Капка (хикәя)

— Һай-һай, һай-һай... һай-һай, һай-һай...
Җилләр көенә әкрен генә ачылып-ябылырга маташкан капка, ни хикмәттер, шыгырдаган тавышлар чыгарып ыңгырашмый, соңгы сулышында балаларын көтеп зарыккан чал ана күк, аның кебек әрнеп кенә «кайт-кайт, кайт-кайт» дип пышылдагандай, кемгәдер ялвара, инәлә иде шикелле. Җәйрәп яткан киңлектә билгә тиклем үскән кычыткан, әрем, шайтан таяклары гына хакимлек итә — монда йорт та, коймалар да, гомумән, нинди дә булса тереклеккә ишарә иткән берни дә шәйләнми иде. Хәер, еллар шавы астында такталары күгәреп, күгәннәре тутыгып беткән капканың әлеге бушлыкта бердәнбер хуҗа түгеллеген искәртеп, кайчандыр өй нигезе булган урында үлән баскан өнсез чокыр күзгә ташлана.
Чокыр гына түгел, мин үзем дә өнсез-авазсыз идем.
Әле Күгеш тавыннан төшкән мәлемдә үк каршы як тауда кайчандыр урам булган тарафны күзли-күзли керфекләрем талса да, күренмәгәч, күңелемнән генә үземне «башым буталадыр, ары табарактыр» дип тынычландыра-тынычландыра, басмадан атлаган идем. Буталмавымны, кыргыйланган алмагачлар арасында үксеп яткан урамда басып торуымны аңлагач, аякларымның җегәре китте. Карт сөякләремә кояш нуры үрмәләвен сизгәч, кәчтүмемне салып беләгемә элдем, җирнең ныклыгын тикшерергә теләгәндәй, аяк астындагы үләнгә таягым белән кат-кат төрткәләдем. Галстугым булмаса да, әллә муен тамырын, әллә тамагымны нидер кыскан күк тоелды — күлмәк изүенең төймәсен ычкындырдым. Теге төер генә тамак төбеннән югалырга ашыкмады. Мин, юлын җуйган мосафирдай, гаҗизләнеп тирә-ягыма карандым. Күңел хакы өчен... Бер генә... бер генә өй... Бар икән, әнә бит, теге баштарак, ниндидер афәттән качып калырга теләгәндәй, ябалдашлары чаларган тирәк астына посып яшеренгән. Батып баручы саламга да ябыша, диләр — күзләремә нәни генә өмет очкыны йөгерде. Менә мин, инде кәчтүмемне иңбашыма ташлап, үземчә шактый җәһәт кыланырга тырышып, тау бите буйлап түбән таба атладым. Түбә калайлары тутыккан дүртпочмаклы йортның тәрәзә йөзлекләренә такта кадакланган иде. Кайчандыр ишегалды булган якка караган тәрәзәнең капкачлары гына әллә кадагыннан купкан, әллә аларын рәтләп беркетүне кирәк санамаганнар — җил искән саен, баягы капка кебек үк ыңгырашып, шык та шык пыялага килеп бәрелә. Берничә минут элек күңелемә ниндидер аптырау, шаккату йөгергән булса, хәзер инде курку һәм шом үрләде. Тигезсез көйгә тәрәзә каккан капкачлар гүя шушы муртаеп, кыегаеп беткән өйнең хуҗасын үзләре янына чакыралар, юк, чакыралар гына түгел, аның шушында пәйда булуын таләп итәләр: шык-шак... шык-шак... шак-шок... шок-шок... чык-чык... Мин кинәт кенә хәлсезләнеп калдым. Кинәт кенә дип, яшең җиде кишәрлекне узып киткәч, егетләрчә җир җимертеп йөри алмыйсың анысы. Соңгы елларда аякларым да сызлап интектерә, шуңа күрә еш кына иптәшкә таяк дигәннәрен дә алырга туры килә. Җегәр киткәндә таянырга ярап тора анысы. Менә хәзер дә... Күзләремне йомып, бертын сулышсыз торгач, капкасыз-коймасыз бушлыкта утырып калган иске эскәмиягә чүмәштем, тагын күзләремне йомдым. Бу мәлдә, мөгаен, акылы киткән кешенекедәй, йөземә ниндидер тилемсә көлемсерәү йөгергәндер. Менә хәзер керфекләремне тибрәтеп җибәрермен дә, әле генә күргән куркыныч төш онытылыр, мин үземнең биек түшәмле фатирымда, йә булмаса... ап-ак итеп агартылган мич башында уянып китәрмен төсле тоелды. Әлбәттә, болар барысы да төш. Кара-каршы өйләрдәге шомырт чәчәге исләренә, бала-чага чыр-чуына, кыш җитсә, шул балаларның җиз тасны югары очтан инеш буена кадәр чана итеп шуып уйнауларына күмелеп утырган таулы урам җир упкандай юкка чыга алмый лабаса! Утыз-кырык өйле урамнан шып-шыр бушлыкта сыңар капка һәм сыңар өй утырып кала димени! Күз кабагым, шушы хыялый ышанычны югалтудан шүрләгәндәй, кыяр-кыймас кына ачылды. Бар да үз урынында иде: җил көенә тәрәзә каккан капкачлар да, ачылып-ябылып үксегән иске капка да... Шушы бушлык белән минем арада ярты гасыр гомер җәйрәп ята иде.
Мине хөкем итәргә ашыкмагыз. Сез генә түгел, үзем дә читтән бәя бирә алмый торган кеше булып гомер кичердем. Кызгандырырга теләп әйтүем түгел: бар яшәгәнем ниндидер соры тормыш булды. Башкаларның юк кына шатлыкка да кош тоткандай сөенгәннәрен күрсәм, аптырый идем: ничек шулай елмаерга, куанырга була соң? Үземнең бер генә тапкыр — улым туып, аны кулыма алганда саран гына елмайганымны хәтерлим. Үз-үземне корт урынына эчтән кимереп яшәвемнән тәм таба идем микән, сәбәбен аңламыйм. Янәшәмдә авыз тутырып шатлык уртаклашыр кешеләрем булмадымы, әллә шатлыкларым булмадымы — анысын да белмим.
Безнең урам мине кечкенәдән «дуамал Касыйм» дип йөртте. Бәләкәй чагымда ук шундый кушамат алырлык ниләр кылганмындыр, бөртекләп хәтерләмим дә инде. Әнкәй дә гел: «Бигрәк дуамал инде син, абыеңа охшамагансың. Ул, ичмаса, башта уйлый, аннан эшли, синеке киресенә каткан», дип тирги иде.
Мин бәләкәйдән үк түбән оч Мостафадан көнләшеп яшәдем. Чөнки безнең урамда аның әтисе генә сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан иде. Җигүле ат арбасында бер-берсенә арка терәп барганнарын күрмәс өчен әллә ниләр бирердәй булып, иреннәремне канатырдай тешләп, берәр почмакка поса идем дә әткәйсез бала чагымны, әткәйне урлаган сугышны, аның үлү хәбәрен китергән почта Гөлсемне үзем генә белгән сүзләр белән каргый-каргый, туйганчы елый идем.
Мәктәптә укыганда да, «бигрәк башлы инде син» дип, барысы да Мостафага мөкиббән иде. Атасы авылда бер гармунчы булып йөрде, тора-бара малае аннан да уздырып, күз өстендәге кашка әверелде. Вичерга чыксаң, кызларның күзе кемдә диген — Мостафада, колхоз эшендә кем мактаулылар исемлегендә — тагын шул Мостафа. Ә Касыймның дөньяда барлыгын күрүче дә юк. Төсем- битем әллә ни дан булмаса да (салам чәч, сыек зәңгәр күзләр, борын өстенә мәңгелеккә сибелгән коңгырт сипкелләр белән ничек мактаныйм инде), гәүдәгә ике Мостафаны бәреп егарлык: беләкләр, ачуым бер килмәгәе, бүрәнә юанлыгы, йодрыклар — чукмар, буй — җир идәнебезгә такта юнәтеп җәйгәннән бирле, баш матчага бәрелмәсен дип, өй эчендә бөкрәебрәк кенә йөри торган. Дүртпочмаклы өйдә әнкәй белән икәү генә яшәп ятыш. Абый бәләкәйдән Абый бәләкәйдән үк бик ушлы иде, ничек итсә итте, паспортын кулына төшереп, авылдан чыгып ычкынды да, шунда өйләнеп, җиңги белән калада төпләнде.
Әткәй сугышка чыгып киткәндә миңа тулыр-тулмас биш яшь иде. Мин аны бөтенләй үк хәтерләмим түгел, күз алдында томанлы гына булып әткәйнең озын гәүдәсе, ике як ирен читеннән салынып торган мыек чолгыйлары әле дә шәйләнә. Кабатлап әйткәнгә ачуланмагыз: үземне белә-белгәннән бирле әтиле малайларга кызыгып, шулардан көнләшеп яшәдем. Исемдә әле: «Нигә безнең әткәй генә үлгән, нигә Мостафаныкы да үлмәгән?» дип, әнкәйне гел тинтерәтә идем. Авырткан сөяленә басканга әнкәйнең ачуы килгәндер инде: шулай дип теңкәсенә тия башласам, көчле куллары белән мине песи баласы урынына эләктереп, сәке өстенә тотып ата иде дә алъяпкыч итәге белән йөзен каплап, үзе дә шыңшырга тотына иде. Андый чакта абый мыштым гына яныма килә дә ботымнан борып чеметеп ала: янәсе, нигә шулай дип әнкәйне аптыратасың инде... Баштарак ул чеметкәнгәме, әнкәйгә үпкәләпме — акырып елый торган идем, соңрак чарландым, тешемне генә кысам да, почмактан күзләремне ялтыратып карап утырам. Алай да әнкәйгә ярап булмый әле: «Бүре баласы кебек карап утырма!» дип кычкырып, кулына ни эләксә шуның белән сыртыма кундыра. Кайчагында уклау да төшкәли, анысы хәтәр авырттыра, тәннәр күгәреп чыга. Әнкәй шулай үзе кыйный, үзе кайчагында кочаклап елый: «Дөнья үчен сездән алырга калды, балакайларым», дип такмаклый. Сездән дип, абыйга алай әллә ни эләккәне юк, чөнки ул минем кебек телләшеп, каршы килеп маташмый. Соңыннан үзенчә эшләсә дә, әнкәй әйткәнгә «ярар, әнкәй, ярар, әнкәй» дип җавап кайтара белә. Мин исә үземнекен даулап кырык сүзгә җитәм, телләшәм. Үсә төшкәч, күрше малайлары кызлар күзләштерә, кичке уеннан кызлар тотып кайта башлады, мин исә әллә нәрсә, уенга төшәргә дә атлыгып тормыйм, атнасына бер-ике кич урап кайтам. Чөнки анда үземә бер ямь дә юк кебек: бармакларына күз иярмәслек итеп, Мостафа гармунда сиптерә, кыз-кыркын аның тирәсендә бөтерелә, парлы уенда минем белән янәшә басарга атлыгып торучы күренми. Малайлар белән элек-электән бөтен бәхәсне чукмар йодрыгым хәл итәргә күнеккән, тик кызларга, нигә минем белән биемисең дип, китереп кундырып булмый шул...
Быел җәй күрше авылдан әнкәйнең апасының кызы безгә утырмага килде. Күрешмичә кыш чыккан арада Нәҗибә бөтенләй җиткән кызга әйләнгән иде: бик озын толымлы, ап-ак йөзле, әнкәйләр ягына охшап, сыек зәңгәр күзле, мул күкрәкле. Тик аның бер кимчелеге бар — уң аягына ярыйсы гына аксый иде. Үзе бер дә алай хурланып утырмагандыр инде, кич җитте исә, уенга чыгу ягын гына карап тора. Әнкәй аның колагына ярты сәгать буе үгет-нәсихәт укып, «Синең өчен миңа җавап бирәсе, берүк карап йөр!» дип кырык кат кисәтеп, көч-хәл белән генә чыгарып җибәрә. Бер кичне Нәҗибә кара коелып, кәефсезләнеп кенә утырды, орчык-кабаларын җыеп куйгач, бүтән көндәгечә бизәнә-төзәнә башламады, әнкәй белән бергә урын җәеште дә мыштым гына аның янына сәкегә менеп тә ятты. Минем урын идәндә иде, мин дә үз урыныма чүмәштем. Күзгә йокы эленмәгән иде әле, бермәлне ипләп кенә тәрәзә чирткәнгә сискәнеп киттем. Ул да булмады, Нәҗибә ялт кына сәкедән торып та утырды.
— Кайсы бимазалый инде тагын? — Әнкәйнең борын астыннан гына канәгатьсез мыгырдануы ишетелде.
— Миңа бу, Рабига апа, миңа... Кичә үпкәләгән булган иде... — Нәҗибә кабаланып сөйләнгән шәенә сәкедән сикереп тә төште, аны-моны абайламый, минем өскә китереп тә басты.
— Кеше таптап, йокыдан уятып, аксак-туксак башың белән кая барасың? — Ачуым чыкканда мин алай сүзләрнең тегесен-монысын сайлап тормыйм.

Нәҗибәдә минем кайгы юк иде инде, ул өстенә юка бишмәтен элә- элә:
— Аягы аксак-туксакның йөрәге зәгыйфь түгел шул, синеке кебек үк дөпелдәп тибеп тора, — дип үткер генә җаваплады да ишекнең келәсен күтәреп, чыгып та китте.
Әнкәй урынында бөтерелеп, үзалдына нидер уйлап ятты бугай, шактый озак торгач кына:
— Ярар, улым, чыксын, төлкенең төне-көне юк, хәйләсе кара кургаш, — дип ниндидер үзе генә белгән мәгънә белән әйтеп куйды. Аннан, көрсенеп: — Син генә менә, солдатка каралып кайтканнан бирле, өйдә сөрсеп ятасың. Ярамас дип тапсалар да, аяк-кулың исән, берәүдән дә ким-хур түгел. Кеше арасында булсаң, укаң коелыр дисеңдер шул... Яшең бара, менә дигән кызларны бүтәннәр чүпләп бетерә тора. Әнә, түбән оч Мостафаны да Фатихларның кызын ярәшкән диләр, бу җомгада никахлары икән. Бер дигән акыллы, эшчән бала, бианасына алтын килен, — дип өстәде.
Йокы качкан иде инде, әнкәйнең сүзләре ачуымны чыгарды. Җитмәсә, тагын Мостафаны теш арасына кыстыру саруымны кайнатты. Фатих кызы дигәнен беләм, Хәниянең Тугай чишмәсеннән су күтәреп кайтканын әллә ничә тапкыр күреп калганым булды. Тулы гына гәүдәле, бит очы, кызартып куя микән, гел алсу алма кебек кызарып тора. Мостафа шуны ала диген...
Урынымда кыбырсып яттым-яттым да әкрен генә торып, киенергә тотындым.
— Төн уртасында кая барасың син дә? — Тәки йокламый икән әнкәй, мендәреннән башын калгытты.
— Үзең бит... кызлар янына куасың.
— Китчәле... — Синнән дә рәтле сүз булдымы, дигәндәй, әнкәй кулын гына селтәде дә стена бүрәнәсенә башын терәп диярлек, борылып ятты.
Ишек кашагасына башымны бәрмәс өчен урталай бөгелеп дигәндәй өйалдына чыктым да нигәдер көлемсерәп куйдым. Әнкәй килен сорый, диген...
Баскыч уртасына басып та шактый уйланып тордым әле мин. Аннан, бер карарга килеп, гармун тавышы ишетелгән якка — инеш буена төшеп киттем.
Безнең авыл кызык кына урнашкан ул. Шактый текә тау битендә урамнар аркылы да, торкылы да тезелеп киткән. Безнең урам тау түбәсеннән инешкә кадәр туп-туры булып сузылып төшә, өстән, элек байлар утары булган тирәдән яңа урам кушыла — анысын югары оч дип йөртәбез. Бакча итәкләре инешкә терәлеп торганнар — түбән очлар. Шул инеш кенә аерып торган каршы якта — икенче авыл, аның аргы очына өченче авыл тоташып китә. Бары-югы уртак: Күгеш тавында өч авылның да бала-чагасы кайсы калай каретага, кайсы җиз таска утырып, «чана» шуа, инештә өч авылның да кыз-кыркыны кер чайкый, апа-җиңгиләр көянтә күтәреп Кизләү чишмәсенә килә. Чишмә янында тип-тигез булып җәелеп яткан үзәнлек бар — яшь-җилкенчәк кичке уенга шунда җыела.
Ул кичне, хәтерлим, йөзек салыш уенында, җәза биреп, Хәнияне җырлаттылар. Тавышы хәтәр моңлы икән, күкрәк тавышы белән матур итеп «Рамай»ны җырлый башлады:
— Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көен җырлады...
Җырлап бетерә алмады, Мостафа гармунын дуылдатып, кинәт кенә ниндидер шаян, дәртле көйгә күчте. Ул, егетләр тезелеп утырган бүрәнә читенә чүмәшкәнемне күреп алды да, уйнавын бүлеп: 

— Әх-ти, егетләр! Касыймның йокысы кача күрмәсен, читкәрәк шуышыгыз, урын җәегез! — дип төрттереп куйды.
Сүзгә кеше кесәсенә керми шул ул. Мин генә менә, иң кирәк чакта телемне авыз эчендә әйләндереп, ике-өч сүзне рәтләп әвәли алмыйм. Каршы якка тезелешкән кызлар арасында бер толымын күкрәгенә төшереп, кылтыкыйланып утырган Нәҗибәгә күземнең агы белән карап куйдым: шул лыкылдап өлгергәндер инде, Касыйм абый йоклап калды, дигәндер.
— Әллә өеңә кайтып кына йоклыйсыңмы соң? Сиңа дигән кызлар да барыбер әле анасы алдында ими имеп утыра. — Мостафаның шулай дип өстәп куюы тәмам ачуымны чыгарды, ничек сикереп торганымны, ни рәвешле аның гармунына китереп сылаганымны сизми дә калдым.
— Но, но, чамалап! Кеше төсле, шаяртканны да аңламыйсың! — Кемдер мине, терсәгемнән эләктереп, читкә тартты.
Мостафа, күреге ярылган гармунына шаккатып дигәндәй карап торды да, тиен җитезлеге белән минем өскә ташланды. Безнең бәрелеш ни белән төгәлләнер иде, анысын белгән юк. Ике арага аксаклый-туксаклый Нәҗибә килеп керде дә минем беләгемә асылынды:
— Касыйм абыкаем, уенның ямен бозма берүк, әйдә кайтыйк, зинһар, — дип, ялына-ялвара мине өйгә өстерәде.
Икенче көнне Нәҗибә авылларына кайтып китте. Шул кичне мин Хәнияне урладым. Яфрак тәмәке дигәндә үлеп китә торган бер егетне, шул тәмәке хакына ризалатып, төн уртасында кызны аларның мунчасына алып кайттык. Гөнаһысы кирәкми, Хәниягә кагылмадым мин. Бөтен булмышымны Мостафадан каһкаһәләп көлү тойгысы гына биләп алган иде. Безнең якта кыз урлау ят күренеш түгел, андый хәлләр күрше-тирә авылларда да булып тора. Урланган кыз — хурланган кыз инде ул, агайне. Җомга көнне никах укытасы идеңме? Карап карарбыз, кем кемнең нәрсәсен укытыр...
Таң сызылып килгәндә генә, елап-шешенеп беткән, тынсыз калган Хәнияне үзебезнең өйгә «төшердем». Әнкәй, әллә йокылы-уяулы булганга, артык күтәрелеп бәрелмәде, «адәм рәтле кылансаң соң...» дип гадәтенчә канәгатьсез сөйләнеп алды да, әллә кайчаннан бирле Хәнияне алып кайтуымны гына көтеп торгандай, мич аралыгына урын түшәргә тотынды.
— Алтын килен дип әйткәнең сиңа язган икән, — дип тешемне ыржайттым мин. — Безнең эш беткән, мулла чакырып никах укытырга гына калды.
Хәния таш сын кебек мичкә сөялеп тора иде, минем сүзләремне ишеткәч, йөзен каплап, кычкыра-кычкыра еларга тотынды:
— Алдалый ул, Рабига апа, алдалый! Адәм көлкесенә калдырмагыз, кайтарып җибәрегез мине. Рабига апакаем, зинаһарлап сорыйм!
Килен көтеп зарыккан әнкәйнең тиресе калын иде, күз яшьләренә сикереп төшмәде.
— Кыз баланың язмышы шул инде аның, Хәниякәем. Урлап апкайттылар ни, ярәшеп бардың ни...
— Касыймның сөзеп карап торуларына хәтле яратмыйм бит, Рабига апа, нинди хатын булыйм мин аңа?.. Ярәшкән кешем бар, ни йөзем белән аның катына кайтырмын?
— Кем сиңа аның янына кайтырга куша? Өебез бәләкәй булса, күңелебез киң безнең, сыярбыз. — Әнкәй күгәрчен урынына гөрли-гөрли, үзе яткан мендәрне мич арасына ыргытты. — Күз яшеңне әрәм итеп торма, яши-яши кирәге чыгар. Бар, башыңны терәп ал, — дип Хәниянең терсәгеннән тотты.
Елап шешенсә дә, хәтәр матур икән бу Хәния. Усал ялтыраган кара күзләре тәлгәштәге шомырт кебек... Ул әнкәйне каты итеп этеп җибәрде.
 — Чыгармасагыз, тәрәзәгезне ватып булса да барыбер кайтып китәм. Тик Касыймга хатын буласым юк! — Аның сүзләрендә шулкадәр нәфрәт, алай гына да түгел, ниндидер җирәнү ярылып ята иде. Мин эндәшмәдем. Бөтен эшне әнкәй хәл итәсенә ышанып, Хәнияне мич аралыгына төртеп керттем дә, әнкәйгә баш белән генә ымлап куйдым: янәсе, тынычландырасыңмы, теләсә нишләт... Үзем иске бишмәтне кочаклап, өйалдына чыгып, ишек төбенә сузылып яттым. Күзне йомуга, йоклап та киткәнмен икән. Күпме ятканмындыр, әнкәйнең дык итеп янтыгыма төртүенә күземне ачтым.
— Имгәк диген... Тор әле. Әллә чыгарып кына җибәрәсеңме? Бернинди үгеткә дә керми, Мостафа дип елый бит, йоммый түгә. Алла сакласын, авыры- мазар юк микән? Бәласеннән башаяк.
Мин аңгы-миңге кыяфәттә торып утырдым. Кемнең-кемнең, Мостафаның баласын тәрбияләп үстерү минем уй-нияткә керми иде. Алай гына да түгел, өйләнергә дә исәпләп торуым түгел әле. Әнкәйнең уйлаганы хак булса... Шул гына җитмәгән иде.
Мин өйгә кергәндә Хәниянең инде тавышсыз калып үксегәне генә ишетелә иде. Мин аны мич арасыннан йолкып дигәндәй тартып чыгардым. Элек күпереп, кызылланып торган иреннәре зәңгәрләнеп каткан, чит-читенә бер төн эчендә буразналар сызылган, ике озын толым итеп үргән чәче тузгып- юешләнеп беткән. Күзләренең дә төсе уңып, нуры сүнеп калгандай тоелды. Күңелемне кызгануга охшаш бер хис биләргә маташса да, сүземне сүз итү теләге көчлерәк иде.
— Нәрсә, Мостафа эшеңне бетергән идемени, ә? — Минем шулай дип кырт кына соравыма Хәниянең йөзе җыерылып куйды, күзенә ниндидер өркү йөгерде. — Яшермичә әйт. Соңыннан барыбер беленәчәк бит.
Әнкәй дә сүзгә кушыласы итте. Ул инде чын-чынлап туйга әзерләнгән кешедәй, бәбәй итәкле күлмәге өстеннән кара камзулын киеп куйган, чәч- башын кызыл чәчәкле ак яулыгы астына яшергән иде.
— Безгә сандыгы ачык кыз кирәкми. Авырың-мазарың булса, уен уйнап торды юк, кайт та кит.
Хәния кызарган күз кабагын аска төшерде. Беркадәр тын торгач:
— И Аллам... Рабига апакаем, кеше хурлыкларына калдырмагыз, — диде башын иеп кенә.
Әнкәйнең талканы коры иде, ике сөйләшеп тормады, ишекнең келәсен генә күтәрде дә шунда ымлады:
— Хурлыкка каласын алданрак уйлыйлар аны, балакаем, эш узгач түгел... Җан көекләре...
Хәния ачык ишектән атылып чыгып китәргә ашыкмады. Хәле киткән кешедәй, лып итеп сәкегә утырды да тагын мышкылдап елап җибәрде.
— Мостафа белән икәү генә белә идек... Кеше телләренә керермен микәнни?
Әнкәй Хәнияне жәлләп куйды бугай, башыннан сыйпагандай итте.
— Бездән чыкмас. Бар, азагы хәерле булсын, — дип Хәнияне урыныннан торгызып чыгарып та җибәрде. Аннан мине эт итеп сүгеп аткач, камзулын салып ыргытты, башындагы яулыгын бөтәрләп ташлады.
Нәрсә дим, тормышымның кырт үзгәрүе шушы адымымнан башланды микән? Шушы төннән, Хәниянең күз яшеннән...
Әнкәй: «Бездән чыкмас», дисә дә, минем теш сирәгрәк иде — Хәнияне урлап кайтуым турында да, кызның «бирнәсе» хакында да авыл өстенә таралырга өлгерде. Мостафаның, егетләр яллап, мине эт итеп кыйнап ташлавын искә төшереп торасым килми. Чыннан да, арт санын җыялмаган карт эттәй өйгә кайтып егылдым ул көнне. Әнкәй белән дә пычакка пычак килеп талаштык. Аның гаепләүләреннән соң мин үземне дөньяда бер адәм актыгы итеп тоя башладым. Үзе кычыткан сулары эчерә-эчерә, яраларыма бака яфрагы ябып бәйли-бәйли, тәнемне дәвалый. Теле белән, һәр көн ишетеп кайткан хәбәрләре белән җанымны әкрен генә үтерә бара иде.
— Синең аркада урамга чыгарлыгым калмады. Кеше бармак төртеп күрсәтә.
— Мостафаның ата-анасы Хәнияне алдырмаган. «Башта чистарынып килсен, шуннан соң гына никахлашырсыз», дигәннәр икән.
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди.
— Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт...
Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем. Әмма яшисе килү теләге көчлерәк булып чыкты — шул кичне мин авылдан чыгып югалдым. Хәниянең үлемендә үземнең тора салып турыдан-туры гаебем булмаса да, Мостафа белән икесе арасына кара елан урынына үтеп кергәнемне акылым яхшы аңлый иде. Авылны, әнкәйне, үзем уйнап үскән урамны, су коенган Әрә елгасын, бәбкә үләнле ишегалдын, әткәйсез үткән балачагымны һәм яшьлегемне бөтенләйгә калдырып, Албаба станциясенә ашыктым. Артыма соңгы тапкыр борылып караганда күреп калганым — җилкапканы тотып торган юкә бауның, чертләп өзелеп, әкрен генә җилфердәве булды.
Абый җиңгәчәйнең туган ягы Әлмәткә китеп төпләнгән иде, мең бәла белән башта шулар янына барып урнаштым. Озын баракның бер бәләкәй генә почмагында көн күреп яталар, кечкенә балалары да бар. Артык кашык икәнем кычкырып торса да, алай төксе каршыламадылар тагын. Хәер, анда озакка тукталырга исәбем юк иде, эш эзләп урамда йөргәндә, Камчаткага балык эшенә кешеләр кирәк дигән игъланны укыгач, тоттым да шунда язылдым. Кайда ул Камчатка, мин анда нәрсә эшләргә тиеш, авыл капкасына кадәр генә барып җитәрлек урысчам белән ничек көн күрермен — мондый уйлар соңрак кына, инде поездда барганда гына башыма типте.
Анда китүемә абый: «Эзләсәң, монда да эш бетмәгән булыр иде», дип ризасызлык белдереп маташкан иде. Йөзе май кояшы урынына балкыган җиңгәчәй:
— Алты ай «ә» дигәнче үтә дә китә, барсын, үзенә акча да эшләп кайтыр, дөнья да күрер, — дип бик тиз авызын каплады. — Өрлектәй ир-егет өчен нәрсә ул... Әнә, теге сезонда кызларны җыеп алып киткәннәр ие, дөбердәп, баеп кайтып төштеләр ярты елдан, минем апай тез астына унөч мең тәңкә бәйләп кайтып керде! Барсын, аркылы төшмә!
Шул рәвешле күз күрмәгән, колак ишетмәгән Камчатка якларына китеп бардым мин. Поезд тәгәрмәчләренең эчпошыргыч бертөсле көенә оеп барган җиремнән тирә-ягымда көлешеп, күңел ачып утырган яшьләргә күз төшереп алдым: аларның да минем кебек ялланып эшкә барулары, Уфадан, Чиләбедән килеп кушылдылар. Күңелләре күтәренке, кайберләренең инде икенче, өченче кат шул тарафка барулары икән. Бөтенесе руслар, татарлардан мин дә Әлмәттән минем белән бергә язылган Зөфәр исемле ачык йөзле, тапкыр сүзле бер егет. Мин сүзгә әллә ни кушыла алмадым. Русчам да такы-токы, аннан күңелне кинәт кенә әллә нинди шом да сырып калды. Билгесезлеккә күз төбәп юлга кузгалуымнан булдымы, әллә инде кинәт кенә Хәниянең яшьле карашы исемә төшеп, җанымны айкап җибәрдеме... Өске киштәдә чалкан ятып, поезд түшәменә текәлеп баруымны белдем. Шул чагында аңладым мин юлларның гына түгел, атналарның да елларга тиң озынлыгын. Юлларның гына түгел, уйларның да иге-чиге юк икән.
Поезд безне башта Хабаровск шәһәренә китереп җиткерде. Ят туфракка аяк басып, берара аңга киләлми тинтерәп басып торганнан соң юлыбызны дәвам иттек — Находкада гына карабка1 күчеп утырачакбыз икән.
— Ну, егетләр, күрәселәр алда әле! — Җирән чәчле, соры күзле, сирәк тешле Дима исемле егет, авызын ерып, безне диңгездә көткән маҗаралар турында тәмләп сөйләргә тотынды. Киң балаклы чалбар, иңсәләре салынып торган озын куллы бишмәт кигән бу егет башкалардан аерылып тора, сүз сөрешеннән төрмә шулпасы эчкәне дә сизелә. — Шторм булса, беттең, һәммәбезне бөтереп сала! Әле сез диңгез авыруының ни икәнен белмисез. Ничава, беренче тапкырында гына шүрләтә. Кыз куенына кияүли кергәндәге кебек... — Аның сүзләреннән барысы да авыз күтәреп ыржаеп көлештеләр. Минем генә тәнемә салкын йөгергәндәй булды. Тагын Хәния исемә төште. Диманың ары табан сөйләгәннәре бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты.
Без поезддан коелганда кичке караңгылык иңгән иде. Тирә-юньне рәтләп күзәтергә дә мөмкинлек булмады, безне «Советский Союз» дип язылган, утлары балкып торган зур карабка төяделәр дә янә юлыбызны дәвам иттек. Белдекле Дима әйтүенчә, Петропавловск дигән шәһәргә кадәр иркенләп йөзәчәкбез икән. Көн яктыргач, очы-кырые күренмәгән дәрья уртасыннан баруыбызны күреп, сөенергә дә, көенергә дә белмәдем мин. Авылда, тау астында тыйнак кына аккан Әрә суы мин бәләкәй чакта күземә шушы дәрьядай күренә иде — баксаң, диңгездәге бер тамчы икән лә ул. Егетләр Татар бугазы дип аталган урыннан үтеп баруыбызны әйткәч, җанымны нидер чеметеп, кисеп-телеп узды. Зөфәрнең ара-тирә миңа татарча эндәшеп алуын исәпләмәгәндә, мин инде ничәнче көнемне җиде ятлар арасында, үз илемнән, үз телемнән аерым халәттә үткәрәм... Бәгыремне тагын нидер көйдереп алды. Бу бугазга минем кебек, шушында килеп җиткәч кенә үзенең татарлыгын исенә төшергән берәр бәндә исем такмагандыр бит? Теле телгә йокмаган Димадан сорашасым килсә дә, әлеге дә баягы үземнең урысчамнан оялып, дәшми калуны хуп күрдем.
Минем ише, әлегәчә бөтенләй дөнья күрмәгән кешегә барысы да гаҗәп, барысы да әкәмәт иде. Карабның стеналарына беркетелгән асылмалы бишек кебек караватлар да, палубада үскән агачлар да, шушында ук эшләгән кибет, кинотеатр, ресторан да шаккатмалы иде: йөзеп баручы кечкенә бер шәһәр диярсең. Мин генә түгел, бүтәннәр дә шулай уйлаган икән. Кайсыдыр акыллы башы — бу юлы Дима түгел, Чиләбе егете Лёша булды бугай — аңлатып китүне кирәк тапты:
— Андый-мондый гына караб түгел, дөрес булса, немецлардан кулга төшерелгән, ди!
Мин, әткәемне немецлар үтергән татар малае, шул немецлар төзегән затлы карабта күкрәк киереп барам диген...
Диманың диңгез авыруы турында сөйләгәннәре борчак шыттыру булмаган икән. Өч көн буе җай гына тирбәлеп барган җиребездән без дә штормга эләктек. Караб идәненә беркетелгән урындыкларга кадәр кубарылып чыкты, идән тулып алма, консерва ише әйбер тәгәрәшә. Кем эчен, кем башын тотып шунда ауный. Ай яман икән ул диңгез авыруы дигәннәре. Эчләр актарыла, күңел болгануга чыдар хәл юк, күз алмалары урыныннан атылып чыгар хәлгә җитә. Нишлисең, түзәсең инде. Шторм басылгач, кем чәй белән, кем тозлы су белән күңел болгануын басарга тырышып, мәш килдек. Петропавловск шәһәренә барып җиткәнче бүтән андый мәхшәр кабатланмады.
Ул шәһәрнең портында безне башка карабка күчереп утырттылар, Олютор районындагы Пахачи дигән посёлокта эшләячәкбез икән. Анда барып җитеп, коры җиргә аяк баскач, байтак кына ушыбызга килә алмыйча торганны хәтерлим әле. Тирә-якның матурлыгы! Көндезге кояш нурында Беринг диңгезе фирүзә төскә кереп җемелдәп ята. Дөрес, Пахачи дигәннәре ташка үлчим. Ни авыл түгел, ни посёлок диярлеге юк. Безнең як авыллары белән бер охшашлык күрмәссең. Без шушында — кемдер Пахачи дисә, икенчеләр Пахача дип атый иде аны — балык эшкәртергә тиеш булабыз икән. Яныбызда чарланган егетләр булуы ярап куйды, минем ише яшел авызлар гына булса, төп башына утырып каласы икәнбез. Дима белән Лёша кара куртка, кара резин итек кигән кечкенә буйлы, кысынкы күзле бер адәмнән кайсы бригада, эш хакы ничек, нишләргә кирәген җәһәт-җәһәт ачыкладылар да, нәрсәдәндер канәгать булмыйча, кулларын бутый-бутый бәхәсләшергә дә тотындылар. Аннан, безнең бөтенебезне әйдәкләп, үзебезгә тәгаенләнгән баракларга алып киттеләр. Тар гына, караңгы, эче-тышы шыксыз бүлмәләрдә бер көн утырабыз берни эшләми, икенче көн үтте. Без инде аптыраша башладык.
— Шым гына утырыгыз, әле ашарыгызга бар, — диде Дима, безнең кыбырсынуны сизеп. — Хәзер үзләре килеп җитәчәк алар, безнең забастовканың ни белән төгәлләнәсен беләләр... Ачык авызлар дип уйладылар бугай, тотсыннар капчыкларын. — Дима ямьсез итеп сүгенеп куйды. — Без нинди бәягә сөйләшеп килгәнбез, шул хакка гына эшләячәкбез. Бәя төшереп торырга монда, кызыл фонарьлы йорт кызларымы әллә без...
Дөрес әйткән икән. Икенче көнне кичке якта без урнашкан баракка озын кунычлы итекләр кигән берничә ир-ат килеп, ниндидер кәгазьләр җилфердәтеп, эшкә алып чыгып киттеләр. Ап-ак булып ялтырап яткан балык өемен беренче тапкыр күргәндә, минем күзләр, мөгаен, маңгайга сикергән булгандыр. Зөфәр дә шундый хәлдә иде бугай. Әле тау-тау булып яткан балыкларга, әле бер- беребезгә карашып торгач, Зөфәр:
— Безнең инештәге ташбаш түгел инде болар! — дип тел шартлатып куйды. Эчемдә тагын нидер өзелде. Абый белән икәү Әрәгә төшеп, әнкәйнең иске яулыгы белән балык сөзәргә маташуыбыз хәтеремдә яңарды.
Безне бригадаларга бүлгәләп, төрлебезне төрле урынга тараттылар. Без чанда тозланган сельдь балыгын тип-тигез итеп мичкәләргә тезеп барырга тиеш булдык. Бригадир дигәннәре аксыл чырайлы, аксыл чәчле, күк күзле бер немка икән, ирененә ниндидер мыскыллы елмаю берегеп каткан. Әле безгә, әле биек өстәлгә таратып ташланган балыкларга карап алды да:
— Егетләр, эшкә тотынганчы, йола буенча, ана балыкны эзләп табыгыз инде сез, — диде үтенгән һәм шул ук вакытта әмер биргән кыяфәттә.
Көлсәң көл, еласаң ела. Балыкны да шулай җенескә аералар микәнни?
Ул да булмады, Зөфәр ялт итеп өстәлгә сикереп тә менде, ак тәнле балыклар өстендә ауный да башлады. Без шаккатып, авыз ачып карап торган арада, чалбар аелына эләккән бер балыкны немкага сузды.
— Вәт, пажалысты.
Немканың ирен читендәге баягы мыскыллы елмаюы югалып, йөзе күзгә күренеп җылынып китте.
— Ну хитрый татарин, — дип башын чайкады да, эшкә тотынырга кушып, яр буена китте.
— Каян болай... башың эшләде? — Мин сокланып та, беркадәр көнләшеп тә Зөфәрнең аркасыннан кагып алдым.

— Соң, шул немец марҗасына сер биреп торырга... — Зөфәр, авызын җыя алмыйча, симез-симез балыкларның әле берсен, әле икенчесен тотып карады. Егетләр аңа мактау сүзләре яудыра башлагач, кыланып, оялгандай итте дә өстәл өстеннән сикереп төште.
Безнең тормыш ипләп кенә үз көенә ага башлады. Эшкә барабыз, мичкәләргә балык тезәбез, шул мичкәләрне төрле карабларга төяп, чит илләргә озатабыз. Ир-атлар арасында руслар һәм хохоллар күп, ә кызлар бригадасында, киресенчә, рус кызлары юк, татарлар, украиннар, немкалар тулган. Читтән күзәтеп торуы кызык үзләрен: эш беткәч, бер чылбыр булып тезеләләр дә диңгез буенда йөриләр. Кыр казлары кебек тезелеп китәләр, тезелеп кайталар. Безнең егетләр аларны күзләп, кем кайсы белән парлашып та өлгерде инде. Мин исә, кызларның үзара татарча сөйләшкәнен ишетеп, алар белән авыз тутырып үзебезчә аралашыр өчен генә яннарына баргалыйм. Зөфәр бик дәртле булып чыкты: Аксубайдан килгән бер кыз белән ныклап танышып, төннәрен күзгә- башка да күренмәскә әйләнде. Мине дә кыстап-кыстап карады да, файдасыз икәнен аңлагач, тел тибрәтеп сүз катмады. Ә минем исә... күз алдымда Хәниянең яшьле карашы катып калган иде.
Башыңа төшсә, башмакчы буласың, ди торган иде минем әнкәй. Килгәндә урысча ике сүзне көчкә укмаштырып әйтә идем, тора-бара тел чарланды тагын. Буш вакыт булганда, күршедәге Ачайваям, Апука посёлокларына баргалый торгач, анда яшәүче чукчалар, коряклар белән дә хәйран гына аралаша башладык. Кыскасы, Себернең кырыс тормышына — ачы җилләренә, диңгездәге давылга, мәңге бетмәс булып бар тарафка таралган балык исенә дә күнегеп киләбез.
Монда килгәч, әнкәйгә бер хат җибәрдем, үземнең исәнлекне белдерү хаты гына иде ул. Җавабын гына кулыма алу насыйп булмады. Ник дигәндә, мин санаулы минутлар эчендә җыенып, Пахачидан да качып киттем.
Ул көнне без кара икра, кызыл икра, балык тулы эреле-ваклы мичкәләрне карабка төяп бетергәч, караңгы төшеп килгәндә, диңгез ярында көйләнгән палаткага кереп утырдык. Егетләргә ияреп, мин дә сыра, самогон ишене авыз итәргә өйрәнгән идем инде. Авыр эштән соң шул палаткада аяклары кәкрәеп, өсте кубып беткән өстәл тирәли тезелешәбез дә калай кружка белән генә җиппәрәбез. Тәннәр язылып, җилкәләр тураеп киткәндәй була.
Палатканың җил уңаена селкенеп торган, пычраклыктан нинди төстә икәнлеге аермаслык хәлгә килгән чүпрәк ишегеннән диңгез яры буйлап барган кызлар төркеме күренде.
— Яңалар, бүген килеп төштеләр! — Егетләрнең берсе, аскы теше төшкән авызын килбәтсез ерып, күзен кысып алды. — Ничава күренгәннәре бар! Берсе генә, мескен, аксак аягы белән шушында кадәр килмәсә!
Көмешкә шаукымыннан минем дә күңелем күтәренке иде, мин дә, авызымны ерып, урынымнан кузгалып, палатка ишегеннән башымны тыктым. Карадым да, үземнән ун-унбиш адым ераклыкта, комда эз калдыра-калдыра атлаган моңсу кыяфәтле кызлар арасында, кичке караңгылык иңеп барган яр буенда туганым Нәҗибәне күреп, мизгел эчендә айнып киттем. Күзләремә ышанып бетмичә, керфекләремне челт-мелт йомгалап карадым. Юк, анда чыннан да, уң аягына аксый төшеп, өстенә сырган бишмәт, аягына резин итек кигән, яулыгын муеныннан урап бәйләгән озын толымлы Нәҗибә атлый иде.
Мин шунда ук өстәл артына, кире үз урыныма лапылдап утырдым. Кыяфәтемә игътибар итүче булмады бугай, ихахайлап, яңа килгән кызларны тикшерергә тотындылар.
Мин исә, бу тирәдән уттай качкандай тизрәк югалырга теләп, җәһәт кенә тордым да, башымны бишмәт якасына яшерә-яшерә, кызу адымнар белән үзебезнең баракка юнәлдем. Белмим, Нәҗибәне күрү ни өчен шулкадәр куркыткандыр мине — бүгенгә тиклем шул соравыма җавап таба алмыйм. Дөньяның искиткеч тарлыгына шакката-шакката, әйберләремне җыештырырга тотындым. Менә шушы минутта Нәҗибә минем яныма килеп керер дә йөземә төкерер дип шүрләдемме? Ишеткәндер бит инде ул, авылда минем аркада ниләр булганын да, әнкәйне япа-ялгыз калдырып, авылдан чыгып качканымны да беләдер. Шушы гөнаһларымны тагын бер кат исемә төшерер өчен әллә кайдагы, төпкелдәге бер авылдан Камчаткага — җир читенә кадәр килеп җиткәнме? Әйтерсең, җир шарында Нәҗибә акча эшләп кайтыр бүтән бер генә почмак калмаган. Нәкъ менә мин сыену тапкан диңгез буена килергә кирәк булган аңа. Аксак килеш кем эшкә алган да кем бирегә җибәргән үзен?.. Башымда бер-бер артлы шушындый котсыз, мәгънәсез уйлап йөгереште.
Самогон кызуыннан йөзләре чөгендер төсенә кергән Зөфәр кайтып кергәндә, мин барлы-юклы нәрсәләремне төйнәштереп бетергән идем. Тагын ярты сәгатьтән мичкәләр төялгән караб ярдан кузгалачак. Ничек тә шуңа — Петропавловскига кайтучы карабка эләгергә, артык күзләрдән, артык авызлардан ераккарак олагырга кирәк!
— Тю-тю! Төнлә су керергә җыендыңмы әллә? — Тозсыз шаяртуыннан кызык тапкандай, Зөфәр үзалдына хихылдап куйды, башындагы кепкасын йомарлап, караватына томырды, үзе шуның өстенә корсагы белән менеп ятты.
Аның күрми калуы хәерлерәк иде дә, нишлисең, кайтып керде бит. Мин ни дә булса әйткәнче, бәхетемә, гырлап йоклап та китте. Аңа карап-карап тордым да, башкалар күзенә чалынганчы дип, кабаланып чыгып киттем. Алга таба тормыш күрсәтер, Зөфәргә хат язармын, соңгы айда эшләгән өчен акча да алынмаган — кул куяр, алыр, якташ башы белән алдауга бармас әле...
Атна саен мичкә төяп, без инде барыбыз да чарланып беткән идек — карабның кай почмагында нәрсә икәнен дөм караңгы төндә шәмсез дә эзләп таба алабыз. Иң җайсызы — кеше-карага сиздерми яр буеннан узып китү. Эш сәгате бетте бетүен, шулай да кемдер палатка эчендә кәеф-сафа корып утыра, кем көймә белән кайтып төшә, кем диңгез буенда ук балык чистартып мәшәләнә.
Нигә, ни өчен алай булгандыр — карабка үтеп керүдә миңа бернинди тоткарлык чыкмады. Мине абайлаучы, барлыгымны белүче, бу тормыштан да качып китүемне күреп калучы табылмады. Караб кузгалып киткәндә минем баштагы көмешкә пары да тулысынча таралып бетте бугай — шул чагында гына мин үземнең нишләвем турыда уйлый алдым. Нишләдем инде мин, йә? Ни өчен әле, якташым гына түгел, бик якын туганым — икетуган сеңлемне кочаклап күрешер, аннан әнкәй турында, туганнар турында, авыл турында бәйнә-бәйнә сорашыр урында, ниндидер җинаятьче кебек, караңгы төндә качып китеп барам? Сеңлем иде бит ул минем, туган җиремнән аның һавасын, аның сулышын, аның хәбәрләрен алып килгән якын туганым иде. Бәлки әнкәй аның шушында, минем янга ук киләсен белеп, төн утырып хат язгандыр, Нәҗибәнең яулык очына төреп, миңа дип хәбәр җибәргән булгандыр. Нишләп үз язмышыма үзем хуҗа булалмыйм соң мин? Җил иссә дә аварга торган черек капка баганасы кебек, чайкалам да чайкалам... Миңа коточкыч авыр иде. Тешләремне кысып, яңак сөягемне чәйнәп өзәрдәй булып балык мичкәләре арасында кысылып барган җиремнән бүредәй уларга җитешкән идем. Кем белә, озак кына шул почмакта берьялгызым уйланып барсам, мин бәлки акылдан да язган булыр идем. Тик мине күреп алдылар, мичкә арасыннан сөйрәп чыгардылар. Карт матросларның берсе, миңа әллә кызганып, әллә җирәнеп карап торгач:
— Түзмәдек диген, — дип әйтеп куйды. Күрәсең, ул мине авыр эштән шушы рәвешле качып киткән дип уйлады бугай. Рәхмәт аларга, җирәнсәләр дә, читкә этәрмәделәр. Тартырга, эчәргә бирделәр, тамакны туйдырдылар, артык сораулар белән йөдәтмәделәр.
Мин Петропавловск портында төшеп калдым. Кая барасымны, нишләргә теләгәнемне белми идем. Кесәдә ярыйсы гына акча бар, хет шунысы күңелне җылыта. Нишләргә? Владивостокка кайтучы карабка утырып, шул тарафка юл тотаргамы? Әллә бу төпсез диңгезләрен, океаннарын, күз алартып яткан балыкларын ташлап, үзебезнең якка ук кайтып китәргәме? Ниемә миңа диңгез, моңа кадәр ике колачлык тар елга буенда яшәдем, үлмәдем бит әле... Ә бит, ныклап уйлап карасаң, кайда да бер кояш. Тик авылга... Юллар өзелгән шул. Мин күңелемнән үземне кеше үтерүче итеп тоя идем. Бу хис айлар үткән саен отыры көчәя генә барып, җанымны талкый. Әнкәй, аның иртә картайган йөзе, «кеше арасына чыгарлыгымны калдырмадың» дип битәрләүләре искә төшә, шуларның барысын бергә минем алда бер гаепсез Хәниянең күз яше томалап ала.
Уйларымны уртаклашырга теләгәндәй, баш очында саран гына балкыган кояшка күтәрелеп карадым. Чыннан да, кайда да бер кояш лабаса...
Нәҗибә белән күрешүдән качуым — үз-үземнән качарга маташуым булган икән. Соңыннан да терсәкне каерып тешләрдәй булып әллә ничә кат үкендем: мин сеңлем артыннан йөгерергә, аны кысып кочаклап алмасам да, кулларыннан тотып күрешергә, күзләренә карап, әнкәй турында, төн йокыларымны урлаячак туган авылым турында сорашырга тиеш идем!
Беркая да китмәдем дә, кайтмадым да. Күзләрем кая төбәлсә, шул якка атлаган җиремнән порттан әллә ни ерак булмаган ашханә ишеге төбендә аңыма килдем. Тамак кайгысы юк иде юклыкка, аякларым шушында алып килгәч, эчкә үттем. Җәймә-мазар ябылмаган агач өстәлләр тирәсендә анда-санда өч- дүрт кеше генә утыра. Уйсыз-хиссез генә мин дә шул өстәлләрнең берсе артына барып урнаштым. Алдымда торган тоз, борыч, горчица савытына, кара икмәк телемнәре тезелгән тәлинкә тышына нигәдер аптырап карап куйдым. Нигәдер дип, кайчандыр ак булган савытларның бармак эзләреннән катып-каралып калуына шаккаттым бугай. Безнең әнкәй усал, кырыс кына түгел, бик чиста кеше иде: тастымал-җәймә ишене, мичтән себереп алган көлне или дә, шуннан селте ясап юа, барлы-юклы савыт-сабаны да ком белән ялтыратып кына тора. Ә монда... Мин үзалдыма онытылып шактый утырганмындыр, мөгаен; бәлки йоклап ук киткәнмендер.
— Ресторанда утырмыйсыз, ашарга кирәксә, үзегез барып аласыз! — дип кырку гына дәшкәнгә күземне күтәреп карадым. Минем каршымда култык астына кечкенә табак кыстырган тулы гына гәүдәле бер кыз басып тора иде. Ак халатының урта төймәсе өзелгән, өчпочмаклап бәйләгән ак косынкасы астыннан сап-сары чәчләре бүселеп чыккан, халат эченнән кигән күлмәк якасының бер очы эчтә бөгәрләнеп калган. Караңгы-зәңгәр күзләре миңа әллә ачуланып, әллә нәфрәт белән карый — һәрхәлдә, аларда җылылыкның әсәре дә юк иде. Шулай да бу сары марҗага ачуым килмәде, чөнки мин бу ашханәгә тамагым ачлыктан кермәдем. Ашасам ни, ашамасам ни... Бер сүз дәшми генә урынымнан кузгалып, ишеккә юнәлгән идем, марҗаның:
— Щи калды, бәрәңге пюресы, балык. Әйдә, салып бирәм, — диюен ишеткәч, туктап калдым. Ишек төбендәге өстәлгә өелгән пычрак подносларга күз төшердем, минем терәлеп басып торуыма ачуы чыккандыр — марҗа җил-җил атлап каршыма килеп тә басты, култыгындагы табакны әллә кая гына ыргытып, әллә каян гына төсе җуелган чүпрәк алып, подносларның берсен дөбер-шатыр сөрткәндәй итте дә дык итеп кулыма да тоттырды. Миңа ни чарадан бичара кыяфәттә аның артыннан атларга гына калды. Безнең авылда моның ише холыклы кешеләрне «җентоттым» дип йөртәләр. Кулы кулга иярми сары марҗаның — мин әле нәрсә ашарга теләвемне рәтләп әйтергә дә өлгермәдем, тирән төпле тәлинкәгә ап-ак чучка майлары йөзеп йөргән чөгендерле ашны чупырдатып салды, чите берничә җирдән кителгән сай тәлинкәгә олы чүмеч белән бәрәңге боламыгы китереп каплады. Аның янына балык кисәге куйды да нәрсәсендер ошатып җиткермәде бугай — кире алып табага ыргытты. Миңа дигән боламык янына зуррак кисәкне лапылдатып салды. Күзендәге баягы ачу ниндидер кызыксыну белән алышынгандай иде. Ялгышмаганмын икән. Безнең авыл кибетендәге кебек агач төймәле чутта шалт та шолт санаганнан соң маңгай чәчен бармагына урый-урый, капыл гына:
— Сез казахмы әллә? — дип сорап куйды.
Авылда гомер буе татар булып йөрдем, Пахачида гел рус кешесенә охшаталар иде, монда — казах... Ачуым киләсе урынга, кинәт кәефем күтәрелеп китте.
— Юк, татар мин, та-тарин, — дип иҗеккә аерып әйттем дә үзем дә сизмәстән теге сары марҗага күземне кысып куйдым.
Артык нәрсә сөйләп тормыйм. Безнең танышуыбыз әнә шулай башланды. Кияүгә чыгасы килеп, дәрте ташып торган, миннән берничә яшькә өлкәнрәк Катя минем дуамал холкымны да, тормышымны да күз ачып йомган арада үзгәртте дә куйды. Минем җаным белән дә, тәнем белән дә беркемне дә яратканым юк иде. Дөресен әйтим, Катя белән бергә яшәгәндә дә мин мәхәббәт дигән, киноларда шаккатып карый торган олы хиснең ни икәнен белмәдем. Катя да минем җанымны түгел, киң җилкәләремне, озын буемны, көрәк йөзедәй учларымны үзенә ир итеп сайлаган иде... Яшәлде инде. Ике дуамал бер түбә астына кергәч, төрле чаклар булды. Шапшаклыкны җенем сөйми иде — аңа да ияләшәсең икән. Улыбыз тугач, без ирексездән бер-беребезгә бөтенләйгә бәйләнгәнебезне аңладык. Төзелешкә эшкә урнаштым — анда көннең генә түгел, гомернең үтүе дә сизелми иде. Акчаны әйбәт эшләдем. Катяга әйтеп тормый гына, ай саен әнкәйгә акча сала идем. Әнкәй бер хатында: «Үзең бер булса да кайтып күренсәң иде», дип язгач, очар кошлар урынына талпынып та куйган идем. Катя теше-тырнагы белән каршы килде, янәсе, яшь бала белән шулкадәр ерак юлга чыгарга... Володя бераз исәйгәч кайтып килергә дип сөйләштек тә бу турыда башка сүз кузгатмадык. Әнкәйнең хатлары кырыс иде. «Касыймның малае, Рабига белән Нигъмәтҗанның оныгы Володя булмаса, бүтән исем беткән идемени?» дип, рәнҗүен белдереп, турыдан ярып язды. Улы Касыймның күптән инде үз төсен генә түгел, исемен дә җуеп, Коляга әйләнгәнен ул белми иде... Безнең урамдагы тол карчыкларның берәм-берәм үлә баруын, күрше-тирәнең бер-бер артлы шәһәргә китеп баруларын, урамның ятимләнеп калуын да язды. Мостафаның, солдат хезмәтенә киткәннән соң, минем кебек үк, бер марҗага өйләнеп, җәһәннәм читендә яшәп калганлыгын элегрәк хәбәр иткән иде — аларның нигезендә дә беркем калмаган икән, әткәсе белән әнкәсен җирләгәч, Мостафа тәрәзә капкачларын кадаклап киткән. «Берүзем көн итәрлегем юк. Абыең үзләренә Әлмәткә алып китә. Күрше авылдан берәү өйне сүтеп алырга ризалашты. Җилкапканы сүтеп, син җибәргән акчага урыс капка ясаткан идем, шул бигрәкләр дә жәл булып, әрәм булып кала инде. Шул капканы каерып ачып кайтып керерсең дип тилмерепләр көткән идем, тәки кайтмадың. Атаң салган өйне сүтүләренә йөрәгемне кысып ризалашкан идем, синең төсең дип ясаткан капкага кулкайларым күтәрелми, анысын сүттермәм инде», дип үпкәләп тә язды.
Мин барыбер кайта алмадым. Киләсе җәйгә, киләсе җәйгә дип суза торгач, көзге көннәрнең берсендә абыйдан хат килеп төште. Әнкәй көз башында ук мәңгелеккә китеп барган икән... «Исән чагында кайтып күрмәгәнне, үлгәч тә барыбер кайтмас идең, шуңа борчып тормадым», дип үпкәсен дә, рәнҗешен дә, нәфрәтен дә бер хатка салып язган иде абый.
Туган ягым, туган телем белән бәйләп торучы бердәнбер җеп тә шартлап өзелде. Әнкәйнең кәкре-бөкре хәрефләр белән булса да үзебезчә, татарча язылган хатлары минем күптән бозга әйләнгән йөрәгемнең нәни генә почмагында пыскып янган учак иде — ул да сүнде. Мин үземнең кем икәнемне әкрен генә оныта барырга мәҗбүр ителгән идем. Мимылдап торган чучка итеннән пешерелгән борщ, щи ашап, пасха бәйрәмендә Катяның суган суына мана-мана кызарткан йомыркаларын авыз итеп, почмакта урын алган иконаларга күнегеп, чын исемемне җуеп, төссез бер җан иясе булып гомер кичерә идем. Мин бит үз балама авыз тутырып үз телемдә «улым» дип дәшү бәхетеннән дә мәхрүм идем. Кем белә, әгәр гаилә тормышының башында ук үз хокукларымны телем белән түгел, йодрыкларым белән дауласам, башкачарак та булыр иде. Терсәк якын да, тешләп кенә булмый...
Бервакыт улым мәктәпкә җыенып, ишегалдында хушлашканда, ул миңа: — До свидания, папа! — дип кул изәде.
— Улым! — дидем мин, кисәк күңелем тулып.
Улым кырт борылып карады. Әнисенекенә охшаган кара-зәңгәр күзләре
ачулы кысылды.
— Ты чё, пап, опять на своём?... — диде дә җирдәге балчык катысына
ботинкасы белән дык итеп төрткәч, башын чайкап, йөгереп китеп барды. Иңсәләремне кинәт баскан авырлыктан иелә төшеп, барасы юлымны дәвам иттем. Элек бу урамны Речная дип йөртәләр иде, алтмыш биштә исемен үзгәрттеләр, хәзер Космонавтлар урамы дип атала. Ул минутта минем белән нинди көч идарә иткәндер — урам чатыннан борылмадым, аякларым үзеннән-
үзе кай табадыр атладылар да атладылар.
...Язмыш мине Тын океанның Авачинск култыгы ярындагы Петропавловск-
Камчатский шәһәрендә бөтенләйгә беркетеп калдырыр дип кем уйлаган... Океанын да, диңгезен дә, шәһәрдән бик ерак булмаган Корякская, Авачинская дип аталган сопкаларны, Козельский, Ааг, Арик вулканнарын күрергә насыйп булды — мин аларны татарча ничек атарга белмичә, күңелемнән генә баш ватып карап тордым, үзебезнең Күгеш тавы белән чагыштырып, күңелемнән генә үксеп еладым. Сер тулы гүзәл күлләренә, ярга түгел, йөрәгемә килеп каккан диңгез дулкыннарына карап, тагын үзебезнең авыл турында уйландым. Кайдадыр еракта, шул диңгездән бик күпкә ары, кечкенә генә булып, безнең Әрә елгасы да агып ята бит. Аның сулары кай елгаларга килеп кушыладыр да диңгезнең кай дулкынына әверелеп, минем аягыма килеп сарыладыр... Анда җәйләре җәй, кышлары кыш төследер; җәен өтеп алырдай булып кыздырган кояш, кышын киез итек белән баскан саен шыгыр-шыгыр килгән карлы сукмак көлеп ятадыр... Ә монда июнь җитә, июль ае үтеп бара — салкын томан, вак яңгыр теңкәгә тия... Элегрәк сагыну һәм җирсү дигән нәрсәләр күңелемнең үземә үк билгесез бер сандыгында бикләнеп ятканнар бугай, соңгы елларда шул сандыкның әллә капкачы кубарылды, әллә төбе төшеп китте — миңа әллә нәрсә булды. Болай да артык яме булмаган тормышның бөтенләй мәгънәсе калмагандай тоела башлады.
Шундый уйлар чоңгылына чумып, аякларыма ияреп, гәүдәмне өстерәп дигәндәй генә атлаганда, колагыма ниндидер гаҗәеп аһәңле бер көй ишетелгәндәй булды. Мин үз колакларыма ышанмыйча башымны күтәрдем. Порт каршындагы кибеттән бертөркем кызлар чыгып килә, үзләре гөр-гөр сөйләшәләр. Ниндидер моң белән, аһәң белән сөйләшәләр!
Алар татарча сөйләшә иде! Колагыма түгел, кочагыма татлы бер әрнү сарылгандай булды. Мин үз-үземне белештермичә, аларга таба йөгерергә тотындым. Үзем йөгерәм, үзем, кулларымны тиле кеше күк болгый-болгый, сөйләнәм-кычкырам. Татарча кычкырам! Кыргый җәнлек кебек ыргылган шашкан йөзле кешене күреп курыккандыр, мөгаен, кызлар, чыелдашып, шаулашып, үзләре дә йөгерергә тотындылар.
Читтән карап торган кеше булса, ни уйлар иде икән: алдан, бер-берсенә бәрелә-сугыла, кулларына капчык-сумка тоткан кызлар йөгерә, алар артыннан, бар көченә кычкыра-кычкыра, чигә чәчләренә бик иртә чал кунган ир заты чаба. «Кызлар, туктагыз, зинһар!» дип ачыргаланып дәшүем кайсыныңдыр колагына барып иреште бугай, кызларның берсе туктап калды, башкаларны да туктатты.
Яннарына барып җитүгә, берсенең икенчесенә: «Берәр псих була күрмәсен», дип татарча әйтүен ишеткәч, мин кызларны берәм-берәм кочаклап еларга тотындым. Битем буйлап ихтыярсыз күз яшьләрем ага, үзем елыйм, үзем:
— Кызлар, курыкмагыз! Татар мин, сезнең кебек үк татар! Инде күптәннән шушында яшим. Бер авыз татарча сүз ишеткәнем юк иде, сезнең сөйләшкәнне ишетеп, артыгыздан йөгердем. Бәгырькәйләрем, шулкадәр моңлы итеп сөйләшәсез! Туган яклар да, туган телкәйләр дә бик сагындырды... — Ни сөйләгәнемне үзем дә аңламыйм, кызларның бер-берсенә карашып торуларын күреп, тиз генә китеп бармасынннар берүк, дип, ашыга-ашыга шул ук сүзләремне тагын кабатлыйм.
— Соң, абый, марҗага өйләнмәсәң, үзебезнең татар кызлары беткән идемени сиңа? — дип төрттереп куйды кызларның бер чаясы, нечкә кашларын дугаландырып.
— Ә безнең кызларны урыс егетләре чүпләп тора. Аңламассың инде, — дип моңсуланып өстәде икенчесе, карлыган күзлесе.
Минем үз кайгым кайгы иде.
— Кызлар, сез каян болай, җыйнаулашып, сез дә авылдан качып киткән җаннармы әллә?
— «Сез дә» дигәч, үзең авылдан качкан инде син, абый. Без сезонлы эшкә генә, ялланып килдек. Алты ай балык сасысына батып, өйгә кайтып барыш. Менә, кибеттән алка, төймә ише әйберләр җыеп чыктык. Бераздан Владивостокка караб китә, шуңа утырабыз да...
— Әй абый, бәхетеңне җир читенә килеп эзләмәсәң... Әйдә, Зәйтүнә, тагын үксетик әле бу авылдан качкан татарны. Ничек әле безнең җыр? — Баягы чая кыз карлыган күзгә елмаеп карады да алар икесе моңлы тавыш белән җыр сузып җибәрделәр:
Уфа тараклары алдым Чәчләремне тарарга. Таулар биек, юк баскычлар Сагынганда карарга...
Җырга ияреп, мин инде күзләремнән аккан яшьләрне сөртергә дә онытып, кызлар әйткәнчә, үксеп-үксеп елый идем. Бу җыр бетеп, кызларның Зәйтүнә дигәннәре әкрен генә «Рамай» көен җырларга тотынгач, йөрәгем урыныннан купты.
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай, Аерылышу көе җырлады. 

Күз алдымда, яшен уты яктырткандай, Күгеш тавы астындагы кичке уен, мәхәббәтле карашларын Мостафага ташлый-ташлый җыр сузган Хәния шәүләсе пәйда булды. Мин яралы аю кебек үкереп җибәрдем:
— Җырлама! Җырлама! — Учларым белән йөземне каплап, җиргә тезләнгән халәттә мин кызларның әкрен генә бер-бер артлы китеп баруларын сизеп тордым. Чая кыз кире борылып килде бугай, кыяр-кыймас кына минем чәчләремә кагылды.
— Абый, кайтасы килгән кешегә юллар бикләнмәгән бит, — дип гади генә әйтеп куйды да кызу адымнар белән башкалар артыннан атлады.
Юллар бикләнмәгән анысы. Күңелләр генә... Мең йозакка бикләнгән кебек...
Бу кызлар белән күрешүдән соң мин ел саен сезончыларны шушы портта көтеп ала торган булдым. Якташларымны күрмәмме, үзебезчә сөйләшүләрен ишетмәмме дигән теләк мине яр буена әйдәде. Бәхет дигәннәре ел саен елмаймаса да, әллә нигә бер булса да мин сагыну сагышын мизгелгә генә басарлык очрашуларга тап була идем. Шул бер мизгел киләсе елга кадәр — сезончыларны каршыларга килгәнче яшәргә көч бирә иде.
Кеше картая барган саен үткән тормышының һәр көне, һәр сәгате турында кайта-кайта уйлана икән ул. Мин дә узган юлымны барлыйм, күңелем күтәрелеп, йөзем яктырып китәрлек бер генә мизгелне дә исемә төшерә алмыйм. Алай дисәң... Кыл урталай — авылда һәм читтә дип икегә бүленгән тормышның беренче бүлегендә яктылык та булган лабаса, кадере генә беленмәгән. Ачлыгы, ялангачлыгы, әтисез көнкүрешнең бар ачысы белән янәшә газиз кешем — әнкәем, шомырт исләренә күмелеп утырган үз урамым, бәбкә үләнле ишегалдым, тәгәрәп үскән тауларым бар иде. Гомернең икенче бүлеген мин җиде ят арасында килмешәк булып үткәрәм. Монда «минеке» дип авыз тутырып әйтерлек бер нәрсәм дә юк. Хәтта үз канымнан яралган бердәнбер улым да миңа ниндидер икенче сорттан булган кеше итеп карый бит. Монда минем телемә дә, җырыма да урын юк.
Мин гомерем буе җан асрап кына яшәдем. Нәрсәдер көтеп, ул нәрсәнеңдер беркөнне табыласына өмет итеп, шул табылганнан соң гына җиңел сулыш белән чын-чынлап яши башларыма ышанып. Көзгегә күтәрелеп караган бер мәлемдә, үземнең чәчләре чаларып, иңбашлары салынып төшкән, инде гомер көзенә якынлашкан бер карт икәнемне күреп, имәнеп киттем. Миңа ашыгырга, бик тә ашыгырга кирәк иде.
Тормыш минем улымны — Владимир Николаевичны да ир уртасы итәргә өлгергән иде. Аның да чигә буйларына мул гына булып кар бөртекләре ягылып килә. Рәхмәт аңа, мине сәфәргә алып чыгудан баш тартмады. Катя, Екатерина Дмитриевна, хәзер көннең күп сәгатен кара яулыгын бөркәнеп, гыйбадәт кылып утыруда үткәрә, аны ерак юлга кыймылдату турында әйтеп тә торасы юк. Ерак дип, хәзер айлар буе юл йөрисе түгел анысы, самолёт белән күз ачып йомган арада җирнең икенче читенә барып төшәргә була. Елизово аэропортыннан Мәскәүгә очучы самолёт, шулай итеп, безне туган якларга якынайтырга алып китте. Арада меңнәрчә чакрымнар түгел, төп-төгәл ярты гасыр җәйрәп ята иде.
Бу коточкыч иде. Үләт чире кырып салган, йә булмаса җир упкан диярсең — кечерәк авыл хәтле булган бер урам баш-аягы белән юкка чыксын әле! Өске урамнарда өйләр күзгә ташлана ташлануын, анда да минем ише карт-коры гомер кичерәдер — каралып беткән түбәләр шул хакта сөйли. Мин керделе-чыктылы уйларымны онытырга тырышып, күзләремне тагын бер ачтым, бер йомдым. Көчкә кыймылдап, урынымнан кузгалдым, аякларымны өстерәп дигәндәй ялгыз капка янына килдем. Аңа орынсам, ниндидер куркыныч хәл булудан курыккандай, тоткасына сузылган кулымны утка пешкән төсле кире тартып алдым. Югыйсә, капка үзе үк елый-елый ачылып, мине эчкә чакыра иде. Эчкә дип, анда үтәр өчен капкадан үтү мөһим түгел: хет теге ягыннан, хет бу ягыннан әйләнеп үт — кай тарафтан гына атласаң да, сине өнсез чокыр гына көтеп тора... Безнең нигезме ул, башкаларныкымы? Бу куркыныч бушлыктан кайчандыр тәпи баскан сукмакларны эзләргә маташу үзе үк коточкыч иде... Мин моңа кадәр болай да бар авырлыклардан, бар мәшәкатьләрдән урап үтеп кенә котылмакчы булып яшәдем бугай... Бу юлы әйләнеп үтәсе итмәдем, батырлыгымны җыеп, капканы әкрен генә эчкә таба эттем. Ул бил тиңелтем үскән әрекмәннәргә, кычытканнарга, әремнәргә терәлеп, еламсырап туктап калды. Минем төсем буларак сүтелмичә калган капкамы бу, түгелме? Әрем ачысыннан ачырак бер әрнү белән янә як-ягыма карандым. Бәлки нәрсәгә дә булса әнкәй карашы ягылып калгандыр?.. Тирә-як рәхимсез иде — җавап табылмады. Мәңге бетмәс сөялләр белән чуарланган учларым капканың мүкләнеп беткән тактасын капшап-капшап узды: сукыр кешедәй, шушы капкадан үземне эзләвем түгелме? Гомер капкасы диярсең. Аны да бит ачасың да ябасың икән, яшәгәнең- яшәмәгәнеңне сизми дә каласың. Кем белә, абынмый-сөртенми яшәгәннәр өчен бәлки гомер капкалары да бәхеттән коеладыр...
Улым баядан бирле бер сүз катмый, беркадәр ара калдырып, минем арттан атлап килә иде. Без аның белән озын юлда кайтканда бер-беребезне таптык. Ул — мине, мин — аны. Авыл турында, әнкәй турында, абый турында сөйләгәннәрем сискәндереп җибәрдеме, гомеребездә беренче тапкыр ата һәм ул булып ачылып сөйләшүебездән әсәрләндеме, әллә мин тасвирлаган, шомырт исләренә, бала-чага чыр-чуына күмелеп утырган урам урынына ыржаеп торган бушлыкны күрү һушын алдымы — мин үз улымны танымадым, аның күз карашы үзенеке түгел иде.
— Как будет «папа» по-татарский?
Улымның көтмәгәндә шулай дип соравына мин тиз генә җавап кайтара алмадым. Куркып калдыммы, каушап төштемме, әллә үз телемне мизгелгә генә онытып җибәрдемме — бертын дәшә алмый тордым. Аннан, сугыш урлаган әткәйне, әткәйсез үткән, әткәйлеләрдән көнләшеп яшәгән ятим балачагымны, әткәйдән соңгы хәбәр булып кайчандыр өйнең бүрәнә ярыгында сакланган похоронка хатын, үлгән әткәйне гомер буе исән дип өметләнеп көткән, исән улын бер күрергә тилмергән әнкәйне күз уңымнан үткәреп, иреннәремне тибрәтер-тибрәтмәс кенә:
— Әткәй... Әткәй... — дип пышылдадым. Кинәт кенә аякларымның йомшап китүен сизеп, егылмас өчен капка баганасына сыендым. Шул мизгелдә әллә мин капканы, әллә черек капка мине кочагына алды — мин икебезнең бербөтенгә әверелеп, җиргә якынаюыбызны аңладым. Ниндидер рәхәт изрәүдә улымның ничектер үзенчә йомшак итеп минем арттан кабатлавын ишетеп өлгердем: «Әткәй... Әткәй»... дип гомерендә беренче тапкыр әйткән сүзләре капканың теге ягында яңгырагандай булды.
 

 

Тәмам.

"КУ" 1, 2015

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: