Проза
-
17 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның ахыры)
Минем төшләр чынга аша алар. Ишеттеңме, Гөлшат? Юк, ишетмәде... Ишетмисез шул олы кеше сүзен, тыңламыйсыз. Әллә аңламыйсыз, әллә санламыйсыз… -
16 октябрь 2026 - 13:00
Текә ярда (хикәя)
«Ә беләсеңме... Син бит озакламый яраткан балаңны югалтачаксың...» Таныш булмаган хатыннан көтмәгәндә мондый сүзләрне ишетеп, Алсу бер мизгелгә тынып калды. -
16 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Нишләп соң ул миңа килеп терәлгәч кенә балаларым арасында көмешлеләре юк? Нишләп минем генә өлешем көмешсез? – Менә күрерсең, кияүләрең үз малайларыңа караганда да якынрак булыр әле… -
15 октябрь 2026 - 13:00
Яңа машина (хикәя)
Өлгерә алмый калды Фәвис әтисенә әзерләгән әйтәсе сүзләрен әйтергә. Ул, елкылдап торган яңа, затлы, күршесе Наилнекеннән күпкә кыйбатрак машинасына утырып кайтып төшкәндә Сәви картны җирләп зираттан кайтканннар иде инде... -
14 октябрь 2026 - 13:00
«ТӘРӘЗӘҢӘ ЯФРАК СИБӘРМЕН...» (хикәя)
Ишек шап итеп ябылды. Өметләр шуның белән эреп юкка чыкты. Безнең юллар, әнә шулай кушылырга да өлгермичә, тиз генә аерылды. Инде шуннан соң да акыл керде дип уйлыйсызмы миңа? Юк, әлбәттә. Үлеп бетеп гашыйк булулар, эчкерсез сөюләр шактый күп булды әле минем тормышымда. -
13 октябрь 2026 - 13:00
Соңга калма, улым (хикәя)
Телефон трубкасын әллә улы ташлады, әллә элемтә өзелде... Карчыкның соңгысына ышанасы килде... Шулай да, инде ничә айлар кайтмаган улына күңелендә туган үпкәдәнме, йөрәге авырттырып кысып, чәнчеп куйды... -
13 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Чишмә буена килгәч, Кәрим кычкырып, бер сүз дә дәшмәде, күңеленнән генә сөйләште су белән. Саумы, чишмә! Ә син һаман челтерәп агып ятасың. Бу минем үз гомеремдә ишеткән иң назлы җырдыр. Ә суыңның тәмлелеге! -
12 октябрь 2026 - 11:00
Сөю угы (хикәя)
Җавабым кыска: – Сөю угы никадәр тирән кадалмасын, бала хакы барысыннан да өстен. -
11 октябрь 2026 - 13:00
Кара тавык (хикәя)
Ит табагыннан тырпаеп чыгып торган озын ботларны күреп, әллә нишләп киттем. Кинәт йөрәгем убылып төшкәндәй булды, кулымдагы шулпалы кашыгым төшеп китте, аркаларым чәнчешеп, бөтен тәнемә ут йөгерде. Мин әткәйгә күтәрелеп карадым. Ул шунда ук күзләрен яшерде... – Сез нәрсә?! Әллә!!! Мин өстәл артыннан атылып чыктым да ишегалдына ташландым. – Каракай! Каракай! Каракаем!!! Юк... Ул юк иде... -
10 октябрь 2026 - 13:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде... -
9 октябрь 2026 - 13:00
Кисмәгез каеннарны! (хикәя)
Бергәләп уйлаштык та Халитка сатарга булдык йорт-нигезне. Тик бер шарт бар иде – каеннарга тимәскә! Кайтып, каеннарымны күреп килим дисәм, һушсыз калдым – Халит өч каенны да кисеп, аның урынына гараж салып куйган. Каеннарны кисә күрмә, зинһар, дип ялыныплар әйттем үзенә. Колак салмады. Күрәсең, минем ялваруымны да, аның «ант итәм, кисмим» дип ант бирүен дә Ходай ишетеп торгандыр. Халитка бәла өстенә бәла өелеп кенә тора. Өченче ел олы малае печән чапканда, йөрәк өянәге белән дөнья куйды... -
7 октябрь 2026 - 13:00
Җир астыннан юллар бар... (хикәя)
Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? -
6 октябрь 2026 - 16:00
ҖИҢҮ КӨНЕ (хикәя)
Клауслар бакчасында оештырылган бәйрәмдә миңа да катнашырга насыйп булды. Мин анда бердәнбер чит ил кешесе идем. Үзем сорап кермәдем, Клаус – минем күршем, безнең бакчалар бер-берсенә терәлеп тора. Күрешкәч, аралашабыз, күбрәк бакчачылык турында гәпләшергә яратабыз, эш турында бик сөйләшмибез. -
6 октябрь 2026 - 13:00
Чат (хикәя)
Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... -
5 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Алай түгел ул, Зәйтүнә! Аның хикмәте бар, – диде Галимәрдән бик гади әйберне аңламаган бала-чагага дәрес өйрәткән кебек. – Нинди хикмәте тагын? – диде Зәйтүнә, әмма дә ләкин, ул күршесе бирәсе җавапка, әле аны ишетмәсә дә, алдан ук ышанмый иде инде.