Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылның йөрәге – авыл советы

Октябрь революциясенә кадәр старосталар авылларда башлыклар булып торганнар. Кырынды белән Төрдәле үзләреннән унике чакрым ераклыктагы Мүшәк (Мушаково) волосте карамагында булганнар (бу авыл хәзер Удмуртия җирлегенә керә). Авылыбыз старосталарын башта халык сайлаган, әлбәттә, бу халык җыеннарында волость башлыгы белән урядник катнашкан (Әсәдулла абый белән Дәхидулла абзый сөйләгәннәрдән). Халыкка караганда үзләренә кулайрак, нык тормышлы кешене сайлатканнар. Староста, һәр атнаны волостька барып, авыл хәлләре, налоглар түләү мәсьәләләре буенча отчёт биреп кайткан. Авылыбызның соңгы старостасы Ситдыйк бабай булган. 1918 елда авыл советы оеша, аның беренче рәисе итеп Мөхәммәтҗанов Хуҗа бабай сайланып куела. Мин үзем белгәннәре – Әхмәдиев Вәли, Минегулова Сәмига апа, сугыштан исән-имин кайткан Нуриев Хаҗиәхмәт абый башта авыл советы секретаре, илленче елны Вәли абый Әхмәдиев колхоз рәисе булып күчкәч, авыл советы рәисе булып сайланды. Үзем дә, ул елларда авыл советы депутаты буларак, яхшы хәтерлим: Хаҗиәхмәт абый сессияләрне бик төгәл итеп вакытында үткәрә, авыл төзелеше, укыту-тәрбия, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, депутатларның башкарган эшләрен тыңлап үтү кебек көн тәртипләре кертеп, бик эшлекле уздыра торган иде. Ул елларда (60-70-80нче еллар) авылда халыкны тәртиптә тотуда зур әһәмияткә ия иптәшләр суды, урамнарда төнге дежурлык, халык дружиналары авыл советының күзәтүендә булды. «Иптәшләр суды» (суд рәисе – халык үзе сайлап куйган Фәхри Шәйхетдинов) җәмгыять урыннарында хулиганлык кылучыларга, колхоз милкенә кул сузучыларга карата катгый гына тәрбия эшләре алып барды. Халык алдында кызарып басып торган гаепләнүчеләр, өлкән яшьтәгеләр, туганнары, дуслары акыллы сүзләр, эшлекле киңәшләре белән чыгышлар ясагач, гаепләрен танырга, киләчәктә мондый хурлыклы ялгышлар ясамаска халык алдында сүз бирерләр иде.

Хәрби кеше булгангамы (ул сугыштан лейтенант булып кайтты), Хаҗиәхмәт абыйның холкы бераз кырысрак иде. Кайвакытта ул халык белән эшләүдә хаталар да җибәргәләде. Шундыйлардан: колхоз идарәсе җитәкчеләренең күрсәтмәсе белән, эшкә чыкмаучыларның, сәбәбен дә тикшереп тормыйча, сыерларын көтүгә чыгартмау, бәрәңге бакчаларын кисүләр; шуларның берсе, мәсәлән: Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткан сугыш инвалиды Хәмидуллин Шәрифулла абзыйның малае шәһәргә китеп барган өчен, бәрәңге бакчасын кискәч, инвалид картның күз яшьләрен агызып рәнҗеп елавын күрү минем йөрәгемне сыкратып, хәзер дә күз алдымда тора. Бу очракта авыл советы кайда иде соң? Якламады ул Бөек Ватан сугышы инвалидын, колхоз идарәсе күрсәтмәсенә буйсынды, битарафлык күрсәтте. Әнә шундый хаталары булуга карамастан, авыл советын тотрыклы җитәкләде ул. Нәкъ менә Хаҗиәхмәт Нуриев авыл советы рәисе булып эшләгән елларда, авыл советы Татарстан Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагына лаек булды.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: