Бибимәмдүдә (бәян)

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, –

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

Габдулла Тукай

 

Мулла кызлары ана карыныннан ук дан-дәрәҗә белән туа бит алар. Үсә

төшкәч, гыйлемгә, укырга-язарга өйрәтәчәкләр, җитлегүгә, бер-бер дин әһеленә

кияүгә димләячәкләр, остабикә сыйфатында үзләре дә балаларга аң-белем

бирәчәк, аш-суда иң түргә утыртачаклар. Сәдаканың да иң мулы аларга.

Өчиле мулласы Зиннәтулла имамның өлкән кызы Бибимәмдүдәнең дә

тормышы шушы йомык түгәрәк эчендә тәгаенләнде. Тәгаенләнде, ләкин түгәрәк

эченә сыймады, көтүдән аерылган кырыкмыш тайдай тулганды да болганды.

Бибимәмдүдә, барча үз ишләре кебек үк, гыйшык вә мәхәббәт илә никахка

кереп, мәхдүмә җефет, сөелгән-яратылган ир хатыны булу турында хыялланды.

Йөрәк түрендә йөрткән яшерен җани мәгъшугы да бар иде.

Мәгъшук аның тормышына һич көтмәгәндә килеп керде. Бервакыт шулай

инеш комлыгына атасының тәһарәт комганын ышкып агартырга төшкән иде.

Җәйге матур көн. Дымык, тыныч. Ындыр ышыгындагы тал-тирәкләр, төзгә

каткан зифа камышлар белән бергә күктәге кояш та, офык читенә кунаклаган

челтәр болытлар да ниндидер илаһи хозурлыкка талган. Урам тузанына чумып

утырган кош-кортлар гына ара-тирә иренчәк авазларын чыгаргалый. Печән өсте

бит, халык болында, авылның коргаксыган мичкәдәй бушап калган мәле.

Бибимәмдүдә як-ягына күз төшереп алды да, күлмәк җиңнәреннән ыштан

балакларына кадәр сызганып, эшкә тотынды. Ул хәзер бала-чага түгел ич инде,

унберне тутырды, алны-артны карап йөрергә туры килә.

Эше ырый, комган өстендә нурлар уйный башлады, әнә. Эше ырыганга

күңеле дә күтәренке, җырлар да инеш суыдай агыла.

Сазың күп моң кылады,

Ишеткән таң кылады...

— Мәрхәбә, чибәр кызыкай, кил әле, колакларыңны тешлим, яшең җиткәч,

яучы җибәрермен.

Бибимәмдүдә иң әүвәл балакларын сыдырып төшерде, шуннан соң гына

сүз катучының үзенә сирпелеп алды. Бу яшен тизлегендә булса да, ул аның

ирен өстендә тәгаенләнеп килүче каз мамыгыдай күперек мыегын да, сирәк

тешләрен дә, орчыкка тартым очлы ияген дә абайлап алды. Киеме дә килешле:

озынча яңа камзул, сафьян чүәк.

— Абау!

Кыз кабалана-кабалана җыенды да, йөгерә-атлый китеп тә барды.

— Мин сине беләм, син Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә мәхдүмә,

— дип кычкырып калды телчән егет.

Бибимәмдүдәнең дә күңеленә корт керде, кемсәнең кемлеген бик тиз

ачыклады. Сәмигулла мәзиннең җәмәгате Әсмабикә абыстайның кардәше икән.

Казанбаш авылы мулласы Хөснелгата имамның улы ди. Кышкар мәдрәсәсе

шәкерте. Исеме — Харис.

Шәкерт Өчилегә елга бер булса да килеп китә иде, тора-бара бер-берсенә

сүз дә кушкалый башладылар. Апасы аша сәлам дә җибәргәли. Бибимәмдүдәгә

шул җитә, төннәр буе татлы хыял дәрьясында йөзә, мәгъшугының йөзен-битен,

кием-салымнарын кат-кат күз уңыннан үткәрә, шуннан бетмәс-төкәнмәс ләззәт

таба. Ә Харисның тәүге очрашуда уйнап-шаяртып кына әйткән «яучы җибәрәм»

дигән сүзләре хәзер инде башка төсмер алды, дымсу туфракка төшкән бодай

бөртегедәй җылы шытым бирде.

— И Ходаем, гасре сәгадәт көннәр насыйп ит!

Бибимәмдүдәне бөтенләй башка көннәр көтеп торган икән. Әүвәл өч кенә

көн ятып, анасы Камилә остабикә дөнья куйды. Бу кайгыдан аз-маз айный

башлаган иде, янә яман хәбәр: сөйгәне Харис шәкерт мәдрәсә мөдәррисе

Мөхетдин имам-хатыйбның төпчек кызы белән никахлашкан. Харисны ул

дастаннардагы гыйшкы хакына яуларга атылучы каһарман шаһзадә итеп күз

алдына китерә иде. Бердәнбере. Яклаучысы, терәге, ышанычы.

Алданудан да хәтәррәк хурлык-кимсенү юк икән.

Актыгы: мин бер вөҗүдемне сиңа иттем фида;

Белмәдең лә, белмәдең кадерем! Гөнаһ! И бивафа!

Әсмабикә абыстай да әлеге хәбәрдән зир-зөбәр хәлдә иде.

— Хәзрәтнең ярты мәхәлләсенә сатылган, — дип ачына-ачына зарланды, —

сукыр икән, синдәй суырып йотарлык уңган сылукайны кылый күзгә алыштыра

димени сукыр булмаган кеше, бик пар килгән идегез, хәерлегә генә булсын.

Суырып йотарлык. Әйе, Бибимәмдүдәнең чыгышы, ерак бабалары, ыру-

нәселе Чулман — Агыйдел буйлары төбәге белән бәйле булгандыр, күрәсең,

килеш-килбәте, төс-кыяфәте башкалардан аерылып тора иде.

Бибимәмдүдәнең үзгә чалымнары шуңа күрә һич тә гайре табигый хәл

түгел, ата-бабадан мирас булып килгән хәзинә. Аксыл озынча йөз, озын кара

чәч, күмәч ияк, карлыгач канатыдай сызылып киткән нәзек каш астыннан нур

бөркүче килешле күркәм күзләр — болар бербөтен кимәлдә аның нәзберек-

купшы буй-сынына тәңгәл килеп, үзенә бер әһле һиммәтлелек өстиләр иде.

Нәкъ «Идегәй»дәгечә:

Кашларына карасам,

Каләмнән пәйда булгандай;

Күзләренә карасам,

Күгеннән пәйда булгандай;

Буйларына карасам,

Нурдан пәйда булгандай!

Сылукайның җилегенә май тулып кына килгән чагы. Калку күкрәкләре,

түгәрәкләнеп өлгергән янбашлары, тыгыз балтырлары күлмәк-камзул эченнән

менә без, дип ымсындырып тора.

Авылда Бибимәмдүдә йомырка эчендәге сары кебек кадерле вә мөхтәрәм

зат иде. Авыз сулары корый иде егетләрнең. Ләкин мулла кызына өмет итеп

буламы соң — сүз кушарга да кыймыйлар иде. Шулай да, Мәхмүт исемле бер

тәвәккәле бәхетен сынап карамак иткән булса кирәк, яучы җибәргән. Моны ул

үзе сизми дә калды, фәкать, колактан-колакка таралган чыш-пыш хәбәрләрдән

генә белде. Атасы Зиннәтулла бик тузынган, имеш, үз урыныгызны белергә

кирәк, минем кызым гыйлемле, тиңе дә гыйлемле булачак, дип яучыларның

ятланган үгет-нәсихәтен ярты юлда бүлгән.

Булыр, кәбестәдәй катлы-катлы бик тә четерекле кеше ул. Бер карыйсың,

нәсел-нәсәп сагында уяу торучы һавалы ыру әһеле, икенче карыйсың, бер эштән

дә тартынмаучы авыл агае. Хаҗәте чыкса, сука артыннан да йөри, печәнен дә

чаба, көтү дә көтә. «Һәр эчкерсез гамәл саваплы, Аллаһы Тәгаләгә салават кына

булсын», — дип өйрәтә мәхәллә халкын.

Бибимәмдүдә атасына рәхмәтле генә булды. Ник дигәндә, күңел яралары

бөтәшеп бетмәгән иде әле. Хәлбуки, Мәхмүт һич тә ким-хур егет түгел. Хәлле

гаиләдән, күп итеп мал-туар асрыйлар, имана җирләре дә хәтсездер, мөгаен,

хак арткан язгы чорда орлык белән дә алыш-биреш итәләр, дип тә сөйлиләр

иде. Кысан вә тар басулы Өчиле шартларында бу үзе бер төшемле гамәл.

Алай да үкенече юк, Ходайның рәхмәте киң, шәт, мәрхәмәтеннән калдырмас.

***

Ниһаять, кылычын сөйрәп, Кырлач бабай да килеп җитте. Әйтерең бармы,

кышның сапламы озын. Шуңа күрә бабаларыбыз аны кылычлы яуга тиңләгәннәрдер

дә. Тик болар инде узганнарның кайтавазы. Хәзерендә карлы озын кичләрне көтеп

алалар, үткәч, сагынып сөйлиләр. Бигрәк тә яшьләр. Чөнки...

Кыш — утырмалар чоры, аулак өйләр чоры.

Бибимәмдүдәне дә атасы һәр елны күрше авылда яшәүче ерак кардәшләренә

утырмага җибәрә. Быел да алдан ук кисәтте.

— Йоннарыңны эрләп куй, утырмада оек-бияләйләр бәйләп кайтырсың,

— диде.

Бәйләм бәйләү — авыл кызлары өчен ияләнгән эш. Чынлыкта исә, утырма

— очрашу, ләчтит сату, уен, җыр-бию урыны ул. Чөнки кунак кызы янына

күрше-күлән нәбирәләре дә чакырыла.

Кардәш апа да кызлар җыйды. Авылның иң уңганнары иде, шундук, буран

чыгарып дигәндәй, эшкә тотындылар. Кул — шөгыльдә, күз иярми, кул белән

бергә тел дә бәйдән ычкынды. Мәймүнә исемле шомырт кара күзле чибәркәй

барысыннан да уздыра, юманың юмасы. Яндашы үзара гына хәлен белешкән

иде булса кирәк, ә ул бөтен өйгә оран салды.

— Хәлләр изге, Тәхмилә чибәркәйнекеннән дә шәбрәк, тик егетләр генә

бизде, — диде, шаяруга бормакчы булып.

Бәйләмчеләрнең колаклары боз сөңгеседәй үрә катты.

— Кем соң ул Тәхмилә? — дип сорады арадан берсе.

— Каргалы мактанчыгы, — диде Мәймүнә, — матурлыгы белән масаеп,

кияү егетләренең берсен дә ошатмыйча кире кагып утыра икән. Вакыт үткән,

егетләр дә кулларын селтәп, моны сорамас булганнар.

Шулай бервакыт моңаеп утыра икән бу, кардәше килеп кергән дә:

— Хәлең ничек? — дип исәнләшкән.

— Хәлләр изге, егетләр генә бизде, — дип көрсенгән матурыбыз.

— Киленем, сиңа әйтәм, кызым, син тыңла булдымы инде бу, — дип гәпкә

кушылды йон бүксәседәй түгәрәк гәүдәле кыз, — карап-карап торам да, бер

дә Сәхибуллаң бизгәнгә охшамаган.

— Сөйләмәгез, ахирәткәйләрем, хурга калдым бит мин ул Сәхи белән, ютәл

илә мәхәббәтне яшереп булмый диюләре тач икән, — дип җорлануында булды

Мәймүнә, — гөнаһ шомлыгына, иртәнге чәй вакытында урыным тәрәзә каршына

туры килде. Карыйм, урамнан безнең якка карана-карана Сәхи узып бара,

дошман. Тәгам кайгылары бетте, татлы уйларга чумдым, дөньям онытылды.

— Чәеңне суытма, — дип кисәтте әнием.

Ә чынаякта чебен йөзеп йөри, каһәр.

— Әбәү, чәйгә Сәхибулла төшкән бит, — дип әйткәнемне сизми дә калдым.

Үз-үземне фаш иттем шулай.

— Ярар, җан кисәккәйләрем, бу тел бистәсенең мут хикәятләре бетмәс, мин

күршеләрнең хәлен белеп чыгыйм әле, — дип, хуҗабикә киенә башлады, — чәйне

үзегез кайнатып эчәрсез, шөкер, чебен вакыты түгел хәзер, бимазалаучы булмас.

— Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нәмәстәгә, — дип озатып калды аны

Мәймүнә.

— Кызлар, мин сезгә сокланам, — диде Бибимәмдүдә, — ни телисез, шуны

кыланасыз, авызыгызга ни килә, шуны әйтәсез, бернәрсәдән дә тартынып,

кыенсынып тормыйсыз.

— Без бит гади халык, надан халык, — диде Мәймүнә, — әлифне таяк дип

тә белмибез. Менә син гыйлем иясе, әйт әле, мәхәббәт бармы ул, юкмы?

— Әйе, әйе, бик беләсебез килә, — дип кызлар, анасына сыенган чебиләр

кебек, мәхдүмәне сырып алдылар.

«Мин үзем дә сезнең сыңар бит», дип, Бибимәмдүдә карышмак иткән

иде дә, кызларның чын ихластан күз атып торуларын күргәч, ризалашмыйча

булдыра алмады.

— Телебездә «мәхәббәт» сүзе йөри икән, бу әлеге хис-тойгы бар дигәнне

аңлата, — диде бастырып кына, — бар нәрсә генә телгә керә.

— Шуннан, шуннан...

Кызлар Бибимәмдүдәгә тагын да елыша төштеләр.

— Ташка басылып, китап сурәтендә безгә килеп ирешкән халык дастаннарының,

риваятьләрнең барысы да мәхәббәт хакында. Таһир-Зөһрә, Фәрхәд вә Ширин,

Ләйлә вә Мәҗнүн, Йосыф вә Зөләйха китаплары моңа ачык дәлил. Мин үзем

шәхсән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» мәҗмугасын бик ошатам. Зөләйха атлы

гүзәл шаһинә кечерәк кенә ыру башлыгының төпчек улы Йосыфны төшендә күреп,

гашыйк була. Икесе дә күп авырлыклар кичерә. Еллар үткәч кенә очрашалар.

Зөләйха инде картайган, гарипләнгән. Ул Йосыфның камчысын сорап ала.

Йосыф, килеп, үз камчысын сонды,

Хатын камчыга өрде дә кире бирде,

Камчыга ут кабынганын Йосыф күрде, –

Камчы янып, Йосыф кулын пешерер имди.

Зөләйха әйтте: «Күрдеңме, аңладыңмы,

Камчыга ут кабуга син таң калдыңмы?

Кулыңны пешергәнгә түзалдыңмы? –

Ул ут мине кырык ел көйдерә имди...»

— И, бәхетләре булмаган икән, бәгырькәйләрнең...

— Бүлдермичә генә тыңлап бетерегез, — диде Бибимәмдүдә, — хикмәт тә

шунда: мәгъшукларның сагышы бәхеткә әйләнә. Аллаһының кодрәте белән,

илаһи көч ярдәмендә Зөләйханың элекке яшьлеге, чибәрлеге кайта. Гыйффәте дә

сакланган. Кавышалар. Ике уллары туа. Шатлыкта-куанычта гомер итәләр.

Өй эчендә тынлык урнашты. Сукыр лампа филтәсенең черт-черт итеп янган

тавышы гына бу тынлыкка ниндидер серле аһәң өсти иде.

— Мондый мәхәббәт безгә тәтеми, кызлар, — диде Мәймүнә, көрсенеп,

— булмаса, әйдә, йөзек салышлы уйныйк.

Йөзек салучы, озын толымнарын җилфердәтеп, идән уртасына атылып та

чыкты, чәр-чәр такмак әйтергә дә тотынды.

Айдыр — дугая,

Вайдыр — дугая,

Нигә үзең генә килдең,

Сөйгән ярларың кая?

Кызлар, суга сикерешкән үрдәк бәбкәләредәй дәррәү килеп, бер тын биешеп

алдылар. Шуннан соң гына йөзек әйләнешкә керде.

Тәүге салышта ук Бибимәмдүдә учына оялады. Алдан сөйләшеп-килешенеп

куйганнар иде, ахры, аның кем кулында икәнен дә бик тиз тәгаенләделәр.

— Нинди җәза бирәбез? — диде йөзек салучы.

— Җыр, җыру!

Утырмачыларга, әлбәттә, кунакның җыр-моңга һәвәслеге мәгълүм иде, шуңа

күрә ялындырып торуның мәгънәсе юк.

— Җырларыбыз да мәхәббәт турында инде безнең, — дип, тураебрак

кына утырды Бибимәмдүдә, — алар сезнең үзегезгә дә мәгълүм, әлбәттә, ә

мин халкыбызның әнкәем Камилә абыстай яратып җырлый торган мәшһүр

«Гөлҗамал» җырын башкармак булам.

— Афәрин, бик хуш, — диеште утырмачылар.

Күп тә үтмәде, өй эче моң белән тулды.

Җемел-җемел шәмнәр яна, Гөлҗамал,

Җитеш кызлар җитен җеп шул эрлиләр.

Энҗе-мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы...

Әүвәл моң парын югалткан ялгыз аккош сагышыдай өзгәләнде, аннан соң

гыйшкый былбыл сайравына әверелде дә челтер-челтер аккан чишмә җырына

ошап калды.

Кайсы егет кемгә тияр, диеп,

Колактан-колакка серләрен шул сөйлиләр...

Бибимәмдүдәнең тавышы көчле түгел, әмма өрфә кар бөртегедәй йомшак,

сур мәнсур аһәңедәй тәэсирле иде. Күңел төпкеленә үтеп керә, йокыга талган

хис-тойгыларны уята. Ашкындыра да, җилкендерә дә, тынычландыра да.

— Моңың чиктән ашкан, мәхдүмә, Ходай кушып, бәхетең дә мул булыр.

Бу сүзләрне хуҗабикә әйтте. Биләмнән кайткан икән инде, самавырын да

яңартып җибәрде. Гәпләшә-гәпләшә чәй эчтеләр.

— Инде бәйләмнәрегезгә тотыныгыз, балалар, сафа сөрүнең дә чамасы була,

— диде хуҗабикә, — әти-әниләрегез алдында җавап тотасы барын да исегездән чыгармагыз.

 

Бибимәмдүдә утырмадан берничә кием оек-бияләй бәйләп кайтты.

Күчтәнәчләр биреп, ат белән китереп куйдылар.

— Әти, каршы ал, кызың баеп кайтты, — дип сөйләнә-сөйләнә өйгә узды. Шундук

авызы да йомылды, ишек катында катып калды. Ник дисәң, әтисе ниндидер бер яшь

хатын белән табын корып утыра иде. Яннарында бер бәләкәй кыз бала да бар.

Аларның ак өй түр башында имам белән йөз-бит күрсәтешеп утырырдай

якын хатын-кыз туганнары юк. Бу нинди тамаша тагын?

Әтисе аның уйларын укыгандай әйтеп куйды:

— Әниле булдың, кызым, — диде бармак очларына гына эленгән блүдәсеннән

чәй чөмергән арада, — Латыйфа абыстай белән никахлаштык, Ходай озын тигез

гомер бирсен. Монысы Саҗидә сеңлең. Мин аны үз исемемә яздырдым.

Бибимәмдүдә остабикәне күздән кичерде. Арык тәнле, кылыч борынлы,

юка иренле булганы өчен түгел, хак, ул мул буй-сынлы, ачык йөзле әнисе

Камиләдән чагыштыргысыз дәрәҗәдә калыш иде.

— Әниең белән күреш, — диде Зиннәтулла.

Сүзсез генә кул бирештеләр. Абау, куллары сап-салкын, дип Мәмдүдә үги

әнисенең янә бер гаебен күңеленә беркетте.

Латыйфаның төмсә чырае да акбур сөртеп катыргандай туң килеш калды,

бер бөресе дә ачылмады.

Ике арага боз катламы ятты.

Үги үз булмый,

Колак күз булмый.

Үги ана белән үги бала мөнәсәбәте татар язмышында үзе бер мөһим фәлсәфә.

Үги ана дигән кеше, кагыйдә буларак, халык телендә усал, явыз, мәрхәмәтсез,

бәйләнчек зат рәвешендә сурәтләнә. Күрәсең, гел шулай булырга тиеш, дип

кабул иткәннәрдер.

Бу очракта исә Латыйфа — Бибимәмдүдә мөнәсәбәтләре әлеге фаразга туры

килеп бетми иде.

Үги ана, Наласа авылы мулласының тол калган абыстае, Бибимәмдүдәнең

чордашы, яшь аермасы нибары дүрт ел. Ачыктан-ачык каныгу, кыерсыту —

балачакка хас мөгамәлә. Ә монда ике тәкә башы бер казанда. Бу инде низагка

туп-туры юл.

Низаг дигәне дә озак көттермәде. Юктан гына.

Беркөнне Бибимәмдүдә керләр юып, елгада чайкап кайтты да кибәргә

келәт эчендә тарттырылган бауга эләргә тотынды. Шунда янына йөгерә-атлый

Латыйфа килеп басты.

— Кагыласы түгел минем бауга, мин аны Наласадан алып килдем, — дип

бәйләнә башлады.

— Монда бау бар иде ич, ул кая соң? — диде Бибимәмдүдә, эшеннән

туктамыйча гына.

— Ул черек бавыгыз бернәрсәгә дә ярамый бит сезнең.

Бибимәмдүдәнең дә йөрәге кабарды.

— Күрегез, нинди байбичә, бирнәгә бау алып килгән, һи-һи-һи!

Латыйфа баскан урынында чайкалып алды да агуын очырды.

— Кыз картайса, казый булыр, ди, ни сөйләнгән була, хөрәсән.

— Ә син, ә син ипи дә сала белмисең, читләрдән пешертәсең.

Тавышны ишеткән, ахры, күтәрмәдә Зиннәтулланың чапан итәге җилфердәп

китте.

— И, каһәр суккырлары, тәүбә-тәүбә, әллә ни әйттерерсез, — дип шелтәләде

җәнҗалчыларны. — Әгәр тагын гаугалашуыгызны ишетсәм, рәхим-шәфкать

көтмәгез!

Алар башкача сүзгә килмәделәр, дошманлык күз карашларына күчте. Ә

тормыш үзенчә бара, һәр туган көн өр-яңа мәшәкатьләр, өр-яңа борчулар, өр-

яңа шатлык-куанычлар алып килә. Латыйфа, әнә, көмәнгә узды, бәби табар

вакыты да җитеп килә. Бибимәмдүдә дә язмышына көйләнеп бара.

Яучыларның гына юлларына әрем суы сиптеләр, ахры, һаман күренмиләр.

Кияүсез калмас анысы, ләкин базары төшә, егерме бер яшьтә үзеңә тиң кешегә

өмет итә алмыйсың инде. Кем туры килер, монысы бер Ходайга гына мәгълүм.

Менә урак өсте дә җитте. Көннәре генә керәле дә чыгалы, кырыкмаса

кырыкка үзгәрә. Хәзер инде болытлар бөтенләй кояшка йөз күрсәтергә ирек

бирми, каплый да ала, каплый да ала. Аннан соң китә яңгыр, чиләкләп кенә коя.

Халык шушындый авыр шартларда да үстергән уңышын саклап калырга тырыша.

Әвенлеләр көлтәләрен әвенгә кертә, әвенсезләр лапасларга ташый. Зиннәтулла

да ике кеше яллады. Бибимәмдүдә уракчыларга аш-су илтә. Ата кеше башта

кызының бу гамәлен өнәп бетермәгән иде бетерүен, яңадан күнде тагын.

Бүген Бибимәмдүдә лычма су булып, соңарып кайтты. Зиннәтулла аны

болдырга чыгып көтеп тора иде инде.

— Тиз генә киемнәреңне алыштыр да ак өйгә кер, — диде.

Остабикәнең тулгагы башланган икән, дип уйлап куйды кыз.

Өйдә андый-мондый хәл сизелми иде. Латыйфа табын җыеп йөри, әтисе

дисбе тарта.

— Кызым, сине сорап килделәр, мин ризалык бирдем, иртәгә никах, әзерлән,

— диде Зиннәтулла, шатлыгын яшермичә. — Әлхәмдулиллаһ, әйдәгез, бер дога.

— Кемгә, кайсы авылга икәнен дә әйт инде, интектермә кызыңны, — дип

Латыйфа да аваз салды.

— Кушлавычка. Язын ике баласын калдырып, Мөхәммәтгариф имамның

җәмәгате гүр иясе булган иде, хәзер менә яңа гаилә кору хәстәрендә. Бик ипле,

бик могтәбәр кеше.

Менә кемгә саклап торган икән Аллаһу Бибимәмдүдәне. Алай артык карт та

түгел икән үзе. Кырык өч яшьтә... Төскә-биткә ниндиерәк икән, гарип-гораба

гына була күрмәсен, Ходаем.

Мөхәммәтгарифның килеш-килбәте, буй-сыны күз төшәрлек иде. Уртачадан

аз гына калышрак төз гәүдәсе аны шактый яшь күрсәтә иде. Кыяфәте дә мөлаем,

хәтта матур дип тә әйтеп була. Җыерчыксыз бите шома, ак кәгазь гүя. Шул кәгазь

өслегенә оста рәссам килешле итеп күз-каш, авыз-борын сурәтләре төшергән.

Сакал-мыегы аеруча фырт. Мыегы ауропача, борын төбендә генә, сакалы ияк

очында гына эленеп тора. Өс-башы да җәдитчә. Яшь кәләш катына ул биш билле,

кызыл төймәле казаки, утырма якалы ак күлмәк, сырма кәләпүш киеп керде.

Ошатты Бибимәмдүдә киявен. Бик тиз уртак тел таптылар. Уртак тел дигәне

Йосыф-Зөләйха мәхәббәте турындагы хикәят иде. Баксаң, Мөхәммәтгарифның күңел

түрендә дә урын алган булган икән ич бу кыйсса. И, сөенгәннәре Бибимәмдүдәнең.

Куркыбрак, куркудан бигрәк, оялыбрак, кыенсыныбрак көткән иде зөфаф

кичен. Мөхәммәтгариф, рәхмәт төшкере, «әнтә бәдрүн, әнтә нурун фәүка нур»,

дип назлый-назлый, бөтен шик вә кыенсынуларын ләйсән яңгырдай юды да

төшерде. Парлашып ләззәт дәрьясында йөзделәр.

Аннан соң сөешә-сөешә шигырь әйтештеләр.

Мөхәммәтгариф:

Кулак дутуб дыңлаңыз ушбу сүзи,

Ул Зөләйха мәликзадә, Тәймус кызи,

Тулун ай тик балкыр иди аның йүзи, –

Уҗмах ичрә хур-ел-гәйнә биңзәр имди.

Бибимәмдүдә:

Зөләйха бер күни йатыб уйур иди,

Йусефең сүрәтен дүшдә күрди,

Күрүбән һәман сагәт гашик улды, –

Аглайуб уйанубән кәлүр имди.

Мөхәммәтгариф:

Бәйан белгел: сән — бәнең, бән — сәнеңвән,

Бәндән үзгә һич кемсә ни сән булумаң...

Бибимәмдүдә:

Бәнем гишкым, хатереңдән сән салумаң –

Бәндән үзгә һич кемсәгә бакмаң имди...

Кол Гали мелла бу шигъри мәдхияне әйтерсең лә, шушы бәхетле кич өчен,

әһле вафа никах ияләре Бибимәмдүдә белән Мөхәммәтгарифка багышлап

чыгарган иде.

***

Ишек ачылуга, Газизә, язгы күбәләктәй җилпер-җилпер, әтисенең

каршысына килеп басты да:

— Әтием, мин чибәрме? — дип күзләренә текәлеп бакты.

— Зөһрә йолдыз инде син, кызым, чибәрнең дә чибәре, — дип,

Мөхәммәтгариф бәләкәчен кочагына кертте.

— Күр, тәти апай чәчемне ничек матур итеп үрде, үзенең чулпысын да

такты, бөтенләйгә.

— Рәхмәт әйткәндерсең, шәт, тик, кызым, тәти апай түгел, ән...

Сүзләре бүленде, түр яктан Бибимәмдүдәнең тавышы ишетелде.

— Мөхәммәтгариф, бу хакта сөйләштек ич инде, баланы юкка

тинтерәтмә.

Дөрес, бу хакта Бибимәмдүдә килен булып төшкән көнне үк сүз булды.

Чөнки әтисе, икеле-микеле хәлгә урын калмасын, балалар хакында алдан ук

килешеп куегыз, дип кисәткән иде.

— Минем үги ана буласым килми, — диде Бибимәмдүдә, — Мөхәммәтшәриф

инде җиткән егет, мәдрәсә шәкерте, Газизә дә үсеп килә. Алар үз әниләрен

кемгә дә алыштырмаячак. Һәм бу дөрес. «Апай» дисәләр дә, «түти» дисәләр дә

үпкәм юк. Шуны гына өздереп әйтә алам: мин мәрхәмәтле, гадел вә кайгыртучан

хуҗабикә булырга бөтен көчемне бирәчәкмен.

— Шулаен шулай да, без бит хәзер бер гаилә, — диде Мөхәммәтгариф.

Күрәсең, ул үз фикерендә калган иде. Ир белән бәхәсләшмиләр, шуңа күрә

Бибимәмдүдә оста гына сүзне икенчегә борып җибәрде.

— Карале, сиңа әйтәм, тегүче чакыртуны ашыктырырга иде бит. Кешедән

оят, килен бирнәсез төшкән икән, дигән гайбәт тә йөри ди инде авылда.

Барыбызның да өс-башын бер кат бөтәйтеп алу бик мәслихәт булыр иде.

Кыз — бишектә, җиһаз — сандыкта, дигәндәй, Камилә абыстай, Бибимәмдүдә

тууга, бирнә хәстәренә керешкән иде. Вафатыннан соң сандыгын ачып карагач,

артларына авып китә яздылар. Ни генә юк иде бирнә сандыгында? Аллы-

бизәкле чаршау-япмалар дисеңме, астарлы тастымал-сөлгеләр дисеңме, асыл

ташлы кәләпүш-түбәтәйләр дисеңме, чигүле аяк чолгаулары дисеңме — барысы

да рәт-рәт матур итеп төреп куелган. Тукымалар аерым исәптә: постау, бүз,

атлас, ефәк, бәрхет...

Хак, ана — шәфкать диңгезе. Анаңны аркаңа йөкләп өч кат Мәккәгә алып

барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Монысы да хак.

— Бәдретдин абзыкай Казанга җыена, чатак Шәйхи белән сөйләшергә вәгъдә

бирде, — диде Мөхәммәтгариф.

Чатан Шәйхи ясаулы тегүче иде. Хәлле кешеләр белән генә эш йөртә. Аңа

чират торалар. Кушлавычка да чана юлы төшкәч кенә килеп җитте. Төртсәң

аварга торган чандыр гәүдәле кеше икән. Аның урынына, коеп куйган телмәрче.

Килеп керүгә үк сайрый башлады.

— Тегүчегә ышанмагыз, тегүче угры булыр, — дип мәзәк тә сөйләп

алды. — Шулай бервакыт, яшьрәк чакта әле, бер әбигә җөй тегәргә дип

фатирга кердем. Кием кискәндә күргән-белгәннән җыен юк-барны сөйләп,

әбекәйне мавыктырам. Шул арада тукыманы кисеп-кисеп алып, сәке

ярыгыннан аска шудыра барам. Әбиебез шулкадәр мөкиббән ки: «Тагын

сөйлә дә, тагын сөйлә», — дип мазалый гына, бәгырь. Күңелдән исәп-хисап

ясадым да әйттем: «Тагын берне сөйләсәм, бишмәтең бик кыскарыр шул,

әбекәем», — дидем. Минем ошбу җөмләм тора-бара халык теленә кереп,

мәкальгә үк әйләнде.

Шәйхи ике кулдашы, укачы һәм сәдәпчесе белән кара өйдә урнашты. Тегү

машинасы тавышы көне-төне тынмады... Бибимәмдүдә эшләреннән риза-бәхил

калды. Чын күңелдән разый калып, йөз чытмый гына әҗерен түләделәр, рәхмәт

әйтештеләр. Атлар җигүле, хушлашасы гына калды.

— Сабыр, Шәймөхәммәт оста, күңелемдә юшкын булып калмасын, — дип,

Бибимәмдүдә иренә бәйрәмнәрдә генә кияргә тектергән хөлләне кулына алды,

— Мөхәммәтгариф, сиңа әйтәм, зинһар өчен, тагын бер киеп кара әле.

Мөхәммәтгариф, абыстайлар белән ярышып булмый, дигәндәй җилкәләрен

сикертеп куйды да хөлләне иңенә салды.

Хөллә искиткеч купшы һәм мәһабәт иде. Куе яшел төс бик килешә иде

имамга. Тукымасы ни тора: бәрхет! Якасы, чабулары, җиң очларындагы укалары

энҗе-мәрҗән сипкәндәй җем-җем җемелдәшеп тора.

— Мөфти хәзрәттә дә юк мондый хөллә, — диде Шәйхи, телен шартлатып,

— Мәккә-Мәдинәләрдә дә ушлары китәр иде.

Бибимәмдүдә бу сүзләрне колак очыннан гына очыртып җибәрде. Аның үз

мәсләге. Ирен баскан урынында әйләндереп-тулгандырып карады да әйтте:

— Шәймөхәммәт оста, теге йөремсәк мәзәктәге әби мәрәкәсе чынга туры

килә түгелме соң, хөллә кысан бит, карагыз әле.

Бу җитди дәгъва иде. Тегүчеләр Мөхәммәтгарифны сукыр черки урынына

сырып алдылар: сыйпаштырдылар, тарткаладылар, үлчәштерделәр.

— Мин бер хилафлык та күрмим, — диде Шәйхи, ниһаять.

— Тап-таман, — дип хуплады бу карарны укачы.

Таман икәнен Бибимәмдүдә үзе дә күрә, сукыр түгел, әмма аның хәләлен

мәһабәт гәүдәле итеп күрәсе килә, хөлләсе иркенрәк булганда, фаразан...

Остабикәнең ниятен сизгәндәй, сәдәпче үз тәкъдимен җиткерде:

— Төймәләрен күчеребрәк тагыйк соң, урыны бар, — диде.

Шулай эшләделәр дә. Хөлләсен кигәч, Мөхәммәтгариф калкынаеп, калынаеп

киткәндәй булды.

Бибимәмдүдәнең авызы ерылды.

Шатлык өстенә шатлык, яратышуларының җимеше булып, Бибимәмдүдәнең

карынында яңа җан яралды.

— Пырдымсызга охшый, тибенә үк башлады, — диде булачак ана, куанычына

төенеп, — малай, ахрысы. Син кемгә гөманлыйсың?

— Җә ул туар, җә кыз туар, — дип шаяртты Мөхәммәтгариф.

— Мин чынлап сорыйм, атасы.

Әтисе җәмәгатенең көмәненә колагын куйды да:

— Бер дә хафаланма, әнисе, уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер,

ди. Ходай кемне бар кылса, шул булыр. Бәхете белән генә тусын.

Бибимәмдүдәнең түбәсе күктә иде. Шулай булмыйча, дөньясы түгәрәк,

хыяллары тормышка ашты лабаса!

Баланы ул авыр күтәрде. Юктан гына күңеле болгана, һаман саен укшый.

Ашавын да сайлана, әле бу, әле теге дигәндәй, нәфесе кырыкка үзгәрә.

Бәләкәй чакта алар елгадан яулык белән балык сөзәләр иде. Балык дисәң, хәтерең

калыр, елгасына күрә инде, чәнти бармак кадәрле чалтиннар. Бервакыт күңеле,

үтереп шул чалтиннарны тели башламасынмы. Иренә әйтергә мәҗбүр булды.

— Балыклар боз астында бит әле, әнисе, — диде Мөхәммәтгариф ипле

генә, — карлар эрүен көтмичә булмастыр, мөгаен. Бәлкем, Казаннан алып

кайтыргадыр, анда Балык базары ел әйләнәсе эшли бит.

— Улың Бирәзә чалтиннарын сорый шул, әтисе.

Чарасы төкәнеп, чыдарлыгы калмагач, Өчиледән балан китертте. Аны туң

килеш учлап-учлап капты. Чалтиннар онытылды.

Шулай көн арты көн үтте, бала табар вакыты да җитте. Кендек әбисе

Шәмсебәдәр кортка хәлен белергә килгәч, җомгадан да калмассың, Аллаһы

боерса, исән-имин котылырсың, дигән иде. Гөманы дөрескә чыкты, нәкъ ике

көннән тулгагы башланды.

Тулгак төнгәчә сузылды.

— Иләктәй җәел, туздай бөреш, ә күңелең догада булсын, — дип өйрәтеп

торды Шәмсебәдәр карчык, — кыенсынып та маташма, алагаемга кычкыр,

барыбызның да башыннан үткән, иншалла, исән-имин котылырсың.

— Аһ! Аһ! А-а-аһ!

— Сөбханалла, сөбханалла!

— Уа-а-а, уа-а-а...

Шәмсебәдәр учларына гына яткырып, нарасыйны ак биләүгә китереп салды.

— Кендеген мин кисәм, яшен Аллаһу бирер, бирахмәтикә йә әрхамәр

рахимин.

— Абыстай, тире бияләй кадәр дә юк бит бу бала, ай-һай, яшәмәс, — дип

пышылдады кулдаш хатын.

— Кечкенә дә төш кенә, күрмисеңмени нинди тере бала, күзләре ахак

төймәдәй чәтрәннәп тора. Тибенүенә генә кара, туып өлгермәгән, инде ирек

даулый, хәчтерүш.

— Кем, улмы, кызмы? — дип белеште ана хәлсез тавышы белән.

— Хәзрәтне шатландырып, ир бала алып кайттың, солтанбикә, ыру дәвамчысы!

Малайга Габдуллаҗан дигән исем куштылар.

Җырлыйм әле,

Гөрлим әле, —

Бәбкәм йокласын,

Җыламасын,

Дуламасын,

Әлли-бәлли — бәү-бәү.

Сабый, иреннәрен чәп-чәп итә-итә, ләззәтле йокыга талды.

Ананың бәхеттән ташкан мәнсур вә мозаффар күңеле исә әле һаман моңга

тулышкан халәттә иде. Көй үзеннән-үзе агыла.

Вәгазь әйтик сезләргә, хакын бирегез безләргә,

Яшең җитсен йөзләргә, нәүрүз мөбарәкбад.

Шәһадбәд, шәһадбәд,

Нәүрүз мөбарәкбад.

Балага тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән

дә ана. Моннан да дәрәҗәлерәк, моннан да игелеклерәк вазифа юк бу җиһанда,

һәм була да алмый. Шулай булмаса, Пәйгамбәребез дә, җәннәт аналар аяк

астында, дип тәкрарлап калдырмас иде.

Бибимәмдүдәнең хәтерендә ирексездән «Кузы Күрпәч белән Баянсылу»

дастаны яңарды. Ул аны яттан белә иде.

Ә н и с е . Калын кара урманнарны

Ничек үтәрсең, бәбкәем?

К у з ы К ү р п ә ч . Әтинең көмеш балтасы бар,

Юкка кайгырма, әнкәем.

Ә н и с е . Бик киң олы суларны,

Ничек үтәрсең, бәбкәем?

К у з ы К ү р п ә ч . Әтинең ялтыр көзгесе бар,

Кайгырмачы, әнкәем.

Әни кайгырмый димени? Бәбкәенә җанын ярып бирергә әзер ул, җил-яңгыр

гына тимәсен.

Бишек янә селкенгәндәй итте. Бибимәмдүдә чыбылдык читен бармак

очларына гына чеметеп тотты да улына күз төшерде. Ә ул уянган икән инде.

Күр, төлкене, ничек мыштым гына әнисенең сөенеч-куанычларына ифрат китеп

ята. Алма йөзендә җилбер-җилбер көлемсерәү балкый, шул арада тыңлаусыз

тәпиләрен дә уйнаткалап ала.

Әссәламегаләйкем, йә Сәитем!

Вәгаләйкемәссәлам, Абыз мулла егетем!

Бибимәмдүдә улын уйнатмак булып, бишек эченә кулын сузган иде дә,

тегесе аның ниятен хупламады, күрәсең, чыраен сытты. Аннан бөтенләй авызын бәлештәй бөрештереп, елап ук җибәрде.

— Үә-үә-үә...

— И-и, кара инде бу мәрхәмәтсез әнине, колынкаемның, ак колаккаемның

карыны ачкан икән ләбаса, — дип сөйләнә-сөйләнә, Бибимәмдүдә баласын

кулына алып, имезергә утырды.

Габдуллаҗан әнисенең татлыдан-татлы йомшак күкрәгенә беректе. Ике җан

бергә кушылды, ике йөрәк бер талпыну белән тибәргә тотынды.

Йәә Җәмиилү йәә Аллаһ!

— Әтиең кайтыр вакыт та җитә, улым, әйдә, өс-башыңны алыштырыйк, ул

бик мөнәүәр вә мөмтаз зат, гыйлемлекне, пөхтәлекне ярата, иншалла, син дә әтиеңә охшарсың, — диде Бибимәмдүдә, улы имеп туйганнан соң.

Ни кызганыч, 1886 елның 29 августы Бибимәмдүдәнең тәкъдир дәфтәренә

язылган бәхетле көннәрнең соңгысы булган икән. Тоташ шатлыктан торган

ундүрт ай күз йомганчы узган да киткән.

 

Чынында да тынгысыз иде малай. Кая ул тыныч кына ятып тору, ялт та йолт

карана, тикшеренә, куллары ял белми: тарта, төшерә, вата. Үз дигәне булмаса,

киреләнеп, дөньяны шаулатып елый, колакларың гына түзсен.

— Улыбызга бүген дүрт ай ярым тулды, — диде Бибимәмдүдә, беркөнне

ирен мәчеткә озатканда, — догада бул.

— Аллага шөкер, бик күркәм кимәлдә үсеп килә, әлхәмдүлиллаһ, — дип,

әти кеше улын үбеп алды.

— Көн бүген бик матур, җылы да, җиңелчәрәк киенсәң дә ярар,

болай да тирләргә генә торасың, — дип, Бибимәмдүдә башта иренә кием

сайлашты, аннан соң күздән югалганчы сөеп-яратып, тәрәзәдән карап

озатып калды.

— Ярабби, тигез гомерләр бир, Ходаем.

Август аеның йомшак һәм мәрхәмәтле җиле башта аның шома итеп таралган

күркәм чәчләрен сыйпап узды, аннан бишек чыбылдыгын дулкынландырып

алды. Шуны сизепме, Габдуллаҗан боргалана-боргалана аваз салды.

— Ыгы-һы, ыһы-һы.

Бибимәмдүдә тиз генә тәрәзәне япты, барып, бишекне җиңелчә генә тирбәтеп

җибәрде.

Мөхәммәтгариф үз аяклары белән чыгып киткән иде, үле гәүдәсен ат

арбасына салып алып кайттылар. Мәчеттә догада вакытта вафат булган.

Шыгырдап ачылган капка тавышыннан Бибимәмдүдә дерт итеп китте.

Күңелен хәвефле шом биләп алды. Башыннан, зур капканы ачтылар, дигән уй

йөгереп узды. Ай-һай, бәла-казага булмагае.

Хак, шом шул ук мизгелдә өттергеч кайнар дулкынга әверелде.

— Йәә Самәдү, йәә Аллаһ!

Бибимәмдүдә, үзен-үзе белештермичә, бишек янына йөгереп килде дә

Габдуллаҗанны кулына алды.

— Улым, Габдуллаҗан... әтиебез...

Ишек уемында Мөтәвәллинең кара түбәтәе күренде. Керә-керешкә сүзен

дә башлады:

— Муллабикә абыстай, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә хәзрәтне үз тарафына алды —

әлмәүтәл-мәүти — бу үлем. Дөньяда без барыбыз да бер-ике көнлек кунак кына...

Искәрмәстән Бибимәмдүдәнең күз аллары караңгыланып китте, үзе каядыр

упкын астына тәгәрәде. Әле ярый хәдимә хатын тотып калды, югыйсә идәнгә

ава иде. Урындыкка утыртып, су эчергәч кенә айныгандай булды.

Мөтәвәлли бу хәлне күреп торса да, нотыгын өзмәде, ахырына кадәр

җиткереп, соңгы сүзен әйтте:

— Без хәзрәтне мәчеттә юдык, гүргә әзерләдек, монда өен күрсәтергә генә

алып кайттык. Хәзер Коръән чыгабыз да зиратта ләхеткә иңдерәбез, сез чыгып

торыгыз, — диде.

Бибимәмдүдә, авызына бер тәгам ризык капмыйча, ләм-мим сүз сөйләшмичә,

улын күкрәгенә кыскан хәлдә, өч көн, өч төн ишекле-түрле йөренде дә йөренде.

Өченнән соң мәчеткә китте. Анда:

— Хәзрәт, мин Мөхәммәтгарифның каберенә зиярәт кылмак булам,

фатихаңны бир, — диде.

— Зиратка бару, каберне күрү һәм дога кылу ир-атка да, хатын-кызга да

бердәй дәрәҗәдә фарыз, — диде тегесе. — Бу — пәйгамбәребезнең сөннәте.

— Рәхмәт, болар миңа мәгълүм, әмма сезнең фатиханы да аласым килгән иде.

Бибимәмдүдә иренең әле кипшенергә дә өлгермәгән туфракларын сыйпап-

сыйпап дога кылды да сыгыну катыш үтенечен җиткерде:

— Әй, минем сөекле хәләл җефетем Мөхәммәтгариф! Менә мин тол,

улың үксез калды. Безгә бик тә авыр. Шул дәрәҗәдә авыр ки, синнән башка

Кушлавычта мин бер генә көн дә яши алмыйм. Кушлавыч минем өчен барыннан

да элек син ул. Ә синсез сагыштан саргаеп үләргә генә кала. Безнең бердәнбер

улыбыз, Габдуллаҗаныбыз бар. Мин аның хакына яшәргә бурычлы. Ходай

шулай язган, күрәсең.

Бәхил бул, син һәрвакыт күңелем түрендә булырсың.

Зиннәтулла хәзрәт кызының килен булып төшкән җирен ташлап китәргә

җыенуын өнәп бетермәде.

— Кызым, шәригать буенча бу йорт-җирдә, мал-мөлкәтләрдә иң зур өлеш

Габдуллаҗан белән синеке, үги кыз Газизә дә синең өстә, — диде. — Монда

сез хуҗа.

— Акылым белән аңлыйм, әтием, ләкин йөрәк башкача тибә бит. Бу мәшәкатьләрне,

әгәр теләгең булса, үзең башкарып чык. Без монда кала алмыйбыз.

Зиннәтулла хәзрәт Бибимәмдүдә белән оныгы Габдуллаҗанны,

Бибимәмдүдәнең үги кызы Газизәне Өчилегә алып кайтып китте.

Бибимәмдүдә улын күтәреп, әтисе йортына, Өчилегә кайтып ауды.

***

Мөселман татар хатын-кызларының Ходай каршындагы иң төп бурычы

— ирне карау. Мәҗбүри йөкләмәсе — бала табу. Гаиләне тоту, бала үстерү, аны

кеше итү — ата вазифасы. Шуңа күрә җәмгыятьтә ир баланың тоткан урыны

әйтеп бетергесез зур да, җаваплы да. Габдуллаҗан кебек исем-ырулылары, гаилә

тоту белән бергә, гавам гамен кайгыртучы ил агаларын алыштырырга бурычлы.

Моның өчен ир балага ата кулы зарур.

Хатын-кыз шулай яратылган ки, һәрвакыт аның иясе булырга тиеш. Хуҗасыз

эт ничек кыргыйланса, иясез кыз-хатынны да шундый ук язмыш көтә.

Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,

Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.

Бибимәмдүдә исә исемле-дәрәҗәле яшь абыстай булу өстенә, чибәрлеге,

сөйкемлелеге, кулай холкы белән дә дан тота иде. Шуңа күрә аңа ялгызлык

янамый, киресенчә, ире вафатына өч-дүрт ай да үтмәде, бусагада инде иснәнүче

димчеләр күренә башлады. Дөрес, әлегә ерактанрак кына суктырып сөйләшәләр.

Алар өчен иң мөһиме — Зиннәтулла хәзрәтнең иртә тол калган кызына карата

киләчәк ниятләрен ачыклау. Ятып калганчы, атып калырга кирәк. Мондый

төшемле никах гел булып тормый.

Хәсәншәех имамы Таһир хәзрәт барысыннан да уздырды. Яучылап та

тормады, турыдан-туры бүләк җибәрде: асыл ташлар белән бизәлгән укалы

камзул, затлы сәхтиян читек.

Таһир хәзрәт Мөхәммәтгарифның сабакташы иде, йөрешеп, аралашып

яшәделәр. Бибимәмдүдә килен булып төшкәч тә килгәләде. Һаман берүзе.

Җәмәгате сырхау, диделәр. Бибимәмдүдә аның үзенә күз атып торуын өнәми

иде. Кайчан гына карама, бәбәге янулы, ялтырапмы-ялтырый.

— Менә, Таһир хәзрәт сине үзенә димли, бүләк җибәргән, — диде Зиннәтулла

көлемсерәбрәк, — ни әйтерсең?

— Хатын-кызны үзеңә карату өчен мотга бирү динебездә батыйль гамәл санала,

әти, димәк, имамыбызның күңеле дә бозык, — диде Бибимәмдүдә битараф кына.

— Шулаен ул шулай, пәйгамбәребезнең: «Башыңдагы бүрегеңне булса да ул

хатынга бир, аны буш итмә», — дигән васыяте барын да онытма.

— Бу бик җитди мәсьәлә, әтием, пәйгамбәребез аны бөтенләй башка очракны

күз уңында тотып әйткән, миңа килгәндә, хәләлем Мөхәммәтгариф алдындагы

изге әманәтемә һәрвакыт турылыклы булып калачакмын, — диде Бибимәмдүдә,

— нинди кияү ди ул, гыйддәтем үтмәгән әле минем, бу хакта фәкать иремнең

еллыгын үткәргәч кенә сүз кузгату мәгъкуль булыр.

— Сөбханалла, кызым, синнән нәкъ шушы җавапны көткән идем дә, рәхмәт,

— дип, хәзрәт Бибимәмдүдәнең аркасыннан сөеп алды, — ә бүләкләрне бүген

үк иясенә кире җибәрәм.

Бар да сәгатькә карый, сәгать кенә берәүгә дә карамый, текелдәвен белә. Шул

текелдәү бертуктаусыз көннәрне, атналарны, айларны алыштыра. Сиздерми генә

август та килеп капка какты, әнә. Мөхәммәтгарифның еллыгын бөтен мәхәллә

белән ихластан, чын хөрмәт шартларында билгеләп үттеләр. Бибимәмдүдә

риза-бәхил калды. Шуннан соң күп тә үтми, Зиннәтулла хәзрәт кичләтеп кенә

кызын ак өйгә чакыртып алды.

— Габдуллаҗанны артык иркәлисең кебек тоела, барысын да күреп үссен,

йодрыгын да, башкасын да, итәк астында гына тотма, — диде, дисбесен кулында

әйләндергәли-әйләндергәли, — киләчәктә үзенә җиңел булыр.

— И әти, һаман бер сүз, ул бит минем бердәнберем, бөтен куанычым,

шатлыгым вә борчуларым.

— Бердәнбер булганга әйтәм дә инде, аңа энекәш кирәк. Тел төбемне

аңлагансыңдыр, шәт.

— Аңладым, әти...

— Озын сүзнең кыскасы, бер яшь мулла безнең белән туганлашырга өмет итә.

Мәхәлләсе Казан янындагы бер зур гына авылда икән. Хикмәт шунда: ул минем

туган ягымнан, Чулман далаларыннан. Нәсел-нәсәпләребез дә бик мәслихәт.

— Үзеңнән яшь кешегә кияүгә чыгу мөселман хатын-кызына килешеп

бетәрме соң? — дип, Бибимәмдүдә әтисенә күтәрелеп карады.

— Безнең милләттә җиңгәчәләренең каенэнеләренә баруы бик мәгъкуль

санала. Хан булып ханнарыбыз да бу гореф-гадәтне чит итмәгән. Мөхәммәдәмин

хан, фаразан, җиңгәсе Үрбәт ханбикәгә өйләнгәч, чын милләтпәрвәр хаким

булып җитешә, халык арасында шагыйрь сыйфатында да абруй казана.

— Беләм, — диде Бибимәмдүдә, тирәнгә керми генә, — ул мулланың тәүге

никахымыни?

— Юк, әле генә хатынын ике мөхтәрәм гуаһ катнашында өч талак белән аерган.

Тынлык урнашты. Өй эчендә мыр-мыр килеп йоклаган бохар мәчесенең

тавышы гына эленеп калды.

Беренче булып Бибимәмдүдә телгә килде.

— Әти, гаеп итмә, зинһар, мин язмышымны хатын аерган кеше белән бәйли

алмыйм. Кыз-хатын белән булышкан ир кеше — мәэюсь зат. Мине дә санга

сукмаячак ул. Үзең дә, ир белән хатын бер-берсенә күлмәк булсыннар, дип

өйрәтәсең бит.

— Туры сүзгә җавап юк, тапшырдык Ходайның үзенә.

Чираттагы рәсми тәкъдим кышны көтеп торган икән. Ләкин монысы

әүвәлгеләренә караганда да бивафа иде. Хәтта үги әнисе Латыйфа муллабикә

дә өнәмәде.

— Җүләрләнмә, хәзрәт, шул карткамы, синең үзеңнән дә дистә ел алданрак

туган бит ул, — диде, — берүк кызыңа әйтеп, кәефен кыра күрмә.

Зиннәтулла бу кисәтүне игътибарга алмады.

— Кызым, әлеге никах тәкъдимен кире кагасыңны алдан ук белеп торам, —

диде Бибимәмдүдәгә, — шул ук вакытта йомып та кала алмыйм, бу сөннәтебезне

бозу булыр иде, Ходайның рәхмәте киң...

Ул тукталып, төкереген йотып куйды.

— Әти, турысын әйт, кыенсынма, — диде Бибимәмдүдә.

— Кече Сасна авылы имамы Мөхәммәтшакирдан яучы килде...

— Әһлән вә мәрхәба, Ходай эшләрен уң кылсын.

— Тыңлап бетер, — диде Зиннәтулла һәм кызына хәлне тәфсилләп аңлатып

бирде.

— Мин риза, — диде Бибимәмдүдә, бераз уйланып торганнан соң, — риза!

— Риза?!

Зиннәтулла сакалын сыпыргалап алды, кызы шаярта дип уйлады ахры.

— Әйе, әти, риза, — дип тәфсирләде Бибимәмдүдә, — үзем өчен булса,

элгәреләрнең берәрсен сайлаган булыр идем. Ә мин улым Габдуллаҗан хакын

хаклап, ризалыгымны бирәм, аңа әти кирәк. Мөхәммәтшакир хәзрәт бу җәһәттән

бик кулай. Ул ялгызы яши, балалары инде башка чыгып беткән. Аның өендә

Габдуллаҗанга игътибар да, ихтирам да, таләп тә булыр, Аллаһы боерса.

Зиннәтулла:

— Әлхәмдүлиллаһ, кызым, — дип, дога укып куйды да дәвам итте.

— Габдуллаҗанны никахтан соң ук үзең белән алып китә алмыйсың, йоласы

шулай, берәрсенә вакытлыча асрамага калдырып торырга туры килер, — диде,

— Латыйфа абыстайга ышаныч юк, күреп торасың, бишенчегә авырлы, үз

мәшәкате мәшәкать.

— Борчылма, әти, Мөхәммәтгарифның бертуган энесе Шакирҗаннар

сыйдырып торыр әле, — диде Бибимәмдүдә, — туганай апасы Газизә дә утырмага

кайткан дип ишеттем, бер-берсенә иптәш булып яшәп алырлар.

Мөхәммәтгарифның вафатыннан соң, беренче җәмәгатеннән туган

Мөхәммәтшәрифне мәрхүмәнең кардәшләре сыендырды. Газизәне исә

Бибимәмдүдә үзендә калдырды. Бик якынаеп, дуслашып киткәннәр иде инде.

Кыз тәти апаен ярата иде. Ләкин килендәше Хәерлебанат, сәдака-хәергә

кызыгып булса кирәк, арага керде, ятимәне тартып алгандай алды, Өчиледән

үзе алып китте. Мәсләге генә барып чыкмады, тиздән Газизәне әнисе белән

бертуган Хәдичә апасы Казанга чакыртып алды.

Шәт, Хәерлебанат бу низагларны оныткандыр инде. Юк, онытмаган икән,

килендәшенең гозерен тыңларга да теләмәде. Фәкыйрь Шәрифә карчыкка баш

ияргә туры килде.

— Әҗере нинди булыр бит? — диде карчык.

— Мул булыр, — диде Бибимәмдүдә, — үкенмәссең, улыма да, үзеңә дә

җитәр. Шуны гына үтенеп сорыйм, Габдуллаҗан нәзберек бала, берүк кыерсыта

күрмә инде, боекмасын.

— Өйрәтмә, — диде Шәрифә теш арасыннан гына, — үзем дә бала үстермәгән

кеше түгел мин.

***

Бибимәмдүдәне Кече Саснага пар атта алып кайттылар. Шөкер, ияләшеп бара инде.

Авылны да ошатты. Дөрес, әүвәл ул уч төбенә генә сыярлык кечкенә булып тоелган

иде. Исеме җисеменә туры килә икән, дип тә уйлап куйган иде. Кечкенәдән бигрәк,

басынкы, җиргә сеңеп беткән, каравыл капкасыннан кермичә шәйләнми дә. Аннан

аңлады, тау ышыгына сыенып утырганга күрә генә шулай күрексез күренә икән.

Авылны бер җепкә теркәп, нәкъ уртасыннан тавышсыз-тынсыз гына, иренеп

кенә Көшкәт елгасы ага. Тауның үз вазифасы. Ул җил-давылларны үз күкрәгенә

ала, шунлыктан монда һәрвакыт тыныч, тавышлар да җиз кыңгыраудан

чыккандай ишетелә икән. Кече Сасна азаны кебек моңлы азанны аның башка

бер җирдә дә ишеткәне булмады. Мөкиббән китеп, дөньясын онытып, бирелеп

тыңлый. Аеруча иртәнге азан габиданә җәүһәри.

Ул көнне дә нәкъ вакытында капка янына килеп басты.

— Аллаһу әкбәр! Ал-ла-һу әкбәр...

— Аһ!

Азан өзелде. Юк, азан өзелмәде, аркасына кемдер сыек чыбык белән

сыдырды.

Бу — ире Мөхәммәтшакир иде.

Көнчеллеге шулкадәр көчле иде ки, урамга чыгу, кешеләр белән аралашумы

соң, яшь хатынын ашка да сайланып кына, анда да берәр ышанычлы карчыкка

ияртеп җибәрә иде.

Үзе бик шәһвәтле вә дәхи дә ярсу табигатьле ир кәмәше. Дәрте чамадан

арткан. Их, дәрманы да шулай ташып торса икән! Юк шул. Җитмеш яшь гамәл

яше түгел, җитмеш яшь хәтер яше.

Бу кысыр уеннар Бибимәмдүдә өчен газапның газабы иде. Әмма бер

алыштыргысыз яхшы ягы бар, ул үз дигәненә нәкъ менә шушы уеннар

вакытында ирешә, сүзен шул чакта үткәрә. Ә йөрәген әрнетүче, төн йокыларын

качыручы үтенече алда иде әле. Сүз башларга базмыйчарак йөрүе. Беркөнне

шулай да тәвәккәлләде.

— Кара әле, сиңа әйтәм, Мөхәммәтшакир, теге... — дип, төртелеп калган

атлы булды да, кайнарланып, иренә елышты...

— Ни-нәрсә, әйтергә теләгән идең, — диде Мөхәммәтшакир, наз эчендә

эреп туйгач, — әйт...

— Теге... ни... Мөхәммәтшакир... Габдуллаҗанны алып кайтасы иде, син

бала яратасың бит, — дип, хатын иренең салпы ягына кочагы белән салам

кыстырды.

Хәзрәтнең үз балалары башка чыгып беткән иде инде. Ара-тирә оныклары

гына килештергәләп йөри.

— Ярар, — дип, Мөхәммәтшакир бик тиз килешүен белдерде, — иртәгә ат

җибәрермен.

Сүзендә торды ир. Өйлә намазыннан соң ишек уемында, тылсым иясе

Хозыр Ильяси кебек җир астыннан гына калкып чыккандай, Габдуллаҗан

пәйда булды.

— Әссәламегаләйкем!

Сәламне хәзрәт алды.

— Вәгаләйкемәссәлам!

Габдуллаҗан сузылыбрак киткәндәй булган. Бәлкем, шуңа күрәдер, ябык

күренә, күзләре зур, йөзендә кипшенгән кыярдай борыны гына утырып

калган.

Әнисен барыннан да бүтән, улының кыюлыгы шаккатырды.

— О-о-о, әстәгыйн, өегез Бәдри агайның сыер абзары чаклы икән ич әнәтрәк,

Шәрифә әбинеке тавык кетәгеннән дә бәләкәйрәк иде, — дип, бәһасен дә

биреп куйды.

Шулай, ятимлек вазгыятендә бала тиз җитлегә. Чөнки аңа үз көнен үзенә

күрергә кирәк. Бала аркаланучысы, терәге ышанычлы булганда гына елый да,

иркәләнә дә, көйсезләнә дә.

Бибимәмдүдә улын кочагына бик алыр иде, ирне узарга ярамый. Хәер, малай

үзе дә әнисенә сыенырга ашкынып тормый иде, читләшкән, бәгырь.

— Улым, Мөхәммәтшакир хәзрәт белән күреш, — диде Бибимәмдүдә,

— хәзрәт синең әтиең.

Габдуллаҗан җиң очы белән борын астын корытып алды да, ике кулын

сузып, үкчәсен үкчәгә бәрә-бәрә түргә атлады.

— Әссәламегаләйкем, хәзрәт, өегезгә бәрәкәт, үзегезгә иминлек бирсен Ходай.

Мөхәммәтшакир бу тәмле телле, сүзләрен өлкән сыйныф мәдрәсә шәкертедәй

сәйләндәй тезеп кенә чишелеп сөйләшүче каз муенлы тапкыр малайны ошатты

булса кирәк, ирен читләре белән генә елмайгандай итенде дә:

— Рәхмәт, мәхдүм, рәхмәт, — дип, сөякчел куллары белән такыр башыннан

сыйпаштырып торды.

— Кара, онытып та торам, мин килмешәк түгел инде алайса хәзер иеме?

— диде Габдуллаҗан, үги әтисенә текәлеп, — Шәрифә әби, килмешәк, дип,

чистый җаныма тия иде.

— Бу синең үз өең, мәхдүм, — диде Мөхәммәтшакир, үз ишенә мөрәҗәгать

иткәндәй, — әйдә, чәйгә рәхим ит.

Хадимә хатын табынны әзерләгән иде инде. Әти кеше улына үз кулы белән

майлы ак күмәчкә бик мулдан кәрәзле бал ягып бирде.

Габдуллаҗан чиксез шат иде. Аннан бигрәк, әнисенең куанычы эченә

сыймый. Мөхәммәтшакир Габдуллаҗанны кабул итте бит, үз итте!

Бу минутта аның өчен Мөхәммәтшакирдан да мәрхәмәтлерәк, рәхимлерәк

кеше юк иде.

— Рәхмәт, хәзрәт, мәрхәмәтегездән гаҗизмен.

Илаһи кадыйр, Бибимәмдүдәгә язгы яктылыкка ияреп, янә бәхет кошы

кунды, җире-күге белән шатлыклы көннәр килде.

Хәзрәт мәчеттә вакытта алар икәүләшеп, көлешә-көлешә ишегалдында,

бакчада мәш киләләр. Аларга кушылып, кояш көлә, кояшка кушылып, җиһан

көлә, җиһанга кушылып, табигать-ана көлә. Инде, әнә, яшел чирәм борын

төртте, алмагачлар бөрегә йомарланды. Озакламый, тирә-якка хуш ис таратып,

чәчәк тә атарлар.

Дөнья сөенеч белән мөлдерәмә. Һәр җан иясе куаныч вә шатлыкта. Күр инде

ул мактанчык әтәчне генә, киртәдән киртәгә генә сикерә. Күкрәк киерүле:

— Кикрикүк! Ки-кри-и-кү-ү-үк!

Габдуллаҗан урак койрыкның кыланмышына карап-карап торды да шигъри

тезмә тезеп китте.

Әтәч кунган читәнгә,

Тавык җырлый кетәктә,

Чебиләре «чеп-чеп» килә,

Их, матур соң бу иртә.

— Каян уйлап табасың боларны? — дип сәерсенде әнисе, — бала гына ич

әле син.

— Мин уйлап тапмыйм, әнием, җу-у-ук, алар үзләреннән-үзләре тел очына

килә. Менә тагын берсе кунды:

Кәҗә әйтә: «Мә-мә-мә»,

Сарык әйтә: «Бә-бә-бә»,

Бир, димиләр, мә-бә, диләр,

Нинди юмарт бәтиләр.

— Әтиең Мөхәммәтгарифка охшагансың, ул Коръәнне дә яттан белә иде.

— Мин бик күп җырлар да беләм әле, — диде Габдуллаҗан, — ишетүгә

отам да алам.

— Бу яктан миңа охшагансың, — дип елмайды бәхетле ана...

 

Бибимәмдүдә чирен яшереп йөрде. Үтәр әле, кемнең эче китми дә, башы

авыртмый, дип үзен-үзе юатты. Ә чир азды гына. Эче утырды-утыруын, ләкин

сулкылдап авыртуына чыдар хәле юк, әйтерсең лә пычак белән телеп-телеп

алалар.

Хәлне иренә чишми чарасы калмады.

— Зәхмәт тигән, өшкерергә кирәк, — диде Мөхәммәтшакир.

Өшкерүнең дә, үлән төнәтмәләренең дә файдасы тимәде. Әҗәле җиткән

булган икән, атна эчендә барысы да хәл кылынды.

Газраил төнлә, дөм караңгыда килде. Әҗәл иясе төшләнү сәбәпле, бераз көтеп

торды. Соңгы төше, әйдә, миннән булсын яхшылык, дип уйлады, ахры.

Төш түгәрәкләнеп килә иде инде.

Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш,

Таҗыма тезгән энҗе, мәрҗән, ахак, имеш...

Нинди күркәм якты йорт! Бибимәмдүдәнең бер түбә астында бу кадәр

биниһая күп халыкны тәүге тапкыр күрүе иде. Җыен диярсең. Хәлбуки, җыен

кешеләренә бөртек тә охшамаганнар. Кием-салымнары үзгә, йөз-чырайлары

үзгә, кыланмышлары үзгә. Каз йомыркасыдай шома битле һиммәтле әфәнделәр

арасында буянган-ясанган туташлар да бихисап.

Барысы да мөнбәр түрендә кулларын уйната-уйната нотык тотучы урта буйлы,

ыспай киемле, үзләре кебек үк сакал-мыексыз кәлтәфи адәмгә текәлгән.

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,

Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да...

Шигърән тилавәт-мәдхия алкышларга күмелде.

— Афәрин!

— Афәрин!

Бибимәмдүдә әүвәл әлеге купшы чичән-телмәрне мөгаллимгә тиңләгән иде.

Юк, сүз остасы шагыйрь икән. Әнә нәрсә ди:

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай, — диям,

Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, — диям.

Бибимәмдүдә сискәнеп китте. Габдуллаҗан да Тукайлар токымыннан ич!

Мөнбәр иясендә дә Мөхәммәтгариф чалымнары. Чалымнары гынамы, буй-

сыны, килеш-килбәте — тач ике тамчы су, охшашыпмы охшашканнар.

Хак, бу аның улы! Сөбханалла!

Нинди күркәм вә тылсымлы төш. Баксаң, Бибимәмдүдә, Мәрьям-анадай,

Фирдәүси, Низами, Кол Гали, Мөхәммәдьярлар кебек олуг Шагыйрьгә тормыш

биргән илаһи зат икән ләбаса!

Ул мөнбәр янына бармакчы булды — аяклары тыңламады, «Бәгырь кисәгем!»

— дип кычкырмак итте — теле әйләнмәде. Чөнки нәкъ шушы мизгелдә Газраил

чалгысына кайрагын ышкып куйган иде.

Вакыт чигенде, манзара алышынды. Ана белән бала бергә иде инде.

Җитәкләшеп сахрада йөрүләре.

Газраил янә кайрагын чалгысына тигезеп алды. Шуны гына көтеп торгандай,

шау-шулы өермә купты, дөбер-дөбер тау-таш ишелде. Әйтерсең лә җир меңләгән

кыргый атлар өеренең тояк астында калды.

Габдуллаҗан, куркынып, әнисенә сыенмак иткән иде дә, җил ирек

бирмәде.

Ул да булмады, зилзилә эченнән ике башлы каракош атылып чыкты. Чыкты

да, ыргытылган таштай, туп-туры Габдуллаҗан өстенә төште.

— Карр! Карр!

— Әнием, коткар... әнием!

Бибимәмдүдә чарасыз калды. Харап итә бит балакаемны, ничекләр йолып

алыйм соң, дип өзгәләнсә дә, бу хәшәрәт гыйфрит алдында көчсез иде ул.

— Улым, күз нурым, бәхил бул, улы-ы-м...

Шунда, ниндидер могҗиза белән, Бибимәмдүдәгә канатлар үсеп чыкты.

Каракош Габдуллаҗанны эләктереп алдым дигәндә генә, канатларын улы

өстенә чатырдай җәеп тә җибәрде.

— Тимә Габдуллаҗанга, мә, минем җанымны ал, аның әле Тукай буласы бар!

 

"КУ" 4, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: