Логотип Казан Утлары

«Оясында ни күрсә...» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж

11 февраля 2025 - 15:26
845
0
2

11 февральдә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ театр мәйданчыгында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге үткәрде. Конкурска эшләр 10 декабрьгә кадәр кабул ителде.

Җиңүчеләр исемлеге:

Повесть номинациясе

1 урын.    Нәбирә Гыйматдинова. “Гөлханым турында хикәят”

2 урын.    Гөлнур Айзат. “Җиһаннур”

3 урын.    Асия Юнысова. “Җиденче качу”

Кызыксындыру премиясе.

1.Амур Хан. “Бәхеткә биш адым”

2. Гөлинә Гыймадова. “Җилгә каршы”

3. Гөлүсә Батталова. “Могҗиза”

 

Хикәя номинациясе

1 урын. Равилә Шәйдуллина-Мурат. “Чәчкә таҗларында күз яше”

2 урын. Рабит Батулла. “Миң”.

3 урын. Гөлнара Гыйлемханова. “Парлы бию”

Кызыксындыру  премиясе

1. Галимҗан Гыйльманов. “Бүләккә – әти”

2. Рәфкать Шаһиев. “Кычыткан ачысы”

3. Надия Вәлиева. “Духтыр Галия”

 

Балалар арасында җиңүчеләр

1 урын. Хәсәнова Регина. “Тормыш яме”. Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4нче урта мәктәбе укучысы.

2 урын. Минһаҗев Камил. “Агроном булам мин дә”. Теләче районы Баландыш урта мәктәбе укучысы.

3 урын. Хәбибуллина Чулпан. “Кунакта”. Биектау районының 3 нче урта мәктәбе укучысы.

 

Кызыксындыру премиясе

1 урын. Әмир Минневәлиев. “Минем гаиләм – минем бәхет”. Казан шәһәренең 7 нче интернат-лицей укучысы.

2 урын. Җамалиев Әскәр. “Әтидән күчкән гадәт”. Казан шәһәренең 186нчы күп профильле лицее укучысы.

3 урын. Садриева Язгөл. “Гадел яшәргә кирәк”. Актаныш районы Байсар төп белем бирү мәктәбе укучысы.

Галерея

Нет комментариев