Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
9 июля 2025 - 17:00
Яшәү җыры
Бер, бары тик бер сүз – «Әфганстанда» дип хәбәр итүең җитә, әнкәң дә сиңа кушылып шул ук ялкыннарда яна... Әнә, янәшәдәге егетләрнең берсе хатка: «Мин Монголиядә», дип язып маташа – конверттагы кыр почтасы номерына карап, чит илдә икәнен барыбер чамалаячаклар... «Әни авыру минем, Әфганда дисәм, шунда ук үләчәк» -
1 июля 2025 - 17:00
ЖУРНАЛНЫ ТАТАР ЯШӘТӘ
Дөнья безне нык өйрәтте бит. Без яратабыз юанырга һәм бер-беребезне юатырга, хәтта ипләп кенә шомартырга, алдашырга да. Ләкин милләт язмышы бервакытта да шомартуга мохтаҗ түгел һәм безнең алдагы мәсләгебез – еракка китеп карау. -
12 июня 2025 - 09:00
Ак читек (бәян)
- Зәйтүнәнең өстенә... погрузчик ауды бит! И бер Аллам... Нургаянның күзалды караңгыланып китте. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка... -
12 мая 2025 - 11:00
Бу хыяллар нигә якты дисәң...
Түбән Кама шәһәренә беренче тапкыр аяк баскан кеше яшеллеккә күмелгән урамнарга, матурлыгы белән күзне камаштырган дүрт манаралы Җәмигъ мәчетенә, Тукайның әкият геройлары белән каршы алган гаҗәеп ял паркына игътибар итми калмый. -
6 мая 2025 - 17:00
«Кеше бәясен халкы билгели...»
Татар халкы – Тукайлы халык. Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасен иҗатында чагылдырырга өлгергән олуг шагыйрьне, үзе үк әйткәнчә, маңгаеннан сыйпап, шул ук милләте үстергән, Арчаның Кушлавычы, Өчилесе, Кырлае, өзелергә торган гомер җебен ялгап, яшәү суты биргән. -
21 апреля 2025 - 11:00
АБАГАЛАР ЧӘЧӘК АТСА...
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Абага алмасы ачы була» (Р.Сабыр) спектаклен кабат сәхнәгә менгерде. Кабат дим, чөнки берничә ел дәвамында уйналмый торган иде ул. -
21 марта 2025 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
15 декабря 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның ахыры)
Мин бу көйне онытмадым. Казанга кайткач та гел колагымда кайтаваз кебек чыңлап йөрде ул. Менә ике көннән мәктәпкә баргач, җәйне ничек үткәрү турында инша язарга кушсалар, язып мәшәкатьләнгәнче, җырлап кына күрсәтер идем. -
14 декабря 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Мунчадан чыксак, хикмәт: Нәсимә апа да, Сәрия апа да, култык астына тавык кыстырып, тыз-быз чабышалар – бакча артыннан лапас тирәсенә ташыйлар үзләрен. Тавыклар, үлгән кебек, башларын салындырганнар, тавыш-тыннары юк. Монда кием пычрату турында уйлап торырга җай юк иде, нәрсә булганын беләсе килеп, без бая гына җырлый-җырлый тамак туйдырып калган тавыклар янына торып чаптык. -
12 декабря 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Чынлап та, рульдә әтисе иде. Янында Сәрия апа да утырган икән, Илшат абый безне берәм-берәм эләктереп кабинага сонгач кына, Самат белән икебезнең маңгайга Сәрия апаның юан бармагы эләккәч кенә күрдек аны... – Кеше куркытып, кая югалдыгыз сез, җен балалары? -
4 декабря 2024 - 15:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле! Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым. Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри, диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә карап каткан. -
3 декабря 2024 - 17:00
«Син кояштан үрнәк алсаң...»
...Авыл баласының берсенә дә әти-әнисе, янына утырып: «Моны болай ит, тегене тегеләй ит», – дип акыл сатып, эшкә өйрәтеп маташмый, үз гамәлендә үрнәк күрсәтә – шуның белән шул. -
3 декабря 2024 - 15:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Басмадан әллә ни ерак түгел карт өянке бар – Самат аны Казан белән бер яшьтә ди, каян беләдер. Менә шул. Казан белән бер яшьтәге өянке астында безнең үз урыныбыз бар. Кармакларны салып куярга бик җайлы анда: калкавычлы башын суга ыргытасың, ә сабын яр читендәге икегә аерылып торган төп уртасына кыстырасың да балык чиерткәнен көтеп утырасың. -
2 декабря 2024 - 09:00
Без андый малай түгел (повесть)
Өйдә ни көткәнен сөйләп тормыйм. Юк, юк, сорамагыз да, сөйләмим. Капка төбендә полиция машинасы торганны да, әнинең елый-елый косметикасы юылып беткән күзләре нинди сәер төскә керүе турында да, безнең өйдә Марьвасиловнаның аптыраган кыяфәттә әрле-бирле йөренүен дә – берсен дә сөйләмим -
25 сентября 2024 - 13:00
Ул югалмады (хикәя)
Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, «бүтән беркайчан да... тамчы да...» дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады... «Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә...» Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады...