Таифәнең язмышы (хикәя)

Кендек әби. Нигә кендек икән?

Бала чакта кемнәр аңлаган!

Кайсыбызны гына бу дөньяга

Алар кабул итеп алмаган....

 

Бер тәрәзәсе дә булмаган чоланга да керергә ярык табып, кояш Нуриянең мендәргә таралып төшкән кап-кара бөдрә чәчләрен сыйпады, аннан һаман уянырга теләмәгән кызның күз керфекләренә эленде. Алар кояш нурларында әкрен генә тирбәлеп алдылар, ләкин кызый: “Шаярма әле, ял көне бит бүген”, - дигәндәй, куллары белән бу нәзек, сыек яктылыкны этеп җибәргәндәй итеп, кире якка борылып ятты. Әмма кояш үзенекен иткән иде инде, яңадан йоклап китә алмады, җитмәсә, иртәнге һавада әнисенең чоланга элеп куйган үлән исләре борынны ярып керде. Узган җәй җыелган булсалар да, чоланның һәр почмагы, һәр тактасына шуларның хушбуйларга тиң исләре сарылган. Шуңа тәмледер инде монда йокы. Әнисе Таифә түти ул үләннәрне шулхәтле хасиятләп, һәркайсының җыяр көнен, сәгатен, һава торышына карап, белеп җыя, аннан шушы караңгы чоланда җыеп киптергәч, ваклап, ак бәздән тегелгән янчык-капчыкларга тутырып, элеп куя. Үләннең ул үзе генә белгән исеме, гарәпчәләп, капчык өстенә шәмәхә карандашны чылатып язып куелган. Аның мәтрүшкәсе генә дә өч төрле: шәмәхәсе, сарысы, агы, ягъни мең яфрак; өч төрле кычыткан: сукыры, зәһәре һәм гадие; гөлҗимеш чәчәге, җимеше, тамыры, кура җиләге, тагын әллә нинди дарулыклар – барысын да Таифә түтидән башка беркем дә исемен дә, җисемен дә, кулланылышын да белми торгандыр. Шуңа күрә Нурияләрнең капкасыннан кеше өзелми. шешсәләр дә, пешсәләр дә, сынсалар да, сеңер сузылса, кан туктата алмасалар да үләнче түтигә килеп егылалар. Әнисенең кешеләргә шулай ярдәм итә алуына Нурия да сөенә, аның белән горурлана. Менә шуны күреп үскәнгәме, ул инде әллә кайчан табиб булырга карар кылды.

Син карар кылу нәрсә, бер егет әйткәндәй: “Закон бит, әткәй”, - диярсең, шул Нурия мәктәп бетерәсе 1958 елны гына дәүләтең “урта мәктәпне бетергәч, югары уку йортына кергәнче, ике ел я колхозда, я башка җитештерү өлкәсендә 2 ел эшләргә” дигән канун чыгарды да куйды. Ярый әле Нурия мәктәпне гел бишлегә генә тәмамлагач, аңа физика-математика укытучысы булырга пединститутка юллама бирделәр, ә бу аңа авылдан чыгып китәргә мөмкинлек иде. Ләкин ул туп-туры медицина институтына юл тотты. Көтеп кенә торганнар ди сине! 2 ел эш стажы юк, юллама аларга түгел, имеш! Ике дә уйламыйча, кыз төзелешкә эшкә кереп, буяучы булып урнашты. Аннан соң кызлардан шәфкать туташлары әзерли торган курслар барын ишетеп, кичке укуга керде. Узасы гомер ничек тә үтә, курслар да бетте, Нурия кече шәфкать туташы булып та эшләп алды. 2 ел стаж да җыелды, ниһаять, ул хыялының ярына килеп җитте – студент булды.

Студент еллары бик күңелле, дип сөйләсәләр дә, 8 балалы гаиләдән килгән Нурия өчен зур сынау еллары булды шул. Апасы Халидә дә медучилище бетереп, аның белән бергә укый башлады. 20 сум стипендия алалар, 1 караватта йоклыйлар, бүлмәдә 15 кыз. Теге 20 сумны алу өчен башларын бәрә-бәрә укыйлар. Ярый әле апасының медучилище, Нуриянең курсларда укыган белем-маялары бар. Укытучы булып эшли башлаган абыйлары айга 15 сум акча сала. Аны 3кә бүләләр, чөнки энеләре дә Казанга килеп, авыл хуҗалыгы иснтитутына керде. Урамга чыксалар, җәй көнендә тамак кипкәндә, су сатучы апалардан я автоматтан 1 тиенгә гади су алалар, тәмлесе 3 тиен тора! Туңдырмага күзләре төшсә, 9 тиенлек иң очсызлысын икесенә берне алып бүлешәләр.

Менә шундый ачлы-туклы, барлы-юклы уку еллары артта калды. Нурия белән Халидә икесе дә акушер-гинеколог дипломы алдылар. Соңгы курста кияүгә чыккан Нуриягә дә, ире Асланга да юлламаны бер районга бирделәр.

Гомере буе дин юлында булган Таифә карчык кызларының хатын-кыз табибе булуын ике яклы кабул итте. Ярый Халидә Пермь ягына китеп барды, ә Нуриягә әнисе алдында институтныкыннан ким булмаган сынау узарга туры килде.

- Кызым, син шулай итеп, Кендек әбисе буласың инде. Бик саваплы, бик җаваплы эш, Алланың үзенә тапшырдык. Тик менә бала төшерү эшен дә син башкарасы була бит инде. Күрә торып җан кыю, туачак сабый гомерен өзү – зур гөнаһ, шәригатькә сыймый торган гамәл ич!

- Әнкәй, ни эшлик соң, бөтен хатын-кыз да, беренчедән, синең кебек мөселман түгел, икенчедән аборт хәзер тыелган гамәл түгел!

Үзе 10 бала табып, 8ен исән-сау үстергән, сугыш елларында да саклап калган анага һич кенә дә аңлашылмый иде бу. Җанына урын таба алмыйча, Таифә түти авыл мулласы хозурына китте.

- Кара әле, Хисаметдин, сиңа аптырап, бер киңәш эзләп килдем, зинһар, гаеп итмә инде. Кызларым, үзең беләсең, институт бетерде, хатын-кыз духтыры булдылар. Мине аларның теге абурт дигән нәрсәләре бик каты борчый. Зур гөнаһ бит инде! Аллаһ каршында боларга берәр ярлыкау булыр микән?

Хисаметдин карт ни әйтергә белмичә шактый ык-мык килеп торгач, бераз фикерен җыйды.

- Кара әле, Таифәттәй, ни бит, менә безнең заманда ул нәрсә бик каты тыелган иде. Хәзер ил башлыклары акка кара белән язып, закунный итеп рөхсәт биргәч, синең кызың аны боза алмый бит инде! Шул һөнәрне сайлагач, алар бит әле ант та бирәләр икән! Шуңа күрә бу гөнаһ синең кызга түгел, ә закун чыгарган, бездән югары утыручыларга булыр. Иншалла, мин шулай уйлыйм.

Таифә карчык, бераз тынычланып, өенә кайтып китте. Абзарда бәрәнләргә калган сарыгы ята, кайтышлый шуның янына керде. Сарык һаман бәрәнли алмаган, авыр сулап ята, бәрәннең тәпиләре күренеп тора. Бисмилләсен әйтеп, бәрәннең аягыннан тартып караса да, булмады, сарык тагын да катырак ыңгыраша башлады.

- Я үтерермен, туктале, минем чоланымда булачак Кендек әби йоклап ята бит, күрсәтсен әле миңа һөнәрен!

Таифә түти җил-җил өенә кереп, өстен-башын алмашты, җылы су, чүпрәкләр әзерләп, чоланда әле торырга иренеп яткан Нуриягә эндәште:

- Кызым, тор әле, сарыкны бәрәнләтергә кирәк, бик интегә.

- И-и, әнкәй, мин бит мал табибе түгел, ветеринарга эндәш инде.

- Сарык ни, кеше ни, бер үк төсле, әйдә, тор-тор, сулар, чүпрәкләр әзер, өстеңә әнә минем мал арасына кия торган кара халатымны ки, чиста ул.

Халатның чиста булуында шиге юк ла Нуриянең. Әнкәсе авылда бер чиста хатын булып даны чыккан. Бервакыт балаларын басуга тартып эшкә йөргән чакта, хатыннар камыл өстенә төшеп калган бала чүпрәген тапканнар.

- Бу кайнатып юылган, бик чиста чүпрәк, мөгаен гына Таифәнеке төшеп калган,- дигәннәр, һәм, чыннан да, шулай булып чыккан. Авылда әле бу турыда һаман да кызык итеп, чиста әйберне "Таифә чүпрәге, дип сөйлиләр".

Нурия торып, аннан-моннан гына юынды да, әнисе әзерләгән “приборларны” алып, теләмичә генә абзарга юнәлде. “Испекторы” да иярде. Кулларын сабынлап, сарык өстенә иелеп, карый башлады. Чыннан да, сарыкның хәле бик авыр, бәрәнли алмыйча озак интегеп яткан, көчәнчеге дә юк. “Ни булса да булыр”, - дип, Нурия эш башлады. Куллары белән бәрән тәпиләре буйлап сарыкның эченә кереп, җайлап борып, бәрәнне тартып алды. Сарык исән калгач, Таифә түти бик сөенде.

- Ярар, кызым, синнән тулык булыр, йөрәкле икәнсең. Мулла Хисаметдин янына киңәшкә барган идем. Ул да синең яклы булды. Миннән рида әл лилләһи Фатиха. Исән-сау эшләргә язсын.

Нурия диплом яклаганнан соң да болай ук сөенмәгәндер! Сарык бәрәнләтеп, әнкәсенең рөхсәтен, эшенә фатихасын алды бит!

Иртәнге чәйне тәмләп, бик рәхәт итеп эчтеләр. Таифә түти инде мулла янына киткәнче, көтү кугач та коймагын пешереп, суынмаска кат-кат төреп киткән иде, кызын кыстый-кыстый сыйлады.

- Кызым, үзең дә әйбәт кенә түгәрәкләнеп киләсең инде, сакланып йөр берүк.

Нуриянең битенә алсулык йөгерде, әле көмәнле икәнен әйтмәгән дә иде, әнисе сизеп тә алган.

- Кияү дә кайтып җитәр, тозлы каз ите белән өйрә пешерербез, Алла боерса.

Казанга вак-төяк әйберләрен алырга киткән Аслан төшке ашка, чыннан да, кайтып җитеште. Мишәр киявен бик ошатты Таифә түти, бигрәк тә динле булуы күңеленә якын иде.

- И-и, сөйләшүләре үк күңелле безнең Аслан кияүнең! Чистай мишәрләре иманлы, динле инде алар, безнең якта гына халык надан, мәчетебез дә юк бит!

Нурия белән Аслан әниләре җыйган күчтәнәчләрне алып, дүшәмбе көннән эшкә башларга ниятләп, хастаханә биргән кечкенә бүлмәләренә кайтып киттеләр.

Икенче көнне баш табиб янына кереп, эш турында сөйләшергә дип төшсәләр дә, тиз генә аны күрә алмадылар, ашыгыч операциягә кереп киткән. Бүген иртән сәгать 9га билгеләнгән операцияне иртәнге сәгать 6да башларга туры килгән. Ашказанында тирән яра булган бер кеше, төнлә туалетка чыкканда кан китеп, коридорда егылган. Кичекмәстән Игнат Михайловичны чакыртып алганнар. Андый хирурглар турында урыслар “хирург от Бога” диләр. Хастаханәнең баш табибы менә шундый чып-чын талант иде. Аслан, үзе дә хирург дипломы алган кеше булганга, теш төпләрен суырды:

- Их, вакытында эләгә алмадым, мондый катлаулы операциядә ассистент булсам, ничек шәп дәрес алыр идем, - дип үкенүен белдерде.

- И-и, әле яңа килгән кешегә карап кына торырга рөхсәт итсәләр дә ярар иде, - дип өстәде Нурия.

Игнат Михайловичны көткән арада хастаханәне йөреп чыктылар. Район үзәге өчен кечкенә инде, билгеле. Ләкин районда 5 участок хастаханәсе дә бик әйбәт табиблары белән дан тота икән. Ике сәгатьләп вакыт үтүгә, опреациясен тәмамлап, арып-талып, баш табиб үзенең бүлмәсенә кереп китте. Аслан белән Нурия, аның чыкканын күрсәләр дә, кабинетка керергә ашыкмадылар, Ишек төбендәге утыргычка утырып: “Хәл җыйсын әзрәк, күзеңне тасырайтып, юньләп йокламаган, иртәнге ашын ашамаган кеше янына барып керергә ярамас”, - дип, көтәргә булдылар. 15 минутлап үтте микән, ишектән җыйнак гәүдәле, тиз йөрешле, эшчәнлеге, булдыклылыгы йөзенә чыккан, инде бөтенләй икенче кеше килеп чыкты. Яшьләрне күреп, кемнәр икәнен аңлады бугай, татарчалы-русчалы итеп эндәште:

- Что, детки мои, мине көтәсезме, әйдәгез кабинетка!

Документларын алып караштырды да:

- Да, детки мои, вовремя, работы – непочатый край! Оба бик-бик кирәкле табаблар. Особенно сез, Нурия Габдулловна! Роддомда только акушеркалар гына. Институт бетергән кеше – прямо золото!

- Алайса мин үземнең мишәр иленә китәрмен инде, - дип шаяртып куйды Аслан.

- О-о-о, юк, не отпущу! А то мин монда эш күплектән шартларга могу! Хирург та, рентгенолог эшенә дә дипломыгыз бар икән, икегез дә бүгеннән үк эштә.

Шулай итеп, баш табиб яшьләрне күтәреп алган кебек булды, муеннан эш өйде. Нуриягә эш аерата күп иде. Ул Асланга:

- Мин сам да, зам да; бүлек тулысы белән минем өстә, сиңа пешерергә өйрәнеп, минем кайтканны көтәсең була инде, - дип көлә.

Килеп эшли башлаган көнне үк өйләдән соңга бер хатынны алып килделәр. Нурия якты дөньяга үзе беренче тапкыр кабул иткән нарасыйны кулына алды. Сабый өзелеп-өзелеп елый, әллә шушы күзләрен камаштырган өр-яңа тирәлекне ятсына, әллә кендегенең ана карыныннан аерылганына бик кайгыра, әллә үзенең исән-сау икәнен шулай белдерә.

Нуриянең күзләре дымланды:

- И, сабый, бәхетең-тәүфыйгың белән белән кил дөньяга, дүрт саның төгәл, акылың камил булсын, әтиең-әниең кочагында, тигез канат астында үсәргә насыйп булсын сиңа!..

 

Хикәянең дәвамын сайтыбыда иртәгә укыгыз.

Вәсимә Хәйруллина,

Сарман районы, Чураш авылы

 

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: