Бәян тег белән яңалыклар
-
27 сентябрь 2026 - 09:00
Бер уч борчак (бәян)
Хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?! -
26 сентябрь 2026 - 09:00
И, карак... (бәян)
- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде... -
16 август 2026 - 09:00
Яшел яфрак – яшәү төсе (бәян)
Миңлегалинең аяклары? Аяклары — «осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный», диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Операциягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган... -
15 июль 2026 - 13:00
Ни хәлең бар, балам?.. (бәян)
Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда. Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә тычкан асылынып үлгән... Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү, гарьләнү, хурлану хисе кимерде. -
28 июнь 2026 - 09:00
Тозак (бәян)
«Мансур хатынын атып үтергән...» дигән яман хәбәр, яшен тизлеге белән Җимешле авылына гына түгел, бөтен районга таралды... -
27 июнь 2026 - 09:00
Шамкай (бәян)
Суфия, склад мөдире булып эшләгәнгә, подвалда буяулар арасында утырырга мәҗбүр. Аны икенче балага узгач та декрет ялына чыгармыйлар. Начар исләр белән агуланып җәфаланулар тәэсир иткәндерме — Рөстәм исемле уллары тугач та озак яши алмый, үлеп китә... -
25 июнь 2026 - 09:00
Меңнәрнең берсе (бәян)
Нәфисә карчык сабыйны ашатырга берни булмаудан уңайсызлангандай, авыз эченнән генә зарланып алды: — Юк шул, балам... Бер телем дә ипи калмады шул... Аннары кемнәрнедер сүгә башлады: — Җыен дивана... Баланың ни гаебе бар ди... Рәбига сабыеның башыннан сыйпады: — Иртәгә, балам, ипине иртәгә бирәләр... Зөбәрҗәт шунда гына, Рәбига эштән куылгач, ипи карточкасыннан сызылган бу ике җанның инде атна буе ач булуын абайлап алды... -
14 июнь 2026 - 09:00
Зиннәтулла хәзрәт (бәян)
Әтиемне хәтерләмим, ул үлгәндә, бик кечкенә булганмын, әнием яшәргә тиеш иде әле. Әүлия иде бит, мин әниемне бик-бик ярата идем. Мин әниемне бик-бик сагынам, бабакай... -
13 июнь 2026 - 09:00
Тургай (бәян)
«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. -
19 апрель 2026 - 17:00
Килмешәк (ахыры)
– Мин әйткән иде диярсез, урыны җәннәт түрләрендә Әлифтинәнең. Аллаһу әкбәр... – диде абыстай телен чак әйләндереп. Шул сүзләрдән соң минут үттеме-юкмы, кинәт бар тәне көзән җыергандай тартышып куйды һәм ниндидер җайсыз халәттә катып калды... -
19 апрель 2026 - 09:00
Килмешәк (дәвамы)
– Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык. -
12 апрель 2026 - 09:00
Тәрәзәләр (бәян)
Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды... -
15 март 2026 - 09:00
Бибимәмдүдә (бәян)
Бибимәмдүдә чирен яшереп йөрде. Үтәр әле, кемнең эче китми дә, башы авыртмый, дип үзен үзе юатты. Ә чир азды гына. Эче утырды-утыруын, ләкин сулкылдап авыртуына чыдар хәле юк, әйтерсең лә пычак белән телеп-телеп алалар... -
14 март 2026 - 09:00
Йөзә торган арба (бәян)
Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде таныш-белешне... -
1 март 2026 - 09:00
Әниләр (бәян)
Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларым- багалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә...