Логотип Казан Утлары
Хикәя

«ТӘРӘЗӘҢӘ ЯФРАК СИБӘРМЕН...» (хикәя)

Ишек шап итеп ябылды. Өметләр шуның белән эреп юкка чыкты. Безнең юллар, әнә шулай кушылырга да өлгермичә, тиз генә аерылды. Инде шуннан соң да акыл керде дип уйлыйсызмы миңа? Юк, әлбәттә. Үлеп бетеп гашыйк булулар, эчкерсез сөюләр шактый күп булды әле минем тормышымда.

«Стройотряд» дигән нәрсә бар иде Совет заманында. Студентларны
каникул вакытында төзелеш отрядларына җибәрәләр. Кемдер җылы
якларда карбыз җыя, кемдер колхозда ферма кора, ә кемдер, ялган
белешмәләр алып, деканат түрәләреннән качып йөри. Әйе, кем ничек
булдыра ала, шулай. Без бер төркемдә укучы дустым Илнар белән әллә
ни ерак җирләргә ашкынмадык, Казан каласын сайладык. «Стройсервис»
дип атала иде без сайлаган юнәлеш. Исеме көчле яңгыраса да, җисеме
шактый гади. Без Космонавтлар урамындагы яшелчә кибетенә йөкчеләр
булып урнаштык. Юллама шунда бирелгән, кире кайтыш, чигенеш
юк. Директор хатын шактый җылы каршы алды, безне күргәч сөенде.
Аның ни өчен сөенгәнен бик тиз аңлап алдык – кибеттә эшче куллар
җитми, бигрәк тә җәй айларында. Без, тар иякле, акай күзле хатынның
сөенечен ихластан хуплап, шунда ук түләү ягы белән кызыксындык.
Җитәкчебез алдагы ике-өч ай өчен шактый зур акчалар түләргә вәгъдә
иткәч, сөенечтән башыбыз күккә тиде. Стипендия акчасы белән генә
чикләнгән студент өчен өстәмә хезмәт хакы алу чиксез бер гүзәл хыялга
тиң иде кебек.
Бездән тыш, кибеттә тагын ике йөкче штатта тора, ике ир кеше. Берсе –
пенсия яшенә җиткән Җамал атлы татар абзыйсы. Тәбәнәк буйлы, түгәрәк
кара йөзле. Болай җайлы кешегә охшаган, ләкин салырга ярата, сүзне гел
шул якка сыпырып тора. Икенчесе, яшьрәге – шизофреник, яшьтән үк
акылга тулмаган, нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламаган бер җүләр бәндә иде.
Ә үзе карап торышка мәһабәт озын буйлы, күркәм кыяфәтле, гел елмаеп
кына тора. Әгәр ул акылга да тулган булса, хатын-кызның һичшиксез күзе төшми калмас иде аңа. Акылга зәгыйфь булганга күрә, туганнары
урнаштырганнар да инде аны монда. Эшләсен, үзенә ашарлык-киенерлек
кенә булса да, акча тапсын дигәннәрдер!
Безне иң элек эш урыны белән таныштырдылар. Безнең урын подвалда
булып чыкты. Шунда дистәләгән склад бүлмәләре, аларда бихисап товар.
Без андагы яшелчә тартмаларын лифтка төяп, өскә кибет эченә озатырга
тиешбез икән. Беребез астан төяп җибәрә, икенчебез өстән кабул итә.
Аннан сатучыларның кушуы буенча әлеге тартмаларны берәм-берәм
бүлекләргә таратып чыгасы. Кыяр, кәбестә, помидорны – берсенә, ә йөзем,
әфлисун, бананны – икенчесенә. Акчаны күп итеп умырырга өметләнеп,
без сөенә-сөенә эшкә тотындык. Икебез дә – авыл егете, колхозда шофёр
ярдәмчесе булып йөргән эш батырлары. Шулай да бер-ике сәгать шул кибет
тартмалары белән маташканнан соң, без бик нык арыдык. Юкса, Җамал
абзый да янда гына! Ләкин ул да, безгә салынып, эленке-салынкы йөрде.
Берзаман тәмәке тартырга гына чыккан җиреннән каядыр китеп югалды.
Аннан кайтып керде бу, күрәбез, инде кызмача! Каядыр барып, сыра эчеп
кайта иде булса кирәк, чөнки шул арпа эчемлеге бер генә дә аның теленнән
төшми иде.
Кибет киштәләре товар белән тулганда, без ял итәргә дип, аска подвалга
төшә идек. Өстә кызу, тынчу! Анда ничектер рәхәт, ярау кебек тоела иде
безгә. Чатта тишек матрас җәелгән тапчан тора, ул бер кешелек кенә, шунда
алышып-алышып ятып ял итеп алабыз.
Подвалның бердәнбер тәрәзәсе тыштан капланган, аннан якты төшми.
Сукыр тәрәзә. Анда хәтта үзеңнең чыраеңны да күрергә була. Без аны көзге
урынына кулландык. Шул сукыр тәрәзәдән ябык гәүдәле, әзрәк бетчәләгән
йөзле, авылдан килеп, югары белем дөньясына атлаган, альма-матерга аяк
баскан, татарчасын онытырга мәҗбүр ителеп, русча сукалаган бер нәүмиз
сала егетенең килешсез кыяфәтен, ягъни мәсәлән, моңсу образын шәйләргә
була иде...
Көннәр шулай әкренләп үтә торды. Яшь чак, кызу чак, ара-тирә
сатучы апаларга, кызларга күз төшкәләп ала. Матур итеп, безнең белән
елмаеп сөйләшәләр, ләкин минем эш шул сөйләшүдән ары узмый. Илнар,
кыю егет, эшне озакка сузмады, ниндидер бер идән юучы хатын белән
дуслашып та алды. Җәй айларында студентлар кайсы-кая таралашып
бетә, шул сәбәпле тулай торак бушап кала. Дустымның әрсезлеген,
кыюлыгын күреп соклансам да, аңардан һич кенә дә көнләшмәдем.
Чөнки шул йөремсәк апаның яшәү рәвеше һич кенә дә минем күңел
түрендә йөрткән югары идеалларыма, хатын-кызга хас булырга тиешле
асыл сыйфатларга туры килеп бетми иде. Бераздан идән юучы хатынга
суынып өлгергән дустым инде сатучы кызлар янында бөтерелде.
Кызларның күңел кылларын төче сүзләр белән иркәләп, аларга иксез-
чиксез комплиментлар атты. Мин исә алар белән сөйләшә дә, аңлаша
да белмәдем. Мин дә, үз чиратымда, алар өчен икенче бер дөнья кешесе
булып тоелганмындыр. Моңсу кыяфәтемә, сәер яшәешемә карап, алар
да минем турында нәкъ менә шул фикердә калганнардыр. Оешмаган,
оялчан бер суган суфые!

Аннан... Минем күзем илаһи бер затка төште бит әле! Чү! Ашыкмагыз!
Хәзер! Тәфсилләп сөйлим.
Җиңел булып кына тоелган йөкче хезмәте акрынлап безне баса
башлады. Билләргә бәрде. Икебез дә яшь, беләкләр сыек, авыл егетләре
булсак та, «альма-матер»да укып, ялкау тормышка өйрәнеп өлгергәнбез.
«Овощной» директоры шактый җилле хатын булып чыкты, безне «һау-
һау»лап куып кына торды. Без шулай да сер бирмәдек. Ничек тә түзәргә
кирәк иде. Кеше көлдерергә ярамый. Андый чакта тизрәк әбәт җиткәнен
йә инде эш вакыты киселгәнен көтәсең. Әбәт вакытында (кояш бик нык
кыздырмаса!) тышка, урамга чыгам. Аста, ягъни подвалда һава шактый
салкынча булса да, анда бүселеп утыру туйдыра. Үпкәгә һава җитмәгән,
тын кысылган кебек тоела. Ә урамда иркен, күңелле. Җиләк-җимеш,
банан-мандариннан бушап калган каты агач тартмалар өстенә җайлап
кына утырасың да үткән-сүткән халыкны, җәяүлеләрне күзәтәсең. Илнар,
билгеле, сирәк чыга, ул йә подвалда топчанда ята, йә хатыннар янында
бутала...
Ул һәр көнне (сүз илаһи зат турында бара!) безнең кибет турысыннан
үтеп китә. Уртачарак буйлы, кара бөдрә чәчле, мин яраткан почык борынлы,
нәзек билле һәм әлегә минем өчен таныш булмаган нәфис гүзәл кыз! Мин
инде ничәнче мәртәбә аңа җавапсыз гашыйк булып, күзем ала алмыйча, әнә
шулай артыннан карап калам. Минем күземә ул төсле мода журналларыннан
күчкән (нәфис вә нәзакәтле киенә!), кулым һәм уем җитмәслек илаһилыкка
дәгъва кылган бер дөнья фәрештәсе булып күренде. Туктатып, сүз кушарга
кыюлыгым җитми, билгеле. Авыл егетләренә хас тыйнаклык, оялчанлык
үзенекен алды.
Шулай да күз уңыннан ычкындырмаска тырыштым. Ул безнең кибет
каршында гына урнашкан өч катлы йортта яши иде. Соры төстәге бер
шыксыз «хрущёвка». Белдем. Анысына ирешү авыр булмады. Кызның
артыннан ияреп кердем. Баскычлары кызыл, диварлары яшел төскә буялган
подъезд эче шактый иркен, чиста иде. Ул ачкычы белән беренче катта
урнашкан фатирның кара дерматин белән тышланган ишеген ачып керде,
ә мин исә, ниятемне яшерү исәбеннән, тиз генә икенче катка менеп киттем.
Ул кереп киткәч, янәдән аска төштем, фатирның номерын истә калдырдым.
Әле аның белән генә туктамадым. Көндезләрен йорт каршына кояшта
җылынырга чыккан бер карт әбидән кызның исемен, аның кем икәнлеген
белештем. Ул миңа кызның исемен генә түгел, фамилиясенә тиклем әйтеп
бирде...
Гүзәлгә гашыйк булуымны Илнар шундук сизеп алды. Серне ачарга
туры килде. Көлде. Мине аңларга теләмәде. «Әгәр дә сиңа ул кыз ошый
икән, бар да таныш, хыялланып йөрмә!» – диде. Сөйләшү, серләшү тиз
генә бәхәскә күчте.
– Мин аны гади генә, кешечә генә яратмыйм, – дип аңлаттым, – илаһи
зат итеп күрәм!
– Табынасың, димәк?!
– Табынам дип... – Дустыма эчке халәтемне аңлатыр өчен кирәкле
сүзләрне таба алмыйча интектем. Башым ирексездән аска иелде. – Табыну... Нәрсә соң ул? Минем өчен хатын-кыз ул иң элек – алиһә, изге
җан...
– Гаҗәп кеше син! – дип астыртын гына елмайды ул. – Хатын-кызга
сукырларча табынган кешене үз гомеремдә беренче мәртәбә күрәм. Яшь
булсам да, шактый күп күрдем мин аларны. Алар, беләсең килсә, барысы
да – бер җептән тегелгән, бер илдән сөрелгән адәм ияләре. Табынма син
аларга, баш имә... хатын кызга... Алар моңа лаек түгел...
– Белмим, – дип, кыюсыз гына эндәштем (мин бу вакытта үземне нигәдер
дөньядагы барлык хатын-кызларны яклаучы, аларны югары мөнбәргә
күтәреп сүз йөртүче игелекле зат сыман хис иттем!) – хатын-кыз минем
өчен беркайчан да изге зат булудан туктамый... Блок әйткән...
– Хе! Нинди Блок тагын?
– Бөек шагыйрь... Хатын-кызга табыну, аңа хезмәт итү – ир-атның иң
беренчел бурычы, иң изге нияте булырга тиеш дигән...
– Әйткәндер, бәхәсләшмим, – дип бүлде ул мине, – исеңдә тот, кайчан
да булса бер өйләнеп, муеныңа камыт кигәч, ялгышканмын, хатын-кызы
да, дөньясы да мин уйлаганча түгел икән диярсең...
– Өйләнгәч, әйе...
– Чәченнән йолкып ал да түшәккә китереп сал хатын-кызны, шул
гына! – дип көлде ул...
– Ничек инде, – дидем мин ачулы гына, – яратмыйча...
– Яратуларын белмим, сораган юк, – дип игътибарсыз кул селтәде
ул, – яраталардыр инде...
«Илнар, син ялгышасың, без хатын-кызларга бөтенләй икенче
төрле карыйбыз, безне өйдә, гаиләдә шулай тәрбияләделәр, без шуңа
инанган!» – дип, Илнарга тутырып әйтәсем килгән иде дә, нигәдер,
аңламас бу кеше мине барыбер дип, вакытында тукталып калдым.
Әдәбияттан, шигърияттән ерак торган, мин атап узган шул ук бөек
Блокның бер генә шигырен дә укып карамаган томана дустым белән
сөйләшүнең артык тәмен тапмадым. Анасы белән генә үсеп, тулы гаилә
тәрбиясе алмаган төркемдәшем үзе дә әлеге сөйләшүгә битараф калды:
башлары ашала башлаган юка җәйге ботинкасын тәрәзә төбенә куеп,
шуның өстенә эсседән шакылдап каткан кара крем – вакса сөртә-сөртә,
ду килеп шуны чистартырга тотынды...
Ай узды, ләкин без көткән зур акчалар күренмәде. Штаттагы җүләр
егет белән сәрхуш абзый хезмәт хакын безгә караганда ике тапкыр күпкә
алды. Безнекен кистеләр. Белештек. Бертигез түләргә ярамый икән. Без –
«подсобный», ягъни мәсәлән, ярдәмче эшчеләр генә. Совет законнары бик
тә катгый, кыскасы, законы шундый дип аңлаттылар.
Шулай итеп, хезмәт энтузиазмы акрынлап сүнде. Азрак эшләү ягын
карадык. Хәйлә кордык. Йөк арбасына штаттагы җүләр егетне җигәргә
булдык. Ә ул бала сыман кәнфит, шоколад ярата иде. Үзе сатып ала алмый,
акчасы юк. Чөнки хезмәт хакын үзенә түгел, ә ай саен диярлек анасына
тоттырып җибәрәләр. Шуның өстенә ул акчаның нәрсә икәнен дә аңламый,
аны саный да, барлый да белми. Без бу егетне әнә шул кәнфит, шоколад
(арзанлысы, билгеле!) белән алдап, үзебезнең «йөгебез»не аның җилкәсенәсалдык. Башта барысы да без уйлаганча шома гына барды. Егетнең кулына
бер-ике кәнфит тоттырасың да үз тартмаңны аңа тапшырасың. Җамал
абзыйны файдаланмадык, ул гел аракы, сыра сорый, ә андый нәрсәләр
кибеттә шактый кыйбат тора.
Безнең бу хәйләбезне бераздан директор апабыз да сизеп алды.
Шундук сүз китте. Кеше аркасында ял итүебез артык озакка сузылмады,
көннәрдән-беркөнне җүләр егетебез югалды. Кибеттәге сатучы апалар
сөйләве буенча, егетнең баш өянәге көчәйгән, шул сәбәпле аны кабат
җүләрләр йортына салганнар. Без бу кайгыны бик авыр кичердек. Төсле
тартмадагы шоколад кәнфитләрне (әрәм булмасын дип!) чәй белән үзебез
ашап бетердек.
Мин Гүзәлгә хат язарга ниятләдем. Адресын инде яттан беләм. Эзли
торгач, алар янындагы почта бүлегенең индексын да таптым. Яздым.
Хатның эчтәлеген инде хәтерләмим дә. Ялкынланып, илһамланып яздым.
Образларга төреп. Кызганыч, шул хатның караламасын саклап кала
алмадым. Хәзер бер рәхәтләнеп укыган булыр идем. Яшь вакытта мин
хатларны кешечә, гади итеп кенә яза белми идем. Ул гаҗәеп югары тонда
килеп чыга иде. Ничек шулай язганымны үзем дә аңламый идем. Хәзер
инде беркем дә хат язып маташмый. Эпистоляр җанр егерменче гасырның
вакыт төпкелләрендә югалып, адашып калды. Телефон аша «эсэмэс»лап
кына язабыз.
Яздым мин аңа ул хатны. Ләкин җибәрмәдем, үземдә калдырдым.
Хатлар белән болганганчы, урамда, ишегалдында сөекле җан иясен күреп
илһамлану минем өчен күпкә татлырак булып тоелды.
«Стройотряд» узды. Илнар беренче курста укыган бер чибәр, акыллы
татар кызы белән дуслашып өлгергәч (гашыйк булдым ди!), мин дә
түзмәдем, җәй аенда язган хатымны, әз-мәз төзәткәләп, Гүзәлгә юлладым.
Аңлатып яздым: ни сәбәпле кибеттә эшләвемне, кайда укуымны, ничек
итеп аңа беренче күрүдә үк гашыйк булуымны, нигә һаман да аны
оныта алмавымны, уйлавымны һ.б. Гыйшкым исә җавап хаты язар дип
өметләнмәдем дә. Бердән, ул мине бөтенләй белми. Икенчедән, андый
җүләр, самими хатны нинди кеше чынга алып укысын, ди, инде...
Һәрхәлдә, шулай уйладым. Тик нигәдер мин уйлаганның киресе килеп
чыкты: Гүзәлдән җавап хаты килеп төште. Вахтёр апа кулыма Гүзәлнең
хатын китереп тоттыргач, сөенечемнән үземне җиде кат күктә кебек сиздем,
хәтта конверт тышын үбеп тә алдым. Күңел канатларым үсеп киткәндәй
булды. Иң мөһиме шунда ки: ул мин язган хатны ошаткан. Гади генә,
гадәти генә түгел, үзенчәлекле хат дип атаган. Ә иң кызыгы шул: гашыйк
хәлемдә ничә мәртәбә кызның артыннан карап калып та, үзе белән килеп
танышмаганыма исе китеп язган иде...
Гүзәлнең мондый җылы җавабыннан соң, аның белән күрешү теләге
туды. Һаман хат язышып яту гына килешмәс. Ни әйтсәң дә, бер калада
яшибез бит. Гүзәлнең өендә телефон да бар икән, номерын да язып
җибәргән. Әнә бит, вахтадан бүген үк шалтыратырга була. Ә юк! Эшне
сузарга ярата торган яман гадәтем шулчак кабат өскә калкып чыкты.
Эх, шушы кыюсызлыгым, мәнсезлегем һәм дә ки мәгънәсезлегем! Әнә дустым Илнар кош тоткандай очып кына йөри. Эләктереп алган тагын бер
гүзәлкәйне, кала кызы диме... Инде бүген тагын:
– Карале, дустым, бүген ысвиданиягә барам, бәлкем, кайтмам да, аңарда
гына калырмын, – ди бу миңа.
– Сөю фронтында уңышлар телим, – дигән булдым мин.
– Нәрсәгә әйтәм, – дип дәвам итте ул сүзен, – эш бар, Вәсим абыйга
диван кайтарганнар, шуны җыярга кирәк.
– Ярар, җыярбыз! – Шулчак эчемнән генә дустымнан көнләшеп куйдым.
Мин төннәр буе уйланып, хыялларымда сөйгән кызымны назлап, кочаклап
ятам, ә ул исә минем хыялларымны чынга, тормышка ашырып бара ләбаса!
Шулай да минем моңа каршы икенче җавабым әзер, шигъри җавабым:
«Алдамале, йөрәк, алдама, аермачык икән акылның өстенлеге, шуңар
җанымда тоткарлавым иде ялкының...»
Вәсим дигәннәре безнең тулай торакның коменданты иде. Тар җилкәле,
ябык битле, моңсу чырайлы абзыйның безгә комендант булып килүе
күпләрне гаҗәпләндерде. Гадәттә, комендант вазифасын хатын-кызлар
башкара, һәм алар нигәдер әрсез, явыз холыклы булалар. Ә Вәсим
абзый шуларның капма-каршысы иде. Студентларга беркайчан да авыр
сүз әйтмәс, «энем», «сеңлем» дип кенә эндәшер. Хәер, артык яхшы
күңелле булуның икенче ягы да бар, начар ягы, андый кешене тыңламый,
санга сукмый башлыйлар. Без Илнар белән исә аны хөрмәт итә идек,
хәлдән килгәнчә аңа хуҗалык эшләрендә булышабыз да. Ул да безгә, үз
чиратында, яхшылык белән генә җавап кайтара иде. Әйтик, без бүлмәдә
өч кеше, өч студент яшәдек. Хәзер без Илнар белән икәү генә калдык,
абзый шул өченче егетне башка бүлмәгә күчерде.
Тора-бара безгә Вәсим абзый турында яңа мәгълүмат килеп иреште.
Унбиш ел бергә яшәгән хатыныннан китеп, баласына, хатынына фатирын
калдырып, ул менә шушы тулай торакка килеп төпләнгән икән. Кайчандыр
ул күргәзмә залында администратор вазифасын башкарган, ә монда ул
фәкать бүлмә алу өчен генә килеп урнашкан. Фатирын бүлмәгән, хатынын
мәхкәмә юлында йөртеп мәшәкатьләмәгән. Моңсу булса да, ачык чырайлы,
кыек-мыек сүзләргә каршы эндәшмичә, яманлыкка җавап бирмичә калырга
күнеккән абзыйны тулай торак халкы бердәм хөрмәт итте. Бары тик бик
явыз, бик әшәке адәмнәр генә аның әнә шул яхшылыгыннан оста итеп
файдалана белделәр.
Комендант бүлмәсенең безнекеннән әллә ни аермасы юк иде кебек.
Шулай да кайчандыр тулы гаиләдә яшәгән кешенең ничек тә шул төссез
тормышын ямьләндерергә, шул рәвешле, үзенә нинди дә булса уңайлыклар
ясарга омтылуы сизелә иде. Тимер башлы караваттан, студентлар
астында исләнгән кәҗүнни матрастан котылу ниятеннән ул, озын
чиратлар узып, үзенә өр-яңа диван сатып алган. Ниндидер чуар төстәге
тукымадан сырылган дәү диванны әле яңа гына китереп киткәннәр. Ул
әлегә җыелмаган, диван кисәкләре аерым-аерым тора, аларны җыясы
бар. Комендантның бүлмәсенә керүгә үк, диварда эленеп торган ике зур
картинага игътибар иттем. Аның берсендә гади пейзаж сурәтләнгән.
Зәңгәр күл буе, кыйшык агач басма, камышлар, хәтта (игътибар белән карасаң!) күл төбендә йөзеп йөргән елтыр тәңкәле нәүмиз балыкларны
да шәйләргә мөмкин. Икенчесендә – хатын-кыз сурәте. Исеме – «Сибелә
чәчем» дип атала. Алгы фонда көчле генә искән давыллы җилдән мөлаем
йөзле бер кызның сары алтын чәчләре таралып, сибелеп тора. Ни өчендер
мин аны (беренче күрү дә үк!) аерылган хатынының сурәте итеп кабул
иттем.
Диванны шактый тиз җыеп куйдык. Тимер башлы караватны сөйрәп
алып, склад бүлмәсенә кертеп аттык. Абзый яңа ятагына таслап кына
шундый ук чуар төстәге яңа калын плед җәйде. Аннан без ашарга утырдык.
Аш ягы итеп ясалган бер почмакта ак өстәл тора, анда тыйнак кына табын
әзерләнгән. Пешкән ит, бәрәңге, колбаса, йомырка тәбәсе һ.б. Мин артык
кыстатып тормадым, өстәлдә ни бар, шуны урдым. Студент ул солдат
сыман: һәрвакыт ач, аның мәңге туймас тамагы гел ашау-эчүне генә сорап
тора. Ашаганнан соң, абзый тәмәке көйрәтеп җибәрде. Бүлмә төтен белән
тулмасын өчен, ул тәрәзә форточкасын ачып куйды.
Без сөйләшеп киттек. Кызыклы, акыллы кешегә охшаган үзе. Илнар
сыман беркатлы түгел. Мине ул чакта бары тик мәхәббәт темасы гына
кызыксындыра иде. Бу турыда олы кешедән дә нидер ишетәсем килде.
Ләкин мин биргән сорауларга ул тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Сузды.
Сүзен ерактан әйләндереп китереп сөйләргә ярата, күрәсең, уйланып, озак
кына дәшмичә торды. Мин, түземсезләнеп, берничә мәртәбә: «Вәсим абый!
Вәсим абый! Җавап көтәм!» – дип, аны уйларыннан айнытырга тырышып
карадым. Бераздан ул телгә килде:
– Сәнгать кешесе булгач, күпләр миннән: «Нәрсә соң ул мәхәббәт?
Бармы ул?» – дип сорыйлар. Син дә менә шул темага кереп киттең, энем.
Ә мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Ләкин бүген синең алдыңда,
юк ул мәхәббәт, ул бер уйдырма гына дип, сафсата сатасым килми. Мин
сиңа: «Бар ул!» – дип җавап бирәм. Ләкин нәрсә соң ул мәхәббәт? Бу –
мәңгелек сорау...
– Аксиома?
– Бәлкем... Кешенең тормышында күп нәрсә үзеннән тора. Ул кешенең
холкы-кыяфәтенә генә түгел, ә аның нинди яшьтә булуына да бәйле. Яшь
чагыңда, әйтик, бер төрлерәк яратсаң, олыгайгач, үсә төшкәч, мәхәббәт
төшенчәсен инде бөтенләй башкача аңлый башлыйсың. Яшь чактагысын
чын ярату дип тә әйтеп булмый. Ни өчен? Чөнки ул иң элек синең хыялыңда
туа. Без аны образлы ярату дибез. Табынган, яраткан кешеңне фәрештә
итеп күрәсең, аны күкләргә чөясең, аны бар яктан да уңай сыйфатлы итеп
күрергә тырашасың. Тик соңыннан ул син уйлаганча илаһи зат булып
чыкмаска да мөмкин...
– Ә нишләп алай соң ул? – дип зарлангандай дәштем мин. – Менә шул
нәрсә мине бик нык борчый, нишләп?..
– Ә җавабы бик тә гади аның, энем, гади, әйе... Син биргән, син
күрергә теләгән уңай сыйфатлар аңарда булмаска мөмкин. Бу нәрсә
хатын-кызга гына түгел, ә ир-егетләргә дә кагыла. Кызлар да сезнең
кебек алдана. Чынында исә, син табынган кыз гади бер тар карашлы
кеше булып чыга. Аңа, шул кызга син ничек тиз гашыйк булсаң, шулай ук тиз суынасың да. Кайберләре ялгышып, тиз генә өйләнешеп тә куялар,
аннары инде ялгышканнарын аңлагач, гомер буе шуңа үкенеп яшиләр.
Мин үзем дә бу тормышта нәкъ шул хәлдә калдым... Җүнле итеп, кешечә
гаилә коралмадым, коргач та, яхшы итеп яшәп китә алмадым. Мәхәббәт
сүнде... Күреп торасың... яшәргә көч, җаныма тынычлык табалмыйм...
хәзер мин...
– Аңламыйм, – дидем мин, – ул алай булырга тиеш түгел...
– Энем! – дип тавышын күтәрде абзый. – Син әле аны яшьлегең белән
аңламыйсың. Эш менә нәрсәдә! Иң элек күңел кайта. Шуннан соң... кеше
бер урында гына таптана алмый, шулай бит, яңасын эзли. Таба. Яңасына
да нәкъ менә шулай үлеп гашыйк була. Гүзәл, матур образларга төреп, аны
пьедесталга күтәрә. Тик, кызганычка каршы, яңасы белән нәкъ шундый ук
хәл кабатлана... Үземнән беләм, үзем дә шундый идем. Яшь чакта кеше
бөтенләй икенче халәттә була. Йөрәк гел каядыр ашкына. Ярату, яратылу
теләге зур. Йөрәк кайный, хисләр ташый. Яраткан кешең белән күрешәсең,
аңлашасың килә. Ләкин бик сирәге генә сине аңлый ала. Чөнки әле син үзең
дә җүнләп аңлап бетерә алмыйсың. Күрәсең дә гашыйк буласың! Менә ул,
бары тик ул гына дисең! Ниһаять... таптым дисең! Чынында исә ул чын
яратудан ерак торган бер җенси гамәл генә булып кала, ымсыну, гади бер
ымсыну, вәсвәсә. Үз-үзеңне алдау...
– Мәхәббәт – алдану дисез инде?..
– Бәлкем... Алданырга да кирәктер, күрәсең. Шулай алданып яшәмәсәң,
яратмасаң, кеше өчен бу тормышның кызыгы да, яме дә, мәгънәсе дә булмас
иде. Менә шул чакта күңелдә мәңгегә сакланырлык бәхетле мизгелләр туып
ала, мизгелләр генә түгел... хе... балалар да туа. Табигать эше бу, энем, җиһан
хәйләсе. Мин шуны беләм: акылы арткан саен, егет кешене өйләндерүе,
кыз-кыркынны кияүгә бирүе шактый авырлаша. Табигать, төгәлрәге,
биология, анатомия кешеләрнең шушы алдануларыннан файдаланып кала,
шул рәвешле, җирдә үрчем арта һәм шулай итеп тормыш дәвам итә. Шуңа
күрә тормышка артык аек акыл белән карарга ярамый. Чөнки «түбә»ң
китәргә мөмкин. Алдану ул кирәк нәрсә, кирәк... Ансыз бу дөнья файдасыз.
Ничек дигән әле шагыйрь?..
– Кем?
– Син беләсең... Есенинмы әле?.. Утыз яшендә үлгән...
– Ә, әйе... «Жизнь обман с чарующей тоскою, оттого так сильна она, что
своею грубою рукою роковые пишет писмена...» Шулмы?
– Әйе, дөрес... поэзияне беләсең, маладис... Аннан... ни... – Ул
капылт кына тәмәкесенә ябышты. Күренеп тора, сөйләшәсе, ачыласы
килә кешенең, түгеләсе. Кайчандыр хәләл җефете белән дә шундый
югары темаларга сөйләшеп карарга маташкандыр, күрәсең, ләкин
аңлашу таба алмагандыр. Надан хатынга кирәкме соң андый фәлсәфи
талпынулар, тирәнтен уйланулар?! Юктыр. Шуңа күрә дә ул гаиләдә
үзен һәрчак ялгыз кеше итеп сизгәндер, шулай яшәгән, нидер көткән,
нәрсәгәдер өметләнгән. Зыялы, укымышлы, сәләтле булу ул бәхет кенә
түгел, ә фаҗигадер дә бәлкем. Якын кешеңнең сине аңламавы, аңларга
да теләмәве әнә шундый акыллы затларны һәм шул ук вакытта нәүмиз җаннарны үз кабырчыгына кереп бикләнергә һәм шуннан чыкмыйча
ятарга мәҗбүр итәдер кебек. Киләчәктә шундый ук язмыш мине дә
көтә иде ләбаса! Ирексездән, мин шуны уйлап куйдым. Мин дә шул
зыялылар рәтенә басарга, табигать биргән сәләтем аша рухи югарылыкка
күтәрелергә, каядыр өскә калкырга маташам түгелме соң? Ә ул, Вәсим
абзый, әнә бүген минем тарафтан үзен аңлый алырлык якын кешесен
тапкандай, рәхәтләнеп ачылып китеп сөйли, миңа эч серләрен ача.
Алдан узып кына әйтәм, Вәсим абзый комендант булып бездә артык
озак тормады, бераздан хатыны, баласы янына кире әйләнеп кайтты.
Тулай торакта яшәүче берничә мәкерле бәндә абзый өстеннән нигезсез
шикаять язып, аны ректоратка йөгертеп интектерде.
– «Һәрбер мәхәббәт җенси якынлык белән тәмамлана» дигән бер
кызыклы һәм шулай ук бәхәсле гыйбәрә бар. Бу нәрсә тирәсендә
заманында рус һәм татар матбагаларында бик зур бәхәсләр дә кубып
алды, әгәр дә хәтерләсәң. – Мин хәтерләмәсәм дә, олы кеше алдында
надан булып күренмәс өчен: «Әйе, хәтерлим», – дип баш кактым. – «Саф
мәхәббәт бар ул, аңа кагылмагыз!» – дип дәгъва кылучылар да булды,
әлеге теория белән килешүчеләр дә табылды... Икенчеләре... әйтик...
моңа ышанмады...
– Ә сез? – дип кызыксындым мин аның фикере белән. – Сез кемнәр
яклы?
– Мин... хе... икенчеләр яклы, – дип елмайды абзый. – Ник дисәң, яшь
чакта мин дә беренчеләрне яклап, мәхәббәтнең саф булуына ышанып
йөрдем. Олыгайгач, фикерем үзгәрде. Ялгышымны аңладым. Яшьлегем
белән алдандым. Җан гына түгел, тән дә ярата бит әле. Саф ярату да
соңыннан ләззәт алу теләген уята. Җенси ләззәт. Ул күпмедер дәрәҗәдә
«гомосапиенс»ның физиологиясенә дә бәйле. Ул кешенең төп инстинкты.
Аңардан син берничек тә кача алмыйсың. Ул – сиңа Ходай тарафыннан
бирелгән зур бүләк. Нәсел дәвамы дигән нәрсә бар. Әгәр дә без гади генә
яратудан, җенси якынлыктан көчле ләззәт һәм шуңа өстәп рухи экстаз
алмасак, аның бары тик тискәре якларын гына күрсәк, кешелек инде күптән
яшәүдән туктаган булыр иде. Яратышу өчен танышабыз, күрешәбез, ләззәт
алу теләге белән гашыйк булабыз! Билгеле, әлеге танышулар, очрашулар
күп очракта җенси якынлык кылуга барып җитми дә торгандыр. Аны
кылган очракта исә барыбер ЗАГС мөнбәренә барып төртелә йә инде гади
бер зина кылуга гына әйләнеп кала... Ә беләсеңме, энем, яшьлек ул бик тиз
үтеп китә, төрле сөю-сөелүләр кеше тормышында бер якты истәлек, хатирә
булып кына кала. Болары аның иң элек кешенең табигате белән бәйле. Ә
кешенең төп миссиясе – халыкка, милләткә хезмәт итү. Әгәр кеше иҗатчы
икән, ул үзенең әсәрләрендә үз халкын, үз милләтен данларга һәм якларга
тиеш. Мин үзем шәхсән зур рәссам булып җитешә алмадым, үзешчән дип
мине Рәссамнар берлегенә дә алмадылар, шул сәбәпле, яшәр өчен кирәкле
ташламалардан да мәхрүм булдым, хатыныма да, үземә дә җайлы тормыш
кора алмадым...
Вәсим абзый шактый озак сөйләде. Абзый сөйләгән барлык сүзләрне
дә истә калдыру мөмкин нәрсә түгел иде. Мин, үз мисалымда, ничек итеп Космонавтлар урамындагы кызга гашыйк булуымны сөйләп бирдем.
Кешенең шәхси тормышына керергә яратмаган абзый, бигүк эреп китмичә
генә:
– Син аны тап, күр! – дип әйтеп куйды...
Ниһаять... мин аңа шалтыраттым. Анысы да очраклы гына килеп чыкты.
Вахтада утыручы апаның оныгы авырып киткән, ул миннән ике-өч сәгать
кенә вахта бүлмәсендә утырып торуымны үтенде. Каршы килмәдем,
ризалаштым. Бүлмәгә кереп утыргач та, күземне өстәл кырында торган
стационар телефоннан ала алмадым. Кулларым ирексездән телефон
трубкасына ябышты...
Телефонның икенче башыннан ягымлы хатын-кыз тавышы ишетелде...
– Алло...
– Алло...
– Әйе...
– Исәнме... Гүзәл...
– Кем әле бу?
– Харрас бу...
– Нинди Харрас?.. Ә... Аңладым... Студент...
– Нәкъ үзе! – дип шаярткандай кыландым мин. Үземне шулай ирекле,
иркен тота алганлыгыма эчемнән генә сокланып куйдым. Хәл-әхвәлләрен
сорашып алгач, күрешеп очрашу турында сүз каттым. Мин аны каршы
килер, мең төрле сәбәпләр табып, очрашуны өзәр дип уйладым. Тик нигәдер
ул бик тиз риза булды. Ул үзе минем яныма килергә теләде. Гүзәлнең
теләгенә каршы килмәдем, аны кунакка чакырдым. Тулай торакның адресын
әйттем. Очрашу сәгатенең көнен, вакытын билгеләдек. Ләкин шундук
шарты да куелды: минем бүлмәдә түгел, ә урамда, тулай торактан якын
гына урнашкан паркта очрашабыз.
Без күрешер алдыннан гына көннәр бозылып китте. Ныгытып. Баш
очына җылы кояш нурларын сеңдереп торган алтын көзле әбиләр
чуагы тиз арада юкка чыкты, аны яңгырлы, әче җилле ямьсез көннәр
алыштырды. Ул соңга калып килде. Үзе генә түгел, ә иптәш кызы
белән. Бүлмәгә чакырып карадым, кермәделәр. Шуннан соң без паркка
юнәлдек. Сәхнәсе ишелгән эстрада корылмасы янында бер ышык
урын табып, шунда басып тордык. Гүзәлнең өстендә соры демисезон
пәлтә, башында – кулдан бәйләгән помпошкалы мохер бүрек. Шул
помпошкасы, кызның йөзен каплап, башыннан маңгаена килә дә төшә,
килә дә төшә. Кызганычка каршы, мин аңарда, күпме генә эзләсәм дә,
мине кайчандыр таң калдырган, сокландырган илаһи гүзәллекне, ягъни
«җәйге Гүзәл»не таба алмадым. Очрашу, сөйләшү никтер сузынкы барды,
«ыкы-мыкы» итүдән, ялганышсыз өзек гыйбарәләр атудан ары узмады.
Очрашу озакка сузылмады, ярты сәгать эчендә без инде хушлашырга
да өлгердек. Күңелдә ниндидер аңлаешсыз үкенү хисе калды. Әнә
шул үкенү хисләрен мин үземнең чираттагы хатыма күчердем. Һәм ул,
кызганыч, соңгысы булып чыкты. Ниндидер эчке бер канәгатьсезлек,
киная белән яздым мин ул хатны. Хәзер уйлыйм, нәтиҗә ясыйм. Ә алай
язарга хакым бар идеме соң минем? Юк, билгеле. Кызның бер гаебе дә юк ләбаса! Гаеп турында монда хәтта сүз алып барырга да ярамый.
Мин аңа үлеп гашыйк булдым, соңыннан, сөю хисләремне белдереп,
аңа хат юлладым. Күкләргә чөйдем, алиһәгә тиңләдем. Ә ул килде дә
(очрашуга!) мине бик тиз күктән төшерде һәм, шундый итеп төшерде
ки, хушсыз хәлдә җиргә яткырды.
Җавап хаты килде. Үпкәләп, хәтта рәнҗеп язган иде ул. Хаттагы:
«Син мине фәрештә итеп күрергә теләгәнсең, ниндидер буш хыялыңда
тудыргансың, ләкин мин – беренче очракта, кеше, шуның өстенә хатын-
кыз. Минем уңай сыйфатларым белән беррәттән, кимчелекле якларым
да бар. Әйе, мин искитмәле чибәр дә, акыллы кыз да түгел. Мине ничек
бар, шулай яратырга кирәк, мин синең шигъри хыялыңда туган образ да,
фәрештә дә түгел. Мин – Гүзәл ...ова! Ә калганы барысы да химера!» дип
язган сүзләре әле дә хәтердән сызылмаган. Ул сүзләр, ул хат мине шулчак
айнытып җибәрде, дустым Илнарның хатын-кыз турында әйткән төрткеле
фикерләре дә ничектер өскә калкып чыккандай тоелды. Әйе-йе! Минем
өчен чын җиңелү, чын фиаско иде бу!
Шулай да мин аны табарга, аңардан гафу үтенергә теләдем. Телефоннан
шалтыратырга яхшысынмадым, октябрьнең бер яңгырлы көнендә мин
кабат шул Космонавтлар урамына юнәлдем. Кибеттәгеләр мине күрмәсен,
танымасын өчен (акчаны аз түләгәнгә күрә, Илнар директор хатын белән
талашып киткән иде!), курткамның капюшонын төшереп, чит ил агенты
сымак, яшеренеп, озак кына Гүзәл яшәгән йорт каршында тулганып
йөрдем. Аннан түзмәдем, куркудан дөп-дөп типкән йөрәгемә учымны куеп,
ишектәге кыңгырауга бастым. Ишекне сөеклем түгел, ә бер сиксән яшьләр
чамасындагы карт чырайлы әби ачты. Йөз чалымнары исә, чак кына булса
да, Гүзәлнең үзен хәтерләтә иде. Әбисе иде, күрәсең. «Менә бит, – дигән
күңелсез уй йөгерде башымда, – картайгач, Гүзәлнең дә шушы әбигә охшап
калуы ихтимал!»
– Исәнмесез, әби, – дип, итагатьле сәламләдем мин карчыкны. – Гүзәл
кирәк иде, өйдәме ул?
– Юк, өйдә түгел, Мәскәүдә...
– Мәскәүдә?! – Карчыкның бу сүзләре минем өчен искитмәле яңалык
булып яңгырады. Нәрсә, нәрсә, ләкин моны көтмәгән идем. – Әнисе янына
китте бала, кайтмаска дип китте. Ә син кем?
– Мин... Харрас... Танышы...
– Ә те-е-ге... – дип сузды әби... – Авыл җегете...
– Әйе, әйе...
– Җарый, исән бул!
Ишек шап итеп ябылды. Өметләр шуның белән эреп юкка чыкты.
Безнең юллар, әнә шулай кушылырга да өлгермичә, тиз генә аерылды.
Инде шуннан соң да акыл керде дип уйлыйсызмы миңа? Юк, әлбәттә. Үлеп
бетеп гашыйк булулар, эчкерсез сөюләр шактый күп булды әле минем
тормышымда. Ул бер чир кебек, күрәсең, аңардан тиз генә арынып та
булмый. Иң кызыгы шунда: арынасы да килми. Үз-үзеңне алдый-алдый,
кемнедер шашып сөю ул үзе бер зур бәхет түгелме соң? Һәм әнә шул
сәгадәтле мизгелләрне, ләззәтле халәтләрне искә төшереп юаныр өчен кешегә, исән булса (үлмәсә!), озын-озын картлык та бирелә икән, дуслар,
бәхетле картлык...
Гүзәлләрнең иркен подъездыннан атылып чыккач та, әле мин озак кына
моңсуланып сөю тарихыма сәбәпче булган түгәрәк ишегалдында тулганып
йөрдем. Гүзәл белән хушлаштым. Мәңгегә. Күңелемә иңрәп диярлек
ниндидер бер шагыйрьнең:
«Менә китәм инде, менә китәм,
Тәрәзәңә яфрак сибәрмен,
Көн дә йөргән көзге тар урамга
Исемеңне язып китәрмен...»
дигән шигъри юллары бәреп керде...
«Булмады...» дип сызландым мин эчтән генә. Әйе, булмады. Кем белә,
бәлкем, без Гүзәл белән бер-беребезне яратышып, киләчәктә бергә булып,
гаилә корып, матур гына яшәп киткән дә булыр идек. Кем белә, аны беркем
дә белми! Язмыш кушмаган, димәк, буш сөенеч, буш куаныч кына булып
калган. Шулай шул менә... Инде хәзер, шагыйрьләрчә, сөйгәнемнең юлына
учлап-учлап яфрак сибә-сибә:
«Бер кайтырмын әле, билгеле,
җиргә ятып синең өянкеләр:
синме бу дип елар шикелле!»
– дип, чиксез сыкранырга һәм нәрсәгәдер өметләнергә генә кала түгелме
соң миңа?!
Гүзәлләр ишегалдында йөргәндә күзем миләш ботагына эленгән агач
җимлеккә төште. Ул өй рәвешендә ясалган иде. Агачның яфраклары күптән
коелып беткән, ул бөтенләй шәрә, бары тик кызыл миләшләре генә утырып
калган. Шулчак миләш ботагында чайкалган шушы җимлеккә, канатларын
җилпеп, бер нәни кош килеп кунды һәм, җим тапмыйча, очып та китте. Мин
үземне шулчак әнә шул эзләп-эзләп тә ашарына ризык, җанына тынычлык
табалмаган ятим песнәккә охшаттым.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев