Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кыска ялганыш (хикәя)

Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем...

Авылда кичләрен капка төбенә чыгып утыру гадәте бар инде ул. Чыгасың, ике-өч күршең сиңа кушыла. Офыкта кып-кызыл кояш эреп ята. Моңсулык япанчасын бөркәнеп, сабырлык кушагын билгә буып, авыл төнгә керергә җыена. Әйе. Күз бәйләнгәнче утырабыз берничә карт-коры. Телевизор карап кына ятмассың бит. Дөрес, дөнья хәлләре монда да арттан калмый. Эквадор президенты өчен ничек борчылмыйсың?! Көн буе Аурупа өстендә очып йөргән, имеш, бахыр. Чөнки дә җиргә кунарга рөхсәт булмаган. Ниһаять, бер аулак кумырыкка төшеп утыргач, полисия кереп тентегән үзен. Рәҗе шулай кешене мыскыл итәргә ярый? Әмерикә котыртып ята икән Аурупаны шундый шуклыкларга. Аларга нәрсә, шаярырга булсын.
Сүз иярә сүз чыга шулай. Авылда да сөйләрлек гыйбрәтләр күп. Гыйбрәттән генә тора да инде хәзер авыл. Безнең урамда гел карт-коры гына калды. Кайчан гына монда уптым яшьләр иде, урам иңләп, көнне төнгә кушып, бала-чага чатыр-чабадыр иде. Урамның исеме генә дә үзе гыйбрәт – Котылдык дип атала. Аерылып, ниһаять, усал каенаналарыннан котылган киленчәкләр кушкан исем. Каенаналар да төшеп калган түгел, аларның үз атамасы – безнең очны Комгансызлар дип йөртәләр иде заманында. Шулай да тора-бара киленчәкләр кушкан исем өскә чыкты. Әнә шул кайчандыр чибәр, чая киленчәкләрнең берсе камыт аякларын сак кына күчергәләп, таяк белән ярдәм итештереп монда таба килеп ята. Каш өстенә кулымны куеп караган идем, аптырап киттем: минем кәмпер бит бу! Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Ә бит теге чакта... Һи- и...идриттити. Теге вакытта, аулак өйдә нинди иде?! Борынгылар әйтмешли, мисле кура җиләге иде инде, һич арттырмыйм. Авыл егетләре сыланырга җай гына эзли иде. Мине сайлады. Һы, ник сайламасын, һөнәрем дәрәҗәле – электрик; бераз саксыз йөткерсәң дә, ильич лампалары сүнә торган заман – бөтен авылның күзе миндә! Кыяфәт тә шәп, кылык та – камчы кебек уйнак, чыбыркы сымак шартларга гына тора идем яшь чакта! «Али карендәш!» – дип кылкынып торалар иде. Ә хәзер нәрсә? Хәзер шул, юкәдән ишкән бау кебек сөйрәләм шунда.
– Маузер өзелде, – диде минем карчык битараф кына.
Мин тиз генә битне сыпырып куйдым. Рәҗигун!
Туфрактан яралган, янә туфракка кайта кеше. Хәтта ки Маузер булса да...
Атна-ун көн ятты бугай ул үлем түшәгендә. Сызлануга түзә алмыйча, аты-юлы белән сүгенеп. Каршыдагы чапыраш күрше булгач, хәлен белергә кергәләп чыга идем. Юкса нигә миңа аның хәле?
– Карчыкларны чакырып карыйм әле, мәетне төнлә ялгыз калдыру ярамас.
Хатынга каршы төшмәсәм дә, күзне ризасызлык элпәсе каплап алды. Исән чакта Маузер кеше яратмады, җүнләп исәнләшә дә белми иде. Үзен дә беркем өнәмәде. Янәшәсендә хәзер берничә карчыкның мыдыр-мыдыр укынып утыруын теләр иде микән... Алладан да, мулладан да җәяү качкан кеше иде бит ул.
– Син, димен, муллага барып әйт. – Кортка ерак китмәгән икән әле. Дөресе, бөтенләй китмәгән, бөкрәеп һәмишә каршыда басып тора!
Әйе, муллага хәбәр итәргә кирәк. Үлем-төшем аның төп эше. Авыз тутырып әйткәндә, үлеме мәрхүмнеке, төшеме исә муллага. Хәер, Маузердан нинди төшем... Исән чагында да өч тиен сәдака бирмәгәндер.
Мулла ерак яшәми, түбән очта гына. Караңгы төшкәнче барып җитәрмен 
шәт. Китеп тә барам түгелме соң инде менәтерәк. Мин шундый! Яшьтән үк тоткан җирдән сындыра идем. Әле дә озак сөйләшеп тормадым, атладым мулла өе тарафына – түбән очка.
Маузер кайчан авылга кайтып төште соң әле ул?
Көтмәгәндә, уйламаганда, ашка төшкән чебен кебек. Авылда аның беркеме юк, аны да беркем көтми иде. Дөресе, дөньяда барлыгын да оныткан идек. Йә, бер тамырың өзелгәч, нигә, кайтып, кеше күзен борчып йөрергә? Маузер турында әйтүем. Әйе, чәчәсен чәчеп, тынычланып калган вакыт иде. Бәрәңге инде борынлаган, теге кабахәт комсыз коңгызларны котыртып, кара җир өстендә яшел яфраклары күренә. Менә шул чакта кайтып төште ул. Йортлары инде егерме елдан артык ташландык тора иде. Шунда яши башлады зимагур.
Кулыннан эш килә икән, юкса элек бер саяк-сандырак иде, берничә көндә йортның эчен чистартып, юып чыгарды, тәрәзәләрен алмаштырды, ишегалдындагы үләнне чапты, капканы рәтләде. Әлмира карчык хәтта бакчада казынганын да күреп калган. Менә бит кеше ничек үзгәрә... Егет чагында ничек кыланганын күрсәгез иде сез аның... И аның күкрәк киереп урамнан узулары! Әйтерсең, Чулак Әләү малае түгел, әлләкем... Үз-үзен артык яраткангамы, кырыкка җитәрәк тә өйләнмәгән иде. Килергә атлыгып торучылар да күренмәде. Хатын-кыз эт шикелле ул – кемнең кем икәнен бик тиз сизеп ала. Хәзер нәрсә... Җилкәләр төшкән, күкрәк инде киерелми, үзе бөкрәйгән, йөзгә тоҗым кунган. Юкса бит әле ул алтмышны да тутырмаган кеше! Тормышы татлы булмагандыр читтә. Йөзенә караганда гел ачыны ашаганга охшап тора.
Кайда йөргәндер шул гомер... Алла белә. Маузер безнең белән аралашмый, без дә күрешергә атлыгып тормыйбыз, кайткан икән кайткан, яхшымы, начармы, ата нигезе. Бәлки, туфрагы тарткандыр олыгайган көннәрендә. Югыйсә монда кемгә кирәк ул? Затсыз бәндә иде Маузер, затсызның яхшы якка үзгәргәнен күргән юк әле. Күңел турында әйтәм инде, башкасы үзгәрер аның...
Шулай да беркөнне килде ул безнең янга. Өен рәтләп бетергән иде инде. Без әлеге дә баягы капка төбендә утырабыз. Без дигәнем шул берничә бөртек карт-коры. Әлмира карчык инде иң беренче булып чыгып утыра, тамагын кырып. Аз гына ютәлләп, кибарьлек өчен, мин чыгам. Капка төбендәге утыргыч шомарып беткән. Нигә тагын да шомартмаска? Бераздан юл тузанына галушларын ышкып Әлбирт күренә.
– Бисмилла, – ди, арык артын утыргычка төртеп.
Соңгы атнада ни сөйлисең, ни сөйләсәң дә, тәртә очы һаман шул Маузерга килеп төртелә.
– Аның югалганына бер утыз ел бардыр, адәм тәганәсе?
Әлмира карчыкны җөпләп, Әлбирт сүзгә кушыла:
– Мәскәүдә сугыш чыга язган иде бит, шул елны... Шәймине дә читлеккә утыртып алып китәселәре иде.
– Туксанынчы ел! – дим мин, катгый итеп. Үзем шунда ук икеләнеп тә алам: әллә туксан берме?
– Һи, гумерләр, – дип уфтана Әлмира карчык. – Суга баткандай юкка чыккан иде шул. Әнисен җирләргә дә кайтмады.
– Табалмадылар.
– Хәернисаттәй үлгәнгә дә инде, и-һи, – дидем мин дә. – Әләү абзыйдан
соң озак тормады ул да.
– Ә? Кайда йөргән дисең? – дип, учын колагына китерә Әлмира.
– Әнә үзе килә, сорарсың. – Әлбирт капкадан чыгып килүче Маузерга ымлады. Чыннан да, Маузер безгә таба атлый иде.
– Саумысс, – диде ул, каршыга туктап. – Шәп кенә торас-смы?
Күзе элеккечә янып тормый, сүнгән, төсе уңган. Кәкре борыны исә бер якка янтайган.
– Аллага шөкер! – диде Әлбирт. Аңа шулай әйтү тиеш, чөнки дә ул күптән инде авыл мулласы булырга хыяллана. «Колһуалла» белән «Фатиха» сүрәләрен ятлап куйганына да бишбылтыр. Нишлисең, берәү үлми, икенчең көн күрми. Тик түбән очтагы Сәет хәзрәт урынны бушатырга ашыкмый иде әле. Тиз генә җыенмый иде авыл читендәге каеннар арасына китәргә. Авырый дип күптән сөйлиләр дә... Хәзер кем авырмый? Табигать хәлләре шундый чөнки. Типсә тимер өзәрлек егетләр дә бүген дөнья җимертеп эшләп йөри, иртәгә сорыйсың, күренмәгәч... Китте ул, диләр. Көтмәгәндә китеп барган шулай хушлашмыйча да. Теге дөньяга... Без йөрибез әле менә иске сәпит кебек чалыш-мылыш. Яшәсен Сәет абзый да. Бик әйбәт хәзрәт. Искечә белеме әллә ни юктыр да, тик безнең авылга ярап тора әле пука. Бетеп барган авылга «Мөхәммәдия» шәкерте килмәс.
Әлбирт электән шундый – югары урынга кызыга торган гадәте бар. Кызыгуын кызыга, ә белеме чыпчык тезеннән дә юк. Яшь чакта бик озак партком секретаре булырга хыялланып йөргән иде. Армиядән үк коммунист булып кайткан, хәсис. Җыелышларда сәхнәгә чыгып тузга язмаганны сөйләргә аңа куш. Тик партком итеп барыбер куймадылар, тикшереп алалар икән анда да. Әлбиртнең шунда барлык хәрефләрне дә танымавы ачыкланган. «А»ны таный икән, «Б»ны – хет үтер, танымый. Элек күргәне булмаган... Шулай да гомерен эшләмичә уздырды Әлбирт. Әле ревизия комиссиясенә, әле партийный контрольгә билгеләп кенә тордылар үзен. Менә хәзер Сәет хәзрәт урынына борынын сузып маташа. Әлбирт хәсрәт! – исеме үк килешми бит мулла булырга. Әлбирт исемле мулла була димени? Шуны аңларлык та акылы юк.
Маузер, миңа карап:
– Кичә кишер-суган ише чәчкән идем, – диде. – Бүген карыйм: орлык өскә бәреп чыккан, чыпчыклар чүпләп ята. Нигә алай?
– Чәчү вакыты үтте бит инде, – дип кул селтәде Әлбирт.
Ә Маузер һаман миңа карап тора. Мин нәрсә беләм? Без үскәндә авылда бөтенләй яшелчә белән маташмыйлар иде. Күңеле уйнаган хатыннарга тозлы кәбестә кирәксә дә, күрше авыл чирмешләреннән чыгып алдылар.
– Тупрак не принимает, – диде Маузер, урысчалап.
Ни әйтим, җилкәне генә сикертеп куйдым. Күпме яшәп, андый хәлне күргән юк иде әле. Тупрак ул кеше түгел, тупрак – киң күңелле, һәр нәрсәне кабул итә. Җаныбыз гарешкә очуга, үзебезне дә кабул итәр. Ленин гына ята ул әнә җир өстендә фиргавен сыман. Күмеп куйсалар, аны да кире төкермәс иде җир...
– Али әбзәй, әйдә, бернәрсә күрсәтәм, – дип, Маузер иңемә кулын салды. Комы коелып бетмәгән иде әле: кулы авыр, гайрәте, ташмаса да, сизелерлек. Киттем инде ияреп. Әлмира белән Әлбирт утырып калды. Әлмираның
нидер сорарга ачылган авызы шул килеш ябылмыйча тора иде әле мин әйләнеп килгәндә дә.
– Әйдә, әйдә, курыкма, – дип, Маузер мине бакча башына ук алып китте. Аптырадым – нигә куркырга әле миңа? Үз җиремдә басып торам, Аллага шөкер. Куркыр туныбыз күптән тузган. Шул үлемнән курыксаң гына инде.

Анысы да гадәт буенча гына. Курык-курыкма, иртәме-соңмы ул барыбер киләчәк. Һәм алып китәчәк үзе белән – һич югы моңа шикләнмәскә була.
Маузер өшегән кеше кебек калтырана иде.
Ул төртеп күрсәткән төшкә карагач, минем дә күз маңгайга таба шуышты: каен үсентесе, менәтерәк... утыртылган чокырыннан суырылып чыккан да бер- ике метр читкә китеп ауган. Актарылган туфракта тамыр эзе тырналып күренә.
Бала-чага эше дияр идең, бездә аларның исе дә юк. Миннән шикләнмидер бит бу зимагур...
– Үзе чыккан ул, – диде Маузер, уемны сизгәндәй. Аннары тагын кабатлады: – Тупрак не принимает.
– Нич-чек?
– Менә мин дә аптырадым шул. Нич-чек?
– Ни әйтергә дә белмим.
– Нигез... Нигез танымый мине... – Маузер бүтән бер сүз дә әйтмичә, бөкрәеп, өенә таба атлады. Мин сәерсенеп чыгып киттем. Әллә нинди хикмәтләре бар бу дөньяның.
Шуннан соң Маузер нидер чәчеп, утыртып маташмады, ахрысы. Вакыты да калмаган иде инде, бераздан ул авырый башлады. Әҗәл чире йоккан, дип сөйләделәр.
Якын кешеләре, чыбык очы гына туганнары да булмагач, минем карчык кереп караштырып йөрде инде. Эт баласын да андый чакта ялгызын калдырмыйлар. Маузер кебек бәндәләрнең авызына су салудан берәр төрле савап буламы, белмим, әмма да ләкин дәптәргә гөнаһ язылмас, дидек алай да.
Менә бүген китеп барган Маузер. Ата нигезендә. Туфрак тигезли һәркемне. Анысы шулай, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Тик мәетне башта җирләргә кирәк бит әле, туфрак тигезләсен өчен. Шактый мәшәкатьле эш ул... Кәфенлеге- ние кирәк, ләхет тактасы дигәндәй. Мулла белән киңәшми ярамый. Мәчетнең мая акчасы да бардыр әле.
– Менә шундый хәлләр, хәзрәт.
Мулла – Сәет абзыйны әйтүем – сакалын сыпырып шактый уйланып утырды. Ул төз гәүдәле, җитмештән узса да, мускуллары кабарып тора, кирәксә, йөгереп китәргә дә, куып җитәргә дә күп сорамас. Әүхәтле, кабилиятле. Яшерен-батырын түгел, полкауник ул безнең! Әтисез үсеп, шундый дәрәҗәгә иреш әле! Элегрәк, без үскәндә, аны җилдән туган, дип тә ирештерәләр иде. Шуңа күрәдер дә мәктәпне бетерер-бетермәс чыкты да китте авылдан. Тәвәккәл егет иде ул. Тәвәккәл таш яра шул. Полкауник булып кайтты да озак еллар үткәч, кул кушырып утырмады – менә безгә мулла булды. Моңа җитәргә әле Әлбирткә... Әйтәм бит, буш хыял белән юанып йөри ул, хәсрәт.
– Мин аңа ясин чыкмыйм, – диде мулла, авыр сулап. – Шулай да зират кырыена күмми булмас.
– Алай ярыймы соң, хәзрәт? Догасыз-нисез... Мордар түгел бит ул. – Син аның авылдан нигә качканын беләсеңме соң?
– Әтисенә кул күтәргән, дип ишеткән идем.
Чулак Әләүне яхшы хәтерлим мин. Алма агачыннан ерак төшми – Маузер төмсә чырае, кешесөймәслеге белән атасына охшаган... Чулак Әләүнең дә күзе тездән түбән иде, сүзе билдән аста. Үзе белән дә күрешергә, исәнләшергә теләүчеләр бик юк иде. Бигрәк тә хатын-кыз... урамда ул күренүгә, берәр ихатага кереп китү җаен карый иде. Сугышның беренче көннәрендә уңышлы яраланып, чулакланып авылга кайткан Әләү бригадир булып алган, балда-майда йөзгән, тол калган байтак киленчәк аның кулы аша узган, дип сөйләнәләр иде. Сәет хәзрәт тә аның улы дигәнне ишеткәнем бар да, тик әйтәләр бит: кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә! Сугыш вакытында тууы хак, әлбәттә, тик бит Чулак Әләүгә тамчы да охшамаган. Аңардан Сәет хәзрәт кебек дастуйный кеше ничек тусын?!
– Кыйнап үтерде! Әләү... – Мулла, тамагына нидер тыгылгандай, озак кына йөткеренде. – Аны бит үзем җыештырдым, беләм. Кайтып урнашкан гына идем әле мулла булып. Әле дә күз алдымда... Каралмаган җире калмаган иде. Ничектер эшне йомдылар. Хатыны йөрде бугай, күтәрмәдән егылды дип таныклап. Бу мөртәтне эзләүче дә булмады.
– Хәзер инде нәрсә... Анда җавап бирер.
– Бирер. Һәр гамәл өчен җавап бирәсе. Тик менә туфрак пычрана.
Мин гадәтемчә җилкә сикерттем. Ни әйтәсең? Туфракның эше пычрак йоту инде аның...
– Әләү... башын күтәрмәсен дә, җүнле кеше түгел иде үзе дә.
Сәет хәзрәтнең йөзе кара-кучкыл булып янып чыкты.
– Булсын! – диде ул, ярсып.
Мин аптырадым – нигә ярсый ул шулкадәр? Ата кешегә кул күтәрергә ярамый. Кем булса да, аны кичерергә тиеш. Ул синең атаң! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән синең дөньяга тууыңа ул сәбәпче!
Мин, уңайсызланып, үз уемнан үзем оялып, башымны аска идем.
– Иртән килермен, – диде Сәет хәзрәт, сүзне озакка сузмастан. – Кәфенлек бар, тактаны сәвит бирер. Әлбирт белән кереп җитегез, бергә җыештырырбыз. Карчыгым инде кайтып җиткән иде. Мәет кырында төн чыгарга берәү дә риза булмаган. Хәзерге карчыклар да инде... Йокы калдырамы инде алар йола дип. Сәдака булмасын белә торып әле. «Бараммы соң, – дигән Әлмира. – Йөзе аркылы килсен мөртәтнең». Алай ук кыланмаса да ярый иде дә... Кешене гаепләр алдыннан – бигрәк тә үлгән кешене! – башта бераз үзең турында да уйлап кую артык булмас. Әлмираны да беләбез. Аңа китсә, аның йөзе дә, бөтенләй үк аркылы килмәсә дә, тулаем үз фурмасын саклар идеме икән, ай- һай. Әлбирт тә башым авырта, кан басымы артты, дип, ах та ух килеп, өендә калды. Сәдака исен сизсә, башын култык астына кыстырып булса да килер иде әле, хәсрәт! Ярый, хәерле булсын. Берүзем утырдым мәет кырында «бисмилла, амин, бисмилла, амин», – дип кабатлап. Төн куерганчы. Шуннан башка ни әйтим? Ә Маузер ята тын гына шул ике сүзгә дә риза булып... Нигә электр чыбыкларын алмаштырмады икән аякта йөргәндә? Бигрәк искеләр. Пужар чыгарга да күп сорамас...
Кайтып киттем бераздан өйгә. Утны сүндермәдем. Караңгыда ятарга өлгерер әле.
Таң атканчы керермен, дигәнием. Йоланы бозу булса булыр, ятсын бер
үзе. Гомер буе аерым яшәгән Маузер инде үлеп киткәч кенә безне сагынмас. Кабердә дә ялгыз ятасы, күнегә торсын.
Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде.
Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем. Кан басымының артуын оныткан Әлбирт тә килеп җитте. «Ярый әле җил юк!» – дип кычкырды ул. Җил чыннан да юк, кичә радио да җил булмасын әйткән иде. Ә радиога без ышанабыз.
Йорт инде кипкән шырпы хәлендә булган, мөгаен, бик тиз янып көлгә 
әйләнде. Шактый борчылдык чаткысы безгә сикермәсен дип. Алла сакласын. Юкса янгын сүндерүчеләр белән полиция таң белән генә килеп җитте. Беравыздан искергән электр чыбыгын гаепләделәр. Кыска ялганыш, диме шунда... Чыннан да, шул гомердән бирле ялганыш ничек кыскармасын?
Көле суынгач, актарынып, берничә күмерләнгән сөяк табып алды полиция. Тикшерер өчен пакетка салып каядыр алып киттеләр. Шуның белән шул. Аллаһы әкбәр.

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза ркаил зәйдулла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев