Проза тег белән яңалыклар
-
14 октябрь 2026 - 13:00
«ТӘРӘЗӘҢӘ ЯФРАК СИБӘРМЕН...» (хикәя)
Ишек шап итеп ябылды. Өметләр шуның белән эреп юкка чыкты. Безнең юллар, әнә шулай кушылырга да өлгермичә, тиз генә аерылды. Инде шуннан соң да акыл керде дип уйлыйсызмы миңа? Юк, әлбәттә. Үлеп бетеп гашыйк булулар, эчкерсез сөюләр шактый күп булды әле минем тормышымда. -
13 октябрь 2026 - 13:00
Соңга калма, улым (хикәя)
Телефон трубкасын әллә улы ташлады, әллә элемтә өзелде... Карчыкның соңгысына ышанасы килде... Шулай да, инде ничә айлар кайтмаган улына күңелендә туган үпкәдәнме, йөрәге авырттырып кысып, чәнчеп куйды... -
13 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Чишмә буена килгәч, Кәрим кычкырып, бер сүз дә дәшмәде, күңеленнән генә сөйләште су белән. Саумы, чишмә! Ә син һаман челтерәп агып ятасың. Бу минем үз гомеремдә ишеткән иң назлы җырдыр. Ә суыңның тәмлелеге! -
12 октябрь 2026 - 11:00
Сөю угы (хикәя)
Җавабым кыска: – Сөю угы никадәр тирән кадалмасын, бала хакы барысыннан да өстен. -
11 октябрь 2026 - 13:00
Кара тавык (хикәя)
Ит табагыннан тырпаеп чыгып торган озын ботларны күреп, әллә нишләп киттем. Кинәт йөрәгем убылып төшкәндәй булды, кулымдагы шулпалы кашыгым төшеп китте, аркаларым чәнчешеп, бөтен тәнемә ут йөгерде. Мин әткәйгә күтәрелеп карадым. Ул шунда ук күзләрен яшерде... – Сез нәрсә?! Әллә!!! Мин өстәл артыннан атылып чыктым да ишегалдына ташландым. – Каракай! Каракай! Каракаем!!! Юк... Ул юк иде... -
10 октябрь 2026 - 13:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде... -
9 октябрь 2026 - 13:00
Кисмәгез каеннарны! (хикәя)
Бергәләп уйлаштык та Халитка сатарга булдык йорт-нигезне. Тик бер шарт бар иде – каеннарга тимәскә! Кайтып, каеннарымны күреп килим дисәм, һушсыз калдым – Халит өч каенны да кисеп, аның урынына гараж салып куйган. Каеннарны кисә күрмә, зинһар, дип ялыныплар әйттем үзенә. Колак салмады. Күрәсең, минем ялваруымны да, аның «ант итәм, кисмим» дип ант бирүен дә Ходай ишетеп торгандыр. Халитка бәла өстенә бәла өелеп кенә тора. Өченче ел олы малае печән чапканда, йөрәк өянәге белән дөнья куйды... -
8 октябрь 2026 - 13:00
Син кемнең кадерлесе?! (хикәя)
«Ул, ул... теге яшь ана, Хәбриева... баласын кирәкми, ди. Сезгә калдырам, дип әйтә. Теләсә-нәрсә эшләтергә куша. Мине тыңламый, сез, сез сөйләшсәгез генә...» -
7 октябрь 2026 - 13:00
Җир астыннан юллар бар... (хикәя)
Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа – алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? -
6 октябрь 2026 - 13:00
Чат (хикәя)
Ишеткәнегез бармы алтмыштан узган өлкән кешенең елаганын? Ә менә рәшәтлеләр ишетте. Шулкадәр авырттырып кыйнаганга елагандыр дип уйлады рәшәтлеләр. Юктыр. Үз улының шулай “үтерәм хәзер”, дип кычкыра-кычкыра кыйнавына гарьләнеп елагандыр ул карт. Гарьлектән елагандыр... -
5 октябрь 2026 - 13:00
ЗӘҢГӘР ТӨЙМӘ (хикәя)
– И-и энем, ир уртасына җиткәнсең, бер түгел, өч бичәгә хуҗа булып утырасың, ә хатын күңелен җайга салу хәйләсен белмисең икән әле... – Бармыни аның юллары, сере, хәзрәт? Ярдәм итә аласыңмы миңа? – Син, энем, менә ничек итеп кара... -
5 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Алай түгел ул, Зәйтүнә! Аның хикмәте бар, – диде Галимәрдән бик гади әйберне аңламаган бала-чагага дәрес өйрәткән кебек. – Нинди хикмәте тагын? – диде Зәйтүнә, әмма дә ләкин, ул күршесе бирәсе җавапка, әле аны ишетмәсә дә, алдан ук ышанмый иде инде. -
4 октябрь 2026 - 13:00
Күрешү (хикәя)
– Хак! Әйдәгез, шуның өчен, шушы минутта, ашка дога кылыйк! – диде изолятор начальнигы Әл-Хәсән. – Бисмиллаһир рахманир рахим!.. Күрешүебез никадәр мәгънәле булды. Юкка гынамы борынгыдан килгән әйтемдә «Төрмәдән һәм соранчы кумтасыннан йөзеңне борма, – диелгән. – Дөнья бу!» -
4 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Галимәрдән бабай, син боларны каян беләсең? Синең бит беркайчан да хатының да, гаиләң дә, сөяркәң дә булмаган бугай. – Тормыш өйрәтә ул... -
3 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Галимәрдән карт эскәмиясендә берничә көн күренмәгәч, әллә авырып киттеме икән дип, Кәрим аның хәлен белеп чыгарга уйлады. Капканы ачып кермәкче генә иде, чыгып килүче Гөлшат белән борынга-борын очраштылар. Бабай чыннан да чирләштереп тора икән.