Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ике чынар (хикәя)

Бер төнне көллия ишегалдыннан гөрелте ишетелде, җир селкенгәндәй булды. Гаиләдә ничә кеше булса, барысы да тәрәзәләргә барып капланды. Ә анда…

Башта, кәүсәсенә колагын куеп, агачның эченнән ишетелгән чытырдау тавышларын тыңлады. Аннары, кулларына таянып, эре гәүдәсен агачтан этеп тураеп басканда, үзен әйләндереп алган һәм бик дикъкать белән күзәтеп торган кешеләргә:

— Авар бу агач, — диде.

Берничә адым артка чигенеп, башта агачның буар елан кебек юан ботакларына, аннан соң төбенә якынрак урыннарда тибеп чыккан кара-кучкыл тапларга беравык карап торды. Үзенә бик нык ышанган кыяфәт белән башын кагып, тагын: «Авар бу!» — дип кабатлады.

Районның мәдәният идарәсе хезмәткәре иде бу кеше: ул белмичә, кем белсен! Шул арада янындагы яшь хезмәткәрләргә, йөзьяшәр агачларның да мәдәни кыйммәте барлыгы, мондый карашның тарихта ни рәвешле барлыкка килеп, ни рәвешле урнашуы турында да сөйләп алды. Европада мондый эшләргә никадәр зур әһәмият бирелүен мисаллар китерә-китерә аңлатты. Шуннан соң барысы бергә сөйләшә-сөйләшә, акрын гына агач яныннан кузгалып киттеләр. Бераз читтәрәк үзләрен күзәтеп, сүзләренә колак салып торган каравылчы Хәмди белән, араларындагы әңгәмәне бүлмичә генә, баш кагып саубуллаштылар да китеп бардылар.

Көллиянең1 өлкән яшьтәге каравылчысы, хезмәткәр һәм аның юлдашлары артыннан, иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кыйшайтып, көлемсерәп карап калды. Моннан берничә көн элек кенә әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсеннән дә белгечләр килеп киткән иде.

Морадия көллиясенең ишегалдында үсеп утырган, кәүсә диаметры өч метрга җитә язган чынар агачын яшен сугу вакыйгасы Бурса шәһәрендә бик көчле шау-шу кубарган иде. Беренчедән, яшен утының Бурсадагы иң затлы район Чәкиргәгә төшүе, икенчедән, аның Госманлы солтаннары династиясе каберлегенә туры килүе көннәр генә түгел, атналар буе телләрдән төшмәде.

Кәүсәсен яшен суккан карттан да өлкәнрәк чынар агачының исә җәрәхәтле тәне сызланадыр, ул гаҗәеп юан ботакларын бик авырлык белән генә күтәреп торадыр кебек иде. Төз гәүдәсен горур тотып, гасырларны кичкән пәһлеван агачның кәүсәсе эченнән ишетелгән чытырдау тавышларын инде аның яныннан үтүчеләр дә ишетә башлады.

Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсеннән килгән белгеч тә, бу тавышларга колак салып торгач, бик катгый итеп: «Авачак бу агач!» — дигән иде.

Чынар агачының яшен билгеләргә тырышучылар аны җирдә биш-алты йөз еллар чамасы үсәдер, дип фараз итәләр.

Делегациянең кайбер вәкилләре агачка терәүләр куярга, икенче берләре аны ботап, кәүсәсенә төшкән авырлыкны бераз булса да киметергә кирәк, диделәр; Көнбатыш илләрендә «яралы» агачларны савыктыру өчен төрле техник чаралар җитештерелә, тиз арада шуларның берәрсен китертергә, шуның ярдәмендә агачны коткарып калырга кирәк дигән фикерне алга сөрүчеләр дә булды. Вазифасы таләп иткәнчә, һәрвакыт ишегалды тирәсендә йөренгән каравылчы Хәмди, агачны яшен сукканнан соң үткән өч ел эчендә аңа ярдәм итүнең ничә төрле чарасы, ничә төрле юлы булса, шуларның һәммәсе турында да килгән-киткән вәкилләр авызыннан ишетә торды.

Шәһәр идарәсеннән хезмәткәрләр килде, губерна идарәсеннән, хәтта министрлыктан килүчеләр дә булды. Һәммәсе бер авыздан, әгәр дә мәгәр берәр төрле чара күрелмәсә, бу карт чынар, һичшиксез, авачак, диделәр.

Каравылчы Хәмдинең өе Морадия көллиясенә бик якын, аның янында ук тора. Өенең тәрәзәләреннән көллия ишегалды аңа бик яхшы күренә. Шуңа күрә менә күп еллар инде Морадия көллиясенә башка каравылчы билгеләмиләр дә. Хәмди абзыйга көндезге каравылы өчен бер хезмәт хакы бирсәләр, хатыны һәм балалары ярдәме белән төнге каравылда торганы өчен тагын акча түлиләр иде.

Бер төнне көллия ишегалдыннан гөрелте ишетелде, җир селкенгәндәй булды. Гаиләдә ничә кеше булса, барысы да тәрәзәләргә барып капланды. Ә анда… Башка түзәрлеге калмаган карт чынар ауган иде.

Хәмди, хатыны белән күзгә-күз карашып, берара сүзсез торганнан соң:

— Әле дә яхшы төнлә ауган, көндез авып, кешеләр өстенә төшсә, фаҗига буласы икән, — диде, эче пошып, йөзе караңгыланып китте.

Иртәгесен беренче булып шәһәр идарәсеннән белгечләр килде.

— Әле дә ярый төнлә ауган, — диделәр. Араларыннан берсе, яшь үсенте китертеп, моның урынына тагын чынар утыртырга кирәк, дигән фикер әйтте. Башкалар да аның сүзен хупладылар.

Шәһәр идарәсе белгечләре көллия ишегалдыннан чыгып китәргә дә өлгермәделәр, вакыйга булган җиргә мәдәният идарәсеннән бер төркем вәкил килеп җитте. Чынарның төнлә авуына алар да шатланган иде.

Бу урынга яңадан чынар агачы утыртырга кирәк дигән фикерне әйткән шәһәр идарәсе хезмәткәре аны мәдәният идарәсе белгечләренә дә җиткерде.

Бу ниятне алар да бик ошатты, араларыннан берсе хәтта:

— Әйе-әйе, бик күркәм гамәл! Агачның тамырлары — Госманлы мәмләкәтенең, яшь үсенте исә дәүләтебезнең символы булыр. Искиткеч булачак бу! — дип өстәп куйды.

Моннан соң да эзне суытмадылар. Әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсеннән дә килделәр. Вакыфлар вәкилләреннән торган, өлкә башлыгы җитәкчелегендәге тагын бер төркем килеп китте. Тарих белән бик кызыксынучы губернатор ярдәмчесе дә ауган чынарны килеп күрүдән читтә калмады.

Ул арада шәһәр идарәсе җибәргән эшчеләр бригадасы чынарның ботакларын кистеләр, ботадылар — бары кәүсәсе генә җирдә ятып калды.

Фикер чынлап та акыллы, дөрес: ауган чынар урынына яшь үсенте утыртырга кирәк.

Каравылчы Хәмди бу фикерне чынар ауганнан соң үткән ике ел буе көллияне карарга килгән идарә хезмәткәрләреннән дә, туристлардан да, башкалардан да ничәмә-ничә тапкырлар ишетте.

...Шулай шул, урыны буш тормасын... Тормаска тиеш.

Көннәрдән бер көнне Хәмди абзый, көллия ишегалдын себереп тәртипкә салганнан соң, бераз хәл алырга утырган иде, туристлар төялгән бер автобус килеп туктады. Туристлар төркеменең җитәкчесе — яшь кенә егет, каравылчы Хәмди аны яхшы таный. Төркем көллия ишегалдына керүгә, яшь егет:

— Хәмди абзый, Мари ханымның сезгә берничә соравы бар, килегезче, — дип аны үз яннарына чакырды. Бу егет көллиянең бөтен тарихын бик яхшы белә, туристларның бөтен соравына җавап бирә ала. Шуңа күрә каравылчы үзен ник чакыруларын берничек тә аңлый алмаса да, егеткә таба китте. Ул якынлашуга, егет:

— Хәмди абзый, бу тирәдә чынар үсентесе табарга мөмкинме, дип сорый Мари ханым, — диде.

— Без Бурсада түгелмени? Ничек чынар үсентесе табылмасын ди инде! Меринос базарында сатыла.

— Бәяләре ничегрәк икән?

Егет ике арадагы сөйләшүне бер үк вакытта Канададан килгән турист Мари ханымга тәрҗемә итеп тә бара иде.

— Бәяләре үсентенең яшенә күрә төрле,— диде каравылчы Хәмди. — Бик кечкенә, бик нечкәләре — 50 долларга, аннан бераз зурраклары — 100, агач рәвеше керә башлаганнары 150 долларга сатыла.

Бәяләр турында сорашып белгәннән соң, Мари егеткә Мериносның моннан еракмы икәнен сорарга кушты.

— Юк, — диде Хәмди абзый. — Такси белән ун минутлык юл.

Җавапны ишеткәч, Мари кесәсеннән 200 доллар акча чыгарып, Хәмди абзыйга сузды. 150 доллар — үсенте алырга, 50 доллар — таксига түләргә. Егет тәрҗемә итте: каравылчыдан бер чинар үсентесе алып килүен үтенә икән.

Каравылчы Хәмди ун минут эчендә Меринос базарында иде инде. Чынар үсентеләренең иң яхшысын сайлап алу өчен дә ун минутлап вакыт җитте. Тагын ун минут үтүгә, такси белән кире кайтып, көллия ишегалдына килеп тә керде.

Хатынына әйтеп, китмән белән көрәк китертте. Ун минут эчендә элеккеге чынар урынына яшь үсенте утырттылар.

— Бу чынар Канаданың символы булсын, — диде Мари.

Аннары Хәмди абзыйга тагын 100 доллар сузды. Егет тәрҗемә итте: ханым бу акчаны чынар агачын карап, су сибеп тору өчен бирә икән.

Бу хәлләрдән соң биш ел үтте. Мари ханым һәр ел каравылчы Хәмдигә 100 доллар җибәреп тора. Егет белән телефоннан сөйләшеп, чынар агачының ничек үсүен сораша.

Мәдәният идарәсеннән, шәһәр идарәсеннән, вакыфлардан да белгечләр, көллиягә юллары төшкәндә, килеп чынарны карыйлар, кызыксыналар. Тиешенчә карап үстерелсә, инде бу чынар аумас, диләр, юлдашларына һаман шулай сөйләүләрен дәвам итәләр.

Көллия — Госманлы дәүләте заманында мәчете һәм мәдрәсәсе, аш пешереп, мәдрәсә укучыларына һәм ярлы кешеләргә таратыла торган ашханәсе, шундый ук чишмәсе, хастаханәсе булган зур комплекс. Бүгенге көндә бу биналарда музейлар ачылган. (Тәрҗ. иск.)
Якуп Өмәруглы
 
"КУ" 9, 2015
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев