Логотип Казан Утлары
Хикәя

Яшьлектән сәлам (хикәя)

– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия. – Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең? – Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме?

Кызу-кызу адымнар белән эштән кайтып барган Лилияне таныш тавыш туктатты. Каршында классташын күреп, ул гаҗәпкә калды:
– Кадрия, нинди җилләр ташлады үзеңне шәһәргә?
– Ышанырсыңмы, юкмы, махсус синең янга, кунакка килдем. Сыйныфташлар белән очрашуга да кайтмадың, хатларыма да җавап язмыйсың, телефоныңның номеры да үзгәргән булса кирәк. Кызың, хәзер кайта, дигәч, каршы алырга чыктым. Сагындым.
Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, өйгә таба атладылар. Бергәләп гөрләшә- гөрләшә ашап-эчеп алганнан соң, Лилия Кадрияне үз бүлмәсенә алып керде. Беравык бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар. Аннары китте гәп... Балачакның кызыклы мизгелләрен дә искә төшереп көлештеләр, мәктәп елларын да урап үттеләр, сыйныфташлар очрашуы турында да онытмадылар. Дамирны телгә алганда, Кадрия күз астыннан гына Лилияне күзәтте. Аның бурлаттай кызаруын күреп елмаеп куйды. Онытмаган! Дөрес, сер бирергә теләми, әмма аның турында сөйләшү аңа ошый.
– Монда кызы, оныгы барын белсә, нишләр иде икән ул? – дип әйтеп куйды Лилия.
– Ләйлә – Дамирның кызымы? Ник шушы вакытка кадәр берни әйтмәдең?
– Мин икенче кызга гашыйк булдым, без өйләнешәбез, дип торган кешегә шундый хәбәрне әйтә ала идемме? Бала белән үзенә бәйләп куярга тели, диячәк иде, иманым камил.
Ике дус, күрше, сыйныфташ төн уртасына кадәр сөйләшеп утырдылар, ниләрне генә искә төшермәделәр. Ләйлә берничә тапкыр ишекне ачып карады, аларның шулай гөрләшеп утыруларын, әнисенең бәхетле йөзен күреп сөенде. «Бу арада эш белән тәмам алҗыган иде. Кадрия апаның килүе яхшы булды әле», дип уйлады. Аннары кызы Алинәне йокларга яткырды да, аның муенына борынын төртеп, үзе дә изрәп китте. Әнисе килеп өстенә япканын тойды, тик йоклаганга сабышты Алинә.
Иртән Ләйләне йокыдан тәмле коймак исе уятты. Ул торып кухняга чыкты һәм, уйга бирелеп, өстәл янында утырган әнисен күрде. Лилия дә башын күтәреп аңа карады. Ана белән кыз бергә утырып чәй эчтеләр, аннары һәрберсе үз бүлмәсенә кереп китте. Лилия өйгә эш алып кайткан иде. Шуңа тотынып карамакчы булды. Тик нигәдер кулы бармады. Бераз мендәргә башын төртеп алырга уйлады. Әмма күзләренә йокы кермәде. Истәлекләр тәмам башын әйләндерде.
– Әни, Дамир абый кем ул, сыйныфташыңмы? Ул минем әтиемме?
– Ишеттеңмени? Әйе, кызым, ул – синең әтиең. Моңа кадәр әйтмәвем өчен гафу ит, белмәвең хәерлерәк, дип уйладым.
Лилиягә ничектер уңайсыз булып китте. Моңарчы кызыннан яшерен сере булмаса да, бу хакта әйтергә базмый иде. Менә бит, җае чыкты. Ләйлә генә әлеге хәбәрне ничек кабул итәр?
Көн артыннан көн үтте, тик Ләйлә, авызына су капкандай, башка бу хакта сүз куертмады. Ә көннәрдән бер көнне ул әтисе белән күзгә-күз очрашты.
Кичке як иде. Өйдә кыңгырау чыңлады.
Ишек ачылды. Зур чәчәк бәйләме тоткан Дамирны күреп, оныгын җитәкләп 
урамга чыгарга җыенган Лилия бер мәлгә югалып калды, аннан, әдәплелек саклап, чакырылмаган кунакны түргә дәште.
Кечкенә Алинә моңа кадәр күрмәгән, әмма әбисенә таныш абыйның, түргә узып, диванга утыруы булды, кыз аның алдына менеп кунаклады. Дамир аны кысып-кысып кочаклады, чәчләреннән үпте. Аннан Лилиягә күтәрелеп карады. Дамирның күзендә яшь иде. Моны Ләйлә дә күрде. Күрде дә, кырт борылып, үз бүлмәсенә кереп китте. Өйдә авыр тынлык урнашты. Өлкәннәрнең берсе дә сүз башларга батырчылык итмәде. Алинә, аларның сөйләшмичә утыруларына сәерсенгәндәй, әле берсенә, әле икенчесенә карады. Бераздан ят абый алдыннан акрын гына шуып төшеп, әбисе итәгенә үрмәләде, аның агып төшкән яшьләрен сөртә башлады. Һаман да үзенә игътибар итүче табылмагач, үпкәләгәндәй, икенче бүлмәгә – әнисе янына кереп китте.
– Мин сезне эзләдем... – диде Дамир, авыр сулап.
– Каян? Мин котыпта яшәмим. Ялгышмасам, икебез бер шәһәрдә гомер итәбез. Ә теләге булган кеше җәһәннәмнән дә эзләп таба.
Дамирга акланырга урын калдырмады Лилия. Ни әйтә ала ул? Бар да дөрес. Юк, гафу итәрлек түгел аны. Яраткан кешесе, кызы, оныгы ялгыз яшәп ятканда, ул сөймәгәне белән гомер итте. Мин бала көтәм, дип алдады. Чынлыкта ул түгел, ә Лилиясе йөкле булган икән. Хәзер нишләргә? Ничек аларның бәхиллеген алырга?
– Лилия, зинһар, гафу итегез мине, – диде Дамир, тезләнеп. – Гаебемне аклау өчен ни эшлим? Байлыгым да җитәрлек, эшем дә бар, сәламәтлегемнән дә зарланмыйм, тик бәхетем генә булмады. Мин ялгыз, беләсеңме, ялгыз?!
Лилия бу хәлне көтмәгән иде. Бер мәлгә каушап калды. Тик үзен бик тиз кулга алды. Күңеленнән күпме йолкып ташларга тырышты ул мәхәббәтен, тик булдыра алмады. Бу хис аны гомере буена озата килде. Ә бүген, Дамир каршына тезләнеп гафу сорап торганда, йөрәгендә аңа карата бернинди ачу, үпкә калмавын тойды. Ничек алай булды соң әле бу? Вакыт үзенекен иттеме? Әллә төннәр буе мендәрен юешләгән күз яшьләре хисләрен юып төшердеме? Ничек кенә булмасын, кирәкми аңа бүген Дамир. Ул, яшь чактагы кебек, аның назларына, мәхәббәтенә мохтаҗ түгел.
– Гафу итәм мин сине, Дамир, шул гына кирәк булса, борчылма. Тынычлап яшә. – Читтә балам, оныгым булуын белеп, тыныч яши алырмын, дип уйлыйсыңмы? – Алар синеке түгел, бары минеке генә. Моңарчы шулай булды, моннан соң да берни дә үзгәрмәвен телим. Минем йөрәгемнән китмәсәң дә, син – Ләйлә өчен үлгән әти. Хәзер, үзеңне күреп сөйләшкәч, аңладым – син минем өчен дә юк икән инде. Оныт безне, моңарчы ничек яшәдең, шулай дәвам ит. Беркемгә үпкәләр урының юк, үзең сайлаган язмыш. Хуш, Дамир. Хәзер инде мәңгегә.
Дамир тагын нидер әйтмәкче иде, Лилия аны кул ишарәсе белән туктатты. Иргә ишеккә таба атлаудан башка чара калмады. Ул ишекне ачты, бусагада бераз таптанып торды да чыгып китте. Лилия озата чыкмады, ишек ябылган тавышка дерт итеп куйды. Аннан урындыкка утырды да бер ноктага текәлде. Ни уйлаганын хатын үзе генә белә иде. Бераздан бүлмәдән Ләйлә белән Алинә атылып чыкты. Оныгы әбисенең алдына елышты, кызы әнисенең җилкәсеннән кочып, битен аның чәчләренә яшерде. Лилиянең йөзенә елмаю җәелде. Менә алар – аның шатлыгы, бәхете, бәһасез байлыгы! Ул аларны беркайчан да, беркемгә дә һәм бернигә дә алыштырмаячак.

Гөлсинә Зәкиева

 
"КУ" 1, 2018
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев