Логотип Казан Утлары
Повесть

Кыргый алмагач (повесть)

Өйләргә кайгы җиле бәреп керде: кинәт кенә Тәнзиләнең баласы үлеп китте. Кечкенә Айдар бу дөньяда ай ярым гына яшәп калды. Бу нарасый тиктомалдан шулай тиз генә үлеп китәр дип, беркем дә уйламады, билгеле. Ике як нәсел өчен дә бик зур кайгы булды бу...

Әлеге вакыйгалардан хәбәрдар һәм аларга күпмедер шаһит булган туганым Нурулла абый Яруллинга багышлыйм.


Ялгызак
– Юк, мин сиңа кайтмыйм!
– Нишләп? – диде Сара.
Дивардагы күкеле сәгатьне дәү калын ачкыч белән борып маташкан Фатыйх,
бер сүз дәшмичә, тынып калды.
– Көн саен килә алмыйм, ишетәсеңме?
– Аңладым... килмә...
Сәгать тиктомалдан гына каты итеп суга башлады. Урындыкка басып, диварга
үрелгән, җылы оек кигән Фатыйх, ниһаять, сәгать эшен ташлап, идәнгә төште. – Миндә яхшырак булыр сиңа, – диде Бибисара һәм шундук йөзен чытты. Үзенә күрә түгел: шактый ук үзсүзле һәм тәкәббер хатын. Кешегә ялынырга яратмый, ә бу очракта исә Фатыйхка ялынган кебегрәк килеп чыкты. Сара кайчак үз сүзеннән кире кайтып, бәхәсләшкән кешесе белән килешә алса да,
һәрчак горур булып калырга тырыша иде.
– Кайда ничек буласын синнән башка да яхшы беләм...
Фатыйхның җавабы шактый тупас яңгырады. Аның җавабында әллә ни
зур мәгънә ятмаса да, анда башка нәрсә – яшәү хикмәте ята иде. Колхозга кермичә гомер итә алган, хуҗалыгы зур булган, ике ат, ике сыер, бер көтү сарык, җитмеш-сиксән кош-корт тоткан, илле баш умартасы булган балта остасы өчен Сарага барып керү авылдан күченеп китү белән бер иде. Әйе, терлекне әкренләп Сара йортына күчерергә, артыгын суеп сатарга да була. Ләкин халык ни дияр? Олыгайган көнендә Фатыйх элеккеге хатынына йортка керде, диярме? Өйләнешкәндә, аларның икесенә дә нәкъ егерме җиде яшь иде. Фатыйхның тәүге мәртәбә өйләнүе, ә Бибисараның, Хәйбүштән соң, икенче мәртәбә кияүгә чыгуы иде. Алар өч кенә ел торып калдылар. Утыз яше тулгач, кешечә генә яшәп яткан җиреннән Фатыйх кайтты да китте. Үз йортына кайтты, атасыннан калган иске туган йортына. Аннан ул йортны, каралты-курасы белән бергә сүтеп атып, нарат бурадан яңа йорт салырга тотынды. Эш беравыкка тукталды, чөнки йорт күтәрергә акчасы җитмәде. Колхоздан ярдәм сорады. Бер көн дә колхоз эшендә эшләмәгән Фатыйхка кискен шарт куйдылар: йортыңны салып чыгабыз, ләкин аның бер ягына сугыштан соң авыр шартларда яшәгән сугыш ветеранын, Мәрфуга исемле бер ялгыз хатынны кертәсең, диделәр. Фатыйх әлеге тәкъдимгә сөенечле хисләр кичермәсә дә, җитәкчеләргә каршы килә алмады, ләкин акыллы эшләде: йортны ике яклы итеп салдырды...
– Шул өч елда ничек шәп яшәгән идек бит! – дип чәпчеде хатын, Фатыйхның уйларын аңлагандай. Әлеге сүзләрне ул Фатыйхка беренче генә түгел, ә йөз дә беренче мәртәбә кабатлый иде. – Корсаклы да идем...
– Табасың барые, – дип төрттерде ир.
– Кирәкми! Миннән табарга ярамый, дип, үзең үк төшерттердең ләбаса... – Табарга теләгән хатын ир кешенең сүзен тыңлап тормый ул, тота да таба!
Димәк, яратуың шулхәтле генә булган! – Уф!
– Нәстә уф?!
– Нишләп син шундый булып тудың соң, ә?! – дип акырды хатын. – Ничә ел яшим шушы якты дөньяда, шултикле күп беләм сине! Тик һаман да төшенеп бетә алмыйм. Кем соң син? Нишләп шундый син, ә?!
– Аңлаттым бит инде, – дип, башын аска иде хуҗа. – Миең черек булганга, мин гаепле түгел...
Әйе, Сара белән озын-озак яшәргә, матур гаилә корырга кыюлыгы да, батырлыгы да җитмәде аның. Дөресрәге, курыкты ул, курыкты. Сараның үзеннән түгел, билгеле, ә...
Бу авыр сөйләшүдән кәефе киткән Фатыйх диварга эленгән фотосурәтләргә күз төшерде. Искергән фотоларның инде шактые тоныкланган, берничәсе бөтенләй саргайган, кеше сурәтен танырлык та түгел...
– Әти... әни... сеңелкәш... – дип сөйләнде ул. – Картайды фотолар... безнең күк... Фотограф табып, бер яңартасы иде...
– Тагын качасыңмы?
– Кемнән? Нәрсәдән?
– Туры җаваптан?!
Алтмышка якынлашып килгән Сараның холкы, чынлап та, сәер, чөнки ул бер
сөйләгән сүзен, исенә төшкән саен, бертуктаусыз кабатларга ярата иде. Әйе, ул бервакытта да искитәрлек, кеше күргәч «ах!» итәрлек, ирләр күзе төшәрлек хатын була алмады. Карап торышка ямьсез хатын да түгел. Тигез кара кашы, сөйкемле түгәрәк йөзе, зифа буе, төз сыны дигәндәй, бар да үз урынында кебек. Ләкин әллә үзе шундый, әллә кигән киеме бертөрле – нигәдер ул, кайбер сөйкемле хатыннар сымак, үзенә тартып, җәлеп итеп тормый, күрер күзгә күркәм булса да, артык гади һәм шуның өстенә шактый күңелсез кеше иде...
Фатыйх өчен туган йортыннан да изге һәм кадерлерәк нәрсә юк иде бу дөньяда. Моны Сара яхшы аңлый, ләкин аңлап кына бетерәсе килми.
Шушы нигездә Фатыйхның атасы Гаяз җан бирде. Илленче елларда. Сугышлар бетеп, тормышлар тернәкләнеп килгән чорда булды ул аяныч хәлләр. Атасы шушында ачлыктан тилмереп, салкында катып үлде! Мордарлыкка 
тиң булды ул – яшисе килмәде кешенең, үләсе килде. Аңа беркем дә ярдәм итмәде, һәм ул беркемнән дә ярдәм сорамады. Ярдәм сорауның файдасын да күрмәде, чөнки колхозчылар өчен ул халык дошманының ире булып саналды. Бер гаепсезгә хөкем ителгән, ләкин халык дошманы дигән ярлык сугылган хатынының (Фатыйхның анасы) ире булганы өчен. Элегрәк Гаязга – яратып, хөрмәтләп эндәшкән авылдашлары, күршеләре һәм хәтта туганнары да аның белән исәнләшүдән туктадылар, аңа хәтта сәлам бирүдән дә читләштеләр...
Сара боларның барысын да яхшы белә, Фатыйхның күз карашыннан ук күреп, аңлап тора. Ул аңардан хәтта җавап та көтмәде. Кулларын артка чалыштырып, зал буенча йөренгән Фатыйх урындык башына эленгән соры крепдешин күлмәккә кагылды һәм аны, кулына алып, сөеп дигәндәй, күкрәгенә кысты.
– Кичә сандыкта актарынган идем, гаҗәп бит, әй, әнкәйнең иске күлмәге килеп чыкты, – диде ул, чиксез дулкынланып. – Соңгы тапкыр... бәхилләшкән чагында шушы күлмәген кигән иде... җаным...
– Нәгыймә апаныкымы?!
– Әгәр ул хәзер исән булса, син аңар «әни», дип эндәшер идең, шулай бит?! – Ие...
Фатыйхның әнисе, сугыштан соң, кибеттә сатучы булып эшләде. Әшәке,
кабахәт заман! Халык җыйнап, суд ясап, аның әнисен имчәк баласы белән бергә төрмәгә озаттылар. Ни өчен? Фатыйхка, студент егеткә, калага баргач, сатып, әзрәк акча эшләрсең, дип, авыл кибетеннән кырык кап тәмәке биреп җибәргәне өчен! Егетне Тәмте пристаненда, теплоходка кереп барган җиреннән тотып алдылар. Тентеделәр. Казанга юлланган авыл куштаны Хөснулла (күрәсең, ул барсын да белгән!) агач пристань каршында басып торган посттагы милиционерга яшь егетнең букчасын актарттырды. Шул кырык пачка тәмәке өчен аны ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Төрмәдән ул биш елдан соң гына чыга алды. Әгәр дә Сталин исән булса, таш зинданнан исән-сау гына котыла алган булыр иде микән?! Ул ярты сәламәтлеген төрмәдә калдырып кайтты. Ни кызганыч, әнисе төрмәдән кайта алмады, шунда җан бирде. Имчәк баласын, сеңлесе Люцияне балалар йортына тапшырдылар. Кыз шунда үсте, аның кебек үк ата-анасыз калган ятим совет балалары арасында тәрбияләнде...
– Дөрес! – дип көрсенде Фатыйх. – Минем дә бәхетле буласым килде, сине дә, Сара... Бибисара... бәхетле итәргә теләдем. Нәстә, мин бала теләмәдемме? Теләдем, әле ничек кенә теләдем! Тик... курку, ниндидер чарасыз курку харап итте мине. Менә безнең балабыз туар, менә без синең белән бәхетле генә яшәп китәрбез, ләкин тагын шундый ук афәт килеп чыгар да, илленче еллардагы сымак, безне кабат кырып, туздырып атарлар, таш зинданга илтеп тыгарлар, ә йорт-җиребезне төртеп яндырырлар кебек тоелды...
– Заман башка бит инде хәзер, Фатыйх...
– Заманга ышанма син, Бибисара, беркайчан да ышанма. Тарих ул ыс... пираль сымак...
– Нәстә сымак?
– Чорналган тимерчыбык сымак... сүтелеп, кабатланып тора. Илне дә, дөньяны да гаепләмим. Минем бары тик аерым бер кешеләргә карата нәфрәтем көчле һәм ул, беләсең килсә, артык көчле. Шул авыл куштаны Хөснулга ни начарлык кылдым инде мин, җә?! Унсигез яшьлек саф күңелле студент егет идем бит! Чиста уйлар, якты өметләр белән яшәдем... Нәстә дип каныкты ул миңа, җә?! Күргән-белгән очракта да күрмәмешкә сабышырга җарамый идеме?! Җарый иде! Үт тә кит инде, күрмә, име! Юк! Күрә! Килеп доложить итә! Кем алдындадыр ачка җыя! Матур гына исәнләшеп, үтеп кенә китәсе иде дә бит! Юк! Китми! Әти дә, әни дә исән калган булырлар иде, югыйсә, мине дә, яшь кешене, бер гаепсезгә төрмәгә илтеп тыкмаган булырлар иде! Бик матур, бик тату яшәгән бер гаилә гаепсезгә җир йөзеннән юкка чыкты. Мең-мең ләгънәт сиңа, Хөснул абзый! Хе!!! Үт тә... кит бит инде! Җә! Юк! Үтми! Хәер... этҗан... үзе дә... үз үлеме белән үлмәде, асылынды... Әллә астылар шунда...әллә...ие...хәзер барыбер инде...
– Бу турыда әзрәк сүләшергә иде безгә...
– Ә мин сүләмичә булдыра алмыйм, япма син авызымны! Мин хәзер беркемнән дә курыкмыйм! Туйдым... куркып...
– Үзең өчен кайгырам, Фатыйх, кәефең начар бит...
Фатыйхның җылы айларга чыккач авырый торган гадәте бар. Үзе әйтмешли, «самый эш вакытында» гына башлана ул газаплар. Аяк-куллары тыңламый, тәнендә ниндидер хәлсезлек сизелә һәм ул күңел төшенкелеге белән үрелеп, ниндидер бер яши алмаслык хәлгә җиткерә. Апатия, депрессия кебегрәк нәрсә, кыскасы, хәлсезлек өянәге. Төрмә газабында барлыкка килгән чир иде ул. Фатыйх хәтерли: таш зиндан эчендә утырганда, ул әле тыштагы кышны, көзне дә зарарсыз кабул итә, ә менә төрмә тәрәзәсендә язгы кояшның җылы нурлары чагыла башлауга ук, ул шул кысан камерада җанына урын табалмыйча җәфалана торган иде. Аның шулвакыт кырыкмаса-кырык төрле төстәге кыр чәчкәләре үсеп утырган, иркен яшеллек эченә чумган болыннарга, җәйләүләргә йөгереп чыгасы, егыла-егыла, ауный-ауный әнә шуларның хуш исләрен иснисе, кара җылы туфракка бармак очларын батырып, җирдә ауныйсы килде. Ләкин шул бәхеткә озак кына ирешә алмау, ирексез кош булып, төрмәдә кысылып яшәү әнә шундый мәңге дәвалый алмаслык җан авыруын китереп чыгарган да, күрәсең...
Ни әйтсәң дә, авыл малае бит ул, чын авыл малае! Кайчандыр салам түбәле авылның җанын, яшел киңлекләрнең гүзәллеген тоеп үскән авыл баласы буларак, таш зинданда утырганда, ул үз-үзенә сүз бирде: туган-үскән җиреннән беркайчан да аерылмаска. Һәм ул шул сүзендә торды да: иреккә чыгуга ук, калада бер генә көн дә тормады, бер генә төн дә кунмады, биштәрен асып, туган авылы Сарлыбашка юл алды...
Хәер, авыруының башы гына иде әле бу. Әлегә ул аягында йөри, урында ятмый. Сузылса, гадәттә, бер ярты айга сузыла. Хәлсезлек аллергия сымак уза: төчкерә-йөткерә, борыныннан су ага, күзләре кызарып, яшьләнеп, суланып тора. Менә хәзер дә ул кисәк кенә буылып йөткерергә тотынды, учын күкрәгенә терәп, кысып, карават кырына тезләнде. Сара аңа су салып бирде...
– Мә, су йот! Даруыңны эчтеңме бүген?
Фатыйх, эчтем, дип баш какты. Шактый озак җәфаланды, авызыннан какырык килгәнче йөткерде. Соңыннан – карават башында торган чиста сөлгене алып, шуның белән авыз тирәләрен сөрткәләгәч кенә, әзрәк тынычланып калгандай булды һәм, чиксез моңсуланып, башлаган сүзен дәвам итте:
– Ялгыз... мин... ялгызак... Сине дә ялгыз иттем... бәхетсез иттем... кичер мине... бер сөенечем... шатлыгым бар... сеңелкәшне... Люцияне әйтәм... Ходай исән калдырды... ие... ул бүген кайта!
– Люция бүген кайтамыни?
– Кайта... ие...
– Каян белдең?
– Күршеләргә шалтыратты...
– Имәндә икән чикләвек, – дип, салкын гына эндәште Сара һәм шундук ишек ягына борылды.

– Озакка түгел, – дип туктатты аны Фатыйх. – Малае өйләнергә йөри икән, Абрегы...
– Өйләнә? Кемгә?
– Аңлавымча... безнең авылныкына.
– Кызык. Ә кем кызына?
– Шайтан белсен!
– Белергә ие... кем кызы икән соң?
– Бөтен хикмәт тә шунда шул...
– Миннән хәер-фатыйха, – диде Сара, яшертен эчке киная белән. – Ярый... сау бул...
– Ачуланма, Сара... син кал әле монда... Аш куеп җибәрсәң, начар булмас
ие... Кунаклар кайта бит... мин сиңа шуны әйтәсе ием... ие... бер сүзем бар иде... сиңа... аерым сүз...
Фатыйх, башын күтәреп, ишек ягына борылып караганда, Бибисарадан җилләр искән иде инде. Каршында торган сулы стаканны аударып, ул Сара артыннан титаклады. Ләкин хәлсез, авыру кешегә булган, җитез хатынны куып җитү мөмкин нәрсә түгел иде.
...Люция ялгызы, туганнарын күрмичә үсте.
Анасын ул берничек тә хәтерли алмый, анасы Нәгыймә хөкемгә тартылгач ук, баланы (имчәк баласын!) аның кулыннан тартып алып, тиз арада балалар йортына озатканнар. Люция әнә шул ятимнәр йортында – елыйсы килгәндә еларга да базмаган нәүмиз балалар кырында, кырыс һәм таләпчән тәрбиячеләр кул астында үсте. Ятимнәр йортында үскән балалар үзләренең бәхетсез балачакларын нигәдер искә төшерергә яратмыйлар. Ә менә Люция, көн кебек ачык Люция, берәр нәрсә булса: «Тимәгез миңа, мин детдум баласы!» – дия торган иде. Юк, бу аклану яисә мактану да түгел (аның нәрсәсе белән мактанасың инде!), бу аның яраткан уены, урысча әйтсәк, конёгы, үзенчә чит, тискәре көчләрдән саклану чарасы иде.
Әтисен ул ике-өч мәртәбә генә күреп калды. Ул аны әтисе дип аңламады да. Өстенә шакшы бишмәт, аягына дәү резин галушлар киеп авылдан килгән атасын күргәч, әле дүрт-биш яшен генә тутыручы сабый бала куркып качты. «Люция, атаң бит ул синең, бар инде, бар, исәнләш!» – дип үгетләгән тәрбиячене дә тыңламыйча, ул чырыйлап: «Кертмәгез аны монда, мин аңардан куркам!» – дип кычкырды. Соңыннан ничектер алар үзара килешә алсалар да, ике арада барыбер туганлык хисләре туа алмады. Җүнле күчтәнәч тә күрмәде ул атасыннан! Бәрәңге белән түгәрәкләп пешергән йомырка алып килгән. Ятимнәр йортында әллә ниләр ашатып кыландырмасалар да, бәрәңге белән йомыркадан аның болай да күңеле булган иде. Кемдер балага шоколад, кәнфит, һич югында берәр банка варенье булса да кыстырып килә, ә бу абзый (ул аңа барыбер «әти» дип эндәшә алмады!) юкка вакыт уздырып йөри. Ата кешенең баласын назлап, башыннан сыйпыйсы да килгәндер, бәлкем, ләкин Люция аңа беркайчан да барып асылынмады, атасын гел ятсынып йөрде. Гаяз аны балалар йортыннан алмады: кыз балага авылда, ач һәм ялангач йортта моңардан да яхшы тәрбия бирә алырмын, дип уйламагандыр, күрәсең.
Бераздан абзый бөтенләй югалды. Атаң үлде, дигән хәбәрне дә кыз бала, бүген кичке аш булмый, дигән сүз кебегрәк, битараф рәвештә кабул итте. Яшь иде бит, ул әле үлемнең нәрсә икәнен дә аңламый иде. Ләкин еллар узу белән, ул әтисе белән булган әлеге сәер күрешүләрне ничектер сагынып, канатланып искә төшерә торган булды. Олыгайгач, әзрәк акыл керә башлагач, кеше бу дөньяны бөтенләй икенче төрлерәк кабул итә шул. Атасына шулвакыт аны танымаган баласы янында ничек читен булганын ул әле яңа гына аңлый башлады кебек. Әнә шул кыргый атасы янында кыргый булып күренгәненә, масаеп кылануына, киреләнүенә, еллар узгач, аның җаны сызланды. Ләкин Люцияне кичереп була: ул бит сабый бала гына иде. Ә беренче адымны аның атасы, газиз атасы ясарга тиеш иде түгелме соң?! Менә ул аның кызы, менә аңардан туган баласы, ә ул бернишли һәм бернәрсә дә хәл итә алмый. Кыз бала, исән атасы була торып, ятим балалар исемлегенә кергән, ә ятимнәр йорты ул шул ук зиндан, шул ук төрмә, зур аерма юк. Люция әллә ялгыша, әллә чынлап та аның хәтеренә шулай сеңеп калган, ул әтисенең моңсу һәм сагышлы күзләрен әле дә оныта алмый. Күңел түрендә үк йөртмәсә дә, хәтерендә аны нык саклый. Ә ул моңсу һәм сагышлы күзләр: «Анаң үлде, абыең төрмәдә утыра, син менә детдумда, кичер, балам, мин көчсез, сиңа ярдәм итә алмыйм!» – дип, баласыннан әле дә гафу үтенәләр сыман иде...
Тик ни генә булмасын, ул калада түгел, ә салада туган, җиде ай гына булса да авыл һавасын сулап калырга өлгергән. Рәсми булмаган авыл мулласы, коммунистлардан яшереп, аңа башта Хәерниса дип исем кушкан. Ул заманда дәүләтнең теркәү системасы йомшак булган, бик күпләрнең хәтта метрикасы да булмаган. Шулай итеп, Хәерниса исеме беркая да теркәлмичә калган. Анасы төрмәдә үлеп, баланы ятимнәр йортына озаткач та, аның исем-фамилиясен алыштырып, бутап бетергәннәр.
Люция исемен аңа тәрбиячеләр биргән. Шул көнне балалар йортына бер ятим малай һәм бер ятим кызны кабул иткәннәр. Ир балага Рево, ә кызга Люция дип исем такканнар. Ике исемне бергә кушсаң, нинди сүз килеп чыкканы яхшы аңлашыла.
Люция урысчаны әйбәт белә. Балалар йортында татар телен белүче тәрбиячеләр булса да, аның белән татарча сөйләшүче булмады, теле дә урысча ачылды. Биш ел төрмә михнәтен күреп, шуңардан ничек кирәк, шулай котыла алган Фатыйх абыйсы аны бер елдан соң гына эзләп таба алды. Абыйсын ул шундук ошатты. Әтисе кебек кырыс һәм йомыкый түгел, зиндан җәфаларын күрсә дә, елмаеп, балкып тора. Люциянең әле дә онытасы юк, беренче очрашуга ул сеңлесенә бер пакет тәмле шоколад һәм бер төргәк хуш исле мандарин күтәреп килгән иде. Шоколад юк нәрсә түгел анысы, ул кибеттә сатыла, ә менә мандаринны шул заманда каян һәм ничек таба алды икән абыйсы, менә анысы чынлап та гаҗәп?!
Фатыйх сеңлесен авылга алып кайтырга теләде. Ул да абыйсына иярергә әзер иде. Ләкин рәсмиләштерү эшләре шактый озакка, өч елга хәтле сузылды. Төрмәдә утырган элеккеге «халык дошманы»на, «Хрущёв язы» килүгә дә карамастан, баланы бирергә ашыкмадылар. Кызлыкка-уллыкка аласы да түгел юкса, опекунлык кына ясатасы бит!
Люция беренче классны авыл мәктәбендә тәмамлады. Яртылаш җиргә сеңгән кара бүрәнәле Сарлыбаш мәктәбен ул катгый рәвештә кабул итмәде. Авыл мәктәбендә татар телендә укыталар, ә аның татарчасы бөтенләй юк, ташка үлчим генә. Ул иң элек татар телендә дәрес биргән укытучыны аңлый алмыйча интекте. Аның хәтта дәрестән качып, укырга бармыйча калган көннәре дә булгалады. Укытучылары аңардан шактый зарлансалар да, Фатыйх абыйсы беркайчан да сеңелкәшен сүкмәде. Люцияне яманлаган укытучыларга да ул: «Килер вакыт, әле шушы кыз мәктәбегезнең горурлыгы булыр!» – дия торган иде. Абыйсының әйткән сүзе юш килде, күрәсең, беренче сыйныфта чак кына утырып калмаган укучы бала башлангыч сыйныфны барлык фәннәрдән дә «бишле»гә генә тәмамлады. Җиденче, сигезенче сыйныфларда укыганда, ул районда һәм хәтта Казан каласында узган олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, җиңүче булып 
та кайтты. Укытучылар аны мактап туя алмадылар, аның исеме гел алдынгылар рәтендә булды. Фатыйх үзе дә начар укымады. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлады. Ләкин кайчандыр хөкемгә тартылуы аркасында аның киләчәге якты була алмады. Аны авыл хуҗалыгы институтында икенче курста укыганда хөкем иттеләр. Төрмәдән чыккач, ул укуын дәвам итү турында уйлап та карамады. Шуңа күрә Фатыйх бөтен өметен Люциягә баглады. Мәктәптә «бишле»гә генә укып барган кыз бер каршылыксыз югары уку йортына керер дип уйлады. Ләкин тугызны яхшы гына тәмамлап, унга күчкәч, Люциягә әллә нәрсә булды, ул тәмам йөгәненнән ычкынды. Беренчедән, ул авыл мәктәбендә укуның кызыгын тапмый башлады һәм үзен башкалардан югары тотты. Икенчедән, аңа балигъ булу белән, каладан фатир алу (ятим бала бит!) мөмкинлеге туды һәм, шуны раслап, Фатыйхларга рәсми хат килеп төште. Өченчедән, ул бертуктаусыз гашыйк булды, егетләр яратты. Матур, якты чырайлы, кара көдрә чәчле, җиңел йөрешле, яшьтәшләре белән аралашырга яраткан сүзчән кызга тирә-яктагы егетләрнең күзе төшмичә калмады. Бүген кич аны берәрсе озата төшсә, икенче көнне аңар башкасы ияргән булыр иде. Ул заманнарда егетләр белән йөрү дигән нәрсә – авыл җирендә тыелган күренеш. Кызлар саф, тыйнак, ата-ана сүзеннән чыкмыйлар, хәтта уйнак егетләр дә алар янында артыгын кыланудан куркып, инсафлы һәм мәрхәмәтле булып калырга тырышалар. Заманы һәм тәрбиясе шундый. Ләкин Люция боларның барысын да читкә тибәрде. Егетләр белән уйнауның яхшыга алып бармаганын абыйсы аңа күпме генә аңлатып карарга тырышса да, тиз һәм еш гашыйк булучан мут җанлы сеңелкәшенә абыйсының үгет-нәсихәт сүзләре берничек тә барып җитмәде. Люция абыйсының хаклы икәнен аңласа да, үзен тыйнак тотарга сүз бирсә дә, йөрәге белән ул аны барыбер булдыра алмады, егетләр аныкын, ә ул исә аларның башларын әйләндерде. Мондый хәлләрдән соң бик нык аптырашта калган Фатыйх аны тизрәк авылдан җибәрү ягын карады. Хәер, анысы да озак көттермәде: Люция, көч-хәл белән укуын бетереп, «бишле»ләре азайган аттестатын кулына алып, калага юл тотты. Укыр һәм югары белемгә ия булыр дип өмет иткән абыйсы кабат ялгышты. Ул укырга түгел, ә кибеткә, сату эшенә барып керде. Бер-ике ел да узмады, аңар коммуналкадан бер бүлмә бирделәр. Тагын бер-ике елдан, каяндыр акча юнәтеп, тиешле кешеләрнең күңелен күреп, ул инде шәһәр үзәгендә урнашкан ике бүлмәле фатирга кереп тә утырды. Аннан (анысы да озак көттермәде!) ул кияүгә чыкты. Кияве Кавказ кешесе иде. Әллә грузин, әллә осетин, белмәссең! Люция аны, танышуга ук, авылга абыйсы янына өстерәп кайтты. Сослан атлы иде ул. Озын буйлы, таза гәүдәле, сеңелкәш кебек үк кара көдрә чәчле, шул як халкына гына хас булган зур кәкре борынлы, якты һәм шул ук вакытта усал, кырыс чырайлы бер тискәре адәм иде. Ни татарчасы, ни урысчасы! Кияү Фатыйхка ошамады, билгеле, ләкин ул яшьләргә каршы килеп маташмады. «Үзеңә ошый икән – тор инде!» – диде ул сеңлесенә. Соңыннан исә ул аны: «Теләсәң, син башканы да таба ала идең, шулай да бик ышанып бетмә аңа, пропискага кертә күрмә!» – дип кисәтте. Ләкин Люциянең бер җүнсез ягы бар, ул кеше сүзенә колак салырга яратмый. Сеңелкәше бер елдан соң тупырдап торган тап-таза ир бала тапты. Аңа Абрек дип исем куштылар. «Минем иң зур бәхетем – минем балам һәм сөекле ярым!» – дип сөйләнгән Люция кияүгә чыкканның беренче елында үзен шактый бәхетле кеше итеп сизде. Ләкин бәхете озакка бармады. Улы тугач, Люциянең фатирына пропискага керергә өлгергән, үзен хәзер килмешәк дип түгел, ә чын Казан кешесе итеп сизгән Сослан үзен бар кешедән югары куя башлады. Чит хатыннар белән чуалып, хатынының һәр адымыннан көнләшкән һәм һәр көнне бер юкка тавыш чыгарган Кавказ мужигы аңа кул күтәрә башлады. Люция холкы белән сабыр, чыдам кеше, ул озак кына бу турыда беркемгә бернәрсә дә сөйләмәде. Ләкин бервакыт ошбу «тау ерткычы» аның башын ярып, ияген сугып сындыргач, ул түзмәде – авылдан абыйсын чакыртты. Аны аклый һәм яклый алган бердәнбер якын кешесе ул гына, Фатыйх абыйсы гына иде бу дөньяда! Абыйсы аларга килеп төшкәч, кияү бөтенләй куркуга калды. Абзый йомшак кеше түгел, үз сүзен өздереп әйтә белә. «Кавказ» аңардан курка һәм шикләнә иде. Гаепле кияү аның алдында бертуктаусыз акланды, гафу үтенде һәм башка беркайчан да кул күтәрмәм, дип антлар эчте. Ләкин Фатыйх аны кичермәде. Горур һәм катгый кеше иде ул – Сосланны фатирдан куып чыгарды. Ияге ярылган Люцияне хастаханәгә салдылар. Фатыйх фатирдан куылган «Кавказ»га: «Әгәр тагын бер монда күренсәң, минем «кореш»лар сине исән калдырмаячаклар!» – дип янап китте. Хәер, ул соңыннан хатыны янына әле шактый озак килгәләп йөрде, пропискада торуына ишарә ясап, Люцияне фатирны бүләм, дип куркытты. Әллә сеңелкәше аны бик нык яраткан, әллә ул аңардан бик нык курыккан, Абрекның атасы әле шуннан соң да берәр ел чамасы Люциядә яшәп ятты. Шуңа күрә Фатыйхка, аны бөтенләйгә куар өчен, бер-ике мәртәбә генә түгел, ә шактый күп тапкырлар башкала юлын таптарга туры килде. Люциянең абыйсы аркасында аңар монда көн булмаячагын аңлап алган Сослан бераздан, пропискадан төшеп, каядыр Мәскәү якларына китеп барды. Шуннан бирле аны күрүче дә, аның турында берәр төрле хәбәр ишетүче дә булмады.
Люция, ирен үз янында калдырырга теләсә дә, абыйсының теләгенә каршы килә алмады. Ул ирен бөтенләй онытырга булды, хәтта алиментка да биреп тормады... Шуннан соң Люция тагын өч-дүрт мәртәбә кияүгә чыгып карады. Язылышып, туйлар ясап чыкты. Болар бар да рәсми төстә булды. Аның тагын кемнәр белән чуалганын чутлап карасаң, кулдагы бармаклар да җитмәс кебек! Люциянең тагын бер сәер гадәте бар: берәр ир-егет белән танышып ала да, аны шундук авылга сөйрәп алып кайта. Фатыйх абыйсы аның мәңге бетмәс ирләре, мужиклары белән таныша-таныша тәмам туеп бетте, беравык аларны күралмас хәлгә җитте. Хикмәт шунда: мужиклар аның янында озак яшәмиләр, хәер, ул үзе дә аларга артык ябышып ятмый торган иде. Абректан соң, ул башка бала тапмады, шул бер баласы белән калды. Инде менә яше кырыктан узган, ләкин беркайчан да ирсез тормаган Люция бүгенге көндә ялгызы гына яшәп ята һәм кабат кияүгә чыгу турында хыяллана иде. Бу юлы ул булачак ирен үз өенә алып кайтырга түгел, ә өйле һәм хәлле иргә кияүгә чыгарга ниятләде. Яратып һәм мәхәббәт уены уйнап түгел, ә исәп-хисап белән. Аерылмаслык итеп. «Җитәкчелек эшендә йөргән, лаеклы ялга чыккан берәр персональ пенсионер булса тагын да әйбәт булыр. Эх, бер бабай, бай бабай!» – дип
сөйләнергә яраткан Люциянең ошбу теләге бервакыт чынга аша башлады... Ләкин аңа хәтле анасына бердәнбер улын, сөекле улы Абрекны өйләндерәсе
бар иде.
...Тәнзилә бу йортка керәсе килмичә генә керде. Имән капка аша узгач, ул
ишеге ачык калган өйнең бусага түрендә төртелеп, туктап калды. Абрек моны сизде һәм, күтәреп диярлек, сөйгәнен өй эченә кертеп бастырды, ләкин кыз нигәдер түр ягына узарга базмады, ишек катында кагаеп калды...
Фатыйхның йорты башкаларныкына охшамаган. Яхшы нарат бүрәнәдән салынган йорт шактый зур һәм киң. Йортның ике зур залы бар, чөнки ул кайчандыр ике яклы итеп салынган булган. Колхоз салган әлеге йортның бер ягында Фатыйх үзе яшәсә, икенчесендә исә Мәрфуга исемле бер хатын яшәде.

Бу хатын сугышта катнашкан, фронтта санитарка булып йөргән, шуңа күрә дә ул сугыш ветераны санала иде. Гомерендә кияүгә чыгып карамаган, ир затының нәрсә икәнен дә белмәгән мәңге чал чәчле, ябык чырайлы, сирәк тешле бу хатын баштарак Фатыйхны яратмады, аңар эчке бер нәфрәт белән карады. Янәсе, ул зур кеше – сугыш ветераны, ә Фатыйх – криминаль шәхес. Ишекләр төрле яктан кергәнгә күрә, алар бер-берсе белән сирәк күрештеләр. Очрашканда да ветеран хатын Фатыйх белән исәнләшмәде, аны күрмәмешкә сабышты. Хатын беркайчан да Фатыйхтан ярдәм сорамады, хуҗалыкта эш килеп чыкса, ул мәктәптән пионерлар чакыртты. Пионерлар, имеш, яшь тимурчылар ветеран хатынның өенә төшеп, аның өен җыештырып, табак-савытларын юып йөрделәр. Ләкин мондый бәхет озакка бармады: Мәрфуганы инсульт дигән мәкерле авыру китереп бәрде. Үлмәде, – телсез дә, аяксыз да калмады, ләкин эзсез генә китмәде – хатынның йөреше дә, килеш-килбәте дә начар якка үзгәрде. Ул гел хәлсезлектән зарланды, ә култык таягы аның ышанычлы юлдашына әверелде. Мәрфуга авырып киткәч, аның янына Сарманда яшәүче туганнан туган апасы килеп китте, райкомнан һәм хастаханәдән комиссия әгъзалары килеп, авыру хатынга группа бирергә дигән карар чыгардылар. Ләкин ул карар чынга ашмады: Сарманда яшәүче апасы да, комиссия әгъзалары да авыру карчыкны бик тиз оныттылар. Ялгыз карчык үзе генә утырып калды. Үзе генә дип әйтү бигүк дөрес булмас, чөнки беркемгә дә кирәге калмагач, ул әкренләп Фатыйх кулына күчте. Фатыйхны кайчандыр кешегә дә санамаган хатын бераздан күршесен үз улы сымак ярата башлады. Карчыкны ашату-эчертү, керләрен юу һәм башка шундый көндәлек мәшәкатьләр Фатыйх өстенә өелде. Авыру янына кергәндә урамга чыгып, вакыт уздырмас өчен, ул ике арага ишек ясатты. Ошбу гамәл – хөрмәтле сугыш ветераны белән кайчандыр җәбер күргән төрмә кошының берләшү акты сымак кабул кылынды. Әйе, беркайчан да, миңа бу кеше кирәкмәс, дип әйтергә ярамый, син кайчандыр түбәнсетеп караган кешенең бер кирәге чыгуы да бар икән шул...
Авыру карчык алты елдан артык Фатыйх карамагында булды. Үлем түшәгендә ятканда да, ул аңа: «Карадың, рәхмәт сиңа, озак итеп, исән-сау яшәргә насыйп әйләсен үзеңә!» – дип, изге теләкләрен теләде. Мәрфуга үлде, шулай итеп, йортның икенче ягы да Фатыйхка калды. Хәер, Казан каласыннан билгеләнү белән килгән бер яшь укытучы кыз урнашырга дип йөргән иде анда йөрүен, тик әллә кеше сүзенә ышанды, әллә Фатыйхтан (авылдашлары өчен ул кыргый иде!) шикләнде, әлеге йортка керергә базмады...
Йорт чынлап та иркен иде, шактый иркен. Ләкин йортның иркенлеге аның зур булуында гына түгел, ә йорт-җиһазлары аз күләмдә булуына да бәйле иде. Мебель дигән нәрсә дефицит, акчаң булса да, кибетчеләр белән дуслыгың юк икән, ала алмыйсың. Ә Фатыйх беркайчан да фабрикадан чыккан такта ярмасына, ягъни чүбектән ясалган җиһазга кызыкмады. Ул чын агачтан ясалган йорт җиһазы өчен җанын бирергә дә әзер иде. Дөресен әйткәндә, ул аны үз куллары белән ясады. Түрдә торган агач сервант, өйалдындагы кием шкафлары, бүлмәләрдәге киң сәкеләр аның кулы тудырган бер могҗиза иле. Нәфис итеп сырланган фабрика мебельләренә караганда, бәлкем, алар күрер күзгә тупасрак, шыксызрак та булып күренергә мөмкин, ләкин алар аныкы һәм нык, сыйфатлы, мәңгелек иде.
Идәнгә дә конвейердан төшкән гадәти келәмнәр түгел, ә кулдан эшләнгән чуар паласлар җәелгән. Андый паласлар сатуда юк, ул аларны кайчандыр заказ биреп суктыртты. Фабрика келәмнәре бер дүрт-биш елдан тишелеп чыгарга, төсләре уңып, чатлары бөгәрләнергә мөмкин, ә менә мондый чын паласларга шайтан да булмый.

Тәнзилә белән Абрек капма-каршы кешеләр иде. Алар төс-кыяфәтләре белән дә бер-берсеннән бик нык аерылып торалар. Тәнзилә ак йөзле, уртача буйлы, ә Абрек кара чырайлы, озын буйлы. Табигатьтән ак чәчле, сипкелле кызга күз явын алырдай матур йөзле Абрекның ничек күзе төшкәндер, анысын әйтүе кыен, ләкин кызның да үзенә бер төрле сөйкемле сөяге булуын, күрәсең, инкарь итеп булмый торгандыр. Тәнзилә белән алар стройбригадада таныштылар. КИСИның икенче курсында укыган Абрекны авылга ферма төзергә җибәрделәр. Ул ике ай буе күрше колхозда сыер фермасы төзеде. Фатыйх абыйсында яшәде, күрше колхозга барып эшләде. Өч студент егет һәм биш шабашник. Студентлар кирпеч ташыдылар, цемент белән комны суда бутап, тимер чаннарда измә изделәр. Колхоз идарәсе эшчеләр белән килешүләр төзеп, акча түләү мәсьәләсен дә алдан хәл итеп куйды. Ләкин шабашникларның бригадиры булып саналган Хәяли атлы бер бәндә төзелештә кайнашкан студентларны, мәкерле рәвештә, кыса һәм рәнҗетә башлады. Егетләрне чаптырыпмы-чаптыра, ә тулы эш көне язмый. Яшьләрнең акчасын кисү өчен шулай эшләнә икән, чөнки шуның аркасында бригададагы шабашникларга акча күбрәк эләгә. Алай гына да түгел, Хәяли үзе аз гына да селкенми, терлекчеләр йортында гәҗит-журнал укып, йокы симертеп ята. Тәнендә Кавказ халкының кызу каны уйнаган Абрек, бу гаделсезлеккә түзеп тора алмый, билгеле, Хәялигә телдән кисәтү ясый. «Йә син безнең кебек үк эшлисең, йә син бригададан китәсең!» Хәяли егетнең әлеге кисәтүенә көлеп кенә карый һәм аңар: «Я – бугор! Я не должен выкладываться!» – дип җавап кайтара. Абрек, артык озак уйлап тормый, шул көнне Хәялинең борынын сугып сындыра. Бригадир кача. Шушы колхозда гына гомер кичергән Хәяли төнлә белән, Абрекны кыйнатырга дип, бер машина яшьләр төяп, Сарлыбаш авылына килеп төшә. Нәкъ шул көнне кыр юлында ул Тәнзиләне очрата: төзелештән иртәрәк киткән Абрек авылга җәяү генә кайта. Аланлыкта җиләк җыеп йөргән ак күлмәкле Тәнзилә аңар шулвакыт бер фәрештә булып күренә, ул аның җиләкләр белән тулган кәрҗинен күтәреп кайта. Әле яңа гына унынчы классны тәмамлаган кыз һәм институтның икенче курсында укыган егет арасында яшертен сөю хисләре кабына. Шул төнне ул кызны озатырга чыга, алар төне буе елга ярында учак ягып, сөйләшеп утыралар, ә Абрекны кыйнарга дип килгән авыл яшьләре, көтә-көтә көтек булып, бер дә юкка урыннарыннан кузгаткан Хәялине сүгә-сүгә, килгән җирләренә кире кайтып китәләр...
Шул төнне Тәнзиләне озатырга чыгу исә студент егетнең сәламәтлеген, яшь гомерен саклап калды. Елга ярындагы тәүге очрашу Абрекның әле дә хәтереннән чыкмый. Гыйшык киче мәңгегә онытылмаслык булып аның йөрәгендә яши. Егет иң элек кызның акылын һәм күңел сафлыгын ошатты. Калада андый акыллы, саф күңелле кызлар аз, иркен һәм ирекле тормыш яратучылар, бозыклар шактый...
Яшьләр елга ярында таңга хәтле йөрделәр. Тәнзиләнең әтисе дә, әнисе дә йокларга иртә ята, алар кызларының өйдә юклыгын сизми дә, белми дә калдылар.
– Мин сине аңламыйм, – дип гаҗәпсенде Тәнзилә. – Миңа әлегә тиклем күз атучы булмады! Нәрсәм белән шулхәтле ошадым соң мин сиңа?
– Ә син нәрсә, күз атмаслык кыз түгелме? – дип кайтарып сорады Абрек.
– Белмим, – дип башын аска иде кыз, – егетләр мине нигәдер читләтеп үтәләр, күрәсең, миңа якын килергә куркалар, кеше яулый алмаслык крепость кебек мин, күрәсең...
– Ә мин?

– Син?! – дип көлде кыз. – Син башка!
– Яулый алдым, димәк?!
– Юк, Абрек! – дип кырт кисте ул, үзе турында әзрәк югары фикердә торган
егетнең күңелен төшереп. – Мине яулар өчен әле сиңа ул яу юлларын бик озак таптарга туры киләчәк...
– Куркытасың?
– Юк, өркетмим, дөресен әйтәм...
Кызның әнә үзенә шундый якын китермәслек, әзрәк киребеткән кеше булуы,
каршылык куя белүе Абрекның, киресенчә, аңа карата булган кызыксынуын һәм аны яулап алу теләген көннән-көн көчәйтте кебек. Тиздән әлеге тырыш һәм уңган авыл кызы Казандагы педагогия институтына укырга керде. Кыз калага күчеп килгәч, гашыйклар ешрак күрешә башладылар. Тәнзилә берни дә сизенмәде. Иң мөһиме, Абрекның кем булуы, нинди нәселдән чыгуы да аны нигәдер кызыксындырмады. Янында Абрек бармы – бар, ул аны яратамы – ярата, әлегә кияүгә чыгу турында сүз барамы – бармый, бармагач, шул нәрсә турында сүз кузгатып тору кирәкме соң?! Юк, кирәкми!
Ике елдан соң, егет аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясар, дип, кызның уенда да юк иде. Дөресен әйткәндә, ул аңар бик әзер дә түгел иде. Институтны тәмамлагач кына кияүгә чыгарга хыялланган кыз егетнең әлеге тәкъдименнән тәмам аптырашта калды. Ләкин каршы да килә алмады – ярата иде ул Абрекны, алай гына да түгел, аны дус вә якын итте. Ул хәтта егетнең әти-әнисе сөймәгән нәселдән икәнен белсә дә, кыз, аны яратканга күрә, бу нәрсәгә артык зур әһәмият бирмәде. Эш шунда ки: Тәнзилә – Абрекның тәти абыйсына, аның әнисенә, әтисенә, сеңлесенә, гомумән, шушы гаиләгә мәңге кичерә алмаслык кайгы, зыян китергән Хөснул абзыйның оныгы иде...
Кунак кызы кая карарга да белмичә басып торганда, Абрек каладан күтәреп кайткан зур-зур сумкаларны тиз генә түр якка кертеп, чатка өеп куйды. Алар авылга поезд белән кайттылар, бәйрәм алды булганга күрә, поезд эчендә басып торырлык урын да юк иде. Алар әнә шул күчтәнәч төягән, кием-салым тутырылган сумкаларга утырып кайттылар...
– Кер, әйдә, нишләп туктап калдың?! – дип, түр якка өндәде аны Абрек. – Кер, оялма! Кер! Яратам мин тәти абыйның шушы йортын! Үзенә бер төрле уютный ул! Чат бүрәнәдән салынган, на-а-а-рат срубтан! Сизәсеңме, ниндидер бер сере дә бар кебек үзенең. Ошыймы сиңа монда?
– Миңа үз нигезем күбрәк ошый, – дип, төксе генә җавап кайтарды кыз.
– Да-а! Сезнеке дә начар түгел, хәер, һәркемгә үз нигезе якын. Ну, менә безнеке... ягъни... абзыйныкы бөтенләй икенче! Во!
Абрек, телен шартлатып, бармак очын югары күтәрде. Ул шул кыланышы белән сөеклесен әзрәк үпкәләтте дә сымак. Чын авыл кызы булганга, башкача тәрбия алганга, ул кайвакыт Абрекны аңлап та бетерә алмый һәм аның кайбер сәер кыланышларын гаепкә бөгәргә генә тора иде...
– Яратмыйм бу йортны...
– Нигә?
– Сәбәбе бар.
– Нинди? Әгәр сер булмаса...
– Әй... – Тәнзилә җилкәсен генә җыерды. – Сүлисем килми...
– Әйтәм бит, бу йортның сере бар, дип. Яшермә, сөйлә инде...
Кызның шулай дип әйтүе, Фатыйх абыйсы яшәгән йортны яратмавы Тәнзилә
тарафыннан аларның нәселен, ыруын өнәмәгән кебегрәк яңгырады. Бу хәл
Абрекны шактый сагайтса да, егет артык игътибар бирмәде. Чөнки ул яшь, ул бүген гашыйк, чөнки аның бүген бернәрсә турында да баш ватып, акыл сатып торасы килми, аның сөясе һәм сөеләсе, сөйгән кешесе белән тизрәк кавышасы килә...
– Матурым...
– Әү?!
– Син мине яратасыңмы?
– Беләсең бит инде...
– Белмим, әйткәнең юк...
– Әй, кыланмасана инде...
– Ни булды сиңа, ә?!
– Берни дә булмады...
– Шулай да...
Абрек сөйгәнен, яннан килеп, кочып алды. Тәнзилә карышмады, башын
аның иңенә салып, беразга тын калды. Ләкин Абрек сизде, йөрәге белән сизде, кызның күңеле бер дә тыныч түгел, шактый борчулы иде. Сизсә дә, ул кыздан берни дә сорамады, бераздан Тәнзилә үзе телгә килде...
– Башта безгә кайтырга кирәк иде...
– Кайда? Арҗаккамы?
– Әйе...
– Без сезгә кайттык бит инде, узган атна гына кайттык, атаң да, анаң да
риза булып калдылар...
– Синең алда...
– Ничек минем алда?
– Синең алда, әйе, риза булдылар, ләкин соңыннан... Бөтен колак итемне
ашадылар...
– Тә-ә-әк! – дип аптырады ул. Сөйгәне алдында юмаланып, назланып торган
егет кинәт кенә кызып китте. – Иске авыздан – яңа сүз! Нәрсә, ошатмадылармы? Ни өчен, әйт!!!
– Тынычлан...
– Юк, әйт! Ни өчен? – дип ярсыды Абрек. – Кайсы җирем ошамады? Аларга...
– Бар җирең дә ошады...
– Ну, а в чём тогда дело? – Абрекның, кала егете булгач, тиктомалдан гына әнә шулай шәһәр лексиконына күчә торган гадәте дә бар иде.
– Дело в другом...
– В чём... аңламыйм...
Тәнзиләнең атасы Сәгыйть атлы булса, анасы Рузалия исемле иде. Анасы аның
йомшак һәм чиста күңелле, кирәген генә сөйли торган аз сүзле бер хатын иде. Атасы исә, киресенчә, кырыс мужик, астыртын холыклы, киребеткән, кеше сөймәүче, кеше яратмаучы кызыксыз адәм иде. Алар өч бала үстерделәр. Тәнзиләнең тагын ике абыйсы бар. Берсе Чаллыда яши, өйләнгән, авылга сирәк кайта, икенчесе, кечесе әле яңа гына Совет армиясе сафларын тулыландырды. Атасы исә колхозда заправщик булып эшли, бензин белән мазут аның кулында, аның карамагында. Сигез класс кына белеме булган Сәгыйть төшемле эштә йөри, механизаторлар өчен колхозда аңардан да зур кеше юк. Менә шушы кеше, Тәнзиләнең атасы Фатыйхны һәм анасын төрмәгә олактырган Харис абзыйның улы иде. Фатыйх белән Сәгыйтьне кан дошманнар дип атау һич тә дөрес булмас. Чөнки алар беркайчан да үзара дошманлашып, бер- берсенә зыян салып, пычрак атып йөрмәделәр, алар бары тик бер-берсен күрмәскә, 
белмәскә генә тырыштылар. Чөнки ике якның да хәзерге көндә үткәннәрдә казынасы, ата-бабалары кылган ялгышы, гөнаһы өчен, бер-берсенә үч тотасылары килми иде. Ләкин шушы ике якның да якын улы һәм кызы – яшь йөрәкләрнең бергә кушылырга теләк белдерүләре исә хәзер әнә шул булган тынычлыкны да җимерергә, дөньяның астын-өскә китерергә тора иде. Тәнзиләнең ата-анасы җор сүзле, шаян холыклы, кеше белән аралашырга яраткан Абрекны шундук үз иттеләр, ләкин аны Фатыйхның туганы икәнен белгәнгә күрә, әллә ни зур шатлык вә куаныч кичермәделәр. Егет кыз өенә кунак булып кына түгел, ә аның кулын сорарга дип кайткан. Аңа ни «җә!», ни «юк» дип тә әйтә алмадылар. Ләкин алар кияү егетенә берни дә сөйләп, берни дә аңлатып тормадылар. Бары тик егетне озаткач кына, атасы Сәгыйть Тәнзиләнең, үзе әйтмешли, «рәхәтләнеп колак итен ашады...»
– Абрек...
– Да, милая...
– Мин ул турыда бик күп уйландым, авылга син мине сорарга кайткач та...
кат-кат... уйландым... һәм шундый фикергә килдем... – Нинди?
– Язмышыма буйсынырга, аның ихтыярына иярергә булдым... – Ничек була ул? Аңламыйм?
– Әлегә хәтле ничек барган, шулай барсын, дидем... үземә...
– Нәрсә ул...
Абрекның түземлеге бетә башлады. Эшнең нәрсә турында барганын төгәл генә аңламаса да, күңеле белән ул ниндидер ярамаган нәрсә сизенде. Тәнзиләгә өйләнү аңа ниндидер бер киләчәк бәланең башы булып тоела башлады. Чөнки улы әнисенә, авылдагы Сәгыйть абзый кызына өйләнәм, дип сүз чыгаргач, әнисе нигәдер ярым җитди һәм ярым шаяртып: «Тәти абыең шаккатыр инде бу хәбәрне ишеткәч!» – дип әйтеп, көлеп куйган иде. Көлүе дә ничектер ихлас булмады: мыскыллы, мәкерле көлү...
– Абзый кайда йөри соң? – дип сорады аңардан кыз.
– Шайтан белсен! – дип кулларын җәйде егет. – Кайвакыт шулай югала да куя ул, җан бетереп эзләсәң дә таба алмыйсың! Бервакыт каладан кайттым, капка ачык, ишекләр ачык, бөтен дөньясы ачык... Җир бетереп эзлим, юк, табып кына булмый бит! Күршеләргә кергәндер, дип уйлап куйган идем, карасам, залдагы зур сандык артына төшеп яткан да рәхәтләнеп шунда йоклап ята... Җен кебек бит ул, кыргый...
– Уяттыңмы?
– Юк. Йокласын, мәйтәм... Чәйнек куеп, өстәл янына чәй эчәргә генә утырган идем, артымда ук тәти абый басып тора. Үзе көлә, үзе идиот кебек елмая... «Чәең тәмле булсын, энекәш!» – ди.
– Чәй куйдыгызмы?! – Чарлакка менә торган текә баскыч артыннан карлыккан, пышылдап кына чыккан ир кеше тавышы ишетелде. Бу – Абрекның тәти абыйсы, ягъни йортның хуҗасы иде. Ул түбәдән төшеп килә икән. Кулына талдан үргән һәм бер чаты чалшайган дәү кәрҗин тоткан. Абзый инде болай да тонык һәм басынкы тавышын, эссе көндә салкын чишмә суы чөмергәннән соң, бөтенләй югалткан иде...
– Тәти абый! Сәлам!
– Сә...лам...
Абрек абзыйны кочаклагандай итте. Ләкин ул шактый уңайсыз һәм җайсыз
килеп чыкты, чөнки хуҗа абзый минутлык хисләнүләрне, ясалма кылануларны күңеле белән бигүк кабул итеп бетерми иде.
– Шушымы? – диде Фатыйх, кыз ягына ияге белән генә ишарә ясап.

– Шушы! – дип елмайды Абрек һәм тиз арада кызны кочагына да алырга өлгерде.
– Исәнме, Фатыйх абый! – дип эндәште кыз, кысык кына елмаеп.
– Нигә? Мине беләмени? – дип, җилкәсен җыерды абзый.
– Ничек сине белмәсен инде! – диде энекәш. – Сезнең авыл кызы бит! Әнигә
әйтеп аңлаттым бит инде, сиңа әйтмәдемени?
– Синең әнкәңнән сүз алганчы, тыңла берәр ялганчы, диярсең. Дөнья кебек
серле бит ул синең әнкәң...
– Менә таныш бул: Тәнзилә! Өйләнешергә булдык!
– Өйләнешегез суң...
– Каршы түгелсең, димәк?
– Ә нишләп суң әле мин каршы булырга тиеш?
– Хәер-фатыйха...
– Хәер-фатыйханы, энекәш, ата-анадан сорыйлар...
– Тәти абый!
– Нәстә тагын?
– Син бит инде атам урынына калган кеше...
– Анысы шулай...
– Анам риза...
– Анаң синең бөтен нәрсәгә дә риза: дөнья ярылса да, шөкер, әле дә ярый
ярылды, дип утырачак...
Хуҗа абзый, Абрекны калдырып, капылт кына Тәнзиләгә текәлде. Юк, ул
аңар ашардай булып, кояштай тулып карамады, аның кем икәнлеген белергә теләп, кызыксыну уе белән дә янмады, әйтерсең лә ул барысына да битараф һәм бу ярәшүләр, кавышулар аның өчен бөтенләй кызыксыз нәрсә кебек иде. Менә дөньяда ул бар, Фатыйх бар, һәм ул үзенең дәвамын инде беркемдә дә күрми торган иде. Андый дәвамның кирәге дә юк кебек, ул беткәч, ул үлгәч, аңар дәвам ниемә соң?
– Фатыйх абый! – Егет кеше сизмәгәнне, бары тик хатын-кыз күңеле белән сизенгән Тәнзилә беренчелекне, ниһаять, үз кулына алды. Әйе, югалып калырга ярамый, тимерне кызуында сугарга кирәк. Яратам, өйләнәм, дип чәчрәп торган егетне кайсы кызның үз кулыннан ычкындырасы килсен икән!
– Әйе...
– Сез мине танымыйсызмы?
– Таныйм да, танымыйм да кебек...
– Мин...
– Яшьләрне танып бетереп була димени суң аларны? Кеше баласы бик тиз
үсә, үскәнен дә күрми каласың...
Үз гомерендә бер мәртәбә клубка төшеп карамаган, колхоз эшенә чыгып,
колхозчылар белән аралашмаган, шушы җылы почмагыннан, мәшәкатьле хуҗалыгыннан, бирән сарыкларыннан арына алмаган Фатыйх, нидер сизенгәндәй, кинәт кенә катып калды, ябык муенында кылыч башы сымак очланып торган кадыгын бер аска, бер өскә таба уйнатып алды. Сузынкы аксыл йөзе караңгыланып, кара янып чыкты...
– Син нәстә...
– Әйе...
– Заправщик кызы мәллә?!
– Әйе, мин Сәгыйть кызы, әнием Рузалия...
– Бабаң Хөснул, шулаймы?! – Соңгы сүзенә ул каты басым ясап, мыскыл 
итебрәк һәм шуннан ниндидер тәм табып әйтте. – Аңлашылды, башка сүзем юк...
Кәрҗинен күтәргән Фатыйх, өстерәлеп диярлек, чолан ягына чыгып китте. «Тәти абый, син кая?!» – дип артыннан атылган Абрекны ул кул изәп кенә туктатты. Егет, тәти абыйсы белән аңлашуның мәгънәсе юклыкка төшенеп, тиз генә кире керде һәм озак кына сүз дәшәргә кыймыйча торды. Ул арада шаулап газда чәйнек кайнап чыкты. Абрек, йөгереп барып, газны сүндерде. Әллә ашыкты, әллә чәйнекне җайсыз тотты – чәйнек капкачы шапылдап идәнгә барып төште. Шул кечкенә кенә чәйнек капкачы да әллә нихәтле тавыш чыгарды...
– Тәнзилә...
– Әйе...
– Аңлат әле... что ваще происходит, а?
– Кая?
– У нас вот...
– Тебе это надо?!
– Надо... знаешь...
Дөресен әйткәндә, Тәнзилә аңар дөресен сөйләргә курыкты. Дөресен
сөйләп, ул ике араны суындырырмын, дип курыкты. Дөреслектә исә бу дөреслек яшьләргә түгел, ә турыдан-туры олыларга кагыла иде. Тәнзиләнең бабасы аркасында төрмәгә утырган Фатыйхның язмышы, ике гаилә бер-берсе белән каршы як булсалар да, тиздән башлы-күзле булырга торган яшьләр бәхетен җимерергә тиеш түгел иде кебек. Ләкин кияү егетенең, булачак иренең барысын да беләсе килә, һәм аңа әйтмичә мөмкин дә түгел. Хәер, иң элек аны анасы сөйләргә тиеш иде, ә ул, күрәсең, сөйләмәгән, сөйләшүне кирәк дип тапмаган.
– Моны сиңа мин түгел, ә анаң сөйләргә тиеш иде, – дип башлады ул сүзен. – Безнең Хөснул атлы бабабыз бар иде, әтинең әтисе ягъни. Минем бабам синең шушы тәти абыеңны илленче елларда төрмәгә утырткан...
– Төрмәгә? Ул нәрсә, судья булган мәллә?
– Юк, судья түгел, депутат.
– Депутатлар шундый хәтәр булалармыни?
– Депутат кына түгел, авыл куштаны булган...
Тәнзилә бар булган, белгәнен егеткә сөйләп биргәч, Абрек, ирексездән,
уйга калды. Әйе, яшьләр күзлегеннән караганда, артык кайгырырлык нәрсә юк та кебек, ләкин тирәнрәк казынсаң, күңелле нәрсә аз. Беренчедән, бер- берсен яратмаган ике гаиләне татуландыру һәм туганлаштыру шактый авыр булачак, икенчедән, тәти абыйсы шушы уйланмаган хәтәр адымы өчен Абрекны беркайчан да кичермәячәк, кичерсә дә, ул кичерү чын-чынлап түгел, ә бары тик сүздә генә калырга мөмкин иде...
– Чистый бер Шекспир драмасы булды бу! – дип тел шартлатты Абрек һәм, нәрсә булса да эшләргә теләп, ике зәңгәр чәшкәгә дә кайнар су коеп, кечкенә чәйнектән шуларның һәрберсенә чәй тамызып чыкты. – Әйдә... утыр!
– Нигә?!
– Чәй эчәбез...
– Юк... утырмыйм...
– Нишләп?
– Тамагымнан берни дә үтми...
Абрек аны башка кыстамады. Тышта бик иләмсез эссе. Ул сусаган, аның 
үтереп эчәсе килә. Чәен шопыра-шопыра эчте. Абрекның чәй күрмәгән кеше сымак, кабаланып, тавыш чыгарып эчүе кызның исә саруын гына кайнатты...
– Бәлкем, безгә чыгарбыз?! – диде кыз.
– Юк, сезгә иртән... Кичкә әни кайта...
– Ул кайтып кына нишләр?
– Безнең әни үткен кеше, абзый белән ничек тә сөйләшер...
...Әйе, Люциянең холкы шундый – гел мөгез чыгарырга ярата.
«Уптымилаһи»лыгы белән ул теләсә кемне чатка китереп терәргә мөмкин. Улы белән булачак киленен ярәшеп йөргән җиргә үзе генә түгел, ә бөтенләй чит кеше белән кайтып төште. «Волга» машинасында. Ул пенсия яшенә җиткән, отставкадагы милиция полковнигы булып чыкты. Исеме – Гобәй, фамилиясе – Хәйруллин. Карап торырга болай ярыйсы гына кыяфәтле кебек үзе – олы гәүдәле, киң җилкәле, тулы йөзле, төскә-биткә дә ямьсез кеше түгел. Ләкин картаюы җиткән – җилкәләр салынган, чәчләре сирәкләнгән, йөреше дә, билгеле ки, яшьләрчә түгел, ә картларча гына. Инде кемнәр белән генә яшәп карамаган, кемнәрнең генә күңелен күрмәгән сеңлесенең бу соңгы гамәле дә абыйсы өчен артык зур яңалык булмады. Люция белән Гобәй аның туган нигезен, бусагасын атлап керү белән үк, Фатыйх шаян сеңлесен: «Нигә кирәк бу?» – дигәндәй, үтә дә каты кырыслык белән каршы алды. Бердән, ул сеңлесенең авылга ирләр ташуыннан туйса, икенчедән, милиция хезмәтендә кайнаган әлеге олы яшьтәге абзыйны күңеле белән һич кенә дә кабул итә алмады. Люциягә ияреп кайткан кунак та шуны сизенде булса кирәк, баштарак матур итеп, ике куллап күрешсәләр дә, үзара сөйләшүләр нигәдер барып чыкмады...
Бераздан бик күп күчтәнәчләр төяп кайткан Люция, кунакларга табын әзерләү ниятеннән, аш ягында табак-савыт юа башлагач, Абрек белән Гобәй, тәмәке тартырга дип, тышка, ишегалдына чыгып киттеләр. Фатыйх янында ялгызы гына калырга читенсенгән, Абрекка койрык сымак тагылып йөргән Тәнзилә дә аларга иярде. Абый белән сеңелкәш бер мәлгә өйдә икәү генә калдылар...
– Гобәй ошамады инде алайса?! – дип сүз башлады Люция.
– Әйе, ошамады, – диде Фатыйх.
– Син торасы түгел аның белән, абый, мин торасы! – дип аңлатты тегесе. – Туйдым мин...
– Нәрсәдән?
– Ирләреңнән...
– Ни булган аларга?
– Ел саен яңасын өстерәп кайтасың!
– Монысы соңгысы булыр, абый, борчылма! – диде хатын һәм үзенә генә
хас бер иләмлек белән кеткелдәп көлеп куйды. – Люция!
– Әү?!
– Көлмә, яме! – дип чәчрәде абыйсы. – Соңгы мәртәбә кисәтәм: бүтән монда беркемне дә алып кайтмыйсың! Минем изге йортыма бу ментны башка аяк бастырасы булма, җәме!
– Әгәр кияүгә чыксам, нәрсә?
– Кияүгә? – дип гаҗәпсенде Фатыйх. – Шуңамы?
– Әйе, без тиздән өйләнешәчәкбез. ЗАГСка гаризаларны бирдек...
– Га-а-җә-ә-әп!!! – дип сузды Фатыйх. – Улың өйләнә, ә син кияүгә чыгасың! Тфү! – Ә нәрсәсе ошамый?

– Нәрсә таптың син ул карт полковникта?! Син бит ментоннарны сөймәгәнемне яхшы беләсең? Алар бит минем бөтен тормышымны җимерделәр, аңлыйсыңмы син шуны, юкмы? Минекен генә түгел, әтинекен дә, әнинекен дә һәм хәтта синекен дә, ачуым бер килмәгәе!
– Тыңла әле мине, абый! – диде Люция, су краны астында чайкаган кашык- чәнечкеләрен табактагы юынтык суга атып. – Нишләп син һаман да минем тормышыма тыгыласың?! Нәрсә ошамый сиңа?
– Нәрсәгә кирәк сиңа бу карт мент, әйт әле?
– Миңа аның фатиры кирәк.
– Фатиры?
– Әйе, фатиры, машинасы, – дип тезеп китте тегесе, – дачасы, акчасы...
– М...да! – дип исе китеп карап куйды ул Люциягә. – Сеңелкәш... Мин сине
башсыз, дип йөри идем, ялгышканмын икән...
– Яшьрәкләр белән яшәп карадым бит инде, абый, берсен дә үз янымда
калдыра алмадым. Бу кеше миңа кирәк, менә хәзер кирәк. Достойный, персональный пенсионер, хатыныннан аерылган, балалары белән аралашмый. Ну, әйтик, Абрек тиздән өйләнәчәк! Өйләнгәч, кая алып кайтыр ул хатынын?! Безгә, фатирга. Ә минем яшьләр белән торасым килми, аңлыйсыңмы, аерым торасым килә!
– Теләгең изге, кәнишне...
– Ансыз булмый, абый...
– Яратасыңмы соң син ул кешене? – Фатыйх сеңлесенең әлеге кешене
яратмаганын сизеп һәм белә торып сорады.
– Беләсең бит инде, абый...
– Юк, мин берни дә белмим...
– Үз гомеремдә мин бер генә кешене яраттым, ул да булса улымның атасын!
Ә син...
Фатыйх, ирексездән, чыраен сытты. Абрекның атасын, ягъни Сосланны
ул яратмады, сеңелкәшен мыскыл итеп яшәгәне өчен аны сөймәде. Аларның аерылышуында, Абрекны атасыз калдыруында күпмедер дәрәҗәдә Фатыйхның да гаебе бар иде. Әгәр ул калага барып, Сосланны фатирдан куып чыгармаса, ул әле һаман да шунда яшәп ятар, сеңелкәше исә үзендә ирен куып чыгарырлык көч таба алмаган булыр иде...
– Сезнең аерылуыгызда минем гаебем юк...
– Бар, абый, бар...
– Нәстә! – дип кабат кызды абыйсы. – Оныттыңмыни, үзеңне эт итеп
кыйнаганын?! Шешенә-шешенә елап йөргәнеңне оныттыңмыни?
– Әйе, оныттым, – дип килеште Люция. – Ә менә аны, бәгъремне, әле һаман
да оныта алмыйм...
Аңламассың бу хатын-кызны! Кыйналып яшәсә яши, әмма шуны (яратам
дигән булып!) оныта алмый. Тик андый канэчкечне ничек итеп яратырга була да ничек итеп аны якты хатирәдәй мәңгегә күңелеңдә сакларга була?!
Фатыйх кабат уйга калды. Люциянең карт полковникка кияүгә чыгуы бер нәрсә, ни әйтсәң дә, ул аның, үзе әйтмешли, уйланган эше. Ләкин Фатыйхны бүген бөтенләй икенче нәрсә борчый, алай дип кенә әйтүе аз, ул аның ачуын кабартып, җан тынычлыгын ала язган иде. Абыйсын иң борчыганы – Абрекның Сәгыйть кызы Тәнзиләгә өйләнүе. Әйе, Сәгыйть кайчандыр Фатыйхлар гаиләсенең башына җиткән, тулы, тату гаиләне җимереп аткан авыл куштаны Хөснулла углы иде. Яшьләргә аларга барыбер, утка каршы очкан күбәләк сыман, нишләгәннәрен һәм кая барып бәрелгәннәрен дә белмиләр. Алар бүген бәхетле, бер-берсен өзелеп яраталар, ә кирәкмәгәнне уйлап, баш ватып утыру алар өчен кирәк нәрсә түгел. Яратмаган, сөймәгән чит бер нәсел белән кушылырга җыена аларның асыл кошы! Алда ярәшү минутлары, туй мәҗлесләре булыр! Нәрсә, Фатыйх шунда барып, шулар белән бер табында утырып, куштан Хөснулның оныгын, булачак киленне мактап, сүз сөйләп торсынмы? Ярар, аталары ялгышын, явызлыгын алар инде оныткан да, ди. Гомер бара, ага, алга, киләчәккә күз ату мәслихәт, ди. Ләкин аларның бабалары кылган әшәкелекне күңелең белән онытырга теләсәң дә, аны барыбер китек җаныңнан этеп чыгара алмыйсың. Нәфрәт хисе, ни кызганыч, Фатыйхның канына сеңгән. Сәгыйтьләр ягы бу каршылыкны күрмәмешкә сабышса да, әлеге кушылу-кавышу мәҗлесләре барыбер яртылаш кына килеп чыгачак, чөнки бер-береңне күралмау хисе инде күптән күңелләргә юшкын булып утыргандыр. Ләкин иң аянычы шул: әлеге гаиләдән бәла-каза күргән, газап-җәфа чиккән, матур, тулы гаиләдә үсәсе урынга, тормыш мәхшәреннән ятимнәр йортында ышыкланырга мәҗбүр булган Люциянең бу хәлгә битараф калуы, әлеге бәлане күрмәскә тырышуы Фатыйхның җен ачуларын чыгарды...
– Син шуны белмәдеңме?! – Фатыйхның басынкы, түбән тавышы бу юлы нигәдер яңгырап чыкты, шомлы яңгырады. Юган тәлинкәләрен ап-ак чиста чүпрәк белән сөртеп, киштәгә тезәргә торган Люция, эшеннән тукталып, абыйсына текәлде. Чыраеның җитдилегенә караганда, абыйсы аның белән уйнап сөйләшми иде кебек. Люция – җүләр түгел, сүзнең нәрсә турында барганын бик тиз аңлап алды...
– Нәрсә?!
– Улыңның кем кызына өйләнгәнен белмисеңме?
– Беләм...
– Белгәчтен, нишләп миңа алдан ук әйтмәдең?!
– Әйтеп торуның кирәген тапмадым...
– Ничек алай?! – Фатыйх, гарьлегеннән буыла язып, утырган урыныннан
сикереп үк торды.
– Менә шулай...
– Оят түгелме сиңа? – дип кычкырды Фатыйх. – Синең өчен мин җанымны
бирергә дә әзер идем, сеңлем кебек кенә түгел, мин сине кызым кебек үстердем. Үстердем, яшәргә көч бирдем, гомерең буе сиңа җил-яңгыр тидермичә саклап килдем. Ә син шул яхшылыгыма нәрсә белән түләдең?! Төкердең син минем ул яхшылыгыма, матур итеп төкердең! Ел саен борчу китердең, ел саен берәр мужик өстерәп кайттың! Менә шул...
– Яхшы, – диде Люция. – Яхшылыгың өчен түләргә әзермен, хезмәт хакымнан сиңа тиешле акчаны биреп барырмын!
– Син мине аңламадың, җүләр! Миңа синнән берни дә кирәк түгел! Миңа синең аңлавың гына кирәк! Әгәр балаңа әйтеп аңлатсаң, бәлкем, ул уйланган, безгә дошман булган нәсел белән кушылудан тоткарланыр иде! Аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?!
– Аңлыйм да, аңламыйм да...
– Аңламыйсың син, аңларга да теләмисең...
– Абый! Ну, мин нишли алам соң инде?! Абрек шушы кызга өйләнергә
теләгәч, мин нишли алам? Әйе, аңлыйм, күңелле хәл түгел! Ләкин ни-и- ишлим?! Әйт...
– Әй, сезне! – дип кул селтәде Фатыйх һәм шул көнне өйдән чыгып югалды...

 

Икенче бүлек
Тәнзилә
Мәҗлес Фатыйхсыз гына узды. Табында юк нәрсә юк иде. Каладан алып кайткан күчтәнәчләр янында Люция пешергән ризыклар да күп иде. Нәрсә- нәрсә, ул – аш-суга оста хатын. Ул бүген ике төрле бәлеш куйды, ике тавык тутырды. Бәлеш белән тавык ашап туймаслык булган. Абрек әнисенең пешергән ризыкларын мактый-мактый ашады, ә Абрекның авыл турындагы әкиятен тыңлап арыган полковник (күрәсең, бик нык ашыйсы килгән!) тавык ашын ияк астына агыза-агыза, буяла-буяла ашады. Тәнзилә генә җүнләп ашамады, чемченеп утырды. Әйе, ул кәефсез иде. Тынлыкны Абрек бозды...
– Әни!
– Әү, улым?
– Өйләнешкәндә, хәер-фатыйханы кем бирә?
– Кызның да, егетнең дә әти-әнисе бирә.
– Ну, шулай булгач, – дип, кулын җәйде егет. – Син ризадыр бит? Син безне
өйләнештерергә ризамы?
– Риза, улым, риза.
– Әтием юк, аңардан ризалык ала алмыйм. Тәнзилә ягы риза. Шулай
булгач, нәрсә дип без монда һаман чүп чәйнәп утырабыз соң? Сөенергә кирәк, шатланырга...
– Анысы шулай, улым, бик дөрес уйлыйсың. Тик менә тәти абыең...
– Тәти абый?! – дип кычкырып куйды Абрек. – Ул минем атам да, анам да түгел! Нишләп соң...
– Шулай да, – дип бүлде аны анасы, – тәти абыеңа тияргә ярамый, ул зур кеше, безнең барыбыз өчен дә зур терәк...
– Әни! Син мине аңламадың! – дип сикереп торды Абрек. – Мин тәти абыйны яратам һәм хөрмәт итәм. Безнең өчен һәм менә бигрәк тә синең өчен аның кем булганын яхшы аңлыйм. Әйе, ул безнең атабыз, хәтта бабабыз урынына калган кеше, әйе, аның сүзе һәрчак сүз булып калыр, чын сүз булып! Ләкин... безнең Тәнзилә белән өйләнешүебезгә аның ни катнашы бар? Тәнзиләләр нәселен сөймәгәнгә, күралмаганга безнең ни эшебез бар? Мин өйләнәм, аңлыйсызмы, мин! Яратып өйләнәм! Тәти абыйның узган гомере ничек кенә газаплы булса да, без хәзер шуның газабын татып яшәргә тиеш түгел, аңлыйсызмы сез, юкмы?!
– Аңлыйбыз, тик...
– Һәм дә... аңлата белергә дә кирәк, – дип, кинәт кенә сүзгә кушылды полковник. Аның тавышы көтелгәнчә коры һәм рәсми килеп чыкты. – Хәлләр җиңелдән түгел, дусларым, монда барысын да уртага салып, бик нык уйлап гамәл кылырга кирәк. Сез – яшьләр, сез һаман да ашыгасыз, алдын-артын уйлап бетермисез...
– Яхшы, – дип, аның сүзен бүлде Абрек, – сез минем урында булсагыз, нишләр идегез?
– Мин синең урында булсаммы? – Полковник кинәт кенә төртелеп калды. – Хе... мин синең урында булсам, менә мондый хәлне китереп чыгармаган булыр идем. Халыкта шундый сүз йөри: өйләнгәнче, тәкъдим ясаганчы, иң элек кызның нәселен тикшереп кара, диләр. Алданрак кая карадың соң? Нәрсә, бу ике нәселнең гомер буе дошманлашканын, бер-берсен күралмаганлыгын белмәдеңме? Мин моны сиңа Тәнзилә алдында әйтәм, ул миңа үпкәләмәс дип уйлыйм, чөнки дөресе шул, ә дөрес сүзгә, үзегез беләсез, җавап юк...
– Белдем ди, белсәм нәрсә? Нәрсә, мин шуны белгәч, кире уйларга тиеш идемме?
– Синең урында булсам, – дип, аңа кабат төрттерде полковник, – мин әзрәк уйланган булыр идем...
– Нәрсә турында?
– Өйләнергәме, ну... өйләнмәскәме...
– Ә нәрсә уйларга! – дип кызды егет. – Без Тәнзилә белән, өйләнешергә
дип, бер-беребезгә сүз куештык! Бетте-китте!
– Син уйлаган белән генә бетми шул әле...
– Ә нәрсә тагын?!
– Улым, – дип тынычландырды аны анасы, – син Гобәй абыеңны да тыңла
инде әзрәк, ул, ни әйтсәң дә, дөнья күргән кеше...
– Мин бит сиңа өйләнмәскә дип әйтмим, – дип, акрын гына сүзен дәвам
итте полковник, – ләкин аны алданрак хәл итеп, тәти абыеңны шуңар әзерләргә кирәк иде! Мөмкин идеме?! Мөмкин иде! Сезнең хәбәрегез, бәлкем, аның башына күсәк белән суккан кебек булмас иде! Анаң да, син дә ялгышкансыз, абзыйны алдан әзерләмәгәнсез, менә шуңа күрә дә ул безнең яннан качты. Төптәнрәк уйласаң, аны да аңларга була...
– Әйе, була, сез хаклы, – дип килеште Абрек. – Тәти абый белән алданрак сөйләшергә кирәк булган икән...
– Алдан сөйләшүнең дә мәгънәсе юк иде, – дип, сүзгә керде Тәнзилә, – ул безгә барыбер каршы киләчәк иде, аяк терәп каршы киләчәк. Чөнки ул бер бабайны гына түгел, безнең бөтен нәселебезне, шул чираттан әтине дә, әнине дә, мине дә һәм туганнарымны да күралмый...
– Ә хәзер нишләргә соң инде? – диде егет. – Буласы булган, хәзер безгә алга карап эш итәргә кирәк, шулай бит, Гобәй абый?
– Шулаен шулай, энем, тик менә тормышлар ни күрсәтер бит, тормышлар...
...Фатыйх шул көнне кичкырын гына кайтты. Артык сүз эндәшмәде, тыныч кына табын янына килеп утырды. Абрек белән Тәнзилә чоланга чыгып ятканнар, ә Гобәй, диванда кырын ятып, телевизор карый иде...
Люция пешергән ризыкларын, тиз генә җылытып алып, абыйсы каршына китереп куйды. Фатыйх тавыш-тынсыз гына ашады. Ашаганын күзәтеп, каршына ук килеп утырган Люцияне, күрмәмешкә сабышып, аңа карамыйча гына тукланды. Соңыннан:
– Әйбәт пешергәнсең, маладис! – дип, сеңлесенә рәхмәт әйтте һәм шырпы тартмасының бер кырыен яньчеп, шуның белән теш арасына килеп кысылган ит валчыкларын актаргалады. – Яшьләр кайда суң әле?
– Бакчада, верандада, – диде Люция, – ял итәләр... – Төнлә ял итәрләр, бар, чакыр!
– Нәрсәгә?
– Әйтәсе сүзем бар...
Люция балаларны чакырырга дип чыгып киткәч, аның янына Гобәй килеп утырды. Әллә арган, әллә артык күп су чөмергән, абзыйның күзләре шешенгән, йөзе агарынган иде. Йокыга китә-китә телевизор карап ятса да, күрәсең, ул Фатыйх белән Люциянең сөйләшкән сүзләрен ишетеп өлгергән, һәрхәлдә ул шуңардан хәбәрдар иде.
– Җә, – диде ул, өстәл өстендә торган кәсәдән салкын чәй чөмереп. – Яшьләргә ни димәкче буласың?
– Абзый, син безнең эшкә тыгылмасаң иде, – диде Фатыйх. Җавап шактый кырыс һәм тупас яңгырады.

– М...да... – дип сузды Гобәй, – ошатмадың син мине?!
– Әйе, ошатмадым, – дип, туры бәрде ул аңа, – хәер, бер сине генә түгел... – Тагын кемнәрне?
– Сеңелнең ел саен ир өстерәп кайтканын ошатмыйм...
– Бу юлы соңгысы булыр дип уйлыйк, – дип елмайгандай итте абзый.
– Әгәр шулай килеп чыкса, мин бик шат булыр идем, – дип елмайды ул
Гобәйнең сүзенә каршы. Ләкин бу дустанә елмаю түгел, аның төбендә ниндидер ачы киная ята иде. Озак еллар милиция эшендә кайнаган, үз гомерендә кемнәрне генә тотмаган һәм кемнәрне генә утыртмаган, кешенең, үзе әйтмешли, эчке «нутра»сын яхшы белгән элеккеге тәртип сакчысы аның бу кинаясен бик тиз тоеп, аңлап алды. Ул хәзер бернидән дә тартынып тормыйча, җинаятьчеләрне ничек фаш итсә, шулай, аларның бугазларыннан буып ничек селкетсә, шулай – кисәк кенә хуҗага каршы һөҗүмгә күчте...
– Фатыйх...
– Әйе...
– Син үзеңә бик күп нәрсә аласың кебек...
– Нәстә ул?
– Бөтен кеше синең алдыңда баш ияргә, синнән рөхсәт сорарга тиеш. Нәрсә,
без дә синнән хәер-фатыйха алырга тиешме? Сеңлеңә өйләнәм бит...
– Анысы, абзый, синең ихтыярыңда...
– Ә шулай да? – дип сүз көрәштерде Гобәй.
– Абзый, син инде олы кеше, сеңелнең синең белән гаилә коруына каршы
түгелмен. Яшәгез, бәхетле булыгыз! Аңла, мин аның кияүгә чыгуына каршы түгел, мин бары тик аның аерылып, ел саен яңа кеше өстерәп кайтуын гына өнәп бетермим...
– Мине дә ошатмадың, аңладым...
– Синең Гобәй булуың өчен түгел, ә бывший мент булуың өчендер... бәлкем... Күрдем мин сезнең халыкны төрмәдә, үз күзләрем белән күрдем. Менә шушы ышкурымда татыдым! – дип җикеренде Фатыйх, күкрәк сугып. – Бозлы карда ике сәгать тезләндереп тоттылар. Тезләнмәгәннәрнең аякларын таяк белән сугып имгәттеләр. Ике аягым ике яктан да сынган. Көз-яз сызларга тотына, авыртуына чыдарлык түгел. Әле бу бер генә мисал. Сөйли китсәң... Менә шуннан соң ничек итеп мин сезне, сезнең халыкны хөрмәт итәргә тиеш суң, әйт әле?
– Карале, Фатыйх, – дип кызып китте шулчак Гобәй, – мин Ысталин заманында хакимлек иткән җүләр законнар, кабахәт төрмә сакчылары өчен җавап тотмыйм. Үткәннәрне күптән онытырга вакыт, алга карарга кирәк, алга! Бер сиңа гына килеп кагылмагандыр бит ул андый хаксызлык, бер сине генә рәнҗетмәгәннәр бу дөньяда, аны күпләр, бик күпләр үз ышкурасында кичергән. Хәзерге көнне узган гомер бизмәне белән үлчәп утырырга ярамый, аңлыйсыңмы...
– Әйе, син хаклыдыр, бәлкем, – дип килеште аның белән хуҗа, – тик шул вакытта син хаклы да түгел...
Кызганнан-кыза барган бу бәхәс шушы урында туктап калды, чөнки аны дәвам итәргә Люция белән бергәләшеп килеп кергән яшьләр комачаулады. Алар, тартынып кына, табын тирәсенә утырыштылар. Фатыйх, җыелган халыкка гадәттән тыш әһәмиятле сүз әйтергә җыенган лектор сымак, урыныннан торып басты һәм талдан ясалган таягына тернәкләнеп болай диде:
– Абрек, Тәнзилә, мин сездән гафу үтенәм, мин үземнең узган гомеремне, булган кайгымны нигәдер сезнең бәхетегездән, шатлыгыгыздан өстен куйдым.
Алай ярамый, билгеле, мин бу турыда озак уйладым һәм хәтта берничә таныш кешем белән дә киңәшергә өлгердем... Без инде әкренләп сүнеп барабыз, ә сез яшь, сез әле яши генә башладыгыз. Әгәр дә миннән хәер-фатыйха алуны мәгъкуль күреп, әлеге эш-гамәлне кирәк дип саныйсыз икән, әйтәсе сүзем шул: яшьләр, миннән сезгә хәер-фатыйха...
– Рәхмәт, тәти абый! – Абрек, рәхмәтен җиткерер өчен, тәти абыйсын кочып алмакчы иде, ләкин кирәкмәгән артык хәрәкәт ясап, ул Фатыйхның фәкать кул башын гына кыса алды...
– Сиңа да, Люция, сезгә дә, – диде Фатыйх, – тик бусы соңгысы булсын иде инде, чыксаң, соңгы мәртәбә чык...
– Рәхмәт, абый...
– Мин үземне бүген начар сизәм, чоланга чыгып, бераз гына ятып торсам, каршы килмәссез дип уйлыйм! – диде Фатыйх һәм, әкрен атлап, ишеккә таба юнәлде. Ләкин бусага төбенә җитәрәк ул тукталып калды һәм өйдәгеләргә кызык сүз әйтте. – Сезгә үтенечем бар, зинһар, мине туй мәҗлесләренә чакырып, кунактан кунакка йөртмәгез, җәме...
Хуҗа абзыйның соңгы сүзе нигәдер барысын да уйга калдырды. Ул бер- берсен сөйгән яшьләргә үзенең хәер-фатыйхасын бирсә дә, күңеле түрендә бу ярәшүне һич кенә дә кабул итеп бетерә алмады. Гобәй белән Люция, авыл урамыннан бер җилләнеп кайту теләге белән, өйдән чыгып китүгә үк, Тәнзилә белән Абрек арасында кабат бәхәс купты. Абрекның:
– Күрәсеңме, тәти абый ничек йомшады, үз ялгышын аңлады! – дигән сөенеченә каршы Тәнзилә:
– Ә мин сөенерлек берни дә күрмим! – дип, егетнең авызын япты.
– Нигә алай дисең, матурым?
– Фатыйх абый алдында безнең бабабызның гаебе бик зур, коточкыч зур.
Безнең алда хәер-фатыйхасын бирсә дә, күңеле белән ул аны барыбер теләмичә генә бирде. Соңгы сүзен ишеттеңме? Ул әти-әни янына да, безнең туйга да бармаячак!
– Бармаса бармый, әллә ни зур югалту түгел, – дип әйтте бу бәхәстән туя башлаган Абрек.
– Минемчә...
– Нәрсә?
– Сиңа башка кыз табарга кирәк...
– Ни өчен?
– Без синең белән барыбер бәхетле була алмаячакбыз, йолдызлар безгә
каршы... Уйла, Абрек, өйләнгәнче барысын да уйла, соңыннан үкенерлек булмасын...
– Син моның белән нәрсә әйтмәкче буласың?
– Ашыкма миңа өйләнергә, бәлкем, башка кеше табарсың...
– Болай сөйләнсәң, табармын да шул!
– Тап, алайса, тап!
Тәнзилә, капылт кына кузгалып, өйдән чыгып китте. Кая киткәне билгеле
инде, атасы, анасы янына чапты! Әйе, үз итмәде кыз алар нәселен, караңгы елларның чоңгылыннан котыла һәм шул ачы уйларыннан арына алмады. Абрекка әлеге җан газаплары әллә ни зур читенлек китермәде кебек, чөнки ул – ир кеше, ул күпкә көчлерәк. Ләкин ул әле һаман да Тәнзиләне ярата, чөнки бу сары чәчле кыз аның күңеленә уелып кергән һәм ул, әлбәттә, киләчәк тормышын ансыз күз алдына да китерә алмый иде...

Өченче бүлек
Туй алдыннан
Туйны июнь башында ясарга булдылар. Кыз ягы туйны көзгә күчерергә ниятләп караса да, кияүнең анасы, чатыр торып, әлеге тәкъдимгә каршы чыкты. Калган эшкә кар яуганын сизенгән Люция туйны тизләтергә булды. Тагын бер яңалык: туй авылда түгел, ә калада узачак. Фатирда түгел, ресторанда. Туй хакын, ресторан бәясен ике як та күтәрергә булды: яртылаш. Бу сөйләшү, килешү кәләш йортында, табын артында узды. Кадерле кунак булып кына йөрергә, һәрчак игътибар үзәгендә булырга яраткан Гобәй: «Яшьләрне өйләндергәч, чират безгә дә җитәр инде!» – дигәч, Люция: «Белмим әле, мин кире уйларга да күп сорап тормам!» – дип, табындагыларны рәхәтләндереп бер көлдереп алды...
Фатыйх, билгеле ки, туй алды мәҗлесләренең берсендә дә катнашмады. Янына төшеп, аны чакырып та карадылар. Ләкин ул, авыруга сабышып, әлеге чакыруларның берсен дә кабул итмәде. Әйе, Фатыйхның йөрәк ярасы тирәндә, шактый тирәндә ята иде шул...
Әлеге туй вакыйгалары Фатыйх өчен тагын бер сынау алып килде. Туй алдыннан авылда күңелсез хәбәр, ямьсез гайбәт таралды. Сәгыйть үзенең кызын юкка гына Люция улына бирми икән, бу уйланып, ике нәсел арасындагы ямьсезлекне тигезләү өчен шулай эшләнә, имеш! Фатыйх, билгеле, әлеге сүзләргә артык зур игътибар итмәде, ә менә Сәгыйть аны җитди кабул итте. Кыскасы, бу гайбәт аның тешенә тиде. Бер көнне ул, шактый кызмача хәлендә, Фатыйхларга килеп керде. Өйдә хуҗа үзе генә иде, чөнки кунаклар барысы да, калада узачак туйга әзерләнү нияте белән, Казанга китеп бардылар...
Сәгыйть, әгәр дә ул эчә башласа, төс-кыяфәтен югалта. Тарамаган, юмаган чәчләре, касмакланып, үрә торып баса, күзләре акая, борыныннан ниндидер сары су ага, кибет аракысы эчсә дә, тәненнән авыр махмыр исе аңкып тора...
– Сәлам, кода! – дип эндәште аңа Сәгыйть һәм былчыракка каткан кулын сузды. Фатыйх аңар кул бирмәде, тегесе, аңлагандай, сузган кулын кире алды...
– Сәлам...
– Сүләшергә кирәк ие...
– Мин синең белән сөйләшергә теләмим, – дип кысылды хуҗа, – исерек син! – Ну, мин исерек... әйе! – дип килеште аның белән кунак. – Дөрес сүлисең...
Тик хәлләр бигүк әйбәт түгел...
– Күрәм, хәлең чынлап та әйбәт түгел, айнырга вакыт...
– Айнып була димени монда?! Шундый хәлләр...
– Нинди?
– Утырырга ярыйдыр бит?
– Ярый! Утыр!
Юан гәүдәле Сәгыйть, гөпелдәп, өстәл янына терәлеп торган артсыз
урындыкка килеп утырды. Тәүге мәртәбә нәсел дошманының өенә кереп, табын янында ук булмаса да, урындыгында утыра алуыннан үл үзен чиксез бәхетле сизде һәм шул хәлгә сөенгән хәлендә озак кына сүзен башлый алмыйча торды.
– Тыңлыйм сине!
– Шундый сүзләр йөри авылда, гайбәт... Имеш, атамның сезнең нәселгә карата кылган явызлыкларын юар өчен, кызымны... ягъни мәсәлән, Тәнзиләмне Люциянең улына кияүгә бирәм икән...
– Бирәсең бит инде!
– Бирәм, ие! Тик мин монда причум! Махсус түгел бит! Кызымның теләгенә каршы килә алмадык, ни мин, ни хатын! Алар... яшьләр... бер-берсен яраткач... нишлик... каршы киликмени суң?
– Авыл халкы ни сөйләгәне минем өчен караңгы, – диде Фатыйх бераздан, – мине беләсең, мин гайбәт сүз тыңлап йөри торган адәм түгел. Халык ни сөйләмәс! Ләкин мин синең урында булсам...
– Ие... ие! – дип күтәреп алды кунак. – Нишләр идең?
– Каршы чыгар идем... кызым белән сөйләшеп, аңлашыр идем...
– Белмим, – дип баш чайкады кунак, – аңлар иде микән?!
– Аңлата белсәң, аңлар. Ә син тоттың да, бернинди уңайсызлык кичермичә,
кызыңны безнең нәсел кешесенә кияүгә бирә башладың. Кирәк идеме ул сиңа? – Миңа тек барыбер... яшьләр өчен, Тәнзилә өчен... ие...
– Тәнзиләң! – дип ярсыды Фатыйх. – Бер елаган булыр иде дә оныткан
булыр иде. Кияүгә чыкмаслык кыз түгел, башкасын табар иде. Ә син шуны уйладыңмы соң? Абрекка кияүгә чыккач, гомере буе шуны уйлап яшәячәк, аңлыйсыңмы, гомере буе?! Күтәрә алмаячак синең кызың аны...
– Нишләп?
– Артык нечкә күңелле ул синең Тәнзиләң, гомер буе шул үкенечле уйдан арына алмаячак...
– Уйларга түгел... онытырга вакыт, онытырга...
– Онытырга тырышып кына, онытсаң икән дә бит! Онытылмый ул, аңлыйсыңмы, җанда бит ул, канда...
– Җарар инде! – дип кул селтәде Сәгыйть һәм җүләр кеше сымак, кисәк кенә талпынып, урыныннан торып басты. – Юктыр бит?
– Нәстә юк?
– Теге йөз грамм...
– Юк! Мин өйдә аракы тотмыйм!
– Жәллисең, да? Кодаңа?!
– Карале, кода! – дип, мыскыллы елмайды хуҗа. – Син минем өемә үз
гомереңдә беренче тапкыр аяк бастың, мин сине чакырмадым, име, кил, дип үтенмәдем. Гафу ит, мин, гомумән, эчкән кешене, исерек кешене яратмыйм! Андыйларга кайчак кеше дип әйтергә дә телем бармый...
– Ә кем кеше соң? – диде Сәгыйть. – Синме?!
– Мөгаен, тик һәрхәлдә мин исерек түгел...
– Мин елга бер генә исерәм, анда да сәбәп булганда гына, – дип батырайды
кунак. – Ә син беләсеңме суң... – Нәрсә?
– Әткәй сине ни өчен сатканын?
– Беләм... әнигә, әтигә үчләнеп...
– Заманы шундый булган аның, дус дусны, туган туганны саткан, явить
иткән... туес... Син миңа әйт әле, нишләп суң атамның хатасы өчен хәзер менә мин җавап бирергә тиеш?!
– Сүз аның турында бармый, сүз хәтер турында бара, ачы хәтер! Атаңның явызлыгы өчен, сүз дә юк, син җавап тотмыйсың. Ләкин эш...
– Әтидә генә түгел шул, синең анаң да гаепле булган...
– Минем әнидә?!
– Ие... анаң кибетче иде, безнең әти аңардан үз бәясеннән дефицит товар
сораган, ә ул бирмәгән...
– Үз бәясенә түгел, ә бушлай! – Ә бирсә, ни була? Үлмәс ие?

– Ярамаган, аңлыйсыңмы, ул бит әнинең шәхси кибете түгел, райпотребсоюзныкы. Отчёт биргәндә, җитмәгәнен каян алып түләгән булыр иде? Ә?
– Һей, – дип көлде Сәгыйть, – кибетчеләр алар җаен табалар, болай да чумарага яшиләр! Берәр яхшы әйберне арттырып сата да, каплый да куя бурычын!
– Минем әни намуслы кеше иде, ул андыйга бармады. Нишләп суң ул синең атаңа тауарны бушлай бирергә тиеш? Нишләп? Нәстә, ул Алланың кашка тәкәсе мәллә?!
– Синең әниең дә әллә кем түгел иде, белә идем мин аны, сүлиләр иде...
– Нәстә сөйлиләр иде?
– Ничек итеп кибеттә урлашканын...
– Син!!! – дип акырды аңа Фатыйх. – Син минем әнигә тиясе булма, җәме! – Ну... шундый булгач... анаң...
– Нинди?!
– Шундый...
– Тимә әнигә, кабахәт! Ишетәсеңме, юкмы...
Язга чыккач, аяк һәм тән хәлсезлеге сизеп, хәлсезлек чире кичергән Фатыйх,
кинәт кенә ярсып, кабынып китте. Ул Сәгыйтьне ботарлап атардай булып, якасыннан эләктереп алды һәм, бар булган көченә, ишек ягына этәрде. Артык көчәнүдән тыны кысылды, авыру йөрәге исә чыгардай булып какты...
– Чы-ы-гып кит! Хәзер үк!!!
Авыр гәүдәле Сәгыйть, абынып китеп, башы белән ишек бусагасына барып төште. Инде бу вакыт үзенчә айный, барысын да аңлый башлаган исерек, сикереп торып, кулларын бутый-бутый, Фатыйхка ташланды. Фатыйх, йодрыгын катырып, каршына ыжгырып килгән мужикның кисәк кенә борын төбенә тартты. Фатыйхның аяклары хәлсез булса да, кулы яман каты һәм көчле иде. Әйе, балта остасының кулы берничек тә йомшак була алмый шул. Бу сугудан хәерсез кунак бер урында катып калды, аның борыныннан шаулап кан китте. Икенче сугуында Фатыйх, ипләп кенә, аның маңгай астына ямады, исерек, аңын җуеп, гөпелдәп идәнгә ауды...
...Сәгыйтьнең кыйналу хәбәре авылга, бәлкем, таралмас та иде, ләкин моңа зыян күрүче үзе үк сәбәпче булды. Бик озак денгә килә алмыйча җәфаланган Сәгыйтьне хастаханәгә озатырга туры килде. Хәер, анда ул бер генә төн кунды, икенче көнне аны авылга кайтарып җибәрделәр. Ләкин криминаль маҗаралардан хәбәрдар булырга яраткан, Фатыйхны, ялгызлыгы сәбәпле, күпмедер дәрәҗәдә өнәп бетермәгән милиция хезмәткәрләре зыян күрүчене хастаханәдән эзләп таптылар. Кыйналган Сәгыйть, милиция хезмәткәрләренең сүзе буенча, барысын да ничек булган, шулай сөйләп биргән.
Фатыйхны район үзәгенә, милиция бүлегенә чакырдылар. Сорауны кырыс чырайлы, озын буйлы, сакал-мыек баскан олы яшьләрдәге майор алды. Касыйм атлы иде ул. Фатыйх аны бик тиз танып алды, моннан ике ел элек ул, үзенең бригадасы белән, майорның иске мунчасын яңарткан иде.
– Сәлам, брат! – дип, ничектер дустанә һәм якын итеп күреште ул Фатыйх белән. – Әйбәт түгел, бырат...
– Әйбәт түгеллеген үзем дә аңлыйм, гаебемне таныйм, иптәш майор, – дип килешергә мәҗбүр булды ул.
– Нигә дип суктың син аңа?
– Виноват! Сугарга тиеш түгел идем, тик тыелып кала алмадым...

– Сиңа кода да түгелме соң әле ул?
– Әйе, кода, булачак кода.
– Бырат, – дип елмайды майор, – аңла, без сиңа җәза бирү ягында түгел,
юк кына нәрсә өчен синең кебек төпле кешене утыртасы килми. Без зыян күрүчедән сорау алдык, протоколы менә минем өстәлемдә ята...
– Нәстә, мине утыртуларын телиме?
– Юк, киресенчә, – дип сөендерде майор, – ул синең өстән гариза язмады. Сорау алган чакта да ул башта сине түгел, ә үзен гаепләде...
– Юк, ул ялгыша, чөнки гаеп миндә, – дип үзенекен тәкрарлады Фатыйх. – Кабатлап әйтәм: мин аңар сугарга тиеш түгел идем...
– Ашыкма син, бөтен гаепне үзеңә генә аударма, – дип яклады аны майор. – Ул сиңа үзе ташландымы?
– Юк, ул миңа ташланмады. Мин үзем гаепле...
– Бырат! Җитәр инде һаман шул исерекне якларга! – дип бүлде аны майор. – Допроста ул үзенең ялгышын таныды һәм шул нәрсә, беләсең килсә, сорау алу протоколына да теркәлде...
– Иптәш майор, ни булса да, мин аңар сугарга тиеш түгел идем!
– Син беләсеңме, хулиганлык буенча нинди статья барын? Синең очракта өч елдан җиде елга хәтле ирегеңнән мәхрүм итү каралган. Куркытмыймы?
– Куркасы юк, майор, мин инде төрмә этапларын узган кеше, – дип батырайды Фатыйх, – теләсә нишләтегез, мин барысына да әзер...
– Яшең бар, бырат, сиңа анда кыенга туры киләчәк. Хәер, сине условный белән дә калдырырга мөмкиннәр. Ләкин анысы да кирәк түгел сиңа, ул төрмәдә утырудан да кайтыш. Шуны аңламыйм: нәрсә бүлешә алмадыгыз соң сез? Сәбәбе бармы? – дип төпченде майор.
– Сәбәбе юк, иптәш майор, мин үзем гаепле...
– Бөгештермә, яме...
– Аңламадым?
– Милицияне шултиклем ахмак дип уйламагыз сез, – дип, астыртын гына
елмайды майор. – Күптәнге сер ята сезнең бу кыйнашуыгызда. Аның атасы Хөснулла абзый, ишетеп булса да белә идем мин ул кешене, заманында сине төрмәгән олактырган, шулай бит? Сине генә түгел, анаңны да? Алай гына да түгел, бөтен гаиләгезгә зыян салган, мораль зыян...
– Мөмкин булса, мин бу сорауга җавап бирмәс идем.
– Ихтыярың...
– Кузгатмыйк узганнарны...
– Яхшы, кузгатмыйк, – дип килеште майор. – Өстеңнән җинаять эше
кузгатмас өчен, сиңа хәзер зыян күрүче белән килешергә һәм аңардан гафу үтенергә кирәк булачак. Аңладыңмы?
– Юк, аңламадым.
– Минем бу эшне ябасым килә, судка җибәрәсем килми...
– Ни өчен?
– Сине хөрмәт иткән өчен.
– Мунча өчен түгелдер ич?
– Юк, – дип көлде майор, – мунча өчен түгел. Кул кысышып, бер-берегездән
гафу үтенәсез дә, и эше бетте, кодагый!
– Юк! Мин аңардан гафу үтенмәячәкмен...
– Фатыйх абый! Ну, нинди кеше соң син, ә! Синең белән җайга салып
сөйләшергә телисең, име, ә син шуны тотасың да кирегә борасың...
– Юк, утыртсалар утыртсыннар, әмма мин әнине мыскыл иткән кешедән гафу үтенмәячәкмен! Тимәсен минем әнигә, тимәсен! Әгәр дә тагын тия икән, аны кыйнап кына калмаячакмын, башына җитәчәкмен!
Фатыйхның, утырган урыныннан күтәрелеп, шулай каударланып кычкыруы милиция эшендә хезмәт итү дәверендә күпне күргән майорның исен-акылын ала алмаса да, ул аны барыбер таң калдырды. Ике нәселнең, ике гаиләнең бер- берсенә булган нәфрәте, рәнҗеше кирәгеннән артык тирәндә ятканын майор шунда гына сизенде...
– Минем әнием беркайчан да урлашмады! Ул кешенең бер тиененә дә кермәде! Аны бер хаксызга гаепләделәр һәм харап иттеләр! Тимәгез минем әнигә, ти-и-мәгез!!!
Түземлеген җуя башлаган майорның тәкате калмады булса кирәк, ул өстәл кырына гына беркетелгән төймәгә басты. Ишектә кече яшьтәге ябык чырайлы сержант күренде.
– Тыңлыйм, иптәш майор! – Керсен...
– Кертергәме?
– Да...
Ишектә Сәгыйть күренде. Кәефсез, чырайсыз. Бер-берсенә ни әйтергә дә белмичә, сәерсенеп карашкан ике коданы шаклар катырып, тынлыкны иптәш майор бозды һәм:
– Син нишләп кешенең әнисен мыскыл итәсең? Ни хакың бар? – дип, зыян күрүчегә ябырылды. – Гафу үтен аның улыннан!
– Мине кыйнадылар түгелме суң? – дигән булды Сәгыйть.
– Сине кыйнамадылар, сиңа суктылар гына! Ә син аның җанын кыйнагансың! Гафу үтен кодаңнан, и эше бетте, кодагый!
Сәгыйтьнең кодасыннан гафу үтенүе шактый киеренке рәвештә узды. Айныгач, сүз сөйләү осталыгын югалткан мокыт, авыз эченнән нәрсәдер мыгырданган булып, Фатыйхка хәлсез генә кулын сузды. Фатыйх, киресенчә, эшне озакка сузмады, – кодасының кулын каты итеп кысты да, ашыгып, кабинеттан чыгып китте...
– Кичер, авылдаш, син дә мине...
...Ике кода арасында чыккан низаг өйдәгеләрне дә читләтеп үтмәде. Әлеге хәтәр вә сәер вакыйгадан соң, каладагылар, җыйнаулашып, кабат авылга кайтып төштеләр. Тәнзилә аларга кереп тормады, әниләренә китеп барды. Аның ни өчен кермәве аңлашыла, билгеле, чөнки һәркемгә үз ыруы, үз каны якын. Люция шул көнне абыйсының колак итен озак чәйнәде. Бу очракта үзен хәзер хөкемдар итеп сизгән хатын, кайтуга ук, абыйсына нотык укырга тотынды...
– Абый, ни җитми инде сиңа, җә?!
– Миңа барысы да җиткән, кодаңа менә нидер җитми! – дип акланды абыйсы.
– Безгә үч итеп эшлисең, ахры, син боларның барсын да! Ике якны бер- беребезгә әчеләндереп, туйны булдырмаска җыенасың...
– Сезнең туегызга минем бернинди дә катнашым юк! Өйләнсен Абрек, бәхетле булсын, канса да кансуф! Ә мине калдырыгыз, тимәгез!
– Абый, – дип тигезләргә тырышты Люция. – Безгә бар булган үпкәләрне онытырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм, шул уй белән күпме яшәргә була соң инде?
– Син хаклы, сеңел, ие, онытырга кирәк, – дип килеште Фатыйх. – Борчылма, кодаңнан гафу үтендем...
– Абый, син дә безгә үпкәләмә, без сине яратабыз...
– Мин дә сезне бик яратам! – Фатыйх, бик каты хисләнеп, сеңлесе һәм сүзгә кушылырга коты очып торган Абрекны кочып алды. – Сездән дә якын кешем юк бит минем, аңлагыз...
Ул көнне Фатыйх өйдә кунмады, Сарада калды. Тәнзилә артыннан киткән Абрек өйгә ялгызы гына кайтып керде. Күңелсез, кәефе төшкән. Бар нәрсә өчен дә борчылып, ут йотып торган Люция улын: «Ни булды анда, сөйлә?!» – дигән сөаль белән каршы алды.
Абрек шул кичне анасына менә ниләр сөйләде:
– Тәнзиләнекеләр мине яхшы каршы алдылар, теге инцидент турында, авыз ачып, бер сүз дә әйтмәделәр. Сизәм, миннән барысын да яшерергә тырышалар, әйтерсең лә берни булмаган. Әтинең яньчелгән борыны күзгә ташланмаса, кодалар сугышкан, димәссең. Ләкин эшне Тәнзилә бозды, кызды. Аның тавыш чыгаруына аптырамадым, мин аның күңеленә кереп оялаган шайтаннан курыктым. Әнкәй, сиңа гына әйтәм, соңгы вакыт бик нык үзгәрде ул, аңар әллә нәрсә генә булды. Элеккеге Тәнзилә белән хәзергесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Психозный ул хәзер, бабасына, тәти абыйга карата, сиңа карата да психоз аңарда. Мин аңар болай да, тегеләй дә килеп карыйм, тынычландырам, уйларыннан арындырырга телим. Калада булганда, аның күңелен ачар өчен, йә паркка алып чыгам, йә кинога алып барам, сөйләндерәм, көлдерәм. Ә ул юк! Әзрәк онтылып тора да, кабат шул сәер халәтенә әйләнеп кайта. Мин инде хәзер үзебез өчен түгел, чурт с ним, өйләнешмәсәк өйләнешмәбез, аның үзе өчен курка башладым, акылдан чыкмасын, дим...
– Анысын мин дә сиздем, улым, – дип, сүзгә кушылды анасы, – акылына бәрмәсә ярый инде. Ләкин безгә бер башлаган эштән кире чигенергә ярамый, без инде килештек, сезне кушарга дип килештек, шуңа күрә безгә туйны һичничек тә өзәргә ярамый. Нәрсә, кире уйладың мәллә? Өйләнмәскәме уең?
– Өйләнәм инде! Яратам бит...
– Яратасыңмы?!
– Әйе, ни хикмәттер, бу хәлләрдән соң мин аны тагын да көчлерәк ярата
башладым. Буш, җилбәзәк кыз түгел ул, тик күңеле артык нечкә, барсын да тиз тоя...
– Өйләнмичә булмый, халык алдында көлкегә калуыбыз бар. Авыл халкы болай да кырын карый безгә. Тик син сөйләп бетермәдең. Ни белән бетте? Тәнзилә нишләде?
– Башта ул бер сүз дә дәшмәде, елады...
– Елады?
– Әйе, икенче бүлмәдә... Мин кухня ягында әти-әни белән чәй эчтем, бәлеш
пешергәннәр иде. Тәнзиләне чәй эчәргә чакырдык, ул чыкмады. Без дә артык ялынмадык. Әтисе белән авыл хәлләре турында сөйләштек. Бераздан ул үзе атылып чыкты. Төсе-кыяфәте киткән, күзләре кызарган, сипкелләре бүрткән... тагын да зураеп, артып киткән... Ярсыган! «Бәлкем, син китәрсең!» – ди бу миңа. «Кая?» – дим. «Өеңә! Бүтән монда кайтмаслык итеп китәрсең!» – ди. «Аңламадым...» – дигән булдым, хотя, аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңласам да. «Минем әтигә кул күтәргән кешеләр белән туганлашуның мәгънәсен дә, савабын да күрмим. Тагын да зуррак бәлаләргә тарганчы, безгә, бәлкем, хушлашырга кирәктер?!» – ди...
– Нәрсә! – дип бүлде аны анасы. – Чыкмаскамыни уе?
– Чыга ул, тик...
– Туйны өзә күрмәсеннәр! – дип ярсыды хатын. – Туй өчен ресторанга
акча түләнгән! Менә өзеп кенә карасын әле туйны, башын өзеп атам мин ул кызның! Кара син аны, ә...
– Әни...
– Әү?
– Аның әти-әнисе каршы түгелләр, бөтен хикмәт Тәнзиләдә, аңлыйсыңмы,
аның кәҗәләнүендә...
– Аңа ни җитмәгән тагын – сигәк марҗага?!
– Әни!
– Нәрсә әни?!
– Подбирай выражения, а!
– Нәрсә подбирай?! Без аңа һаман да җәймә җәеп торабыз, ә ул шуңар
төкерә!
– Әни, аны да аңларга була, әтисе өчен борчыла...
– Атасы бер сүз дә әйтмәдеме шуңа!
– Әйтте, яхшы итеп әйтте! «Кызым! Безнең кода белән ике арада булган
ямьсезлекне син оныт, алга, киләчәккә кара, булачак иреңә сыен!» – диде. Күп сүз әйтте аңар әтисе, акыллы сүзләр әйтте, барысын да хәтерләмим. Берәр сәгатьтән ул тынычланды тынычлануын, яныма утырып, хәтта гафу да үтенде. Ләкин мин дә тимер түгел, минем дә күңелем катты. Калмадым, киендем дә чыгып киттем. Туйдым мин, әни, беләсеңме, бу уеннан, туйдым...
– Уен әле башланды гына... улым...
– Тәнзилә, ни кызганыч, – дип сызланды Абрек, – бабасының кылган гөнаһын һаман да җанында йөртә һәм шуңардан һич кенә дә котыла алмый. Нишлисең, шундый инде ул, шундый булып туган, аны хәзер бернишләтеп тә булмый, әнкәй. Хикмәт бу...
 – Туй булмый, димәк?
– Туй булачак, әнкәй, һичшиксез булачак!
Дүртенче бүлек
Ниһаять, туй көне дә килеп җитте. Туй калада уза, ә иң элек авылдан, ата- анасы йортыннан кәләшне алып китешле, һәм бу борынгы йола, илдә совет власте хакимлек итүгә дә карамастан, әле һаман да исән иде.
Фатыйх, билгеле ки, әлеге бәйрәмдә катнашмады, бригада белән яңа эш табып, күрше авылга бура күтәрергә китеп барды. Туган нигезгә, туй күчтәнәчләрен күтәреп, Люция, Гобәй, Абрек һәм аның ике дус егете кайтып төште. Шушы ике дус туйда кияү егетләре ролен үтәргә, ә берсе (егет ягыннан) шаһит булып утырырга тиеш иде. Абрек өстенә туйга дип тектерелгән кара төстәге матур костюм-чалбар, аягына һәйбәтләп кремланган өр-яңа ботинка киде. Кияү егетләре дә, кияүдән калышмыйча, заманча матур итеп киенделәр. Кияү егетләренең берсе, Сафа атлысы (алар Абрек белән классташ дуслар!), кодаларга барып, андагы хәлләрне белеп кайтты. Тәнзилә кияүгә чыгарга әзер, ул Абрекны көтә, ләкин кәләшне алып чыгу җиңел булмаячак, аны яулап алырга туры киләчәк.
– Крепость алырга туры килмәгәе әле! – дип борчылган булды Сафа. – Урам чатыннан башлап, өйнең эченә хәтле засада куелган...

– Нинди засада тагын? – дип көлде авыл йолаларын бигүк белеп һәм шулай ук өнәп бетермәгән Абрек.
– Малай-шалай тора, авыл егетләре, – дип аңлатты Сафа. – Акча ташламасаң, уздырмаячаклар...
– Нинди акча? Күпме? – дип чәчрәде туй акчасын тартып-сузып кына җиткерә алган Люция.
– Вак-төяктер инде, мелочь, өчәр тәнкә ташлап булмас...
– Кибеткә барып, акча ваклатып кайтырга кирәк! – дип каугаланды Люция. – Борчылмагыз, мин барысын да уйлап куйдым инде! – дип, шулчак сүзгә
кушылды Гобәй. – Минем баштан үтте инде ул, үтте...
Полковник кечкенә генә күн чемоданыннан чүпрәк янчык тартып чыгарды
һәм аның эчендәге вак тимер акчаларны өстәл өстенә бушатты. Өстәл өсте төрле зурлыктагы тимер акчалар – тиеннәр белән тулды. Иске тимер акчалар яңаларына караганда да күбрәк иде, кулланудан чыккан тиеннәр янында сынып кәкрәйгәннәре һәм хәтта тишелгәннәре, кәкрәеп катканнары да бар иде. Абрек полковникның артык саран икәнлеген, һәр тиен өчен чукынганын яхшы белсә дә, хәйлә гамәлен бу хәтле үк килештерә алыр дип һич кенә дә башына китермәгән иде...
– Абзый, син боларны гомер буе җыйдың мәллә? – дип шаккатты ул, бу хәтле «байлык»ны күреп.
– Тормыш шундый нәрсә ул, кияү энекәш, – дип акыл сатты Гобәй, – барсын да алдан күреп эш итә белү мәгъкуль. Тик торганнан зур акчалар сибәргә ярамый, тиеннәре дә җитеп торыр, әле ансын да чамалап кына тондыру лазем. Акчаны белеп тотыйк, юкка чәчмик, без бит хәзер бер гаилә, шулай бит, Люция?
– Гобәй абыегыз дөрес әйтә, дөрес сөйли, – дип, аның сүзләрен җөпләде хатын. – Улым, син Гобәй абыеңны тыңла инде, ул – күпне күргән, күпне белә торган кеше...
– Сафа! – дип кычкырды полковник. – Акчаны җыйнап, үз кулыңа ал! Әгәр тоткарласалар, акчаны шундук сипмә, иң элек аңлатып, килешеп кара! Бәлкем, кайбер җирдә сүз дә җитәр...
– Белмим инде, белмим, – дигән булды кияү егете, җилкәсен җыерып, – әлегә хәтле мондый маскарадта катнашканым булмады...
Тиеннәрне аңа Люция җыйнап тоттырды. Сафа аны беркая да яшерә алмады, акчалар, тиеннәр генә булса да, янчыкка җыйнагач, шактый авырайды. Шуңа күрә ул аны кулында гына тотып барырга булды. Ләкин алары белән хәл кылынгач, полковник тагын бер хикмәт иҗат итте. Ул шул ук күн чемоданнан ике шешә аракы тартып чыгарды һәм шуларны берәм-берәм икенче кияү егетенең кулына тоттырды.
– Бусы нигә? – дип сорады аңардан Абрек.
– Аракы урынына берәрсенә бирерсез! – диде карт төлке, хәйләкәр генә елмаеп.
– Аракы түгелмени?
– Юк, аның эчендә су.
– Ә ничек шешәгә су салып, аны пичәтли алдыгыз?
– Әче суны ничек тутырсалар, гади суны да шулай тутырып була, энекәш!
– дип көлде полковник. – Милициядә хезмәт итсәгез, күп нәрсәгә өйрәнер идегез сез, кәнишне...
Туйга, төп машина итеп, полковникның «Волга»сын бизәделәр. Машинаның 
капотына төрле төстәге шарлар, тасмалар тактылар, буферына чуклы-чачаклы ак күлмәк кидерелгән курчак кызын беркетеп куйдылар...
Шулай итеп, алар кызны алырга чыктылар. Рульгә Гобәй үзе утырды, кыйммәтле «Волга»сын машина йөртергә өйрәнеп кенә килгән егетләргә ышанып тапшырмады. «Кортеж»ны, олы күперне чыгып, кәләш урамына борылуга ук, тыкрык башында җыйналып торган авыл яшьләре туктатты. Урамны ике яктан озын бозау арканы белән бүлеп куйганнар. Болар әле Тәнзиләнең туганнары түгел, Гобәй әйтмешли, авыл песиләре генә иде...
– Боларга нәрсә атабыз? – дип сорады Сафа шофёрдан.
– Аракы! – дип әмер бирде Гобәй.
– Дөрес булыр микән? – дип чырайсызланды Сафа. – Тавыш чыкмасмы... – Бәлкем, мин аларга бер-ике яртылык акча гына бирермен! – диде Гобәйгә
Абрек, әлеге юл бүлгән яшьләр арасында үзе аралашкан кайбер таныш дусларын күреп.
– Акчаң күпмени соң?! – дип кычкырды аңа полковник. – Әле бер тиен акча эшләгәнең юк, ярый әнкәң бар, мин бар... Бир! Теге ике яртыны!
Дөресен әйткәндә, бу комсыз полковник Абрекның инде күптән саруын кайната башлаган иде. Төшеп, җәяү генә барыр иде, барып җитәлмәс, бәреп керәлмәс, кәләшен ала алмыйча, авыл халкы алдында көлкегә калуы бар. Шуңа күрә дә ул, тешен кысып булса да, дәшмәскә, полковник ни кушса, шуны үтәргә булды. «Волга» алдына чыгып баскан бер егеткә Сафа машина тәрәзәсеннән генә полковникның ике ялган шешәсен сузды. Егет аларны кулына алып, сөенә-сөенә, төркем ягына йөгерде. Бозау арканы шундук бушады һәм полковник, әлеге тамашадан зур канәгатьлек хисе кичереп, арканны «Волга» көпчәкләре белән таптап узды.
– Хәзер сөенәләр, соңыннан көенәләр инде болар, аракы урынына су эчкәч! – дип сүз йөртте Сафа. Ләкин аның сүзләрен беркем дә җөпләмәде, кәләш йортына хәтле алар сөйләшмичә, тын гына бардылар...
Кайчандыр Фатыйхның кан дошманы Хөснулла абзый яшәгән бу нигез шактый үзгәреш кичергән: йортның бура өлеше тар һәм юка такта белән тышланган, матур итеп буялган, эчтә, бакча ягына чыгарыбрак ак кирпечтән янкорма салынган. Күрәсең, ул хәзерге хуҗаларга аш ягы булып хезмәт итә. Хөснулланың улы Сәгыйть ярлы яшәми, ара-тирә салгаласа да, йортын карый, эшсез ятмый иде. Әле ул быел гына мунчасын яңартты, искесен сүттереп, имән бурадан яңасын торгызды. Бакчаның бер чатында, авыл халкын шаккатырып, ак кирпечтән җәйге кухня салдырып ята иде...
Бизәкләп ясалган, «маңгае»на эшләнгән елы уелган матур капка янында кунакларны Тәнзиләнең туганнан туган апасы Сәлимә каршы алды. Ул чат Тәнзиләгә охшаган: шундый ук сары чәчле һәм шундый ук сипкелле. Сүз дә юк, кәләш апасыннан күпкә чибәррәк һәм сылурак иде.
– Хуш киләсез, кунаклар! Әйдүк! Әйдүк! – дип сәлам бирде Сәлимә аларга. Күрәсең, ул бик тә дулкынлана иде, тавышы калтыранып, ярты сулышыннан киселеп чыга. – Әй...дүк! У...зыгыз!
Булачак кодагыйларның берсе белән Гобәй үзе (Люция өйдә калды!) килеп күреште һәм күз кырые белән генә капка төбендә өелешеп торган малай- шалайларга карап алды. Полковник сүзсез дә аңлады: бу балаларның барысы да акча җыйнарга җыелган иде!
– Безнең өчен капкаң ачыкмы соң, кодагый! – дип сорады Гобәй.
– Ачык, ачык, яхшы кешеләр өчен һәрчак ачык! – дип бертуктаусыз бытылдады тегесе.
– Белмим, белмим, – дип сөйләнде Гобәй, малай-шалайлар ягына кул изәп. – Җырлап кына бирсәк әгәр, уйнап кына, әйтик, бушлай уздырасызмы?
– Җә, җырлагыз суң, җырлап карагыз! – дип татылдады Сәлимә. – Сафа! – дип кычкырды Гобәй.
– Тыңлыйм, иптәш полковник! – дип, честь биргәндәй итте Сафа. – Тальянны ал әле!
– Кая әле ул?
– «Волга»да!
Гобәйнең хоббие бар: гармун һәм баянда уйнарга ярата. Ул бер
хромка, ике тальян гармун, бер бик яхшы баян хуҗасы иде. Тальянын гел машинасына салып йөри, кирәк чыкканда, шуны алып уйный торган иде. Менә хәзер дә ул, кияү һәм кияү егетләренә ияреп, кыз артыннан килгәч тә, үзен әзрәк авыл халкы алдында күрсәтергә теләп булса кирәк, кулына тальянын алды. Әйе, ул әле үзе дә тиздән шушы авылның кияве буласы кеше. Люция белән алар ике арадагы мөнәсәбәтләрен бер-ике айдан соң законлаштырырга уйладылар...
Гобәй гармунда авыл көен уйнады, начар уйнамады, тәмен белеп уйнады. Кияүне күрүдән бигрәк, әзрәк вак-төяк акча каптырып, шул тиеннәр белән авыл кибетенә йөгерергә хыялланган балалар да, дәррәү килеп, җыру сузган үзешчән сәнгать остасы ягына авыштылар...
Ал салыйммы, гөл салыйммы Аклы күлмәкләремә,
Кар кабыйммы, су кабыйммы Янган йөрәкләремә?
Ал да кисә, гөл дә кисә Тегүче кайчылары. Үзен-үзе зурга куя Кызларның кайсылары.
Ак алъяпкычлар тегәргә Бер метр сатин җитә. Үзен-үзе зурга куйган Кызларга исем китә.
Капка төбең кар гына, Кереп булмый көрәксез. Чыгам, чыгам, дип әйтәсең, Чыгалмыйсың, йөрәксез. Их!
Яшь гомерләр уза, диләр, Узганын күрсәң иде. Узган чакта тотып алып Кирәген бирсәң иде...
Полковник гармунда яхшы уйнаса да, җырлавы артык ис китәрлек түгел иде. Тавышын, кәҗә тәкәсенеке сымак, югары күтәреп җырлый, шуңа күрә дә җырлаган чагында кайбер җирдә сулышы, тавышы җитә алмыйча кала. Мәктәп хорында башлап җырлаучы булган Сафа, полковникның тавышы җитмәгән җирдә, үзеннән нидер өстәп, уртак чыгышларын көчәйткәндәй итте...
Ниһаять, Гобәйләр төркеме капкага таба юнәлде. Кечкенә капканы шундук малай-шалайлар сырып алды. Сафа артык кыланып, уйнап тормады, янчыгыннан бер уч тимер акча учлап алып, аны җиргә сипте. Полковник әйткәнчә, чирәм өстенә түгел (аннан акчаны лупа белән эзләсәң дә 
табалмыйсың!), ә чиста һәм тигез урынга чәчте. Бәйрәм бит, бәйрәм булгач, бәйрәм итсеннәр, әйдә!
Ләкин бәреп керү матавыгы моның белән генә тәмамланмаган икән: кече капка эчке яктан бикле булып чыкты. Эчтә, ишегалдында да кызны саклаучылар табылды, болары инде олыраклар – кызның туганнары, дуслары һәм танышлары иде. Сафа янында гына басып торган дустына, икенче кияү егетенә күз кысты. Шактый яшь булуга да карамастан, корсагы олы яшьтәге ирләрнеке сымак бүлтәйгән, таза һәм озын гәүдәле Вильдамир, тырмашып, капка кырындагы биек коймага менеп китте. Койма башына ул нигәдер ярсып, сүгенә-сүгенә менде. Теләге – ишегалдына төшеп, эчтән капканы ачу. Ләкин эчтәгеләр аңар әлеге мөмкинлекне бирмәделәр, аны, койма башына ябышкан кулына таяк башы белән сугып, кире якка төртеп төшерделәр. Бер центнерлы майлы гәүдә гөрселдәп ком өстенә барып төште: шултиклем гөрселдәүдән хәтта тузан бураны күтәрелде. Авыл халкының шаркылдап көлүе астында: «Ди-и- кий народ, дикий!» – дип, акыра-бакыра, җирдән күтәрелгән Вильдамирны шундый мескен хәлендә күреп, хәтта җитди, кырыс холыклы полковник та елмаерга мәҗбүр булды...
– Әй, егетләр, әйдәгез алга, туктамыйк! – дип, Сафа тиз генә капка каршына килеп басты һәм кәкре очлы тимер келәне шакылдатып, эчтәгеләргә сорау бирде. – Кертәсезме безне?
– Кем син? – дип эчтән чәрелдәде бер хатын-кыз.
– Кияү егете! – дип җавап бирде Сафа.
– Акчаңны әзерлә, кияү егете!
– Акчасыз гына булмыймы? – дип сүз көрәштерде егет.
– Юк, безнең Тәнзиләбез бик тә әйбәт һәм ул бик тә кыйбат тора, тиеннәр
биреп кенә котыла алмассыз!
– Әгәр дә бер янчык акча бирсәк, нәрсә? – дип, акча янчыгын чылтыратып
алды Сафа.
– Юу-ук! Тиеннәрең үзеңә булсын, син безгә кәгазь акча әзерлә! – диештеләр
тегеләр.
– Хәзер! – диде Сафа һәм таушалып беткән совет берлеген, кесәсеннән
чыгарып, капка ярыгы аша эчкә сузды. – Булдымы?
– Юк, юк, булмады! Тагын берничәне өстә!
– Юк инде, дуслар, договор дороже денег! Сез кәгазь акча сорадыгыз, име,
без сезгә аны бирдек, ә хәзер, рәхим итеп, безгә капканы ачыгыз!
Ләкин эчтәгеләр ачмады, тагын берәр тәңкә генә булса да өстәргә сорадылар. Шуннан соң ярдәмгә кунакларны каршы алырга чыккан Сәлимә килде, ул эчтәгеләрдән, артыгын кыланмаска сорап, капканы ачтырды. Сафа шул сөенеченнән янчыктагы бар булган вак акчаны урамга сипте, бу хәтле юмартлыктан тәмам шашкан балалар, бәрелешеп, җирдәге тиеннәрне җыйнарга тотындылар. Сафаның акчаны бер дә юкка шулай сарыф итүе Гобәйнең эчен пошырды булса кирәк. Ачуыннан күркә сымак кабарынган һәм инде яшьләргә ияреп йөрүдән туя башлаган полковник: «Зерә, егет, зерә шулай кыланасың!» – дип, аның артыннан, ата каз кебек шаулап, ысылдап калды. Кунаклар, ниһаять, ишегалдына уза алдылар, арты белән тузан күченә утырган Вильдамир исә төркемнең алдыннан барды. Ләкин алда әле сынаулар бетмәгән икән, аларга чолан ишеген ачмадылар. Бу юлы акчаны күп сорадылар, ә Сафада ул хәтле акча юк. Ул, ирексездән, нишлибез дигән сыман, Абрекка карап алды. Кызны саклаучылар инде биш тәңкә сорадылар. Нишләсеннәр, биш тәңкәне чыгарып бирделәр! Тик чолан эчен узгач, инде өйгә керә алмыйча интектеләр: өй ишеге эчтән бикле булып чыкты. Юан беләкле Вильдамир ишекне тегеләй дә, болай да тарткалап карады, ләкин кара дерматин белән тышланган нык ишек һич кенә дә урыныннан кузгалмады. Бу юлы ун тәңкә сорадылар. Бусы артык иде инде: чөнки ун тәңкә шактый зур акча. Ишек саклаучылар белән килешеп тә, сөйләшеп тә булмас кебек. Хәер, Абректа анысы да табылды, бәхәсне артык озакка сузмыйча гына, кесәсеннән унлыкны чыгарды. Эчтәгеләр ул акчаны кунакларны каршы алучы Сәлимәгә бирергә куштылар, кияү Ленин башы төшкән кызыл унлыкны, тыныч кына, хатынның учына шудырды. Шуннан соң «сим-сим», ягъни өй ишеге ачылып китте. Кунаклар аш ягына килеп керделәр, анда аларны Тәнзиләнең әнисе Рузалия кодагый каршы алды. Ләкин кәләш аш ягында түгел, түр башында урын алган икән. Гөнаһ шомлыгына каршы, түр ишектә дә шундый ук зәхәр сакчылар басып тора иде һәм алары да кияүне бушлай уздырып җибәрергә ашкынып тормыйлар. Кәләшне сатып алу шактый матавыклы вакыйгага әйләнгәнен аңлап алган кияүнең бераз гына кәефе төште, ул, ирексездән, сүгенеп тә куйды. Акча җыюның артыкка киткәнен сизенгән Рузалия кодагый, ишек сакчыларын тиз генә куып таратып, үз кулы белән түр ягына юл ачты. Ап-ак туй күлмәге кигән Тәнзиләне, ягъни кәләшне таслап өелгән өч йомшак мендәр өстенә утыртканнар. Өй алу һәм кыз яулау мәшәкатьләреннән тәмам арыган, шул вакыт эчендә шактый кырысланып өлгергән кияү егете түзмәде, тыныч кына мендәр өстендә утырган ушсыз (аның уенча!) кәләшкә: «Нәрсә утырасың инде, төш, әйдә!» – дип эндәште. Туй көнендә сөеклесеннән шундый тупас сүзләр ишетермен дип көтмәгән кәләш, кинәт чайкалып китеп, мендәр өстеннән очып төште, ә кияү исә аны чак кына кулында тотып кала алды...
Яшьләр авылда түгел, ә Казанда язылыштылар. Кыз ягындагылар авылда гына язылыштырырга теләсәләр дә, Люция аларга каршы төште. Казанда яңа өйләнешүчеләрне матур заллы ЗАГС биналары көтә, анда язылышу тантанасы да күркәм төстә уза, килгән кунаклар өчен дә җайлы һәм, билгеле ки, инде модага кереп барган Мендельсон маршын да уйнаталар. Ә иске һәм караңгы авыл советы бинасында, теше коелган, авызы чалшайган карт секретарь хатынның күңелсез вәгазен тыңлап тору – күркәм күренеш булырга охшап тормый иде, билгеле...
Туй делегациясе Казан ЗАГСына вакытында барып җитте, авыл белән кала арасы әллә ни ерак түгел, җитмеш-сиксән чакрымнар гына. Язылышу һәм туй мәҗлесе тавышсыз-нисез, шома гына узып китте. Мәҗлестә кыз ягындагылар күбрәк булды, ләкин бу күренеш туйның ямен бозмады, киресенчә, көчәйтте генә. Мәскәү, Себер һәм Үзбәкстан якларыннан кайткан кунаклар туйны шактый күтәрделәр – бүләген дә мулдан салдылар, мәҗлестә дә үзләрен күңелле тоттылар, җырладылар, биеделәр...
Кыскасы, кәләшнең кияүгә кигезәсе балдагы кулыннан төшеп китүен исәпкә алмаганда, өйләнешү гамәле начар узды, дип әйтерлек урын калмады. Тик менә Гобәйнең саранлыгы исә кияү кешегә йөзе белән кайтты: аракы урынына су тутырылган ялган шешәләр биреп калдырганы өчен бик нык үпкәләгән авыл яшьләрен Абрекка, гафу үтенә-үтенә, өч көн буе рәттән яхшы итеп сыйларга туры килде...
...Туй мәҗлесеннән соң кияү белән кәләш Абрекның фатирына кайттылар. Люция моннан бер атна элек кенә Гобәйгә күченеп киткән иде. Туй мәшәкатьләреннән тәмам арыган, талчыккан ике яшь кеше, ниһаять, илле квадрат метрлы фатирда 
икәү генә калдылар. Абрек туйда кигән костюм-чалбарларын, күлмәген, галстугын тиз генә салып атып, әнисе алдан ук җәеп киткән ап-ак йомшак урынга, калын матрацлы, мендәрләре кабартылган киң караватка ауды. Рә-ә-хәт! Алар хәзер ир белән хатын, алар бер бөтен, алар бер тән, бер җан, алда – бәхетле киләчәк, шатлыклы вә сөенечле мизгелләр көтә. Бүген исә – күптән көтеп алган татлы мәхәббәт төне, зөфаф киче булырга тора. Тәнзилә озак чишенде. Туй күлмәген салганда, ире аңар салырга булышыр дип көткән хатынның өмете акланмады, караватка сузылып яткан Абрек селкенмәде дә. Ул, түземсезләнеп, сөеклесенең тизрәк янына килеп ятканын көтте. Тәнзилә туй күлмәген җилкәчеккә элеп, зал ягында торган дәү гардеробка урнаштыргач, үтә күренмәле пеньюар киеп алды. Аннан ул, тартынып кына, ире яткан йокы бүлмәсенә керде һәм, эчкә үтәргә кыймыйча, ишек төбендә төртелеп калды. Абрек аны бер кат күздән кичереп чыкты. Әйе, кәләш туйда утырганда да матур иде, кунакларның күзе, әлбәттә, гел Тәнзиләдә булды, ләкин мондый килеш сөеклесен беренче мәртәбә күрә һәм бу хәлдә исә ул тагын да сылуырак булып күренде. Абрек, җилкенеп, Тәнзиләне кочып алды. Сөеклесен берничә кат кулында әйләндереп алгач, кадерләп кенә, йомшак мендәр өстенә китереп салды...
– Ой, әйләндермә, зинһар, болай да башым әйләнгән! – дип зарланды хатыны.
– Туй әйбәт узды бит, җаным, әйеме?!
– Ярыйсы...
Тәнзиләнең җавабы нигәдер икеле-микеле яңгырады кебек. Һәрхәлдә
Абрекка шулай тоелды. Әйтерсең лә ул кияүгә чыгуына шат түгел, әйтерсең, аны көчләп биргәннәр...
– Мин сине аңламыйм, җаным! – диде ир. – Син нәрсә, кияүгә чыгуыңа сөенмисеңме?
– Әйе, син хаклы, – дип килеште аның белән Тәнзилә. – Мин бүген бик тә бәхетле, сиңа кияүгә чыктым, яратып чыктым, быел укуны тәмамладым, диплом алдым, инде хәзер эшкә урнашасы гына калды. Юк, син начар уйлама, мин бүген чынлап та бәхетле, бик тә бәхетле... тик...
– Әйе?
– Соң түгел әле...
– Нәрсә соң түгел?
– Кире уйларга соң түгел... дим...
– Мин сине аңламыйм, Тәнзилә, – дип ярсыды ир.
– Аңлыйсың син барсын да...
– Тагын бабаң исеңә төштеме? Тагын шул җүләр уеңны яңартырга
булдыңмы?!
– Әйе, искә төште. Өйләнешүебез, гомумән, дөрес гамәл булды микән...
– Кы-ы-зык! – дип кызды Абрек. – Язылышкач кына, син кабат шул
җүләрлегеңә тотындың. Оныт! Җитәр! Без хәзер ир белән хатын! Безнең арага бабаңның да, тәти абыйның әллә кайчангы ахмак дошманлыгы килеп керергә тиеш түгел, аңлыйсыңмы?!
– Аңлыйм... да...
– Аңлагач, нәрсә тагын?! – Уйландыра...
– Ә син уйлама!
– Яхшы, уйламыйм...
– Уйлыйсың бит...

– Кичер мине, Абрек... кичер...
Баядан бирле җайсыз сүз сөйләп, киеренке халәттә яткан Тәнзилә кинәт кенә йомшарып, башын иренең җилкәсенә салды...
– Син шуны аңларга тиеш, Тәнзилә... – Аңларга тырышам бит...
– Бүген безнең кабатланмас көн...
– Төн инде, – дип елмайды ул.
– Әйе, бүген безнең бәхет төне, бүген безгә кирәкмәгән сүзләр куертырга ярамый, без бер-беребездән бары тик ләззәт кенә алырга тиешбез...
– Ачуланма...
– Мин үз сүземдә тордым, җаным, туйга хәтле орынмадым...
– Син чын егет, Абрек, мин сине шундый яратам...
– Ләкин... «тик» дигән сүзне генә әйтмә! – Ир, назлы гына, аның борын
очына чиертеп алды.
– Яхшы, әйтмәм...
– Ир сүзе нәрсә, диләр әле...
– Закон...
– Во! Дөрес!
– Да, җаным, син минем законлы ирем!
– Ә син минеке...
Пеньюар идәнгә очып төште. Күптән кавышуны көткән, зарыгып көткән
ике тән, ике җан, бер-берсенә сөенеп, иркәләнеп назланды. Хатынының сусыл чия сымак кызарып, бүртеп торган тулы иреннәрен тешләп өзәрдәй булган ир аны кисәк кенә суырып үпте һәм назлап кочагына кысты. Җиңелчә генә ыңгырашу тавышы ишетелде. Әлеге авазда исә күптән көтеп алынган вакыйганың тормышка ашуына сөенгән җылы наз авазы ишетелгәндәй булды...
Бишенче бүлек
Гобәй
Татарстан халкы үзгәрүчән климат зонасында яши. Җәй ае башланды исә, шундук көзе дә килеп җитә. Чын-чынлап җылы, ямьле көннәр, булса да, шул ике-өч ай гына була. Аннан – яңгырлы көз, карлы, буранлы кыш, язгы ташулар китә...
Җәй буе кешедә эшләп йөргән Фатыйх елның бу фасылы үтеп киткәнен сизми дә калды. Хәер, җәй үткәнгә үкенерлек нәрсә юк иде, тормышы мул әлегә, акчасы җитәрлек. Яртысын Сарага бирергә туры килде, Сара аны бурычка дип алды, әмма Фатыйх аңардан ул акчаны кире сорамады.
Сентябрь урталарында каладан Люция кайтып төште. Гадәттә, алар Абрек белән бәрәңге алган вакытка туры китереп кайталар иде. Бу юлы Абрек кайтмады, ул хатыны белән, юллама алып, ял йортына китеп барган. «Тапканнар вакыт!» – дип сүкте яшьләрне Фатыйх. Ул хаклы иде, – бәрәңгене күп утырта, ә аны алыр өчен шактый көч түгәргә кирәк. Элегрәк бәрәңгене алганда да, утыртканда да, ат кулланалар иде. Рәт араларын да җәй башында ат белән, сука белән сыздылар. Тик колхозда хәзер җүнле ат калмады, атны бөтенләй оныттылар. Халык бәрәңгене язын көрәк белән утыртырга, ә көзен сәнәк белән казып алырга өйрәнде...
Люция ялгызы гына кайтты, Кәефсез кайтты. Яшьләр өйләнешкәч, бер ай да узмады, Гобәй белән Люция дә ЗАГСка барып язылышып кайттылар.

Элегрәк кияүгә чыкканда, туйлар ясатып баш катырган хатын Гобәй белән бу юлы туйсыз-нисез генә язылышты. Ул инде хәзер күптән иренең бер бүлмәле фатирында яшәп ята иде. Бу фатирны Гобәй, хатыны белән судлашып, бүлеп ала алды. Алдан ул хатыны һәм ике улы белән дүрт бүлмәле фатирда яшәде. Шушы дүрт бүлмәле фатирны бүлгәннән соң, хатын белән балаларга ике, ә аерылган иргә бер бүлмәле фатир калды. Гобәй хәтта өйдәге җиһазларны да бүлдерде. Ул иске фатирыннан бер зур диван, бер кухня шкафы һәм язу өстәле алып кайтты. Мебель генә түгел, хәтта табак-савытларны да бүлде, өйдәге пластмасс кашыкларны, чәнечкеләрне өстерәп кайтырга да тартынмады...
– Нәстә булды? Сөйлә! – диде Люциягә абыйсы, өстәл янына чәй эчәргә утыргач.
– Нәрсә сөйлим?
– Кәефең юк бит, күрәм. Абзый нишләп кайтмады? Нигә үзең генә йөрисең? – Гобәй эшкә урнашты...
– Пенсиядә түгелме суң ул? Пенсиясе яхшы булырга тиеш бит аның.
– Пенсиясе яхшы, персональный. Ләкин эшсез тора алмый, өйдә утыра
алмый! – дип сөйләнде Люция. – Әй, эшләсен лә, әйдә! – Дөресен сүләмисең, димәк?
– Сөйлим, тик сиңа сөйләргә дә куркам...
– Нишләп?
– Тагын кияүдән уңмадың, дип сүгәсеңнән куркам.
– Сүгеп туйдым инде. Сүлә, җә...
– Ай, абый, – дип елады ул, – читен аның белән торулары, бик тә читен,
бик тә авыр кеше ул!
– Авыр дип... менә мин дә җиңел кеше түгел, пример, шуннан нәстә?
– Абый, син бөтенләй икенче кеше...
– Нинди?
– Киң күңелле, – дип мактап алды ул абыйсын. – Ә бу вак, метер, саран,
һәрбер капейкы өчен чукына торган бәндә... Кибеттән берәр нәрсә алып кайтсам, шуның бәясен сораштырып интектерә. Бер көннәре базардан тана ите алып кайттым, яхшы тана ите, киласы өч тәңкәдән. Базарда ул кыйммәтрәк тора, ләкин ите яхшы, сыйфатлы. Нишләп кибеттән генә алмадың, анда арзан бит, дип, көне буе җанымны ашады. Кибет ите арзан булса да начар, аннан аны гел чират торып алырга кирәк, ә мин, үзең беләсең, чират торырга яратмыйм. Аның акчасын тотмадым, итне үз акчама алдым. Мин хәзер ЦУМда уенчыклар сатам, мине сатучы итеп алдылар. Менә шул...
– Сүлә, сүләп бетер...
– Абрек та, килен дә әлегә эшкә урнашмаганнар. Укып бетерделәр. Килен мәктәптә физика укытырга уйлаган иде, әлегә аны алмадылар, ә Абрек Оргсинтезга урнашачак. Баллы айларында беркая да бара алмадылар, ә мин аларга ял йортына булса да юллама алып бирдем. Моны Гобәй белгән, киленнән ишеткән. Паразит! Ике көн канымны эчте. Юк, абый, яши алмам, ахры, мин аның белән. Абрекка сөйләгән идем, әни, борчылма, ташла ул ментны, безгә кире кайт, диде. Килен дә шуны тукый...
Абыйсы каршысында чәй йотып утырган Люция чәшкедәге чәен өстәл кырында торган юынтык су чиләгенә илтеп түкте. Аннан, күңеле ташып, еларга тотынды. Ачынып, рәтен китереп елады. Ләкин яшь гомерен таш зинданда уздырган Фатыйхның кырыс күңелен хатын-кызның күз яше генә алырлык түгел иде, күрәсең.
– Сеңелкәш, – диде ул, шактый тыныч калып, – әгәр дә син минем киңәшне тыңларга теләсәң, мин сиңа шуны әйтә алам: кемгә чыкканыңны белеп чыктың, гади кешегә түгел, ментка чыктың, аны үзеңчә яхшы кеше итеп күрергә телисең. Ләкин ул син теләгән кеше түгел, аны инде үзгәртә алмыйсың...
– Аңлыйм! – Хатын ничек итеп тиктомалдан еларга тотынса, шулай кисәк кенә елавыннан туктады. – Нишләргә кушасың?
– Түзәргә кирәк, сеңелкәш, түзәргә...
– Түзәргә?! – дип аптырады Люция. – Син миңа түзәргә кушасыңмы?
– Шунсыз булмый, сеңелкәш, булмый, коммунистлар Ходайны юк, диләр,
ә Ходай бар ул, ул барсын да күреп, адашканнарга юл күрсәтеп тора. Син гомер буе җүнле ир эзләдең, ирләр артыннан кудың, ләкин үзең теләгәнне таба алмадың. Инде менә Ходай гомер көзендә сиңа шушындый ир бирде. Түз, син аны ничек бар, шулай кабул ит! Бер зур кимчелегең бар синең, түземсез син, артык түземсез! Ә Ходай сабыр булырга куша. Әгәр дә хәзер ул кешедән аерылсаң, халык алдында да, улың белән киленең алдында да оятка калачаксың. Аерылсаң, халык Гобәйне түгел, ә сине гаепләячәк...
– Кайчаннан бирле әле син халыктан курка башладың?
– Мин халыктан курыкмыйм, әгәр курыксам, мин бөтенләй башкача яшәгән булыр идем. Ләкин әзрәк оят дигән нәрсәне дә белергә кирәк! Без бит синең белән хәзер бала-чага түгел, сеңелкәш! Улың, киленең ни әйтер, анысын да уйла?! Үзем өчен түгел, мин синең өчен куркам, аңла...
Дөресен әйткәндә, Люция абыйсыннан мондый җавап көтмәгән иде. Абыйсының Гобәйне яратмаганын (милициядә хезмәт иткәне өчен!) белгәнгә күрә, баш катырып ятма шул адәм белән, бүген үк аерыл, дип үгетләр дип уйлаган иде. Ә хәзер ул әнә бөтеләй икенче төрле сукалый...
...Хатын белән ир арасындагы каршылык, хәер, үзеннән-үзе хәл ителде. Полковник та җавап сүзен озак көттермәде, икенче көнне үк, «Волга»сына утырып, Фатыйхларга кайтып төште. Өйдәгеләр алдында ул үзен, берни дә булмагандай, шактый иркен тотты, хатыны белән булган ямьсезлекләрне искә төшереп тормады. Өйдәгеләрнең аны тыңларга вакытлары да юк иде, алар бакча кишәрлегендә, үлеп-бетеп, бәрәңге казыдылар. Полковник та бу авыр хезмәттән читтә калмады, хатыны җыйнаган бәрәңгене капчыкларга тутырып, берәм-берәм, базга ташыды. Крестьян хезмәтенә күнекмәгән Гобәйнең исә үтереп биле авыртты, кулы, аяклары сызлады...
Ике көндә алар бәрәңгене алып бетерделәр. Ике йөз дә ун чиләк бәрәңге (полковник санап барды!) базга төшеп утырды. Бәрәңгедән котылгач, Фатыйх кичен яхшы итеп мунча якты. Мунчага Гобәй белән Фатыйх икәү керделәр...
Мунчада кунак алып кайткан чех сырасын эчтеләр. Яхшы сырадан хәтта Фатыйх та баш тартмады. Әллә шуның градусы тәэсир итте, әллә полковникның теле ачылыр вакыт җитте, ул, Фатыйх алдында ихластан ачылды...
– Менә син, туган, минем турыда әллә ниләр уйлыйсыңдыр инде, – диде ул. – Әйе, беләм, каты кеше мин, кырыс кеше, шуңа күрә син мине ошатмадың, беләм. Уйлама, мин сиңа һич кенә дә үпкәләмәдем. Ләкин син шуны уйладың микән...
– Нәстәне?
– Сеңлеңне хатын иткән кеше нишләп шундый икән дип?
– Уйладым, ие, тик төгәл җавап таба алмадым...
– Менә шунда да шул хикмәт, – дип җөпләде аның сүзләрен полковник, –
кешенең кем икәнлеген белмичә, аның турында беркайчан да ашыгыч нәтиҗә ясарга ярамый. Тарихи ялгышлар, туган, күп очракта ашыгып нәтиҗә ясаганда 
барлыкка килә. Кем соң мин? Кулны йөрәк турына куеп әйтсәк, бер гади кеше, синең кебек үк, бер колхозчы баласы. Без алты бала үстек. Сугыш балалары без. Мәңге ач, мәңге ялангач. Әйтмим, синең тормышың минекеннән дә хәтәррәк булган, беләм. Чөнки миңа, синнән аермалы буларак, төрмә юлын таптарга туры килмәде. Ләкин төптән уйласаң, иле дә төрмә кебек иде бит аның, җинаятьчеләр өстеннән надзирательләр торса, алар өстеннән һәрчак дәүләт надзирательләре торды. Белмим, әти-әниләр безне ничек итеп укыта алганнардыр, анысы минем өчен әле дә караңгы. Шунысы анык: авылдан чыгып киткәч үк, югары белем алуны мин үземә бер максат итеп куйдым. Авылда алтмышынчы елларга хәтле халык крепостной хәлендә яшәде, авылдан китеп булмый, паспорт бирмиләр. Хәер, ишле гаиләдә булгач, мин, армиядән кайтуга, калага китә алдым. Башта милиция курсларына йөрдем, соңыннан университетка укырга кердем. Диплом алгач, милиция хезмәтенә җигелдем. Дөресе шул: әйе, мин чынлап та артык кырыс кеше, кайчак явыз да була алам. Ләкин моңа мин генә гаепле түгел, тормыш шуңа өйрәтте, тормышы шундый кырыс булгач, кая барасың? Йә кабул итәсең аны, йә юк. Итмәсәң, синең үзеңне шундук изеп, таптап китәләр! Ә мин үземне, прости, беркемнән дә таптатмадым, мин үзем таптадым аларны, үзем! Шунсыз булмый, брат, безнең эштә шунсыз исән калам димә!
– Күрдем инде мин сезнең халыкны! – диде Фатыйх. – Мыскыл итеп тә карадылар инде...
– Күргәнсеңдер, әйтмим, – дип дәвам итте сүзен полковник. – Әйтер сүзем милиция турында түгел, сүзем бөтенләй икенче нәрсә турында иде бит... Үзем турында. Кемнең нәстә күргәне үзе өчен генә кирәк ул. Ни әйтсәң дә, мин дәүләттән артык зыян күрмәдем. Киресенчә, дәүләт мине укытты, миннән кеше ясады. Мине, беләсең килсә, дәүләт түгел, ә, беләсеңме, кем рәнҗетте?! Хатын, бывший хатын...
– Хатын?! – дип шаккатты Фатыйх. – Люция берни дә сөйләмәде хатының турында...
– Әйе, хатын, инәсен корт чаккыры! Менә кая парадокс! Олыгайган көнемдә аерылырга мәҗбүр итте ул мине! Ул аерды безне, мин түгел...
– Кем иде суң ул синең хатының?
– Фәйрүзә исемле хатын, бер надан адәм шунда. Кем уйлаган бит аны, шулай килеп чыгар, дип...
– Ә мин сине үзең теләп аерылгансың дип уйладым... Люция дә бер сүз сөйләмәде...
– Люция күп нәрсәне белми ул, – дип көрсенде полковник. – Моннан ике ел элек булды бу хәл. Органнарда хезмәт иткәндә, миңа ел саен ял йортына юллама бирәләр иде. Ялдан соң кайтып төштем, име, фатирга кереп булмый. Фатирның ишек йозагын алыштырып куйганнар. Хатын эше булып чыкты! Үзе алыштырмаган, билгеле, кешесен тапкан. Чемоданымны күтәреп, җүләр кеше сымак, озак кына ишек каршында басып тордым. Өйгә кереп булмады! Йозакны алыштыру гына бер хәл, бар булган милеккә арест салдырган. Суд ике елга якын барды. Фатирны бүлдек. Дачабыз бар иде. Үзем тырышып салган. Анысын инде бүлешеп тормадык, балаларга калсын, дидем. Ярар, калсын, ди. Иң аянычлысы шул: бырат, балалар да әнисендә калды. Ике ир бала. Аналары, с...ка, балаларны үз ягына авыштырып бетерде, алар хәзер минем белән бөтенләй сөйләшмиләр, сөйләшү түгел, хәтта очрашырга да теләмиләр. Кече малаем Фаязны туган көне белән котларга дип өйләренә барган идем, мине фатирга кертмәделәр. Ул хәтта яныма чыгып, минем белән исәнләшмәде дә... Менә шул чакта миңа әллә нәрсә булды, туган! Шулчак бик каты еладым мин, әрнеп, рәнҗеп еладым! Нинди начарлык эшләдем соң мин шулхәтле аларга? Ни өчен алар мине шулкадәр күралмыйлар? Начармы-яманмы, мин бит аларны үстергән, укыткан, ашаткан, аталары бит мин, канса да кансуф! Аңар калса, нинди генә әтиләр юк! Балаларын ташлап качкан алкаш, псих аталар бар. Ә юк... балалары әле шул кабахәтләрне эзләп табалар, аңар ярдәм кулы сузалар, әле шуларга: «Әти!» – дип эндәшәләр. Ә минекеләр... әти, дип тә дәшмиләр... Әти, хәлең ничек, дип, ичмасам, бер шалтыратып хәлемне дә сорамыйлар...
Фатыйх әлегә хәтле каршысында елап торган милиция кешесен күргәне булмады. Тормышта, киресенчә, алар кешеләрне елата. Хәер, ул мескен кеше, аны хатыны, балалары ташлаган, аңар хәзер ничек еласа да, нәрсә кыланса да килешә кебек.
– Ә Люцияне яратам мин, – дип җан танды полковник. – Беләм, соңгы тапкыр үпкәләттем мин аны, бар булган ачуымны ни өчендер аңардан алдым. Алай ярамый, билгеле, шулай да мин аңардан гафу үтендем. Люциясез яши алмыйм мин. Олыгайган көнеңдә ялгызың калу коточкыч нәрсә...
– Гаепне үзеңнән дә, хатыныңнан да эзләргә кирәктер, гаеп күп очракта ике яклы була, – дип фикер йөртте Фатыйх. – Кем иде суң синең хатының? Каян таптың син аны?
– Детдомнан...
– Детдомнан? Ятимәмени?
– Анасы була торып... ятимә... Анасы, минем булачак тёща яшь чагында бик
йөремсәк хатын булган, өч ирдән өч бала тапкан. Өч баласы да – өч атадан. Фәйрүзә – беренче бала. Балаларын туйдыра алмый башлагач, ул кызын алты яшендә детдомга илтеп биргән...
– Мескен бала...
– Мескен... әйе... ул чакта мескен иде ул, нәүмиз. Ундүрт яшьләрендә анасы аны детдомнан алып кайткан. Мин аның белән трамвайда барганда таныштым. Әллә ни сокланырлык, күз төшәрлек нәрсәсе дә юк: хәерче генә киенгән, килеш-килбәте дә әллә нәрсә генә... Нигәдер кызгандым мин аны, жәлләдем, кызганып, жәлләп өйләндем... Шулай... тик соңыннан менә үземне кызганырга туры килде... Хәзер аңладым: беркайчан да беркемне дә кызганырга кирәкми... Кешене кызганып, үзең кызганыч хәлдә калуың хәзер икән...
Юк, ул аны кызганмады, кешене кызгану (Фатыйх уенча) – ул кешене бозу гына. Әйе, Гобәйнең фаҗигасе көн кебек ачык, аны берничек тә сызып атып булмый. Тик монда әле ачыкланмаган нәрсәләр дә шактый күп кебек. «Балаларың сине шулхәтле күралмас өчен, белмим, аларга карата ни явызлык кылдың икән суң син, полковник?!» – дип уйланды ул, ирексездән, һәм мунча ләүкәсенә кунаклап, озаклап кына үзен суга манчылган каен миннеге белән чапты. Әйе, яшиселәр алда әле: бу сорауга да, тора-бара, һичшиксез, җавап табылыр кебек...
Алтынчы бүлек
Ана хәсрәте
Фатыйх кыш буе авырды. Яңгырлы юеш көздә үпкәсенә салкын тидергән ир башта хастаханәдә ятып чыкты, аннан өйдә дәваланды. Сара, кышка өен бикләп, Фатыйхларга күчеп килде. Ул мичен утын белән генә яга, ә Фатыйхта күмер күп. Сараның килүенә Фатыйх, яшь бала сымак, чын күңеленнән сөенде, кош тоткан кебек йөрде. «Дөрес эшләдең, Сара, ир кеше түгел, ә хатын ир өенә 
килергә тиеш!» – дип шаярткаласа да, хатынның холкын яхшы белгәнгә күрә, аны бөтенләйгә үз янында калдыруга өмет багламады.
Кыш бик салкын булды. Гыйнвар уртасында суык хәтта кырыкка хәтле төште. Кешеләр җылы өйләреннән чыгарга куркып яттылар, юлда йөрүләр тукталды, салкында электр чыбыклары өзелде, фермаларда су торбалары шартлады. Юлларда катып үлүчеләр, аяк-кулларын өшетүчеләр күбәйде. Мондый көчле салкыннарга бары тик мәктәп балалары гына сөенде: алар өч атнага якын укырга йөрмәделәр.
Ләкиң иң куркынычы Фатыйхны алда көткән икән: кырык градуслы салкыннан яшелчә бакчасындагы алмагачларның яртысы өшеп юкка чыкты. Сортлы алмагачлар шактый зур зыян күрде, бигрәк тә кышкылары. Ишелеп- ишелеп алма биргән алмагачлар язын яфрак яралмыйча, чәчәккә узалмыйча, корып, юкка чыгып беттеләр...
Тәнзилә баласын җәй башында тапты. Ир бала. Аңа Айдар дип куштылар. Илдә бала аягын юу дигән бер яман гадәт таралды, яшь ата-ана да бу гамәлдән читтә кала алмады. Иң әүвәл калага Тәнзиләнең ата-анасы барып, кунак булып кайтты. Кодалар буш кул белән бармадылар, шатлыклары зур иде, күрәсең, балага яхшы коляска бүләк иттеләр. Фатыйх калага бераз соңрак барды, бүләк- мазар алып тормады, акчасын гына калдырып китте...
Тәнзилә тулгакны авыр кичерде, баласын авыр тапты һәм гел табиблар сагы астында яшәде.
– Черек хәзерге хатын-кызлар! Хатыныңа гына атап әйтмим, кәнишне, гомумән әйтәм, – дип сөйләнде шулчак Фатыйх. Хатыны янында түгел, Абрекның үзенә генә сөйләде, билгеле. Тәти абыйсы Казанга кунакка килгәч, алар авыл турында төнгә хәтле сөйләшеп утырырга яраталар иде. – Безнең әбиләр унар-унбишәр бала тапканнар, әллә ни артык сакланмаганнар да, бала тапкач ук, эшкә чыкканнар... Югары очта бер Тәгъзимә исемле апай бар иде, хәзер карчык инде ул. Шул, тугыз корсакка унбер бала таптым, дип сүли торган иде. Больниста бала табу дигән нәстә юк иде ул, акушер эшен авылда гомер буе кендек әбисе башкарды. «Әби тәтә», дип йөртәләр иде аны бездә. Әби тәтә тулгакны алдан ук белеп тора, вакытында ярдәмгә ашыга...
– Нишли ул әби тәтә? – дип кызыксынды Абрек. Тәти абыйсы сөйләгән әйберләр аның өчен әзрәк кыргый да, сәер дә иде.
– Әби булучы карчык, бала тугач, баланың кендеген кисә һәм соңыннан аны юындыра. Бер генә мәртәбә килми ул бала тапкан ана янына, берничә мәртәбә килә. Әни бик авыр тапты Люцияне, без инде аны үләр дип тә уйлаган идек, ләкин әби тәтә, маладис, аны саклап кала алды. Менә бит ул ничек, әниең исән калмаса, син дә бу дөньяга килмәгән булыр идең. Әнә шул әби тәтәләр гомер бирә ие инде яңа туган балаларга...
– Үлүчеләр дә күп булгандыр ул заманда?
– Булгандыр, әйтмим, начары үлгән, тазасы калган...
– Табигый сайлау булган, димәк.
– Шулайдыр, – дип килеште Фатыйх. – Ә хәзер медицина барысын да исән
калдырырга тырыша. Безнең заманнарда, бигрәк тә сугыштан соң, балаларны күпләп таптылар, чөнки хатын-кызга бала төшерергә, аборт ясатырга рөхсәт юк иде. Аборт ясаткан өчен төрмәгә утыручы ханымнар да булды...
– Әби тәтә дигәнең бушка йөрмәгәндер инде, аңар түләгәннәрдер?
– Әй, кем түләсен инде! – дип кул селтәде тәти абыйсы. – Әйтмим, хәлдән килгәнчә биргәннәрдер, бәлкем! Соңрак, дим...
– Әйе...
– Балагызны сөннәткә утыртырга онытмагыз...
– Кирәк нәрсәме соң ул, тәти абый?
– Дин буенча мәҗбүри нәрсә түгел, әмма чисталык өчен кирәк...
– Ничә яшьтә утырталар?
– Без сине өч яшьтә утырттык, син аны хәтерләмисең дә инде, – дип елмайды
Фатыйх. – Таныш бабачым бар иде, шуңар кистердек. Шунысы бар: парсыз елда утыртырга кирәк баланы, парлы елда ярамый. Өчтә, биштә, җидедә... әйтик...
– Бабачы табарсыңмы соң безнең малайга?
– Табарбыз, исән генә булсын, – диде аңар тәти абыйсы. – Сиңа куркасы юк, анаң да, үзең дә коммунист түгел...
– Рәхмәт инде, тәти абый, акчаны да мул бирдең...
– Акчаны юкка сарыф итмә, кирәккә генә тот! – дип акыл өйрәтте Фатыйх. – Бәбине мунча керттегезме суң әле?! Бәби мунчасы якмадыгызмыни?
– Нинди мунча, тәти абый, Казан җирендә? Общийга алып барып булмый бит инде? Номерлар да артык чиста түгел, – дип акланды ата кеше. – Аннан яңа туган баланы мунчага кертеп юалар дип башыма да килмәде. Ваннада югач, шул җитәдер дип уйладык...
– Ванна белән мунчаны чагыштырма инде син, энем, авылда бала тугач, бәби мунчасы ягалар. Өч көн рәттән ягалар. Бәбине дә, бәбинең анасын да мунчага кертәләр. Алып кайтыгыз, әйдә, баланы авылга, бәби ашларын да шунда гына үткәрербез...
– Үзем генә хәл итә алмыйм, хатын белән, әни белән сөйләшергә кирәк...
– Әниең белән үзем сөйләшермен, хатыныңны үзең килештер. Бәби ашына кодаларны да чакырырбыз...
Абрек тәти абыйсын бигүк аңлап та бетермәде. Кайчандыр теше-тырнагы белән ике яшь парның өйләнешүенә каршы торган кешенең хәзер барысын да тигезләргә, җайларга теләп йөрүе, бер караганда, бик тә сәер иде...
...Тәнзилә нарасыйны авылга алып кайтырга теләмәде. Җылы җәй айлары булса да, ул балага салкын тидерүдән һәм, иң мөһиме, күз тиюдән курыкты. Ләкин барыбер туганнарының теләгенә каршы килә алмады: баланы авылга алып кайттылар. Гобәй абыйсы аны «Волга» машинасына утыртып алып кайтты...
Яшьләрне авылда җылы каршы алдылар. Шул көнне Фатыйх бала кайтуга ук мунча якты. Бәби мунчасын, элекке замандагыча, өч көн рәттән якмасалар да, хуҗа мунчаны каты итеп якты. Элек «Бәби мунчасы – әҗерле!» – дип, туган-тумачалар, кодалар, тирә-күршеләр, сабын йә сөлге-тастымал кыстырып, мунчага килә торган булганнар. Андый йола юк инде хәзер. Килен мунчада озак тормады, баланы да тиз генә юып, анасына тоттырып чыгарды. Гомумән, ул әлеге борынгы йоланы бигүк ошатып бетермәде, авылга да теләмичә генә кайтты...
Бәби ашына, бәби чәенә халык күп җыйналды. Оныгы тууына чын күңелдән сөенгән Люция ул көнне ике төрле бәлеш пешерде.
Бәби аягын юарга дип килгән ирләр хуҗага әзрәк үпкәләп утырдылар, чөнки хуҗа табынга аракы куйдырмады. Чәй эчүен эчтеләр, бәлеш тә ашадылар, ләкин аракы куелмау сәбәпле, кайбер ирләр (алар арасында Фатыйх йортына гомер аяк басмаган кешеләр дә бар иде!) шактый күңелсез һәм кәефсез утырдылар. Һәрнәрсәне җайларга өйрәнгән Абрек, хәер, җаен тапкан, баланың 
аягын юарга теләүчеләрне бакча ягына алып чыгып китте. Башы эшләгән: Гобәйнең машинасына ярты ящик ак аракы салып кайткан...
Иртәгесен авылга кайткан кунаклар, шул ук «Волга» машинасына төяләшеп, калага таба юл алдылар. Барысы да шат, барысы да канәгать, тик бер Тәнзилә генә нигәдер күңелсез булды. Фатыйх әле кичә генә халык гөрләп торган өйдә кабат берьялгызы утырып калды, хәер, анысы да озакка бармады, кичкә, көтү каршылар алдыннан, түбән очтан Сара менеп җитте. Сараның хәзер үз өендә терлеге калмады, ул, ике дә уйламыйча, сыерын, ике яшь үгезен һәм алты сарыгын Фатыйх көтүенә кушты. Ир белән хатынның әнә шулай ике ихатадагы мал-туарны бергәләштерүләре аларның бер-берсе белән кушылу мөмкинлегенә өмет арттыра иде кебек...
Ләкин бу җәй (Олимпиада елы) ике як өчен дә җүнле җәй булып чыкмады. Өйләргә кайгы җиле бәреп керде: кинәт кенә Тәнзиләнең баласы үлеп китте. Кечкенә Айдар бу дөньяда ай ярым гына яшәп калды. Бу нарасый тиктомалдан шулай тиз генә үлеп китәр дип, беркем дә уйламады, билгеле. Ике як нәсел өчен дә бик зур кайгы булды бу. «Яшьли үлгән бала – изге була!» – дип сөйләнсәләр дә, әлеге сүзләр беркемне дә тынычландыра алмады. Ике як та нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Тап-таза баланың кинәт кенә үлеп китүен беркем дә, берничек тә аңлата алмады. Бер көн эчендә бит! Баланың температурасы көчәйгән, аның көне буе эче киткән, ә кичен җан тәслим кылган. Нәрсәдән үлгәнен хәтта табиблар да әйтә алмады, фәкать җилкә генә сикерттеләр. Баланы моргка җибәрмәделәр, өйдә саклап калдылар. «Кем уйлаган бит, кем белгән?!» – дигән сүзләр бик еш яңгырады ул көннәрдә. «Мин сиздем, мин Айдарның үләсен сиздем! Күз тиде балама, күз, авылга алып кайтырга кирәкми иде баламны, кирәкми!» – дип бертуктаусыз тәкрарлады килен. Баласы үлгәннән соң, бик каты бәргәләнгән Тәнзилә соңыннан бөтенләй дәшмәс һәм сөйләшмәс булды. Бусы (табиблар әйтүе буенча) – истерикадан да әшәкерәк нәрсә, бу – үз-үзеңә, үз кайгыңа йомылу, кыскасы, депрессиянең иң авыр бер төре...
Икенче көнне баланы күмү мәсьәләсе туды. Кайда һәм ничек җирләргә? Айдар үлүгә, улы, килене янына йөгереп килгән Люция баланың җәсәден авылга алып кайту турында сүз чыгарды. Сак кына, куркып кына әйтте. Абрек бер сүз дә дәшмәде, Тәнзилә, теләсәгез нишләгез, дигән сымак, кул гына селтәде. Ә үзе сүз саен: «До чего же ненавижу деревню!» – дип сөйләнде. Калада яшәп, кала тормышына күнегә башлаган хатын хәзер әнә шулай урысча гына сибәргә күнеккән иде!
Баланы авылга кайтарып күмүне ике як та хуплады. Мәрхүмне, дин буенча, кояш баеганчы күмеп өлгерергә кирәк. Бу инде гомер-гомергә шулай килә, ул – йола, аны беркем дә һәм бернәрсә дә үзгәртә алмый. Гобәй үзенең яңа «Волга»сында мәет алып кайтудан баш тартты, Абрек йөк машинасы яллады, Айдарның җәсәден төнгә каршы авылга алып кайттылар, Фатыйх өенә куйдылар. Баланың үлем хәбәрен авылга таратмадылар, шуңа күрә мәет янында утырып, өйдә төн үткәрергә бары тик якын туганнар гына җыйналды. Килүчеләр аз булмады. Люция төн кичүчеләргә яулыклар өләшеп чыкты. Элегрәк җитеннән эрләнгән һәм инәгә сапланган тегәрҗеп өләшкәннәр, хәзер сабын белән яулык кына өләшәләр. Ул заманнарда кәтүк җебе дигән нәрсә булмаган, шунлыктан кәфенне дә тегәрҗеп белән генә җөйләгәннәр.
Мәет янында тәһлил әйтеп, төн кичерер өчен, бик яхшы укый белгән авыл карчыгын чакырдылар. Ул үзе эшен намус белән башкарды, вакытсыз, бик тә вакытсыз якты дөнья белән хушлашкан мәрхүм баланы догасыннан 
калдырмады. Әйе, җир судан туймаган кебек, мәет тә догадан туймыйдыр. Үз алдына пышылдап кына догаларын укыган чагында, ак әби ара-тирә:
Юл буенда печәнне Юлаучы аты ашый. Дөнья ачысы ачы түгел, Үлем ачысы бик ачы,
– дип көйләштергәләп утырды...
Өйдәгеләр төне буе йокламадылар. Үлемтекләр әзер түгел иде. Кечкенә
балага артык зур кәфен кирәк булмады, кәфенне Люция үзе үлчәп кисте, аңар Рузалия кодагый да булышты. Баласы янында дөньядан китеп утырган Тәнзилә исә бернигә дә катышмады, хәтта еламады да, хәер, аның инде еларлык күз яше дә калмаган иде...
Үлем кайгысы төн белән көнне берләштерде кебек. Кояш чыгып, көн тууын өйдәгеләр сизми дә калдылар. Мәетне юар өчен дүрт чиләк чиста су кирәк булды.
Суны өй каршындагы колонкадан түгел, ә кизләүдән барып алдылар. Чишмәгә, чиләкләр күтәреп, Абрек белән Фатыйх абыйсы барды. Сөйләшмичә генә бардылар. Абрек абыйсына нидер әйтергә теләп талпынса да, Фатыйх аңар берни дә җавап бирмәде, тын да чыгармады. Алдагы көнне авылда тагын бер кеше җан куйган, туксан яшьлек бер карт кеше үлгән икән. Үлеме дә мәгънәсез: картны ток бәреп үтергән. Шул сәбәпле, авыл халкына бүген мәет чыккан өйләрдә дә һәм зиратта да икегә бүленергә туры килде...
Агач улаклы кизләү янында алар чиләкләренә су тутырып торучы бер яшь авыл кызын очраттылар. Абрек, исәнмесез, дип исәнләшкәч тә, кыз сәлам бирмәде, чиләкләрен көянтәсенә асып, бер сүз дәшмичә китеп барды.
– Тәти абый!
– Әү?!
– Телен йоткан мәллә ул?
– Фәннүр абзыйның оныгы ул, – дип аңлатты Фатыйх, – бабасын кичен
ток бәргән...
– Исәнләшмәде дә хәтта...
– Мәет юа торган суны, беләсең килсә, сөйләшмичә генә алып кайталар... Мәетне поши кыяфәтле, килбәтсез авыл карты юды. Бу карт авылда мулла
урынында иде. Укый, юа, мәрхүмне соңгы юлга озата. Аңа Фатыйх белән Абрек булышты. Юу әллә ни озакка сузылмады, шактый тиз төгәлләнде. Аннан ирләр, зиратка барып, колаша алып кайттылар. Колаша – мәетне салып зиратка алып китү өчен ясалган җеназа агачы. Колашаны зират эчендә торган агач өйдә саклыйлар. Ак кәфенгә төрелгән баланы әнә шул колашага салдылар. Җеназа өстенә чаршау корып куйдылар, ә башына унике данә сөлге бәйләделәр. Бу сөлгеләр шул җеназа агачын күтәреп китүчеләр өчен каралган, ләкин мәетне күмгәннән соң, билгеле, аларга беркем дә орынмый, алар шунда бәйләнгән килеш кала иде.
Мәет салынган колашаны арттан да, алдан да икешәр кеше күтәреп, зират ягына таба атладылар. Борынгы йола буенча, өйдән кырык адым киткәч, мәетне куеп, җеназа укылырга тиеш. Мәет җеназасын урам уртасында түгел, ә зират каршында туктап укыдылар. Анысын да шул ук карт укыды. Ихлас күңелдән.
Хатын-кызлар, Люция белән Тәнзиләдән башка, зиратка менмәделәр. Өйдә 
калучылар өй миченә бер кочак салам, бер уч йомычка тыгып, морҗадан төтен чыгарып алдылар. Мәет зиратка барып җиткәнче, әнә шулай морҗаны ачып куеп, мичне элдереп яндырып куялар. Өйдән чыккан мәет өйдәге җылыны алып китмәсен өчен шулай эшләнә...
Авылда бу көнне ике кабер казылды: берсе олы, ә икенчесе кече мәет өчен. Башта гүргә (укучы карт бер генә булу сәбәпле) баланы иңдерделәр, аннан соң – картны. Мәетне ләхеткә төшереп, гүргә иңдергәч, күмгәч, кабернең дурт чатына дүрт кеше бастырып, авыл карты кабат догасын ирештерде. Абрек белән Фатыйх кабер казучыларга, гүр авызын ачучыга, ләхет алучыга һәм шулай ук кечкенә Айдарны соңгы юлга озатырга килүчеләргә сәдакалар өләшеп чыктылар...
Мәет чыккан йортны соңыннан хатыннар юды. Идәннәрне ишек төбеннән түргә хәтле сыпырып, түшәмнәрне, өй чатларын сөртеп чыктылар. Өйнең тәрәзә пәрдәләрен тартып, корып куйдылар. Кабул ителгән йола буенча, үлек чыккан ызба әнә шулай моңсуланып торырга тиеш. Билгеле, сабый мәете белән олы кешенекен чагыштырып булмый, ләкин Ходай алдында алар икесе дә бер, икесе дә тигез. Өйдәгеләр үзләрен: «Үлгән сабыйның җаны шундук җәннәткә эләгә!» – дип тынычландырырга тырышсалар да, әле тәпи йөрергә дә өлгерә алмый калган кечкенә Айдарның бу мәгънәсез үлемен күңелләре белән һич кенә дә кабул итә алмадылар...
Өч көн һәм өч төн узгач, Айдарның өч ахшамын уздырдылар, аннан соң җидесен. Өчесенә дә, җидесенә дә халык күп килде, халык күп килгәч, савым да күп килде. Халыкның күп килүе, өчесен, җидесен уздыру мәшәкатьләре үлем хәсрәте кичергән Абрек белән Тәнзиләнең әлеге уртак кайгыларын беркадәр читкә этәрде сымак. Күрәсең, бу дини йолалар мәрхүмне искә алу, олылау өчен генә түгел, ә бәлкем, исәннәрнең кайгыларын оныттырып тору өчен уйлап чыгарылган бер изге чарадыр да...
...Ләкин Тәнзилә бала хәсрәтеннән тиз генә арына алмады. Ул кешеләр белән сөйләшмәс, аралашмас булды. Абрек та хатынын аңламас һәм танымас хәлгә җитте. Хатыны да аны санга сукмый, кешегә санамый башлады. Ире аңар теге яктан да, бу яктан да килеп карады, файдасы гына юк иде. Тәнзилә Абрекка бәйле булмас өчен, бер зур заводка секретарь вазифасына эшкә урнашты. Ул үзенчә яшәде, үзенчә эшләде. Абрек әнисенә дә зарланып алды. Люция килене белән сөйләшеп, аңлашырга теләп караса да, нәтиҗәсе уңай булмады, килен барыбер тормышны үз ягына бөкте. Абрек, аптырагач, авылдан тәти абыйсын чакырды. «Тәти абый, килеп кит Казанга, сөйләшеп кара әле хатын белән, – дип зарланды ул Фатыйхка, – аның белән сөйләшеп тә булмый хәзер, бер сүз әйтерлек түгел, күтәрелә дә бәрелә!»
Фатыйх яраткан энесенең үтенеченә каршы килә алмады, беркөнне җыенып, калага китеп барды. Урамда эссе июль ае иде. Халык үлеп-бетеп печән чаба. Җәй көне авылда эш күп була, ләкин бармыйча да ярамый, туганыңны авыр хәлдә ташлап булмый. Хәер, ул өйдә үзе генә түгел, Сара да бар иде. Хатын хәзер бөтенләй әрсезләнде, айга бер мәртәбә булса да, ЗАГСка барып язылышу турында сүз кузгатмыйча калмый. Барырга туры киләчәк, язылышмыйча яшәү халык алдында да бигүк килешеп бетми. Элегрәк аның халык дип исе китми иде, турысын әйткәндә, орып бирә иде ул халыкны, ә инде олыгая төшкәч, тормышка карата фикерләре үзгәргәч, үзен башкачарак, тыйнаграк тота башлады. Хәтта, әгәр дә яхшы эш тәкъдим итсәләр, колхозга кереп хезмәт куярга да әзер иде кебек. Ләкин ул барыбер үзгә, ялгызак, кешеләр арасында үзен аерым кеше итеп сизә иде. Халык ягына авышу һәм шул халыкның бер кисәкчеге булу теләге күңелендә әлегә яралып кына килә иде.
Фатыйх килгән көнне Тәнзилә өйгә төн кунарга кайтмады. Бу хәлгә бик нык ачуы чыккан Абрек белгән-йөргән төшләргә шалтыратып, сорашып та карады, ләкин хатын, суга төшкән кебек, кисәк кенә югалды. Берни булмагандай, иртән генә кайтып керде.
– Кайда йөрдең син? – дип ябырылды аңа ире.
– Иптәш кызымда кундым, – дип тыныч кына җавап бирде ул.
– Кем ул? Нинди иптәш кызы?
– Сменщицам. Заводта бергә без... Ул әлегә больничныйда... Нәрсә, кешегә
ярдәм итәргә ярамыймы?
– Ә хәбәр итсәң булмый идеме?
– Хәбәр итүне кирәк дип тапмадым...
Тәнзиләнең тупас һәм үзсүзле кылануы теләсә кемне чыгырыннан
чыгарырлык иде. Әгәр шул чакны Фатыйх яшьләр янында басып тормаса, ир белән хатынның бәхәсләшүенә шаһит булмаса, бәлкем, Абрек, бу хәлгә түзеп тора алмыйча, хатынына кул да күтәргән булыр иде. Хәер, ул ни әтисенә, ни анасына охшамаган, сабыр, тыйнак иде. Ләкин сабыр төбе сары алтын, дисәләр дә, андый сабырлык озакка сузылмаска да мөмкин икән.
Шулай да Абрекка бу очракта артык кызарга түгел, ә тынычланырга һәм хатынының сүзенә колак салу да кирәк иде. Ул Тәнзиләсенә артык бер сүз дә әйтмәде, хатынын рәнҗетмәде, киресенчә, тавыш кубудан куркып, тиз генә фатирдан чыгып югалды. Аның әйтәсе килгән сүзләрен тәти абыйсы әйтәчәген, әйтмәсә дә, дөньяны болгаткан хатынын тәртипкә салып китәчәгенә күңеле вә җаны белән дә инанган иде...
Ике арадагы сөйләшү шактый авыр барды. Фатыйх абыйсының аңлашыр өчен килгәнен сизенгән Тәнзилә, төрле сәбәпләр табып, ачыктан-ачык сөйләшүдән качарга тырышты. Ләкин абзый үз сүзендә нык торды, сүзне вакытында эләктереп алды...
– Тәнзилә, – диде ул, катгый рәвештә, – син кызу эш вакытында минем ни өчен килгәнне яхшы аңлыйсыңдыр...
– Аңлыйм, – диде хатын, – Абрек чакырдымы? Миннән зарландымы?
– Тынычлан, аның монда бернинди катнашы юк. Ул, беләсең килсә, синең өчен кайгыра, синең акылың өчен...
– Ә ни булган минем акылыма?
– Яхшы, сүземне кире алам, – дип артка чигенде Фатыйх, – гаилә бәхете өчен кайгыра ул, аның иминлеге өчен...
– Кайгырудан мәгънә юк, – дип кырт кисте хатын, – Айдар үлгәннән соң, бәхетле, тату гаиләдән берни дә калмады...
– Кая китте суң ул?
– Бала үзе белән алып китте...
– Бала үлеме белән генә бәйләп буламы суң аны?!
– Дөрес, өйләнешкәнче үк, безнең гаилә юк иде инде, ә баламның үлеме исә... – Нәстә?
– Констатация факта, – дип, үзенчә акыл сатты хатын, – бар булган
каршылыкны көчәйтте генә...
Фатыйх кинәт кенә бу хатын алдында үзен көчсез кеше итеп сизде. Әйе,
ул кайчандыр авызын ачып сүз әйтергә дә куркып торган тыйнак авыл кызы түгел иде инде. Бу – шушы бер-ике ел эчендә бик нык үзгәргән һәм һәр сүзен 
чартлатып әйтергә өйрәнгән, үз фикерен курыкмыйча тиешле урынга җиткерә алган тәкәббер хатын иде. Фатыйх башлаган сүзен ничек дәвам итәргә дә белмәде, бәхетенә, Тәнзилә аңар үзе ярдәмгә килде...
– Фатыйх абый, әйтегез әле...
– Ие...
– Төрмәгә эләккәч, минем бабамны, Хөснулла бабамны каргадыгызмы?
– Юк, мин аны каргамадым...
– Мин моңа ышанмыйм!
– Рәнҗедем... ие... тик...
– Уйламагыз, мин бабайны якларга уйламыйм, сезнең нәсел каршында
аның гаебе коточкыч зур, әйе, бик зур. Каргадыгызмы, юкмы?!
– Әйттем бит инде...
– Юк! Сез аны каргадыгыз! Яшермәгез! – дип ярсыды хатын.
– Ие... каргадым, ләкин үзем өчен түгел, – дип килеште аның белән Фатыйх,
– беләсеңме кайчан? – Кайчан?
– Имчәк балалы анамның төрмәдә кыйналып үлгәнен, сеңлемнең югалганын, авылда ачлыктан интеккән атамның үз өендә катып үлгәнен ишеткәч... каргадым... ие...
– Кабатлап әйтәм, мин сезне гаепләмим, – дип тәкрарлады хатын. – Сезнең каргарга хакыгыз бар, ләкин аның икенче ягын да онытмыйк. Каргышыгыз безгә нәсел каргышы булып төшкән. Минем балам да, Айдарым да әнә шушы каргышның бер корбаны булгандыр дип уйлыйм...
– Ялгыш уй бу, сеңлем! – дип ярсыды Фатыйх. – Әлеге очракта бернинди дә нәсел каргышы була алмый, һәм үз үлеме белән җан тәслим кылган баланы шул каргышның корбаны дип һич кенә дә атарга ярамый. Бабаңа, бары тик бабаңа гына төшкәндер, дип уйлыйм, төшсә... минем каргышым! Аңлыйсыңмы?!
– Әйе, ишетүемчә, ул үз үлеме белән үлмәгән...
– Ләкин шуны онытма, килен: кешене каргау ул – гөнаһ гамәл. Мин аны каргарга тиеш түгел идем, чөнки минем каргышым, күргәнеңчә, үземә дә төште, үземә кире кайтты...
– Ничек? Аңламыйм...
– Мине мәңгегә ялгыз итте... кешеләрдән аерды...
– Бу җәзамы?
– Аңардан да зур җәза юк, сеңлем...
– Мин сезне бәхетсез кеше, димәс идем. Сезне ялгыз кеше дип әйтергә дә
телем бармый: сеңлегез бар, Абрек бар, Сара апа...
– Тыштан караганда, ие, ул шулай, – дип моңсуланды ир, учын йөрәк астына
куеп, – ә менә монда, эчкәрәк керсәң... яхшы нәрсә күрмәссең...
– Әйтә алмыйм, эчегезгә кереп караганым юк...
– Кирәкми дә... керергә...
– Әти белән әни турында әйтә алмыйм, әле минем үземә дә төшәчәк ул... – Әй, килен, килен, артык нечкә күңелле син, барсын да тиз тоясың! Хис
белән генә яшәргә ярамый дөньяда, акыл белән дә эш итү кирәк. Борчылма, бернинди дә нәсел каргышы дигән нәрсә юк, оныт син аны, булса да, сиңа төшмәячәк ул, тө-ө-өшмәячәк...
– Төшәчәк...
– Ничек? Каян беләсең? – Миңа гадать иттеләр...

– Кем?
– Чегән хатыны...
– Чегән хатынына кем ышана ди инде, дивана...
Килен белән уртак фикергә килә алмаган Фатыйх, яшьләр янында калмады,
шул көнне Гобәйләргә китте. Әле һаман да хезмәттә йөргән һәм өйдә утырырга яратмаган Гобәй, ял көне булуга да карамастан, милиция ветераннары белән очрашуга чыгып киткән икән. Люция өйдә калган, ләкин нигәдер күңелсез иде. Абыйсы аңар ни өчен килгәнен аңлатып-сөйләп биргәч, сеңлесе сәер киленнәре турында артык зур кызыксыну белдермәде. Фатыйхны тыңлап арыгач, ул бары тик:
– Торалмаслар алар бергә! – дип кенә әйтеп куйды.
– Нигә алай дисең?
– Булмаган килен өчен күз яше чыгарып утыра алмыйм, – диде төксе генә,
– мин иң элек улым өчен, Абрек өчен борчылам... – Әгәр китсә! Килен...
– Әй! – диде Люция. – Китсә китәр инде!
– Әйтүе җиңел...
Алар полковникның күңелсез фатирында берара озак кына сүз эндәшмичә йөрделәр. Люция пылау пешергән икән, абыйсын аш ягына чакырды. Пылау әзрәк көйгән булып чыкты. Әллә казанга маен аз салган, әллә газда артык кыздырган?! Абый белән сеңел кәефсез генә, сөйләшмичә генә тукландылар...
– Ни булды сиңа? Нишләп кәефсез син? – дип сорады аңардан абыйсы.
Җавап урынына, алдындагы пылавын читкә этәреп, Люция елап җибәрде. Озак елады, күзләре кызарып, битләре күперенгәнче елады. Фатыйх дәшмәде, елап бетергәнен көтте...
– Белмим, яшәп-бетеп булмас, ахры, бу кеше белән! – диде хатын, ниһаять. – Вак кеше ул, саран, полковник димәссең! Һәр капейкы өчен чукынырга әзер бит ул, һәр капейкы...
– Сеңелкәш, кеше шулай инде ул – бертөрле генә булмый, кемдер юмарт, ә кемдер синең Гобәең сымак саран була...
– Нишләргә дисең? Түзәргә кушасыңмы?
– Анысын үзең кара инде, мин сиңа хөкемдар була алмыйм...
– Син шулай дисең, ә монда бөтенләй яңа фактлар ачыла тора...
– Нинди инде?
– Чәчләрең үрә торырлык! – дип сыкранды Люция. Фатыйх сеңлесеннән
берни дә сорамады. Гомумән, Гобәй турында артыгын ишетәсе килмәде аның. Ул полковникның кем икәнлеген, аңардан нәрсә көтәргә кирәклеген күңеле белән сизенсә дә, акылы белән исә сеңлесенең законлы ире белән тату һәм кешечә яшәүләрен тели иде. – Беркөнне мин элеккеге хатынының туганы белән очраштым, кырык яшьләрдәге кыз-хатын ул...
– Ә син аны каян беләсең?
– Өйгә шалтыратты, – дип, серле генә эндәште сеңлесе. – Гобәй белән аралашмасалар да, өйдәге телефонны беләләр. Без ул хатын белән кафеда очраштык...
– Сиңа кирәк идеме ул?
– Нәрсә?
– Очрашу?
– Ә кемнең үз ире турында күбрәк беләсе килмәсен икән?!

– Ул хатын ялган сүз сүләргә дә мөмкин, махсус сүләргә. Элеккеге хатыны котырткандыр әле...
– Мин алай уйламыйм, абый, – дип каршы төште Люция, – беләсеңме, иң кызыгы нәрсә? Иң кызыгы шунда: аның хатыны Гобәйнең гаиләдән китүенә сөенеп туя алмаган! Кайбер хатыннар, әгәр ирләре ташлап китсә, үз-үзләрен кая куярга белмичә, кара кайгыга батып йөриләр! Хәтта шуның аркасында үз- үзләренә кул салучы хатыннар да бар! Ә аның хатыны, киресенчә, Гобәйнең китүенә сөенеп туймый, алай гына да түгел, балалары – ике улы да сөенечләрен яшерә алмый. Аларның өендә һәр көнне бәйрәм хәзер, алар һәр бирмеш көннәрен сөенеп, шатланып каршы алалар...
– Гобәйдән котылганнары өченме?! – дип елмайды Фатыйх. – Сикереп- сикереп биемиләрме тагын?
– Биегәннәрен күрүче юк, – дип ачынды хатын, – ә минем өчен иң аянычы шул, абый: алар котылды, ә мин җүләр – шуңа барып каптым!
Люция менә ниләр сөйләде. Гобәй өйдәгеләрнең тормышын тәмам тәмугка әйләндергән. Акча һәрвакыт ир кулында йөргән. Хатыны (заводта эшли) хезмәт хакын айга ике мәртәбә Гобәйгә кайтарып бирә торган булган. Акчаны тиененә хәтле санап, тиешле нәрсә генә алып бирергә өйрәнгән әти кешенең саранлыгы тора-бара көчәйгәннән-көчәйгән. Әйтик, укучы малаена мәктәптә укыр, ашар өчен күпмедер акча бирсә, ул аңардан атна ахырында исәп-хисап алган. Әгәр дә биргән акчаны малае «дөрес» кулланмаса, әйтик, лимонадка яисә туңдырмага тоткан булса, бала шундук җәзасын алган. Башта ул баласын каеш белән ярган, аннан соң ярты көн чатка бастырып тоткан. Күрәсең, мондый явызлыкны Гобәй милиция хезмәтендә үзләштергән. Димәк, ул үзе дә шундый кансыз һәм рәхимсез булган. Бер банка тозлы кыярны сорамыйча ашаганнары өчен бу аяусыз ата улларын каты җәзага тарткан: ике баласын да кышын бер кат юка күлмәктән салкын урамга куып чыгарган. Хатынына акчасын санап кына биргән полковник аның өчен хатын-кыз кирәк-яракларын да (әйтик, күкрәкчә, эчке күлмәк...) кибеткә барып, үзе сайлап ала торган булган...
Люция белән Фатыйх шул көнне музейга бардылар. Өйгә төнге унбердә генә кайтып керделәр. Люциясен югалткан Гобәй шартлар хәлгә җиткән иде. Ләкин хатынын Фатыйх белән бергә күргәч, тавыш чыгармады, шундук тынычланды. Әллә кайдан күренеп тора, ярата иде ул Люцияне, ярата! Ләкин аның яратуы бер нәрсә, менә сәер холкы аңа һаман да тынгылык бирми һәм шуның аркасында ул якыннары арасында үзенә карата бары тик нәфрәт хисе генә уята иде.
Люция аш ягында бәрәңге белән ит турап, тәмле гуляш әзерләде. Гобәй яшереп саклаган яхшы коньягын ачты. Кунак эчмәде. Шулай да алар төн уртасына хәтле тормыш турында озак кына сафсата саттылар. Ләкин Фатыйх сеңлесе сөйләгән сүзләрнең берсен дә өскә чыгармады, полковникны битәрләмәде, хатын белән ир арасына кермәде. Гобәйнең сөйләве буенча, аның уллары да алтын түгелләр, аналарының котыртуы аркасында, атасының шактый күп канын эчкәннәр. Бөтен хикмәт аларның анасы Фәйрүзәдә иде, билгеле. Кеше кайгысын якын итә белгән егет яшьлегендә бу кызга гашыйк булып та, исәп-хисап белән дә өйләнми, ул аны кызганып өйләнә. Өенә бертуктаусыз ирләр ташыган, эчеп-исереп гомер кичергән, күңел ачарга яраткан азгын анасы кызын, аяк астында буталып йөрмәсен, дип, еш кына урамга куып чыгара торган булган, соңыннан ул аны балалар йортына тапшырган. Гобәй, бернигә дә карамыйча, кызны өенә алып кайта һәм аңа өйләнә. Шулвакыт аның дүрт бүлмәле фатирында Гобәйнең анасы да яшәп яткан була. Читтә үскән һәм бер кешегә дә баш ияргә яратмаган холыксыз Фәйрүзә беренче көннән үк каенанасын күралмый башлый. Килен аны бертуктаусыз кыерсыта һәм җәберли. Халыкта, кайчандыр җәберләнгән адәм, җае чыккач, үзе башкаларны җәберли башлый, дигән гыйбарә бар. Монда да нәкъ шул ук хәл. Явыз киленне күралмас хәлгә җиткән, сигез бала үстергән киң күңелле ана, беркөнне Түбән Камага, икенче улы янына китеп бара. Гобәй дә уртага баса алмый, хатын ягында кала. Балаларның тууы да гаиләгә артык бәхет өстәми. Төрле читенлекләр, ятимлекләр күргән, тулы гаиләдә үсмәгән, ирне ир дип белмәгән хатын балаларында, үзе дә сизмәстән, аталарына карата нәфрәт хисе тәрбияли. Бервакыт аңа кунакка Чаллы каласыннан Илсур атлы энесе килә. Икесе дә шахмат уйнарга яраткан туганнар, әзрәк капкалап алгач, шахмат уйнарга утыралар. Уйнарга утыруга ук, ике малай бүлмәдә туп тибәргә тотына. Боларның типкән туплары берничә мәртәбә шахмат тактасына килеп төшә, фигуралар идәнгә чәчелә. Әлеге хәл берничә тапкыр кабатлана. Туганнар шахмат уенын, ничек кенә тырышсалар да, ахырына тиклем җиткерә алмый. Хихылдашып көлгән малайлар аналарының бүлмәсенә кереп кача. Анасы да аларны бу очракта яклап чыга. Энесе абыйсын тәрбия мәсьәләсендә артык йомшак булуда гаепли, балаларга катырак торырга әйтә. Шахмат вакыйгасы ул әле чүп кенә. Аталарын мыскыл итәргә өйрәнгән балалар йоклап яткан Гобәйнең баш астыннан мендәрен тартып ала һәм эш кәгазьләрен яшереп, бутап бетерә торган булганнар, әтиләре эшкә киткәндә, кул болгап, озатып каласы урынга, аңар балконнан таш атып калганнар. Шуннан соң Гобәйнең туганнары бу йортка йөрүдән туктаган, шулай итеп, холыксыз хатын ирен туганнарыннан да аерган...
Иртә таңнан телефон шалтырады. Аларны Абрек уятты. Тәнзиләне таң алдыннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән. Люция белән Фатыйх, такси чакыртып, килен яткан хастаханәгә ашыктылар. Бу – гади генә хастаханә түгел, ә нервларны дәвалый торганы булып чыкты.
Абрекның сөйләве буенча, алар бүген төне буе йокламаганнар. Тәнзилә ирен, тәти абыйсын чакыртып, акыл өйрәттерергә җыенганы өчен гаепләгән. Абрек әйтеп, аңлатып караган, ләкин хатыны барыбер үзенекен тукыган. Аңарда истерика башланган, соңынтын килен аңын җуйган. Бәхеткә, «Ашыгыч ярдәм» бик тиз аңына китергән, ләкин өендә калдырмаган, диспансерга алып киткән...
Тәнзилә янына кертмәделәр. Киленнәре яткан палата ишеге төбендә болганып йөргән бер шәфкать туташы диспансерга килүчеләрне табиб бүлмәсенә алып керде. Аларга иртәдән бирле коридор саклап утырган Абрек та иярде.
Профессорны күргәч, Фатыйх шаклар катты. Ул күрше авылда туган, шунда үсеп, шуннан калага китеп кеше булган Сәмигулла атлы кеше булып чыкты. Сарырак чәчле (андыйларны авылда «бакыр баш», диләр!), сипкелле һәм уртача буйлы бу ир заты, якташларын күргәч, урыныннан сикереп үк торды һәм барысы белән дә кул биреп күрешеп чыкты.
– Сәмигулла, синме суң бу? – дип елмайды Фатыйх. Ул әле һаман да ак халатлы профессорның якташы булуына ышанып бетә алмый иде.
– Мин, мин! – дип тәкрарлады якташ. – Өченче елымны эшлим шушында! Җүләрләр йортында...
– Бу җүләрләр йортымыни? – дип шаккатты Абрек.
– Юк, юк, борчылмагыз, – дип тынычландырды аларны бакыр баш. – Бу 
әле чын җүләрләр йорты түгел, ләкин шуңар якын. Неврология бүлеге дип атала ул, ягъни мәсәлән...
– Безнең... Тәнзиләбез, – дип шулчак бүлде аны Люция.
– Тәнзиләгез минем якташ булып чыкты, – дип көлемсерәде профессор. – Сөйләштек без аның белән, авыру белән собеседование уздырдым...
– Нәрсә аңарда?
– Куркырлык әллә нәрсә юк, – дип кабат тынычландырды якташы, – невроз аңарда, җиңелчә депрессия. Тик вакытлыча гынамы ул нәрсә аңарда, әллә... озакка сузылырмы? Безнең максат – менә шуны ачыклау. Авыруы артык тирәнгә киткән, дип әйтә алмыйм, әлегә ул үз-үзенә тәнкыйть күзлеге аша карый, баскыч басмаларын санамый... ягъни...
– Анысы нәрсә инде? – дип кызыксынды Фатыйх.
– Фән телендә «умственная жевачка» дип атыйлар аны, безнеңчә, «акыл белән чүп чәйнәү» дип атала. Андыйлар урамда ничә багана, ничә фонарь һәм хәтта көненә ничә адым атлаганнарына хәтле саный башлыйлар. Тәнзиләдә әлегә андый симптомнар күренми...
– Доктор, – диде, ниһаять, кабинетка кергәннән бирле авызына су йотып утырган Абрек, – өмет бармы?
– Өмет бар, нишләп булмасын, өметсез – шайтан, диләрме әле? – дип балкыды доктор. – Дәваларбыз, сүз дә юк, ләкин сезнең ярдәмегез дә кирәк булачак. Әлеге авырудан кеше үлми, кеше үтерә торган авыру түгел ул. Ләкин ул киләчәктә үзенә һәм шулай ук сезгә дә шактый зур җәфалар китерергә мөмкин...
Бу сүзләрдән соң Фатыйхның, ирексездән, күз алдына авыл башында үсеп утырган бөдрә алмагач, кыргый алмагач килеп басты. Ул алмагач авыру һәм кыргый булса да, инде ничәмә еллар исән-сау үсеп утыра, ә менә аның өй бакчасында үскән сортлы алмагачлары бер кыш эчендә корып, юкка чыктылар...
Әйе, Сәмигулла якташларын тынычландырырга тырышса да, һаман да нәрсәдер әйтеп бетерми кебек. Моны бик яхшы сизгән Фатыйх юлдашларын кабинеттан чыгарып җибәрде. Кумады, билгеле, сорады.
– Якташ, ә син хәзер миңа дөресен әйт әле?! – дип текәлде ул докторга. – Миңа дөресен белергә кирәк!
– Дөресе шул, якташ, – дип уйчанланды профессор, – хатынның башында бар, сүз дә юк. Тик, беләсеңме, мин аны чын авыру дип тә әйтә алмыйм. Чөнки бер сөйләшүдә генә пациентны аңлап бетереп булмый, аны озаклап тикшерергә кирәк. Аның башында ниндидер, урысча әйтсәк, навязчивая идея йөри, баштан чыкмый торган үзгә бер фикер ул, үзгә уй. Күрәсең, ул яшь чагында психик травма алган. Күңелендә ниндидер яра бар аның, йөрәк ярасы димме... Һич кенә дә шуңардан арына алмый...
Якташына карап, Фатыйх кабат шаккатты. Буш кеше түгел бу профессор дигәннәре, аңлый бит, барысын да аңлый! Яше буенча ул Фатыйхтан бер ун- унбиш яшькә кечкенә иде. Кайчандыр авылда тал ботагыннан кәшәкә ясап, хоккей уйнап йөргән, авылның болын-кырларында йөгереп, авыр хезмәт күреп үскән шушы гади генә авыл баласыннан профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше бит ул!
Фатыйх Сәмигулладан берни дә яшермәде һәм аңарга Тәнзилә вакыйгасын сөйләп бирде. Профессор аны зур кызыксыну белән тыңлады, чөнки ул Фатыйхның сөйләвендә үзенең алдан чамалаган фаразларына төгәл җаваплар эзләде...
– Аның бабасы кайчандыр мине төрмәгә утыртты, бер гаепсезгә! – диде Фатыйх. – Бабасының гаебе, гөнаһы Тәнзиләгә һаман да тынгылык бирми, ул аны үз гаебе сымак кабул итә. Нәсел каргышы дип тә әйтергә буладыр, хәер, алай дип кычкырып әйтергә дә тел бармый...
– Ә мин әйтер идем! – дип каршы төште доктор. – Тәнзиләнең сезнең нәсел белән кушылуы бик зур ялгышлык булган...
– Көчләп кушмадык, аларны сөю кушты...
– Бөтен нәрсәне дә мәхәббәткә сылтарга ярамый, якташ! Ярар, хәзер инде буласы булган. Ләкин Тәнзиләгезнең күңеле яралы, бик тә яралы. Ул һаман да куркыныч финал көтә. Куркудан курку көтү дип атала ул. Инде финалның кульминациясе килеп җиткән, бәхетсез хатын баласын югалткан. Белмим, оныгыгыз нәрсәдән үлгәндер, анысын тәгаенли алмыйм, ләкин Тәнзилә баласын югалтуны әнә шул нәсел каргышының бер чагылышы дип саный. Уйдырма куркулардан арына алмыйча, яраланган күңеле белән шикләнүләр һәм икеләнүләр дәрьясында буталып йөри. Куркудан курку ул, беләсеңме, кайдан барлыкка килә? Андый кеше кайчагында халык алдына чыгып сүз әйтүдән, хәтта ялгыш кына кызарудан да курка. Шуңа күрә дә сезгә әлеге нәсел каргышы турында артык сүз кузгатмаска, чүп чәйнәмәскә кирәк. Хәер, бу гына котылу юлы була алмый, билгеле, ул ялгызы гына калып, үзен тагын да тирәнгәрәк өстерәп алып керергә мөмкин. Андый нәрсәне – навязчивый, безнеңчә сырышкак идея, дияләр...
– Безгә нишләргә суң? – дип сорады Фатыйх, матур һәм акыллы сүзләр чәчкән профессорны кисәк кенә бүлеп. – Ничек чыгарга хәзер бу хәлдән?
– Иренең чыгып китүе әйбәт булды әле, – диде Сәмигулла. – Сиңа гына әйтәм, абзый, әгәр дә Тәнзилә, аерылам, дисә, аерылсын, каршы килмәгез! Мин сезгә фәкать яхшылык кына телим...
– Каршы килмәскә, дисең инде?!
– Әйе, әгәр киленегезнең андый теләге бар икән, аерыгыз да җибәрегез... ...Профессор әйткән сүзләр бераздан тормышка да аша башлады.
Хастаханәдә дәваланып (зур авырлык белән, билгеле!), өйгә кайтып утырган Тәнзиләне ире Абрек танымады. Ул аннан бөтенләй икенче кеше булып, бик нык үзгәреп кайтты. Аңарда кеше төсе калмаган – дарулардан, уколлардан ялкынсынган, шешенгән йөзенең нуры беткән иде. Ире белән бик аз сөйләште, аны күрмәмешкә сабышты, тәти абыйсының киңәшен тоткан Абрек та хатынын артык борчымады. «Исәнме? Исән!» – фәкать шул гына.
Берәр атнадан соң Тәнзилә, гариза язып, заводтан китеп барды. Ни өчен эштән киткәнен иренә аңлатып-сөйләп тормады, хәер, ире дә артык кызыксынмады. Аннан соң ул авылга кайтып, берәр атна анда торып килде. Килүгә үк иренә:
– Мин Мәскәүгә китәм! – диде. Абрек, бу хәлгә нык аптырап:
– Нәрсәң калган анда? – дип сорагач, хатыны салкын гына:
– Туганый апа кунакка чакыра, – дип җавап кайтарды.
Туганый апа дигәннәре Рузалия кодагыйның туганнан туган апасы иде.
Суфия исемле, Мәскәүдә яши. Яшьли Мәскәү урысына кияүгә чыккан, инде ире үлгән. Бала-чагасы юк, ике баласы да үле туган. Суфия Тәнзилә белән Абрекның туенда да булды, заманында зур гастрономның хуҗасы – бу бай хатын туйга кыйммәтле бүләкләр салды. Абрек аны нигәдер ошатмады. Хәер, Суфия үзе дә кияүне генә түгел, кияүнең туганнарын да өнәп бетермәде. Тәнзиләнең Фатыйхлар нәселенә кушылуына ул теше-тырнагы белән каршы 
тормаса да, үзе әйтмешли, алдан ук «обречённое бракосочетание»гә карата артык зур илтифатлык та күрсәтмәде.
Абрек акылы белән аңлап бетермәсә дә, күңеле белән Тәнзиләне югалтасын сизенде. Ләкин барыбер аңар каршы килә алмады, читенсенеп булса да ризалашты. Хатыны шимбә көнне кич «Татарстан» поезды белән Мәскәү каласына юл алды. Мәскәүдә ул бер айлар чамасы яшәде, иренә ара-тирә шалтыраткалап торса да, тавышында, сөйләшүендә саубуллашу чаткылары сизелгәләде. Бер айдан соң (көз айлары иде!), Тәнзилә Казанга кайтып төште. Үзгәргән: кәефе яхшы, күңеле күтәренке. Ләкин хатыны белән кабат матур гына яшәп китәргә хыялланган Абрекның бу юлы да өметләре акланмады. Тәнзилә аның белән төксе генә сөйләште, ирен үзенә якын китермәде. Сөюгә, назга сусаган ир тагын коры калды. Ашыгып кына Казанга кайткан хатыны кабат Мәскәүгә җыена башлады...
– Ни булды сиңа, Тәнзилә?! Аңламыйм, нишлисең син?
– Җүләр булып кыланма, яме! – дип кистерде сатлыкҗан хатын. – Мин китәм синнән...
– Бөтенләйгәме?
– Анысын бүген генә әйтә алмыйм, ләкин китәм...
– Нигә? Ни өчен?
– Беренчедән...
– Әйе...
– Суфия апада авыру таптылар...
– Авыру? Нинди?
– Йөрәге тузган...
– Йөриме соң ул?
– Йөри... өйдә генә йөри... эшеннән китте...
– Инфарктмы? Син бит миңа хәбәр дә итмәдең?!
– Юк, инсульт, микроинсульт, моннан бер атна элек булды. Мин аны хәзер
үзен генә калдыра алмыйм...
– Икенчедән?
– Икенчедән... китәм...
– Карале! – дип кинәт кызып китте Абрек. – Китә! Китә ул! Ә син минем
турыда уйладыңмы соң? Ваще-то, мин синең ирең, законный ирең!
– Кто бы в этом сомневался?!
– Көлмә һәм ыржайма! – дип кычкырды ир. – Китәм, дисең! Ә син миннән
рөхсәт сорадыңмы соң?! Син нәрсә, баш булдың соң әле монда? Китә ул! Китмисең беркая да!
– Абрек, – дип йомшарды Тәнзилә, – җибәр син мине... – Юк, җибәрмим...
– Җибәр, матурым, җибәр...
– Юк!
– Да, отпусти ты меня...
Хатын, күз яшьләренә буылып, әкрен генә зал уртасында торган йомшак кәнәфигә чүкте. Ләкин аның елавына артык игътибар бирмәгән кырыс ир хатынын битәрләвеннән туктамады:
– Нәрсә, мине күз яшьләрең белән алмакчы буласыңмы?! Туганый апаң авырмый да торгандыр әле, Мәскәүдә берәр егет тапкансыңдыр! Яңа сөю, мәхәббәт... пятое... шестое...
– Абрек, җитте инде сиңа! – дип ялынды аңар хатын. – Син минем турыда 
ничек шулай начар уйлый аласың? Нинди егет?! Мин әле яңа гына баламны югалттым! Яңа гына авыруымнан арындым! Нинди сөю, нинди мәхәббәт?! Ни сөйлисең син?!
– Белмим инде, алайса, – дип кул селтәде Абрек, – әйе, синдә генә кайгы, синдә генә авыру! Башка кешедә кайгы да, авыру да юк, белмим инде...
– Абрек...
– Ә?!
– Җибәр мине, китим мин...
– Теләсәң нишлә! Нигә китәсең, дип сорамыйм...
– Шулай әйбәт булыр, бәгърем, тормышыбыз җайланыр, синеке дә, минеке
дә. Өстән төште бит инде хәбәр... – Нинди?
– Безгә аерым яшәү кирәк...
– Өстән нинди хәбәр төшкәндер, анысын белмим, ләкин сине Суфия апаең безгә каршы котыртып җибәрде, ахрысы! Син бөтенләй үзгәреп кайттың... Мәскәвеңнән!...
– Суфия апаның үз хәле хәл, ә мин аңар ярдәм итәргә тиеш... – Яратмыйсың, димәк?
– Кемне?
– Мине! Кемне?!
– Яратам...
– Соң...
– Әйе...
– Яраткач, нигә китәсең? Җүләрлек бит бу!
– Вакытлыча, җаным, аннан соң күз күрер...
– Китәрсең... тик киткәндә мине яратып кит...
– Ярый... – Дулкынланудан Тәнзилә яшь кызлар сымак кызарынды. Ни генә
булса да, ул ирен, газиз ирен, танышкан чакларында ничек сагынса, шулай ук чарасыз сагынган иде...
– Тик... вакытлыча гына, димә... яме... яратмыйм ул сүзне...
Тәнзиләнең «вакытлыча» гына китүе шактый озакка сузылды. Шул китүеннән соң, бер мәлгә бөтенләй югалды. Өч айдан соң, Тәнзилә кабат кайтып төште һәм ул ирен ЗАГСка алып барып аерылышты. Абрек аңар каршы килмәде, чөнки ул мондый тормыштан инде күптән туйган иде. Тәти абыйсы белән әнисе дә Абрекның бу гамәле белән килештеләр. Тәнзилә, икенче көнне үк (авылына да кайтып тормыйча!) Мәскәвенә китеп барды. Берничә тапкыр операция ясатып та, йөрәк хастасыннан арына алмаган Суфияне авылга алып кайтып җирләделәр. Туганый апасы Мәскәүдәге фатирны Тәнзилә исеменә яздырып калырга өлгергән, шулай итеп, Сарлыбаш авылы кызы берничә миллионлы Рәсәй башкаласында яшәп калды. Абрек (утызга җитмичә!) өйләнмәскә булды һәм, шау-шулы буйдак тормышыннан бер төрле ямь табып, үзенә ничек кирәк, шулай яшәп китте...
Люция Гобәйдән бер кайтты, бер китте. Полковник, аның кайту- китүләреннән туеп бетсә дә, Люциясен бөтенләй югалтудан курыкты. Аннан соң Гобәйнең икенче бер ягы ачылды, һәм аны, билгеле ки, хатыны Люция ачты. Ир кеше буларак, Гобәй хәзер бернинди хатын-кызга да кирәк түгел, чөнки ул күптән дәртсез вә гайрәтсез иде. Ләкин иреннән: «Без хәзер купедагы пассажирлар сымак, икебез ике ятакта йоклыйбыз!» – дип зарланган Люция Гобәйдән, саран һәм, шулай ук, дәртсез адәм 
булуга да карамастан, бөтенләй баш тартудан тайчанды, чөнки аның, ни генә әйтсәң дә, кешегә күрсәтерлек кыяфәте һәм полковник дигән югары дәрәҗәсе бар иде.
Җиденче бүлек
Үзгәреш җилләре
Үлеп, бетеп барган илдә һәлакәтле туксанынчы елларның зәһәр кырыс җилләре исә башлады. Совет дәүләте системасы үзенең шанлы көчен югалтты: илдә чуалыш, таркалыш китте. Партия дигәннәре бер көндә коелып төште, хәерчеләре тагын да хәерчеләнде, байлары череп баеды, акыллы башлары илдән чыгып тайды. Халык телендә «бандитизм», «мафия», «группировка» кебек сәер һәм шомлы сүзләр пәйда булды, акчаның кыйммәте калмады, аны гомер ишетмәгән ваучерлар, вексельләр алыштырды. Дөнья бихисап күп алыпсатарлар, эшкуарлар кулына күчте, алар өстеннән дәүләт структуралары түгел, ә мафия әгъзалары җитәкчелек итте. Коммерсантлар арасында иң таралган сүзләрнең берсе: «Крышаң бармы? Крышаң булмаса – булдыр, ансыз яшәү юк!» – иде. Ә кем соң ул крыша? Нәрсә ул? Кем һәм нәрсә икәне һәркемгә дә ачык – бандитлар!
Үзгәреш җилләре исә башлауга ук, Абрек банкротлыкка чыккан заводтан китеп барды. Дуслары белән җыйнаулашып, берничә урында сәүдә павильоны ачып җибәрделәр. Акчаны Абрекның дусты Алексей исемле урыс егете тапты. Аның атасы кайчандыр Казанда райкомның икенче секретаре вазифасын биләп торган, үзгәреш чоры башлангач, илдә барган әлеге хәтәр чуалышларга бик нык борчылган халәттә йөрәк авыруы алган һәм инфаркттан китеп тә барган. Аңардан, мирас булып, өч яхшы фатир һәм яңа «Волга» машинасы калган. Алексей бер зур фатир белән «Волга»ны бик тиз генә сатып, шуның акчасын бизнеска тыкты. Ярдәмгә Абрекны һәм тагын бер таныш егетне чакырды. Акчаны төшемле урынга салдылар. Ярты ел эчендә шактый гына баеп та киттеләр. Акчаларын дәү-дәү капчыкка тутырып йөргән эшкуар егетләрнең башлары күккә тиде, алар үз бәхетләренә үзләре ышана алмадылар. Машиналар, фатирларга ия булдылар, престижлы курортларда ял иттеләр. Ләкин бу бәхет озакка бармады. Ясак таләп иткән бандит төркемнәре боларның гөрләп торган сәүдә нокталарын берәм-берәм яндырырга тотынды. Коммерция эше өчен ясак түләүне таләп иткән, үзләрен төркем әгъзалары дип атаган әлеге көчекләргә акча бирергә хурланган Казан егетләре аларны, тупас рәвештә, кире борды. Тәҗрибәсез эшкуарлар өчен бу зур ялгышлык булды. Кызганычка каршы, алар «первак»лар төркеменә кергән пацаннар иде. Шул төнне әлеге маңка малайлар егетләрнең тагын бер сәүдә павильонын һәм киоскын яндырды, ә иртән Алексейны подъезддан чыгып барган җирдән атып үтерделәр. Чакыру буенча килгән мәнсез милиция әлеге үтерү факты буенча җинаять эше ачса да, нигездә, бернинди дә тикшерү эшләре алып барылмады. Киресенчә, бандитлар Абрекның үзенә яный башладылар. Абрек, аз булса да, үзенә байлык туплап алырга өлгергән иде инде. Ул Нариман урамыннан ике бүлмәле кечкенә хрущёвка, Идел буеннан өч дача һәм ике өр-яңа «девятка» машинасы сатып алды. Улының гомере өчен бик нык борчылган Люция Гобәйдән ярдәм сорарга мәҗбүр булды. Абрекның хәтәр сәүдә эше белән шөгыльләнгәнен алдан ук өнәп бетермәгән полковник: «Милициядә хәзер бардак, алар үзләре бандитларга бәйле, әйдә, син әлегә авылда яшәп тор!» – дип, аны үз машинасында  
Фатыйхларга кайтарып куйды. Абрек өчен җан аткан Фатыйх аны аталарча кабул итте һәм хәтта: «Күренеп кенә карасыннар, маңгайларына бәреп атам мин аларның!» – дип, ау мылтыгын корып, әзерләп куйды. Хәер, ау мылтыгының кирәге чыкмады, ләкин барыбер ике «девятка»ның берсен бандитларга бирергә туры килде. Шундый фаҗигале хәлләрдән соң исән калган Абрек, тәти абыйсының киңәшен тотып, әлеге шикле бизнестан китте һәм, коточкыч социаль түнтәрелештән соң, әзрәк тернәкләнеп килгән заводына кабат эшкә кайтты. Инженер булып озак эшләмәде, аны өч айдан соң цех начальнигы итеп куйдылар. Авыр вакытта улына бик нык ярдәм иткән Гобәйне Люция онытмады, аңа карата ничектер ихтирамы һәм хөрмәте артты. Полковникны, ир кеше буларак, бигүк яратып бетермәсә дә, ул, ниһаять, үз язмышы белән килеште, иреннән тырт-пырт китеп йөрүләрен туктатты, аның ваклыкларын күрмәскә һәм ул, ни генә әйтсә дә, каршы дәшмәскә өйрәнде...
Ләкин аларга икенче кайгы китереп бәрде. Гобәйнең саулыгы какшады. Бер ел эчендә генә дә өч төрле авыр операция кичергән ир бөтенләй сулыкты. Люция аны ташламады, һәрчак янында булды. Шуннан соң ул әзрәк терелеп киткәндәй итте, ләкин әлеге бәхет озакка бармады, Гобәйне инсульт бәрде, 22 апрель көнне (Ленинның туган көне) кинәт кенә якты дөнья белән хушлашты. Иртән аның хәле әйбәт булган. «Бүген юлбашчыбызның туган көне, нишләп аны искә алмыйлар?!» – дип, телевизор каналларын бер күчереп, бер алыштырып бәргәләнгән җиреннән башына кан сауган...
Кеше үлгәч, нинди нәрсә таләп ителсә, Люция шуларның барсын да тормышка ашырды. Күмү эшләрен оештырды, ашларын уздырды, каберенә таш куйдырды. Елады, сагынды. Беркөнне зиратка баргач, Гобәйнең кабере янында ике ясалма сары тюльпан чәчәге күргәч, ул бик нык сәерсенде. Кемнәр килгән иренең кабере янына? Кемнәр куйган бу чәчәкләрне? Җавап озак көттермәде: Люция тормышында кабат Гобәйнең ике улы һәм элеккеге хатыны Фәйрүзә пәйда булды. Атасының мирасына кызыккан, атасын танырга теләмәгән, авыр чакларында аңар ярдәм кулы сузмаган малайлар Люция яшәп калган фатирны, дачаны бүләргә тотындылар. Әле дә ярый ул Гобәй белән язылышкан иде, язылышмаган булса, ялгыз хатынны фатирдан чыгарып кына җибәрәчәкләр иде. Әгәр Гобәй фатирга васыять язып калдырса, балалары якын да килә алмыйлар иде, билгеле. Тик ул нигәдер язмады, әллә кысмырланды, әллә башка төрле уйда булды. Васыять язу мәсьәләсен күтәргәч тә ул: «Алар беркайчан да килмәячәкләр, исән чагымда килмәгәнне!» – дип кенә җавап кайтарды. Килми торган балалар барыбер килеп җиттеләр! Байлык кирәк булгач! Балалары белән аралашырга теләгән Гобәй бервакыт кече улын туган көне белән котларга дип баргач, тегесе өеннән үк чыгып качты. Ата кеше өйгә кайткач, бу кайгыдан башын диварга бәрә-бәрә елады. Аптырагач, уллары белән сөйләшергә энесе Илсурны да җибәреп карады. Кайсыдыр судта судья булып эшләүче олы малае Илсур абыйсына, торып, хәтта сәлам дә бирмәде, бары тик: «Безнең әтиебез юк, бу мәсьәлә хәл ителгән!» – дип, коры гына эндәште. Менә шул: «Безнең әтиебез юк!» – дип тәкрарлаган «гобәйчик»лар инде хәзер ире белән бергә җиткергән Люция милкенә ябырылдылар. Мәхкәмә арты мәхкәмә, күз яшьләре, елаш, рәнҗү... Һәм моның әлегә очы-кырые күренәсе юк иде кебек...
Фатыйх илдәге үзгәрешләрне ихластан кабул итте. Ләкин түрәләрнең баеганын, гади халыкның хәерчеләнгәнен күргәч, аның да бу үзгәрешләрдән күңеле көннән-көн сүрелә барды. Колхозларның таркалып, фермерлык хәрәкәтенең көчәюе аны баштарак сөендерсә дә, соңрак эчен пошырды. Яшь 
чагында ул Сарадан бала таптырмаганына бик нык үкенде. Хуҗалыкта хезмәт итүче балалары булгач, шәхси фермер булып китү мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин берничә фермерның авылда җир кишәрлекләре алып та, әллә нәрсә майтара алмаганнарын күргәч, ул шушы бәхетсез Рәсәйдә фермерлык эшенең беркайчан да алга китмәячәгенә кабат инанды. Чөнки фермер банктан ссуда алуга ук, аны салым бурычлары, ягъни олы процентлар белән катырып куялар. Бәяләр гаҗәеп кыйбат, ә табыш алуы шактый читен. Нәтиҗәдә, мескен фермер фәкать үзенә зыянга, ягъни бушка бил бөгәргә мәҗбүр була.
Авылда мәчет төзеделәр. Халык мәчеткә йөри башлады. Кайчандыр Фатыйхны дөрес юлга бастырырга хыялланган колхоз парторгы да мәчетне якын итте: мулла ук булмаса да, аның ярдәмчесе булып китте. Хәзрәт (шактый олы яшьтә) сырхаулаган чакларда элеккеге парторг вәгазьне үзе укый торган булды. Халык әйтүе буенча, баш муллага караганда, парторг вәгазьне үтемлерәк һәм эчтәлеклерәк итеп укый икән. Әйе, ни генә әйтсәк тә, партия мәктәбен узган кешеләрне тормыш арбасыннан җиңел генә төртеп төшереп була димени!
Авырган чагында бер-ике көнгә генә аның янына менеп торган Сара бөтенләйгә Фатыйх янында калды. Ике арада яшьлектәге кебек ярсу мәхәббәт хисләре ургып тормаса да, алар бер-берсе өчен дус һәм киңәшче булдылар. Әйе, бер алмагач янында икенчесе дә үсеп утырырга тиеш, ә алар ничек аралашалар һәм ничек серләшәләр, анысы инде беркем өчен дә мөһим түгел, бу очракта аларның фәкать үсүе һәм җимеш бирүе генә зарур иде.
...Әлеге вакыйгаларга, бәлкем, шушы урында нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин тормыш – «анасын ормыш» кайвакытта бөтенләй көтелмәгән хәлләр китереп чыгара. Көннәрдән бер көнне (май ахырларында) авылга Мәскәүдән Тәнзилә кайтып төште. Озак гомер авыл тирәсендә күренмәгән хатын туп-туры Фатыйхларга барып керде. Үзе генә түгел, малае белән. Чатырдатып татарча сөйләшеп торган бу малайның исеме Айдар булып чыкты. Таныш исем. Тәнзиләнең яшьли үлгән беренче баласының исеме дә Айдар иде ләбаса. Тик иң кызыгы шул: бала Абрек малае иде. Әйе, әйе. Айдар Абрекович. Бәхеткә, шул көнне мәхкәмә юлларында йөреп иза чиккән һәм әзрәк ял итәрмен, дип, авылга кайткан Люциягә дә бу гаҗәеп хәлләргә шаһит булырга туры килде.
Шәһәр төсе кергән, чәчләрен үзгәчә, шәһәрчә үргән, үзен шат, бәхетле хис иткән Тәнзилә, өйдәгеләр белән ихластан күрешеп, кочаклашып чыккач, кечкенә Айдарны туганнары белән таныштыра башлады. Менә бусы синең дәү әниең, менә бусы синең бабаң булыр, дип, ул бер Люция, бер Фатыйх ягына ишарә ясады. Әлеге хәлдән бик тиз генә эреп китәргә ашыкмаган, элеккеге килененә үпкә тоткан каенанасы, ашыкмале, сеңлем, кем баласыдыр әле бу, Мәскәүдә берәрсеннән тапкансыңдыр, дип, малай белән Тәнзиләгә авыр күз карашы ташларга өлгерсә дә, елмаеп, балкып басып торган балада Абрекның һәм хәтта үзенең йөз чалымнарын шәйли алган кешедә шик-шөбһә тудырырлык түгел иде кебек. Айдар чат Абрекка охшаган! Кавказ тек Кавказ!!!
– Тәнзилә! – дип, ниһаять, телгә килде Люция. – Нишләп соң бала туганны безгә җиткермәдең? Ничә ел үтте...
– Сер итеп сакладым, – диде Тәнзилә, – шулай кирәк дип уйладым, бала өчен дә шулай яхшы булыр, дидем. Аның турында бары тик әнием һәм әтием генә белде. Әнием Мәскәүгә килеп йөрде, бала карашты. Мин аларга беркемгә дә әйтмәскә куштым...
– Абрек беләме соң? – Әлегә юк...

– Нишләп беренче аның янына алып кайтмадың? Атасы янына...
– Атасының башка хатын белән торганын җиткерделәр, шуңа күрә анда кайтуны тиешле хәл дип күрмәдем... – Тәнзилә дөрес сөйли иде: Абрек инде күптән, язылышмыйча гына, үзеннән сигез яшькә яшь Әлмирә исемле бер кыз белән гомер итеп ята иде. Баласын җитәкләп, бер-берсен яратып яшәгән ике кеше янына кайтып төшү Тәнзиләнең тормыш принципларына бигүк туры килеп тә бетми. Табигатьтән бирелгән горурлык һәм шулай ук тыйнаклык хисе аңа шундый кыю адым ясарга комачаулап тора иде кебек...
– Билгеле... ул бит ир кеше, – дип төрттерде Люция, – югалган хатынын еллар буе көтеп утырмас...
– Сез миңа үпкәләмәгез, зинһар, – дип акланды Тәнзилә. – Шулай кирәк булды, юкса минем балам, кадерле балам менә хәзер исән-сау тәпи атлап йөрмәс иде. Әйе бит, улым, шулай бит, җаным?!
Чиксез нык дулкынланган Тәнзилә читтә боегып басып торган сөекле баласын кочып, үбеп алды. Бу хәлне тыныч кына күзәтү мөмкин нәрсә түгел иде, билгеле: шулчак Люциянең, Сараның һәм хәтта Фатыйхның да йөзендә күз яшьләре балкыды.
Абрек үзенең ата кеше булуына, улы барына шактый гаҗәпсенде һәм бу хәбәрне салкын кабул итте. Чөнки шул вакыт эчендә ул Тәнзиләдән ярыйсы гына ерагайды, Әлмирәле тормыш башлагач, элеккеге хатыны белән хәтта хәбәрләшүдән дә туктады. Ләкин авылга кайтып, урамда чабып йөргән кечкенә Айдарны күргәч, ул да эреде. Әйе, бу бит аның баласы, бу бит аның каны! Бу бит ул, бу бит чат Абрек! Тик кечкенәдән үк әтисен белеп, күреп үсмәгән Айдарны үз ягына авыштыру җиңел булмады. Абрек аңлады: аңар Айдарга үзен әти итеп таныту өчен, әле шактый вакыт кирәк булачак. Ә балага ата кирәк, ансыз берничек тә ярамый. Менә бит язмышлар ничек кабатлана: кайчандыр Абрекны да шулай (әнисе белән аерылу сәбәпле) әтисез калдырдылар. Тик бу очракта үзара яңадан кушылу гамәле мөмкин нәрсә булмаган. Хәер, Тәнзилә үзе дә аны теләми, аның сүзләре буенча, ул үзе дә хатыныннан аерылган бер Мәскәү кешесе белән кушылырга йөри икән. Абрекның улы барлыгын һәм Мәскәүдән элеккеге хатыны кайтканын ишеткән Әлмирә дә, шул хәлдән көнләшеп, өйдә җен бураннары чыгарып алды. Ләкин Абрек аны бик тиз тынычландырды, ул, ашыгып диярлек, «Яхонт» кибетеннән алтын балдаклар сатып алды, өйләнешергә тәкъдим ясап, ЗАГСта туй көнен билгеләтте...
...Тәнзилә авылда бер ай чамасы яшәде. Ташкаладан кайтып, авылда иреккә чыккан кечкенә Айдар бигрәк тә Фатыйхларны үз итте. Дәү әнисе (Люция) күктән төшкән оныгына ничек кенә ярарга белмәде. Казан каласында нинди искиткеч тәмле әйберләр бар, шулар белән оныгын сыйларга тырышты, берничә көнгә Казанга алып барып, аңа Татарстан башкаласын күрсәтеп кайтты. Фатыйх белән онык кырга, урманга барырга, бигрәк тә авыл башына чыгарга яратты. Һич көтмәгәндә, әнә шул нәни Айдарга бабай булды, аны үз итте Фатыйх. Кечкенә сәяхәтләрдән тәм тапкан баланы ул авылның иң матур урыннарына алып барды. Сабый янында үзең дә сабыйга әйләнәсең, дип, юкка гына әйтмиләр, күрәсең. Менә бүген тагын, кечкенә Айдарны җитәкләп, авыл башына юл алды. Айдар җәйләүләргә хәтле җәелгән тирән күл буенда йөрергә ярата. Ул яр астына төшкәч, сандалиен салып атып, су читенә кереп баса, күлгә таш ата, якында гына йөзеп йөргән күл җәнлекләрен – су күселәрен күзәтә, сабыйларча сөенә, соклана. Күлнең бер ягында – бакча, икенче якта – көтүлек, анда сыер, сарык көтүе утлый...
Бүгенге сәяхәт шактый озакка сузылды. Алар күл буеннан еракка – 
кыргый алмагачлар үсеп утырган яр борылышына хәтле барып җиттеләр. Алмагачларның берсе яр кырында, хәтәр урында тамырланган. Убылуга ләмәте аркасында яр кыры бик каты ишелгән, алмагачның бөгәрләнеп үскән катмарлы тамыры яртылаш тышка чыгып тора. Берәр елдан соң, әгәр дә ярны ныгытмасалар, бу бәхетсез алмагач текә яр астына, тирән чокырга мәтәлергә мөмкин. Фатыйх, сәерсенеп, әнә шул алмагачка карап торды. Ак чәчәккә чумган алмагачның инде күптән үсүдән туктаган яфраклары вак-вак, чәчәкләре дә нәни баланың бармак башы хәтле генә. Көзгә аның чәнечкеле ямьсез ботакларында ямь-яшел вак алмалар барлыкка килер, тик аларны беркем дә җыймас, чөнки алар ачы, тәмсез, шуңа күрә беркем дә кагылмас. Бар ул алмагач, бар, ләкин аңардан беркемгә дә файда юк, һәм ул беркемгә дә сихәт бирә алмый. Фатыйх үзенең язмышын, ирексездән, әнә шул яр кырында үсеп утырган кыргый алмагач белән чагыштырды. Ул да шул алмагач сымак нәүмиз, алмагач язмышы да, Фатыйхныкы кебек үк, бәхетсез һәм шул яшел алмадай ачы сымак иде...
– Бабай, ә бу кем? – дип сорады аңардан Айдар. Сабый бит, аның өчен бу дөньяда хәзер бар нәрсә дә әнә шулай гаҗәеп тере һәм дәү булып күренә.
– Кем түгел, ә нәстә, улым? – Нәстә?
– Алмагач...
– Ә нишләп ул шундый?
– Кыргый ул, улым, кыргый...
– А это что такое? – Татарча яхшы ук бытылдаса да, «кыргый» дигән сүзне бигүк аңлап бетерми әле шул онык.
– Дикая... ызначит...
Айдарга бу кызыксыз алмагачка карап тору туйдырды, күрәсең, ул, кинәт кенә алга ыргылып, кыштан калган салам эскерте каршына чапты. Салкында, кар астында каралып каткан эскерт янына барып җиткәч, Айдар аның артына кереп качты. Баланың үзенчә качышлы уйнавы иде бу!
– Улым! Ау-у! Син кайда? – дип уйнап эндәшкәндәй булды Фатыйх. – Ау- у-у!!!
Ләкин Айдар яшеренгән урыныннан тиз генә атылып чыгарга ашыкмады. Фатыйх, салмак адымнар белән, эскерт ягына атлады. «Кеше малае бит, ни генә булмас!» – дип борчылды ул. Хәер, Айдар да озак көттермәде:
– Бабай! Бабай! Ау-у! Мин монда! – дип, шукланып, малай эскерт артыннан атылып чыкты да, кулларын җәеп, бабасына йөгерде...
«Кара, кара, сабый бала, бабай ди бит, әй, бабай, ди! – дип сөенде Фатыйх, эчтән тын гына елап. Ә балалар сизгер була шул алар, Айдар да шундый икән:
– Бабай... ә бабай...
– Әү... улым...
– Син... нишләп елыйсың?
– Болай гына, балам, еламыйм, – дип кочты аны Фатыйх, – күңелем сөенә...

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев