Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җил

Табигатьнең үксез баласымы — Җил дә мохтаҗ ласа җылыга.

Гамьсез, диләр аны, ямьсез, диләр:

Җанга җылы кирәк бер чакта,

Әрсез кыздай сырпаланган булып

Сарыла да куя кочакка.

Куенга да кереп үрмәли ул

Йә аякка килеп егыла.

Табигатьнең үксез баласымы —

Җил дә мохтаҗ ласа җылыга.

Ни куарга белми, ни дуларга:

Җил салкыны нәрсә кешегә?!

Җылытырдай учак ягылмаган —

Салкын сүздән җаннар күшегә...

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев