«Яңа исем. Хәтер» кичәсеннән фоторепортаж
11 февральдә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби-музыкаль перформанс узды.
Перформанста Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары, танылган каләм әһелләре белән беррәттән яшь авторлар үзләре дә катнашты. Чарада «Яңа исем» проектының актив яшь язучылары бүләкләнде.
- «Яңа исем» – 2024 елда «Казан утлары» журналы каршында эшләгән әдәби мәктәп. Ул ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Эльмира Шәйхиева һәм Гөлүсә Закирова фотолары
Нет комментариев