Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Кызлар да фронтка китә

Шәмсетдинов Муллаянның сугыш башланыр алдыннан гына әтиләре белән әниләре үлеп китте, гаиләдә дүрт бала ятим калдылар. Өлкән абыйлары Муллагаскәр абыйны сугышның беренче атнасында ук фронтка озаттылар. Биш яшьлек Муллаян үзеннән 5-6 яшькә генә өлкәнрәк апалары белән буш йортта яшәп калды...

1942 елдан военкомат авылыбызның кызларын чакыра башлады. Беренчеләрдән булып Габделхәй хәзрәт кызы Мөхлисә Җәмилова, Сәүдә Шәрифуллина, бераз соңрак Надя Иютина, Катя Буторина, Валя Краснопёровалар чакырылып, военкоматтан туры фронтка озатылдылар. Сугыш тәмамланганчы армия сафларында булдылар. Тылда да сугыш елларының иң авыр йөге кызларыбыз җилкәсендә иде. Кырык бернең салкыннарында Канаш җирендә окоп казудан башлап, алар Успьян, Лубьян урманнарында агач кисеп чыгаруда, торф базларында газап чиктеләр. Ә болары: сөйгән егетләре белән матур тормыш корып, сөйкемле балалар тәрбияләп үстерәсе кызларыбыз Гыйльфанова Мөнәвәрә, Гыйззәтуллина Заһирә, Сөләйманова Әминә, Нәфыйкова Мөгаллимәләр, сугышка киткән ир-егетләрне алыштырып, тракторга утырдылар.

Сугыш еллары сузылган саен, тормышны алып барулар тагын да кыенлашты. Сугышның беренче елларында ук ирләре авыр бәрелешләрдә һәлак булган күп балалы аналар – Хөршидә, Майсафа, Гатифә, Мәчтүрә, Галимә апаларның тормышлары аеруча авыр иде. Кышларын зәмһәрир суыкларда чи утын, салам ягып кына җылы төшми торган өйләрдә өшеп, бер кабым ризыкка тилмереп яшәүләрне сугыш чоры кешеләре ничек оныта алсын инде. Ятим калганнарның хәлләре бигрәкләр дә авыр иде. Шәмсетдинов Муллаянның сугыш башланыр алдыннан гына әтиләре белән әниләре үлеп китте, гаиләдә дүрт бала ятим калдылар. Өлкән абыйлары Муллагаскәр абыйны сугышның беренче атнасында ук фронтка озаттылар. Биш яшьлек Муллаян үзеннән 5-6 яшькә генә өлкәнрәк апалары белән буш йортта яшәп калды. Әти-әнисез, инде абыйларсыз да бу ятимнәр баштарак күрше-күлән кертештергән ризыклар белән тамак ялгап үлмәскә тырышсалар да, ачлык үзенекен итте. Өчесенең дә кул-аяклары шешенеп чыкты. Кулына киндер биштәр тотып, хәер сорашырга чыгып йөргән көннәрен исенә төшергәндә, Муллаянның күзләре әле дә яшьләнә. Сугышның беренче атнасында ук Сталинның рәхимсез сугыш елы законнары хөкем сөрде. Ире сугыш кырында туган илен яклап һәлак булган тол хатын Шәргия апаны, табага салып мичтә куырып булса да балаларыма ашатырмын, дип алган бер кесә бодай өчен хөкем итеп, өч елга төрмәгә утырттылар. Шулай ук ире сугышта башын салган Мөхәссәнә апаны бер рәхимсез бәндә, ярты чиләк бәрәңге белән тотып, бәрәңгеле чиләген колхоз идарәсенә илтеп тапшыра. Мәрхүмә бу оятны күтәрә алмагандыр инде, ике баласын калдырып, төнлә асылынып үлгән.

Әлбәттә, гел яман хәлләр генә булып тормады, күңеллерәкләре дә бар иде. Кырык өчнең кышында кич авыл халкын кинәт клубка чакырып йөрделәр. Налоглар мәсьәләсе буенча «пешекләргә» җыялардыр инде, дип халык сүлпән генә җыелды. Халык алдына хәрби киемдәге бер кеше чыгып басты, исәнлек-саулык сорашкач, фронт хәлләре белән таныштырды. Аннан сумкасыннан газета тартып чыгарды да: «Менә бу «За отвагу» исемле фронт газетасында сезнең авылдашыгыз рядовой Гәрәев Харис турында, аның батырлыгы турында язылган, мин махсус рәвештә хәрби частьтан сезне шул язма белән таныштырырга килдем. Игътибар белән тыңлагыз», – дип кычкырып укырга кереште. Язма рус телендә язылганлыктан, аны укытучы Саҗидә апа тәрҗемә итеп барды. Ул язма болайрак иде: немецларны чигендереп, шактый алга киткән Харис абыйларның частен дошман камап ала башлый. Төп көчләр шактый артта була, чолганышта калу куркынычы яный. Часть командиры пулемётчы Харис абыйга безнекеләрдән ярдәм килеп җиткәнче тоткарлап торырга куша. Харис абый командир боерыгын намус белән үти, безнекеләр килеп җиткәнче, кул пулемёты белән, дошманга баш күтәрергә ирек бирмичә, ут яудырып тора. Берничә тапкыр яраланса да, позициясеннән чигенми, әнә шулай авылдашыгыз сугышчыларны чолганышта калудан коткара... Язманың авторы өлкән политрук шундый батыр солдат тәрбияләп үстергән Харис абыйның әти-әнисенә, авылыбыз халкына тирән рәхмәтен белдерде. Клубта барыбыз да кул чабып, Харис абый өчен горурланып утырдык

...1945 елның 9 маенда халкыбыз зарыгып көткән Җиңү көне килде. Тик аның шатлыгы белән рәттән аянычы да зур булды. 248 авылдашыбыз чит җир туфрагында мәңгегә ятып калды. 50дән артык авылдашыбыз, төрле яралар алып, гомерлек гарип булып, сызланып, кимсенеп яшәде. Дөньяга килеп тә, бер мәртәбә дә «әти» сүзен әйтә алмаган сабыйлар, сөю-сөелү назыннан мәхрүм толлар торып калды...

 

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев