Логотип Казан Утлары
Бәян

Тургай (бәян)

«И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич.

Шундый-шундый хәлләр

Иң элек авыл халкын берничә сәер хәл шаккатырды.

Аның беренчесе — көтүче Галимҗан күргән серле төш иде. Туганнары Зөһрә белән Әмирнең «менә бүген, менә бүген» дип бәби көткән көннәре булганлыктан, төшен иң элек аларга сөйләде. Галимҗан килеп керү белән үзенең көрәктәй учын Әмирнең учына шапылдатып сукты һәм шуннан соң гына гөлдердек тавышы белән: «Мин әйтте диярсез, валлаһи, малаегыз була!» — диде. Әлбәттә, тугыз ай буе малай көткән Әмир белән Зөһрә аңа ябырылды:

«Каян белдең?!» Галимҗан, кулларын күкрәк турына калкан шикелле күтәреп, аларга таба каратты. Һөҗүм итмәгез миңа, янәсе. Шуннан соң гына төшен сөйләргә тотынды:

— Шулай Чаптарга атланып, Каенлык чокырыннан менеп киләм, имеш. Үзегез беләсез, бөтен дөньясы эсселектән корыган, җирләр яргаланган. Кинәт, дөбер-шатыр күк күкрәп җибәрмәсенме! Шундый җилләп күкрәде, башымдагы эшләпәм башкорт урманнары өстеннән очып барып юк булды. Астан әллә көлгән, әллә дәшкән тавыш ишетелгәнгә үрелеп карасам, Чаптарның аяк астыннан бер шәп-шәрә сабый, ике кулына таянып, аякларына басып маташа. Матурлыгын күрсәгез! Үзе малай кеше. Ат астыннан чыкты да басуга  таба йөгерде. Ул йөгергәндә, табан астыннан баскан саен көмеш очкыннар чәчелеп кала. Карыйм, басу өстендә нәкъ минем Чаптар төсле ат басып тора, муенына яшел камыт кигерелгән, артына гаҗәеп матур сабан тагылган. Ул

сабан төрәннәренең елык-елык килеп елтыравы күзләрне камаштыра. Атның йөгәннәре дә, дилбегәсе дә ут төсле янып тора. Теге малай йөгереп килеп дилбегәне кулына алуга, ат кузгалып та китте, сабан кара җирне әйләндереп сөрә дә башлады. Үзе сөрә, артыннан ямь-яшел бәрхеттәй уҗым үсеп бара. Шунда йөрәктән алырдай моңлы көй яңгырарга тотынды. Ул әллә теге сабаннан, әллә теге җирдән килә — аермалы түгел иде. Шул арада «ышш» итеп җылы яңгыр яварга тотынмасынмы! Бөтен җирдән сөт кайнаган төсле ак пар күтәрелә. Теге

малай да, сабан да, аны тартып баручы ат та яңгыр астында елкылдыйлар, басуның сөргән җире һаман офыкка якыная. Шул малай янына барып Чаптарга дәшмәкче булам — бер сүз әйтә алмыйм, төшеп йөгермәкче булам — ат өстеннән төшәрлек хәл юк. Шунда музыка эчендә бәргәләнеп уянып киттем...

Галимҗанның төшеннән соң булган хәлләрне дәвам итик.

Март уртасыннан бирле кояш рәхимсез көйдергән дөнья көл төсенә кереп бара иде.

Яргаланып каткан җир өстендә эссе һава көне-төне эленеп торды.

Җир күптән үлгән иде инде.

Үләннәр көйде, агач яфраклары шәлперәйде, кошлар тынды.

Апрель азагына һаваның эсселеге мунча ташы кайнарлыгын хәтерләтте. Яланаяк җиргә бассаң, табаннарны туфрак утлы күмердәй өттерде.

Йөзләрдән елмаю качты, кешеләр сөйләшмәс булды, күзләрдә өмет сүнде...

Шуннан соң ул туасы көнне нидер булды. Иң әүвәле чак-чак кына һава хәрәкәте сизелде.

Агач яфраклары ишетелер-ишетелмәс кенә шыбырдашып куйды.

Җил... Җил терелгән!.. Бу — бәхет җиле иде! Әз генә салкынча кебек, әнкәйләрнең сулышыдай җылы да кебек...

Җилнең дымсу исе бар иде. Шуннан соң җил урамнардан, ишегалларыннан, бакчалардан, басулардан йөгерергә тотынды.

Каяндыр бәреп чыккан күз яшьләреннән күңелләр тулып китте.

И, җилкәем! Сине нечкә бил дип юкка гына җырларда җырламаганнар икән!

Һәр кагылуың тәнгә генә түгел, җанга да үтеп керә.

Адәм балалары өмет белән күккә карадылар.

Күк аларны аңлады.

Шуннан соңмы? Шуннан соң... Акрын гына сибәләп ләйсән яңгыр яварга тотынды. Йөзләреннән яңгыр тамчылары акты, күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде.

Офыклардан офыкларны иңләп, мәңгелек яшәү җыры яңгырады.

Саргаеп беткән үләннәр баш калкытты, мең төрле кош уянды, һавалар хуш ис белән тулды.

Җир киерелеп сулыш алды.

Офыклардан офыкларга иңләгән өмет җыры авыл кешеләрен басуларга чакырды...

Туфракка тәүге бөртекләр чәчеләчәк шушы бәхетле көннең иртәсендә, авыл халкын куандырып, бер бала дөньяга килде...

Авылның мәңгелек кендек әбисе, ничә яшьтә икәнен кешеләр дә, үзе дә оныткан Шәмседоха карчык, баланы исән-имин кабул итеп, мунчалар кертеп,чәйләр эчеп кайтып килгәндә, сазлырак бер урында таеп егылган. Иң гаҗәбе шунда: Шәмседоха карчыкның ияген тезенә таба ничә еллар буе тартып торган сеңере җибәргән, әби торып басканда төп-төз кешегә әверелгән. Әбинең биле

мәсьәләсенә килгәндә, баланың әтисе Әмир, аны минем малай туып кына турайтты, дип горурланып сөйләп йөрде һәм моңа шактый халык ышанды. Әлеге фаразны расларлык дәлилләр булмау сәбәпле, авыл халкы өчен бу сер булып калды.

Инде малайның кендек каны тамган бәхетле йортка килик. Бик зурлап исем кую мәҗлесе уздырдылар, Хәмзә хәзрәт малайга Ислам дигән исем кушты. Ул апрель аеның бөреләре шартлап ачыла башлаган, туфрак, яз исе килеп торган искиткеч җылы, якты бер көне иде. Мәҗлес төгәлләнгәч тә, хәзрәт белән Әмир

басуга юнәлде. Көндезге ашка әле генә туктаган чәчүчеләрнең табынына Әмир мул итеп мәҗлес күчтәнәчләре таратты. Табында утырганда да, эшкә кузгалганда да, һәркемнең игътибары зәңгәр күкне тутырып сайраучы тургайларда булды. Аларның тавышлары туфрак исе таратучы басуларны шатлык дулкынына күмеп кенә калмый, иксез-чиксез җиһанның үзәгенә үк күтәрелә кебек тоела иде. Шушы гүзәллеккә шактый вакыт хәйран калып торганнан соң, Хәмзә хәзрәт ике кулын күккә сузып болай диде:

— Оланнар! Әмир белән Зөһрәнең улына әле генә Ислам дип исем куеп килдек, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип догалар кылдык. Әмма бирегә килгәч, мине бер нәрсә әсир итте. Үз гомеремдә тургайларның бу кадәр күплеген, бу кадәр берсен-берсе уздырып сайраганын күргәнем юк иде әле. Җир йөзендә бары шатлык кына ташучы нибары бер кош бар. Ул — тургай.

Тургайлар моңлана белмиләр. Аларның сайравыннан гел шатлык, гел якты нур гына ташый...

Хәзрәт, сүзләремнең чынлыгына ышаныгыз, дигәндәй бераз гына тынып торды. Аның әйткәннәрен раслап, меңнәрчә тургайлар кояшның зәңгәр күктән җиргә сузылган алтын кылларына кагыла-кагыла шатландылар, бер караганда, җылы туфракка якынаеп, аның исен күкрәкләренә алдылар, икенче караганда, зәңгәр күкнең күзгә күренмәс өрфия пәрдәсен канатлары белән зеңгелдәтеп, очсыз-кырыйсыз биеклеккә атылдылар...

Хәзрәт сүзен Әмиргә мөрәҗәгать итеп төгәлләде:

— Сезнең малаегыз да бу дөньяның бер тургае булыр. Күңелем шулай сизә.

Әлеге сүзләрдән соң хәзрәт озак итеп дога кылды. Аның изге теләге тормышка ашкандырмы, әллә шулай булырга тиеш булгандырмы, малайны Тургай дип кенә йөртә башладылар.

Шулай итеп, Гөлбакча авылында бәләкәй Тургай гомере башланды.

 

Бишек җыры астында

Ил улсыз булмас, җир гөлсез булмас дигәндәй, туу белән Тургайның беренче авазлары, җан җылысы дулкын булып җиһанга җәелә башлады. Ана белән бала — гөл белән лалә шул, беренче авазларыннан ук аңлаштылар. Зөһрә баласы

турында, маңгае киң — зиһенлелек билгесе, диде. Йөзе нурлы, тавышы моңлы, димәк, күңеле йомшак, дип тә өстәде. Кул бармакларының аерылыбрак торуын барысы да юмартлык билгесенә юрадылар.

Бишек җыры астында ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте:

Ай бишеге бар аның,

Гөл бишеге бар аның.

Өзгәләнеп сөяргә

Үз әнисе бар аның.

Песи гөлне тирбәтә,

Әннә мине тирбәтә,

Әби укый белгәнен,

Бабай сөйли күргәнен.

Тургайның әти-әнисен, әби-бабасын танып елмаюлары, чит кешедән ятсынып каш җыерулары өйдәгеләр өчен олы тамаша булды. Тора-бара Тургай, кинәт чыркылдап көлеп җибәреп, әллә нинди ят телгә охшаш кәлимәләр әйтеп, бөтенесенең һушын алды. Өч ай тулыр-тулмаста аның алгы казнасында, вак

эремчек бөртеге кадәр генә булып, беренче теш күренде. Ул теш булмады, олы эш булды. Бөтен күрше-күлән, туган-тумача шуны сөйләде, әйтерсең лә теш түгел, чын мәрҗән чыккан иде. Әбисе белән бабасы ул тешне бергәләп тә, аерым-аерым килеп тә карадылар. Бабасы: «Теге атнада гына врач бер тешемне

алган иде, Ходай шуның урынына оныгыма теш бирде», — дип куанса, әбисе: «Теше барның эше бар», — дип юанды.

Малайның авызыннан «әббә», «әннә», «әттә», «бабба» дигән сүзләр ишетелә башлагач, аның сөймәгән-үпмәгән бер җирен дә калдырмадылар. Ул көнне, дөньяны ак юрганга төреп, беренче кар яуды. Тургайның әнисе кибеткә, әтисе эшкә китте. Шәрифҗан бабасы, баскыч төбенә чыгып, ак кар бөртекләре белән шаярып уйнаган чакларын сагынып басып тора иде. Фатыйма әбисе кече якта катыкка оеткы салып маташканда... баланың еларга азапланган кебек «выгга-выгга»дигән тавышы ишетелде. Әби оеткысын салып залга чыкса, тынсыз-өнсез калды. Тургай бишекнең тышкы ягында аның читенә ике кулы белән ябышкан

килеш асылынып тормасынмы?! Чүпрәкләре бишек эчендә калганлыктан, үзе шәп-шәрә, ике аягы чайкалып тора, үзе мыш-мыш сулый. Әбисе аны кочагына алуга, бер аягы икенчесенә чалышып китеп, артындагы диванга дык итеп утырды. Шул арада бабасы да кереп, аларны торгызыйм дип ике кулын сузып иелгәндә, Тургай өскә таба чәптереп җибәрде. Аның тамчылары үзенә дә, әбисе белән бабасына да җылы яңгыр шикелле коелды.

 

Бишектән котылу

Тургайның әбисе белән бабасы ул кичне бик озак йоклый алмыйча яттылар.

Ахырда акрын гына сүз башланды:

— Карт, син моңа ничек карыйсың?

— Нәрсәгә?

— Бу баланың бишек читенә ябышып асылынып торуына.

— Торды микән соң ул?

— Миңа ышанмыйсыңмыни?

— Сиңа ышанам мин. Күзләрең генә кайчакта олы әйберне бәләкәй итеп, бер нәрсәне ике итеп күрүчән.

— Үзеңнең колагыңны бел! Бер сүз дәшмичә тик торганда, «Нәрсә дидең?» дип бәйләнәсең.

— Иреннәрең мыймылдап, бер ачылып, бер ябылып торгач, әллә берәр өметле нәрсә әйтә микән, дип сорыйм шул. Ярар, сорамам моннан ары.

— Сүз җаена гына әйтүем лә инде. Карале, балабызны екмыйча, канатлары белән фәрештәләр саклагандыр, мөгаен.

— Былтыр баскычтан аягың таеп базга егылып төшкәндә, нишләп сине сакламадылар икән соң?

— Белмим инде... Карале, мин ишегалдындагы турник тимеренә асылынып караган идем. «Бер, ике» дигәнче дә тора алмадым, кулым ычкынды.

— «Өч, дүрт» диясең калган.

— Үртәп тормасана! Мин әйтәм, монда нидер бар...

— Бар шул, бар!.. Ничек бишек читеннән шуышып чыгарга кирәк?! Тауның итәгеннән кубып авып төшүенә ышанам, тик моңа...

— Миңа ышанмыйсыңмыни?

— Үзең «бер» дигәнче дә асылынып тора алмагансың бит әнә. Монда нәрсәдер бар...

— Ни икән соң ул? Җен-пәриләр түгелдер бит?

— Бала нидер тели... Әзер түгеллеген белми... Ул бездән аерылмакчы.

— Ни сөйлисең син?! Нишләп бездән аерылсын ул?

— Аңа шундый кодрәт бирелгән булырга мөмкин. Ул бит галәмнең бер сабагы булачак. Хәзергә бөре генә... Кем белә, бәлкем аңа биеклеккә таба якты, чиста юл язылгандыр...

— Бездән аерылыпмы?

— Безне ияртеп...

Алар төне буе аяк очларына гына басып залга үттеләр, бала егылып төшә күрмәсен, дип бишекне каравылладылар. Ә иртәгесен кибеттән өр-яңа карават алып кайттылар һәм Тургайны шунда күчерделәр. Карават дүрт яктан биек арата белән әйләндерелгән, алай егылып төшәрлек түгел иде.

 

Чәнти бармак мәсьәләсе

Тургай үзен төргән чүпрәкләрне, өстенә салынган япмаларны һич тә яратмый, кыймыл-камыл килеп бушайта, сүтә иде. Караватка күчкәч, ул ярым шәрә килеш, туйганчы тәгәрәде, үрмәләде, араталарга тотынып басарга, йөрергә маташты. Баланы ныклабрак карарга мөмкинлек тугач, аның һәр җиренә игътибар итеп, күзәнәкне микроскоптан өйрәнгәндәй өйрәнә башладылар.

Әнисе «ике тамчы су кебек бер-беребезгә охшаганбыз», дигән уеның ныгый баруыннан ләззәтләнде. Әтисе «башы, борыны, авызы үземнеке», дип куанды. Әбисе «күзләрен карагыз әле, тач минеке бит», дип бот чапса, бабасы, кайсыдыр төшләрендә үзенеке белән охшашлык табып, серле генә елмайды. Алар һәркайсы хаклы иде һәм моңа берсе дә гаҗәпләнмәде. Гаҗәпләндергәне — Әмирнең туганнан туганы Галимҗан булды. Тургай тугач, ул аның янына бик еш керә торганга әйләнеп китте.

Әзмәвердәй эре гәүдәле бу ирне авыл халкы Гарәп дип йөртә. Аның кояшта янган йөзе, мәче койрыгыдай күперенке кара кашлары, туры борыны, калын иреннәре чыннан да гарәпне хәтерләтә иде. Сумаладай ялтырап торган бөдрә чәчләре, тирән җыерчыклар белән сырланган йөзе аңа ничектер әкияти пәһлеван

серлелеге өсти. Ашаганда ризык валчыгы төшмәсен өчен көрәк кадәр кулының учын ияге турында тотып тора. Әгәр ипи валчыгы-мазар идәнгә төшсә, аны кадерләп алып, тузанын өрә, бисмилласын әйтеп, авызына каба. Галимҗан иртәдән кичкә кадәр лом белән таш ватса да, аңардан беркемнең дә «арыдым»

дигән сүз ишеткәне юк. Күрәсең, ул бу дөньяга җирдә мәгърур атлап йөрү өчен, сабантуйда батыр калу өчен һәм гомер буе ферма сыерларын көтү өчен яратылган иде. Авыл халкы әйтмешли, Ходай үзенең шушы әзмәвердәй баласын нишләптер

бик каты рәнҗеткән — баладан мәхрүм иткән... Шуңа күрә аның үзе аерым гына да, хатыны Нәбирә белән дә Тургай янына керүе табигый иде. Иң элек баланың караваты янына килеп, идәнгә тезләнә, әллә нинди могҗиза күргәндәй, башын ярым кыйгайтып, бер сүз дәшмичә Тургайга озаклап карап тора. Тирән итеп

сулыш алганы ишетелә, авызларын чәпелдәтеп куя, төкерекләрен йота. Аннары могҗизага санаган шул баланың күперенке битенә тырнаклары яргаланып беткән имән бармагы белән йомшак кына кагылып ала һәм, сабыйны куркытмас өчен, икенче кулы белән авызын каплаган хәлдә, тыелып кына көлә... Бераздан Галимҗан балага дәшә башлый. Тургай бер дә ятсынмый, карават аратасына маңгаен терәп авыз ера, кулларын суза, Галимҗан аның нәни бармакларына калын иреннәрен тери, ул бармакларның кытыклавыннан тамак төбендә нидер сулык-сулык килә... Тургай, пых-пых килеп тырыша торгач, торып баса һәм,

өйдәгеләрне шаккатырып, үзенә күрә бер тамаша башлана. «Ыгы», ди Галимҗан. «Ыгы», дип җавап бирә Тургай. Аларның ыгы-быгы сөйләшүе шактый дәвам иткәннән соң, Галимҗан ярым пышылдап, гомергә булмаганча ягымлы тавыш белән Тургайга мөрәҗәгать итә:

— И, балакаем, таныйсыңмы мине, туган итәсеңме? Әйе шул, якыниткәнеңне күреп торам. Менә җәй җиткәч, мин сине болынга көтү көтәргәалып барырмын. Андагы матурлыкны күрсәң син! Мин сине атка атландырып йөрермен.

Ул көнне Галимҗан фермада сыерларга азык өләшеп кайткач, төш вакыты җиткәндә килеп керде. Гадәттәгечә карават янына тезләнде, озаклап карап торды, беренче «ыгы»ларын әйтә башлады да кинәт шым туктап калды. Аннары сикереп торды да:

— Зөһрә, кил әле! — дип кычкырып җибәрде.

Тургайның әбисе белән бабасы түр якта нидер эшлиләр иде, Галимҗан, ишектән башын гына тыгып, аларга да сөрән салды:

— Шәрифҗан абый, Фатыйматти, чыгыгыз монда!

Галимҗанның гайре табигый тавышыннан, дулкынланган йөзеннән котларыталынып, тегеләр өчесе дә бала янына ташландылар.

— Әйт тизрәк, ни бар?! — дип кычкыра-кычкыра, Зөһрә бала караватын ике мәртәбә урап чыкты.

— Сез бит берни дә белмисез! — диде Галимҗан күк күкрәгән тавыш белән.

Бу тавышка хәтта Тургай да кулындагы уенчыгын төшереп җибәрде, авызын ачкан хәлдә аңа карап тора башлады. Бөтенесе дә тын алудан туктадылар.

Галимҗанның буынтыклы озын имән бармагы, карават аратасыннан үтеп кереп, Тургайның нәни аякларына барып терәлде.

— Ни булды?! — диеште әбисе белән бабасы, хафаланып.

— Беләсезме... аның аяклары!.. Аның аяклары!!!

Галимҗан сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча буылгандай туктады да, ике аягының йон оекбашын салып атты һәм теге дәһшәтле имән бармагын Тургайның кызыл тәпиләре өстендә биетергә кереште. Зөһрәнең дә, Шәрифҗан белән Фатыйманың да авызлары ачылды. Алар, берни аңламаудан гаҗиз булып,

әле Тургайның аяклары өстендә биеп торучы имән бармакка, әле Галимҗанның кырык бишенче үлчәмле шәрә аякларына карыйлар иде. Бу билгесезлек тулы газаплы мизгел беркайчан да бетмәслек озын кебек тоелды.

— Аның аякларының нәкъ минеке төсле икәнен күрмисезме әллә?! — Галимҗанның тантаналы сүзе дәвам итте:

— Безнең чәнти бармакларны карагыз әле! — Ул ярым чүгәләп, аягынүкчәсенә куйды һәм чәнти бармагын селкетеп күрсәтте. — Исемсез бармак белән тигез диярлек бит!

— Тигез! — диделәр бөтенесе берьюлы.

— Хәзер баланыкын карагыз!

Карадылар һәм беравыздан:

— Тигез! — диделәр.

— Күрдегезме нәсел тамырының ничек көчле икәнен?! — диде Галимҗан.

— Күрдек! — диделәр барысы да.

— Бүтән күрсәтеп тормам, — диде Галимҗан, оекбашларын киеп.

— Ярый, ярый, ышандык, — диештеләр бөтенесе бертавыштан.

Галимҗан, Тургайны ике кулына алып түшәмгә кадәр күтәрде дә, кайнариреннәре белән шәрә аяк табаннарын кат-кат үпте, урынына кадерләп салды һәм җил-җил атлап чыгып китте. Ул түбән очтан югары очка кадәр һәрбер очраган кешегә, кайберәүләрнең өйләренә үк кереп, әлеге хәлне сөйләп йөрде.

Ышанмаучыларына, оекбашларын салып, чәнти белән исемсез бармагын күрсәтергә дә иренмәде. Кичкә кадәр дәвам иткән бу ярты көн аның соңгы елларындагы иң бәхетле мизгелләреннән иде. Төштән соң аның урынына фермага эшкә хатыны Нәбирә китте. Чөнки ул, Зөһрә янына кергәч, эшнең нидә икәнен һәм Галимҗанның тиз генә кайтмаячагын аңлаган иде. Ә Галимҗан

авыл өйләрендә, урам баганаларында утлар кабынгач, тын гына ябалак-ябалак кар ява башлаганда, җырлый-җырлый кайтты. Ул исерек иде, әмма аны беркем дә гаеп итмәде, чөнки ул, гомумән, аракы капмый, шатлыктан гына сабыйларча исерә иде. Галимҗанның җырлары арасында бүген бусы да яңгырады:

Сандугачым, бир канатың,

Сагынгач күрешергә.

Дусларыма очыйм әле,

Шатлыгым бүлешергә.

Ул ак карга басып урамнан кайтса да, күңеле әллә кайда биектә, сихри рәхәтлек дөньясында йөзде.

 

Ай үсәсен көн үсеп

Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары җитте. Аяклары гына йөгереп калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан «пылт» итеп килеп тә чыкты, юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә җан иясенең

ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне хәйран калдырды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул урындыкларны бергә җыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә,

бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра, көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә, кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, сикерә, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп

китә... Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә, тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса — вата, сытылса — сыта, акса — агыза, түгелсә — түгә, буялса — буйый, ваклый, изә, тартып өзә, төкерекли, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, ваклый, чокый, чемчекли...

Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә җене бармы? Әти-әнисе эштә булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп туктый. Ул баланы тыярга азапланудан йөрәкләре кага, сулышлары кысыла, башлары әйләнә, телләре арый, аяк буыннары тотмас хәлгә килә, бил-аркалары

сызлый, күңелләрендә «әти-әнисе тизрәк кайтсын иде!» дигән уй бөтерелә...

Тургай иң элек әбисе белән бабасын уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте. Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде — сәгать өстәлдән «очкан» иде инде. Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар — тапмадылар. «Будильникны кая куйдың?» дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр җиргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма

таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә шатланды. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр «бала баласы балдан татлы», дип йөргән әбисе белән бабасы «заманына күрә баласы, атына күрә чанасы», дигән мәкальне куллануга күчте.

Намаз вакыты җитсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю җәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тигерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп җибәрә. Аннары көләргә яисә еларга мәҗбүр итәрлек нәрсәләр

эшли алгач, ул бер дә бәләкәй малай түгел инде хәзер! Күп хәрәкәтләнүдән аның киемнәре тез турыннан, ике терсәгеннән бик тиз тишелеп чыга, оекбашларыннан, чүәкләреннән аяк бармаклары, үкчәләре якты дөньяга елмая. Аның күзгә күренми торган канатлары да бар иде бугай. Әнә шул канатлар аны югары күтәрәләр, стена-ишекләр аша күрсәтми-сиздерми генә тышка

алып чыгалар иде.

Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар, еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр — тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл

калмады. Һәм шунда бөтенесе «ах» иттеләр. Тургайны, әйтерсең, бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер җимерүләр онытылды. Ул җылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер, суган, кыяр утыртышты, һәркөн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән

кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Җәй уртасы җиткәч, кыяр, помидор, шалкан, карлыган, виктория җиләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне кайгыртты, иренмичә җыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде. «И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич.

(Дәвамын сылтама буенча УКЫГЫЗ)

 

"КУ" 3, 2016

Фото: pixabay

Теги: проза бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев