Логотип Казан Утлары
Хикәя

Вәсилә (хикәя)

Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар...

Тормыштан алынды

Математика буенча укытучылары Вәсилә апа: "Балалар, тагын бер кат исегезгә төшерәм. Иртәгә булачак контроль эшкә өйдә әзерләнегез. Мин өйдә чишәргә биргән барлык мисалларны да игътибар белән чишеп, аңламаган җирен аңларга тырышыгыз", - дип укучыларны кисәтүе булды, дәрес тәмамланганын хәбәр итеп, күңелле генә кыңгырау шалтырады. Зөһрә класс бүлмәсеннән атылып чыккан сыйныфташлары кебек тиз генә йөгереп чыгып китмәде. Яраткан Вәсилә апасы янына барып, иртәгә булачак контроль эш буенча сораулар бирде. Кайчак балаларча садә хәйләләшә дә белә кызыкай. Теманы бик яхшы аңласа да, җыйнак кына тәбәнәк буйлы, биленә җиткән шомырт кара чәчләрен баш очына урап йөрткән, сөйкемле карашлы математика укытучысы янына барып, аралашырга сәбәп таба ул. Төрле сораулар биргән булып, сөйгән укытучысына елыша. Вәсилә апасы да үз итә аны бик. Бер яктан, яшәгән йортлары терәлеп кенә торса, икенче яктан унынчы, җаваплы класста укыган кызның тырышлыгы, акыллылыгы бик хуш килә аның күңеленә. Мактау сүзләре белән кызны бик бозасы килмәсә дә, берсеннән берсе җылы сүзләр әйтештерә аңа Вәсилә. Укытучы белән ягымлы гына саубуллашып, Зөһрә кайтырга юнәлде. Яңа таш урта мәктәп елганың аръягында гына. Зөһрә үзе генә ишеткән матур көйгә букчасын селти-селти, сикергәләп күпер аша чыкты да, чишмә буенда тукталып кушучлап су эчте. Соңгы дәрес математика булганны ярата кызыкай. Вәсилә апалары биргән татлы кәефне, “букчаңа салып”, өйгә хәтле алып кайтасың. Әллә ничек, укучыларны аңлый белә Вәсилә апалары. Барсына да уңай юл таба белә. Ярата ул укучыларын. Нинди шук-шаян, телгә җор малайлар аның дәресләрендә, укытучыдан караш та алмый, шым гына утыралар. Хөрмәт итмәслекмени, яратмаслыкмени Вәсилә апаны?! Әллә ничек, күңелгә үтәрлек итеп әйтә белә ул. Әллә нинди авыр темаларны җиңел генә аңлата да бирә. Аннан ул, дәрестән тайпылып, укучылар белән төрле темаларга сөйләшеп, шаярышып-көлешеп алырга ярата. Кызыклы үтә аның дәресләре. Аларны укучылар һәрчак көтеп алалар. Әле укып йөргән мәктәпләре өр-яңа аларның. Шул Вәсилә апа кебекләр тырышлыгы белән салынган. Күпме көчен-вакытын түкте ул мәктәп директоры белән бергәләп шушы мәктәпне салыр өчен! Эх, Вәсилә апа кебек укытырлык укытучы, аның кебек кеше булсаң иде!

Зөһрә әнисенең чишмәгә суга төшкәнен күрде дә, аны көтеп торып, тулы чиләкле көянтәләрен үз иңенә салды. Сөенеп бетә алмый әнисе кызына карап. Биргән тәрбиясе дә авылча гади генә инде. Ә шулай да нинди акыллы, тыңлаучан кыз үстерде ул! Балачагыннан йомышка йөгертеп, йорт эшләренә өйрәтеп үстергән кызының кулыннан килмәгән эше юк, аллагашөкер. Бәхетле генә булсын, ходаем!

Иртәгәсен математика дәресе дә, контроль эш тә булмады. Завуч апа, класс бүлмәсенә кереп, борчылуын яшерә алмыйча, математика укытучысы Вәсилә Ахуновнаның каты чирләп китүе турында хәбәр итте. Кыз-малайларның ваемсызлыгы юкка чыкты. Әниләре кебек якын күргән укытучы апалары өчен бик кайгырышып, моңсу гына күзгә-күз карашып, тынып калдылар...

Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.

Гаилә башлыгы Ниязга да җиңел түгел иде. Шундый матур гына тормыш көтеп ятканда көтмәгән иде ул язмышның шулай арттан китереп сугасын! Вәсиләсе белән яңа башлап кына җибәрделәр бит әле алар тормышны. Яшьлеккә шатлана-шатлана яшисе дә яшисе бит аларга! Тупылдап ике балалары үсеп килә. Әни кирәк бит аларга! Үз әниләре! Ни гаебе бар аларның?! Моңа хәтле күбәләктәй очып йөргән хатынының ятакка берегеп, газапланып ятуын тыныч кына карый алмый Нияз...

Ирен бер сүзсез дә аңларга өйрәнгән Вәсилә, аның кәефен тоеп-сизеп ятты. “Шушы яшьтә кеше кулына калырмын дип кем уйлаган?! Нинди кичерәлмәслек гөнаһларым өчен каһәрлисең мине, Ходаем?! Бер гаепсез сабыйларым хакына, сөеп-яратып чыккан ирем хакына алма минем яшь гомеремне, зинһар...” Тик хатынның көннән-көнгә гәүдә көче китә торды, рухи көче дә чигә торды. Тереләчәгенә өметен кискән Вәсилә, ике баласы тышта уйнап йөргән чакны туры китереп, үзенә кул салырга карар кылды. Тәрәзәдән яшьле күзләрен балаларына төбәп, эченнән генә кичерүләрен сорады. Ире Нияз белән, бианасы белән, үзе нигез салган мәктәбе белән, якты дөнья белән күңеленнән генә бәхилләште. Яткан җиреннән озын сөлгедән үзе ясаган элмәкнең бер очын карават башына асты да, шуны муенына киеп, караваттан асылынып төште... Балаларының чыр-чу елашуына, иренең чат-чот яңакларына суккалавына исенә килде ул. Ничектер вакытында кереп, киленен элмәктән тартып алган бианасы өзгәләнә...

Бу вакыйгаларга да шактый гына вакыт үтте. Вәсилә ни терелә алмый, ни үлә алмый ятакта ята бирде. Балалар кайчандыр әниләре укыткан мәктәптә укып йөриләр. Өч ел буена сырхаулы киленен дә караган, оныкларын да үстергән, йорт-җирне дә алып барган изге җанлы бианасы да, бу дөньядан гарык туеп, бакый йортына кайтып китте. Җәйләрен кырдан кайтып керә алмаган механизатор ире Нияз, әнисе үлгәч, бигрәк тә үз эченә ябылды, бикләнде.. Хатын-кыз кулы тимәгәч өйдән ямь китте. Ашның тәме китте. Ярый инде, күршеләре әйбәт. Мәктәптән соң укытучылыкка укып чыкан кызлары Зөһрә керә йорт эшләрендә булышырга. Бик кызгана аның мәрхәмәтле күңеле шундый авыр хәлгә төшкән укытучысын. Керсә яныннан китми. Күңелен күрергә, юатырлык сүзләр табарга тырыша. Мәктәптә Вәсилә урынына математика дәресләре алып бара ул хәзер. Тик бит ул Вәсилә апасы урынына түгел, аның белән иңгә-иң бергә эшләргә хыялланган иде! Аңа охшыйсы килгәнгә укыды да инде ул мөгаллимәлеккә. Ничек ярдәм итәргә аңа?! Ничек терелтергә? Эх, табиблыкка укыйсы калган! Шулай да, кыз керсә Вәсилә җанланып китә. Мәктәп хәлләрен сораша. Балаларга белем бирү буенча тәүге адымнарын атлаган яшь белгечкә киңәшләр бирә. Укучыларның, укытучыларның берәм-берәм исемнәрен атап, алар турында кызыксына. Зөһрә апасына сөйли тора, үзе шул арада мичне ахшарлап, өй-түшәмнәрне юып чыга, керләрне тыштагы мичкә куелган казанга салып кайнатып та ала. Бер эштән чирканмый бу итәгатьле кыз бала.

Зөһрәнең үз өендә җимереп эшләп йөргәнен күреп, бер яктан балалары, ире өчен сөенсә, икенче яктан үзе шулай эшли алмаганы өчен җаны сызлый Вәсиләнең. Эх, кая соң аякларым! Кая соң таза чагым! Үз кулларым белән балаларыма тәмле итеп аш пешереп ашатасым килә. Киемнәрен учларыма алып ышкып-ышкып юасым килә! Тәти бул, дип яшел каен миллеге белән чаба-чаба, мунча кертәсем килә! Кая соң... Балакайларым!.. Зөһрә апаларына берегеп, ияләшеп беткән улы белән кызына әзрәк кенә көнли дә ана күңеле. Хәер, көнләү дә түгелдер бу, балаларына теләгәнчә чын ана тәрбиясе бирә алмавы өчен ачынудыр...

Аннары... ятакта яткан сырхау хатын ире Ниязның яшь кызга яшертен генә нинди караш ташлаганын күрми түгел шул... Зөһрә яраткан укучысы, изге ярдәмчесе булса да, җиңел түгел иде Вәсиләгә боларны күрү. Көннәрдән беркөнне ул ире Нияздан үзенең ятагын эчке бүлмәгә күчерүен сорады. Сәбәбен дә урынлы, килешле генә аңлатты: “Монда тынчу. Андагы тәрәзә ачыла-ябыла”, - диде.

Иртән эшкә китәргә җыенган ирен Вәсилә, кулыннан тотып, үз янына утыртты да, ике әйтергә сүз калдырмыйча, күрше кызын димләде. Хатыныннан моны көтмәгән иренең хәтере калды. Коелып төште. Ике көн янына кермәде. Шул ук тәкъдимне кызыкайга да җиткерде Вәсилә. Сөйләшерлек хәле булмаса да, ата-анасын чакыртып, барысын да бергә җыеп, соңгы сүзен, үтенечен җиткерде сырхау хатын. Тыныч күңел белән китеп, Ходай каршында җавап тотасын белеп, авыр хәлләрдән чыгу юлында ире белән сөешеп-кавышкан никахны гамәлдән чыгаруны сорап, иреннән талак әйттерде. Бу минутларда менә-менә бакыйлыкка күчәргә торган хастаның көйсезләнүе кебек киеренке күренешне тизерәк үткәрү өчен генә әйтелгән кебек булды бу талак. Шул ук көнне кызыкайны үгетләп дигәндәй никахка килештерделәр. Бу өйне үз иткән Зөһрә өчен анысы авыр түгел иде. Шулай да, үз аңында барын да ишетеп, күреп яткан укытучы апасы янында намусын сатуга бәрабәр иде бу хәлләр. Иң авырдан авыры - никахлы ире белән бер түшәкне уртак итмәскә булды ул апасының җеназасына кадәр. Аның янына ятак куйдырып, төннәрен бергә үткәрә торган булды. Барсын да күреп-белеп торган авыл халкы гаепләмәде, тикшермәде. Гайбәт белән гыйбрәт бер юлда йөрмәде. Кызлары Ләйлә, уку йортына кердем, дип сөенечле хәбәр алып кайтып тупсадан атлап кергән минутта әниләре яшь әниләре кулында, аның күзләренә багып, җан тәслим кылды...

...Күп еллар узды бу хәлләргә. Тормыш дәвам итә... Нияз белән Зөһрәнең уртак кызлары да инде кияүдә. Кайчандыр Вәсилә тырышлыгы, ярдәме белән салынган мәктәпне халык “Вәсилә мәктәбе” дип йөртә. Анда инде аның оныклары укып йөри...

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев