Повесть тег белән яңалыклар
-
29 марта 2024 - 09:00
Саҗидә (повесть)
Еллар үтә, гомер сүтә, заманасына күрә манарасы корыла. Тузар илнең җәнҗалы – үктәбер инкыйлабы әнә ничек дөньяның астын-өскә әйләндереп ташлады. Иң яманы, кешеләр сыйнфый яктан икегә бүленде, дошманлашты. Дошманнар рәтенә, ни кызганыч, моңарчы халыкка аң-белем биреп, гыйлем нуры сибүче, рухи вә әхлак пакьлеге өчен җан атып тырышучы дин әһелләре дә кертелде. Җиде бала атасы, илле сигез яшьлек Әхмәтсафа хәзрәт артыннан 1922 елның февраль аенда килделәр... -
27 марта 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
Кисәтә дигәннән, түгәрәк җитәкчесе кызны бастырып-бастырып орыша: – Зәйнуллина, кая берәр яңа әйберең? Каләмеңне күгәртәсең бит. Ник язмыйсың, ә? – Вакытым юк, Мәхмүт абый. – Шушы яшеңнән нинди вакыт сиңа?! Үкенерсең, Зәйнуллина! Вакытның койрыгы кыска – тоттырмас беркөн! -
26 марта 2024 - 09:00
ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР (повестьтан өзек)
Искәндәр! Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында, бу хат нәкъ 20 көн өзелеп торды. -
25 марта 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)
Флёра ипине ерактан гына ыргытса, Розаны ниндидер көч койма кырыена ук атлатып китерә. Озын әсир, сабый алдында тез чүккәндәй, җиргә тезләнеп, ярыктан ипигә үрелә, һәм, күлмәк эченнән курчак алып кызга суза. Мизгел эчендә хыялның чынга ашуымы? Ташкурчак салам курчакка әверелдеме?! Монысы да искиткеч матур, һәр салам бөртегенә кояш нуры кушып үрелгән. Сабый аны яратып күкрәгенә кыса. Әтисе... әтисе ачуланмыймы? «Алар безгә бәреп керделәр...» -
23 марта 2024 - 09:00
Сукыр Гаваз (повесть)
Гаваз юл буенча әнисе, Мөнирәсе турында уйланып кайтты, алар сукырны ничек кабул итәрләр? Бигрәк тә әнисе югалып калыр. Афәтне сизенгән ана улының, бөтен битен диярлек каплаган зур кара күзлек киеп, әле генә беренче адымнарын ясый башлаган сабый кебек атлавын күргәч... -
21 марта 2024 - 09:00
ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повесть)
Сарай-келәтләрне, чормаларны тикшерәләр, урамдагы бала-чагадан сорашалар – кызчык юк! Инде көн кичкә таба авыша. Авыл халкы да сәнәк күтәреп эзләргә чыга. Һәркемнең күңелендә шом: бүре-фәлән генә апкитмәсен... -
17 марта 2024 - 09:00
Сынаулар (повесть)
Әнинең кинәт кенә авырып китүе барсын да үзгәртеп ташлады. Баштан гади салкын тию генә дисәләр дә, врачларга күренгәч, үпкәләренә үткән дип аерымачык билгеләп куйдылар... -
16 марта 2024 - 09:00
Җиләкле алан (повесть)
Аның Сабиры кайтмады. Нәрсәгә дә юрарга белмәде хатын. Иртән һушына килеп, үрмәләп булса да, тупсасына кайтып егыла торган иде бит ул. Әллә чынлап та берәр бәлагә тарыганмы хәләл җефете? -
14 марта 2024 - 09:00
Кайту (ахыры)
Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә, ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды: - Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын... -
13 марта 2024 - 15:00
Кайту (дәвамы)
Бетсен иде бу сугыш тизрәк. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңлата алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә. Берни дә аңламый, кайсы якка булырга да белми. -
12 марта 2024 - 15:00
Кайту (дәвамы)
Сез бәхеткә лаек. Әмма өстегездә сәләмә кием, аягыгызда чабата яки анысы да юк. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ач булуыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә, шуны алып ашый. Алар күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә, фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен? -
11 марта 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Тәнзилә инде кызылармиячеләрнең ни өчен чигенүен аңлагандай булды, шушы хәтле кодрәткә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да, куәтле булып күренә иде. Бу хәтле көчне күрүгә үк: «Совет власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу. -
10 марта 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Үзләрен коткарган солдатлар да, юл буйлап офыктан офыкка атлап килүче хәрбиләрнең олы юл буйлап сузылган мәетләр өеменә әйләнүе һәм берничә минут эчендә гүр иясе булулары да кызганыч иде. Коточкыч иде бу! Тормышта бернинди тотрыклылык юк, бер мизгел эчендә дөньяның асты-өскә әйләнергә мөмкин дигән сүз. Кеше язмышлары инде иленнән дә, җиреннән дә аерылган, алар тормыш җиле уңаена бәргәләнеп йөрергә хөкем ителгән. -
9 марта 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Әнисе кинәт кызның ике беләгеннән алып үзенәрәк тартты. Бертын текәлеп торды. – Әнә шул үзебез кебекләрдән сакланырга кирәк, – диде ул җан әрнүе белән. – Алар арасында төрлесе бар... Әтиең... Кинәт әнисе тукталып калды да күзләрен түбән кадады. Кечкенә булса да, Тәнзилә сантый кыз түгел иде, аңлады ул әнисенең ни әйтергә теләгәнен... -
8 марта 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Әнисе башта аны читкә этәрде, янында кем икәнен аңлагач, тезләренә утыртып, куенына кысты да кызының чәчләреннән үбә- үбә такмакларга тотынды: – Кызым! Кызым... Тәнзиләм...