Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Мәдәни тормыш

Авыл халкының рухи яшәешендә дә уңай үзгәрешләр башланды. 1955 елның җәендә үзенең гаиләсе белән Кырынды мәктәбенә укытучы булып Әнвәр Закиров килде. Бу үзешчән рәссам, оста баянчы, һәрьяклы талант иясе авылның мәдәни тормышында күктә балкучы йолдыз кебек булды...

Авыл халкының рухи яшәешендә дә уңай үзгәрешләр башланды. 1955 елның җәендә үзенең гаиләсе белән Кырынды мәктәбенә укытучы булып Әнвәр Закиров килде. Бу үзешчән рәссам, оста баянчы, һәрьяклы талант иясе авылның мәдәни тормышында күктә балкучы йолдыз кебек булды. Аның тырышлыгы белән, Мәдәният йорты каршында үзешчәннәрдән торган хор коллективы оешты. Ул табып алган үзешчән җырчыларыбыз Касыйм Шакиров, Кәшфи Бадыйков, Фәүзә Әхмәтовалар республика бәйгеләрендә катнашу бәхетенә иреште, аларның җырлаулары Татарстан радиосыннан да яңгырады. Ул елларда кешеләргә шәхес буларак зур әһәмият бирелде. Мәдәният йортында, мәсәлән, яңа өйләнешкән парларны тәбрикләү, бүләкләр тапшыру, дөньяга килгән сабыйларны тантаналы төстә яздырып, таныклыклар тапшыру, чәйле табыннар оештыру – барысы да тәрбияви чаралар иде.

Илле алтынчы елның Октябрь бәйрәме аеруча тантаналы шартларда үтте. Сугыштан соң колхозыбыз тарихында беренче тапкыр хезмәт алдынгыларына тегү машиналары, радиоалгычлар, кыйммәтле келәмнәр бүләк иттеләр. Гадәттә, шулай бит ул, колхоз алдынгы булса, авыл советы да алдынгы була. Кырынды авыл советы (рәисе – Хаҗиәхмәт абый Нуриев) берничә тапкыр республика күләмендә 2нче, 3нче урыннарны яулады. Татарстан Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагын, акчалата бүләкне Министрлыкта эшләүче якташыбыз Шәрифуллин (тумышы белән Олы Барҗы авылыннан) алып килеп тапшырды, (мин ул елларда авыл советы депутаты идем, болар барсы да күз алдымда эшләнде).

1959 елның мартында авыл халкы яратып өлгергән утызмеңчебезне кабат Казанга, Авыл хуҗалагы министрлыгына министр урынбасары итеп алдылар. Колхозның гомуми җыелышы бик киеренке үтте. «Юк, рәисебезне бирмибез. Ул килгәч кенә авызыбызны тутырып ипи ашый башладык, утлы, сулы булдык. Кәнфит кәгазенә генә төреп йөртерлек кеше бит ул. Бирмибез булгач, бирмибез», – дип, халык бик әтәчләнеп караса да, Казаннан килгән вәкил: «Иптәш Запускаловны обком карары белән күчерәбез», – дип, кашын җимереп, катгый итеп әйткәч, тындылар тагын.

Авыл халкы Александр Семёновичны бик җылы итеп озатты, чөнки ул моңа лаек иде. Таякка таянган хуҗалыгыбызны өч ел эчендә миллионер дәрәҗәсенә күтәрде ул. Байлыкка, дәрәҗәгә кызыкмаучы бу кеше Казаннан күтәреп килгән ике чемоданын кире күтәреп китеп барды. Хуҗалык дилбегәсен үзе белән урынбасар булып эшләгән, үзе кебек үк югары белемле агроном Илтөзәр Сәлимгәрәевка тапшырып китте.

Яңа сайланган колхоз рәисе хуҗалык белән таныш, утызмеңчедән шактый тәҗрибә алган һәм үз башы белән уйлый торган җитәкче иде. Ул беренче көннән үк җиң сызганып эшкә кереште. Сәлимгәрәев, иртән идарәгә килгәнче, таңнан торып фермаларда, трактор-машина паркында булырга өлгерә торган иде.

1960 елда Чапаев исемендәге колхозда, районда беренчеләрдән булып, үрнәк күрсәтмә хуҗалык (опытно-показательное хозяйство) оештырылды. Колхозга өстәмә тракторлар, тагылма техника, яңа сорт чәчү орлыклары, фермаларга саву аппаратлары кайтартылды. Терлекчелектә безнең шартларга чыдам, сөт күп бирә торган «холмогор» токымлы сыерлар үрчетүгә өстенлек бирелде. Хуҗалыкта, районда беренче буларак, «түгәрәк ферма бинасы» төзелеп куллануга тапшырылды. Әнә шулай итеп, биредә башкаларга өйрәнү, тәҗрибә алу өчен күп нәрсәләр барлыкка килде. Шуңа күрә бирегә колхоз рәисләре, агрономнар, зоотехниклар, ферма мөдирләре, бригадирлар бик еш килә, район оештырган семинарлар, киңәшмәләр һәм башка чаралар биредә үтә иде. Ягъни бу хуҗалык район колхозлары өчен өйрәнү базасы булды. Биредә, беренче чиратта, бөртекле культураларның яңа сортларын сынап карау тәҗрибәләре үткәрелде. Бигрәк тә бодайның «Саратов», арышның «Казанский-38», «Вятка» сортларын чәчеп югары уңыш алуга ирешелде. Хуҗалык агрономнары Сәет Әминов, Мансур Низамов, практикага кайткан Фаил Гаскәров, соңрак Сәгыйр Ситдыйковлар биредә зур тәҗрибә мәктәбе үттеләр. Хуҗалыкның уңышлары дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнде. Тракторчы-механизаторлар Хәмзә Сөләйманов, Галинур Галиев, Анатолий Гребенщиков, ашлама-торф чыгару отряды бригадиры Мәхтүрҗан Гыйльфанов I, II дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән, үзбушаткыч машина шофёры Минсәет Мөхәммәтшин – Ленин ордены, колхоз рәисе И.Сәлимгәрәев Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнделәр. Терлекчелектә дә яшь савымчылар үсеп чыкты: С.Сәляева, Ф.Шәйдуллина, Ф.Галләмова,Ф.Закирова, С.Мөхәммәтшиналар һәр сыердан елына 3-4 мең килограмм сөт сауды.

Чапаев исемендәге колхоз әнә шулай алга, яңарышка омтылуын дәвам итте. Энергиясе ташып торган яшь колхоз рәисенең ялгышып куйган вакытлары да булмый калмагандыр, әлбәттә. Андый чакта төзәтеп җибәрүче, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче Гөлсем апа Мусина – колхозның партоешма секретаре һәрвакыт янында иде...

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев