Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сугыш корбаны (хикәя)

Дөресе шул – Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя...

«Яшь кияү кайта...» дип уйлады Фәгыйлә. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Күн итек тавышлары Фәгыйләләр турысыннан үтеп тоныкланды. «Кияү кайта», – дип пышылдады, йөрәге көеп.
– Көн дә таң йокыңны калдырып, шуның кайтканын тыңлап ятмасаң!..
– Үзең дә йокламыйсың бит!
– Йоклар идем дә, аяк йоклатмый... Таң сызылганда сулкылдап сызлый
башлый, ни хикмәттер.
– Минем йөрәк сызлый... Кая, аягыңны төнәтмә белән уып карыйк булмаса. Урыныннан кубарга талпынган хатынын Мирвәли акрын гына үзенә таба
тартып куйды:
– Кирәкмәс, үтәр. Үтә торган булса... – Аннан бер тын торганнан соң, өзелгән
сүзне ялгады. – Йөрәгеңне сыздырып ятма, син генә туктата торган эш түгел инде бу. Вакыт турылар.
– Маһирә апа да жәл. Адәм страмы ясады, урамга чыгарлыгымны калдырмады, дип өзгәләнә.
– Ана кеше өзгәләнер, тик ул да берни эшләтә алмас.
– Кадыйр үзе дә жәл... Бала гына бит әле ул!
– Инде бала түгел!
– Бала булмый... Безнең Мирсәлим белән ике генә ай аермалары. Мирсәлим
сентябрь ахырында туды, Маһирә апа декабрь башында тапты Кадыйрын. Чатнама суык иде. Карсыз суык. Кар бик саран яуды ул көздә. Яңа ел алдыннан гына буранлап-дулап бөтен дөньяны тутырды. Әле дә хәтерлим, күрше Гаяз абый кереп сөенче алды: «Нәселегез ишәя, Маһирә дә ир бала тапкан», – диде.
– Мәрхүм, Гаяз абыйны әйтәм, шулай тирәннән алып сөйләшергә ярата иде инде. Уйлап баксаң, нинди нәсел...
– Нинди дип, икебез дә Габделсаттар бабай тамыры бит без, беләсең, Маһирә апаның әтисе белән минем әти бертуган.
– Булса ни, Маһирә апаң Чыпчыклар нәселен ишәйтте, син – әлхәмделилла, безнекен – Бүре Харисларыныкын. Кыз бала үз нәселе сагында тора алмый инде ул...
– Әй, әйттерерсең әлләни!
«Әлләни»ен әйтеп тормады Фәгыйлә. Ир белән әрепләшә торган гадәте дә юк, әрепләшер сәбәбе дә. Дөресе дә шул: инсафлы кыз бала сөйгән ярының нәсел агачын яшәртә. Шулай да, үз тамырларыннан да китми – Кадыйр турында сүз чыкканда, Чыпчыкларны гына түгел, Габделсаттарларның нәселен дә барлап куялар. Нәселдә булмаганны кыланды шул Кадыйр. Кыланды дип... Юк, кылану түгел бу. Үзе корбан булды бугай...

– Кадыйр да жәл, – дип, уй йомгагының очын кабат сүзгә күчерде Фәгыйлә. – Алай дисәң, Нәфисә дә жәл инде!
Иренең сүзләренә ышанырга, ышанмаска белми аптырап калды хатын.
– Чынлап әйтүеңме бу?
– Үзең бит, жәл дә жәл, дисең. Жәлләүгә калгач, Нәфисә дә...
– Нәфисә – аздыручы! Оятсыз! Улы кебек баланы...
– Үз тиңнәре калмагач...
– Шул азгын хатынны аклап маташмасаң! Әй, ир халкы шул азгыннарны
ярата инде ул. Әле үзең дә...
Фәгыйлә сүзен әйтеп бетермәде, үз уеннан үзе сискәнеп куйды. Тфү-тфү,
Аллам сакласын! Гарип дип тормаслар... Хатын-кызның бер ишен тәмам азындырды бу сугыш. Ундүрт яшьлек малай-шалайны юлдан яздырганны... Гарип булса да, ир бит әле аның Мирвәлие. Әстәгъфирулла! Җыен җүнсез уй килә башка...
Һәр таңда офык чите яктырыр-яктырмас өйләре турысыннан үткән шыгыр- шыгыр күн итек тавышы тәмам бәгырен айкаган иде шул Фәгыйләнең. Бер Фәгыйләнең генәме?!.
Фәгыйләләр турысына җиткәнче, иң элек әле Кадриянең йөрәгенә басып үтә ул шыгыр-шыгыр.
Бүген иртәләгән, дип уйлады Кадрия. Күкеле сәгать рәттән дүрт кат кычкырганга әле күп булса чирек сәгать үткәндер. Түбән очтан шыгыр-шыгыр күн итек тавышы ишетелә башлауга, Кадрия әкрен генә урыныннан торып, тәрәзә читенә килеп басты. Әле таң җәелмәгән, таңның туар сәгате якынлашканны искәртеп, офык читенә генә ак тастымал тартыла башлаган. Таңгы эңгер-меңгер. Авылның иң татлы йокыга талган мәле. Менә ак тастымал алтынсу-алсу төс белән җәелеп китәр дә ыгы-зыгылы иртә уяныр. Мал-туар, кош-корт авазы иртәнге саф-салкынча һавага җылы бер тын өрер. Ә әлегә таң борын төрткән иң тын вакыт. Шул тынлыкны үсмер егетнең шыгыр-шыгыр итек тавышы гына сискәндерә. Юк, тынлыкны гына түгел, Кадриянең йөрәген сискәндерә бу аваз. Сискәндерә дию дә дөрес булмас, шул авазның үзе төсле телеп-телеп ала: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... оныт-оныт, оныт-оныт... оят-оят, оят-оят...
Чәчәккә ачылмый суык суккан бөрегә охшап, куырылып почмакка сеңгән Кадриянең йөрәгенә аяк тавышы шундый кайтаваз булып килеп бәрелә. Нечкә- озын шәүлә тәрәзә турысына тигезләнгәндә, кыз почмакка ныграк посып, сулыш алырга да куркып торды. Әйтерсең, урамнан үтүче аның сулаганын ишетергә мөмкин. Менә ул тәрәзә турыннан үтеп китте. Инде артыннан курыкмыйча карап торырга була. Кадриянең әтисе бу хәлне белсә, ни дияр иде икән? Һәрхәлдә, «Кара, Чыпчык Нургали малае нинди сылу егет булып үсеп килә, чыпчык кына димәссең... Хәер, ана ягыннан нәселләре нык шул, затлы нәсел, Маһиралар ягына тарткан малай...» димәс иде инде. Әллә әтисенең шул мактау сүзләре тәэсир итте, малайлар арасыннан Кадыйрны аерып карый башлады Кадрия.
Хәер, болай да аерылып тора иде ул: яшьтәшләреннән бер башка озын, таза булмаса да, гәүдә-сыны ничектер нык, ыспай. Башка малайлар төсле йә үчекләп, йә мәгънәсез сүз-хәрәкәт белән күңелне кайтармый. Олыларча җитди тота үзен. Әтисенең «затлы нәсел» диюе хактыр. Нәсел дигәнне аеруча басым ясап әйтергә ярата иде әтисе. Кадриягә дә: «Кызым, онытма шуны, син затлы нәсел баласы – ахуннар заты. Кычкырып сөйләп йөрмәсәң дә, күңелеңә киртләп куй», – дия иде. Кадыйрга да шул ук «затлы нәсел» тамгасы «сугылгач», Кадрия аны үзенең тиңе дип исәпләде, Кадыйр да шулай уйлыйдыр дип белде һәм егет белән әлегә алай-болай бер сүз алышмасалар да, язмышлары инде бәйләнгән дип хис итеп йөрде.
Нәсел дигәне әтисенең башына җитте. Сугыш алдыннан алдылар әтисен. «Ахун Гаяз нимес шпионы булган икән, әле аның әтисе Хангали үк, Истанбулда укыганда, нимесләр белән дуслашкан, шулар тегермәненә су коеп яшәгән, имеш», дигән чыш-пышлар таралып, авыл халкының бер ише ул имеш- мимешләрне күпертсә, бер ише ышанырга-ышанмаска белми аптырады. Бары Гаязның гаиләсе: хатыны, балалары, туган-тумачасы гына бу гаепнең чеп-чи ялган, яла булуын белеп, нахактан бәгырьләре көйде. Тик берничек тә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр шул. Үзләренә ни язгандыр дип, хафада яшәргә генә калды. Озак та үтми сугыш чыгып, ир-ат затыннан булганнарның барысын да фронтка озаттылар. Гаяз да үзе теләп сугышка киткән, ил алдындагы гаебен каны белән юып, йөзен аклап һәлак булган, дигән хәбәре генә килде...
Гаязның ике улы да ватан өчен гаепсез башларын салдылар...
Өч буын хатын-кыз: әби, әни, үзе өелеп калгач, Кадрия киләчәктә таяныч булыр кешесе дип, тагын да шул Кадыйрга багынды. Ул инде егет булып йөри иде – колхоз тормышы тулысы белән шул 14-15 яшьлек үсмерләр белән хатын- кызлар җилкәсендә. «Кадыйрның яше кергәнче сугыш кына бетә күрсен!» – дип өзелеп-өзелеп теләде Кадрия. Аны да югалтыр хәле юк иде инде!
Тик... югалтты. Ничек кенә югалтты әле! Сугышка китеп югалса, мең кат җиңелрәк булыр иде кана! Мондый да хурлыгы булмас иде!
Авыр уйларыннан арынырга теләп, үз-үзенә каршы төште Кадрия. Нинди хурлык? Ник? Ниемә дип бәргәләнә соң әле ул? Кадыйрның ярәшкән кәләшеме? Вәгъдә бирешкән ярымы? Кем соң аңа Кадыйр? Беркем дә түгел! Аның бит Кадриягә хәтта борылып та караганы юк. Шул бер тапкыр, бары бер тапкыр күңелләрен ачып сөйләшкәннәре булды. Гомеренең иң ачы көннәренең берсе... һәм иң татлы кичләренең берсе булган икән ул! Кадриянең дә, Кадыйрның да абыйлары бер олауда авылдан чыгып киттеләр.
«Исән булсак, бер кайтырбыз... бер кайтырбыз...»
Икесенең дә кара кәгазе генә кайтты.
Авылның бер төркем ефәк кебек егетләрен сугыш дигән аждаһа авызына
озаткан шул кичне, бөтен авыл кара хәсрәткә, ачы яшькә төренгән кичне, чишмәгә суга төшкән җирендә, суын да алырга онытып, күзләреннән чишмә агызып торган Кадрия янына Кадыйр килеп басты.
– Елама, Кадрия, тиздән, бик тиздән тончыгачак ул нимес мәлгунь!– диде. – Кайтмасалар?!.
Тынычлана башлаган Кадрия үз сүзләреннән үзе тагын да үксебрәк еларга
тотынды.
– Елама инде. Кайтырлар... Бир әле чиләгеңне...
Кадыйр башта Кадриянең чиләгенә, аннан үзенекенә су алды.
– Кадыйр, әти сине бик мактый иде. «Затлы нәсел», дия иде...
Кадыйр бер сүз дә әйтмәде. Әллә сүз тапмады, әллә Кадрияне аңламады
шунда. Кадрия, сүзне ялгарга теләп:
– Кадыйр, сугыш тиз бетәр микән? – диде.
– Тиз бетәр, без дә монда тырышсак, бик тиз бетәр.
– И-и, бездән генә торса...
– Тора, нишләп тормасын. Әнә сәвит Фатыйх абый әйтә: «Һәркем көченнән килгәнчә тырышса, җиңәрбез», – ди. Җиңәрбез дә! Фронт өчен барысын эшләрбез!

 – Син дә быел мәктәпкә бармыйсыңмы инде?
Җиденчене бетергәннәрнең күбесе инде ул турыда уйламый да. Шулай да Кадрия Кадыйрның укуын дәвам итүен тели иде...
– Юк, укырга вакыт калмас шул. – Кадыйрның тавышы күңелсезләнеп куйды. – Укыйсың киләме соң?
– Килә-килми, дип тора торган вакыт түгел шул, колхозны тотарга кирәк.
Эш күп, үзең беләсең, эшләр кешесе әз. Укырбыз әле. Җиңик кенә! – Җиңгәч... син кем буласың аннары?
– Тракторга утырырга исәп.
– Ә минем укытучы буласым килә.
– Булырсың, син әйбәт укыйсың бит.
– Син дә әйбәт укыйсың.
– Китап укырга яратмыйм мин. Математика, география кызык, ә
әдәбияттан... укыйсы килми.
– Юк, китап уку бик кызык бит. Күпме яңалык беләсең. Бер укый башласаң,
туктап та булмый.
– Ярар, мин укып тормам инде, укыган китапларыңны син генә сөйләрсең миңа. Кадыйрның әлеге сүзләре Кадриянең өметен ныгытты. Сөйләр... Сөйләрлек
сүзләре бик күп аның, бик күп. Әле тагын, тагын кызыклы китаплар укыр. Алар да Кадыйр белән шулай китаптагыча матур итеп сөйләшерләр, шулай яшәрләр... Юк, китаптагы геройларның язмышларын кабатламас алар. Шундый ялгышлар тормышта кабатланмасын өчен язылган да бит инде ул әсәрләр.
Китаплар турында сөйләшергә насыйп булмады аларга. Югыйсә, Кадрия, Кадыйрга сөйләрмен дип, китапханәдән күпме китап алып кайтты, эңгер- меңгердә күзләрен талдырып күпме укыды. Кадрия китап укып хисләнгәндә, Кадыйр инде үз китабын яза башлаган иде.
Башта чыш-пыш кына ишетелгән хәбәр әкренләп ачыктан-ачык сөйләнелә торган гайбәткә әверелде. Хәер, гайбәт дип булмый. Гайбәт кенә булса икән! Дөресе шул – Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя...
Һәр таңда тәрәзәләре турыннан шыгыр-шыгыр үткән күн итек тавышы гына Кадриянең әле йөрәге урынында икәнлеген искәртә иде: шыгыр-шыгыр... оныт-оныт... оят-оят... дип сикерде йөрәге...
Кадриянең йөрәгенә килеп кагылганчы, бу шыгыр-шыгыр итек тавышы Нәфисәнең җанын сыздырып-сыздырып ерагайды: бәхил... бәхил! Бәхил, бәхил, дип үзенчә шәрехләде ул авазны Нәфисә. Моңа кадәр бер дә игътибар иткәне булмаган икән: нечкә балтырында кунычы шылтырап йөргән итек Кадыйрга ике үлчәмгә зур булыр... Әлеге итек эзләренә сокланып торган көне исенә төште.
Җир өстен беренче кар каплаган таңда, ишегалдына чыккач, Нәфисә бертын аптырап карап торды да үзалдына кычкырып көлеп җибәрде: ап-ак кар өстендә аршин буе итек эзләре җәелеп ята иде. Малай гынамы?!. Нинди генә малай булып чыкты әле бу Кадыйр! «Яшь бала. Яшь бала... Баланы аздырып...» – дип теңкәсенә тигәннәр иде. Әнә, аяк эзләрен генә карагыз сез аның! Йолкыш мужиклардан мең кат артык ир заты булып чыкты ул малай дигәнегез, беләсегез килсә! Нәфисә итек эзләренә горурланып карап торды. Әнисе көйләп укыган «Йосыф кыйссасы»н тыңларга ярата иде ул үсмер чагында. «Инде менә минем 
хәлне белдегезме, бер күрүдә бармагыгызны кистегезме!» Ул чакта аңлап та бетермәгән юллар яңа мәгънәләр белән баеды. Аның аңында баеды да... ай- һай, бу томана авыл гайбәтчеләренә моны аңлатып буламы соң?! Гомумән дә, боларның сүз боткасы арасында яшәргә тиеш идемени Нәфисә? Юк! Мең кат юк!!! Сөйгәненең кочагында кочак иркәсе булып кына яшәргә дип яратылган зат иде бит ул. Ходай аны бөтен яктан камил итеп сөеп яраткан: ул буй-сын, йөз-кыяфәт, үткен зиһен, җор-чая тел, ташып торган дәрт! Бер кешегә артык булыр, дип тормаган, өеп биргән. Шуларына өстәп, гомерлек бәхетен дә бирсәче! Юк, бер ягын китеп алмаса, тормыш буламыни ул?! Китеп кенәме, умырып алды! Иркә төпчек булып үскән «матур кызыбыз» (әтисе дә, абыйлары да гел шулай дип кенә йөртәләр иде үзен) буй җитеп, үзенә тиң егет солтаны белән гаилә корып, «матурым» булып кына яшәп ята иде... Шулай гына яшисе иде дә соң!.. Кайнар кочактан суырып алып, ялгызлыкның салкын ястыгына салды да куйды сугыш. Карасана, барысын-барысын өеп биргәндә, сабырлык дигәнен бөтенләй онытып калдырган икән ләбаса. Ялгызлыкка сабыр итәр тәкате юк иде Нәфисәнең! Түзеп карады. Түзми нишлисең. Бөтен авылына күзгә кырып салырлык ир заты калмады бит аның: карт-коры да малай-шалай.
Вакыт бик чагыштырма төшенчә, диләр, хак икән. Сугыш урыны белән вакытны тизләтте, урыны белән сузды. Көннәр, айлар озын, мәңге үтмәс төсле озынга әйләнде. Шаулап торган тормыш әле кул сузымы арада гына калса да, ул инде әллә кайчан булган бәйрәм төсле иде. Инде ул бәхетле көннәрдән соң бер гомер яшәлгән кебек. Ә алда билгесез, куркыныч, авыр, ач көннәр тезелгән... Тик ни хикмәт, салмакланып аккан вакыт яшь-җилкенчәкне бик тиз олыгайтты: кичәге малай-шалай егеткә, дөнья тоткасына әйләнде.
Көннәрнең берендә ындыр табагында Чыпчык Нургали малаен күреп, Нәфисә өнсез калды. Юка тәнендә тыгыз мускуллары уйнап торган озын буйлы егет шул Кадыйрмы соң? Көн эссесендә билдән чишенеп ташлап, алны-ялны белми эшләгән егеттән көне буена күзен ала алмады ул. Йөрәге уйнаклап типте, күңеле очынды... Ул үзенең яшен дә, ир хатыны икәнлеген дә, ике бала анасы булуын да онытты. Яшьлегенә – Кадыйрга тиң яшь чагына кайтты. Бер мизгелгә сугыш, авырлыклар, кимлекләр, өстәге бурычлар ... барысы-барысы юкка чыкты. Бу иләслек бер мизгелгә, бер көнгә генә сузылса соң! Юк, күңел тәмам урыныннан купкан, тәмам алгысыган иде. Бу алгысу шулкадәр көчле булды ки, Кадыйрны да бөтереп кенә алды... Ташкындай кайнаган дәрт өермәсенә унбиш яшьлек малай гына түгел, дөнья күргән ир-ат та каршы тора алмас иде! Кадыйр гына түгел, Нәфисә үзе дә әлеге өермәнең корбаны булды. Кеше сүзе, ана хәсрәте, оят-намус төшенчәләре... берни, берни туктата алмаслык өермә иде шул бу.
Кинәт... көзге күк күкрәдеме?!.
– Әни, абый сугышка китте!..
Тыны кабып, фермага йөгереп килгән биш яшьлек кызы Нәфисәне аяктан екты. – Ничек... сугышка?
– Үзе шулай диде. Әнигә эштән кайткач кына әйтерсең, дигән иде. Мин
аның артыннан ук чыгып чаптым.
«Сугышка китүче»не күрше авылда куып тотып, көчкә алып кайттылар. Уникенче яше белән бара торган малай ишегалдына кергәч тә, аттан бушап
калган абзарга бикләнде дә, бөтен гарен күз яшенә салды. Авылда әнисе турында йөргән ямьсез сүзләр, кичә кич Торна Хәкименең: «Кадыйр абыең сиңа саплы пәке бирдеме соң?» – дип үртәве, өйдән качып та, хурлыклы рәвештә 
яңадан әйләнеп кайтуы... барысы җанында кара таш булып укмашкан иде. Ачы яшьләре гүя шул ташны эретте.
– Улым, ач әле ишекне, – дип әнисе килеп дәшкәндә, ул кайчандыр улак кадакланган почмактагы такта өстендә изрәп киткән иде. Бертын үзенең кайдалыгын аңлый алмый торды. Әнисенең ягымлы тавышына колаклары рәхәтләнеп иркәләнде. Кинәт... айнып китеп, җаны сулкылдап алды.
– Улым... Сөйләшик... – дип дәште әнисе.
Сөйләшәсе килми иде. Җавап бирмәде. Беркавем тынып торгач, ишек артындагы тавыш тагын җанланды:
– Төн инде, балам, урыныңа кереп ят.
Әнисенең аяк тавышлары өйгә юнәлде. Ишек ачылды. Ябылды. Бөтен дөнья тынды. Чынлап та төндер инде. Абзарда караңгы, вакытны чамалый торган түгел иде. Әнисе артыннан ишек ябылгач та, шактый гына башын иеп утырды әле малай. Башы тубал иде. Нидер уйлый алмады, тик утырды. Эченә суык үткән икән, яңа гына сизде. Әле бик салкыннар булмаса да, көзгә авышкан чак шул. «Йоклыйдыр инде...» Әни, дип әйтергә теләмәгәнгә, уен да билгесез затта гына уйлады.
Юрган эченә чумгач, тәмам туңганлыгын аңлады. Шактый өшенгән икән.
– Улым, – дип дәште әнисе, бертын яткач. Малай башын юрган астына яшерде. Тик барыбер әнисен ишетә иде.
– Улым! Дөньяда син әлегә аңлап бетермәгән нәрсәләр күп. Ярар, сөйләшмә минем белән, барыбер ишетәсең, беләм. Тыңла гына. Мин синең алдыңда акланырга җыенмыйм. Әтиең кайткач, аңлашырбыз. Исән кайтса... Шуны бел: бүгеннән соң сиңа берәү дә минем хакта яман сүз әйтмәс. Әйтсә, ялган булыр, ышанма!
Нәфисә улы белән сөйләшкәндә, Кадыйр инде аларның келәтендә иде. Озак чыкмады Нәфисә. Кадыйр көтеп гаҗиз булды. Очрашу мизгеленең татлылыгын тою гына гаҗизлеген йөгәнләп торды. Ниһаять, сак кына ишек ачылды. Кадыйрның канын кайнатып, сак аяк тавышлары келәт ишегенә килде...
– Тукта!
Егетнең кайнар тынын сындырырлык салкын бәргәндәй булды. Башка чакта үзенекеннән дә кайнаррак тын кушылып, тәмам ут итә иде аны очрашу мәле... Таңга кадәр күп сүз сөйләнелде... Башка очрашырга ярамаганлыгына әллә никадәр дәлилләр китерде Нәфисә. Тик аларның берсе дә, берсе дә Кадыйрның мәхәббәтен сүндерә алырлык түгел иде. Сүндерү түгел, киметә генә алырлык
та түгел иде. Нәфисә дә үз дигәнендә нык булды: юк тек – юк!
– Ярар, синеңчә булсын! Тик шуны бел: яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк! –
дип, соңгы сүзен әйтте Кадыйр.
Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр... Аяк тавышлары тынганчы, Кадыйр
артыннан ябылган ырыс капкага аркасы белән сөялеп торды Нәфисә. Инде аяк тавышлары югары очка менеп җитте... Югары очтан монда тиклем ишетелә микәнни? Юк, юктыр. Итек тавышлары инде Нәфисәнең йөрәгендә генә шыгырдый иде: бәхил, бәхил, бәхил, бәхил...
Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Эчендә кайнаган утны сүндерергә теләгәндәй, һәр адымын нык-каты басып атлады Кадыйр. Юк, Нәфисәнең сүзләренә ышана алмас ул! «Башка беркайчан, беркайчан...» Болай кисеп куярга, өзеп ташларга ярамый! Нәфисәнең дә, үзенең дә нинди кыен хәлдә булуын белә ул, тик бу хәлнең килеп тууында аларның берсенең дә гаебе юк! Гөнаһысы бардыр. Анысын Ходай кичерсен! Кичерә торган булса, кичерсен. Кичермәслек икән... Җирдәге Нәфисә атлы бәхете хакына тәмуг газапларына да әзер Кадыйр. Әмма дә ләкин кешеләрнең, бер генә кешенең дә, аларны гаепләргә хакы юк! Бу – Күкләрдән килгән газаплы бәхет, Күкләрдән иңгән хис, Күкләрдән килгән сынау. Азгынлык, дип бәяләүчеләр – мескеннәр. Алар мондый хисне татымаган, Күкләр аларга мондый бәхетне бирмәгән. Алар шуңа ачулы. Ачуларын әлеге бөек хис кагылган җаннардан алмакчылар. Юк, адәм затыннан берәүнең дә аларны аерырга хакы юк! Хәтта Нәфисәнең балаларының да, исән-сау кайтса, иренең дә... Болай кисеп куярга ярамый, Нәфисә! Әйтсәң иде: балалар үскәнче, дисәң. Ирем кайтып, аның белән аңлашканчы, дисәң. Мин риза. Күпме көтәргә кирәк, көтәрмен. Гомерем буе көтәрмен. Әмма синнән башка берәү дә, берәү дә йөрәгемне яулый алмас! Яшь кызлар бетмәгән, имеш. Минем өчен бу дөньяда бер генә хатын-кыз да синең тырнак очыңа да тормый бит! Син моны аңлап әйтәсең. Ә үзең: «Син әле яшь, аңламыйсың», – дисең. «Син – ир солтаны!» – дип кайнар пышылдаган төннәреңдә баласытмадың лабаса. Аңламыйсың, имеш. Бала, имеш. Икәү бергә кергән утта дөрләп янды инде Кадыйрның балалыгы! Әнисенең әрнүле-рәнҗүле карашларында көйде. Яшьтәшләренең «әбекәйнең яшь кияве» дигән мыскыллы сүзләреннән йөрәгенә ут капкан минутларда эреп, янә корыч булып катты... Ә син... аңламыйсың, дисең. Утка алданган күбәләк кебек, кочагыңа ташланганда аңлатасың иде соң! Ә хәзер... буласы булган! Син, бәлки, җиңел генә кире атлап чыга алырсың бу учактан. Ә мин... юк!
Менә, Гаяз абыйлар өе. Ул да мине гаепләп карап тора. Әле таң шәүләсе төшмәгән караңгы тәрәзәләре үпкәле күзләр кебек. Гаяз абыйның кызы Кадрия дә шушы тәрәзәләрдәй караңгы карашын читкә алып үтә хәзер. Якты күңелле Кадрия аңа гел ягымлы итеп карый иде элек. Хәзер гаепләп карый. Ни өчендер, аның шулай каравыннан Кадыйр аеруча кыенсына. Юкса, аңа гаепләп караш ташлаучылар күп, ләкин Кадриянең болай каравы авыр. Гаяз абыйсы да аерым яратып, үткән-сүткәндә гел башыннан сыйпап, берәр җылы-шаян сүз әйтеп китә торган иде, мәрхүм. Әллә шуңамы, Кадрияне сеңлесе кебек күрде Кадыйр. Инде Кадрия дә аннан борылды.
Менә Фәгыйлә апаларының өе. Бу йорт турысыннан да аерым бер оят хисе белән үтеп китә Кадыйр. Фәгыйлә апасы да, Мирвәли җизнәсе дә аны үз уллары кебек күреп: «И-и, безнең Мирсәлим белән игезәкләр кебек инде сез, гомергә шулай дус-тату булып яшәсәгез иде», – дип сөяләр иде. Даны киткәч, Фәгыйлә апасының: «Аһ, җир сиптең битебезгә, оятың да юк икән!» – дип өзелеп әйткәне Кадыйрның бәгырен телеп алды. Кая ул элеккечә, таң туса, Фәгыйлә апаларына йөгерү, мөмкин кадәр аларның берсенең дә күзенә чалынмаска тырышып йөрер булды.
Аңламыйсың, имеш. Ә син, син аңлыйсыңмы соң, «Нәфисә апа»! Минем җанымда ниләр кайнаганын аңлыйсыңмы?!. Әллә... әллә синең өчен бу бер уен гына булдымы? Күңел ачу? Йә дәртеңне басу? Йә?.. Мине күкләргә күтәреп, диңгез төпләренә салган хисләр синдә булмадымы әллә? Мин алдандыммы?
Кадыйр капкаларын, гадәттәгечә, акрын гына шыгырдатып түгел, дөбердәтеп киң ачып кайтып керде. Капканы япканда, Нәфисәгә әйткән соңгы сүзләрен кабатлады: «Яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк!»
Таң сызыла башлаган иде. Яңа сызылган таңга карап әйткән сүзләргә фәрештәләрнең «Амин!» дип торулары турында белми иде шул ул!

 

"КУ" 6, 2017

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев