Логотип Казан Утлары
Бәян

И, карак... (бәян)

- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде...

Кайнар мич янында маташкан Зәйнәп ханым «җомга көнне Рәфигым мәктәптән бу вакытта кайта торгание», дип уйлап та өлгермәде, көткән кешесе, ишекне хуҗаларча киң ачып, язгы җил ташкынын ияртеп, үзе пәйда булды. Кулындагы табагачын сөяп куеп, ана, тәүге кат күргәндәй, карашы белән улының буй-сынын иңләп алды. Кай арада ялгыз үскән нарат кебек буйга күтәрелгән, ныгыган, әле күптәнме соң, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, абзарга керергә карышып интектергән үгез кебек, укуын дәвам итәргә теләмәгәч, атасының «кәтүк Мидхәт малае кебек гомер буе науыз изеп яшәрсеңме», дип әрли-әрли укырга озатканы бүгенгедәй хәтерендә. Борыны тозлы суга артык юмарт малае тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, чистый егет булып җитешеп килә ләбаса. Куян бүреге җылысын алыштырырлык куе, очлары бөдрәләнеп киткән кара чәче, иягендә анык беленә башлаган чокырчыгы, өстендәге киемен тарсынып киңәеп киткән җилкәләре, ак киң маңгае... Әй гомернең узулары. Нәсел агачы үзенекен итә икән, әтисе кебек җырга, моңга һәвәс булып үсә, яшел гармуннарын вакыты булганда кулыннан төшерми... Үзе тартынучан күренсә дә, дуамаллык белән чиктәш тәвәккәллеге бар. Менәзенең шул сыйфаты аның үзенә дә, якыннарына да шактый мәшәкать тудырачак әле киләчәктә.

Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа карата билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы?

– Кайттыңмы, улым, нәрсәгәдер борчылгансың кебек тоела, әллә берәр фәннән койрыклысын эләктердеңме?

Улының төнге төнбоек кебек тиз генә ачылырга ашыкмаганын белгән ана, җавапка дәгъва итмичә, сүз юлын башкага күчерде.

– Әйдә, чишен дә кулларыңны ю, – диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлы төсмер бирергә тырышып. – Хәзер бәрәңге дә пешеп җитә, ашарга утырырбыз.

Чандыр гәүдәле, талчыккан кыяфәтле булса да, ак, сөйкемле йөзле, ситсы яулыгын маңгаена кыйгачлап бәйләп, аркасына җәеп салган әнкәсенең һәр күзәнәге кадерле вә газиз иде Рәфикъка. Җир йөзендә кешеләр бик күп булса да, аның әнисен алыштырырдай, әтисе үлгәннән соң, янәшә куярдай башка зат юктыр. Бу юлы анасының күзенә карамыйча, сәламләшүгә, кәлимә алышуга вакытны сарыф итмичә, яшьләргә хас кызулык белән бер тын әйләнешендә фикерен җәеп салды.

– Әни, мич тирәсендә чәбәләнүеңне ташла да хәзер үк кирәк-ярагыңны алырга кибеткә йөгер! Шырпы, сабын, керосин, тоз ише вак-төякне алырга да акча юк, дип зарланып торганыең. «Ходай газиз колына чыгарып куяр юлына» гыйбарәсен кабатларга яратасың. Мин дә шулар рәтенә керәм бугай, юлдан акча таптым.

Улының төрттереп, үртәшеп сөйләшүенә күнеккән ана аның сүзләрен җитдигә алмады. Урамдагы көләч яз хәерчелекне, ертык галошлар кайгысын оныттырып, иң боек күңелләрне күкләргә иңдерә, йөрәкләргә бәхет орлыгы сирпи.

– Шаяртуыңны ташла әле, улым. Ачуың чүпрәгә куелган камырдай күпермәсен, син Мирсәетне куып чыгарганнан бирле, кибеткә юлны онытып барам инде. Ак абажур башлы Хрущёв бабаң акчаның кадерен бетереп, дөньяның астын өскә китергәннән соң, тиеннәр кулга сирәк-мирәк кенә тәтесә дә, бәрәкәте бөтенләй юкка чыкты.

Кинәт кенә озын-озак сөйләвеннән үзе дә имәнеп киткәндәй булып, мичтәге кара чуен чүлмәкне әйләндерә-әйләндерә, «иске бәрәңге озак пешә, тәме дә әллә ни түгел, эне-сеңелләрең, әнә, ачка үләбез дип шыңшып утыралар», диде дә, һаман улы аны ирештерә диеберәк фараз итеп, үзе дә сизмәстән, ахыры хәтәр уенга тартылды.

 – Нәрсә, иптәш Гайнанов, әллә латарыйда, комарлы уенда мач килдеме үзеңә? Алай дисәң, билетларың да юк иде кебек.

Рәфикъ «юк» дигәнне белдереп, көлтәдәй чәч тубалын биетеп алды да ашыга-ашыга әйтеп салды.

– Ышансаң ышан, ышанмасаң – үз ихтыярың. Мәктәп капкасын узып, кайту юлына чыгуга, юл кырыенда, Ләйсән егылырлык кына чокырчыкта, ике унлык белән бер бишлекне күреп алдым. Мине көтеп торганнар, диярсең. Акчаларга сразы ташланмадым. Башка укучылар узып киткәнче, галошым белән каплап тордым. Берәрсе, ник бер урында катып калдың, дип бәйләнмәсен өчен, сумкамны актарган булдым, ә үзем манма тиргә баттым. Бер ачыгавызы төшереп калдырган.

Ошбу бәянны соңгы җөмләсенә чаклы тыныч кына тыңлаган ананың сөттәй ак йөзе, өлгергән кура җиләге сипкәндәй, кинәт кызыл тимгелләр белән капланды, улыныкы кебек зур соры күзләрендә очкыннар биеде һәм, үзе дә сизеп, бәяләп бетермәстән, табагачын өскәрәк күтәреп, улына таба китте.

– Тузга язмаганны сөйләп, миемне черетеп торма! Кемнеңдер бу авыр заманда акча төшереп калдырасына ике яшьлек Ләйсән ышанса гына. Колгадай буеңа карап тормам, табагач белән тондырырмын арт саныңа. Каян алган төшеңә илтеп куй, миңа хәрәм акча кирәкми!

Рәфикъ, үҗәтләнеп, үзен дөрес аңламаганга гарьләнеп, «таптым мин ул акчаны», дип тәкрарлавын белде һәм «менә алар», дия-дия, киң балаклы, кара, арзанлы ыштан кесәсеннән Ленин башы төшерелгән ике кызыл унлыкны һәм бер бишлекне чыгарып, сәке кырыена җыеп куелган юрган өстенә ташлады.

Акчаларны үз күзе белән күргәнче, улы һаман үртәп, борчак сибә дип уйлаган ана, ни әйтергә белмичә, бүрәнәләре бүртәя башлаган дүрт тәрәзәле өй уртасында тораташтай катып калды. Йөрәге «жу» итеп китте, егылудан таянып өлгергән табагачы һәм җылы мичкә сөялүе генә саклап калды.

Өйнең талгын тынычлыгын алган акча ни-нәрсә булганны аңларлык гаилә әгъзаларында ике капма-каршы хис уятты. Бердән, ифрат кирәкле, көтеп алынган булсалар, икенче тарафтан, ошбу кәгазьләр куркыныч, шомлы, тәшвишле иделәр. Сәке кырыена күктән төшкәндәй килеп кунган акчаларга карап, икесе дә, телләрен йоткандай, өнсез калдылар.

Төрле уйлар өермәсендә зиһене таралып киткән ананың аң төпкелендә оешкан тәүге фикере – бу тәңкәләрнең урланган булуы иде. Улының, корчаңгы сыер тиресе мисле кыршылып беткән, җитмәсә дым үткәрә торган галош миндә генә калды, нинди генә булса да аяк киеме юнәтү кирәк, дип йөрүе миен бораулады. Җитмәсә үзе дә, каны саркып торган ярага тоз сипкәндәй: син ике кат оек белән әтиеңнең итекләрен киеп йөри аласың; минем сабыным бетте; ярты әчмуха чәем, өч салырлык тозым калды; мич якканда, инде ничәнче кат утлы күмерне Хәдичә түтәңнән алып чыгам, дип, моң-зарын чиләкләп түккәне хәтеренә төште. Үзен һәм мине кызганып, кеше кесәсен яисә берәрсенең сумкасын айкаган булырга охшый. Шик юк. Нинди хәлгә төшердем газизләремне, дигән шомлы, вәсвәсәле уйлар күңелен көйдереп алды. Шундый тайгак юлга кереп китсә, эшләр харап, Ходаем. Әйүб пәйгамбәр сабырлыгын бир үземә.

– И-и улым, бәгырь кисәккәем, син шундый хурлыкка төштеңме?

– Нинди хурлык турында сөйлисең? Аяк астында яткан акчаны берәү дә калдырмас иде.

Ана улын ишеттеме, юкмы – әйтүе кыен, мәгәр үзгәргән йөзе, кызыл чөгендер төсенә кергән колаклары кан басымының күтәрелүенә, ананың чиксез дулкынлануына дәлил иделәр.

– Караклык – кешелекнең иң астыртын, үтә явыз дошманы. Безнең нәселдә иң авыр сугыш елларында да хәрәм малга кул салган, кеше кесәсенә кергән очрак булмады һәм була да алмады. Дөньяда шуннан да хурлыклы нәрсә юктыр. Кеше исәбенә баеп, чын бәхеткә тарган адәмне белмим. Мәрхүм атаң үзенекен бирмәде, кешенекенә тимәде. Бай да булмадык, хәер дә сорашмадык, тапканнан тәм табып яши белдек.

Ана, тыны кысылып, туктап, авыр-авыр сулап дәвам итте. Кызым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, Зәйнәп, төлкедән куркып почмакка елышкан тавыклардай, сәке кырыенда бер-берсенә сыенып утырган Әсхәт белән Алсу өчен дә сөйләгәнен соңрак кына бәяли алды.

– Караклык ул сазлык кебек, үзенә суыра, аннан вакытында котыла алмасаң, яисә тартып чыгаручы булмаса, шунда батып каласың. Ходай Тәгалә безне фани дөньяга сынау өчен җибәрә. Аның ышанычын акламасаң, мәңге тәмуг утында яначаксың. Син, Рәфикъ – гаиләбезнең өмете, ышанычы, ә карак кеше бу авыр йөкне күтәрә аламы?

– Нинди карак, кем карак, нәрсә сөйлисең син, әни? – дип карышкандай булса да, үсмер егетнең сытылыбрак чыккан тавышы ышанычлы яңгырамады.

Дөресен әйткәндә, Рәфикъ анасының озынга киткән нотыгын (укытучыларга кытлык булган сугыш елларында Зәйнәп башлангыч мәктәптә уңышлы гына эшләп алган иде) зиһен казанында эретеп, аңлап бетерүдән бигрәк, аның чытылган, чит булып киткән йөзеннән, боз кебек салкын, ят карашыннан куырылып төште.

Ана үзе дә, хәле бетеп, гаҗизләнеп, сәке кырыена килеп сыенды һәм нәҗескә буялган кеше кебек, ашыга-ашыга кулларын алъяпкычына сөртергә тотынды. Җитмәсә, авыр хезмәттән биртәйгән куллары бизгәк тоткандай калтырыйлар иде.

– Каты куллы, кырыс булса да, атаң гадел кеше иде, шунда урында ятса да, бу хурлыкка төшәр, бу хәсрәтне күтәрер идекме? Соңгы көннәренәчә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Аптыраганнан Мирсәетне өебезгә керткәч, Газизнең элеккеге дуслары, туганнарының күбесе мине күрмәс булдылар.

Йомышка кергән күрше малае кебек, бусага янында таптанып торган улына рәнҗү катыш сынаулы карашын ташлап, Рәфикъ ягына борылмыйча гына:

– Имтиханнарыңны тапшыруга, фермага яисә тракторга эшкә чыгарсың! Аннан күз күрер, уку – бер нәрсә, ә тормыш – бөтенләй икенче тамаша. Соңгысында инде, өйгә бирелгән эшне күршеңнән күчереп кенә яшәп булмый.

Шунда аның идәнгә сеңгәндәй кечерәеп калган улына, аягындагы кыршылып беткән иске галошларына күзе төшеп, тыела алмыйча елап җибәрде.

– Әй улым, улым, гафу ит, барысына да үзем гаепле, сезне кешечә яшәтә алмагач, син шул тайгак юлга бастың.

Әле генә умарта күчедәй гөжләп торган, чыр-чуы белән юк-бардан тәм табып яшәгән бәхетле өйдә, әтиләре илаһига күчкән көндәгедәй, шомлы тынлык урнашты. Дүртенчене тәмамлап килгән Әсхәт белән икенче сыйныф укучысы Алсу, аш өлгергәнне көтеп, эчләрендә улаган бүреләр турында да онытып, бер-берсенә елышып, өйнең яртысын диярлек алып торган агач сәкенең кырыена ук күчеп, тынып калдылар. Кече сеңелләре, ике яшьлек Ләйсән генә, гаилә иминлегенә ниндидер афәт карачкысы төшкәнне, ни-нәрсә турында сүз барганны аңламаса да, олы абыйсының, гадәттә, хуҗаларча атлап йөрүенә, аякларын салып, сумкасын ташлап, түргә узу белән аны кулына алуына күнеккән сабый, йөрәге, җаны белән ярамаган нәрсә булуын сизенеп, Рәфикъның аягына барып сыланды.

Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган, гаиләгә ярдәм итү теләге белән кылган гамәленең ахыр мәгънәсен аңлаган Рәфикъ, Ләйсәнне кулына алып, мамыктай йомшак алсу бит уртасыннан үпте дә, сеңлесен сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, үзе генә белгән катгый карарга килеп, ләм-мим сүз әйтмичә өйдән чыгып китте. Әнисенең акчасызлыктан читлектәге кош кебек бәргәләнүләрен, сыктауларын күреп, ярдәм итәм дип, киресенчә, начарлык эшләгәнен, аяз күк йөзедәй тормышларына кара болыт шәүләсе төшкәнне аңламаслык үсмер түгел иде ул.

Шул чыгып китүеннән Рәфикъ авыл урамнарын, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, шактый иңләде. Күңелен шул ук каһәр суккан акчалар борчыды. Ник алды ул аларны, ачка үлмәсләр, керосиннары бетсә, караңгыда утырырлар иде. Менә аяз зәңгәр күккә битараф ай эленде. Анысы да, ачу китереп, Рәфикъны сынап карагандай яктырта, шунда көянтәсе-чиләге белән калган Зөһрә кыз, Рәфикъның гамәленнән хәбәрдар булгандай, аңа бармак янагандай тоелды. Иң дөресен хөрмәт иткән укытучысы, авылдашы Нәсим абыйсына сөйләп, киңәш-табыш итәргә ниятләп, икеләнеп, куркып, урамдагы мунча бурасы кырыенда озак таптанды Рәфикъ. Ниятен тормышка ашырырга карар кылып, укытучысы өенә таба бер адым атлауга, ул аннан чыгып килүче таныш гәүдәне – әнисен күреп алды һәм барысын да миенә сеңдереп, һәммәсен аңлап, бераз ара калдырып, ни язган булса, шуны күрермен дип, үз йортлары ягына борылды... Ни гаҗәп, Зәйнәп, берни булмагандай, улын мәктәптән кайткандагы шикелле җылы каршылады.

– Әйдә, улым, бәрәңге суына, коймак авызларда эреп бетеп бара, ашамыйча каласың.

Тыштан кырыс күренсә дә, нечкә җанлы, миһербанлы әтиләре, Ленинград өчен сугышта алган яралары белән көрәшә-көрәшә, фани барлыктагы тормышын уналты елга озынайта алса да, үзеннән соң шактый таушалган йорт һәм сөекле Зәйнәбенә өч бала калдырып, урын өстендә ярты ел әҗәл белән тартышып ятканнан соң, күзләрен мәңгелеккә йомды. Шуннан соң тормышлары көтелмәгән юнәлеш алды.

Колхоз идарәсендә хисапчы, халык телендә «читавут» булып эшләүче, ире исән чакта йөзенә күтәрелеп карарга да курыккан чатан Мирсәет Зәйнәпкә нарат чәере кебек ябышты. Аны ихласи ошатуы, күптәннән гыйшык утында януы, тәрбияле балаларын үз итүе турында такылдавын белде. Кыскасы, колхоз ихатасына керерлеген калдырмады. Ялгыз тол хатын, сыгылма билле, төз аяклы, тулы күкрәкле, ачык йөзле булса, аңа гайбәткә урын табыла. Бармагын тидерергә өлгермәсә дә, чатан Мирсәет Зәйнәп куенында ләззәтле мизгелләр кичереп яшәүче бәхетле ирләр рәтенә керде.

Тормышның уңай якка үзгәрмәве, балаларының киләчәге турында кайгыртуы, «йөриләр икән» дигән сүз дә телчә телләргә кереп, ирен Ходай хозурына тапшыруларына ике ел узгач, Зәйнәп Мирсәетне өйләренә алып кайтырга тәгаенләде.

Ирле-хатынлы булуы җиңел икән, ә бу хатаны төзәтүе шактый кыен, мәшәкатьле икән шул. Зәйнәп тә гаиләләре яшәешендә яра калдырырлык хата эшләгәнен бик тиз аңлады. Колхоз малы хуҗаларының берсе артык акча чыгаруны яратмый торган, гаять кысмыр адәм булып чыкты.

Элек бер-берсен аңлап, соңгы кисәкләре белән бүлешеп, абый, сеңелкәш, әни, әнкәй дип яшәгән өйгә чит ис белән тынгысызлык, борчу керде. Юкка гына халык: ач тамагым, тыныч колагым, дип үрсәләнми торгандыр.

Мәгәр иң четереклесе, зрә катлаулысы башкада иде. Олы улы Рәфикъ, Мирсәет өйләрендә яши башлаганчы, әнисенә «үзеңә кара», дигән булса да, үги атасын бөтенләй кабул итмәде, бусагадан кире какты. Батыр әтиемә алмаш була алмый, тиеш тә түгел, дигән максималистик иманда тордымы, әллә төсе уңган яшел чаршау артына, шыгырдавык тимер караватка, чит ир куенына кереп яткан әнисен көнләштеме, кеше күңеле төпсез кое диләр, өздереп әйтүе кыен, тик Мирсәет белән Рәфикъның аралары көннән-көн киеренкеләнә барды. Ә кечкенәләр өчен фани дөньяда абыйларыннан да олы абруй юк иде. Чатанны ул кабул итмәгәч, аларга хәтта сирәк-мирәк булса да күчтәнәчләр алып кайткаласа да, күңелләрендә яңа әтиләре сыярлык җылы почмак табылмады. Рәфикъны килештерергә, дустанә үк яши алмасалар да, бер-берсенә авыр сүзләр әйттерүдән сакларга тырышып, Зәйнәп бозга кысылып калган бүрәнә кебек, улы белән ире арасында бәргәләнсә дә, нәтиҗәсе булмады. Һәрдаим ачык йөзле, кояштай балкып торган ханым күзгә күренеп картайды, күз төпләрендә кара тимгелләр пәйда булды. Ничарадан бичара, балаларны кешечә ашатырга, киендерергә ярдәм итәр дип, имгәкне өенә керткән Зәйнәпкә бигрәк тә кыен, диварга эленгән рәсеменнән Газизе, барысын да аңлап, рәнҗеп карап торгандай, Мирсәет аңа кагылганда исә, вафат иренең күзләрендә ялт-йолт итеп ут чаткылары уйнагандай тоела иде. Чаршау артына йокларга кереп яту алдыннан, Зәйнәп ни кыйланганны карап тормасын дигәндәй, фотоны бисмилла әйтеп, ак тастымал белән каплап куеп, һәр кичне: «Син анда, яңа өеңдә рәнҗеп ятма, хыянәт итүем түгел, бу адымга оланнарыбыз өчен бардым, яныңа килгәч, барысын да аңлатырмын, синнән башка берәүне дә яратканым булмады», – дип кабатлавын белде. Яңа ире, аңардан торса, Газизнең сурәтен ерткалап, олы шпанасы белән бергә урамга ук чыгарып ташлар иде дә, терсәкне тешләп булмый шул.

Балаларымны кешечә яшәтеп булмасмы дип, үзен көчләп диярлек кушылган Мирсәет белән улын татулаштырырга тырышуның, ут белән суны кушып булмаган шикелле, бер кәррә дә файдасы тимәде. Һәр икесенең бер-берсенә дәгъвалары кире кагып булмаслык артты һәм гаҗиз Зәйнәп җиңәрлек кенә түгел иде. Әнисенең ачулану катыш юмалавын Рәфикъ кабул иткән кебек башын селкеп тыңласа да, шул мизгелдә үк үз дәлилләрен, тәсбих төймәләредәй тезеп китеп, тулысынча кире какты.

– Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды) сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да, үлгән дигән хәбәре расланмагач, ире кайтып төшүгә, үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып, урында ятса да, син аны калдырып башкага ябышып чыгар идеңме?

Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте.

– Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аягына ауган, үзе чак исән калган. Хатынының ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә.

Сүзләрен катырак итеп әйтергә тырышса да, күзләре дымлануны тыя алмады Зәйнәп.

– Бу адымга сезгә яхшырак булмасмы, адәм рәтлерәк яшәп китмәбезме дип кенә барган идем.

Мәхәббәт шикелле үк, нәфрәт тә үзе генә йөрми икән шул. Мирсәетнең дә Рәфикъка дәгъвалары отыры арткан иде.

– Малаең белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, барып чыкмады.

Ата-ана тәрбиясе эләкмәгән дип әйтмәкче иде дә, Зәйнәпнең йөзе кырысланганын, күз керфекләре тартыша башлаганын күреп, үзен тыеп кала алды.

– Йә, әйт әле, улым сиңа нинди начарлык эшләде дә кайсы сыйфатлары белән ошамый, Мирсәет?

– Әйтсәм әйтим инде, бигрәк тә үзең сорагач! Ул минем кесәләрне тикшереп кенә тора, тәмәкене урлый, бутаган булып носкиларымны кия...

– Рәфикъ тәмәке тартмый, анысын мин точно беләм.

– Дуслары өчен ала торгандыр. Минем белән теш аралаш кына исәнләшә... Болай барса, без кешечә яши алмабыз. Мин эт тормышы эзләп килмәдем!

– Балаларың ошый дип телеңә салынган идең бит, минем арттан йөргәндә.

– Мин аларны, бигрәк тә олы малаеңны белмәгәнмен.

Мирсәетнең дәгъваларын улына җиткергәч, тегесе тәмам чыгырыннан чыкты, олыларча тузынды, туарылды.

– Соңгы сүзем шул: мин аны әтием салып калдырган йортта яшәтмәячәкмен. Чатан Мирсәетеңне бездән артыграк күрсәң, аның өенә күчен! Укуымны ташлыйм да эшкә чыгам. Илдә чыпчык та үлми, дисең, балаларны үзем үстерермен. Кешедән ким-хур булмабыз, нәселебез зур, туганнар да ярдәм итәр.

Хуҗаларча, олыларча фикер йөрткән улына сокланып та, үзен берьяклырак аңлап чәпчегән өчен рәнҗеп тә карап торганнан соң, ана мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк тапты. Улы үскән, аның белән шаярырга ярамый икән инде.

– Балакаем, Мирсәет әтиеңне алыштыра алыр дип тә, артык күңелем тартып та кияүгә чыкмадым дигән идем. Инде үзем дә үкенәм. Юлда аунап яткан ташландык бүрәнәләрдән өй салып булмый икән шул. Ишелеп төшкәнче сипләп торып кына була. Аның аягы түгел, башы чатан булып чыкты. Тиеннәрен кат-кат санап тамыза торган карун бәндә икәнен хәзер генә аңладым.

Әнисе Мирсәет белән чәчәкле чаршау артына кереп яткач та, Рәфикъ, тавыш-мазар чыкса, сикереп торырга әзер булып, үзен чеметә-чеметә йокламаска тырышса да, яшь вакытта күзләр сиңа буйсынмый шул, бик тиз йомылалар. Олыгайгач кына алар шырпы белән терәтеп куйгандай, төн ката шыр ачык торырга мөмкин.

Кыскасы, Рәфикъ күпме генә әнисен сакларга тырышса да, үги аталары, иш янына куш дигәндәй, үзе чыгып китсә дә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бүләк итеп калдырган булып чыкты.

Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртергә кирәктер: Ләйсән исеменә лаек булган бала Рәфикъның иң яраткан сеңлесе булып чыкты, үсә төшкәч, абыйсы бусаганы атлап узуга, әүвәл аякларына барып сарыла, кулына алгач, нечкә беләкләре белән муенын кочаклый торган булды. Соңрак, Мирсәет янә бер тол хатынга өйләнеп, балалары булмагач, Ләйсәнне миңа бирегез, үзен бал-майда гына йөздерермен, алтын-көмешкә коендырырмын, дип сорап килгәч, инде тракторчы ярдәмчесе булып эшләүче, ныгыган Рәфикъ сүз әрәм итеп тормаган, дәгъвачыны баскычтан ук тәгәрәтеп төшергән һәм шуннан соң чатан Мирсәет алар урамын читләтеп үтүне исәнлеккә файдалырак санаган, диләр авылның төерле телләре.

Авыл советы сәркатибе булып эшләүче сеңлесе Рәйсә ярдәмендә Зәйнәп Ләйсәнне үлгән ире Газиз кызы итеп яздыра. Шул сәбәпле, бала иркәләүдән мәхрүм Мирсәет, мәхкәмә аша да кызга дәгъва белдерә алмый. Мәгәр баласына якынлашырга бер омтылыш ясап карый ул. Ләйсән беренчеме-икенчеме сыйныфка укырга йөри башлагач, аны урамда туктатып, прәннекме, конфетмы тәкъдим итә.

– Рәхмәт, абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми.
– Мин сиңа ят кеше түгел.
– Мин сезне белмим.
– Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам. – Минем анда булганым, сезне күргәнем юк.
Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала.
– Исемеңне онытып җибәргәнмен.
– Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә?
– Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан
калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартып, ялтыравык сумка алырсың, бу чүпрәгеңне ташлап.
– Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми, дип әйттем бит мин сезгә. – Олылар әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын томалаган Ләйсән. – Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем.

Мирсәет, суга батканда теләсә нәрсәгә ябышырга әзер кешедәй, соңгы дәлилен китерергә ашыга.
– Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам.
Боларның барысын да читән кырыена качып тыңлап торган шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләрен бәйләнчекнең үзенә баккан да:
– Минем әтием Газиз, ул – Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән, – дип, кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына ата назын алыштыра алмый күрәмсең.
Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бер нәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә.
– Әнием, мине урамда бер абый туктатып, конфет, акча бирәм, диде. Мин берсен дә алмадым.
Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап, аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин.
– Тагын нәрсәләр әйтте теге?
– Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, мин синең әтиең, ди.

– Син ничек җавап бирдең?
– Минем әтием Газиз, ул – сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем.

Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә
яшереп булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми, туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп булмый.
– Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит, дип Зәйнәп Мирсәет белән вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде, дип аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде.
Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, сихерле бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра.
– Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың, дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәде.
Мин – картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, кальбе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың.
– Минем күперләрем юк, – дип сүзгә кысыласы итте Мирсәет.
Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде.
– Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде.
Мирсәет, үзенә таяныч ноктасы елмайгандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп ала.
– Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиешбез!
Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә:
– Күңелең тыныч булсын! Минекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау алар өстендә.
Улының авызыннан төшкән халык сүзләрен аңлаган хәлдә дә кабатламыйча кала алмады:
– Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, дип тә ишеткән идем.
– Минем балам да ачлы-туклы яшәрме? – дигән Мирсәетнең сүзләрен Зәйнәп колагына да элмәде.
– Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә!
Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан шиңә барды. Үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күреп, «мин ул маңкадан курыкмыйм», дип үзен ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төште, начар төш кебек борчып торып гел күңеленә килде. Авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык, дип үзен юатып, аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, үпкәләүгә охшатып, чыраен чыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды.
Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп үзен кызганмыйча, төрле эшкә алынып җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен ышанычлары бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле, Чаланка исемле сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алуга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды.
– Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде.
– Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен.
Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы белән янә әнисе бүлдерде.
– Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең карарсың.

Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып салды.
– Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен.
– Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, может, киләчәктә тормышыбыз рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына савытлар юарга ком кулланам... Әтиең үләр алдыннан, ничек тә балаларны укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде, дип әйтеп калдырган иде.

 

***


Әнисе белән ихлас аңлашу Рәфикъның чираттагы ял көненнән соң, күрше Әлмәт авылына укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгы- хәсрәт турында уйланырга да урын калдырмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр ярыша-ярыша байлыкларын Мораса елгасына ташый. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда сибелеп ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килде. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады.
Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагачы белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде.
Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан аңына килеп, эш киемен салып, соры бамбази күлмәгенә урнаштырып, балаларына:
– Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен! – дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте.
Мәгәр ул, агачтан туймаган ут кебек, акчалы кешеләр өчен ишекләрен һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче, тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, диләр) очында яши иде. Өйләре тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә балаларча ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә.
Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшел төскә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде.
– Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа?
Үзе үк ашыгыч бирелгән соравы өчен оялгандай:
– Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора.
– Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, – дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды.
– Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип сезгә килгәнием
– Рәхим итеп түрдән узыгыз!
Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип, икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып:
– Беләсезме, Нәсим Кадырович, Рәфикъ юлдан таптым дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. Кирәк-яракны алырга акчабыз юк, дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән?
Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төште. Коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуын һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, озак еллар директор вазифасын башкаручы, каракны тотып булуга ышанмаса да, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, бу эшне, тавышын бөердән чыгарып, Нәсимгә тапшырды.
– Син, иптәш Нәсим Кадырович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, – дип, арзанлы шаяртып та куйды.

Нәсимнең Замир Ярулловичтан:
– Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы? – дигән соравына директорның җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакыр да егетне каталашкага озат! Ә сиңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле РОНО буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тот та директор каршысына китереп бастыр, бу очракта да синең чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруең артыр!
Шул авыл кешесе буларак Нәсим Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң, мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлеген яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып малаен фаш итәргә килгән ханымнаң дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән?
– Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер чыннан да төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әлләни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар – оешып җитмәгән, инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган, сәер халык. Сез – бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез.
Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куя һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә имди.
– Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм «берсе минем чәнчи бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер» дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Бурны хәбескә озатканнан соң, каракның бүреге яна мәкале шул вакыйгадан соң туган, диләр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагый-сәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми.
Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, аның кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, үз чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын, алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип көлемсерәп, кырдан арыш камылларын кисеп ала килеп, кунарга калган укучыларга тарата.
– Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә аз гына озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган (сумкасыннан урлаган дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә, камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез соңыннан, һәркайсыгыздан янәдән үлчәп, җыеп алырмын.
Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап калдырмасыннар өченгә дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар. Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадырович алардан сорап та тормады. Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте.
– Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз. Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз.
Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының:
– Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә? – дигән соравына укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, марксист- тарихчы, комсомол оешмасы сәркатибе башкарак аңлатма бирде:
– Гаебе булмаса, гафу үтенербез. Һәм беркадәр тантаналы төстәрәк өстәп куйды: – Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала...

Укучылар йоклаган бүлмәләрне төн ката диярлек күз уңында тоткан Нәсим Рәфикъның йокыга китә алмыйча, кыбырсынып, боргаланып ятуына игътибар итми кала алмады. Укучыларны махсус иртәрәк уятып (бер гөнаһлы өчен барысының да интегүен аңласын теге), берәм-берәм чакырып, юри һәр камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына кыскарак, бер очы киселгән булып чыкты. «Әй Рәфикъ... Рәфикъ... мин сине акыллырак дип уйлаган идем, борынгылар кулланган иң гади капкынга килеп эләктең. Кыскарту, озынайту уенының психикасы зәгыйфь кешеләр өчен уйлап табылганын аңламадыңмыни?» Камыл белән «йоклаган» барча укучыларны бергә җыйгач, тарихчы башкачарак нотык тотты.
– Укучылар... Сез барыгыз да ошбу сынауга җитди карап, сынамышларны измичә, сытмыйча, вакытында тапшырдыгыз...
Каракның эчке халәтен сынау өченрәк, укытучы озын-озак тукталыш ясады.
– Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар... мин таратканча, бертигез булып чыктылар. Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны бар дип мин юри әйттем. Безнең, сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш түгел. Шулаймы?
– Нәкъ шулай, – дип, бердәм рәвештә кычкырдылар өсләреннән гаеп алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар.
Олы, бигрәк тә мәктәп кебек, белемле кешеләр белән шыплап тутырылган коллективта сер саклыйм димә. Шуңардан тарихчының ниндидер сәер, хәзерге

китапларда язылмаган тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә.
– Ну иптәш, сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, – дип башлый сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. – Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы?
– Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит.
Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды. – Нәрсә дигән сүз бу? Ничек була инде, аңлатыгыз. Акчаны сез урладыгызмы? – Бик гади күренеш бу, Замир Яруллович! Туебыз өчен срочно акча кирәк
булгач, кирәкле сумманы Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән. – Ну и ну, – дип, югалып калган директор русчага ук күчә. Ну и нравы у
современной молодёжи...
– Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга
дәрескә әзерләнергә, йокларга ирек бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта РОНОга әйтмичә булдыра алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр.
Беткән баш беткән, дип Нәсим янәдән алдау юлын сайлады.
– Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз булачак, шул хөрмәткә РОНО шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр! Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә салганнан соң, йодрыгы белән, кулын авырттырмаслык
итеп кенә өстәлгә китереп сукты.
– Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә
коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде! Өлкән буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез, мәгърифәт учагы?!
Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрә.
Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, тавыш күтәреп, югалган акчаңны эзләп йөрмә, дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да.
Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк булып, язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип, куркып ук кабул итте.
– Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы?
– Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады. Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми.
Рәсимә аңа карап, сокланып, илһамланып, башкалар да бу гүзәллекне күрә дип көнләшеп яшәрлек кыз иде шул. Тормыш бизәкләрен бәяли белгән теләсә нинди ирне ымсындырырлык гәүдә, җилкәсенә ишелеп төшкән, ат ялын хәтерләткән чем-кара чәч, өлгергән карлыган кебек күзләр, елмайганда чокырчык ясап, эчкә батып торган бит алмалары, үбәсене китереп торган дымлы тулы иреннәр – һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде төз аяклары тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк егетнең.
– Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак үзенә шөгыль тапмасын.
– Йә Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды? – дип пырдымсызланды Рәсимә, Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп.
Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды.
– Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем.
– Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме?
– Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул мин хәзер шунда китәм диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам.
Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте:
– Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идек.
– Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң, онытыбрак җибәргәнмен.
Кыз егетнең сүзләренә ышандымы, юкмы, әйтүе кыен, кеше күңеле төпсез кое дип юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады.
– Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, хет кунакларны оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр. Юкса, синең өеңдә шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Урындыклар – беренче уртак малыбыз булыр.
– Алай ук хурлама инде, матурым, киләчәктә үзең яшәячәк өеңне. Тиздән аны син бизәячәксең.
– Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын буларак бармакчы идем.
– Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә, – дип кенә салам кыстырмакчы идем.
Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясап, гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим «синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем», дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен биетеп, аска карады.
– Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калганнар.
Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады.
Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк, Нәсимне коридорда борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ көтеп тора иде.
– Сезгә зур рәхмәт, Нәсим Кадырович!
– Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? – дигән булды тарихчы, башын юләргә салып.

– Рәсимә апаның... сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин – карак. Минем урыным төрмәдә.
– Соң мин аны, әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә уздырганчы күп алдан сизенгән идем. Әниеңне кызганып, бу юлга басуыңны аңласам да, гафу итә алмыйм.
Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да:
– Минем өчен иң изге кеше әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадырович, мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип бер сантиметрга мин кыскарткан идем.
– Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде. Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны, әниең миндә калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә, өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә, үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын!
Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп, укытучысына рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә, машина откандай сөенеп, тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде. Гадәтенчә, мич янында кайнашкан әнисе «эшләп алганчы бурычка батасың», дип әрләгәндәй булып, аннан да бүтән олы җанлы Нәсимнең улына «карак» тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды.
Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр үтмәслек якын кешеләр булып киттеләр. Рәфикъ урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан, вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырымбур шәлен салды. Егет әүвәл төрле курслар, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, читтән торып укып, институт дипломына ирешеп, техниканы, халык әйтмешли, су кебек эчкән белгечкә әйләнде, бер олы гына предприятиедә баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелде.
Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим белән Рәсимәнең иң турылыклы дусты, таянычлы ярдәмчесе булып калды. Эне-сеңелләрен дә укытып чыгарды, фани дөньяны ташлап киткәнче, әнисен өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте, аның күзләрендә Тәңре нуры балкый дип кабатлаудан туймады. Балаларына, хәтта оныкларына, җае чыккан саен, олы җанлы, миһербанлы Нәсим абыйсы һәм иң кирәк вакытта ул биргән 30 сум акча турында җылый-җылый сөйләүдән туктамады. Менә шул ул Әлмәт мәктәбе укучысы Рәфикъ Гайнановның гыйбрәтле караклык тарихы.

"КУ" 10, 2016
Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев