Повесть тег белән яңалыклар

  • 21 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    ...Төрмәдән ул өзелеп-өзелеп, хат көтте. Озын-озын хат... «Нахакка ябылдым», – дип язарга тиеш иде Шамил. Әмма кәгазь битендәге өч җөмлә җанын гына өшетте: «Мин вәгъдәсезне кичер. Ялгыз интекмә, бердәнбереңне очратып, кияүгә чык. Соңгы киңәшем шул».
    3165
    0
    7
  • 20 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр. Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып: – Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде.
    3119
    0
    10
  • 19 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Авылдан олы юлга хәтле дүрт чакрым. Әнә, Алсинә милиция машинасы артыннан йөгерә, йөгерә, йөгерә... Әз генә аякларын кызулатса, ара якынаячак. Ә менә елларны ул мәңге куып тоталмас: Шамил «таптаткан» егетләрнең өчесе дә хастаханәдә җан тәслим кылган иде.
    2265
    0
    6
  • 18 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Мондый кыйммәтле бүләкләрне бушка өләшмиләр. Димәк, батоно картлач ачыктан-ачык «кыр кәҗәсе»н ауларга керешкән. Ахмак хатын, шушы асылмалы ялтыравык өчен үзеңә дә түләргә туры килмәгәе! Көнләшүдән кара көйгән ир төкерде: – Тфү, сатлык! Әмма Динараның исе китмәде, ул муенына уралган бүләгеннән бихуш иде.
    2357
    0
    7
  • 17 май 2022 - 13:00
    Ул бит… ямьсез! (хикәя)
    Кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме?..
    4732
    0
    8
  • 17 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    – Апа... апа үлгән икән, алайса сез мине кая алып барасыз? Зираткамы? Алсинәнең тубалга әйләнгән башында меңләгән бал корты гөжләде. – Өеңә дим ич, өеңә, аппагым. – Минем өем авылда. Әти нигезе. – Апаң бөтен дәүләтен сиңа яздыртты. Коттедж, машина, банктагы акчалар – синеке, Алсинә Нурихановна.
    3473
    0
    10
  • 16 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    – Ирең коштабак-коштабак ит ашата, ахры, тазаргансың. Егет эчендәге утны бастырыр өчен шаярткан кыланды. – Дөрес икән, – Зәйтүнә күзгә күренеп моңсуланды. – Җәйге айларда кемдә ит, ди. Коры аш инде һәр йортта. Тазаргансың дип... Көмәнле мин. Китсәң – белеп кит: бала синнән...
    3525
    0
    11
  • 15 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Физик көч белән хәйләдән гайре бүтән кешелек сыйфатларын танымыйча үскән Җәмилдән гафу үтенүнең мәгънәсе юк, Шамил кыска буйлы энекәше үрелерлек итеп тезенә чүкте: – Әйдә, син дә сук! Җәмил шашкан сыман ишегалдында бөтерелде. Менә ул сарай ярыгына кыстырган күгәргән пычак алды. Сукмый, шуның белән маңгайга «сыза». Әйткән сүз – аткан ук: Шамил урыныннан кузгалмады.
    2060
    0
    6
  • 14 май 2022 - 13:00
    ТАПШЫРЫЛМАГАН ХАТЛАР (повестьтан өзек)
    Искәндәр! Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында, бу хат нәкъ 20 көн өзелеп торды.
    744
    0
    1
  • 14 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Колакка төрле хәбәрләр чалына: ассоциация әгъзаларының исемлеге әзер, ди. Телбәр малае белешмәсендә Җәмил булдыклы һәм тырыш малтабар итеп күрсәтелде, димәк, иң беренче аның исеме языла. Языла гынамы, язылган! Харап, имеш, Хәйдәров тарафдарларының һәркемгә уртак таләбе бар икән. «Намуслы бул, алдама» икән. Әкият! Бизнеста нинди намус, ди!
    1597
    0
    3
  • 13 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Нишләп ул кисәк кенә кире борылды?! Тыкрыкта бердәнбер ялгыз йорт Дәрвишнеке. Нинди уй-ният белән килмәкче икән?
    1660
    0
    3
  • 12 май 2022 - 09:00
    Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
    Егет тәвәккәлләп, Мингани карт йортына турылады, әмма тыкрык башында аяклары үзеннән-үзе богауланып туктап калды. Әйтерсең, мәчет манарасы җанланды: аның түбәсеннән саркыган азан җил белән күкләргә ашып, яңгыр тамчысыдай Өчнарат өстенә сибелде. Әйе, унбиш ел элек исемен ишеткән иде. Менә тавышын да тыңлый. Мөгаен, һәр авазы моң белән өретелгән догададыр хикмәт: җанны айкый.
    1974
    0
    4
  • 11 май 2022 - 13:00
    Йә, кем кызганыч?
    ...Һи, татар баеса, чабатасын түргә элә, имеш. Төрттерүен кара, ә! Янәсе, син, тирестә казынып үскән хәерче Хафизулла малае, артыгын кыланасың. Әйе, элде Җәмил, тик аныкы юкә кайрысыннан үрелгән мескен «аяк савыты» түгел, аныкы күз чагылган саф алтыннан эшләнгән сувенир.
    3012
    0
    6
  • 11 май 2022 - 09:00
    Алло, кем әле бу?! (ахыры)
    Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә...
    1735
    0
    6
  • 3 май 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар.
    1219
    0
    3
Реклама