Шакир карт

 

Африкадагы бер кыргый кабилә турында тапшыру карап утырганда, уйга калдым.

Тормышлары моннан йөзәр ел элек ничек булган, хәзер дә шулай калган, берни дә

үзгәрмәгән. Иң кызыгы шул тоелды: алар бик тирәндә, җир астында яткан еланны

эзлиләр. Күз алдына китерегез: еланның озынлыгы ун метрдан артык, авырлыгы

центнер ярымга якын. Шул еланны тоткач, бергә җыйналып, гомергә онытылмаслык

бәйрәм ясап ашыйлар. Аннан да зуррак тантаналары юк. Тагын шуны әйтергә кирәк,

өйләре безнең авыл өйләрен хәтерләтә, үзле балчыкка сыер тизәген кушып, читәнне

сылыйлар да, өй түбәсен камыштан ябалар, ә безнең авылларда саламнан иде. Гомумән,

мин үзебезнең тормыш белән аларныкы арасында ниндидер уртаклык тойдым, хәтта

кешеләре дә безгә охшаган шикелле.

Без үскәндә, шулай ук егерме йортлы бәләкәй генә бер авыл иде, «Уфалла» белән

утын, печән ташу, урак белән урак уру, агач таяклар белән көне буе икмәк сугу,

читәннән эшләнгән абзарларны кышка әзерләү өчен сыер тизәгенә кызыл балчык

кушып, акбур белән агартып, кеше карарлык төскә китерү... Ә бит моның өчен

яшь кенә хатын-кызлар яланаяк көне буе измә изә, көянтә-чиләк белән су ташып

җәфаланалар иде. Хәтта ут кабызырга шырпы юк, күршеләренең учагыннан ут алып

ашарга пешергәннәре әле һаман истә. Нәкъ шундый хәл кыргый кабиләләрдә бүген

дә дәвам итә. Ә бит болар – ничә йөз елларга артта калган халыклар.

Аларны карагач, авыл искә төште дә инде. Сугыштан соңгы елларда безнең авылда

өлкән яшьтәге әбиләр, бабайлар шактый күп иде, хәер, бәлки, миңа гына шулай

тоелгандыр, чөнки ул вакытта мин бик яшь.

Миңа унике яшьләр чамасы. Урманнан җиләктән кайтып киләм. Безгә урман бик

якын, булса, бер-ике чакрым чамасы ераклыкта булгандыр. Минем алдан Шакир бабай

белән Фатыйма әби кул арбасында утын алып кайтып киләләр. Шакир бабай көч-хәл

белән бара, Фатыйма әби алдан атлап, нәрсәдер сөйли, күрсәтә. Мин аптырадым,

нишләп Фатыйма әби алдан бара, нигә арбаны бергә тартмыйлар. Менә яннарына

ук килеп җиттем. Шакир бабайның әллә ничек атлавына карап, ни уйларга белмим,

чокырга да баса, юлдан да чыга, сукыр кеше төсле.

– Фатыйма түти, мә, җиләкне тот әле, Шакир бабайга булышыйм.

– Юк, балакаем, үзе генә тартсын, аңа шулай җиңелрәк.

– Ничек инде, әнә бит манма су, шул кадәр арган, кая басарга белми.

Болар бераз ял итәргә булдылар. Шул чагында Фатыйма әби мине читкәрәк алып

китте дә:

– Шакир бабаң сукырайды, хәзер инде берни күрми. Мин алдан юл күрсәтеп барам,

ул арбаны тарта. Менә шулай интегә, бичаракаем.

Нишләргә белми аптырап калдым, кызганудан күзләремнән яшь бәреп чыкты.

– Нигә ат сорамыйсыз?

– Колхоз рәисе Салихка барган идем, әле ат юк, берничә көннән килерсең, дип

кайтарды. Бабаң беркайчан да кешегә ялынмаска кушты. Шуннан бирле Салихка

барган юк, үзенең кергәне булмады.

Кузгалып киттек, менә бер заман таудан түбән таба төшә башлагач, Шакир

бабайның аягы таеп китте, чак егылмады. Түзмәдем, бер кулым белән арбага тотындым,

җиләкне Фатыйма түтигә бирдем. Икебез көчкә арбаны аска таба алып төштек. Чыбыкчабык, кипкән агачлар булса да, арба миңа бик авыр сыман тоелды. Нишләп шул

кадәр күп төягәндер, без дә утынны, печәнне бәләкәй арба белән ташыйбыз, ул хәтле

күп салган юк. Күрәсең, сукыр булгач, бер барганда, утынны мөмкин кадәр күбрәк

салырга уйлаган. Авылга көчкә кайтып җиттек. Фатыйма түти рәхмәт әйтте, Шакир

бабай бер сүз дә эндәшмәде.

Өйдә бу хәлне әнигә сөйләдем.

– Алар Шакир картның сукырайганын кешегә сөйләмәделәр, ничек авыр

яшәгәннәрен бервакытта да кешегә белдерәселәре килмәде. Шакир карт гомере буе

горур булды, беркемгә дә баш имәде, ялынмады, хәзер дә ул үзен шулай тота, әйтерсең

сукыр түгел. Күрше-тирә белән дә аралашмый, – дип аңлатты әни.

– Барып, утыннарын кисешим әле?

– Белмим инде, улым, алар синең ярдәм итүеңне бик теләмәсләр шул, холкын яңа

сөйләдем.

– Әни, аларның балалары юкмыни?

– Уллары армиядән кайткач, ике генә көн торган, түзмәгән, чыгып киткән. Кайда,

нишләп йөри торгандыр, хәзер инде беркем дә белми, хат-хәбәре юк.

Шулай да мин түзмәдем, Шакир бабайларга киттем. Капкалары бикле иде,

кычкыргач, Фатыйма әби ачты. Килеп керсәм, Шакир бабай бәләкәй пычкы белән юан

гына агачларны кисеп утыра. Исем китеп, озак кына карап тордым, чөнки мондый

хәлне күргәнем юк иде. Мин исәнләштем дә:

– Шакир бабай, балта бирсәң, утыныңны ярыр идем, балтаң кая, – дип сорадым.

– Кирәкми, бер әйбергә дә кагыласы булма, урынында торсын, – дип кычкырды ул.

Нәрсә әйтергә белмичә, карап тордым-тордым да әкрен генә чыгып киттем. Бик

авыр булды, ник кергәнемә үкендем. Менә сиңа сукыр кеше! Мин бит малайларга

Шакир бабайга ярдәм иткәнемне сөйләп, көнләштерермен дип уйлаган идем. Хәзер

инде бу турыда беркемгә дә, беркайчан да сөйләмәскә үз-үземә сүз бирдем. Кайткач

та, әнигә әйттем:

– Шакир бабай мине куып чыгарды, әллә әйберләрен урлармын дип курыкты, әллә

утынын җүнләп яра алмам дип уйлады. Нишләргә белмәдем, шул кадәр гарьләндем,

мин бит аңа ярдәм итмәкче генә идем.

– Әй, балакаем, мин бит сиңа кереп йөрмә дип әйттем, бик каты холыклы кеше,

югыйсә малае да ике генә көн өйләрендә торган дип сөйләмәсләр иде. Зинһар, бу

турыда беркемгә дә сөйләп йөрмә.

Бу хәлгә нәтиҗә ясап, шуны гына әйтә алам: гадәттә, гарип кешеләр ярдәмгә

мохтаҗ булалар. Шакир бабай боларның капма-каршысы, үлсә үләр, үзенчә эшләр

иде. Каян килә торгандыр мондый көчле рухлы кешеләр. Әле дә булса күз алдымда:

ак сакаллы, ап-ак чәчле, үзе озын, үзе ябык, уклау йоткан кеше кебек гел туры басып

йөрер, кеше белән сөйләшмәс, исәнләшсәң дә, башын гына ияр, бер сүз белән әйткәндә,

башка кешеләрдән аерылып тора иде. Фатыйма әби аның белән ничек яшәгәндер, әйтә

алмыйм, чөнки ул вакытта мин әле бик яшь идем. Мин бит хәзер генә Шакир бабайның

кем икәнен аңлыйм. Шушы егерме өйле авылда (хәзер инде ул авыл күптән юк)

мондый кешенең булуы, бүгенге көндә минем күңелемдә ниндидер горурлык хисләре

уята. Ә теге Африкадагы кыргый кабилә турындагы тапшыруны нигә искә төшердең,

дип сорасагыз, шундагы бер карт нәкъ Шакир бабайны хәтерләтте, үзебезнең авыл

кешеләрен күргәндәй булдым. Түзмәдем, язарга утырдым...

Әзһәр ШАКИРОВ,

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты,

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

 

Редакциядән:

Бүген яраткан артистыбыз, журналыбызның даими авторы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгели. Без аңа илһамлы озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

"КУ" 2, 2020

фото: elitat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: