ахрысы. Ашыгыч рәвештә колхозларны яңа кадрлар белән ныгыту максатыннан, партия Үзәк Комитеты карары белән, авылларга утызмеңчеләр җибәрелде.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: