Кара тавык (хикәя)

Сугыш башланганчы, безнең ишегалды тулы мал-туар, кош-корт иде. Зур мөгезле бик күркәм сыер, кыш чыккан башмак тана, өч-дүрт сарык, ел саен ике-өч бәти китерүче бик сөтле бер кәҗә, утызлап бәбкә үстерүче ике ана каз. Аннары безнең ялан сыйракларыбызны чукыйм дип куркытып, берөзлексез артыбыздан куучы бик усал бер ата каз, унбишләп тавык. Өстәвенә салпы колаклы, минем үземә гел көлеп торгандай күренгән мөлаем күзле, кыска аяклы шаян этебез, минем җан сөйгәнем – Дүрткүз.

Сугыш башлануга, безнең өй эче дә, ишегалды да коточкыч тизлек белән бушап калды.

Сугыш башланган атнада ук олы абыем белән әткәй фронтка киттеләр. Алар китеп, бер ай да үтмәде, кече абыйны хәрби курсларга алдылар. Шулай итеп, күз ачып йомган арада, өч бүлмәле зур өйдә без әнкәй белән икәү генә торып калдык.

Малларга килгәндә, иң элек әти дә, абыйлар да җәй уртасында өйдән чыгып киткәнгә, сыерга печән алыр өчен, башмак тананы саттык. Әткәй белән олы абыйны озатканда – бер сарыкны, кече абый киткәндә, икенче сарыкны суйдык. Бер бәтие белән кәҗәне сөте өчен күптән сорап йөдәткән күршебез Мәфрузә әбиләргә саттык. Бер бәтине әлегә үзебездә калдырып торырга булдык. Казларның да кышка әнкәй берсен генә калдырды. Тавыклар гына әле һаман ишегалды тулып йөриләр иде.

Сугыш башланганның икенче җәендә, чалт иткән кояшлы бер иртәдә, янәшәбездәге тыкрык буена урман кебек булып үскән кычыткан арасыннан ябыгып, кеп-кечкенә булып калган чуар тавыгыбыз килеп чыкты. Байтактан бирле югалткан идек инде без аны, табылуыннан да өмет өзгән идек. Биек булып үскән куе кычытканлык арасыннан ничектер бик оста гына килеп чыкты да, тамак төбе белән «корт-корт» итеп, артына борылып, туктап калды. Мин, гаҗәпләнеп, ни буласын көтеп торган арада, кычыткан арасыннан берәм-берәм чебиләр йөгерешеп чыга башлады. Берәү, икәү, өчәү... җидәү... Мин, бетте бугай дип, өйгә, әнкәй янына йөгерергә генә торганда, чуар тавык ничектер борчулы тавыш белән корткылдап куйды да, артына борылып, кычыткан арасына үрелеп карады һәм тагы да борчулырак тавыш белән нидер көтә башлады. Шулвакыт аннан башка чебиләргә караганда бер башка калкурак, озын аяклы, озын муенлы, әллә ничек, аяк атлауларына кадәр үзгә, горур бер чеби килеп чыкты. Ул чыгуга, чуар тавык тынычланып калгандай булды һәм башка чебиләре янына килде. Бераздан ул аларны гадәттә әнкәй тавык-казлар ашата торган урынга, ябык лапас астына ияртеп керде.

Ә инде әлеге озын торыклы чеби, аларга әйләнеп тә карамыйча, каршыма килеп туктады да, хәзердән үк кикрикләре беленеп торган зур, матур башын кыек салып, мәрҗән кебек җемелдәп торган түм-түгәрәк күзләре белән бик кызыксынып, миңа карап тора башлады. Мин дә, соң дәрәҗәдә сокланып һәм гаҗәпләнеп, аңа карап каттым. Шулай бер-беребезгә карашып торганда, ул кинәт кенә сикерде дә кулымны чукып алды.

– Әнкәй! – дип кычкырып җибәрдем мин. – Әнкәй, чык әле тизрәк!

Мин кычкырганга чебинең исе дә китмәде. Ул һаман шулай, башын кыек салып, минем кулыма карый һәм, сикереп, аны чукып-чукып ала иде. Шунда гына мин, аның ашарга соравын аңлап, өйгә йөгердем.

Әнкәй белән без чыкканда, ул, алпан-тилпән атлап, башын бик горур тотып, ашыкмыйча гына башка чебиләр ягына таба китеп бара иде.

Әнкәй, чуар тавыкны кызганып, әллә ниләр сөйләнә-сөйләнә, аларга пешкән йомырка турап бирде, эремчек ваклап сипте, иске табага чиста су чыгарып салды.

Ә әлеге чеби, бер тамчы да ятсынмыйча, минем кулдан гына ашады, зур тавыклар шикелле итеп, озын муенын артка каерып су эчте дә, әнкәй белән икебезне шаккатырып, ачык лапас астындагы кояшка, кызган туфракка кырын ятты һәм озын тәпиләрен сузып җибәрде.

– Менә Ходайның рәхмәте, нинди чеби соң бу? Тавык йомыркасыннан мондый чеби чыкканны гомеремдә дә күргәнем юк иде. Күркә чебие дисәң, күркәгә бик охшамаган бугай, кыланышлары да бик сәер, үзе дә. Нәрсә булыр бу? – диде әнкәй, кызыксынып, яратып, якты йөз белән аны караштыра-караштыра. – Ни дип әйтим икән, әтәчтер, эре токым әтәч булырга тиеш бу, кызым. Тик шунысы гаҗәп: каян килгән ул шушы бармак башы кадәр генә йомырка салучы кечкенти чуаркайның яшерен оясына? Кайсы тавык салып китте икән соң андый зур йомырканы? Күрше-тирәдә дә андыйны салырдай эре тавыклар юк бугай ич! Әллә бармы икән соң? Белеп тә бетермәссең инде, булса бардыр да, – дип, сүзен тәмамлады әнкәй, чын-чынлап гаҗәпләнгән бер хәлдә.

Шулай итеп, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, безнең ишегалдында минем өчен бик тә кызыклы тагын бер җан иясе артты, һәм ул тормышының шундый сәер башлануы белән үк күңелемдә үзенә аерым урын яулады. Шул көннән мин аны, Дүрткүздән дә якын күреп, бик тә яратып, зур игътибар белән ашата-эчертә, карый башладым.

Чебиләр тиз үстеләр. Көзгә инде безнең ишегалдында чуп-чуар дүрт яшь әтәч белән шундый ук аклы-каралы, чуар өч яшь тавык тибенеп йөри иде. Ә сигезенчеләре, әлеге озын торыклы зур чеби, әтәч дип көткәнебез, янып торган кып-кызыл зур кикрикле, озын муенлы һәм ботлы, чем-кара каурыйлы, гаҗәеп матур бер тавыкка әверелгән иде. Мин аңа Каракай дип исем куштым. Ул беркемнән дә курыкмый, аркасыннан сыйпап сөйгәнне ярата, үзе белән сөйләшкәндә, бик кызык кына, башын янтайтып тыңлап тора, ни бирсәң дә, кулдан алып ашый, гомумән, ишегалдында үзен хаклы бер хуҗа итеп сизә иде. Аннан соң ул, калын тавыш белән, матур итеп, сузып-сузып җырлый белә иде. Озын ботлары белән эре-эре атлап, зур кикрикле матур башын кыңгыр салып, миңа карый-карый, шундый тырышып-тырышып, сузып-сузып җырлап җибәрә, аңа соклануыма түзә алмыйча, янына йөгереп килеп, аркасыннан сөя-сөя, тары ярмасы, ипи валчыклары белән сыйлый идем. Ахры, шуңа да ул мине, чыгып киткәндә, аягыма бәрелә-сугыла янәшәмнән атлый-атлый, озатып кала, капкадан кайтып кергәндә, йөгереп килеп, каршы ала иде. Аны кулыма күтәреп сөям, ә ул, бик канәгать булып: «Ко-ко-ко!» – дигән авазлар чыгарып, мәрҗән кебек елтыр күзләре белән миңа үз итеп, яратып карый иде.

1945 елның башында әткәй, авыр яраланып, сугыштан кайтты. Олы абыем бу вакытта өлкән лейтенант дәрәҗәсендә дошманны үз өнендә тукмый иде. Тик кече абыем гына сугышның беренче елында ук Ленинград фронтында хәбәрсез югалды.

Әткәй кайтканда, ишегалдыбызда сыер белән Каракайдан гайре бер мал да, кош-корт та калмаган иде инде. Сыерыбыз безне иң авыр вакытларда да ачлыктан саклады. Ә Каракайны шушы көнгә кадәр авызыбыздан өзеп ашатып килдек. Ул да, көнаралаш эре-эре йомыркалар салып, безне тукландырып тора, өстәвенә үзенең сөйкемле кыланышлары, моңы булмаса да, тырышып-тырышып җырлаулары, «Исән-имин кайттыгызмы?» дигәндәй, үз шөгыльләрен ташлап, капкадан кайтып керүгә йөгереп каршыбызга килүләре белән күңелләребезне күтәреп, куандырып яши иде.

Әткәй мал-туар беткәнгә һич тә кайгырмады. Ул безнең тормышыбыздан бик канәгать булып, сыерны саклап калганга куанып бетә алмыйча, әнкәйгә моның өчен кат-кат рәхмәтләр әйтте. Үзе дә госпитальдән бик бетеренеп кайткан иде, әмма күп тә үтмәде, шушы сыерыбызның шифалы сөте аркасында булса кирәк, ярыйсы ук тернәкләнеп, хәлләнеп, үзе кебек үк танымаслык булып үзгәргән, актык чиккә җитеп өшәнгән колхоз атлары янында кайнаша башлады.

Беркөнне мин иртән йокымнан кәефсезләнеп, авырсынып уяндым. Чалт аяз, тып-тын матур бер иртә иде югыйсә...

Ул вакытта без, бик тырышып, рус әдәбиятыннан инша язарга өйрәнә идек. Өйдә әзерләнеп, язып киләбез дә мәктәптә бергәләп тикшерәбез. Бүген дә шунда барырга тиеш идем. Иптәшләрем көткәнне белгәнгә, анда бармыйча калуны күз алдыма да китерә алмый идем. Шуңа күрә әткәй белән әнкәйгә хәлемне сиздермәскә булдым. Иртәнге чәй янына табынга берәр ярым бәрәңге һәм хәтта яртышар көлчә дә куелган иде. Ләкин ризыкка күңелем тартмады. Мәтрүшкә салынган кайнар чәй генә эчтем дә табын яныннан кузгалдым. Әткәй белән әнкәй, бик борчылып, миңа карап-карап алалар иде.

– Мин кайткач ашармын, яме, әнкәй?! – дидем мин, шат булып күренергә тырышып, һәм тизрәк өйдән чыгып китәргә ашыктым.

Ләкин болдыр баскычыннан йөгереп төшеп, безнең якларда урыс капка дип йөртелә торган зур, авыр капканы тартып ача башлауга, кинәт башым әйләнеп китеп, чак егылмыйча калдым. Колакларым зыңлап, күз алларым караңгыланып китте. Башымны капкага терәп хәл җыеп торганда, артымда әнкәйнең аяк тавышларын тоеп, аңа таба борылдым.

Ике күзен миңа текәп, бик борчулы кыяфәттә әткәй дә баскыч төбендә басып тора иде инде.

– Кара инде йөзеңне генә, бөтенләй агарынып калгансың ич! Бу ни хәл бу? Ачлыктан гына, ачлыктан! – диде әнкәй, минем ике иңемнән кысып алып. – Әйдә, хәзер үк кереп урынга ят, хәлең начар бит! Әтисе, күр инде моны! Ачлык галәмәте, – дип кабатлады ул аннары, аптыраган бер кыяфәттә тирә-якка күз йөртеп. – Шулпа әсәре капмагач, май-каймак күрмәгәч, көн-төн укыган балага ничек түзмәк кирәк!

Ул арада әткәй дә килеп җиткән иде.

– Әйдә, өйгә кер, кызым, бераз ятып тор, аннары барырсың, булмаса, үзем әйтеп кайтыйм иптәшләреңә, көтеп тормасыннар... Мин хәзер, – дип, капкага ук үрелә башлады ул.

Хәлем ярыйсы кебек иде инде. Мин:

– Хәзер кайтам, куркакларым минем! Йәле, әткәй, егетләрчә, капканы ачып җибәр әле, – дип, әткәйгә карадым.

– Урамда-нидә генә егылып калмасаң ярый ла!.. Хәлең шәптән түгел бит, кызым. Рәтле ризыгы да юк шул, чыннан да, үсмер кешегә әз-мәз бәрәңге дә җәймә... Ризыкмы инде ул? – диде әткәй дә.

– Ни сөйлисез сез?! Әнә Фәния көнгә бер-ике бәрәңге белән генә дә укый әле! Ә башкалар? Мин ашаган ризык эләгә дисезме аларга? Юкка борчылмагыз, мин классыбызда иң тук укучылардандыр әле, беләсегез килсә! – дидем мин һәм авыр капканы каерып ачып торган әткәй яныннан елмаеп-көлеп кенә узып киттем.

Кичке якта, мин мәктәптән кайтып кергәндә, өй эче итле шулпа исе белән тулган иде, кинәт башларым әйләнеп китте хәтта.

– Бу ни бу? Кайдан алдыгыз? – дип сорадым мин, шатланасы урында, аптырап калып.

– Таптык инде менә! – диде әнкәй, кече яктан үрелеп кенә карап, ул ничектер бик куанган да, дулкынланган да төсле күренә иде. – Әйдә, юынып ал да утыр, шулпа кап тизрәк. Ни шулпа булмасын, ни сөте-каймагы... – дип сөйләнә башлаган иде дә, әткәй аның сүзен бүлдерде.

– Хәлең ничек соң, кызым?

Хәлем шәптән түгел иде, шулай да, аларны борчымас өчен:

– Ярый, ярый... Менә хәзер шулпа да ашап җибәрсәк, – дигән булдым мин, кулларымны угалап.

Әнкәй өчебезгә дә шулпа бүлде. Мин агач кашыкка шулпа алып, иреннәремә китерүгә, ул ит табагы өстеннән ашъяулыкны тартып алды:

– Йәле, бүлеп җибәр әле, әтисе!

Шулвакыт мин, ит табагыннан тырпаеп чыгып торган озын ботларны күреп, әллә нишләп киттем. Кинәт йөрәгем убылып төшкәндәй булды, кулымдагы шулпалы кашыгым төшеп китте, аркаларым чәнчешеп, бөтен тәнемә ут йөгерде. Мин әткәйгә күтәрелеп карадым. Ул шунда ук күзләрен яшерде...

– Сез нәрсә?! Әллә!!!

Мин өстәл артыннан атылып чыктым да ишегалдына ташландым.

– Каракай! Каракай! Каракаем!!!

Юк... Ул юк иде... Гадәтенчә, озын ботларын кызык итеп, алпан-тилпән китереп атлый-атлый, канатларын кага-кага, ул каршыма йөгереп килмәде...

Мин кетәклеккә ташландым: ул да буш иде. Кетәклек идәнендә аның ашый торган савыты да сулы табасы гына калган...

Кинәт бөтен ишегалдыннан минем өстемә шундый бушлык, шундый өметсезлек, шундый бер салкын кабер тынлыгы килеп ябырылды, сулыш та ала алмас булып, ике кулым белән амбар киртәсенә барып сарылдым. Ничә еллар күрмәгән, хәзер инде күрү мәңге дә мөмкин булмаган кече абыем, әллә кайда, чит җирләрдә ут эчендә йөргән олы абыем сүзсез генә күз алдыма килеп бастылар... Бугазыма тыгылган төер тын алырга да, еларга да бирмәс булды. Мин, буыла башлавымны сизеп, тизрәк әнкәйләр янына керергә омтылдым. Ләкин аякларым мине тыңламады. Шулвакыт әткәй, килеп җитеп, аркамнан кочаклап алды.

«Ничек куллары күтәрелде икән?.. Ничек?..» дигән уй миемне телеп үтте...

Әнкәйнең, елый-елый:

– Акылыңа кил, бала! Акылыңа кил! – дигән сүзләре әллә кайда, бик еракта яңгыраган кебек кенә ишетелде.

Ничек итеп үземне өйгә алып кереп урынга салганнарын хәтерләмим.

Шул көннән мин ике айга якын урын өстендә яттым.

...Үпкә ялкынсынуы һәм нервлар тетрәнүе. Врачлар минем авыруымны шулай билгеләгәннәр иде...

"КУ" 6, 2018

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: