Тозак (бәян)

«Мансур хатынын атып үтергән...» дигән яман хәбәр, яшен тизлеге белән Җимешле

авылына гына түгел, бөтен районга таралды. Чыбыксыз телефонның шәплеге

«Сантел», «Телесет»ларны көнләштерерлек шул. Аппаратлары искерми, җил-давыл

чыгып, элемтә чыбыклары өзелми, техник хезмәткәрләргә эш хакы түлисе юк.

Авыл таяк тыгып болгаткан кырмыска оясын хәтерләтте. Көтелмәгән

коточкыч хәл турында ишеткән Җимешле халкының аптыраштан тәмам башы

буталды. Мансурлар тыкрыгына җыелган төркем гөж килде. Һәркем әлеге

вакыйгага карата үз фикерен белдерергә ашыкты. Яше-карты, ире-хатыны тел

чарлады, гүя, учакка утын өстәлә барды. Бераздан сүз буасы тәмам ерылды:

— Баягынак Мансурларга кергәнием, ахирәткәем, йокы бүлмәләренең

түшәмендә убыр авызы шае ыржайган тишек күреп, котым очты! Теге тилемсә

Шәйхиләре елап шешенеп беткән. Җиңочы белән күзләрен уып, дуңгыз

урынына акыра ие, мескен. Үзе, түшәмгә төртеп күрсәтеп, нидер аңлатмакчы

була. Прәме кызганыч инде, бичара... Малайны үзебезгә алып чыгып, көчкә

йоклатып җибәрдем.

— Зөлхәбирәнең ни үлесен, ни тересен тапмаганнар...

— Әллә мәетен идән астына күмдеме икән, мөртәт? Үз башына котырынгандыр

әле, имансыз...

— Булыр, булыр... Ирләргә ышанма, Иделгә таянма! Гомер иткән хатынын

дөмектереп, яшь бичә алмакчыдыр.

— Персидәтел дигәч тә, әллә кем булган! Кеше үтерә, имеш. Газраилдән

узып, җан кыярга аңа кем рөхсәт биргән? Алладан фәрман килгән, диярсең.

Тьфү-тьфү! Әйттем исә кайттым. Каян телемә шундый көфер сүзләр килеп

керде инде, җә? Тәүбә әстәгъфирулла, мондый хурлыкны, үземә генә түгел,

нәсел-нәсәбемә язма-күрсәтмә!

— Демократия, имеш... Илдә тәртип бетте. Сәвит заманын сүгәләр сүгүен дә,

тик яхшы яклары турында онытып җибәрәләр. Әнә, гөрләп торган компартиябез

җан тәслим кылганнан бирле, җитәкчеләргә иллә дә хут китте. Ялтыр битле,

кибән корсаклыларны, элеккегечә «келәм»гә бастырып, кеше алдында ут

өертеп, «мунча кертүче» калмады шул. «Коммунист исемен пычратырга не

позволю! Хәзер үк партбилетыңны өстәлгә чыгарып сал!» — дип, өстәл сугып

дер селкетүче юк, — диде элеккеге партоешма сәркатибе, хәзерге мөәзин Әкрам

карт. — Халыкны көпә-көндез кычкыртып таласалар да, ачкүзләнеп, казна

малын капчыклап умырсалар да, җан кыйсалар да, бай-түрәләргә нипачум: ут

та юк, суд та юк! Халык хисабына типтереп яшиләр, җитмәсә, атлаган саен

Мәскәүдә җыелышып ятып, бары тик үзләрен генә яклый торган закуннар

чыгаралар. Хәер, суды да сатлык ич аның, кем акчалы, шул өстен чыга!

— Сәясәтегезне бер якка куеп торыгыз әле, абзыкайлар. Күпме чәйнәсәгез дә,

авызыгызга май таммас. Лыгырдаудан бер файда юк! — дип сүз кыстырды сыер

савучы Галия. — Бер дә аптырыйсы түгел. Кем урлый, шул юллый. Үзебезнең

хәл мөшкел әле монда. Бичара Зөлхәбирә апаның бер көтү баласы ятим калды

бит. Лутчы шуларны кайгыртыйк. Каладагылары үз көнен үзе күрер, анысы.

Төпчеге кызганыч. Җитмәсә, саусыз бит әле ул. Анасы булмагач, ташландык

урам көчеге кебек, ят кешеләр күзенә карап, ачка тилмереп, каңгырап йөрсенме

инде, мескен? Аны кая урнаштырабыз?

— Күрерсез дә торырсыз, менәтерәк, каладан берәр чәчбине ияртеп кайтачак

әле Мансур. Өйгә яшь хатын килүгә, анысы төпчек малайны ике дә уйламый

җүләрләр йортына олактырачак. Анаң үги булса, атаң җизни булыр, дип белми

әйтмәгәннәр...

— Тумаган тайның билен сындырып утырма әле, Санияттәй! Кем өйләнә?

Нинди яшь хатын? Йорт хуҗасы Мансур үзе дә каядыр юкка чыккан. Әйтерсең,

җыенысын җир йоткан...

— Әй, юкка кайгырмасана! Шайтан булсынмыни персидәтелгә. Исендә дә

юктыр әле оятсызның. Гомер иткән хатынын дөмектергәнгә куанып, кәнтәйләре

белән җыелышып, берәр җирдә авыз күтәреп җырлашып эчеп утыралардыр.

— Җәмәгать, тел — сөяксез инде ул. Кем сөйләсә, шуныкы дөрес тоела. Сез

теләсә ни дип уйлагыз, түлке минем Мансур Минһаҗевичның хатынын үтерүенә

бер дә ышанасым килми. Күршедә генә яшибез ич, ничек сулаганнарына чаклы

ишетелә. Моңарчы пар күгәрченнәр кебек бик тату гомер сөрәләр иде, — диде

аксакал Хатыйп абзый.

— Халык азынды хәзер. Артыгын уйлап, нәчәлстуага дәгъва белдермәсеннәр,

аны-моны таләп итмәсеннәр, башлары миңгерәсен дип, юри аздыралар бугай

гавамны, — дип сүзгә кушылды Тычкан Мәйсәрәсе. — Телевизордан җыен

имансызны күрсәтәләр. Элеккегечә, балалар-оныклар белән тезелешеп утырып,

рәхәтләнеп кино карар хәл юк: үтереш тә суеш; җитмәсә, көпә-көндез анадан

тума ятакта әүмәкләшәләр... Оятыңнан җир тишегенә керерсең, билләһи.

Боларга да шуның шаукымы тигән булса кирәк. Арага хыянәт керсә, чебен дә

фил булып күренә ул, нәнәм-җаныем!..

— Нинди хыянәт? Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, — диде

кибетче Зөһрә. — Булмаганны! Мансур энекәш үзе дә ипле ир, киленебез дә

әр-хур түгел. Егерме елдан артык күз алдыбызда чөкердәшеп яшәделәр. Моңарчы

араларыннан кара мәче узганы сизелмәде, тавыш-тыннары чыкмады.

Персидәтел өе янында умарта күче кебек җыелып торган халыкны күреп

алгач, сөт ташучы Мәснәви машинасын ыжгыртып шулар янына килеп туктады.

Көнҗәләдәй сары чәчләрен җилпетеп, кабактай зур башын кабина тәрәзәсеннән

чыгарды. Бераз карлыкканрак калын тавыш белән:

— Ник җыелыштыгыз? Нәрсә шаулашасыз? Ул-бу юктыр ич? — дип сорады.

— Булмаган кая! Беләсең килсә, Зөлхәбирәне ире атып үтергән...

— Җыен ахмак сүзне уйлап чыгарырга сиңа куш инде, Җамалый абзый.

Үтерми генә торсыннар әле безнең балаларның яраткан Чәчәк апасын! Бүген

иртәнге биштә стансыга тиклем үзем алып бардым. Билет алып, Ульян поездына

утыртып җибәрдем. Бишенче вагонга.

Җыелып торучыларның күзләре маңгаена менде. Алай да яхшы хәбәр

күңелләренә хуш килде. Тагын бер мәртәбә гөжләшеп алдылар:

— Менәтерә вәйт! Ә безне соң, җыен исәр, димәсәң...

— Кайгыбыздан тәмам аңгырайдык ич...

— Калага барасы булгач, саусыз баласын ник үзе белән алмаган? Ул бичараны

нишләп берүзен елатып калдырган?

— Маллары яман акырышканга аптырап, бая абзарларына кергәнием.

Карасам, бурадай сыерлары савылмаган, имчәкләреннән сөте тамып тора.

Бозауларына печән салучы булмаган. Зөлхәбирә үзе өлгермәсә, миңа әйтеп

калдырса, ни була инде, җә? Аннан гына кулым төшеп калмый ич. Гөнаһсыз

малларны тилмертеп яткырып булмас. Савасын савып, ашатасын ашатып

чыгыйм әле булмаса, — дип, Тәскирә түти, җилфердәп, персидәтелнең биек

капкасыннан кереп югалды.

— Зөлхәбирә апаның кеше алдына җыйнаксыз чыгуына үзем дә аптыраганыем,

— дип сүзгә кушылды Мәснәви. — Чәче тузган, йөзе шешенгән. Плащ та

кимәгәние ичмасам, чәчәкле халат өстенә арка җылыткыч гына элгәние ул.

Аягында... кызыл эчле галушлар. Калага кем шулай киенеп бара инде, җә?

Гелән ыспай йөргән ханым димәссең. Өеннән пүледәй атылып чыкты бит ул.

Чүт кенә машина көпчәге астына эләкмәде. Ярый әле тормозлар яхшы минем,

басып өлгердем. Кул изәгәч, утырттым инде. Стансага җиткәнче, бер авыз сүз

катмады. Ни булганын сораштырырга телем кычытса да, яхшысынмадым. Төсе

качканые персидәтел хатынының. Әллә бик нык куркынган инде шунда. Юл

буе як-ягына карангалап, көрсенеп барды. Акылына зәгыйфьлек килмәсә ярый

инде... Юллык акчаны миннән әҗәткә сорап алды. Бер дә юкка түгелдер бу!

Мансур Минһаҗевич үзе кайда икән соң?

— Кем белсен аны! Таңалдыннан «УАЗ»игын үкертеп урман дамбасына

таба киткәнен тәрәзәдән күреп калганыем,— диде каршы як күршеләре

Мәсфия абыстай. — Иртәнге намазга тәһарәт алып йөри идем. Ату тавышын

мин дә ишеттем. Эт аулаучылар килгәндер, шулар гөрселдәтәдер дип

уйладым.

***

...Балалар бакчасында мөдир булып эшләүче, сабыр холыклы, итагатьле,

чибәр Зөлхәбирә ханымны Җиләкледә яшәүчеләрнең барысы диярлек үз итә

иде. Кара тутлы йөзендә өлгергән зәйтүн җимешедәй чем-кара күзләре магнит

кебек үзенә тартып, җылы нур сибеп тора. Энҗе тешләрен җемелдәтеп елмаюга,

әңгәмәдәшен авызына карата да куя. Килешле иреннәре алсу бантик сыман

аның. Яшьрәк чагында, авыл клубы сәхнәсендә табан астыннан ут чыгарып,

чегән, һинд кызы биюләрен башкарганда, зал аягүрә басып алкышлый иде аны.

Бакчага йөргән һәр сабыйны туган телендә матур, дөрес итеп сөйләшергә, өстәл

янында, урамда үз-үзен әдәпле тотарга, җырларга, биергә, әкиятләр сөйләргә,

рәсем ясарга, балчыктан төрле сыннар әвәләргә, төсле җепләрдән уенчыклар

бәйләргә шул уңган ханым өйрәтте. Мөдирнең балалар белән мөгамәләсе бик

җылы, шуңа күрә әти-әниләрнең күңеле һәрчак тыныч булды. Зыялы, тәрбияле

хатын һәркемнең күңеленә ачкыч табарга сәләтле иде. Каенанасы белән дә сүзгә

килмәде, ире белән тәмсезләнешеп, өйдәге чүпне урамга чыгарып чәчмәде.

Авылда иң затлы туннарны, яңа модалы костюм, күлмәкләрне беренчеләрдән

булып ул киде. Бит очларын алсуландырып, җиләк иреннәре белән ягымлы

елмаеп, киңкырлы затлы эшләпәсен күперенке куе чәчләренә кырын салып,

тирә-юньгә кыйммәтле француз ислемае исе таратып, кәз-кәз атлап, билләрен

сыгылдырып узып киткәндә, тәнендә җаны булган һәр ир заты ымсынып карап

калырлык иде шул Зөлхәбирә. Белмәссең, әллә күз тидерделәр, әллә берәрсе,

көнчелегенә чыдаша алмыйча, бозым зәхмәте салдымы?

***

Мансуры бер күрүдә гашыйк булган иде чибәркәйгә. Педучилище тәмамлар

алдыннан авылга практикага җибәрелгән кызга агроном егет сулыш алырга да

ирек бирмәде, сагыз кебек чатнап ябышты. Алар танышканда, Мансур үзе дә

кызлар күзе төшмәслек егет түгел иде: куе кара кашлар, шомырттай күзләр,

лачынныкыдай үткен караш, ачык йөз, киңмаңгай, горур кыяфәт! Уртачадан аз

гына калкурак буй, яшьли эшләп чыныккан, уйнаклап торган йомры мускуллар,

корычтай нык бәдән. Сабантуй мәйданнарында сынатмады, алыптай көндәшләрен

чирәмгә сырты белән сылады Мансур. Ә көрәштә бил генә сыналмый, әүвәле

холык-фигыль сынала. Кемнең рухы нык, шул — җиңүче. Сүз дә юк, максатыңа

ирешү өчен, җан-фәрманга тырышырга, үзеңне аямаска, җитмеш җиде кат тир

түгәргә туры килә. Менә шул чакта чын ир-атка хас күркәм сыйфатлар тәрбияләнә

дә инде. Сабантуй батыры исеменә лаек булып, центнерлы тәкәне көчле

иңнәреңә салып, мәйдан тирәли әйләнеп чыгу бәхете һәркемгә тәтеми шул! Кичке

уеннарда гармун уйнап, яшьләрне җырлата-биетә күңел ачтыруы үзе ни тора!

Туйлар, бәйрәмнәр ансыз узмый. Телгә оста, сүз сорап күршегә керми. Кирәксә,

сандугач булып сайрый. Тырыш, үҗәт, кешелекле булганы өчен хөрмәт итәләр

аны авылда. Студент чагында ук, әнкәсе җилкәсен кимереп ятмады, шабашкага

йөреп, әүвәле өс-башын карады. Соңгы курста читтән торып уку бүлегенә күчте.

Мари урманында агач кисәргә ялланып, йорт-җирлек бүрәнә кайтартты. Бер

җәйдә буратып, күтәртеп үк куйды. Авыл агайлары «аһ» итте: «Буласының б...

нан билгеле! Вәйт ичмасам, малатчина! Мөслимәттәйгә рәхмәттән гайре сүз юк.

Улын сыңар канат белән үстерсә дә, чын кеше тәрбияли алган! Гаярь Минһаҗ

каны уйный малаенда, мәрхүм атасы ил тоткасы иде», — диештеләр...

Зөлхәбирә ялларда Казанга, әти-әнисе янына кайтып йөргәнгә күрә, Мансур

аны һәр дүшәмбедә иртәнге поезддан каршылый, ә шимбә көнне кичкесенә

озатып куя. Билет алып, үзе утыртып җибәрә, хушлашканда, кызның бит

очыннан үбеп кала торган иде. Арысландай егетнең биленнән кочып, аның

калкандай киң аркасына ышыкланып, тузанлы авыл юлыннан җилләр белән

узышып матайда җилдерүләр башкала кызының күңелен җилкендерми калмады

булса кирәк. Егетне күрүгә, йөрәгенең әллә кай төше дертләп кабына, туташның

сулышы кысыла, битләре алмадай алсулана, күз карашы балкып китә, иреннәре

елмаерга гына тора. Мондый чакларда ул тагын да сөйкемлерәк булып күренә.

Җитеш тормышлы хәрби очучы гаиләсендә бердәнбер иркә бала булып үскән

кызның авылда яшәргә теләге дә, әзерлеге дә юк инде югын. Әмма тиле яшьлек

андый гына киртәләрне җимерми каламы соң? Җаннар җанга тартылганда,

ярсу йөрәкләрдән кайнар хисләр ташып түгелгәндә, яшь күңелләр ашкынганда,

тормышның мондый вак-төягенә игътибар итәләр ди мени?

— Зөлхәбирә, сеңлем, сиңа бер серне чишим әле. Мансурның авылда берничә

ел озатып йөргән кызы бар бит. Сыер сава ул Сәвилә исемле, ут чәчле чая кыз.

Кушаматлары Елан аларның. Йөрүе бик мәзәк, әллә ничек, тавышсыз гына

килеп керә, нәкъ елан кебек шуыша инде, менәтерәк, — дип сөйләде фатир

хуҗабикәсе Фәүзия апа. — Егеткә тиң буласы килеп, калага барып, читтән торып

хисапчылыкка укырга кереп кайткан, диләр аны. Ә Мансурыбыз, шәһәр кызын

күргәч, тәмам башын югалтты, бугай. Сәвиләне читкә тибәрде, ахрысы...

Хуҗабикәнең беркадәр шелтәле карашын сизеп алган Зөлхәбирә җавапсыз

калмады:

— Агрономыгызны яныма чакырып китермәдем. Сәвиләгә карата хисләре

шулчаклы гына булгандыр. Чын мәхәббәт арага җил кертми ул!

— Ярарсана, әйттем исә кайттым, үпкәли күрмә тагын! Еланныкыларның

камыры үзгәрәк аларның, ничаклы кыдрачлансалар да, затлылык җитеп бетми.

Сәвиләләре дә әлләкем түгел. Бер түгел, өч диплом апкайтса да, Мансурдай

егет солтанына тиң булалмас.

Зөлхәбирәнеңм санаулы практика көннәре ахырына якынлашкан мәлдә,

Мансур, тәвәккәлләп, кызның кулын сорарга Казанга китте. Башкала үзәгендәге

мәһабәт йортта, Горький паркы каршында яши икән аның сөйгәне. Булачак

кәләше фатирына рөхсәт сорап килеп керүгә, егет ягымлы елмаеп исәнләште,

кызның әнисе Зәмзәмия ханымга хуш исле кыр чәчәкләре бәйләме сузды.

Биштәрен чишеп, өстәлгә каклаган каз түшкәсе, өч литрлы банкага тутырылган

юкә балы, биш йолдызлы коньяк чыгарып утыртты. Ә сөйгәненә бүләккә кыз

яратып сибенә торган затлы француз ислемае — «Шанель №5» не хәстәрләгән

иде. Олыларга сиздермичә генә, мутланып, кызга күз кысып алды. Ә анысы,

сөеклесен хуплап, бер ягымлы караш ташлады да, оялчан елмаеп, чем-кара

күзләрен озын, куе бәрхет керфекләре эченә яшерде.

«Биш йолдызлы»ның муенын бора-бора, булачак каената сүз башлады:

— Һе, баш бар икән үзеңдә, игенче дус! Кем тәрәзәсен ничек шакырга

икәнлеген дөрес чамалагансың, — дип, дустанә елмайды полковник. — Яшермим,

бер күрүдә күңелемә хуш килдең! Көн итә ала торган егеткә охшап торасың. Болай

зурлап килгән кешене кире бору килешмәс. Үзара яратышсагыз, хәер-фатыйха

бирми булмас, шулай бит, әнисе? Тик кара аны, кызымның аккош канатыдай

ак кулларын тирескә тыктырасы булма! Җир актарып, билчән йолкыр өчен

үстермәдек без аны! Ул озын нәфис бармаклар пианино клавишаларында бик

шәп биешә. Кызыбыз, училищесын тәмамлагач, укуын институтта дәвам итәр,

чын педагог булып чыгар. Фатирыбыз иркен, бүлмәләр җитәрлек, өйләнешкәч,

теләсәгез, бездә торырсыз. Сиңа калада төшемлерәк эш белешермен.

Сөенеченнән кош тоткандай балкыган Мансур, эшне бозып ташламас өчен,

карышып, телен озайтмады:

— Киләчәк күрсәтер, Зәки Зиннурович! Барысы да әйбәт булыр! — дип

кенә куйды.

Яз иртә килгән иде ул елда. Чәчүне Май бәйрәмнәренә чаклы башкарып

чыктылар. Тимерне кызуында сугып, хәтта Зөлхәбирәнең диплом яклавын да

көтмичә, гөрләтеп туй ясадылар. Урыс халкында, майда никахлашма, гомер буе

чиләнерсең, дигән әйтем бар. Безнеңчәсе, төн йокысы күрмәссең, язын эш бик

күп, кәҗә маеңчыгар, була торгандыр, мөгаен. Булмагае, урыс белән марҗа түгел

ич алар. Һәр милләтнең үз көе дә үз чөе, үз гореф-гадәте. Һәркайсына хөрмәт белән

карау тиеш, әмма үзеңнекен тоту хәерле. Май — хушбуйлы, тәмле исле, чәчәкле ай,

табигатьтәге гүзәллектән башлар әйләнгән, күзләр камашкан, хисләр тулып ташыган

мәл. Сөешеп кавышкан яшьләрнең түбәләре күккә тигән, дөньялары — түгәрәк,

күңелләре — күбәләк. Яңа өйдә матур гына яшәп киттеләр. Калада үскән иркә кыз,

килен булып төшкәч, әкренләп авыл тормышы җаена күнегә башлады. Аның һич

кенә дә кеше алдында сынатасы, үзенә бәхет төннәре вәгъдә итүче җан сөйгәненең

йөзенә кызыллык китерәсе килми иде. Улының бәхетле булуына ихластан сөенгән

Мөслимә карчык, җайлап, көйләп, мактап, үсендереп, ипләп кенә киленен сыер

саварга, тавык-чебеш карарга, чүп утарга, яшелчә үстерергә, телеңне йотарлык

камыр ризыклары пешерергә өйрәтте. Әүвәлге мәлдә төрле мәзәк хәлләр килеп

чыккалады анысы. Яшь килен канэчкеч кигәвен һөҗүменнән изаланган сыерны

сауганда, койрыгы селкенмәсен өчен, шуның очына гер тагып көлкегә калды. Ярый

әле сөтлебикә сабыр булып чыккан, герле койрыгы белән Зөлхәбирәнең маңгаена

кундырмаган! Чүп үләне белән бутап, яңа гына тишелеп чыккан кишер үсентеләрен

йолкып бетерүче дә ул. Суган чемчеген, тамырланасы ягын өскә каратып, баштүбән

утыртуы тагын... Әмма каенана мәрхәмәтле булды, зәһәрләнеп тавыш куптармады,

нәрсәдер тиешенчә килеп чыкмаганда, каты бәрелмәде, тәфсилләп аңлатып бирде.

Килененең саксызлык белән кое чиләген төшереп батырганына, бәкедә кер

чайкаганда, яраткан кәшемир яулыгын агызып җибәргәненә эчтән генә сызса да,

ачуын тышка чыгармады. Дөнья малы — дуңгыз каны, баш исән булса, мал табыла

ул, диюдән узмады. Яшь килен дә тәмле телле булды: «Әле ярый син бар, әнкәй!

Исән-сау гына була күр! Әнкәй, акыллы киңәшләрең өчен рәхмәт яусын үзеңә!

Икенче юлы син өйрәткәнчә эшләрмен!» — дип өзелеп торды. Калага барган саен,

каенанасына бүләк, күчтәнәч ташыды. Казан кодагый да юмарт кыланды, каян

гына табып бетергәндер, Мөслимә кортканы ул яратып эчә торган, кабына фил

рәсеме төшерелгән һинд чәеннән өзмәде. Һәр яңалыкны үзләштерергә омтылды

яшь хатын. Иренчәкләнеп, төшкә чаклы йокы симертмәде, эт булып арыдым дип,

иренә зарланмады. Авылда яшәгәненең икенче елында, Казанга баргач, юл уңаеннан

«Үзем хуҗа» кибетенә сугылып, күп итеп чәчәк орлыклары, үсентеләр, бүлбеләр

алып кайтып утыртты. Уңган килен ул җәйдә кычытканлы албакчаны гөлбакчага

әйләндерде. Аллы-гөлле, көяз, купшы розалар, ак лилияләр, шәмәхә ирислар,

алсу, кызгылтсу, куе кызыл төстәге, куш йодрыктай зур чәчәкле чалмабашлар,

сары керфекле эре ромашкалар тирә-юньгә хуш ис таратып, узып баручыларны

туктап җәннәт бакчасына күз салырга, сокланып тел шартлатырга мәҗбүр итә иде.

Көләч йөзле кашкарыйлар, дәлияләр, хризантемалар, сентябриналар кара көзгәчә

албакчаны бизәп, нурландырып торды. Юмарт яшь хатын, шуннан соңгы язда,

кышын ире ясап биргән җыйнак тартмачыкларны тәрәзә төпләренә тезеп куеп,

бихисап күп чәчәк үрентеләре үстерде, аларның үзеннән артканын күршеләргә,

туганнарга, балаларын ул эшләгән бакчага йөртүче аналарга өләште. Шул рәвешчә,

Зөлхәбирәнең җиңел кулыннан берничә ел эчендә Җиләкле авылы тулаем гөлбакчага

әверелде. Авыл балалары, тәрбиячене үз итеп, Чәчәк апа дип йөртә башлады. Яңа

ачылган роза гөленә охшаган, йөзендә Кармен чалымнары сиземләнгән, янып

торган чибәр хатынын Мансур йөрәк назын биреп, чын күңеленнән ярата иде шул.

Ә хатын-ызны иркәләп, сөеп торсаңгына, мендәр кебек йомшак була, ә рәнҗетеп,

каһәрләп яшәсәң, су сибелмәгән гөл кебек кибә, шөкәтсез чүл кактусына охшап

кала, усаллана, тәмам аждаһага әверелә, дигән шул борынгылар. Шөкер, иреннән

уңды Зөлхәбирә. Мансуры аны ихластан хөрмәт итә, какмый-сукмый, авыр сүзләр

әйтеп рәнҗетми, күңел җылысын кызганмый. Пар килгән гаиләдә әти-әниләрен

сөендереп, бер-бер артлы өч олан дөньяга аваз салды. Еллар үткәч, Зөлхәбирә

басынкылана төште, сылу гәүдәсе әкренләп килешле генә түгәрәкләнә башлады,

әмма ханымның сөйкемлелеге тагын да арта баргандай тоелды.

***

...Төпчек улын шактый олыгаеп, бик авырлык белән тапты Зөлхәбирә.

Тәүлеккә якын тулгак ачысыннан газапланды ул, әмма нарасый дөньяга аваз

салырга ашыкмады. Сабыйның кендек бавы муенына уралганлыктан, инде

карын суы киткәч тә, авырыннан арына алмый тилмергән ананың үз хәле хәл

иде. Дүрт килолы нарасый мең газап белән дөньяга килгән мәлдә күм-күмгәк иде.

Тууга, башка бәбиләр кебек, кычкырып елап аваз салмады, карында кичергән

«кислород ачлыгы» үзенекен эшләгән, күрәсең. Акушерка Фәрдүнә апаның бай

тәҗрибәсе, җитезлеге аркасында гына сабыйга кабаттан җан керде. Абыйларына

караганда көйсезрәк булды төпчек малай. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй,

алты айлык чагында нарасыйның бүсере чыгып теңкәгә тиде. Табибларга

күрсәткәч: «Операциясез булмас. Эчәк кысылса, зур бәла килеп чыгуы мөмкин»,

— диделәр. Район хастаханәсендә пычак астына кертелгән бала, наркоздан

бик авыр айныды. Улы өчен җанын ярып бирергә әзер торган әнисенең үзенә

инәлеп карауларын күрми, өзелеп эндәшүләрен ишетми кебек тоелды. Нарасый

чем-кара күзләрен сәер пыялаландырып ятты. Тешсез авызын җәеп, элеккечә

матур итеп елмаймады. Үзенчә «быты-быты» килүен дә оныткан, ахрысы, ник

бер ым чыксын! Зөлхәбирәнең сизгер йөрәге әлеге хәлгә парә-парә телгәләнде,

йокысы качты. Табибларга ялварып, ярдәм итүләрен сорады. Сәрхушлектән башы

чыкмаган җан көеге — анестезиолог Әнәс кенә, наркоз аппаратының күптән

искергәнен, шунлыктан йоклаткыч даруның дозасын төгәл билгеләп булмавын

башкаларга сиздермәскә тырышты. Үзенең бу саксыз гамәле белән тупырчык

кебек сабыйның киләчәк язмышына ничаклы зыян салуы, аның ата-анасына

күпме борчу, хәсрәт китерүе хакында уйлап та бирмәде.

Баланы баш табибка күрсәттеләр. «Наркоздан соң күзәтелә торган гадәти

хәл, үтәр, барысы да әйбәт булыр!» — дип, ананы тынычландырырга маташты

ул. Эш бүлмәсенә таба атлаганда, күңелен борчулы уйлар өермәсе биләп алды:

«Шул имгәк анестезиологны әллә кайчан эштән куарга вакыт икәнен беләм

дә бит! Тик алмашка кемне куясың? Әллә яшь белгечләр каладан кайтырга

ашкынып торамы? Җәһәннәм читендәге район хастаханәсенә, күке төкереге

чаклы эш хакына, тәүлек әйләнәсе җаваплы, тынгысыз авыр хезмәткә каян,

кемне чакырып китерәсең? Җитмәсә, артта сөйрәлгән районда торагы да

төзелми бит аның!» — дип, чын йөрәктән борчылды хуҗа.

Үтмәде шул бәла. Шәйхи саңгырау гына түгел, аңкый-суңкый булып калды.

Яшьтәшләре мәктәпкә китте, ә ул бичара, әнисенә ияреп, бакчага төшә, сабыйлар

белән идәндә мүкәләп уйный, комда казына. Тик торганнан шыңшып еларга

тотынса, тынычландырыр хәл юк. Көтмәгәндә килгән бәхетсезлек, ананың

сизгер йөрәгенә сары сагыш булып үрмәләде, аны боҗрадай кысып, һәрдаим

сызлатып, гасабилап торды. Ханымның күз тирәләрендә, авыз читләрендә

сизелер-сизелмәс сырлар пәйда булды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, беркөнне

каенанасы, карт карга сыман тавышын каркылдатып:

— Килен, дим, турысын әйтүемә ачуланма! Алма кебек оланыбызны син

генә харап иттең! Әйттем мин сиңа: багучыга алып барыйк, имчегә сылатыйк,

абыстайга өшкертик, дидем. Тыңламадың. Олы кешенең сүзен аяк астына салып

таптадың. Менә изалан инде хәзер гомер буе! Үзең сорап алган чир, — дип,

аның болай да әрнегән ярасына учлап тоз салды.

Каенананың яхшысыннан козгын тавышы килә, дигәннәр. Мөслимә кортка

килененең йөрәк маен яман итеп чукып алды. Зөлхәбирәнең тамагына төер

тыгылды, күзләренә яшь бөялде. Әмма акыллы хатын, сүзне тирәнгә җибәрмәде,

күкрәген тутырып, тирән итеп бер сулады да, бәгырен авырттырып төшкән ачы

дулкынны «Уф-ф-ф!» — иттереп тышка чыгарды. Тиз генә үз-үзен кулга алып:

— Ялгышканмындыр, берүк гафу итә күр инде, әнкәй! Син хаклы

булгансыңдыр. Нихәл итик соң? Үзең дә: «Күрәчәкне күрми, гүргә кереп

булмый, дип әйтәсең ич», — дип, мизгел эчендә ике араны җайлап куйды.

***

Мансур, хуҗалык рәисе итеп сайланганнан бирле, таң әтәчләре белән бергә

уянып, иртүк эшенә чыгып югала, өйгә ярты төн җиткәндә генә арып кайтып

ава. Зур йорттагы тавык чүпләп бетермәслек бөтен эш Зөлхәбирә җилкәсенә

өелеп кала. Каенанасы картайды, акылы көйсез сабый баланыкыннан ким

түгел, җаена тормасаң, эш харап. Терлек-туарсыз да яшәп булмый бит

авылда. Әле ярый, оланнар исәйде, әкренләп кул арасына керә башлады.

Мансурның холкы беркадәр корырак булса да, гадел ул, моңарчы хатынын

юкка рәнҗеткәне булмады. Ходайга шөкер, тормыш арбасын ул җигелеп тарта,

шул яктан Зөлхәбирәнең күңеле тыныч. Үзе дә сынатмый: эшенә өлгерә, кирәк

чагында иренә таянычка иңен куя белә, иркәли-назлый тынычландыра, төпле

киңәшләрен бирә. Еллар үтү белән, Зөлхәбирәнең холкында үзгәрешләр булмый

калмады, билгеле. Ул күз яшьләрен эчкә йотарга, елыйсы урынга көләргә, авыр

сүзләрне йөрәгенә җыймыйча, колак артыннан уздырып җибәрергә өйрәнде.

Авыл халкы тик тормый бит, персидәтелгә чыккан ачуын бичәсеннән алмакчы

булып, хатынына төрле гайбәт сүзләр ишеттерергә атлыгучы озын телләр бар.

Әмма зирәк хатын иренә авырлык китермәскә, аның кәефен төшермәскә, эчендә

ут кайнаганда, парын тышка чыгармаска тырыша. Каенанасының сулышы

өзелгәнче, бәхиллеген алып калырга өлгерде, сиксәнне тутырган кортканы

соңгы юлга бөтен шартын китереп, зурлап озаттылар.

***

...Районга Казаннан табиблар килүен ишеткәч, Зөлхәбирә, кырык җирдә

таралып яткан кырык эшен ташлап, төпчеген алып, шунда элдертте. Карадылар,

тикшерделәр, төрле киңәшләр бирделәр. Күзлекле неврологның сүзләре ананың

күңеленә сары май булып ягылды:

— Медицина чакрымлы адымнар белән алга бара, ханым. Неврология

өлкәсендә зур ачышлар ясалды, үтә заманча, «акыллы» диагностика аппаратлары

барлыкка килде. Сезгә киңәшем шул: шифаханәгә алып барыгыз әле

улыгызны, ышандырып әйтәм, файдасы тими калмас. Анда балагызның хәлен

хастаханәдәгедән үзгәрәк ысуллар кулланып җиңеләйтәчәкләр. Шифаханәләрдә

Көнчыгыш медицинасы алымнарын отышлы файдаланалар, фитотерапия —

үләннәр белән дәвалау киң таралган, кирәксә, гирудотерапия алымы кулланалар

— сөлек салалар. Соңгы елларда массажның нинди генә төрләрен ясамыйлар!

Әйтик, мануаль терапия ярдәмендә сукырларның күзе ачыла, чукракларның

ишетү сәләте кайта, хәтта таякка калганнар терелеп аякка баса. Рефлексотерапия

ысулы белән — энәләр кадап, аеруча апитерапия — бал кортлары, ипотерапия

— атлар ярдәмендә дәваланып, нерв чирләреннән арынучылар бихисап. Ханым,

савыгуга өметне беркайчан өзәргә ярамый, — дип төгәлләде ул сүзен.

Зөлхәбирә эшне тиз тотты, табиблар юлламасының да файдасы тигәндер,

түрәчек ханымнар каршына үзе дә буш кул белән бармады. Ничек итсә итте,

чагыштырмача тиз арада, данлыклы «Әбелхәят чишмәсе» шифаханәсенә, «Ана

белән бала» сменасына юллама алуга иреште. Инвалид бала анасына социаль

иминият фондыннан путёвканы бушлай бирделәр. Әлеге яңалыкка Мансур

да куанды, якыннарын затлы машинасына утыртып, шифаханәгә үзе илтеп

урнаштырып кайтты.

***

«Әбелхәят чишмәсе» шифаханәсе җирнең җәннәт почмагына урнашкан. Чал

Чулманның уң як ярына, әйтерсең лә сигез палубалы ифрат зур ак пароход килеп

туктаган. Гүя аның күпсанлы пассажирлары, биредәге гүзәллеккә сихерләнеп,

йөзьяшәр ак каеннар, киң ябалдашлы көяз юкәләр, гаскәриләр кебек тезелешкән

купшы яшел чыршылар белән уратылып алынган, аллы-гөлле чәчәкле, хуш

исле печәнле, шифалы чишмәле, җиләкле, гөмбәле тугайларга таралышкан. Ак

пароходның биредәге гүзәллектән тәмам башын югалткан чал чәчле капитаны,

якорьне шушында гына салырга, башка беркая кузгалмаска карар кылган,

диярсең. Ә бер айлы төндә сихри көчләр аның биниһая зур корабын күз ачып

йомганчы текә яр өстендәге киң мәйданчыкка меңгереп куйган сыман! Күпсанлы

«каюта»ларның зәңгәр пәрдәләрен ачып куйгач, Чулман өстен ямьләндереп кояш

чыккан чагында, йөзләгән «иллюминатор» пыялаларында сихри нурлар биешә,

әлеге манзарадан күзләр чагыла. Бирегә елның кайсы фасылында килеп төшсәң

дә, хозурлыктан баш әйләнерлек. Язның үз яме, җылы җәй белән алтын көз

турында әйтеп торасы да юк, хәтта салкын кышның үз бизәге, дигәндәй...

Үз гомерендә беренче мәртәбә шифаханәгә килеп эләккән Зөлхәбирәгә ул чын

оҗмахтай булып тоелды. Әйтерсең, хатын бөтенләй башка галәмгә килеп эләккән

иде. Биредә ашыга-кабалана таң төбеннән эшкә чыгып чабасы; көненә йөз төрле

проблема хәл итәсе; кич җитеп, телеңне салындырып, өйгә кайтып кергәч, мал

карыйсы; ризык әзерлисе, тау чаклы табак-савыт, олаулап кер юасы юк. Шифаханә

эчендәге рәхәтлекне сөйләп, аңлатып кына бетерерлекмени?! Монда һәрнәрсә

алдан уйланып, ял итүчеләр мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән. Дәвалаучы табиблар,

шәфкать туташлары тарафыннан һәрдаим җылы мөнәсәбәт күрсәтелүе үзе ни тора!

Арыган йөзле, таракан эзе сыман почерк белән адәм танымаслык итеп кәгазь

сырлаудан башы чыкмаганга, күзләрен күтәреп авыруга багарга вакыт тапмый

торган район бүлнисе табиблары түгел шул инде болар. Врачка керергә зар-интизар

булып, су буе чиратларда үзара әрепләшеп, тилмерешеп утыручы усал чырайлы

карчыклар, чирләшкә, елак балаларын тынычландырырга азапланучы, талчыккан

кыяфәтле яшь аналар юк монда. Һәркайда ягымлы елмаю, җылы мөгамәлә, беркем

беркая ашыкмый, кабаланмый, кычкырып сөйләшми.

Түшәменнән зәңгәрсу-фирәзә сталактитлар салынып торган әкияти «тау

куышы»нда ялтыр мәрмәр ташлар арасыннан бәреп чыккан кәүсәр чишмәләре

челтерәп ага. Биредә ял итүче күркәм затлар, кыр казлары кебек тезелешеп, көнгә

өч мәртәбә шунда шифалы су эчәргә төшә. Мең төрле чирдән арындыра торган

сихәтле җылы суны нечкә билле, озын борынлы затлы нәни савытларыннан

ашыкмыйча, тешләренә тидермәскә тырышып, җайлап кына суыралар, вак

йотымнар белән яратып эчәләр. Сауналарда тирләп, бассейннарда йөзеп; дәвалы

җылы ләмнәргә уралып, су асты массажларында тәннең һәр күзәнәген уятып,

минераль сулы ванналарда изрәп, тоз гротларында тынычлап йоклаганда; иркен

кәнәфигә чумып, сандугачлар сайрап, талгын музыка уйнап торган бүлмәләрдә

челтерәгән нәни фонтан җырын тыңлаганда табыла икән ул сихәт дигәннәре!

Кичке аштан соң, теләсәң, йокы симерт, кырын ятып китап укы, йә булмаса,

бакчага чыгып һава сулап кер, серле урман сукмакларында йөреп, җаныңа

рәхәтлек ал, рухыңны савыктыр, илһам чишмәләре челтерәтерлек мая тупла.

Моңарчы шифаханәгә ирен ялгызын гына чыгарып җибәргәненә үкенеп тә

куйды ул. Мансуры чакырса да, бергәләп ял итәргә баруга аяк терәп каршы торды ич

Зөлхәбирә. Исәр димәсәң, нинди рәхәтлектән баш тарткан икән бит! Теләк булганда,

өч атнага йорт-җиргә, балаларга, исән чагында, каенанам күз-колак булмас идемени?

Күчтәнәчен мулдан бирсәң, сыерны күрше хатыны да савып тора.

Шифалы ванналарда, мең төрле дәвалау үзлегенә ия ләмнәрдә, массаж

кабинетларында сихәтләнеп, тәмам арыган Шәйхи кичтән үк изрәп йоклап китте.

Форсат туудан файдаланып, Зөлхәбирә азрак йөреп керергә ниятләп, бүлмәсеннән

чыкты. Түбәнге каттан дәртле музыка авазлары ишетелә иде. Күрше бүлмәдә

яшәүче купшы ханымнар, бизәнеп-төзәнеп, затлы күлмәкләрен, биек үкчәле

түфлиләрен киеп, гөрләшеп бию кичәсенә төшеп бара иде. Ай-ваена карамыйча,

Зөлхәбирәне үзләренә иярттеләр. Зур зал тирәли куелган йомшак утыргычларга

тезелешкән ял итүчеләрне танырлык түгел! Көнозын спорт киемнәреннән,

трико, футболкалардан, гади кроссовкалардан, «чәпәли»ләрдән йөргән кешеләр

пөхтәләнгән, чибәрләнгән, хәтта беркадәр яшәреп киткән кебек.

Дәртле заманча музыка аккордлары залдагыларның күбесен мизгел дигәндә үз

эченә бөтереп алды. Кем ничек булдыра ала, шулай селкенергә, ирекле хәрәкәтләр

ясарга кереште. Зөлхәбирәнең йөрәге җилкенеп куйды. Яшь чагында иллә оста

бии иде бит ул! Егерме яше тулар-тулмас авылга кайтып төпләнеп, баштанаяк

эшкә, катлаулы гаилә тормышына чумгач, табан астыннан ут чыгарулар онытыла

язды, билгеле. Балалар туганчы, авыл клубында оештырылган кичәләрдә

катнашкалады әле ул. Ә соңрак, үзләре кунак җыйгач, яисә берәрсенә мәҗлескә

баргач, башкалар күңелен күрергә теләп, азрак селкенгәләп алуны исәпләмәгәндә,

аның биергә мөмкинлеге булмады, теләге дә сүрелде бугай. Куш учка сыярлык

нечкә билле, җитез хәрәкәтле, ут борчасыдай тере Зөлхәбирә түгел шул инде ул.

Гәүдәсе беркадәр түгәрәкләнде, ни дисәң дә, яше кырыкка якынлаша, җыйнак

сынлы хатынга өч ир бала табу эзсез узгандыр, дисезме?

Ниһаять, «пәри туе» тәмамланды. Музыка алышынды. Диварга сыенып,

биючеләрне читтән генә күзәтеп, елмаеп басып торган мөлаем йөзле ханым

янына ыспай гәүдәле, илле яшьләр тирәсендәге ир якынлашты. Ягымлы гына

эндәшеп, аны биергә чакырды. Бермәл икеләнеп торган ханым, йөрәкләрне

җилкендергеч «Вена вальсы» көен ишеткәч, мизгел эчендә яшьлегенә кайткандай

булды. Озын буйлы, ябыграк гәүдәле ирнең иңнәренә кулын салып, зал буйлап

йөзеп китүен сизми дә калды! Үтә дә назлы авазлар җыелмасыннан тукылган

дәртле матур көй, җаннарга бәлзәм булып тамды, биючеләрне тәмам әсир итте,

үзенең серле дулкыннарында тибрәтте.

— Балерина түгелсездер бит, ханым? Музыканы искиткеч шәп тоемлыйсыз.

Бию тактына дөрес басасыз. Гәүдәгез бик сыгылмалы, төз аякларыгыз нәкъ

биючеләр өчен яратылган, — диде купшы мыеклы ир заты. — Үзегез дә бик

сөйкемле, янып торган роза чәчәгенә охшагансыз! Мин Сезне монда килгән

көнне үк күреп алган идем. Танышырга теләгем зур булса да, ничектер җае

чыкмады. Равис Әһлиевич булам мин. Равис дип кенә эндәшсәгез, тагын да

әйбәтрәк. Бүгенге көндә күктәге ай кебек ялгызмын, янымда балкып торучы

үз йолдызым юк, — дип, үзе белән таныштырып үтәргә өлгерде ул.

Зөлхәбирәнең битенә ут капты, уңайсызланып, өлгергән зәйтүн җимеше төсле

күзләрен читкә борды. Бераздан йөрәге түзмәде, әле генә үзенә мактау сүзләре

яудырган ир затына сынаулы караш ташлап, аны баштанаяк күздән кичерде, эчке

канәгатьлек хисе белән яңа танышына «зыялы адәм» дигән бәя биреп өлгерде.

Төс-кыяфәте тел-теш тидерерлек түгел Рависның. Грек профильле борыны очына

эленгән алтын кысалы күзлегенә тиклем килешеп тора. Коңгыртсу күзләренең

карашы тыныч, ягымлы. Какча яңаклары чиста итеп кырылган. Куе чәчләре

кыска калдырып алынган. Тәрбия күргән йомшак куллары ак, тырнаклары

маникюрлы. Уң кулының атсыз бармагында кыйммәтле «печатка». Өстендә

затлы материалдан тегелгән соргылт костюм. Шуңа ярашлы галстугы зәвык белән

сайланган. Ир кич буе чибәр ханымны күз уңыннан ычкындырмады, биюгә

чакырды. Яңа танышлар аралашып китүне сизми дә калдылар.

— Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшлим мин. Командировкалардан

кайтып кергәнем юк диярлек. Бер караганда, бу минем өчен әйбәт тә әле.

Ялгызлык газабын оныттырып тора. Хатыным вафат булды бит минем, — диде

ул, уфтанып. — Ике кызым да гаиләле. Сирәк кайталар. Үпкәләп булмый,

һәркемнең үз тормышы. Берсе — Мәскәүдә, икенчесе Германиядә көн күрә.

Шалтыратышып, хәл белешеп торабыз.

Зөлхәбирәнең авылда яшәвен, саулыкка туймаган баласы белән бирегә дәва

эзләп килгәнлеген белгәч, ир заты көрсенеп куйды:

— Заманасы әллә нинди бит аның, ханым. Чирле бала бер сездә генә түгел.

Статистика мәгълүматларына күз салсак, вазгыять — чәчләр үрә торырлык. Яңа

туган сабыйларның яртысы гына сәламәт дип язалар. Ә мәктәпне тәмамлап

чыкканда, үсмерләрнең җитмеш-сиксән проценты хроник чирлегә әверелә икән.

Элек армиягә өрлек кебек егетләр китә иде. Ә хәзер хәрби комиссариаттагылар

аптыраштан баш кашырга мәҗбүр. Призывниклар нинди генә чирләрдән

интекми: дистрофия, язва, холецистит, гастрит, аю табаны... Кайсы — наркоман,

кайсы — эчүче, кайберсендә СПИД, ә психик авырулылары ничаклы? Соңгы

елларда онкология чире котырына, йөрәк авырулары елдан-ел яшәрә бара.

— Шулай булмый ни! Туганнан бирле психик тетрәнүдән башлары чыкмый

бит балаларның, — дип сүзгә кушылды Зөлхәбирә. — Зарарлы һава сулап,

пычрак су эчкән, химикатлы ипи, колорадо корты агуы сибелгән бәрәңге ашап

үскән буыннан ни көтәсең? Алар бит урамга чыгып, тау да шумый, компьютерга

терәлеп катканнар. Кигән киемебез — синтетика, өстән салганда, очкыннар

чәчри. Кая карама, сыйфатсыз, ялган тауарга тап булабыз.

— Кая барабыз, диген, ә? Илебез кем кулына калачак? Милли генофонд

күз алдыбызда яраксызга чыгып бара, — дип, Равис Әһлиевич үзенең ихластан

борчылуын сиздерде. — Илкүләм проблема бит бу! Аны хәл итүне гаиләгә генә

кайтарып калдыру дөрес эш түгел. Дәүләт дәрәҗәсендә чаң кагарга, ашыгыч

чаралар күрергә вакыт. Саллы программалар кабул итәргә, шуларны ил белән

күтәрелеп гамәлгә ашырырга кирәк! Бергәләп көрәшсәк, бәлки әле соң түгелдер.

Хастаханәләрне заманча җиһазламый, табиблар белән тулысынча тәэмин итми

торып, сәламәтлек саклау өлкәсендә әллә ни алга китеш булмас, мөгаен.

— Табиблар вазифасына авыруларны китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклау,

юкка чыгару керми бит. Хастаханә чирләр дәвалый — әлеге вазгыять китереп

чыгарган нәтиҗәләр белән генә көрәшә, — дип әңгәмәне дәвам итте Зөлхәбирә.

— Ә табиб хаталары күпме? Алар өчен кем җавап бирә? Минем дә йөзендә нур

уйнап торган тупырчык кебек нарасыем табиб ялгышы аркасында бер сәгать

эчендә телсез чукракка, ипсез гарипкә әверелде...

Зөлхәбирәнең йөзендә күңелсезләнү билгеләре чагылуын сизеп алган ир

юату сүзләре тезде:

— Алай да, күңелегезне төшермәгез әле, ханым. Өметсез — шайтан гына,

диләр. Бирегә килеп дөрес эшләгәнсез! Мондагы табиблар бик шәп! Улыгызның

хәле яхшырыр! Дөнья булгач, төрле могҗизалар туып тора. Узган килүемдә хәтта

бер ягы параличланып, тораташтай катып калган егетнең интенсив мануаль

терапия курсыннан соң, терелеп аякка басканын күрергә насыйп булды.

Биредә тормыш үз җаена агыла. Гадәттә, процедуралар тәмамланганнан соң,

кичке ашка кадәр берничә сәгать буш вакыт кала. Кемдер караоке бүлмәсендә

сәләтен күрсәтә. Күңелләренә сандугач кергән сөйкемле ханымнарның, ыспай

ир затларының бер төркеме баянчыны сырып алган. Көйне көйгә җиңел генә

ялгап торучы баянчы Николай Фёдоровичка кушылып, халык җырларын

сиптерәләр генә.

 

«Шифаханәгә Мәскәүдән танылган сәясәтче Сафиулла Гобәйдуллин килә. Дискуссия өчен сорауларыгызны әзерли торыгыз», дигән белдерү ял итүчеләрне җанландырып җибәрде. Китапханәнең уку залындагы гәҗитләр кулдан-кулга йөреп, таушалып бетте. «Время», «Хәбәрләр» тапшыруларын караучылар күбәйде. Ир затлары бергә җыелганда, һәркайсы үз каланчасыннан чыгып, халыкара хәлләр, базар бәяләре, дәүләт сәясәте хакында сүз кыстырды, хәтта үзара бәхәсләшеп алырга читенсенеп тормады.

Абруйлы кунак белән очрашу кичәсендә залда алма төшәр урын юк иде. Кершәндәй ак кәчтүм-чалбарлы, чал чәчле, юка кылыч борынына затлы күзлек элгән, карсак буйлы, какча гәүдәле мөхтәрәм галим шифаханәнең баш табибы Алмаз Садыйков озатуында сәхнә түренә күтәрелде, башын җиңелчә ия төшеп, залны сәламләде. Дөньяны аркылыга-буйга гизгән, сәяси, икътисадый вазгыятьне биш бармагы кебек белгән галим тиз арада залны үз авызына каратып куйды. Ул әүвәле халыкара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре, четерекле яклары, дөнья базарындагы багланышлар, илебезнең анда тоткан роле, бүгенге икътисадый вазгыять турында тәмләп сөйләде. Сорауларга чират җиткәч, моңарчы сабыр гына тыңлап утырган кешеләр шыбырдаша башлады. Яшьләр өлгеррәк булып чыкты, бер-бер артлы сораулар яудырды:

— Дөньяга нинди афәтләр яный?

— Террорчылыкны авызлыклап булырмы?

— Бүгенге геосәясәт кайсы ягы белән үзенчәлекле?

Тәҗрибәле лектор, рәсми тел кысаларыннан бигүк читләшә алмаса да, гади халыкка аңлаешлырак сүзләр сайларга тырышып, тәфсилле җавап бирде.

 — Эбола чире Африка илләрен тетрәндерде, меңләгән кешенең гомерен өзүен дәвам итә. Гарәп илләрен колачлаган «Ислам террорчылыгы» хәрәкәте, локаль күренеш булудан туктап, көннән-көн киңрәк тамыр җәя. Болардан тыш, наркомания котырына, күп халыкларның милли генофонды тамырына балта чаба. Әфганстан, Таҗикстан аша безнең чикләргә таба үрмәли. Әлеге афәтләрнең һәркайсына аяусызлык хас. Аларның яңа территорияләргә үтеп керүенә юл куймау зарури. Шул җәһәттән уяулыкны арттыру, дәүләтләргә саклык чараларын бергәләп күрү, ил чикләрен үзара килешеп ныгыту мөһим. Ә геосәяси куркыныч исә эбола белән терроризмнан да куркынычрак бәла-каза китереп чыгарырга сәләтле, чөнки ул бөтен дөнья халкының иминлегенә берьюлы яный. Кызганыч, бүген җиһанда тынычлык гаранты саналган БМО Уставын санга сукмаучылар пәйда булды. Астыртын рәвештә кылынучы явызлыкның асылы — үз мәнфәгатеңне, берьяклы карашыңны башкаларга көчләп тагу, теләктәшләрне артык үсендерү, риза булмаучыларны дошман күрү, аларга карата төрле мәҗбүр итү чаралары кулланудан гыйбарәт. Башбаштаклыкка күз йомсак, ахыры хәерле тәмамланмаска мөмкин. Халыкара сәясәттә тотрыклылыкны какшатучы астыртын агымнар шактый, — диде.

Авыл мәктәбенең тарих укытучысы Гали Саматович урыныннан күтәрелде, тамак кырып куйды:

— Лектор иптәш, теләсә кайсы дәүләт, беренче чиратта, үз халкы мәнфәгатен кайгыртырга тиеш дип беләм. Финанс хәлебезнең кинәт түбән тәгәрәвенә тиешсез җирләргә тыгылуыбыз, Украинага бәйле гамәлләребез, әҗәтле илләрнең миллиардлаган бурычын кичерүебез сәбәпче түгелме? — дип сорады.

— Украина — тугандаш ил, кендек җепләребез нык береккән. Тарихи бергәлек ул. Кырымны янәдән үз канат астыбызга алдык. Якын туганы авыр хәлгә калганда, намусын җуймаган кеше, ничек битараф була алсын? Бәлагә тарыган күршебезгә саллы финанс ярдәме күрсәттек. Украинаның көнчыгыш өлкәләренә гуманитар ярдәм йөзеннән, азык-төлек, медикаментлар, киемсалым, төзелеш материаллары озатыла. Сугыш афәтеннән җәфа чиккән, йорт-җирсез калган миллионнан артык качакны үзебезгә сыендырдык.

Сүз дә юк, әлеге гамәлләр океан артындагы кайбер даирәләрнең кытыгын китерде. Көнбатыштан канунсыз чикләүләр кертелүнең икътисадка зыяны сизелерлек. Әмма артка чигенешнең сәбәбе ул гына түгел. Сәүдә өлкәсендә, сәнәгать җитештерүе буенча илләр арасында тыгыз интеграция шартларында дөньякүләм икътисадый кризис шаукымыннан Россия генә читтә кала алмый, — дип җавап бирде.

Үгезнекедәй таза муенына калын алтын чылбыр таккан, пеләш башлы, юан корсаклы АЗС директоры, урыныннан тормыйча гына, гөбедән чыккандай калын тавыш белән:

— Нәрсә анда, Мәскәүдә күмәкләп артка чигенүне битараф кына күзәтеп, кул кушырып утырырга җыенмыйлардыр бит? — дип кычкырды.

Сафиулла Габдуллович:

— Юк, әлбәттә. Хөкүмәт илнең финанс-икътисад системасын савыктыру юлларын эзли. Финанс тармагын тотрыкландыру максатыннан, банкның төп ставкасын күтәрделәр, — дип сөйли башлаган иде, көтмәгәндә арткы рәттән яңгыраган кырыс тавыш лекторга фикерен очларга ирек бирмәде.

— Иште банкирларыгыз ишәк чумарын... Шуның аркасында коммерцияле банкларда кредит ставкасы икеләтә күтәрелде. Эшкуарлар муенына салынган элмәк бит бу! Күрәләтә банкротлыкка этәрү! Үз җитештерүчеңне кычкыртып талап, кризистан чыгып буламыни? — дигән сүзләр күпләрне сискәндереп җибәрде.

Залда киеренке тынлык урнашты, әмма озакка сузылмады. Ниһаять, бәхет капкасы ачылып, ял йортына үтә чыккан көнчелеге аркасында, иренең һәр адымын тикшереп, колак итен ашап тинтерәтүче хатыны Гыйльменисаны ияртми генә килеп урнашуы хөрмәтенә бүлмәдәше Бәчили белән яңарак кына бер яртыны бөкләп кергән Котбетдин, йомшак урындыгында йокымсырап китеп, чебен таеп егылырлык ялтыр башын күршесендә утырган Аннушканың мул күкрәгенә төртүен сизми дә калган иде. Марҗа түтинең көтмәгәндә терсәге белән каты итеп кабыргасына кадап алуына түзә алмыйча, аю чаклы салмыш ир урыныннан сикереп торды. Үзенең кайда икәнлеген, монда нишләп утыруын аңышмаган хәлдә:

— Ата-а-с! На-а-аших бьют! По-мо-гите кто-нибудь! — дип кычкырып җибәрде. Бер тын алгач, үзенең калкандай күкрәгенә бала башы чаклы йодрыгы белән төя-төя: — Абзагыз — не хала-бала! Әфганда душманның котын алган десантник Әюпов мин! Үземне кырерсытырга никому не позволю! — дип өстәде.

Сәясәтчегә дорфа рәвештә бирелгән четрекле сораулар аркасында яңарак кына киеренкелек хисе кичергән зал, әлеге мәзәк хәлнең килеп чыгуын көтеп кенә торган сыман, шунда ук «шартлап ярылды», бар кеше шаркылдап көләргә кереште. Равис Әһлиевич янәшәсендә утырган Зөлхәбирә, тавыш килгән якка борылып карагач, кышын иренең фермасында тирес чыгаручы, җәен сыерлар көтүче күрше авыл агаен танып алды. Беркемгә дан китермәгән ул мәгънәсез сугышта «интернациональ бурычын» үтәгәндә, сыңар күзен югалткан, контузия алуы аркасында башы сызлаудан интеккән, инде олыгаеп килүче, нервылары таушалган якташының, әллә нигә бер эчкән хәмерне буена сеңдерә алмыйча, адәм көлкесенә калуыннан кыенсынып, башын түбән иде.

Халыкны тынычландыру өчен, унбиш минутлык тәнәфес игълан ителде. Ирләр урамга чыгып тәмәке көйрәтте, хатын-кыз холлдагы зур көзге каршында бөтерелде: чәчләрен төзәткәләде, кием-салымын сыпыргалады. Очрашуны оештыручы ханым лектордан түбәнчелек белән гафу үтенде. Кунакны җимешле кайнар чәй, телеңне йотарлык тәмле юкә балы ягылган белен белән сыйладылар. Уймак чаклы бәллүр чәркәгә коелган затлы француз коньягын йотып куйгач, затлы кунак беркадәр тынычлана төште.

Бераздан дискуссия дәвам итте. Лектор, әллә халыкка ярарга тырышып, әллә саклык йөзеннән, илдәге икътисадый хәлнең алай ук өметсез түгеллеге, хөкүмәтнең берәүне дә ярдәменнән ташламаячагы турында кирәгеннән артык күпертелгән төче сүзләр сибә башлагач, иңенә мамык шәл япкан, кечкенә буйлы, җыерчыклы йөзле Һиндия карчык сагаеп калды. Күпне күргән әбекәйнең башыннан: «Әттәгенәсе, күрәләтә күзгә төтен җибәреп маташа, хәерсез. Мәскәүдән килдем дигәч тә, безне чеп-чи томанага саный түгелме соң бу?» — дигән уйлар йөгереп узды. Үзалдына кыбырсынып, гаҗизләнеп, як-ягына каранды, түземе төкәнгәч, йөрәксенеп торып басты. Пенсиягә чыкканчы профком рәисе булып эшләп шомарган, чая телле, туры сүзле кортканың соңгы араларда күңелен бимазалаган борчулы фикерләре, ташкын булып тышка бәреп чыкты...

 Лектор аграр сәясәтне шәрехләүгә керешкәч, авылдан килүчеләргә җан керде. Сарык йоныннан бәйләнгән калын свитер кигән комбайнчы агай:

— Көнбатыш акылына килмәсә, туксанынчы еллардагы кебек, Рәсәй халкы ачка тилмермәсме? — дип сорады.

— Сезнең кебек уңган игенчеләр басу тутырып ашлык үстергәндә, сөт елгаларыбыз агып торганда, ач калмаячакбыз, билгеле, әмма каешларны бераз кысыбрак буарга туры килмәгәе. Һәр начарның яхшы ягы була. Азык-төлекне читтән кертү күләме азайгач, икмәк, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә җитештерүче авыл кешесенә эчке базарда көндәшлек кими. Үстергән малыгызны кыйммәтрәк бәягә сату мөмкинлеге туа,— дигән җавап сорау бирүченең күңеленә сары май булып ягылды.

— Басуларыбызны куәтле чит ил техникасы эшкәртә. Соңгы елларда заманча комплексларны, чәчүлек орлыгын, ашламаны Европадан ташыдык. Импортны кысрыклыйбыз дип, югары технологияле «Маккормик», «Ропа», «Нью-Һолланд», «Лексус»лардан ваз кичеп, совет заманыннан калган иске-москыга күчеп утырыйкмы инде? — дип чәпчеде агрохолдингта эшләүче, кызу канлы инженер егет.

 — Ә нигә ваз кичәргә? Заманча технологияләрсез алгарышка юл ябык. Үзебездә модернизацияләнгән яңа җитештерү мәйданчыклары сафка басканчы, кыйммәт бәягә булса да техниканы читтән кертергә туры киләчәк.

Яшь агроном Айрат та форсаттан файдаланып калырга уйлады, кыю гына:

— Фермерлыкка керешергә иде исәп. Кризис аркасында безгә дәүләт ярдәме тукталмасмы?— дип сорады.

— Юлыгыздан тайпылмагыз! Илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен, хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына саллы инвестицияләр кертми чарасы юк. Дәүләт ярдәме гаилә фермаларына, эш башлаучы фермерларга грантлар, лизинглар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ташламалы кредитлар, авыл җиренә эшкә кайткан яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, яшь гаиләләргә торак төзү өчен субсидияләр рәвешендә күрсәтелә. Бу форсаттан тулысынча файдаланып калырга киңәш итәм. Сезнең кебек асыл егетләр барында, авыл хуҗалыгының ныклап аякка басуына шигем юк! — диде.

Җанлы әңгәмәдән ике як та канәгать калды, зал Мәскәү кунагын алкышлар белән озатты.

***

Cанаулы көннәр тиз узды. Равис Әһлиевичның ял вакыты ахырына якынлашты. Беркөнне ул Зөлхәбирәнең ашханәдән чыкканын көтеп алып, кичен бергәләп чәйләп алырга чакырды.

— Кичерегез, ялгызым ирләр бүлмәсенә керүне әдәпсезлеккә саныйм, — диде Зөлхәбирә.

— Тапкансыз борчылыр нәрсә! Укагызны коймам, үзегезне кабып йотмам. Хәтта бармак очым белән дә кагылмам. Күңелле итеп гәпләшеп кенә утырырбыз. Өемдә шыр ялгызлык көтә бит мине, Зөлхәбирә ханым. Сагыштан үләрлек тынлык. Хәер, Сезгә андый халәт таныш түгелдер шул...

Зөлхәбирә икеләнә калды. Ул Рависны ихластан кызганып куйды. Бу зыялы адәм белән аралашу хатынның үзенә дә ошый башлады түгелме соң? Министрлыкта эшләүче зур түрә димәссең, кече күңелле. Үзе нечкә юмор хисенә ия, ә ул сыйфат акыллы кешеләргә генә хас. Үзе — тәрбияле, фикере — анык, сүзе — мәгънәле. Белмәгән нәрсәсе юк бугай аның, киң карашлы зат. Җитмәсә, нечкә тоемлы психолог та әле. Кайсы темага сүз башласа да, әңгәмәдәшен уңайсыз хәлдә калдырмый. Теләсә кайсы ситуациядән чыгу юлын бик тиз таба.

— Ярый хуш, Сезнеңчә булсын! Минем бүлмәгә ялгыз гына керәсегез килмәсә, җайлыйбыз аны, матурым. Зинһар, ризалашыгыз инде, яме! Хәзер бер парны чакырып киләм. Бүген иртән элеккеге группадашым Әлфисне очраттым. Ялга хатыны белән парлап килгән. Люкска урнашканнар, — дип, ягымлы ир заты җил-җил атлап китеп барды.

Кичке тугызынчы яртыда бала йокыга талды. Улының алсулык йөгергән битеннән үбеп алгач, ана бермәл аңа елмаеп карап торды, юрганын рәтләп япты.

Зөлхәбирә ашыкмыйча гына кием шкафы янына килде. Затлы велюр күлмәген, кадак үкчәле «көймә» туфлиләрен киде. Купшы чәчләрен кабартып өйде. Чамасын белеп кенә иннек, кершән сөртенде, яраткан ислемаен сибенде. Тәвәккәлләп Равислар бүлмәсенә килеп кергәч, көтелмәгән хәлдән артына утыра язды. Угрылык өстендә тотылган карак кебек, куырылып килде. Түр башында, берсе кочагына икенчесе сыенып, үзләренең район советы рәисе Әлфис Кәримович белән... ире Мансурның хисапчысы — яше кырыктан узган сазаган кыз Сәвилә елмаешып утыралар иде. Зөлхәбирәне күргәч, кунаклар йәлт кенә бер-берсенә карашып алса да, сер бирмәде. Бәйрәм өстәле мулдан иде, чәй янына мәе куелды. Бәллүр чәркәләргә кыйммәтле шәрабләр коелды. Табындашлар шактый кызгач, Әлфис Кәримович затлы костюмының куен кесәсеннән планшетын чыгарды. «Истәлеккә бер гүзәл мизгел, чейз!» — дигән булып, бергәләшеп фотога төштеләр. Керсез күңелле Зөлхәбирә бу минутта киләчәктә аның көйле тормышын челпәрәмә китерерлек нинди мәкерле тозак корылганлыгын сизми калды. Аның саф күңелендә һичнинди азгынлык, усал ният юк иде шул...

***

Зөлхәбирә шифаханәдән кайткач, Дәүләт Советына сайлаулар булып узды. Мөгаен, күрәчәккә каршыдыр, Мансур депутатлыкка кандидат итеп Әлфис Кәримович белән бер округтан күрсәтелгән иде. Халык ышанычын районның зур түрәсенә түгел, ә гади хуҗалык җитәкчесенә күрсәтте. Сайлау кампаниясен оештыруда куштаннарын ат урынына җигеп, күпме көч куйган, ничаклы чыгым тоткан район советы рәисе әлеге җиңелүне бик авыр кичерде. Әлфис Кәримовичның йөрәгендә укмашкан кара кан, үч тойгысы, сыйфатлы Буа чүпрәсеннән куелган ачы камыр сыман кабарып, ташып түгелде. Ачуыннан кая барып бәрелергә белми йөргән көннәрнең берсендә, кабинетында юкны бушка аударып, планшетын актарып утырган мәлдә, күзенә шифаханәдә үзе төшергән фотолар чалынды. Аның зиһене ачылып китте. Сөмсере коелган йөзенә кинаяле елмаю кунды. «Карарбыз әле, кем-кемне фәлән итәр...» — дип үзалдына сөйләнде ул. Зөлхәбирә белән Равис Әһлиевичны янәшә куеп, компьютер ярдәмендә фотомонтаж ясауның әллә ни авырлыгы булмады. Ул фотоларны тиз генә төсле принтердан чыгартып алды. Мансурның йөрәгенә хәнҗәр кадалырлык итеп хат кисәге әмәлләргә үзенең хәленнән килмәс иде, мөгаен. Сәвилә ярдәм итте: кайнар мәхәббәткә багышланган бер француз романыннан бик шәп өзек табып бирде. Шуны күчереп яздылар. Әлфис Кәримович, Казанга эш белән баргач, әлеге пасквильне каланың бер почта әрҗәсенә төшереп җибәрде дә, мыек астыннан елмаеп, шыпырт кына шул «бомба»ның шартлавын көтеп йөри башлады. Әлеге калын конверт, ниһаять, хуҗалык идарәсенә килеп иреште. Көндәлек почтаны ачып, хатларны журналга теркәп утырган сәркатип кыз Ләлә, аны-моны уйламыйча, бу конвертны да ачты. Фотоларга күз салуга, көтелмәгән хәлдән зур итеп ачылган уймак авызын ябарга онытты. Ә хатның эчтәлегенә күз йөртеп чыккач, аның чигәләре кызыша башлады: менә ичмасам мәхәббәт! Армиядәге яраткан егете Мөнирдән шундый хат килеп төшсә, шатлыгыннан күккә сикерер иде ул, мөгаен. Конвертны кулында әйләндергәләп, нишләтергә белмичә аптырап торган мәлдә, алгы бүлмәгә Сәвилә ажгырып килеп керде. Яшен ташы җитезлеге белән хатны тартып алды да бүлмәдән чыгып югалды. Биш-ун минут эчендә бөтен бухгалтерия хатыннары «ах-вах» килде, чышын-пышын гайбәт чәйнәргә кереште. Эш сәгате бетүен көчкә көтеп җиткереп, бу чаклы «мөһим» яңалыкны танышларына тәмләп сөйләргә дип, төрле якка чыгып чапты.

Баш хисапчы янәдән әйләнеп керде, мәҗмуганы сәркатипкә сузды. Ләлә, башын башка куеп, чибәр ир янәшәсендә елмаеп утырган Зөлхәбирә апасының фотосына тагын бер мәртәбә күз төшереп алды да телен шартлатып куйды. Хатны фото янына салып, конвертны келәйләп ябыштырды. Сәвилә исә:

— Яши белә ичмасам кешеләр, мин сиңа әйтим! Тыштан әүлия булып кыланалар! Мансур Минһаҗевичның күркәнекедәй кабарынган куыгы шартлый болай булгач! Хи-хи-хи! Шул кирәк аңа! Мөгезле шайтан! Казан кызына өйләнә, имеш! Берни түгел, теге вакытта мине санга сукмаганы өчен, Ходай тоткан аны! Әгәр миңа өйләнгән булса, гомердә болай адәм мәсхәрәсенә калмас иде! Беләсең килсә, шәһәрнекеләрнең барысы да бер чыбыктан сөрелгән... җыенысы сөйрәлчек, — дип, бүлмәне сасытты.

Кемгә-кемгә, нәкъ менә аңа, авылга кайткач серләрен чишмәгәне өчен, Зөлхәбирәгә рәхмәт укып йөрисе кана! Юк шул, Елан Сәвиләсе булсын да, зәһәрен чәчми калсын, имеш. Юкса, үз агуына үзе тончыгып үләчәк бит ул!

Кичке алтылар тирәсендә хуҗалык рәисе контора каршына кайтып туктады.

Кабинетына узып, гадәтенчә, яңа килгән корреспонденцияне күздән кичерә

башлады, гәҗит-журналларны карап чыкты. Хатларга күз йөртеп алды: салым

инспекциясеннән, экологлардан, банктан... Ә бусы кемнән тагын? Чират

калын конвертка җитте. Аны ачып укый башлагач, Мансур үз күзләренә үзе

ышанмады. Хаттагы сүзләр, әйтерсең, аның бармакларын гына түгел, бәгырен

пешерә башлады. Дулкынланудан ирнең уч төпләре, маңгае тирләп чыкты.

Зөлхәбирәм!

Кайнар иреннәреңнең җиләк тәмен әле дә тоям кебек. Төшләремә кереп

иләсләндерәсең! Синең белән үткән ләззәтле төннәребезне үлеп сагынам. Бергә

үткәргән һәр сәгатебезнең минуты елга тиң. Бер генә дә исемнән чыкмыйсың,

гүзәлкәем! Мин сине шашып сөям! Миңа карата булган хисләреңнең

ихласлыгына өмет итәм! Ташла шул мокытны! Ятма авылда чиләнеп! Кавышыйк,

бәгырькәем! Истәлеккә бергә төшкән фотобызны җибәрәм.

Үбеп, Рависың!

— дигән юлларны укыгач, Мансур бер мәл өнсез торды. Әйтерсең, өрлектәй

ирнең маңгаена күсәк белән ордылар. Фотоны кат-кат әйләндереп карагач,

ваклап ертып, җирәнеп чүп чиләгенә ташлады. Хатны йомарлап кесәсенә

тыкты да:

— Кавышырсыз... теге дөньяда, — дип, әллә нинди ят, ямьcез тавыш белән,

котырынган үгездәй үкереп җибәрде.

Сейфтан коньяк шешәсе тартып чыгарды. «Кандала даруы»н кабымлыксыз

гына авызына койды. Ачуы басылмады. Ул нишләргә белмәде: кабинет буенча

арлы-бирле йөренде, кәнәфиенә бер утырды, бер торды. Йөрәк әрнешенә чыдаша

алмыйча, бала башы чаклы йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Астына кирәкле

кәгазьләр тезелгән калын пыяла кисәге чатнап урталай ярылды. Моңарчы бохар

песиедәй яшәгән хатыны ике йөзле Янус икән бит. Ни гомер куенымда кара елан

җылытып ятканмын... Бала савыктыра, имеш... Ха-ха-ха! Хатынымны сөяркәсе

янына үзем илтеп куйганмын икән. Җирбитләр! Хәмер сөреме Мансурның башына

менеп җитте булса кирәк. Ул бермәл чайкалып торды да кәнәфиенә ауды. Таң

алдыннан уянып китте, аптырап, як-ягына каранды. Нишләп конторда йоклап

калган соң әле ул? Шофёры ник өйгә кайтарып куймаган? Көч-хәл күзләрен угалап,

ир торып басты. Ниндидер мөһим нәрсәне исенә төшерергә азаплангандай, киң

маңгаен җыерды. Аның үтереп эчәсе килә, теле аңкавына келәйләнеп ябышкан

иде. Кичтән катырак салынган, күрәсең. Кабинетка авыр ис таралган. Сәгать ничә

соң әле? Өйгә кайтып, нәрәткә чаклы бераз черем итеп алмый булмас. Борын

яулыгын эзләп, кулын кесәсенә тыккач, ниндидер кәгазь кисәге кыштырдап куйды

һәм... барысы да исенә төште. Яман уй ирнең миен көйдереп алды.

Калганы күз алдыннан детектив кино кадрлары шикелле бик тиз йөгереп

узды. Менә ул өенә кайтып туктады. Алпан-тилпән атлап, болдырга күтәрелде.

Ишек эчтән бикле түгел иде. Аяк киемен салып тормыйча, түр якка узды.

Дивардагы кыйммәтле Иран келәме өстенә элеп куелган ике көпшәле ау

мылтыгын алды. Калтыранган куллары белән аңа ике патрон этеп кертте. Поши

хәтле пошины атып еккан Мансур әле ул, бу юлы гына хыянәтче «киек»нең

йөрәгенә тидерми калмас. Ирнең кан баскан күзләренә бу минутта ак-кара

күренми иде. Ул йокы бүлмәсе ишеген шыгырдатып ачты. Таралып йоклап

яткан хатынына бер мәл нәфрәт белән карап торды да чертләтеп өстенә төкерде.

Йокы күлмәгеннән умырып тотып, хатынын кисәк кенә өстерәп торгызды.

Җитмәсә, Шәйхие әнисе кочагына сеңеп киткән булган икән, кирәкмәгән

вакытта ул да күзләрен ачты. «Ник мине болай вакытсыз уяттыгыз?» — дигән

сыман, еламсырап, әнисенә сарылды. Аптыраулы карашын әле берсенә, әле

икенчесенә күчерде. Аннан соң әтисе кулындагы мылтыкка карап катты.

Атасы борын астыннан гына нәрсәгәдер усал мыгырданып куйды, кесәсеннән

ниндидер йомарланган кәгазь кисәге чыгарып, хатынының йөзенә томырды.

Яланаяк идәнгә төшеп басканда, үзенә ни-нәрсә янаганын аңламаган хатын, тиз

генә йомшак чүәкләрен элде, өстенә чәчәкле халатын, кәҗә йоныннан үзе бәйләгән

йомшак жилетын киде. Гомердә булмаганны, иренең салган баштан болай дорфа

кылануына хәтере калса да, ачуын тышка чыгармаслык көч тапты:

— Әтисе дим, таң төбеннән нишләп өй буйлап мылтык күтәреп йөрисең?

Ауга барырга җыенмагансыңдыр ич? Бик арыгансың бугай. Бераз ятып хәл җыеп

алсаң, әйбәтрәк булыр. Әйдә, чишенергә үзем булышам, — дип эндәште.

Шул мәлдә парлы көпшәләр аның калку күкрәгенә юнәлде. Аптыраудан

хатынның күзләре маңгаена менде. Куркуыннан кымшана да алмыйча, рәхимсез

карашлы ире каршында тораташтай катып калды. Нәни йөрәге әнисенә коточкыч

хәвеф янаганын сизеп алган бала, уктай атылып, әтисенең терсәгенә барып

асылынды. Мансурның мылтыклы кулы чалшаеп китте, көпшә кисәк кенә өскә

күтәрелде. Мизгел эчендә ату тавышлары яңгырады. Бер-бер артлы очып чыккан

пуляларның берсе бәллүр люстраны челпәрәмә китерде, икенчесе, түшәмне

чәрдәкләп, каядыр кереп юк булды. Йөрәген тотып, киселгән үләндәй идәнгә

ауган хатыны өстеннән атлап чыккан Мансур, әле генә нәрсә майтарганын

аңламас хәлдә, абына-сөртенә урамга чыгып йөгерде. Капка төбендә торган

машинасына утырып, җан-фәрманга куалап китеп барды...

***

...Зөлхәбирәне Ульяновскидагы туганнарыннан олы улы Марсель эзләп

тапты. Аның телефон трубкасыннан ишетелгән өзек-төтек тавышы ананың

болай да борчулы җанын айкап ташлады:

— Әни-җаным, зинһар өчен, бүген үк кайта күр! Әтине инсульт бәрде... Ул

реанимациядә... система астында... ризык капмый... беркемне танымый... Шәйхи

сине бик сагына... туктаусыз елый... тынычландырып булмый...

Йөрәгендә янартау уты кайнаса да, хатын тиз генә җыенып, юлга чыкты.

Гомер итү — кыр аша үтү генә түгел шул. Язмыш дигәнең, адәм баласының

сабыр канатларын каната-каната, сындыра-сындыра сыный...

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: