Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

Сабыйларына күз-колак булырга вакытлары да, хаклары да җуелган әниләрнең кул-аягын колхоз эше тышаулаган: алар кем өчендер бары тик эш аты... Шуның аркасында төзәтеп булмас үкенечләре дә җитәрлек шул. Кәүсәр абыйсының язмышын гына кара... Аны күреп белмәсә дә, әти-әнисе өчен мәңгелек яра икәнен бик яхшы белә Фәйзелхан... Эштән кайтып килешләренә унбер яшьлек улларының үле гәүдәсе генә каршы алсын әле... 

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Нишләргә? «Хуҗа бул!» диләр. «Соң, син шушы Мортныкы түгелмени? Авылыңны күрәләтә харап иткәнне карап тормакчы буласыңмы? Синең кебекләр дә көрәшмәсә, кем көрәшер? И-ии-х, җегетлә-әәр...» Әйтүе җиңел ул. Ә билеңне сындырсаң? Җиңелсәң? Ордым-бирдем генә көрәшә торганга охшамаган монда, әнә, әби-бабайларның, әти-әниләрнең җан тире тамган басу-кырлар нинди халәттә күзгә карап үксеп ята. Берәм-берәм егыла авыллар, бик тиз бил бирә. Гасыр буе төзелгәнне бер селтәнүдә юк итә торган заман бу: барысын сүтәләр, җимерәләр, алалар, саталар. Кем елгыр – шул, күзенә ни чалынса, эләктерергә генә тора.

Фәйзелханның тәмам башы катты. Җиде түгел, җитмеш кат уйлап та үз соравына тиз генә җавап таба алмады. Нишләргә? Түбән Камада инде эзгә салынган, көйләнгән тормышын сүтеп, кайчандыр калага алып киткән сукмаклардан кабат салага бөтенләйгә әйләнеп кайтыргамы?

Туган авылына кунакка кайткан җиреннән хуҗа булып кайтырга чакыралар менә. Банкротлыкка чыгып, чор шаукымыннан бик тиз тез чүккән авылны аякка бастырырга кирәк, диләр. Нишләргә, нишләргә?

Ир мәһабәт гәүдәсенә килешеп торган ак күлмәк, ак чалбардан Мәмет елгасы буенда басып тора иде. Карашы, күреп туймас булып, авылның Бәкер очын иңләп үтте. Киеме пычраныр дип уйлап тормады, биек үләнне ерып, ярга якынрак атлады. Анда җитәрәк сусылланып үсеп утырган сөтлегән үләннәрен күреп алды, зур күзләренә шаян бер җемелдәү йөгерде. Бер ботагын чертләтеп өзүгә, үләннән ап-ак сөт тамчысы чәчрәп чыкты. Бала вакыттагыча, шул сөтне кул аркасына сөрткәндәй итте. Югыйсә кулның инде чебиләгән, сөялләнгән чагы да түгел... Тагын, тагын өзде, тагын сөртте, сутны көрәк йөзедәй киң учларына тигерде. Аларның балланып калганын тоеп, борынына якынрак китерде. Ерагайганнан-ерагая барган сабый чак исе килә иде. Учларында – сабый чак төсе иде.

Елга суында үз шәүләсен күреп, сискәнгәндәй булды. Нишләптер анда алып ир түгел, әле дөньяны таный гына башлаган, ялантәпиле, кояшта янып каралган ялангач тәнле, түп-түгәрәк йөзле нәни малай чагыла иде...

– Кит инде, кем шулай итеп чумсын?!

– Карап тор, үзем күрсәтәм!

– Күрмәгән ди... Башта кәҗә сакалы ашарга өйрән, җәме!

– Мин аны юри иренгә тигереп ашыйм, алай тәмлерәк, беләсең килсә!

– Суга башың белән чум дим бит, ирен чабырганы да бетә.

– Һәйт, чингачгуклар, бата күрмәгез анда, ата-анагызга хәсрәт ясарсыз. – Ак яулыгын чөеп бәйләгән хатын, күлмәк итәкләрен җилфердәтеп җил-җил атлаган уңайга, яр буенда чупырдашкан бала-чагага күз ташлады да, аларның үз тавышларыннан гайре берни ишетмәүләрен аңлап, баш чайкый-чайкый яшелчә бакчасына таба атлады. Авыл баласы үзенә үзе баш, үзе түш: ачы таңнан кара төнгә кадәр колхоз эшеннән кайтып кермәгән әнкәләре итәгенә тагылып йөри торган түгел. Күрче бу вак-төякне, җәй кояшы астында бөтенесе чүл гарәбенә охшап беткәннәр. Бетәрләр дә, яр бакалары диярсең, Мәмет буеннан кайтып кергәннәре юк.

– Хәдячи гәзит апа миңа чингачгук диде, вәт! Малайларның берсе алай да Гарифәбануның сүзләрен колак читенә элеп калган икән, чебиләп беткән аякларын зурларча, вәкарь белән генә аерып басты да сазга баткан шәрә тәнен ялтыратып, кояшка йөзен борды. «Миңа» диюе бу ыбыр-чыбырдан бераз олыракларның горурлыгына тиде булса кирәк, алар, үзләренең төшеп калмаганын исбатларга теләп, кемузардан бер-бер артлы суга сикерделәр. Моңарчы читтә, сазлыкта гына чапырдашкан кечерәкләр дә, аларга кызыгыпмы, эчкәрерәк атладылар.

– Фәйзелхан батты-ы-ы! Батты-ы-ы!

Яр буен кинәт кемнеңдер шулай дип ачы тавыш белән сөрән салуы яңгыратты. Әлеге шомлы аваз, болай да фаҗига арты фаҗига кичерүдән башы чыкмаган авыл өстенә, аның тирә-ягында күкрәп утырган урман тарафына, Акай тау итәкләренә, Киленбиегән чокыры ягына, Җидегән чишмәсенең челтер суларына, Бигәнәй, Мәмет басуларына барып ягылды. Ягылды да татар авылының, биредәге шифалы суларның, күз иңләмәс иген кырларының, көлдән гөл ясарлык туфракның киләчәгеннән, шул киләчәк өчен барган көрәштән сыпылып чыккан бер кайтаваз булып, су буена әйләнеп кайтты.

Фәйзелхан, әле генә күз алдында пәйда булган малайны якыннанрак күрергә теләгәндәй, елгага иелде, учларына су алып, йөзен чылатты. Әйтерсең, ул чакта үзен коткарган Илгизәр абыйсы да әле генә янәшәсендә булган, авыл халкы үз итеп «хәдячий гәзит» дип кушамат таккан Гарифәбану апа да әле генә «Һәйт, чингачгуклар!» дип дәшеп үткән – аларның эзләрен күрергә өметләнеп, кайчандыр яшелчә бакчасы булган тарафка борылып карады. Таралып, таркалып килгән авылның мөлдерәмә карашы белән очрашкач, умыртка сөяге буйлап келәмгә, көрәшкә чыкканда гына була торган чемердәү төшеп киткәнен тойды. Хәзер инде ирнең карары нык иде...

– Кайтам, эшлим. Түлке сез килеп, адым саен борчып йөрмәсәгез генә, – диде ул главага үз-үзенә нык ышанган тавыш белән. Әйтүен әйтте дә... Тик авыл моңарчы гасырлар буе йөз тоткан кыйбласыннан авыш манара шикелле тайпылып килә иде. Пәриме, җенме, зобанимы, татар авылын, аның йөз аклыгы булган сыйфатларын төбе-тамыры белән юк итәргә җыенып, гөрзи белән селтәнгән диярсең. Элек, кырык-илле тирәсенә җиткән «кыз-кыркын» инде әби саналып, чәч-башына яулык каплап, ябык изүле күлмәктән йөрергә тырышса, хәзер, күр, ботка сыланып торган трико, билгә җиткән футболка киеп чишмәгә төшәләр... «Урлашсаң, кулың корыр» дип өйрәткән әбекәйләр сабагы да онытылган: банкротлыкка чыккан колхозның трактор-комбайннарын сүтеп ботарлау, аларны металлоломга тапшыру, төзелә башлаган биналарның кирпечләрен сүтеп ташу караклыктан битәр, җай чыкканда, болганчык күлдән балык тотуга гына кайтып калган. Анысы, авыл халкы элек тә арба төбенә саламын-печәнен, тактасын-агачын, бодаен-арышын салып кайтуны гомер-гомергә урлашуга санамады, как арбада арт санына йомшак булсын өчен генә лә; колхозныкы – димәк, безнеке бит инде ул, дип, үз итеп кенә, юл уңаеннан гына эләктереп кайтыш иде ул. Ә хәзер... хуҗасызлыктан авылның йоны йолкынган тавык хәленә төшеп баруы. Әтисе Гарифҗан исән булып, бу көннәрне күрсә, «Без төзегәнне җимерер өчен тугансыз икән, шуның өчен фине, нимесе, япуны белән сугышып йөргәнбез икән, – дияр иде дә, җан әрнүе белән фуражкасын күзенә үк тартып куяр иде. – Заман белән бил тартышыр җегетләр калмаган икән, корт чаккыры», – дияр иде.

Нишләргә? Алабугада гына түгел, татар илендә иң саллы авылларның берсе булган, гасырдан-гасырга умартачылары, көрәшчеләре белән дан тоткан, өч йөздән артык хуҗалыгы, меңгә якын кешесе булган Морт шушы хәлгә төшсен инде.

Татарның язмышына да, иленә дә, иренә дә, авылына да гомер бакый үзен яклап, үзенең көчсез түгеллеген исбатлап яшәргә язылгандыр.

Ил тарихын ирләр яза.

Ир язмышы – чор елъязмасы ул.

Бүген ата-бабалар рухы алдында оят иде.

Алар, авылга куркыныч янаганда, күкрәкләрен калкан итеп куеп, аның яшәеше, дине, иманы өчен акыл һәм хәйлә белән көрәшә белгәннәр. Тарихына гына әйләнеп кара: чукындыру сәясәте белән йөргән миссионерларны авылга аяк та бастырмаганнар бит. Хәйлә аю тота дип эш йөрткәннәр: авылдан ерак китеп, сыер суеп, учак тергезеп, юлларына чыкканнар. Ят «туганнар»ның кәеф-сафа яратканы ул чакта да сер булмагандыр, шәп кенә итеп сыйлагач, «бу тирәдә чукындырырга яраклы татар авыллары юк», – дип, шәп кенә итеп озатып та җибәргәннәр. Чакырылмаган кунаклар якындагы Айталан, Елово, Февраль авылындагыларны чукындырганнар – Мортка юлны «тапмаганнар»... Совет чорында да үз сүзен кистереп әйтергә көче җиткән чын ирләр булган әле: борынгы зират урынына больница салабыз диючеләрне бик тиз урынына утыртканнар, ул тирәне, мал-туар таптап, әби-бабайларыбыз рухын борчып йөрмәсен дип, тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар.

Бүген дә аяк терәп, үз сүзен әйтә алырдай корыч холыклы ирләр кирәк иде.

Авылның сулышы өзелмәсен өчен җан ярасына дәва табардай көрәшчеләр кирәк иде.

Ләкин никадәр көчле булсаң да, кулга сөлге тотып көрәшә торганга охшамаган монда. Көчсезне җиңгәнне көчле димиләр, көчсезгә көчлерәк булырга булышканны көчле дип тамгалыйлар. Ул исемне аклап калып булыр микән?..

Кичен туган нигез капкасын ачып кергәндә, ирнең адымнарына тиклем үзгәргән иде. Әнкәсе Мөкәррәмә, гадәтенчә, бакчада умарталары янында кайнаша иде булса кирәк – койма арасыннан аның ак яулыгы чагылып китте. Аякларым авырта дип тормый, яшен санамый – кортлары белән булашуны белә. Морт авылының исеме умарта сүзеннән алынган диюләре әллә хак микән соң, кешеләре чат ябышкан бит бал тирәсенә...

– Син, әни, аяклар авырта дип иркәләнеп кенә әйтәсең бугай, – диде Фәйзелхан, бакча түренә атлый-атлый, аның бер дә тик утыра белмәвенә ишарәләп.

– Монда сөйрәп чыгарлык хәлем барында чыкмый ни... Бер умарта күч аерган, чияне сырып алган, шуны җыеп тутырдым. – Әнисе үзалдына кеткелдәп куйды, син дә тик кенә торма, дигәндәй, улының кулына кечкенә җиз табак тоттырды. – Эскәмиягә чыгарып куй, монда аунап ятмасын.

– Эш табасың син, тун итәген булса да уа тор дисең алайса... Минекеләр кайда, тавыш-тыннары ишетелми? – Фәйзелхан күз карашы белән җәһәт кенә ишегалдын айкап алды.

– Фидель белән Фидания бала-чага тирәсендәдер. Резида сыер сава.

– Шәһәр кызы, шәһәр кызы, ди идең, бер дә аптырап тормый, ә!

– Киленгә тел тидерә торган түгел, авызыңны ерма! – Мөкәррәмә, бакчадан чыгышлый, түтәлдә эскәк белән генә йолкырдай бер-ике чүп үләне күрде дә иелеп шуны өзде. – Чуенга итле бәрәңге утырткан идем, пешкәндер. Керик.

Әнисе, үзенчә җәлт-җәлт атларга тырышып, баскычка юнәлде. Фәйзелхан да аның артыннан өйгә үтте.

Өйдә һава җиләс иде, тәрәзәләр киереп ачылган, чебен-черки кермәсен дип, һәрберсенә марля тарттырып куелган. Алай да кара җилем башлы чапалак күз уңында, мич кашагасында гына ята. Шакмаклы клеёнка җәелгән аш өстәлендә битләре ачык фотоальбом күреп, Фәйзелхан якынрак килде. Кләйләп ябыштырылган аклы-каралы фотолар арасыннан күзләрен җемелдәтеп, тешләрен балкытып, әтисе елмаеп тора иде. Сугыштан соң, алдынгы бригадир булган чакта төшкән фотосы. Кап-кара чәчләре, маңгаен тагын да биегрәк күрсәтергә теләгәндәй, дулкын булып өскә кайтарылган. Аксыл күлмәк өстеннән кара кәчтүмен кигән. Күзләрендә җорлык та, сынап карау да чагыла. Гүя ул, улының бүген нинди уйлар өермәсе уртасында калганын белеп, «Һәй, тотынгач булдырасың инде!» – дип сөенә-сөенә, көч бирергә тели...

Фәйзелхан альбом кесәсеннән чит-чите күренеп торган фотоны тартып чыгарды. Монысы – үзе. Иңбашында – Сабан туе тәкәсе. Фото артына «1971 год. Первый баран в жизни!» дип, галәмәт зур горурлык белән язылган. Авыл Сабан туе бу, Фәйзелхан моңарчы һичкемгә бил бирмәгән Фәрит Габдуллаяновны егып, батыр калган иде. Әниләре Рабига апаның: «Кит аннан, шул Кытай малаена ектырдыңмы?» – дип, Фәрит тирәсендә бөтерелеп йөргәне әле дә күз алдында. «Кытай» кушаматы Гарифҗанныкыларга гомергә беректе инде, каерып ала торган түгел. Кушамат тагарга маһир Бану апа теленнән төшеп калган сүз ул, Гарифҗанның, тамак чылатканның икенче көнендә кысылып калган күзләрен күреп, «Тач кытай бит бу», диюеннән ябышкан сүз.

Йә, менә хәзер синең җилкәңдә бәрән генә түгел, өч тапкыр Татарстанның абсолют батыры, ике тапкыр Рәсәй батыры, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллының катлы-катлы баш батыры дигән исемнәрең бар. Гер чөеп уйнар кулларыңда көч бар... Исеңдәдер, мәктәптә Маяковский шигырьләрен теттереп сөйли идең. Бервакыт Муса Җәлилнең кайсы шигырен ятладың әле? Яле, яле, онытмадың бит, онытканга салышмакчы гына буласың... «Кем сокланмас көчкә, тимер сынса һәм су чыкса баскан эзеңнән; тик ни файда, көчең филдәй булып, эшең булса чыпчык тезеннән...»

Анысы, эшләгән эшләр чыпчык тезеннән генә түгел инде. Эш рәте белмәсә, ялкауланып кул кушырып утырса, Түбән Камада кибетләр, машина кую урыннары тотып, бизнес алып бара алыр идеме?..

Нишләргә? Авылны торгызырга алынам, дидең. Син бит кырык кат уйлагач кына, үз көчеңә ышангач кына тотына торган кеше, шаблон буенча эшләргә яратмыйсың. Әйттең исә – таш яуса да эшлисең, тотынганыңны ярты юлда ташламыйсың. Сиңа әле эшнең барып чыгуы гына түгел, аның көлеп торуы, матур булуы, күзне камаштырырлык булуы кирәк... Кайсыдыр акыллысы, эшнең шәп булуын теләсәң, үзең эшлә, дигәнме? Теш-тырнагың белән үзең җигелеп тартырга яратасың шул; юлыңда аяк өсте йоклап йөргән, үшәнрәкләр очраса, сиңа үпкәләмәсеннәр...

Хәзер артка чигенү юк. Нидән башларга? Авылында гына купкан башбаштаклык түгел бит, иле буйлап зилзилә узып бара. Җиңеп булырмы?

Соңгы уен кычкырып кабатлаганын сизми дә калган икән. Җиңнәрен сызганып, аш әзерләргә тотынган әнисе мич тирәсеннән башын күтәреп карады:

– Тагын көрәшкә барасыңмыни? Җиңәрсең, улым, син йөзлектә туган бала, бирешмәссең. Аллаһы Тәгалә акыл да биргән, көч тә биргән. Тикмәгә генә сакламагандыр үзеңне, җыяр ризыгы, эшлисе эшләре күп дигәндер, ничә тапкыр үлемнән калдың бит.

– Вәт Раузалия апа курыккандыр мин арба белән тәгәрәгәндә, ә, – диде Фәйзелхан, уйларын өзеп. Тагын бер күз ташлауга, альбомны шапылдатып япты да читкә алып куйды.

– Курыкмый ни... Үзе дә сабый гына, җиде яшь кенә ие. И-и, уйласам, әле дә йөрәккәем жу итеп китә... Безнең эштән баш чыкмый, тау башында арыш басуында арыш урабыз. Апаң каз саклаган җиренә сине кабык арба белән алып йөри ие. Авышрак куйган булды микән, арбаң таудан тәгәрәп төшеп киткән бит. Күрше урамнан хатыннар күреп чабыша икән, килеп җитешләренә арбаң белән каплангансың. Баш турысында гына алагаем олы таш яткан. Хикмәт инде, исән калукайларың хикмәт...

– Мунчада ис тиеп тә көчкә исән калдык, ди идең...

– Кит, искә төшермә... – Шулай дисә дә, әнисе, мич куеныннан чуен чүлмәкне кисәү агачы белән ипләп кенә алга шуыштырган арада үзе үк дәвам итә.

– Бәләкәй иегез әле, Шәрифҗан белән сине мунча кертәм, бермәлне үзем ләүкәдә ауганмын, син идәндә тәгәрәгәнсең, ярый әле Шәрифҗан мүкәләп, ишектән чыгып җитешкән. Атаң күреп йөгереп кермәсә, беткән иек инде, беткән иек...

«Үлемнән калу» вакыйгалары инде кырыкмаса-кырык тапкыр сөйләнгән, өтеренә кадәр ятланган, шулай да хатирәләр сандыгының капкачы ачылып, кабат барлаганда, алар отыры җетеләнә генә бара төсле. Үзе хәтерләрлек яшьтә булмаса да, аларны күз алдына китергәндә, ирнең аяк табанына тиклем кымырҗап куя. Чыннан да, әнисе әйтмешли, эшлисе эшләрең күп әле дип саклавы булды микәнни?.. Эш дигән сүз авыл туфрагында кендек каны тамган һәркемнең маңгаена язылган инде ул. Авылның тапканы да, югалтканы да эш, эш дип йөгергәннән. «Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», дия-дия, сыртка төялгән йөкне гомер буе тарта да тарта авыл кешесе. Зарланып уйлавы түгел лә, чоры-чоры белән кешеләрнең кеше икәнен онытырга мәҗбүр иткән елларны гына искә төшерүе... Таудан тәгәрәве дә, теге чакта Мәмет суында батуы да, төбенә тоз коеп уйлансаң, балалык ваемсызлыгы гына түгел шул... Сабыйларына күз-колак булырга вакытлары да, хаклары да җуелган әниләрнең кул-аягын колхоз эше тышаулаган: алар кем өчендер бары тик эш аты... Шуның аркасында төзәтеп булмас үкенечләре дә җитәрлек шул. Кәүсәр абыйсының язмышын гына кара... Аны күреп белмәсә дә, әти-әнисе өчен мәңгелек яра икәнен бик яхшы белә Фәйзелхан... Эштән кайтып килешләренә унбер яшьлек улларының үле гәүдәсе генә каршы алсын әле... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев