ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Чишмә буена килгәч, Кәрим кычкырып, бер сүз дә дәшмәде, күңеленнән генә сөйләште су белән. Саумы, чишмә! Ә син һаман челтерәп агып ятасың. Бу минем үз гомеремдә ишеткән иң назлы җырдыр. Ә суыңның тәмлелеге!
«Берьюлы ике малаең була!»
Үзенең өенә алып кергәч, Галимәрдән Кәримнең кулына бер төргәк
хат тоттырды.
– Менә сиңа Тарих институтыннан килгән хатлар. Болар – мин
сөйләгән сүзләргә тимер-бетон дәлил. Син – данлыклы нәселдән! Аны
өзәргә хакың юк. Аларның да хакы юк! Нык тор, бирешмә! Малай
кирәк – бетте-китте! – диде карт кулы белән һаваны ярып.
– Рәхмәт сиңа, Галимәрдән бабай!
– Теге юлы өйрәткән идем бит әле, мендәр астына балта сал дип.
– Әйе.
– Картлык галәмәтедер инде, хәтер бик шәп түгел хәзер. Соңрак
тагын берничә ысул искә төште. Малай тусын өчен хатын белән
бүрек киеп йокларга кирәк, дигән борынгылар. Хәзерге модный
фуражка кебек бүрек түгел түлке, ә чын бүрек, колакчынлы! Ә менә
шул колакчыннарын ияк астыннан бик һәйбәтләп бәйләп куярга
кирәк.
– Белмим инде... Иркә риза булыр микән...
– Оныт инде син, Кәрим, андый сүзләрне! Җиң сызганып эшкә
керешергә кирәк сиңа хәзер. Менә минеке кебек киез итек киеп
йокласаң да әйбәт. Түлке юктыр инде ул синдә?
– Юк шул.
– Ни сорама, шул юк синдә, әйеме? Чалгың юк, киез итегең юк,
малаең юк! И-и-их, бетә татар, бетә-ә-ә! – диде карт, ачуы чыгып.
– Эштә өр-яңа кирза итек биргәннәр иде. Шул ярамыймы соң?
– Гел булмаганда ярап тора инде анысы да. Ә! Гел онытып торам
икән. Әйтәм бит, хәтер юк хәзер! Мин сиңа бер генә түгел, берьюлы
ике малай апкайта торган ысулны өйрәтә алам.
– Кит аннан! Чынлапмы?
– Чынлап инде! Беләсеңме нишләргә кирәк?
– Ни?
– Хатының белән урманга барып, кырмыска оясында йоклап
кайтырга кирәк. Тучны әйтәм, игезәкләр була, икесе дә малай була!
– Ухтый! Чынлапмы, Галимәрдән бабай?
– Чынлап инде, чынлап!
– Ярар, киттем әле мин алайса?
– Кырмыска оясынамы?
– Юк әле, башта өйгә. Хатларны күрсәтергә, хатынны күндерергә
кирәк бит әле башта.
– Күндерерсең. Аларның хәзер бүтән хутлары юк, түлке малай
апкайтырга гына.
– Ярар, рәхмәт, Галимәрдән бабай! Чаптым мин, яме!
– Тукта! Иң мөһимен әйтмәдем бит әле.
– Нәрсәне?
– Тагын борынгылар әйткән, Кәрим, малай кирәк булса, судан
сорарга кирәк, дигәннәр.
– Ничек судан?
– Менә шулай судан.
– Кайдагы судан?
– Кайдагы дип... Су кайдан чыга соң?
– Җир астыннан чыга, чишмә булып ага.
– Менә шуннан сорыйсың инде, димәк.
– Ә ни дип сорарга?
– Анысын инде син үзең уйларга тиеш. Хәер, әллә ни артык
уйлыйсы да юк, йөрәгеңнән чыккан сүзләрне әйтсәң, шул җитәр дип
уйлыйм.
– Ярар, рәхмәт, Галимәрдән бабай! Чаптым мин, яме! Сау бул!
– Сау бул, сау бул! Икенче юлы, булды, малайны ясадым, дип
доложишь! – дип озатып калды карт Кәримне.
«Ярдәм ит, изге чишмә!»
Чишмә буена килгәч, Кәрим кычкырып, бер сүз дә дәшмәде,
күңеленнән генә сөйләште су белән.
Саумы, чишмә! Ә син һаман челтерәп агып ятасың. Бу минем үз
гомеремдә ишеткән иң назлы җырдыр. Ә суыңның тәмлелеге! Җәен
дә, кышын да, бик сусаган чакларда килеп эчкәнем бар. Сап-салкын
булса да, тешләрне сындырыр кебек тоелса да, бервакытта да тамакка
бәрмәде, салкын тидермәде синең сихәтле суың.
Син ничәмә-ничә еллар буена җырлый-җырлый агасың, изге
чишмә! Салмак суларың мәңге уйда кебек. Нинди генә язмышлар
күрмәгәнсеңдер, нинди генә зарлар ишетмәгәнсеңдер! Ничәмә-ничә
кешенең борчуларын юып алгансыңдыр, сагышларын эретеп, сиңа
тамган күз яшьләрен үзең белән алып киткәнсеңдер. Син бит диңгез-
океаннарга кадәр барып җитәсең, син алар белән бербөтен, син булмасаң,
алар да корыр иде, димәк, аларның көче, гайрәте, дәрманы синдә дә бар.
Син – тиңсез сердәшче, изге чишмә! Сиңа кешеләр сагышлардан
сулыгып кына килмәгәндер, җиде кат күккә ашкан бәхетләре белән
бүлешергә дә килгәндер. Минем дә синең янга шулай киләсем килә,
тик бүген мин нәүмиз бер бәндә, чөнки улым туу турындагы хыялым
һич тормышка аша алмый. Ярдәм ит миңа, зинһар, изге чишмә! Улым
булуын телим! Малаем тусын иде... Булыш миңа, изге чишмә…
Бүтән чара юк!
Кәрим өенә кайтканда, Иркә йокларга урын әзерләп йөри иде.
– Нишләп син мине аңларга теләмисең, Иркә?! Маһиҗановлар
данлыклы нәсел булган, Болгар ханының вәзире – безнең борынгы
Айдар бабабыз! Шул нәсел корыр микәнни? Сабан туе батырлары
нәселе! Тагын нинди сүзләр табыйм икән инде сиңа? – дип
ялкынланып сораулар яудырды Кәрим.
– Бернинди сүз дә эзләргә кирәкми. Мин риза. Тик...
– Һаман үзенекен тукый! – диде Кәрим, куллары белән ботларына
чабып. Аннары кинәт кенә Иркәгә борылып карады. – Нәрсә дидең син?
– Мин риза дидем. Тик...
– Иркә! Сөеклем! Рәхмәт, Иркә!
Кәрим йөгереп килеп Иркәне күтәреп алды, битләреннән үпте,
шатлыгыннан хатынын кулларында тоткан килеш бөтерелеп-
бөтерелеп әйләнделәр.
– Булды, җитте! Төшер! Төшер, диләр сиңа, егасың!
– Тыңлыйм һәм буйсынам, хуҗабикәм! – диде Кәрим, хатынын
аягына бастырып. – Безгә бу юлы берничек тә ялгышырга ярамый,
Иркә! Без әбизәтелни малай апкайтырга тиеш! Мин хәзер, яме!
Кәрим бер мизгелгә генә юк булып торды. Кире кергәндә башында
ниндидер иске куян бүреге иде. Колакчыннарын ияк астына бәйләп
куйган, аягында – кирза итек, киеме – трусик кына.
– Үлә-ә-әм! Нишләвең инде бу тагын?! – дип черелдәп җибәрде Иркә.
– Шулай кирәк, Иркәм! Әбизәтелни малай булачак!
– Салып ташла боларны хәзер үк! Ычкынасың бит инде, малай
дип хыялланып.
– Ә тагын да яхшырагы, беләсеңме, нишләргә кирәк? – диде Кәрим
серле тавыш белән.
– Нишләргә тагын?
– Урманга барып, зу-у-ур гына бер кырмыска оясы табып, шуның
өстендә төн кунарга!
Иркә Кәримнең маңгаен тотып карады.
– Скорый чакыртыйкмы соң инде?
– Чынлап әйтәм, Иркәм! Ул борынгы, сыналган ысул! Бер генә
түгел, ике малай булачак, шулай итсәк! Игезәкләр!
– Кәрим! Тыңлале мине, зинһар!
– Мин синең урманга барырга риза булмасыңны белгән идем инде!
Шуңа күрә... Хәзер, Иркә! – диде дә Кәрим тагын чыгып китте.
Бераздан ул капчык күтәреп керде.
– Менә!
– Ни бу?
– Мин әйтәм, Иркә барыбер риза булмас. Шуңа күрә үзем генә урманга барып, кырмыска оясын капчыкка тутырып алып кайттым.
Хәзер карават астына салып куябыз.
– Кәрим! Шаштыңмы әллә син?! Нинди кырмыска?! Тынычлан,
зинһар!
– Тыңлыйм һәм буйсынам, хуҗабикәм!
Кәрим капчыкны ишек янында стенага терәп калдырды. Ул китү
белән диярлек капчык авып төште һәм аның авызы чишелде. Иркә
белән Кәрим моны күрмәделәр, игътибар бирмәделәр.
– Әйдә, син бу Галимәрдән картның сәер ысуллары турында
онытасың, – дип тәкъдим итте Иркә.
– Сәер, сәер дигән буласыз! Әкият сөйли дигән идегез, ә шәҗәрә
турындагы сүзләре, Тарих институты галимнәре төзеп бирде,
дигәннәре дөрескә чыкты бит!
– Елга бер таяк та ата, диләр.
– Иркә! Син...
– Кәрим! Булды, җитте! – диде Иркә, хәтәр усалланып. – Сал бу
клоун киемнәрен! Сал, дидем!
Кәрим теләмичә генә бүреге белән кирза итеген салып, Иркә янына
караватка килеп утырды.
– Шулай итеп, матурым, син Галимәрдән картның сәер ысуллары
турында онытасың. Әйе, онытасың!
– Ә ничек малай алып кайтабыз алайса? – дип сорады Кәрим.
– Кешечә.
– Иртәгәдән мин улыбызга йорт төзи башлыйм, Аллаһ теләсә! –
дип сикереп торды Кәрим.
– Нинди йорт инде тагын? Бу болын хәтле өеңне кая куясың?
– Ике кызның берсенә булыр! Ә улымның, варисымның үз йорты,
атасы салган йорты булырга тиеш! Маһиҗановныкы!
– Булмаган бия, тумаган колын, атланма улым, билен сындырырсың,
дияр иде сиңа әби мәрхүмәкәем, исән булса.
– Юу-у-ук, алай түгел! Киресенчә, күңелеңдә шик-шөбһә
йөртергә ярамый. Югыйсә куркып йөргән хәвеф-хәтәрне үзең
чакырып китерерсең, дип язган бер акыллы язучы, – диде Кәрим,
Галимәрдәннең Фенимор Купер турында сөйләгәнен исенә төшереп.
– Күңелдә якты, матур хыял йөртергә кирәк. Минем улым миннән йөз
мәртәбә яхшырак кеше булачак. Акыллырак, зиһенлерәк, көчлерәк,
миһербанлырак. Ул безнең нәселне дәвам итеп кенә калмыйча, аны
бөтен дөньяга танытыр, Маһиҗанов фамилиясен Җир шарындагы
һәркем белерлек итеп яңгыратыр! Мин аны шундый итеп тәрбияләргә
тырышырмын. Без улым белән бик дус булырбыз, Аллаһ теләсә! Гел
бергә йөрербез! Балыкка, Казанга футболга, хоккейга. Мин аңа башта
уенчык машиналар алып бирермен, аннары велосипед, мотоцикл, чын
машина! Ул гармунда уйнарга өйрәнер. Ул уйнар, без җырларбыз, Иркәм! Мин аңа менә дигән йорт салып бирермен! Мин аңа көрәш
серләрен өйрәтермен, ул Сабан туе батыры булыр! Сварка эшенә дә
өйрәтермен, әлбәттә! Ул сиңа тимердән күз явын алырдай чәчәк ясап
бирер, Иркәм. Без бик бәхетле булырбыз, Аллаһ боерса...
– Әй! Хыялый мәхлук! Аллаһ бозавы! Бәлки күктән җиргә төшәрсең?
Мине тыңларсың, ниһаять, бәлки? – диде Иркә тимер тавыш белән.
– Тыңлыйм һәм буйсынам, сөеклем!
– Мин сиңа баядан бирле әйтмәкче булам инде, авызымны ачарга
да ирек бирмисең.
– Әйт, бердәнберем, әйт!
– Кыскасы, болай... Мин сиңа кешечә дип әйттем дә әйтүен, ләкин
дөресрәге, бик кешечә дә түгел инде ул...
– Ни дигән сүз соң бу? Аңлатыбрак сөйләсәң иде?
– Кыскасы, мин тугыз ай буена йөкле булып йөрергә мораль яктан
әзер түгел.
– Ничек инде?! Әле генә әйттең ич, мин риза малай алып кайтырга,
дидең?!
– Мин риза, «тик», дидем мин. Ә син миңа әйтеп бетерергә ирек
бирмәдең.
– Әйт алайса, нәрсә «тик»?
– Тик тугыз ай буена мин түгел, ә суррогат ана йөкле булып йөреп,
безгә бала табып бирәчәк.
– Нәрсә-ә-ә?!! Суррогат?!!
Кәримнең күзаллары караңгыланып китте, Иркәнең йөзе бердән
биш булып, алар түгәрәк буенча әйләнә башлады. Нинди киемнән
булса, шулай, ягъни трусиктан гына килеш, Кәрим туп-туры тәрәзәгә
таба юнәлде. Иркә, нишләмәкче була икән бу дип уйларга да
өлгермәде, ире тәрәзәне ачып, тышка чыгып китте.
– Кәрим! Нишләвең инде бу тагын? Кая киттең? Башыңа берәр
нәрсә ки ичмасам! – дип кычкырып калды аның артыннан Иркә.
Шулвакыт күрше бүлмәдән Зәйтүнәнең ачыргаланып кычкырганы
ишетелде: «Үлә-ә-әм!!! Кәрим, кабахәт! Синең эшеңме бу?» Иркә дә
чинап, караваттан сикереп торды.
– Әлләй! Шундый авырттырып тешләде нәрсәдер!
– Бу ни хәл соң инде, кызым, балакаем?! – дип сорады Зәйтүнә,
керә-керешкә.
– Син ни сорыйсыңдыр, белмим, тик минем бөтен урын-җиремне
кырмыска баскан. Берсе ботны шундый авырттырып тешләде!
– Әле сине яңа тешләгән! Безне атаң белән әллә кайчан атаковать
итә башлады инде алар! Ул кухняны күрсәң! Бөтен җирдә кырмыска,
бөтен өйдә кырмыска!
Иркә капчык торган якка күз салды.
– Үләм, капчык ауган да, авызы ачылган икән бит!
– Нинди капчык соң бу? Каян чыккан? – дип сорады Зәйтүнә, үз
күзләренә үзе ышанмыйча.
– Кәрим урманнан кырмыска оясы тутырып алып кайткан.
– Нигә тагын?
– Нигә булсын? Малай ясарга!
– Тагын Галимәрдән карт өйрәткәндер инде!
– Шул исәр булмый, кем булсын инде тагын? Хатының белән
кырмыска оясы өстендә йокласаң, гарантированно игезәк малайлар
туа, дигән. Кәрим әйтә, синең барыбер урманга бармасыңны белдем,
шуңа капчыкка тутырып апкайттым, карават астына салабыз, дигән
иде, – дип аңлатты, ниһаять, Иркә.
– Әстәгъфирулла! Бар икән күрәселәр!
– Нишлибез инде хәзер?
– Кызым, алтыным! Ризалаш! Алып кайт шуңа тагын бер бала.
Кызмы, малаймы – анысы инде Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Тик син
ризалашмасаң, җүнлелек белән бетми бу! Галимәрдән карт котыртса,
бал корты чакса, малай туа дип, бал кортларын күче-ние белән,
умартасы белән бергә өйгә кертеп куячак Кәримең. Галимәрдән
әйтсә, янгын вакытында хатының белән йокласаң, малай туа дип,
ике дә уйламыйча өйгә ут төртә киявебез. Шашкан бит инде малай
дип! Барыбер басылмас, ризалаш, зинһар, кызым.
– Бүтән чара юк, дисеңме?
– Юк, кызым, юк! Ризалаш, тынычлансын берүк! Кая соң әле
Кәрим үзе?
– Турыдан, тәрәзә аркылы чыгып китте урамга, трусиктан гына.
Башына да берни кимәде.
– Ә?! Ничек тәрәзәдән? Нигә?
– Әй, һәрвакыттагыча малай аркасында талаштык-талаштык та
инде, ул үпкәләп, тәрәзәдән генә чыгып китте.
– Ни дип әйттең соң син аңа шулкадәр?
– Ис китәрлек берни дә әйтмәдем инде!
– Бар! Нишләп утырасың? Юллап алып кайт иреңне!
– Кайтыр әле үзе.
– Андый чакта кеше әллә нинди җүләрлекләр эшләп атарга мөмкин.
Үз-үзенә кул салмасын тагын! Аллам сакласын! Бар, бар, утырма!
Тиз генә киен дә, алып кайт иреңне. Өлешеңә тигән көмешең! – дип,
Зәйтүнә кызына киемнәрен алып килеп бирде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2026
Фото: Ләйсән Зарипова
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев