Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мең яшә, Татарстан!

Без яшәгән заман – алгарышлар чоры, Республикам чәчәк аткан чор!

Без яшәгән заман – алгарышлар чоры,

Республикам чәчәк аткан чор!

Узган юлы – йөз ел, аз да күп тә түгел,

Чал тарихлы тулы бер гасыр.

 

«Иң гади бер ачыш – сезнең Ильич уты,

Неон яктырткычлар янында.

Радиосы нәрсә, телевизор нигә –

«Айфон» һәм «Айпад»лар барында?!» –

 

Яшьләр, бәлки, шулай фикер йөртә булыр,

Роботларга йөкләп үз эшен...

Иннополис дигән иң яшь шәһәр раслый

Илнең технологик үсешен.

 

Татарстан атлый яңа гасыр белән

Бер үк тизлек, бер үк адымда...

«Миллениум» гүя безне тоташтыра

Заман дигән шаулы агымга.

 

Нано кисәкчәләр, метро, экспресслар –

Татарстан синең бүгенгең.

Тик онытмый тарих һәрбер казанышның

Күктән төшкән тылсым түгелен.

 

Ачлык афәтләрен, колхозлашу чорын,

Сугыш корбаннарын – һәммәсен...

Югалтулар аша, Ватан хакын хаклап,

Җиңүләргә, илем, килгәнсең!

 

Республикам атлый киләчәккә таба,

Зур ышаныч белән, нык басып.

Яшь алмашка торсын имин якты таңнар,

Бәхет ишекләрен киң ачып.

 

Дәүләтең нык булса, Татарстан-илем,

Әләмең дә горур җилфердәр.

Бертавыштан безне: «Гасырларны кичкән,

Мең яшәр ил», – диеп йөртерләр!

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев