Яшел яфрак – яшәү төсе (бәян)

Ничек шулай килеп чыккандыр, Анук авылдаш егетләргә юри дә бер

игътибар итми торган иде. Ул үзенең әллә кем чибәр түгел икәнен дә белә,

алай да төшеп калганнардан түгеллеген чамалый. Буе-сыны килешле, чәч

толымы саллы, зәңгәр күзләренең карашы чиста, якты. Кашлары... Ничектер

үзенә бертөрле садәлек-сафлык белән кызнын мәхәббәтле йөзен каплап-саклап

торучы канатлары сыман иде аның кашлары... Бөтенесе өстенә, җырга оста иде

Анук! Кәләй керәшеннәре гомергә җырчы булды. Әмма Анук, чордашларын

гына түгел, озын-озак гомерләрен җырлап үткәргән олы-сарыны да сокландыра

иде җыруы белән. Бормалы-бормалы озын халык көйләрен дә, канатлы-уймак

заман такмакларын да ул бик тиз ятлап ала, үзеннән әллә нинди төсмерләр

өсти, сүзләрен үзе таба, һәр очракта аның үз җыры әзер була.

Миңлегали дә аның шул җырына сихерләнеп, суырылып килә иде бугай.

Питрау кайтуына килгән иде егет Кәләй авылына. Элек-электән килгән гадәт.

Питрау бәйрәмен Якты Күлдә үткәрәләр дә бәйрәмнең соңгы көннәрендә аны

Кәләйгә озаталар. «Питрау кайтуы» дип атала бусы. Кая китеп, кайдан кайткан

ул Питрау — яшьләрнең анда эше юк. Аларга кичке уен булсын, җыр-бию,

кунак кызлары, кунак егетләре булсын! Питрау кайтуына әллә кайлардан

киләләр. Татарлар да килә. Дене урыс, теле татар булган керәшеннәр белән алар

арасында элеккеге читләшү күптән юк инде. Карт-коры да бер-берсен ят күрми,

яшьләрне әйткән дә юк. Шулай да Кәләйнең берәр кызы күрше-тирәдән берәр

татар егете белән йөри башласамы?! Ул чагында көне-сәгате белән кабыргаңны

төрткәли башлаячаклар — көт тә тор! Анук белән Миңлегали Дөмәй башындагы

чирәмлектән бер генә урап килделәр, яшьләр түгәрәге Анукны эләктереп тә

алды, әйләндереп тә салды:

Биек тауның башларында

Мичкә-мичкә керәчин.

Татарлар белән йөрмәсәң,

Беткәнмени керәшен?

Беткән ди сиңа? Бер дә бетмәгән керәшен. Әнә теге Питрау көнне генә

килделәр. Керәшеннәр килде. Сәвәләйнең тегермәнче Көҗмә килде читават

улы белән. Бетмәгән. Әмма кызның күңелен менә шушы чутыр кара Кәшер

татары тарта иде. Җен белсен, ни-нәрсәсе белән тарта. Әллә шул үзенең дә

җыр күәсе булуы беләнме? Әнә бит: аптырамады да, куркытмады да, кинаяле,

янаулы так макларга такмаклап кына җавап кайтарды:

Биек тауның башларында

Керәшеннәр базары.

Керәшеннәр белән генә

Сөйләшерлек бар әле.

Анысы сөйләшерлеге бар иде егетнең. МТСта — беренче тракторист!

Кәләйнең Краснов Иваны белән шунда бергә эшли. Питрау кайтуына

авылларына аны шул Иван алып килгән иде. Елга якын инде алар Әлмәттә

бер фатирда торалар. Бик дус күренәләр. Иван үзе дә Кәшергә баргалап йөри.

Юкка түгелдер инде, Миңлегалиләрдә җитү кызлар да бар дип сөйлиләр...

Миңлегали тегермәнче Көҗмә малае кебек «кодагыйлап» маташмаган да булыр

иде. Олырак яшьтәгеләр арасында «татар», «керәшен» дип читләбрәк карарга

тырышучылар булса да, инде чирек гасырга якын халыклар дуслыгы булган Советлар

Союзында яшәү яшьләрнең мәхәббәтен андый киртәләрдән азат иткән. Апай,

дәдәй белән Пидуч түти дә аны аңламаслык түгел-түгелен, шулай да аларның

Көҗмә Микулаен кире какмаячаклары сизелеп тора. Ике сүзнең берендә: «Дини

дә зат нәсел инде. Микулайның эше дә кулай, арты да бай. Ул йортның пычагы

май-бал өстендә», — дигән белешмәне Анукка өзлексез җиткезеп торалар. Анук

та туган-тумача алдында гел үк коелып-җебеп төшми әллә ни. Менә Торыйсын

бәйрәмендә дә керәшеннәрнең әллә кай заманнардан калган Торыйсын көенә

үзе теләгән сүзләрен салып әйтте дә бирде. Өздереп-телеп әйтте ул аны.

Кочак-кочак яшел яфрак җыйдым.

Капка башларына элегез.

Җан теләмәгәннәрне димләмәгез,

Үзем теләгәнне бирегез...

Яшел яфрак, яшел Торыйсын,

Сөямсең, дип нигә сорайсың?..

Шул ук Торыйсында инде Сарсаз Баграждан кичке уенның да беткәнен

көтмичә Миңлегалигә ияреп кайтты да китте. Андагы Пали тутасы да, Кәләйдән

бергә килгән дус кызлары да тыңлата алмадылар. Аты-чабуы чыгудан да

курыкмады Анук. Кичке уенда төрттерүчеләргә чатнатып җавабын бирә торды.

И, ул түгәрәк уеннардагы җыр аша үртәшү, җавапла шулар! Кайлардан гына

табылып торадыр микән ул ут фикерле үткен сүз-такмак?! Кара гына син, әй,

һәр куплет, һәр әйтемдә никадәр киная, мәгънә ята бит! Шунысы кызык тагы:

керәшен кызларының телендә гел татар егетләре исемнәре җырга керә. Юкка-

тикмәгә түгел, ә ниндидер тирән ишарә белән керә үзе. Баграждан кайтканның

икенче көнендә үк Анукның түгәрәк уртасына эләгүе булды, Жапай Санаучы

гөрелдәтеп алып та китте:

Бакчаларында ишек,

Кичә булган егетенең

Фамилиясе ничек?

Шуны гына көткән яшьләр түгәрәкне дәррәү эләктереп тә алдылар:

Фамилиясен белмәдем,

Исемнәре Мингали.

Дөньясында (син дә шунда)

Төрле хәлләр булгалый.

Төрле хәлләр булгалый шул. Күпшә Настые белән булган хәлне генә ал. Анук

белән бер класста укыдылар җиденчене бетергәнче. Класста аннан да тыйнак,

аннан да басынкы кыз юк иде. Кичке уеннардан да чаба-чаба кайта, кыланмый,

биеми дә, җырламый да торган иде. Егетләр белән чуалганы да ишетелмәде.

Анук шикелле атналап-айлап Бөгелмәдә дә укып-өйрәнеп куна-төнә ятмады

Начтый. Гел өендә, гел атасы-анасы янында булды. Баксаң-күрсәң, тымызык

күлдә корт уйный, дигәннәре хак булып чыккан. Узган Микулайда бугазына

җиткән корсагы белән Җарык Җәтүнәрнең Метриенә ияргән дә кайткан. Илдә

булмаганны! Ничек яшәп китәрләр алар, Алла белә!

Пидуч түти шушы хәлләрне ишетеп кайткач, Анукның колак итен өзми-

куймый чәйнәде:

— Кара аны, кызый! Алай-болай башыңны җуеп йөзгә кызыллык җагасы

булма. Кара аны, атаң-анаң холкын беләсең! Миргә оят йөзе ясасак, кара аны!

Азындың да азындың быелгысы елларда! Таңга кадәр җөреш җакшылыкка

илтмәс ул. Кара аны, кызыкай!..

Таңга кадәр йөреп нәрсә эшләгән соң әле аның кызы? Таңы да бит аның

ындыр артында гына. Түгәрәк таралып, Олы Җәйдән ике урарга өлгермиләр,

ул таң дигәне пожар лапасы артыннан «пылт» итеп күтәрелеп чыга. Нишләп

шулай кыска була икән бу җәйге таңнар? Әлмәттән Краснов Иванга ияреп

Миңлегали килгән көннәрдә бигрәк тә.

Кич иде. Пидуч түтәй баскыч төбендә агач ялгашка салып атлык таптый.

(Ат кузгалагының орлыгы әле өлгермәгән, шулай да аның йомарланган башын

тавыклар бик яратып ашыйлар.) Анук ачык тәрәзә алдындагы сандыкка бәләкәй

одеял җәеп кер үтүкли. Күмер үтүге авылда ике генә кешедә бар. Тегүче Кәнифә

белән Бөкем Зояларда. Ануклар шуларның әле берсеннән, әле берсеннән алып

торалар.

Анук зәңгәр яулыгын бик чәрдәкләмәскә тырышып бастырды да, урындык

артына өеп-өеп куйган киемнәрен урнаштыру өчен түр почмактагы чаршауны

морҗага таба сыдырып куйды. Алача күлмәкләрен хәзер өйдә генә кияр инде,

ә бу куе зәңгәргә ал бизәк төшкән сатин күлмәкне Питраугача сандыкка салып

куйсаң да ярый. Көненә өчәр күлмәк алыша кызлар бәйрәмдә. Көненә өчәр

күлмәкнең барысы да яңа булып бетмәс бит!

Ишек төбендә Пидуч түтәйнең кем беләндер сөйләшкәне ишетелде.

— Куй, печкәчәм, авызыңа да аласы булма! Ни дип әле буе-сыны ныгып

өлгермәгән баланы...

— И, алай дип инде. Үзең безнең Апанга чыкканда ничә яшь иде соң сиңа?

Билең дә ныгыган, буең да туенган булган бит. Торыйсында чыксаң унарсын,

киявеңдә гомер торырсың, дигәннәр. Торыйсында килдең. Олы көнгә кыз да

табып бирдең. Анугыңнан да яшьрәк идең әле.

Анук колакларын тырпайтып күпме ишетергә теләсә дә, әнисе белән Пали

тутасының бүтән сүзен ишетә алмады, хатыннар утын абзарынамы, лапаскамы

кереп киттеләр бугай. Алай да сүзнең ни турыда икәне көн кебек ачык: тутасы

Көҗмә тегермәненә су коярга йөри торгандыр инде.

Көҗмә тегермәне. Көҗмә тегермәненең күпләр өчен серле булып килгән тарихы

бар. Революциягә кадәр тирә-юньдә бер саналган Аксаковлар тегермәне ул. Көҗмә

(Кузьма Васильевич Антонов) үсмер чагыннан ук шуларга бил бөкте. Тумыштан

башы йомры иде егетнең, тегермәндә эшләгәндә йомры башына кәкре кулы да

кушыла дип сөйләделәр. Егет булып шактый озак яшәде, дүртенче дистәне ваклый

башлагач кына әллә кайдагы Ләке авылыннан сазаган бер кызга өйләнеп куйды.

Көянтә кебек бөгелеп төшәрдәй шөкатьсез озын торыклы Үлҗи Ләкенең умартачы

Иван кызы иде. Бай кәләш. Ике байлыкның варислары бергә кушылып төзелгән

бу семьяда хәзер «Якты Күл» колхозында счетовод булып эшләүче Микулай

— бердәнбер ир бала. Егет атасының йомры башын, анасы ягының каты бизмәнен

нык үзләштергән. Ләкедәге умартачы Иваннар саранлыгын анекдот-мәзәк итеп әле

дә сөйлиләр. Имеш, көннәрдән бер көнне, әле Үлҗи-Ульяна үсмер чагында, Иван

картның йортында пожар чыккан. Бөтен авыл җыелып өйдән урамга әйбер-кара

ташый, ә Үлҗинең Гриш дәдәсе, чоландагы тәпәнгә атланып, агач кашык белән

каерып-каерып бал ашап утыра, ди. Авылдашларыннан берсе:

— Нәрсә, әллә күргәнең юкмы? Пожар вакытында тыгынып утырмасаң,

— дип әрли башлагач, егет чын ихластан:

— Күрсәтер сиңа әти тик торганнан бал! Элҗен көнне дә кашыгын тутырып

каптырганы юк, — дип җавап биргән, ди. Бу кадәре булгандырмы, юкмы, әмма

дә ләкин саранлыклары хак инде Үлҗи ягының!

Көҗмәнең элеккеге хуҗалары 1919 елда ук Себер ягына китеп олактылар.

Тегермәнгә ут салып та азапланганнар иде дә, Әлмәт яклап килеп өлгергән

кызыллар ирек бирмәде. Калды тегермән. Әллә ничек җай туры килеп. Көҗмә

тегермәннең төп хуҗасына әверелеп китте. Баштарак, 20-22 нче елларда

тегермән бөтенләй диярлек тик торды. Якты Күлдән дә, Кәләй, Сәвәләйдән дә

тарттырырга йөрүче иген ияләре булмады. Тегермәннең яңа хуҗасына әйләнгән

Көҗмә тып-тын гына шунда йорт-каралтысын корып куйды, яшь хатыны

артыннан килгән дуңгыз балаларын тегермән буасы артындагы тиреслеккә

тәгәрәтеп җибәрде. Әрәмәлек куенына умарталар утыртты. 1921 елда булган

бер вакыйга Унтун Көҗмәсенең авыл каршында гына түгел, район каршында

да атын-данын нык күтәреп калдырды. Авыл Советына килгән уполномуч

белән персидәтел Василий Красновны да үзе ияртеп килеп, Көҗмә тегермән

артындагы олы келәтләрнең берсендәге идән асты амбарыннан Аксаковлардан

калган 17 капчык тере бодайны ЧОН отрядларына төятеп җибәрде. (Әлбәттә,

андый идән асты амбарлары бер генә булмаганлыгын Үлҗие белән Көҗмәнең

үзеннән башка беркем белми иде шул.)

28 елда каерылып иген уңды. Көҗмә тегермәненә Әлмәт, Ямаш, Зәй

якларыннан ук олаулар агылды. Тегермән алдындагы куе чирәмле ишегалдында

шакмак борын мырылдыклар белән шундый ук түгәрәк бер малай да мүкәләп-

тәгәрәп йөри. Антоновның җыйган малларына — хуҗа, олыгайган көннәрендә

үзләренә терәк булырга тиешле малайлары дөньяга килгән иде.

Менә шул Микулай сората инде Анукны.

Атасы — тегермәнче, бабасы — умартачы, арты затлы. Күпләрнең асты-

өскә килгән бу заманда Унтун Көжмәләре кымшанмады. Таза тормыш. Әмма

дә ләкин шул тазалыкның чисталыгына ышанмый Апан. Атап торып төртеп

күрсәтер дәлилләре дә юк аның Көҗмәгә карата, тик күңеле ышанмый. Шуңа

күрә бердәнбер кызын алар нәселенә озатасы килми. Күрә, сизә, тәгаен белә

ата кеше — кыз үзе дә Сәвәләйдән кияүләүне бер генә дә өнәгән кебек түгел.

Әнисе генә Пали чанасына утырмакчы, шулар көенә кушылмакчы.

Авылда андый яңалык тиз тарала. Кичке уеннан кайтучы яшьләр Олы Җәйне

бер иттереп яңгыратып үттеләр.

Кәләй белән Сәвәләйне

Тоташтыралар икән.

Алай икән.

Анук белән Микулайны кавыштыралар икән.

Шулай икән.

Анук өстенә ябынып яткан атача җәймәне ачып атты да яланаякларын

идәнгә җәелгән суккан патас өстенә салындырды. Бер генә мизгелгә кулларын

тез өстенә куеп, сандыгыннан төшми утырып торды ул. Шуннан, катгый бер

карарга килгәндәй, җәлт кенә урыныннан кузгалды.

— Шулай булмый торсын әле! — диде ул иреннәрен кысып. — Кавыштырмый

торыгыз әле!

Чәрдәкләмәскә тырышып үтүкләгән зәңгәр яулык та, түшен чеметеп кенә

бөреп теккән батист күлмәк тә, ак бизәкле сатины да урындык артында Питрау

көткән килеш торып калды. Дөмәй буендагы яшелчә бакчасында уталып

бетмәгән түтәлләре белән звенодаш кызлары, тегермәнче Көҗмә келәтендә туйга

дип куелган әче бал тәпәне, тәрәзәдән шуып кына төшкән кызның кулындагы

шакмаклы букчасыннан тотып җибәрми калырга җыенган кебек чәбәләнгән

гөлҗимеш куаклары, таң алды качкынының бу дуамаллыгын аңлый алмаудан

гаҗиз булып күзләрен шар ачкан бояр гөле чәчәкләре генә калды.

Өченче көн генә үз-үзенә бик нык ышанып, гайрәти дәрт белән:

Урал-елгаларга аулар салдым,

Сөзәгерәк җирен сайладым.

Анук — алтын алмам, алмый калмам,

Гомерлегем итеп сайладым.

Урал-елгаларга аулар салдым.

Табышларын уртак итәрбез.

Атаң бирсә — алтын туй итәрбез.

Бирми торса — урлап китәрбез —

дип җырлаган Кәшер егете — Анукның йөрәгенә кереп мәңгегә калган

бердәнбер мәхәббәте Миңлегали дә калды.

Ленинград читендәге кирпеч заводында эшләп йөри иде Анук сугыш

башланганда. Инна белән шунда таныштылар. Анук, гомумән, өлгерлеге,

җитезлеге белән бүтән кызлардан аерылып тора. Икешәр смена эшли, кичләрен дә

чыгып-нитеп йөрми, бүлмәдә җөй тегеп утыра. Авыллардан килгән барча кызлар

кебек үк ул да кибетләрдән күпләп-күпләп челтәр, акбүз, чәчәкле ситса, сатин

җыя. Олы көнгә бөтен нәсел-нәсәбен баштанаяк киендерергә уйлый. Юк, үзе

төяп алып кайту түгел аның хыялында, посылка итеп салачак ул читтә җыйган

малын. Үзе кайтмый әле. Укырга керә ул. Инна белән бергә. Инна медпунктта

эшли. ФАШ бетергән булган. Хәзер институтка җыена. Анук аның белән аягына

кирпеч калыбы төшеп, тубыгы яралангач, бәйләтергә кергән җирдән танышып

китте. Курчак кебек матур фельдшер кызның мамыктай йомшак күренгән

кулларының ныклыгына, сыдырылып канаган балтыр итләрен йод эремәсе белән

чистартканда, Анук чыраен сыта башлагач: «Түз, түз, кадерлем! Ударница башың

белән сытылып утыра күрмә тагын, килешми ул сиңа», — дип ярым шаяртып,

ярым юатып сөйләнгән ягымлы тавышына шундук гашыйк булды ул. Яшь арала-

ры әлләни ерак булмаган кызлар дуслашып та киттеләр. Инна Ленинградны яхшы

белә. Үзәк урамнарның берсендә яшәүче агаларына да, Эрмитажга да, Бакыр

җайдак һәйкәле янына да ияртеп йөрде ул ял көннәрендә Анукны. Үзенең зур

врач булырга хыяллануы белән дә уртаклашты, яраткан егетенең фоторәсемен

дә күрсәтте. Май бәйрәмендә хәтта Анукка шәмәхә төстәге үтә күренмәле өрфия

шарф та бүләк итте. Берничә мәртәбә завод конторасының икенче катындагы

библиотеканың уку залына да кереп утырдылар. Моңа кадәр китап белән

әлләни дус булмаган Кәләй кызы дустына ияреп әкрен-әкрен медицинага бәйле брошюралар, белешмә китапчыклар яздырып ала башлады.

 

Авылдагы әти-әнисенә дә, Чутыр Миңлегалигә дә хат язмады Анук. Үзенең

хәбәрсез китеп олагуы белән аларны хафага салуын аңлый, әмма үзе сүтеп

киткән күперләрне үзе яңадан ничек сузып ялгарга тиеш булуын гына анык

белә алмый иде кыз.

Кичләрен кызлар торагы тирәсендә егетләр дә күренә, кыюрак-терерәкләре

бүлмәләргә дә үтеп керәләр. Шунда танышып, өйләнешеп кайтып китүчеләр дә

булды. Анук ка да күз төшерүче, сүз кушучылар әз түгел. Әмма кызның күңел

пәрдәсен күтәрерлек, Миңлегали урынына үтәрлек, аны оныттырырлык кеше

очрамады. Дөресен әйткәндә, андый кеше очравын үзе дә теләмәде кыз.

Дус кызларның уку хыялларын сугыш өзде. Медицина дөньясына да аларны

шул сугыш ашыктырып-куып алып кереп китте.

Блокада көннәрендә үк Инна эшли башлаган хәрәкәттәге кыр госпиталенә Анук

үз теләге белән килеп эләкте. Кыскартылган рәвештә оештырылган махсус курслардан

кызларны ашыктырып-тизләтеп фронтка ук озату очраклары шактый булып тора иде

ул чакта. Инде менә сугыш башланганга да ике ел үтеп китте. 1943 елның июне...

Медсанбат күбрәк ылыслы агачлар үскән урман төбенә килеп урнашты.

Ә менә Аннаның туган ягында күбрәк каен, юкә. Бу вакытта инде анда

дөньяның куе, чиста яшеллеккә чумып, төренеп утырган вакыты. Урманнарның

әле итәге дә керләнмәгән. Урман читләре Питрау җитәрәк кенә бераз карала

башлый, анда да явымсызрак, корыган елларда гы на җәй тузаны сарыла аларга.

Ә бу вакытта чиста яшел урман — яшьлекнең үзе төсле...

Анна, юл буенарак сындырып ташлаган чыршы ботакларын ипләп кенә

кочагына алды да медсанчасть урнашкан аланга илтүче сукмакка кереп китте.

Ботакларның ялпаграк, җәенкерәкләрен җыярга тырыша ул, алары землянка

идәненә җайлы түшәлә. Табигать үзе биргән хуш исле яшел паласлар. Госпиталь

начальнигы Морозов үзе кушты аны кызларга: «Күзләр — төсен күреп, борыннар

исен сизеп куанырлык булсын», — диде. Әтисе кебек якын булып киткән бу

чал чәчле олы кешенең әлеге тәкъдименә Анна чын күңеленнән шатланып

кушылды. Дусты Инна гына: «Әллә ниләр уйлап чыгара безнең картлач, башы-

боты ботарланган солдатлар өчен ни шайтаныма кирәге бардыр аның «яшел

паласы»ның», — дип маташты. Тик бүген менә ул да бик теләп Анна белән бергә

ике катлы итеп эшләнгән җир асты шифаханәсенә колачлап-колачлап ылыс

ташый. Үсеп утырган чыршыларга тимиләр алар. Урманның янып-тапалып

бетмәгән өлеше үсәргә, яшәргә тиеш. Фронт артыннан яз белән бергә яшәү дә

кайта бу якларга. Инде безнекеләр кырыла-кырыла чигенмиләр хәзер, кыра-

кыра дошманны куалар. Сүз дә юк, сугыш, билгеле, кыруын дәвам итә.

Яраланучылар да, һәлак булучысы да җитәрлек. Анна госпиталь урнашкан каенлы

аланга килеп чыкты. Урнашу ыгы-зы гысытуктаган, медсанбат яңа урында

яңа яралыларны кабул итәргә әзер иде инде. Төсе уңган плащ-палатка өстендә

санитарларның үзен землянкага алып керүен көтеп ятучы яралылар арасындагы

кара-кучкыл егет кинәт терсәкләренә таяна төшеп күтәрелде дә үз күзләренә

ышанмаган бер аптыраулы-куанычлы рәвештә кычкырып җибәрде:

— Анук! Син бугай бит, Анук?!

Анук Миңлегалигә нинди куркыныч янавын аңларлык хәлдә түгел иде әле

беренче көндә. Аның башында, миендә бер төшенчә! Ул исән! Ул исән һәм алар

очраштылар. Очраштылар! Очраштылар! Айлар буе, ике ел буе кулыннан-күзеннән

үткәргән яралы солдатларның йөзеннән сөйгәненең чалымнарын эзләүдән үк

туктаган иде бит инде ул. Туктаган иде. Фронт зур. Фронт әле дә илне аркылы

кискән. Аларның медсанчасте хезмәт күрсәтә торган әлеге линиягә, нәкъ менә

шушы билгесез бер кечкенә таучык итәгендәге өч-дүрт кенә каралтыдан торган

хутор артындагы урманлыкка аның Миңлегалие килеп чыгар дип уйлау бернинди

хыял кысасына да сыя торган нәрсә түгел иде. Ә ул менә килеп чыкты — ничек

кенә булмасын, нинди генә булмасын. Нинди генә булмасын?

Юк, тукта — ничек инде? Хәзер генә аның бөтен барлыгын өшетеп куркулы

борчу куырып алды. Ничек? Ничек инде? Әйе, исән. Исән. Әмма... Анук Пекла

әбисенең гел генә кабатлый торган: «Дүрт саның төгәл булсын, шулай булмаганда

исән кеше түгел инде син», — дигән сүзләрен исенә төшерде.

«Дүрт саның төгәл булсын». Ә соң Миңлегалинең аяклары? Аяклары

— «осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный»,

диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Опера-

циягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Чөнки кыр госпитале

шартларында соң чиккә җиткән гангренадан бүтән котылу чарасы юк. Юк,

юк. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган. Тулмаган. Егерме икесе Торыйсыннан соң

гына тула аның. Әйе, Торыйсыннан соң гына тула. Анук яхшы хәтерли. Яфрак

бәйрәменә әзерләнгәндә әйткән иде бит ул аңа! «Менә алдагы атнада унсигез

тула инде миңа, шуннан соң Алан дәдәй белән аяк терәп сөйләшербез», — дип.

Аяк терәп сөйләшергә өлгерә алмый калдылармы? Аяк терәп сөйләшергә өлгерә

алмый калдылар шул. Тукта, тукта... өлгерә алмый калдылармы? Аяк терәп

сөйләшергә... Аяк терәп... Әйе, әйе. Нәкъ менә аяк терәп сөйләшергә... тукта.

Юк, юк, алай түгел. Алай кирәк түгел. Тукта. Аяк терәп сөйләшергә кирәк аңа.

Аяк терәп сөйләшергә тиеш Миңлегали! Аяк терәп, яшь бит әле ул...

— Бабакай! Прокофий Николаевич! Зинһар, туктагыз! Тыңлагыз әле,

Прокофий Николаевич!

Морозов бармакларын тырпайтып өскә күтәргән кулларын төшермәгән хәлдә

терсәгенен эчке ягы белән күзлеген этәреп куйды да тыны-көне кабынып одеял

ишектән атылып-бәрелеп кергән санитарка кызга сораулы караш ташлады.

— Туктагыз әле, доктор! Тыңлагыз әле!..

Ә бит тыңлады бабакай Анукны. Тыңлады, аңлады, кулыннан килгәнен

дә, килмәгәнен дә эшләде. Гәрчә кем белә: бәхетле очраклылык та булгандыр,

бәлки. Нәкъ шул көнне госпиталь өчен кирәкле медикаментлар белән самолёт

килде, һәм Миңлегалине шуның белән эчкәре госпитальләрнең берсенә озату

мөмкинлеге туды.

***

Сугыш беткәч, Анук ни өчендер медицина институтына барырга уйламады.

Дөрес, Инна белән аларның: «Исән калсак, институт бетереп, югары белемле

врачлар булырбыз әле», — дигән сүзләре бар иде барын. Инна шулай эшләде дә.

Җиңү көне килү белән, бөтен «фронтташ ярларын» селтәп ташлап, Ленинградка

кайтып китте, мединститутка кереп укый башлады. Фронтовиклар өчен булган

ташламалар да, хатын-кыз чибәрлеге дә әлләни кирәк булмагандыр аңа моның

өчен. Ни генә дисәң дә, башы, белеме бар иде Иннаның. Анук башка. Инде

рус телен ярыйсы ук үзләштерсә дә, үзенең тулы булмаган урта белеме белән

генә әллә кая бара алмый шул инде ул. Аннан соң, әгәр исән калган булса,

Миңлегали дә Әлмәт ягына кайтырга тиештер ләбаса.

Бөгелмә вокзалында да һәркайдагы күренеш: килеп туктаган эшелоннардан

хәрби киемлеләр коела, перрон читенә үк килеп туктаган чытыр арбалар, такта

кузовлы-әрҗәле йөк машиналары. Машиналарның берсендә сынар күзенә кара

повязка-бәйләм ябылган солдат гармунда уйнап җырлап утыра.

Бер метрлы сары каеш

Әле дә билендә микән?

Исән микән? Үлгән микән?

Әллә пленда микән?

Анукның йөрәге чемердәп куйды. Әйе, шушы өч сорауның берсенә дә җавап

юк бит әле Миңлегали турында. Морозов тарафыннан самолётка салып үзәккә

озатылганның соңында бернинди хәбәре дә булмады аның.

Апан дәдәйнең өе элеккечә көлеп тормый. Яз бер, көз бер келпеткеч белән эчен-

тышын кырып юалар иде дә бит аны Анук үскәндә. Ачлы-туклы сугыш елларында

көчле яшь кулларсыз калган ихатага андый карау җитмәгәнлеге күренеп тора шул.

Алай да янбакчадагы бояр гөлләре чекерәеп-балкып шау чәчәктә утыра.

Яшьлек дуамаллыгы белән өеннән качкан, җиңү белән сугыштан кайткан

солдат кызны ата-ана гына түгел, бөтен Яләк авылы нишләтергә белмәде.

Өй борынча аш-су: туган-тумача, кода-кодача хәленчә кунак итәргә тырыша,

йортында өйләнердәй егет заты булганы үзенчә «җәтмә салу» җаен да карап

карамак булып уй йөртә. Озын-озак кунаклап ятмады Анук. Вакыты-чоры

ул түгел. Берничә көн үтүгә, почта йөртүче Көйгән Күчтәсенә утырып район

үзәгенә юл тотты. Военкоматка учётка басарга, эшкә урнашу мәсьәләсен хәл

итәргә кирәк иде кызга. Күчтә, гаҗәеп җор телле һәм җитез егет, юл буе соңгы

елларда чыккан халык җырларын такмаклап барды.

Атланып корчаңгы атка

Барам военкоматка –

Киңәш итәргә.

Ашаганым алабута,

Ашасам эчем авырта –

Инде нишләргә?

Анук егетнең зәңгәрләнеп калган ябык йөзенә карап: «Бүген иртән нәрсә генә

ашадың икән соң әле син, бахыр», — дип уйлап куйды. Нәрсә булсын? Мөгаен,

шул алабута күмәчедер инде. Булса-калса. Күчтәнең әтисе сугышның башында ук

диярлек үлеп калган. Дүрт балалы Маланҗа түтәйдә бүтән нәрсә булсын ди?

Анук военкомнан үзен эшкә юллаган тәкъдим хатын алып, район үзәк

больницасының хуҗабикәсе Балахина янына китте. Чем-кара чәчле, кара

күзле, зифа буйлы, чибәр, әмма кырыслыгы карашында ук чагыла торган Зифа

Мостафовна сүзне озакка сузып тормады.

— Кайчан эш башлыйбыз, Анна Афанасьевна?

Анна Афанасьевна иртәгесе көнне үк хирургия бүлегендә эшли башлады.

Эшен яратып, белеп башкара иде ул. Дүрт елдан артык атаклы хирург

Морозов кул астында эшләү кыз өчен әллә нинди югары уку йортларын

алыштырырдай мәктәп булган иде шул сугыш вакытында. Алай да район

больницасының үз үзенчәлекләре, үз шартлары, үз таләпләре. Сугыш бетү

белән авырулар кимемәде. Аннан соң ике ел рәттән килгән ачлык үзе дә

аңа кадәр искиткеч яман эзен салган. Канлы үлем елы дип аталган кырык

өчтән калган хроник авырулар да, фронтовикларга ияреп кайткан дөньякүләм

имәнгеч чирләр дә ил-халык тормышын төптән кимереп шактый интектерде.

Кешеләрнең шәхси тормышлары, үз тормышлары да пира-зара килеп бетте.

Җыр-дастаннарга гына лаек булган яшьлек мәхәббәтләре челпәрәмә килде,

язмышларга сылтанган ялгышлар, ялгышлардан тукылган язмышлар күбәйде.

Әсирлектән котылып илгә кайтучылар үз илләренең тоткыннарына әверелделәр.

Теге яки бу сәбәп белән сугыштан соң да ихтыярый-мәҗбүри читтә калганнар,

хәбәрсез югалганнар кайта, табыла башлады.

Миңлегали бер хәбәрсез иде. Анук кына түгел, аның кайдалыгын авылларында

да белмиләр. Атасы сугышка кадәр үк үлгән, ә анасы каты яраланып госпитальдә

ятучы улы янына күрешергә барган җиреннән юлда вафат булган иде. Писмәндә

яшәүче сеңлесе Анук белән күрешкәндә:

— Исән ул, — диде. — Марҗа хатыны белән кайдадыр Мәскәү тирәсендә

яшиләр. Ике балалары бар бугай...

Хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Анна Афанасьевна Красильниковага

29 нчы яшь киткән иде инде. Дөньяның ачысын-төчесен татыган, фронт юлларыннан

ир-атлар белән бергә сугышның бөтен авырлыкларын үтеп исән-сау кайткан, тәне

дә, рухы да сау-сәламәт кызга гаилә корып балалар үстерергә бик-бик вакыт иде инде.

1952 елның көзендә ул үзе кайчандыр баш тарткан, кияү куенына керәсе җәйдә

«кавыштырмый торсыннар әле!» дип чыгып киткән егеткә — Сәвәләйнең тегермәнче

Көҗмә малае, хәзер инде икмәк заводы директоры булып эшләүче Николай Кузьмич

Антоновка кияүгә чыкты. Туйны алар үз вакыты өчен бик бай, бик купшы итеп

үткәрделәр. Һәр ике нәсел өчен бик отышлы, уңышлы багланыш булып тоелды

ул. Бәхетле туганлашу, бәхетле кушылу. Николай Кузьмич өчен аеруча. Ни генә

дисәң дә, ул үзенең моннан 13 ел элек кодалаган «качкын» кәләшен барыбер саф,

кагылмаган хәлендә, анасы әйтмешли, «мыскылланмаган жефәк килеш» үзенеке итү

бәхетенә иреште бит! Дөресен әйткәндә, «сугыш списать итә» дип бик күп хатын-

кызлар гөнаһка батып кайткан ул елларда үзләрен саклап кала алган фронтовичкалар

чынлап та хөрмәтләү-табынуга лаек булгандыр. Алар начар яшәмәделәр. Анна ханым

булдыклы хатын, яхшы ана, ярдәмлекле килен, игелекле күрше, мәрхәмәтле кеше

булып гомер кичерде. Тик Николайның кайнар мәхәббәтен шундый ук кайнарлык

белән кабул итә алмады. Бары тик хатынлык вазифасын гына башкара иде Анук.

Төшләрендә ул һаман Миңлегалине күрә, һаман аның:

Анук, алтын алмам, алмый калмам —

Гомерлегем итеп сайладым, —

дип җырлаганын ишетеп уяна иде. Гомер буе шулай.

Анна Афанасьевна пенсия яшенә җиткәч тә байтак вакыт эшен ташламады.

Район больницасы заманча салынган зур таш бинага күчкәч тә әле аны эштән

җибәрмәделәр. Инде тулаем лаеклы ялга чыкканнан соң да ул үзе белән

озак еллар бергә эшләгән коллективтан аерылмады. Тик менә Анна ханым,

ни дәрәҗәдә теләсә дә, дүрт баласының берсен генә дә тыйбб (медицина)

дөньясына кертә алмады. Әтиләре сүзен алга алдылар балалар. «Бер тиенсезгә

кеше гомерен саклыйм дип яшәргәме? Түләүсез гомер сатыпмы? Син интеккән

җиткән!» Тегермәнче Көҗмә тамырының җепләре көчле иде.

Соңгы елларда Анна Афанасьевнаның Мәскәү асты сазлыкларында салкын

тиюдән сихәтлеген югалткан аяклары борчый. Менә бу язда да (ничәнче тапкыр

инде) аны кайчандыр үзе эшләгән больницага носилкада китерделәр. Кабул

итү бүлмәсенә өченче каттан төшкән яшь хирургны күрүгә, Анна ханымның

йөрәге туктый язды.

«Миңлегали!» — диде ул эчкә йотылган ярым тавыш белән. «Юк, Анна

апа. Миңлегали түгел. Дамир Миңлегалиевич — безнең бу яңа врач. Дворкин

урынына килде. Мәскәүдән үк ул!» — дип пышылдап өлгерде кабул итү

бүлмәсендәге сестра.

Яшь хирург Миңлегалинең аумаган-ашмаган күчермәсе иде. «Урсал-

елгаларга аулар салдым...» Мәскәү астындагы химия заводларының берсендә

эшләп пенсиягә чыккач Миңлегалинең туган ягына кайтып өй салганын да,

беренче хатыныннан аерылганын да ишеткән иде инде Анук. Әмма аның олы

малаеның врач икәнен дә, бигрәк тә Мәскәүдән монда килеп эшли икәнлеген

дә белми иде. Ә бүген ул нәкъ менә Дамир Миңлегалиевич палатасына килеп

эләкте. Диагноз житди, җитди генә дә түгел, соң чиктә куркыныч. Гангрена.

— Әле дә йөргән инде ул бу аяклары белән. Гомер буе сызланып эшләгән.

Казанга җибәрүдән дә, Мәскәүгә оза тудан да фәтва булмаячак, — диде баш врач.

— Мине дөрес аңлагыз: элегрәк үзем белән бергә янәшә басып эшләгән апаның

аякларын кисә алмыйм. Булмый. Сезгә туры килә, Дамир Минлегалиевич.

Яшь белгеч баш тартып тормады. Профессиясе шул.

Аннаның баш очында инде аны өч айга якын саклаган, караган төпчек

кызы Инна утыра. Ул әле узган ел гына сәүдә техникумын бетереп, «Девон»

кафесында эшли башлаган иде. Әнисенең ныклап авырып китүе сәбәпле, менә

эшеннән аерылып торырга туры килде. Әлбәттә, аны алыштырырга җиңгиләре

дә килгәләп йөрде. Шулай да даими караучысы Инна булды анасының.

Авыруның хәле аруланып килә. Хәзер инде аны өйгә алып чыгарга мөмкин,

диделәр. Мәскәүгә протезларга заказ җибәрелгән, алар кайтканчы карчык-

ананы коляскада йөртергә туры киләчәк. Анна Афанасьевна уйчан карашын

Инна дан ала алмый байтак эндәшми ятты. Хәзерге яшьләргә хас булмаганча

тыйнак аның Иннасы. Балалары арасында бер ул аның үзенә охшаган. Әнә

калын сары толымы, һиндыба чәчәге кебек зур зәңгәр күзләре. Өстенә кигән

киң итәкле зәңгәр күлмәгенә кадәр...

Палатага Дамир Миңлегалиевич килеп керде.

— Йә, Иннушка-күкчәчәк. Анна апа белән әлегә саубуллашып торырбыз

инде. Озакка түгел. Протезлар кайтып җитүгә, яңадан монда алып киләсе булыр.

Беренче күнегүләрне безнең күзәтүләрдән башка үткәрергә ярамас.

Авыруны носилкада машинага алып чыгучы санитарлар белән янәшә атлап

барган Дамир-хирург Иннаның беләгеннән тотып әкрен генә:

— Минем үземә дә сезнең йортка килеп йөрергә мөмкин булыр бит? — дип

сорады.

Кызның йөзенә йөгергән алсулык, оялчан тибрәлгән керфекләр ананың

күзеннән читтә кала алмады бу мизгелдә.

И кадыйр! И Тәңрем! И яшьлек! Ә урамда агачлар ямь-яшел. Җәй башы.

Торыйсын атнасы түгелме соң бу?

Яшел яфрак — яшел Торыйсын,

«Ни хәлләр?» — дип никләр сорыйсың?

Яшел яфрак яшәү төседер,

Торыйсыннар яшьлек өчендер.

 

"КУ", 2014

Фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: