Бишенче бәбкә (хикәя)

Тормыштан алынды

Таудай зур корсаклы Фәүзияне, тулгак тота башлагач, район үзәгендәге хастаханәгә китереп җиткерүләре булды, ул үзенә охшашлы саргылт чәчле, зәңгәр күзле игезәк кыз белән малай табып та куйды. Менә бер юлы ике бәхет, бер тууда кызлы да, уллы да булдың, дип сөенде Фәүзиянең хәлен белергә килгән әнисе Мәрхәбә карчык. Егерме җиде яшьлек иреннән аерылып кайткан хатынның тәүге тапкыр күкрәгенә бала кыскан аналык бәхет-сөенечен алыштырып, бераздан күңелен яңа туган нәниләре өчен җаваплылык хисе, курку, кайгыру били башлады. Ничек кенә үстерермен инде бу балаларны берүзем?! И, ходаем, ярдәмеңнән ташлама гына. Мине кызганмасаң, шушы сабыйларны жәллә, дип, төн йокламый ходайга ялварды.

Кайгырырлыгы да бар иде шул. Рәсимгә кияүгә чыгуына ике ел гына, ә ул инде аңардан аерылып та өлгерде, ике балалы ялгыз хатын да булып калды. Кулларыннан гармунын төшермәгән, чибәр Рәсим белән алар шәһәрдә эшләп йөргәндә таныштылар. Фәүзиянең Рәсимгә күңеле бик ятмаса да, син барыбер минеке булачак, дип Рәсиме аның артыннан калмады шул. Үзенекен итте, Фәүзиягә өйләнде Рәсим. Мине карарга кайтыгыз тизрәк, үләм бит, дип чакырган әнисе Кәбирә карчык янына, яшәргә авылга алып кайтты Рәсим Фәүзияне. Тәүге күрешүдә үк Кәбирә килен кешегә күрешергә кулын бирмәде. Беренче көннән үк “Мәрхәбәнең бер җиреннән төшкән сары кызын” яратмады. Фәүзия нинди генә уңган, тырыш булмасын, бианасына ярый алмады. Хәлле генә мулла гайләсендә туып-үскән, шунда тиешенчә тәрбия алган Кәбирә, авылда абыстай вазифасын үтәп, дин юлында йөрсә дә, усаллыгы, зәһәрлеге белән аерылып тора иде. Рәсимгә күрсәтеп тә какты киленен, күрсәтмичә дә. Гармунлы, күңелле, бәйрәмле тормышны үз иткән, салгалап алырга бик яраткан Рәсим, ике хатын-кыз арасына кермим, дигән булып, хатынын җәберсетүдән якламады, сакламады. Шулай, беркөн мескен Фәүзия, бианасының каһәрле теленә түзә алмыйча, сигез айлык авыры белән ата йортына кайтып китте. Башын бауга салырга әзер булган, тик туасы балалары хакына гына исән йөргән Фәүзия шулай корсаклы килеш ата бусагасына кайтып егылды. Ярый, күпне күргән әтисе белән әнисе, баланың авыр хәлен аңлап, кабул иттеләр, ихлас терәк булдылар.

Тиздән, вакыты җиткәч, ике игезәк дөньяга килде. Тупылдап торган балаларга Илүс, Илүсә исемнәре бирделәр. Менә кемдә тапты юаныч Фәүзиянең яраланган җаны. Дөньяда шундый авырлыклар барлыгын белмәгән-аңламаган Илүс, Илүсә карт әтиләре йортында тәгәрәшеп үсә башладылар. Тәүге ыштан-күлмәкләрен аларга карт әтисе белән карт әнисе юнәтте. Имидән аергач, карт әти белән карт әниләре тамакларын туйдырды. Имидән аеру дигәннән, ике балага Фәүзиянең күкрәк сөте җитмәгәч, базлап елаган Илүсәгә, тынычландырыр өчен генә булса да, Мәрхәбә карчык үз имиен каптыра башлады. И, ходайның рәхмәте! Шулай, сабый суырганнан Мәрхәбә карчыкның күкрәгенә сөт төште һәм ул да бер баланы имезә башлады. Балаларга ике яшь ярым тулганда Рәсим Фәүзияне, кызы белән улын алырга килде. Башкача эчмәм, әнкәй дә безнең тормышка кысылмас, дип вәгъдә биреп ышандыргач, Фәүзия иренә иярергә булды инде. Кызына ике бала белән ничек авыр икәнен аңлап торган әнисе Мәрхәбә: “Берсе булса да монда әзрәк үссен. Соңрак килеп алырсыз”, - дип, Илүсәне беразга алып калды. Беразга дигәне, озакка китте шул бик. Рәсим баласын алырга килмәде. Фәүзиянең аерылып калган бәбкәсе өчен йөрәге ничек сыкранса да, алып кайтыйк баланы, дип ирен күпме үгетләсә дә, ир белән бианай сүзенә ныклап каршы тора алмады. Шул арада бер-бер артлы дөньяга тагын ике кызлары, бер уллары туды. Яшәгән йортларының төп хуҗасы – Кәбирә карчыкның сүзе һәрвакыт сүз булды. Рәсим бервакыт, Фәүзиянең ялваруына чыдый алмыйча, Илүсәне ата-ана йортына алып кайтырга риза булгач, Кәбирә: “Өемне балага батырдыгыз. Дүртәү баштан ашкан. Кертмим балагызны, алып кайтсагыз да”, - дип тавыш-гауга чыгарды. Шуннан Фәүзия еракта аерылып яшәгән бәбкәсе өчен бәгыреннән ташкан сагышын, күз яшен йөрәгенең иң түренә яшереп, башка балалары өчен яшәде дә, яшәде. Ерактагы кызы өчен җаны бик сыкранганда, үз-үзен аның алдында түзәлмәслек гаепле тойганда, ул : “Биш баланың берсе булса да башкалары күргән кыерсыту-җәберне күрмәс. Берсе булса да исерек әтисен күрмәс”, - дип үзен тынычландырырга, акларга тырышты. Янында үскән дүрт баланың күргәннәрен сөйләсәң сүз дә, вакыт та җитмәс шул. Әтиле буып үссәләр дә, аңардан якты чырай, җылы сүз ишетмәделәр. Усал карт әниләренең балаларны җәберсетүенең чиге булмады. Фәүзия тырышлыгы белән ач-ялангач үсмәсәләр дә, аларның балачагын бәхетле дип атау ялгыш булыр иде. Балалары, аракы сөйгән, исергәндә тавыш-гаугалы аталарыннан куркып, басынкы-тыйнак булып үстеләр. Замана авырлыгына бирешмичә, тырышып-тырмашып бер үзе дигәндәй үстерде инде аларны Фәүзия. Ярый, авыр тормыштан балаларының күңеле катмады. Шәфкатьле, итагатьле, әниләренә охшап, эшчән, тырыш булып үстеләр.

Шулай биш туганның берсе, игезәк сыңары Илүсә башка туганнарыннан еракта, карт әти йортында үсте. Башта берни аңламаган сабый кызый карт әнисенә “әни” дип дәште. “Яхшы кешеләр” бәләкәй кызга чынлыкта әнисенең кем икәнлеген тиз аңлатып бирделәр. Карт әнисе Илүсәне бик яратса да, әлбәттә, балага үз әнисе, үз әтисе җитмәде. Нигә әти белән әни дигән кеше бик сирәк киләләр? Килсәләр дә, кунакка гына киләләр дә, Илүсәне үзләре белән алмыйча китәләр? Нигә Илүсәне кулга алганда әнисе елый да елый? Әтисе гармун уйнатканда, бие әле, кызым, дисә Илүсәнең һич тә биисе килми. Әтисенә каш астыннан акаеп карап тик тора. Нигә урам аша яшәгән Нурияның әтисе-әнисе аның белән бергә яши, ә минекеләр әллә кайда? Кечкәй Илүсә, күпме генә уйланса да, бу сорауларга җавап таба алмады. Мәктәптә укыганда бер малай “ятим бәрән” дигәч, күңеле катты кызның. Әнисе аны яратмый. Яратса, килеп алыр иде инде әллә кайчан. Илүсә карт әнисеннән башка беркемгә дә кирәкми. Әти белән әнисенә “әти-әни” дип башкача дәшмәде. Ерактагы ике кыз, ике малай туганына күңеле ятмады. Шулай, әти-әнисе исән килеш, ятимә булып, кимсенеп үсте ул.

Бу дөньядагы иң якын кешесе - карт әнисе дә мәңгелек түгел шул. Чирләде Мәрхәбә карчык. Ныклап чирләде. Мәктәпне бетереп шәһәргә эшкә урнашкан Илүсәне чакыртып кайтарды. Аның авыр хәлен ишетеп, Фәүзия дә килгән иде. Кызы белән оныгын янына утыртты. “Илүсә балам, мин сине туганнан башлап карап сөеп үстердем”, - диде. – Шулай да мин синең алдыңда бик гаеплемен, - диде. – Шулай килеп чыкты инде, син әти-әниең исән булып та, ятимә булып үстең, - диде. – Алдыңда кичерүеңне сорап, тезләнер идем, хәлем юк. Менә сиңа әниеңнең кулы. Бу тормышның нинди генә чагы булмасын, ул – синең әниең. Кичер аны да. Рәхәт тормыштан килеп чыкмады ул болай, - диде. Кызы белән оныгының кулларын бер-берсенә тоттырды. Килешегез, бер-берегезгә рәнҗемәгез, диде. Озакламый, Мәрхәбә карчык җан бирде. Шулай, изге карчыкның кабере өстендә диярлек, ана белән кыз бер-берсен яңадан табыштылар. Елаша-елаша кичерделәр бер-берсен. Илүсә, үзе дә сизмәстән, беренче тапкыр әнисенә “әни” дип дәште. Читтә, еракта очкан бишенче бәпкәсе кайтты ана оясына.

... Картая инде Фәүзия дә. Балалары үсеп кеше булдылар. Төрлесе төрле якка таралыштылар. Инде оныкларының үз балалары үсеп килә. Үтте инде гомеркәйләр... Ничек кенә булмасын, үкенечле зар тоймый Фәүзия үткән тормышына. Балалары өчен яшәде. Алар диеп тормышына мәгънә салды. Бар гомерен балаларына багышлады. Исән чагында усаллыгы белән үзәгенә үткән бианасына үч тотмыйча, аны соңгы көненә хәтле кешеләрчә карап, тәрбияләп, бәхиллеген алып, җир куенына бирде. Эчкән ирен дә, балаларның атасы бит, дип күпме теләсә дә, ташлый алмады. Менә инде ул да мәрхүм. Аны да кичерде Фәүзия. Ходай кичерсен, диде. Язмышыннан күргән барлык кайгы-хәсрәт өчен Ходай Фәүзиягә бәхетле картлык, озын гомер бирде. Зур, иркен йортта сөйгән балалары, оныклары аны ялгыз калдырмый. Һәр атна саен диярлек кайтып торалар. Йорт-җирен караштыралар, булышалар, аллага шөкер. Ә балалар арасында яшь буенча иң зурысы Илүсә булса да, Фәүзия аны күңеленнән генә “бишенче бәбкәм” дип йөртә. Язмыш җиле читтә очырып йөрткән газиз бишенче бәбкәсе ул Фәүзиянең. Бала чагында бирә алмаган ана назында йөздерә аны Фәүзия хәзер. Биш кошчыгы туган ояга җыелышканда, иң беренче булып, бишенче бәбкәсе очып килә аның...

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: