Хикәя тег белән яңалыклар
-
11 декабря 2025 - 13:00
Ярату хакына (хикәя)
Алар – шат күңелле ике яшь кеше, ә егетне юллама белән чит җиргә эшкә җибәрәләр. Туган җирләреннән бик еракка. Ә кыз монда калачак. Бу аерылышуга ничек түзәрләр икән? -
8 декабря 2025 - 13:00
Беренче яралы мәхәббәт (хикәя)
Камил юл һәлакәтенә дучар булды. Аның хатыны төннәр буе палата саклады. Ирнең хәле бик авыр иде. Бер тапкыр ул өзек-өзек тавышлар аша: «Лилия!» – дип эндәште. Хатыны бу исемне белә иде... -
7 декабря 2025 - 13:00
Бер мизгел (хикәя)
Көз шундый сихри мизгел инде ул: бер карасаң, ямьсез көн, начар кәеф; икенче карасаң, көтелмәгән очрашу, мәхәббәт ялкыны. Бер мизгел... Һәм ул барысын да үзгәртергә сәләтле... -
6 декабря 2025 - 13:00
Дустым, сердәшем... (хикәя)
Зилә кызларына истәлеккә видеоязмалар әзерләп калдырган. Хатлар язган. Ул барысын да аңлаган, белгән. Шулай да өметен өзмәде, көрәште. Соңгы минутына кадәр көрәште... -
5 декабря 2025 - 13:00
Мин исән! (хикәя)
– Миңа бик авыр, абый. Бу дөнья нигә шулай кырыс? Минем соң ни гаебем бар. Әнием вафат, әтине белмим дә. Детдомнан качтым, анда да бит гаделсезлек. Адәм баласына гел шулай интегеп яшәргә дигәнме, ә? -
3 декабря 2025 - 13:00
Халык әйтсә, ни әйтә (хикәя)
- Колхоз рәисебезнең сарай эче убылды! Ун метрлап җир астына төшеп киткән. Ә чокырының киңлеге биш-алты метрлап икән! Кичә өч машина рәискә килеп, күмеп киттеләр... -
2 декабря 2025 - 13:00
Киләчәккә атап (хикәя)
Бүген сиңа телеграмма килергә тиеш. Анда синең әнкәеңнең вафат булуы турында язылган. Минем киңәш: кайт! Бернинди кирәкмәгән җыелышларына карамыйча, буш мәшәкатьләреңә төкереп, туган авылыңа кайт! -
1 декабря 2025 - 13:00
Туй (хикәя)
– Син шундый матурсың бүген, – дип кайнарланып пышылдады Илшат. – Туй күлмәге бик килешә үзеңә! – Рәхмәт... Хәзер сиңа комплимент әйтәм, яме?.. Беләсеңме, син миңа карата шулкадәр игътибарлы, кайгыртучан булдың... Мин азрак куркып та куйдым, үзгәрерсең, бергә яши башлагач, икенче кешегә әйләнерсең дип... – Нигә алай дисең? Нишләп үзгәрим, ди, мин? -
30 ноября 2025 - 13:00
Йолдызкай (хикәя)
Иренең, кар төшкәч суярбыз, дигән сүзенә каршы берни әйтмәде Рәүфә. Аның җавапсыз калуын үзенчә ризалык бирү дип аңлаган ире чынлап та суярга җыена кебек Йолдызкайны... Күңелендә туган икеләнүен ничек әйтергә иренә? Бәйләндем, ияләштем мин Йолдызкайга, кызганыч ул миңа, дисә аңлармы ире?.. -
29 ноября 2025 - 13:00
Кояш халкы (хикәя)
Хәлилнең үз гаиләсе юк. Фаягөл белән аерылганнан бирле, ул теләсә кайда эшләп, яшәп йөри. Яңа гаилә табарга кыюлыгы җитмәдеме, әллә кире кушылуга өмете бармы – монысын үзе дә белмидер ул, мөгаен. Тик кайтып йөри менә шулай, кызын күреп, гаилә учагында җылынып, кире салкын кышка таба чыгып китә. Фаягөл жәлли дә аны, аңлыйдыр да, тик кабул итә алмый. Читкә этәрә. Хәлил калдырган яралар инде тартылса да, бу очрашулар хатынның шул яраларына бармак белән күрсәтеп көлү иде... -
28 ноября 2025 - 13:00
Китек бәхет (хикәя)
Нинди гаеп, нидә минем гаебем? Якты дөньяга өч бала бүләк итүдәме? Берүзем шул балаларны укытып кеше итүдәме, әйт нәрсәдә? -
27 ноября 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (дәвамы)
Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый. -
26 ноября 2025 - 13:00
Күләгәсезләр (хикәя)
Татариягә, диген, ә?! Хатың килгәч, картадан карадым: аның да әле иң ерак почмагындагы татар авылына эләккәнсез икән. Беткәнме үзебезнең урыс салалары?! Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде. Авырга туры килгәндер татарлар арасында. Ничек түздегез? -
25 ноября 2025 - 13:00
Кендек бабай (хикәя)
Эче авырта башлаганга күпме вакыт үтте икән? Ул вакыт төшенчәсен югалтты. Һәр авырту өянәгеннән соң хатын «бусы соңгысы булыр» дип өметләнә. Әмма авырту яңадан кабатлана... Хатын ояла, кыенсына, бу халәтен бүтәннәргә күрсәтмәскә тырышып иреннәрен тешли... Бу дөньяда бөтенесе көтмәгәндә килә икән... -
23 ноября 2025 - 13:00
Уран (хикәя)
Соңгы елларда йокым да сандугач йокысы шикелле кыска. Ләкин шул арада да әллә нинди борчулы уйларга салырдай төшләр күрергә өлгерәм, билләһи. Бүген дә шулай булды. Авыр, шомлы төш күреп уяндым. Хәер, таң алдыннан гына күргән төшем белән бәйле хатирәләр мине балачактан ук эзәрлекли...