Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылдашыбыз – колхоз рәисе
Авылыбызда ике мәхәллә – ике мәчет барлыкка килде. Ике манарадан намазга чакырып, моңлы азан тавышлары яңгырарга кереште. Авыл халкы онытыла барган иманын кире кайтарып, әкренләп дингә тартылды...
Авылыбызга колхоз рәисе булып авылдашыбыз Җәүдәт Кәримов кайтты. 1990 елның яз башында аны рәислеккә сайлау бер тавыштан үтте. Җәүдәт Кәримов армия хезмәтеннән кайткач, Удмуртиянең Әсән авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлеген, берничә елдан Ижау авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлап, инженер-механик белгечлегенә ия булды. Аны Чапаев исемендәге колхозда инженер булып эшләгән җиреннән Әгерҗе районының «Алга» колхозына рәис итеп алдылар. Ул елларда кадрларның язмышын партия райкомнары хәл итте. Инде менә Җәүдәт Кәримов кабат туган авылына рәис итеп кайтарылды. Яңа рәис колхозның экономик хәле белән дә, башкасы белән дә таныш иде.
Терлекчелек фермалары искергән, капиталь ремонт сорый, кайберләрен яңадан төзергә кирәк иде. Ләкин ул, беренче итеп, үзе биредә эшләгәндә үк корыла башлаган, хәзер ни сәбәпледер игътибарсыз калган гаражны төзетергә кереште. Үзәктән җылытылган, электр белән яктыртылган, механизаторлар түземсезлек белән көтеп алган зур гараж кышка өлгереп җитте. Салкыннарда машиналарын, тракторларын кабыза алмый газап чиккән шофёрларга, тракторчыларга чын бәйрәм килде. Якты, җылы гаражда эшләү, ремонт эшләре алып бару да бик күпкә җиңеләйде. Ремонт мастерскоена техник җиһазлар кайтарылды. Кичләрен механизаторларның классностьларын арттыру буенча агрономнар, инженерлар катнашында укулар оештырылды. Механизаторларның туган көннәрен тәбрикләп, билгеләп үтүләр гамәлгә керде. Идарәнең утырыш залын киңәйтеп төзү, колхоз идарәсе белән рәттән төзелеп килә торган балалар бакчасын тизрәк сафка бастыруда колхозның ярдәмен әйтеп китәргә була. Санасаң алар күп, әмма мактауга лаеклысы, халыкны дингә кайтару, авыл уртасында манаралары белән балкып торган мәчет төзү булды.
1990 елларда дингә карата Мәскәү ягыннан җылы җилләр исә башлады. Динне кысрыклау бетә барганын күреп, ишетеп торган авыл картлары Җәүдәткә авылда мәчет төзергә кирәк, дип мөрәҗәгать иттеләр. Рәис, картларның фикере белән килешеп, бу эшне колхоз өстенә алды. Галимов Даһидулла абзыйны ике арада төзелү эшен күзәтеп барырга арадашчы итеп билгеләделәр, идарәгә чакырылган төзүчеләр белән сөйләшкәч, эш башланып китте.
Тау буеннан урын сайлап, авыл картлары бергәләшеп, булачак мәчеткә нигез кордык. Ул елларда авылда имамлык иткән Кәримуллин Хикмәтулла абзый, Коръән сүрәләре укып, бу изге эшебезне исән-иминлек белән башкарып чыгарга Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап дога кылгач, төзү эше башланды.
1992 елның 7 октябрь көнне мәчетне ачу тантанасы булды. Тантанага район башлыгы Н.Баһрамов һәм учреждение җитәкчеләре, колхоз рәисләре килделәр. Мәчетебезне зурлап, акчалата һәм башка бүләкләр тапшырылды. Мәчетне төзүче осталар: Сабирҗанов Мансур, Яхин Рәис, Шәехов Фирдәвес, Әхмәтов Гаяз иҗат иткән гаҗәеп күркәм манараларга (өч манара) килгән кунаклар сокланып карап торды. Мәчетебезгә имам итеп сайланган Даһидулла абзый Галимов белән бергә «Җәүдәт мәчете» дип язылган таш плитканы мәчет стенасына беркетеп куйдык. «Нишләп ул Җәүдәт мәчете булсын? Җәүдәт аны үз акчасына төземәде бит», – диючеләр булды. «Мин Җәүдәтнең бу изге эшкә күпме көч түккәнен үз күзләрем белән күреп тордым. Күпсенмәгез, бу аңа истәлек бүләге булыр», – дип җавап кайтарды Даһидулла абзый. Төрдәле мәчете артыннан ук Кырынды мәхәлләсендә дә шундый ук күркәм мәчет төзелде. Аны төзүдә, колхоз идарәсе белән беррәттән, Кырынды авылыннан чыккан, хәзерге көндә Ижауда яшәүче эшмәкәрләр: Мөхәммәтшина Рәсимә, Закиров Дамир, мәчет әһелләре Кәримуллин Рифкать, Иж-Бубый авылында яшәп, Әгерҗе шәһәрендә эшләүче «Чистый город» ширкате директоры Расим Закиров (мәрхүм), «Кичкетаң тыюлыгы» начальнигы Фәйзуллин Әһли техник һәм материаль ярдәм күрсәттеләр.
Әнә шулай, авылыбызда ике мәхәллә – ике мәчет барлыкка килде. Ике манарадан намазга чакырып, моңлы азан тавышлары яңгырарга кереште. Авыл халкы онытыла барган иманын кире кайтарып, әкренләп дингә тартылды.
Мәгълүм булганча, 2000 еллар башында илебез буйлап колхозлар тарала башлады. Бу шаукым Чапаев исемендәге колхозны да читләтеп үтмәде.
Күмәк хуҗалык булып яшәргә күнеккән авыл халкы кинәт буранда адашкан кеше кебек калды. Эш юклыктан аптыраган яшьләр хәмергә тотынды, аяныч хәл туды. Яшьләрнең күбесе, авылда эш булмагач, шәһәргә китте, күп йортлар бушап калды.
"КУ" 2, 2018
Фото: pixabay
Теги: истәлекләр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев