Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның медицина пункты эшчәнлеге турында

Ситдиковлар гаиләсендә коточкыч вакыйга булды. Кичен ау мылтыгын корып утырган җиреннән әтиләре «С»нең кинәт мылтыгы атылып китә. Каршында утырган бер яшьлек баласы белән анасы идәнгә авып төшәләр. Ядрәләр икесенең дә күкрәкләрен тишеп үтә...

Урамга ян белән салынган алты почмаклы Матвей кулак йортына урнашкан медицина амбулаториясенә 1932 елда фельдшер булып Захар Константинович Коробейников килә.

Мин аны якыннан беренче тапкыр икенче сыйныфта укыганда күрдем. Мәктәптә дәрес вакытында кинәт колагым сызлый башлады, сулкылдап сызлаганга түзә алмыйча елап җибәрдем. Укытучыбыз Әмитов абый кайтарып җибәрмәде, медпунктка барырга кушты. Өстенә ак халат кигән, озын буйлы, Чапаевныкына (кинода күргән Чапаев) охшаган мыеклы кеше минем белән йомшак кына сөйләште, колак тишегемне ниндидер әйбер белән карагач, дару тамызды да көтү бүлмәсендәге эскәмиядә бераз утырып торырга кушты. Тиздән яныма чыгып: «Ну как?» – дип сорады. Колагымның авыртуы басылган иде, мин, рәхмәт әйтергә дә онытып, чыгып йөгердем.

Фельдшер Коробейников зыялы кеше иде, бик матур киенеп, галстуктан йөрде, кулында күренекле табиблар тотып йөри торган кәкре таяк иде. Халык арасында гына түгел, сәламәтлек саклау даирәсендә дә абруе зур булгандыр. Чөнки Коробейников авыргач, Казаннан ике канатлы самолётта профессорлар килделәр. Авыл башына төшкән самолётны күрергә авылыбызның бөтен яше-карты җыелды. Фельдшерыбызның авыруы җитди булгандыр, күрәсең, ул хатыны Анна Васильевнаны ялгызын калдырып китеп барды. Хөрмәтле фельдшерыбыз Коробейниковны озатырга бөтен авыл халкы җыелды, аның белән хушлашырга, сафларга тезелеп, без, мәктәп балалары да килдек.

Коробейниковтан соң авылыбызга фельдшер булып Казан медтехникумын тәмамлаган Кыдырлы авылы егете Димөхәммәт Якупов килде. Яшь, энергиясе ташып торган егетне авыл халкы бик тиз яратып өлгерде. Ул авырулар күңеленә ачкыч таба белә һәм ышандыру көченә ия иде. Аның дәвалау осталыгы тирә-якка таралды. Аңа хәтта Удмуртиянең ерак районнарыннан килерләр, күпләре: «Дими Якуповка йөри башлагач кына терелдем», – дип сөйләрләр иде.

Икенчесе, Якупов белән Казанда медтехникумда укыган акушерка Зәетова Кафия апа, тумышы белән Кыдырлыдан булса да, ата-аналары Әгерҗегә күчкән гаиләдән иде. Шактый күп еллар үткәч, без аның игелек кылып, авырлыкка төшкән кешеләргә ярдәм итеп яшәүче абруйлы сәүдәгәр Зәетовлар нәселеннән икәнен белдек. Акушерка Кафия апа Кырындыдан өч чакрымдагы Йолдыз авылында яшәде. Кайтып кына керер иде, «Кафия апа, хатыным бәбәйгә авырды», – дип килеп тә җитәрләр иде. Ул акушерка булып эшләгән 1955-1960 елларда Кырынды авыл советы буенча 35-40 бала туар иде. Хатыннарның яртысын өйдә бәбәйләтергә туры килде, район хастаханәләрендә, бала табу бүлекләрендә урын җитми, шуның өстенә анда илтергә транспорт табуы иң авыр мәсьәләләрнең берсе булды. Кафия апа, соңрак яшь акушерка Розалия, бик кыен шартларда эшләделәр. Мин аларның батырлыкларына хәзер дә сокланып туя алмыйм.

Кырынды медпункты мөдирләре булып төрле елларда эшләгән фельдшерлар: Шадрин, Щелконогов, Бахреевалар авыл халкына медицина ярдәме күрсәттеләр.

1955 елның августында Алабуга медучилищесын тәмамлап кайткач, медпункт мөдире булып мин билгеләндем.

Авылның санитария торышы начар иде. Төрдәледә Садыйков Галимәрдән абзыйларның бәрәңге бакчалары артында бөтен авылга бер чишмә, суга килгән һәркем үз чиләген батырып су ала, су белән тулган тәпәннең өсте ябылмый кала иде. Авыл халкының сәламәтлек торышы да уйланырга мәҗбүр итә торган хәлдә, унике гаиләдә трахома (йогышлы күз авыруы), корчаңгы (йогышлы тире авыруы), педикулёз (бетләү), таракан иде.

Трахома белән көрәштә, беренче чиратта, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүгә әһәмият бирелде. Һәр йортта умывальник булдыру, гаиләдә һәркемгә аерым сөлге тоту тәртибе кертергә тырыштык. Трахома белән авыручылар һәркөнне медпунктка дәваланырга йөрделәр. Трахомадан күрүләре начарланганнарны хастаханәгә озаттык.

Тырышуларыбызның нәтиҗәсе булды, бер ел эчендә трахоманы җиңдек. Безгә медицина хезмәткәрләре җыелышында Райкомның беренче секретаре Гәрәев «Халыкка медицина хезмәте күрсәтүдәге уңышлары өчен» дигән мактау грамотасы тапшырды.

1957 елның көзендә авылыбызда бик күңелсез хәл булып алды. Армиягә китәргә чакыру алган Сабирҗанов Мансур исемле егетебез машинага тапталып һәлак булды. Сәгатендә үк фаҗига урынына чакырып алдылар. Егет аңын югалткан, йөзе акшарланган кебек агарган, пульсы юк дәрәҗәдә, мондый билгеләр күп вакытта эчке кан киткәндә була. Егетне район хастаханәсенә илтергә кирәк. Иң аянычы шул: ул елларда район хастаханәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктлары юк иде әле. Хастаханә белән элемтәгә кердем. Җавап кыска булды: "Машинабыз юк, дежур табиб бар, монда китерегез". Авыруның хәле бик җитди икәнен кабат аңлатырга тырышканда, элемтә өзелде, кабат элемтәгә керергә маташтым, җавап бирүче булмады.

Авыл буйлап машина эзләп йөрергә мөмкинлегем юк, авыруым яныннан китә алмыйм. Паркка җибәргән кешеләрем: «Колхоз машиналары барсы да юлда, паркта ремонтка сүтелгән машиналардан кала, кычкырып еласаң да, берни дә юк», – диделәр. Кырыема җыелган хатыннар: «Көндез үк исерек иде инде ул, исереккә шайтан булсынмы, менә йокысы туйгач сикереп торыр әле», – диештеләр дә үз юлларына китеп бардылар.

Мансур төн уртасында аңына килә алмыйча китеп барды. Вольный Труд участок хастаханәсендә Мансурны ярып тикшереп карадылар. Нәтиҗә: бавыры ярылган, нык бәрелүдән баш миенә кан сауган, эчке кан китүдән үлгән булып чыкты. Бу вакыйга миңа бик нык тәэсир итте, шуның артыннан берничә көн үзем дә авырып алдым.

Күп тә үтмәде, Ситдиковлар гаиләсендә коточкыч вакыйга булды. Кичен ау мылтыгын корып утырган җиреннән әтиләре «С»нең кинәт мылтыгы атылып китә. Каршында утырган бер яшьлек баласы белән анасы идәнгә авып төшәләр. Ядрәләр икесенең дә күкрәкләрен тишеп үтә. Ашыгыч ярдәм сумкамны күтәреп, мин барып кергәндә, йортта коточкыч күренеш иде. Әбекәй белән сабый (оныгы) идәндә кан эчендә тәгәрәп яталар. Әти кеше мылтыгын ташлап чыгып качкан. Киленнәре Миннур үксеп елый. Шул арада бөтен авыл җыелып җитте. Авыл советы рәисе шалтыратырга җитешкән икән инде, ашыгудан сулышы кабынып, участковый килеп керде. «С»не эзләргә чыгып киттеләр. Җиргә караңгылык иңәргә җитешкән иде инде, таба алмыйча кайттылар. Кешеләрдән качып булса да, үзеңнән качып булмый бит. Ул анасы белән баласын җирләргә кайтты. Кулындагы мылтык ялгыш атылган булса да, «С» ялгышын авыр кичерде. Гаиләсе белән Кизел якларына да китеп карады, читтә дә тирән борчылуына тынычлану таба алмады ахры, гел авырды һәм район хастаханәсендә дөнья куйды.

Авыл халкы белән аралашып, матур гына яшәп киттем. 1957 елның ноябрендә Казанда үткән медработниклар корылтаена делегат итеп сайладылар. Минем Кырынды медпункты Республика күләмендәге ярышта үзенең эш күрсәткечләре белән икенче урынны яулады. Амбулаториягә медицина җиһазлы зур шкаф һәм кече хирургия инструментлары белән бүләкләделәр. Көзен медкомиссия алдында имтихан биреп, I категорияле фельдшер исеме алдым.

Шатлыкларым артында алда күрәчәк хәсрәт-кайгыларым яшеренеп яткан икән. Авыруларны дәвалап йөри торгач, үз баламны онытып җибәргәнмен. Өченче сыйныфта укучы улым Сирин кинәт авырый башлады. Һәркөн мәктәптән хәлсезләнеп кайта, аппетиты югалды, күренеп тора – Сирин җитди авыру белән авырый. Анализларын алып, балалар поликлиникасында тикшерү узарга кирәк иде. Сиринем берничә көн поликлиникага барудан баш тартты. Әнисе белән каршыбызга утыртып бик озак үгетләгәч кенә ризалашты. Ул елларда педиатр булып Роза Таһировна эшли иде. Анализларны карап, Сиринне җентекләп тикшергәч, мине бик нык кына тиргәп алды. Сирин ревматизм белән авырый, нишләп безгә мөрәҗәгать итми тордыгыз. Ревматизм йөрәгенә күчә башлаган, бүген үк стационарга салабыз, дигәч, Сирин еларга кереште. Роза Таһировна үзе йомшак кына барсын да аңлатып биргәч, күнде. Малаемны калдырып кайтканымны ишеткәч, әнисе, әбисе еларга тотынды. Әлеге көннән алып күңелләребезнең эчке сиземләвен тойсак та, Сиринебез белән бик авыр сынаулар үтәчәгебезне аңлап җитмәгәнбез икән шул.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев