Ак читек (бәян)

«Яшәргә яралгансың, яшә, оч!»
 Хатынның уена ияргән карашы пәрдә тирәли бөтерелгән күбәләккә берегеп калды. Бичара, ут яктысы чакыргандыр инде үзен, ишегалдындагы иркенлекне ташлап, тоткынлыкка очып кермәс иде. Күрәчәге чакыргандыр...
– Пәрдәне тартсаң... – Хатын, каршыдагы диванда бик бирелеп гәзит укып утырган иренә ипләп кенә дәште дә янә өрфия канатын дерелдәтеп чәбәләнгән күбәләккә текәлде.
Ир күзлеген җәһәт кенә маңгаена күтәреп куйды, гәзитен ташлап, аяк очына күчеп утырды.
– Нәрсә дисең, әнисе?
– Үз дөньясына очсын. Канатлы килеш шуышмасын. – Хатын, керфекләрен тибрәтеп, чакырылмаган кунакка ымлады.
Аны күптән инде күз карашыннан аңларга өйрәнгән ир артык сүзне кирәксенмәде. Пәрдәне читкә шуыштырып, тәрәзәне киереп ачты.
– Бар, җанкаем, өченче – артык, ди әле монда апаң, бар, бар, безгә мишәйтләмә...
Пәрдәне япкач, янә гәзитенә үрелде.
– Берәр юньле хәбәр язсалар... – Ачусыз гына сукранып та куйды.
– Ни диләр?
– Иван Грозныйга һәйкәл куйганнар. Мәскәүдә. Әле кайбер ахмак башлар
Казанда да куярга кирәк, дип дулый ди.
– Тапканнар... Явыз Иванга түгел, менә синең кебекләргә куярга кирәк ул
һәйкәлне. – Хатынның тавышы сабыр, тигез иде. Түшәмгә төбәлгән күзләренә генә әйтеп бетергесез җылылык һәм моң таралды.
Ир, гаҗәеп бер ихласлык белән, гадәтенчә шаулап көлеп җибәрде, аның кул аркасын сыйпый-сыйпый, йөзенә иелде.
– Минем кебек авыл мужигына? Һәйкәл? И әнисе, әйтеп тә куясың инде син...

– Көлмә. Кулымнан килсәме? Казан урамында бер якка – сиңа, икенче якка Нурсөя апага һәйкәл бастырып куяр идем әле.
– Нурсөягә? Фәррах бабай карчыгынамы? – Ир, аптыраган кыяфәт чыгарып, читкәрәк тайпылды. – Бар икән күрәселәрем...
– Шушыны... Шаяртырга булсын. – Шулай дисә дә, хатын үзе дә шаяртып кына иренең янтыгына төртеп алды. – Ниткән Фәррах бабай сөйлисең? Фәнис абыйның, Фәнис Яруллинның хатынын әйтәм. Баулыда һәйкәл ачылды, дип яздылар язуын, башкалада да булсын. Артык түгел.
– Әәә... Аңа ярый. Кирәк. Чын татар хатынын бөтен дөнья күрерие.
– Сине дә. – Хатынның күгелҗем күзләреннән агылган мәхәббәт нуры янәшәсендә утырган ирнең какча гәүдәсен, әле чал кунарга ашыкмаган куе чәчләрен, гомер буе эштән өзелмәгән сөялле кулларын, кояшта янып каралган йөзен сыйпап үтте. – Чын татар ирен күрерләрие.
– Һай, әнисе, әйттерерсең әллә ни... Кая, мендәреңне рәтлимме, арымадыңмы?
Җавап ишетелмәде. Хатын күзләрен йомган, буразна-буразна булып, иреннәренә тиклем кайнар яшьләр тәгәрәгән иде.
– Утыз җиде ел бит, Нургаян, утыз җиде ел!
– И Аллам, кайлардан телгә алдым бу Иван Грозныйны... – Нургаян, урыныннан кузгалып, карават янындагы өстәлдән ашъяулыкны күтәрде, чынаякка пыяла графиннан су агызды. – Зәйтүнәкәем, ничә әйтәм, синең кан басымың күтәрелми, син аны үзең күтәрәсең! Мәле, су йот.
Зәйтүнә, терсәкләренә таянып, мендәреннән күтәрелә төште. Яшь аралаш елмаеп, иренең кулыннан чынаякны алды.
– Борчылма, кан басымы әйбәт. Көн бозылса гына уйнаклый башлый.
– Бозылмый торсын берүк. Бәрәңгегә тотынгач кына... Иртәгә бетмәс микән, Алла боерса. Китереп кенә яумаса... – Ир юри сүзне баягы юнәлештән ераккарак борып куйды. – Көндез кызларга яңа чиләкләр алып кайттым, җиңеллеген күрсәң, әнисе! Чәнти бармак белән күтәрерлек, ант мәгәр! Кодагыйларга шуны тотып киттеләр.
– Бик төнгә калырлар микән, озакладылар әле.
– Исән йөрсеннәр, кайтырлар. Аның да бакчасы ару гына, кызларга да, балаларга да эш җитәрлек.
– Уттай эш өстендә җыелышын каян тапканнар, диген. Син дә барган булыр идең.
Нургаян белән Зәйтүнәнең кызлар дигәне – оныклары Гөлүсә һәм Илүсә, балалар дигәне – уллары Наил һәм киленнәре Рәйлә иде. Кичен клубта авыл җыелышы буласы, килегез инде, дип, өй борынча әйтеп чыккач, Нургаян баш тартудан уңайсызланды, барырмын, дип калды.
– Теге бала үпкәләп китте микән... – Зәйтүнә көндез ишегалдында таптанып торган журналист кызны исенә төшерде дә, ирен беркадәр шелтәләгәндәй, сүзен дәвам итте: – Ике-өч авыз сүз алышсаң да күңеле булыр ие, болай, куып чыгарган шикелле...
– Үпкәләмәс. – Нургаян, укып утырган гәзитен йомарлап, әллә каян гына очып кергән чебенгә кизәнде. – Һе, минем турында язам, ди. Нәрсә сөйлим мин аңа? Амбразура капламаган, нимес белән сугышмаган. Пенсиягә чыкканчы гомер буе трактор йөрттем, хәзер оныкларыма тырма ясыйм, диммени? Авылда ир-ат тагын ни кырсын?
– И Нургаян...

– Берәүдән дә артык җирем дә, ким җирем дә юк, Аллага шөкер. Гәзиткә язарлык батырлык эшләгәнем дә булмады.
– Ә мин?
– Нәрсә син? – Баш түбәсендәге күзлек инде борын очына төшеп утырды. Ирнең сораулы карашы шул күзлек өстенә эленде.
– Утыз җиде ел буе... мине кулыңда күтәреп йөртүең, дим. Батырлык булмый...
– Аллаһы Тәгалә тагын утыз җиде ел гомер бирә икән – тагын күтәрәм! Түлке гәзиткә язсыннар дип түгел, сине яратканга, Зәйтүнәкәем! И-и, бигрәкләр дә каты яраттым шул үзеңне... – Нургаян, күз читендәге вак-вак җыерчыкларны җемелдәтеп, хатынына борылып елмайды.
– Гел шулай дигән булдың инде... – Зәйтүнә, күңеле тулганын сиздермәс өчен, күзен йомды.
– Алдашмаганымны беләсең, әнисе, үз гомеремдә бер дә ялганлаганым булмады.
– Булды. Бер тапкыр. – Хатын күкрәгенә салынып төшкән калын толымын сүтәргә тотынды.
Ире, чиксез гаҗәпләнеп, түшәмгә текәлде. Әйтерсең, түшәм уртасындагы бәллүр люстрага «кайчан» дигән сорауның җавабы эленеп калган.
– Теге чакны... Эчеп кайткач...
Ир, андый чак та булды микәнни, дип шаккаткан төстә, күзләрен түгәрәкләндерде.
– Ә-ә... Бер эчтем шул. Ну бит, бүтән тамчы да эчмим, дип вәгъдә бирдем – авызга алмадым, алдамадым. Кая эчү, мәчеткә йөри башлагач, тәмәкене дә ташладым!
– Эчтең, димим. Алдадың. Вәсим сыйлады, дидең.
– Соң? – Ир, аптыраудан гаҗиз калып, бу юлы идәнгә төбәлде.
– Ул чакта... Нәзирә сыйлаган иде бит. Ә син, Вәсим, дидең, алдадың. –
Хатын бу сүзләрне шулкадәр тыныч, салмак, әмма җан түреннән чыккан эчке бер сагыш белән әйтте. Озак еллар буе әйтергә теләп тә, менә бүген генә сүз кузгата алгангамы, гаять авыр йөктән, бурычтан котылгандай, җиңел сулап куйды, ирен читенә, үсмер кызныкыдай, иркә дә, бераз үпкәле дә елмаю таралды.
Нургаян аңа ялт кына күтәрелеп карады да, менә сиңа мә дигәндәй, бик озак ияк кагып торды, аннан, ике кулы белән башын тотып, рәхәтләнеп көлә башлады.
– Һай, әнисе, әнисе! Ничә еллар, диген! Бүген әйтә бит, ә! – Көлүеннән кисәк туктап, Зәйтүнәнең кулына үрелде. – Нәрсәләр генә уйлап ятмагансыңдыр! Вәт дивана хатын! Түлке шуны бел: мин аның бармак очына да кагылган кеше түгел! Әгәр андый нәрсә уйладым, дисәң, хәзер тал чыбыгы алып кайтып, тотып ярам үзеңне!
Нургаянмы? Чыбык беләнме?.. Зәйтүнә кинәнеп елмайды. – Беләм. Кагылмаганыңны беләм.
– Шулай булгач?
– Алдадың бит. Вәсим сыйлады, дидең.
– Нәзирә белән кара-каршы утырып эчтем, дияргә идеме? Аның мине яңаклап кайтаруын да әйтергә идеме? – Ирнең тавышы кырыслана төште, күз алмасы зураеп, караңгыланып китте.
Өй эченә беразга тынлык урнашты.

 – Ни өчен... яңаклады?
– Кагылмаганга. Аның кочагына егылмаганга. Ярар, җыен тозсыз нәрсәне искә төшереп утырмыйк әле. Зәйтүнәкәем, каршыма йөз хатын-кызны тезеп бастырсалар да, синнән башка берсе-бер кирәкмәгәнен беләсең!
– Беләм, Нургаян, беләм...
– Теге, гәзит кызын әйтәм әле... – Капка ачылган тавышны ишетеп, Нургаян тәрәзәдән үрелеп карады. Башлаган сүзен бүлеп: – Наилләр кайтты, – диде дә баягыча көләргә тотынды. – Авыл иренең, татар иренең чын үрнәген күрсәтәсе иде, ди, әллә нинди кызыл сүзләр сөйли. Әле дә борып кайтарганмын! Вәт сөйләп җиффәргәниең син аңа минем турында!
– Бер тапкыр алдашты, димәс идем инде анысы...
– Ярар, язарга темасы бетмәс, юкка кайгырма. Кеше белән ил тулган, табар... – Кеше күп, Нургаян, синең кебекләр генә бик сирәк шул...
***
Авыл җыелышы гаугалы үтте. Чүплек базын бетерү, чүп җыю өчен районнан машина билгеләү, үзара салым акчасы җыю турында сүз чыккач, залда башта дулкын йөгереп узгандай булды. Аннан кара тавыш купты. Һәркем нидер әйтергә тели, тик берәү дә аны тыңламый, үзенекен сөйли бирә. Район вәкиле, аптырагач, өстәлгә шап итеп китереп сукты да, зал аңга килгәнче, дилбегәне үз кулына алды:
– Фикерегез бар икән, һәркем аерым-аерым, әдәпле итеп әйтсен, иптәшләр, монда сарык абзары ясамагыз! – диде ул, үзе артык әдәпле сүзләрне сайлап тормыйча.
– Иптәш Сафиуллин, син менә шуны әйт әле. Чүп җыярга машина билгеләнә, дисең. Ә мин менә абзардан чыккан тиресне ул машинага төйи аламмы? – диде кепкасын кулына йомарлап урыныннан күтәрелгән бер агай. – Сыер, сарык, бозау асрыйбыз – аларның астын бер генә көн чистартмый кара – тездән батасың... Мин аны кая куярга тиеш булам, сезнең машинага көрәкләп ташыйммы? Әллә бу эш төптән бик каты уйлап, авыл халкы мал асраудан тәмам туктасын өчен эшләнәме? Җайлы бит, читтән кергән «Буш боты» бетсә, тагын да очсызга куш бот кайтартырсыз...
Залдагылар башта көлешеп алсалар да, абзыйның хаклыгын аңлап, җитди җавап көттеләр.
– Тиреснең урыны бакча инде аның, абзый, ниткән машина сөйлисең? Бөтен кеше атна саен абзар б...гын чүп машинасына төйи башласа, ни була ул? – Сафиуллин сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел, бүлтәеп чыккан корсагын кочаклап, бик үткер җавап биргәндәй, канәгать елмайды. – Яки шәһәргә аппарып сатасың, бер баруда айлык пенсияңне эшләп кайтасың...
– Син, иптәш Сафиуллин, күзгә төтен җибәрмә әле. – Агайның күршесе дә аягүрә басты. – Моннан соң чүп базына әйбер ташымыйсыз, дисең, анысын аңладык. Примерга, мин менә бакчада агач-куакларны кыркыгач, аларны кая аткарырга тиеш булам, шуны әйт әле син миңа...
– Ягасың, абзый, ничек инде кая аткарасың? Мунчада булса да мичең бардыр бит?
– Ва-пирвых, мунча мичен дә газга көйләп бетердек бит инде, апаем. Икенчедән, ул чи ботакны мин ни рәвешле яндырыйм ди? – Агайның үҗәтлеге җитәрлек иде, тиз генә чигенергә ашыкмады.
Сафиуллин да мондыйларны гына күрмәгәнме? Тамак кырып, корсагын тагын да киеребрәк басты.

– Иптәшләр, болар бит барысы да шулкадәр вак мәсьәлә! Моның ишегә вакыт әрәм иткәнче...
Аны өченче берәү бүлдерде:
– Бәрәч, вак дип сикертә башласаң... Иске-москы диван-креслоларны ташлап буламы соң ул машинагызга? Хет шуны әйтегез...
– Әлләй, минем дә хан заманындагы халадилникны чыгарып томырасым бар бит...
– Келәтнең түлен алыштырганыем, искесе бер өем...
Залда янә ата – улны, ана кызны белмәслек тавыш кубарга маташа иде. Баядан бирле каршысындагы шифалы су шешәсе артында посып калырга
теләгәндәй утырган хуҗалык җитәкчесе, торып, трибуна артына барып басты. – Иптәшләр, иптәшләр! Иптәш Сафиуллин дөрес әйтә, вакытны гына сузабыз бит болай телләшеп, ә... Нигә соң сез һәр яңалыкны штыкка гына алырга торасыз? Әзрәк уңай ягын да күрергә тырышыгыз инде, иптәшләр. Баз түгел, авыл үзе чүплеккә әйләнеп бара бит, күрмисезмени? Үлгән сарык- казларыгызга тикле бакча артына, инеш буена чыгарап атасыз – шулмы эш? Беркөнне холерадан кырылып үләсегез киләмени? Штраф салгач, без дошманга
әйләнәбез...
– Әй, сөйләгәндә матур сөйлисең, Рафаил абый, – диде яңгыравык тавышлы
чая хатын, зал уртасыннан күтәрелеп. – Авылда кайчан юл була, менә шуны әйт син! Яренгә, ди-ди, шуны көтеп, инде ничә буын үлеп бетте... Балалар кайтса, бутый күтәреп каршыларына барабыз, адәм гыйбрәте...
– Какрас шуның турында сөйләшергә җыенабыз бит, салым акчасы нигә тотылачак дисең син? – Җитәкченең сабыры төкәнеп килә иде, ул өстәл янына барып, пластик стаканга шешәдән су агызды, ялт күтәреп эчте дә коточкыч ялгышлык эшләгән кыяфәттә район вәкиленә борылып карады. Хатасын төзәтергә теләдеме, икенче стаканга да ашыга-ашыга су агызды, аны тизрәк Сафиуллинга сузды һәм:
– Салкын түгел, әйбәт кенә, – диде, беркадәр гаепле йөз белән төче елмаеп.
Кеше башыннан елга ике йөз илле сум салым акчасы җыябыз, ул безгә дәүләттән күпкә артып әйләнеп кайта, дигәч, зал шартлады.
– Бер тиен дә бирмим!
– Сезнең кесәне калынайтырга исәрләр бар ди монда!
– Ул акчага юл төзеп буламыни?
– Артып кайткач бирермен...
– Үзебез көчкә очын-очка ялгап яшибез... Ике йөз илле сум, имеш...
– Балалар укытам...
– Башта зарплата бирегез!
– Машинага кредит түлим...
– Малайның ипотекасына булышам...
– Печән кибе аласым бар.
– Сөт тапшырган акчаны кисмәгез...
Нургаян арткы рәтләрнең берсендә, күршесе, укытучы Илсөяр белән янәшә
утыра иде. Авылдашлары өчен шаккатыпмы, хәзерге дөньяны аңламаудан гаҗиз калыпмы, ул бөтенләй сүзгә кушыла алмады. Тегеләй дә уйлап утырды, болай да. Бер карыйсың – һәркем хаклы кебек: авылда эш урыны юк, кулга азмы-күпме акча алып эшләүчеләр мәктәп-почта-ферма тирәсендә генә калды. Авылның күзгә күренеп торган төп халкы – Нургаян кебек, пенсионерлар, аларга ай саен, акмаса да, җан асрарлык пенсия тамып тора. Икенче карыйсың 
– акча юк дип зарланудан бушамаган һәр йортта затлы машина. Яхшы җиһаз. Кибеткә көн саен кайтып торган тартма-тартма кәнфит-прәннекне, ящик-ящик аракы-сыраны, колбасаны, суелган тавыкны, йомырканы, эремчек-каймакны, әфлисун-бананны сыдырып алып кына торалар. Атна азагында, берсеннән- берсе кәттә машиналарга төялеп, күпләрнең ишегалдына шәһәрдән балалар- оныклар кайтып җитә. Өсләрендә – энә-җептән чыккан кием, кыйбатлы тун. Дөрес, аларның яртысы кредит дигән шайтанга богауланган, әмма нәфес дигән нәрсә ул богаулардан күпкә өстен. Кышын-җәен кайсы Дубайда, кайсы Төркиядә, Кытайда, Грециядә ял итеп, кара чутырга әйләнеп тә кайтып төшәләр. Төшәләр дип, үзләре кайтып төшкәнче үк Интернетка куелган фотоларыннан Мәймүнә түтинең уллары Кырымга киткәнне дә, Кәримәнекеләрнең Сочида икәнлекләрен дә, Халик бабай оныкларының Италиягә үк барып җиткәннәрен дә бөтен авыл белеп тора. Берәү дә бернәрсәгә дә шаккатмый.
Ә менә ике йөз иллешәр сум җыябыз, дигәч, шаккаттылар, ду куптардылар. Югыйсә, ул акчаларны җыеп, вәгъдә бирүләренчә, урамнарга таш түшәсәләр, баганаларга ут элсәләр, чишмә-кое буйларын рәткә китерсәләр, бер дә начар булмас иде дә соң...
Уйга чумып утыра торгач, янындагы Илсөярнең торып басуын да искәрми калган икән.
Укытучы хатынның тавышы тигез, залны буйсындыра, тыңлата торган иде – гөжләү әкренләп тынды.
– Авылдашлар, мин дә үз фикеремне әйтим әле, – диде Илсөяр, тамак кырып. – Бу акчалар, чыннан да, үзебезнең авылны матурлау өчен тотыла икән, нигә дип ду киләбез соң без? Акча юк дип авызны капларга ашыкмагыз. Анлык кына бар, үзегез дә беләсез. Мәктәпкә балаларыгыз унбиш-егерме меңлек телефон күтәреп килә, аңа табыла бит... Мин сезне Нургаян абыйлардан үрнәк алырга чакырыр идем.
Үз исемен ишеткәч, Нургаянның битенә ут капты, берүк кирәкми, дип ялварып, Илсөяргә карады. Ләкин күрше хатыны аңа игътибар итмәде.
– Аларның тормышын барыбыз да беләбез. Берәр тапкыр зарланып авыз ачканнарын кем дә булса ишеткәне булдымы? Нургаян абый үзенең беренче пенсиясенә башта безнең урамдагы зиратка, икенче ай пенсиясенә аскы зиратка капка куйды. Мәчет ишегалдына да, зиратка да үз куллары белән будкалар төзеде. Авылыбыздан чыккан бер егетебез, эшләгән җиреннән, шәһәрдән узган атнада иске банерлар кайтарып сатты – Нургаян абый үз акчасына ике олы банер алып калды. Минәйтәм, печән өстен капларгадыр инде, дим. Юк, авылдашлар, үзенә алуы түгел. Хәлим бабайны җирләгәндә, коточкыч яңгыр иде бит, хәтерлисездер, шул көнне уена кертеп калдырган икән: явымлы көннәрдә кабер казырга туры килсә, туфрак чыланмас, өстенә капларбыз, дип алдым, зират будкасына илтеп куям, ди...
Нургаян, оялуыннан нишләргә белмичә, Илсөярнең җиңеннән тартты.
– Аның берәүгә дә, мин шулкадәр акча тоттым, дип хисап биргәне, кеше алдына килеп, акча теләнгәне юк. Авылыбызда иң күп гәзит-журналга язылучылар да шулар, «җан азыгы бит ул, акча жәлләп торырга», диләр. Нужәли шундый кеше безнең өчен үрнәк була алмый, авылдашлар? Бүген монда килгәндә сөйләшеп киләбез, Нургаян абый үзе өчен дә, Зәйтүнә өчен дә, улы-килене, оныклары өчен дә салым акчасы күтәреп килде. Көндез Зәйтүнә янында авызымнан ялгыш кына ычкынды: синнән кирәкмәс, сораучы булмас, Зәйтүнә, дигән идем, мине җир тишегенә керерлек итеп орышканын ишетсәгез... Үзара салым дигәч, тавыш күтәрергә ашыкмыйк, төптәнрәк уйлап карыйк, авылдашлар. Кирәксә, ул акчаларның ничек тотылганын күзәтеп торырга үз арабыздан ышанычлы кеше дә билгели алабыз бит. Җай булса, иң беренче эш итеп Түбән оч зиратының коймаларын яңартыр идек, башка авыллар алдында оят, җәмәгать, коймасы череп авып бетте бит...
Чебен очканны ишетерлек тынлык урнашты. Ул тынлыкны кызмачарак тавышлы бер ирнең:
– Әй, тотасыз да шул зират дисез, авылда бүтән проблема юкмы әллә? Башта исәннәр турында кайгыртырга кирәк әле монда. Магазинда аракыны иртәнге уннан да иртә сатмаска дигәнне күтәреп чыгыгыз, атминәйте шул котсыз карарны, дим, җук, мин әйткән сүз берсенә дә җарамый. Нургаян абый әйткәне – җарый, – дигән сүзләре өзде.
– Әй, Нургаян абыйның ишегалдында мужыт акча базы бардыр аның... Хөкүмәт тә булышадыр әле. Техника арты техника ала, яңа өй күтәрделәр, – дип кушылды икенчесе, телен көчкә әйләндереп булса да.
Нургаян әкрен генә урыныннан торды, Илсөяргә ачусыз гына баш чайкап, ишеккә юнәлде. Инде ачам, дип тоткага кулын салгач, артына борылып:
– Мин һәр көнемә «Аллага шөкер» дип яшим, шөкер иткән саен малым да, тынычлыгым да арта, – диде дә, берәүгә дә күтәрелеп карамыйча, чыгып китте. Һе, зират дигән сүзне яратмыйлар. Бүген булмаса иртәгә шунда барып ятармын дигән уй башларына да кереп карамый микәнни соң кайберәүләрнең? Үлгәннәргә кирәкми ул син коеп куйган капка, син тоткан койма, исәннәргә кирәк; мәрхүмнәргә аларга, рухларына дога кылып торучы булса, шул җитә. Савап дәфтәренә бер гамәл булып язылыр иде ичмаса. Ахирәт турында башыңа уй салыр иде: анда баргач ни көтә?.. Дөрес, анда, бәлки, үзара салым акчасы бирдеңме, юкмы, дип сорап та тормаслар, әлеге дә баягы гамәл дәфтәреңне каршыңа китереп салырлар да, яхшысын-яманын бизмәнгә куярлар. Шунысыннан курка Нургаян. Соңгы елларда, мәчеткә йөреп, китаплар укып, күзе ныграк ачыла барган саен, ул курку көчәя генә төште: гөнаһ кылмады, гомер буе хәләл көч белән табылган икмәген ашады, соңлап кына булса да, намазга да басты, кулыннан килгән кадәр бүтәннәргә ярдәм итәргә тырышты- тырышуын. Тәмәке тарткан өчен дә, элегрәк, тракторы ватылып җанга тигән мәлләрдә, ачы-ачы сүзләр белән сүгенгән вакытлары өчен дә ул кадәр уттан чыгып суга төшми Нургаян. Курыкканы – кайчан да булса, ялгышлык белән, үзе дә сизмичә, Зәйтүнәсен рәнҗетмәде микән? Тормыш иткәндә гел авыз ерып, уйнап-көлеп кенә тормыйсың бит: ачу килгән, үртәлгән, җан әрнегән чаклар да була. Әнә шундый мәлдә Зәйтүнәсенә кырын күз белән карамады микән? Авызыннан андый-мондый авыр сүз очмады микән? Менә шунысын тегеләй дә уйлап карый ир, болай да – үз сорауларына анык кына җавап таба алганы юк.
Бүтән чак булса, ул, күңелендәге уйларын җыр сүзләренә күчереп:
Үпкәләмәде микән, Ачуланмады микән? Уйнап әйткән сүзләремне, Зәйтүнәкәй, акчарлагым, Чынга алмады микән?
– дип, җырлый-җырлый атлар иде. Тик хәзер җырлыйсы түгел, елыйсы килә... Кеше күңелендәге хөсетлекне, нәфесне ул беркайчан да аңламады, аңларга 
да теләмәде. Нинди чир ул, каян йога, нигә йога – гел аптыраш инде менә. Кара, аның дөньясыннан көнләшүчеләр дә бар икән ләбаса! Авыл җыелышына бармаса, бөтенләй белми каласы булган бит. Шушында яшәп, үз авылдашлары арасында өр-яңа буын – ул белми, ул танымый торган буын үсеп җиткәнен дә абайламаган. Соңгы егерме-егерме биш ел эчендә авыл үзе дә танымаслык булып үзгәрде шул. Урамнары гына түгел, җаны коргаксып, бушап калды. Усалланды, бәгыре катты авылның. Катмас иде – бер колхоз булып яшәп яткан авылларны уңга-сулга чәчеп- таратып ташладылар, бер хуҗа кулыннан икенчесенә ыргыттылар, исем арты исем алыштырып, анысын банкрот, монысын банкрот дип игълан итеп, җирен- суын таладылар. Моңа тиклем Аллаһы Тәгалә нигъмәте саналып, яше-карты су коенган буа-күлләр дә, җиләк җыйган болыннар да аерым берәүләр кулына кереп йомарланды. Яшь гаиләләрне, бала-чагалары белән бергә, шәһәр үзенә суыра торды. Авыл йончып, картаеп калды. Яманнан да яманы – кешеләрнең күңелендә иртәгәсе көнгә ышаныч җуелып бара иде. Алар бүгенге көн белән яшәргә күнектеләр. Мал колына әверелеп, бүген типтереп яшәүне кулайрак күрделәр. Күп очракта өстәгеләргә каршы килергә җөрьәт итмәгәч, җөрьәт иткән очракта да файда урынына зыян гына күргәч, күңелгә утырган ул ачу якын-тирәгә, күрше-күләнгә, туган-тумачага таш булып атылды. Моңа тиклем гасырлар буе ике арада койма-киртә күрмәгән бәрәңге бакчасының ике карыш җире өчен күрше белән күрше ызгышты, ул ызгышны купайтып, гәзиткә язып, бер-берсен хурлыкка калдырып тәм таптылар. Атадан калган иске йорт өчен туган белән туган талашты, суд юлын таптап изаланды. Килене – каенанасын, каенана киленне яманлап, авылга телевидениегә кадәр чакыртып мәшәләнде. Мондый ыгы-зыгылар өчен, ни хикмәт, вакыт та, акча да табыла иде.
...Их, Илсөяр, Илсөяр! Зерәгә генә Нургаян турында сүз кузгаттың син. Яман нияттән әйтмәсәң дә, кирәкмәс иде... Бүген ишек төбенә килеп баскан гәзитче кызны да син чакырып китергән идең бит. «Җүнсез кешеләр турында язудан туктагыз, үрнәк булырдайларын языгыз», дип... Ә бит ир бер генә гамәлен дә кеше күзенә чалыну өчен эшләми. Күңел кушканына гына буйсына ул. Яраткан хатынын карап-тәрбияләп торуны да батырлыкка саный башласаң соң... И-и, тәнкәйләрең таза чагында, кемгә дә булса ярдәм итә аласың икән, йөгерә-йөгерә эшлисең. Әле бит дөньялары түгәрәк, шуңа канәгать була, шөкер итә белсәң, таң туган саен Аллага шөкер дип уянсаң, китек җире сизелми аның... Зират капкасы ясап кую белән мактанып йөрергә калса... Анысы бит аның күңелдә нәзер кебек йөргән ният иде...
***
– Әнисе, кара, уч тутырып акча алып кайттым! – Нургаян пенсиясен алырга дип почтага киткән иде, яшен тизлеге белән әйләнеп тә кайткан. – Юарга кирәк бит инде моны, әнисе, әллә чәй куеп җибәрәсеңме?
Зәйтүнә йөзтүбән яткан халәттә тартмадагы үрдәк бәбкәләренә агач калак белән җим болгатып маташа иде, эшеннән бүленде дә өстәлдә торган чәйнекне тотып карады, суынып киткәнен чамалап, плитәгә утыртты. Үзе, көлемсерәп кенә:
– Әйтәм җирле алтын күкәй салган тавык шикелле кытаклыйсың! Ярар, куанычын күрергә язсын! – диде, артык җәелеп төшми генә.
– Күрербез, Алла боерса!.. Күп чыкканмы, дип тә сорамыйсың, әй!
– Әйтәм бит, күпме булса да бәрәкәте булсын. – Иренең гадәтен белгән Зәйтүнә инде ул акчаның яртысы кибеттә калганын, Нургаянның бер кочак күчтәнәч күтәреп кайтканын чамалый иде.
– Алты мең! – Нургаянның әллә сөенүе, әллә шаккатуы иде – тавышыннан аерырлык булмады. – Трудавайга кермәгәнен исәпләмәсәң, егерме яшемдә колхозда эшли башладым, кырык ел трактордан төшмәдем, колхоз бетте, трактор бетмәде – алты мең! Ярар, син әйтмешли, бәрәкәте булсын. Мәле, алып куй әле, әнисе. Беразы тотылды, сиңа да, балаларга да тәмлүшкәләр алдым. Анда кибеткә керсәң, күз камаша, юк нәрсә юк! Ярты халык кырылып сөттер, эремчектер, катыктыр ала, вәт дөнья, ә! Авылда сыер асраучы син дә мин калган инде әллә... – Нургаян, сөйләнә-сөйләнә, күлмәк изүеннән бер йомарлам акча алып, хатынына сузды. – Йөзлекләр белән биргәч, хәтәр күп күренә икән үзе, – дип шаяртырга да җай тапты.
Зәйтүнә акчаны карават янындагы стенага беркетелгән киштәгә алып куйды. Гомер буе шуңа күнеккәннәр иде: Нургаян хезмәт хакын һәрчак хатынына кайтарып тоттырды. «Мин акча саный белмим, кесәмдә акча булса, әтәч булып кычкыра», – дип котылды ир, башта ук бу хактагы сүзне уенга борып.
Бераздан, алып кайткан сыр, ширбәт, хәлвә ише ризыкларны өстәлгә тезеп, Зәйтүнәсе, зур бокалларга сөтле чәй ясап алдына куйгач, Нургаян урындыгында кыбырсынып алды.
– Ни бит, әнисе... Күңелдә йөрткән уй бар иде...
– Соң?
– Исән-сау булып, беренче пенсиямне алсам, безнең оч зиратына капка
ясатырмын, дигән идем. Алайса, адәм ыстырамы бит...
– Бәй, ясат соң. Пенсияң җитмәсә, өйдә акча бетмәгән, кушарсың. – Зәйтүнә,
тапкансың аптырар нәрсә дигәндәй, иңбашын сикертте.
– Беркөн хуҗалык җитәкчесен күргәч сүз каткан идем, авылыгыздан чыккан
байлар бетмәгәндер, спонсор табыгыз, диде дә китте. Телендә «акча юк»тан башка сүз юк. Юкка тук булып яшәргә өйрәнеп беткәннәр, спонсор, имеш... – Нургаян, чәен пырдымсызрак болгатканын сизеп, кашыгын читкә куйды.
Зәйтүнә дә, терсәкләренә таянып чәй эчкән җиреннән, чынаягын өстәлгә утыртты.
– Китчәле, – диде ул, яраткан сүзен кабатлап, – шул бер капка өчен авыл бае эзләп йөрергә... Наил дә кушылыр, ниятең булгач, ясат та куй, кешегә ялынып йөрмә.
– Ярар, әнисе, син дә шулай дип торгач, иртәгә үк заказ биреп кайтам. Вәсимнең малаена әйтермен, тимердән әллә нәрсәләр коеп куя, кулы алтын. – Нургаян тыныч күңел белән чәен чөмерде. Тартмада пипелдәшкән бәбкәләргә ымлады: – Болар тагын миңадыр инде. Хәзер иркенләп сакларга була. Закунный пенсионер! Вакытыма үзем хуҗа!
– Әзрәк ныгысалар, капка төбенә апчыгарсың инде, Нургаян. Китапларыңны кыстырырсың да...
Зәйтүнәнең «китапларың» диюе – сүрәләр язылган китапчыклар, Коръән тәфсире иде. Нургаян узган ел, каз-үрдәк бәбкәләре саклаган арада, әллә никадәр сүрәне өйрәнеп, аятьләр ятлап, хатынын шаккатырды. Шуннан соң көзен мәчеткә дә сугылгалый башлады. Баштарак җомга вәгазенә генә барса, тора-бара шунда укырга йөреп, намазга да басып куйды. Аннан күреп, Зәйтүнә үзе дә догаларга тартылды, хәзер, әнә, киштәсе тулы дини китаплар. Күршеләре әле бер өем шигырь-хикәя китаплары да алып кергән, ахры, алары тәрәзә төбенә рәт-рәт тезелгән.
– Вәт син ул, әнисе, укып та куясың! Тәки шул чиреңне миңа да йоктырдың бит! – Бәй, китапханәчелеккә укырга китәм, дип хыялланганымны беләсең бит!

– Алай да китмәгәнсең, Алабугада берәрсе каптырып калган булырые үзеңне, миңа эләкмәгән булырыең. – Нургаян, гөл чүлмәге янында яткан калын гына китапны алып, кулында әйләндергәләде. Тышындагы сурәтне ошатмыйча, эчтәлеген ачып карады. – Ярар, башта син укы да миңа сөйләрсең, калын күренә, укып тормам.
– Һи, шулай дигән буласың да, барыбер үзең дә укыйсың син аны. – Зәйтүнә, тәрәзә астындагы кранны ачып, табакка су агызды, кашык-чынаякларны чайкап, өстәлдәге сөлге өстенә тезде. – Сыйландык, Аллага шөкер. Хәлвәсе бик тәмле, и-и, әнкәй ярата торганые шуны. Ул чакларда авылда юк кына иде шул... Ниткән хәлвә, рәтле сабын-шампуньга тилмер дә...
Нургаян әллә уйнап, әллә чынлап йөзен чытты, кулын селтәде:
– Әйтмә шул шампунь дигәнне, йөрәгемә ярамый.
Иренең җай чыккан саен сүзне шаяруга борырга яратканын белсә дә, бу
юлы Зәйтүнә аптырап китте:
– Нинди чебен тешләде?
– Шампунь күргән саен аэропорт исемә төшә хәзер.
Зәйтүнә, кулын селтәп, идәнгә иелде, каз канаты белән өстәл астын
себергәләде.
– Чын әйтәм инде. – Ире диванга утырды, пульт алып, телевизорны кабызды,
ошатмыйча, кире сүндерде. – Теге чакны, хәтерлисеңме, Кырымга санаторийга путёвка биргәч, районга, аэропортка киттек?
– Булгандыр инде, санаторийларга күп йөрттең, мең рәхмәт.
– Бүтәнен әйтмим әле, иллә мәгәр шул чакны онытмыйм. Казанга очасыек, беренче рейска билет юк, дигәч, ике-өч сәгать көтеп утырдык, исеңдә түгелмени? – Ә-ә, күрше Илсөярнең дә сессиягә барган чагы иде, шуны сөйлисеңмени? Мине кулыңа күтәреп, койма буенда бик озак сөялеп утырганиең шул... Нинди шампунь бар иде соң анда? – Зәйтүнә, иренең сүз сөрешен аңламыйча,
сәерсенеп китте.
– Юк шул менә, бер булса да шампунь юк... Билет сатучы хатын үзебезнең
районныкы югыйсә, еландай телләремне салындырып аңлаттым, синең хәлеңне сөйләдем, озаклап көтәргә чамасы юк, арый, дидем. Илсөяр дә керде, үземнең билетымны бирәм, икенче рейста очсам да ярый, тагын берәр студентны икенчегә калдырыгыз, дип ялынды – юк инде, таш та таш, теге хатын да таш. Киресенә катты, тәки җибәрмәде безне...
– Шампуныңны әйтә белмәдең инде...
– Без соң, гел самолётта очып йөргәнмени, каян белик – ул хатынның көен көйләр өчен йә лимон, йә сыгып чыгармалы шампунь күтәреп керергә кирәк булган, әле беркөн генә, сүз иярә сүз чыгып, Илсөяр әйтте аны. Вәт, шул сиңа шампунь...
– И-и, мин тагы... – Зәйтүнә җиңел сулыш алып көлеп җибәрде. – Ниткән олы сүз сөйли, дисәм... – Аннан җитдиләнеп китте. – Түздең инде, Нургаян, авырлыгына да түздең, кимсетүләренә дә, борын төбендә шапылдатып ишек ябуларына да күп түздең, сабыр булдың. Утыз җиде ел түздең! Әҗер-саваплары берүк-берүк үзеңә була күрсен, гел шулай дип телим, бер Аллам кабул кылсын...
Сабырлык ул бүген дә кирәк, утыз җиде ел элек тә кирәк иде шул...
***
Түзәргә, тагын бераз гына түзәргә кирәк.
Кишәрлекнең куе таллар белән каймаланган урынын бер әйләнсә, бүгенгә җитәр, дип, иркен дә сулар, мөгаен. Алайса, иртәдән бирле күзенә ак-кара күренми җир сөрә торгач, теле аңкавына ябышкандай булды, иреннәре чатнап ярылды. Һе, ярылыр да шул, гомер булмаганны, янында бер йотым су калмасын инде. Термостагы чәй әллә кайчан эчелеп бетте, көн саен трактор кабинасына менеп кунаклый торган өч литрлы банка исә, чишмә суы тутырылган килеш, болдырда онытылган иде. Үч иткәндәй, көне дә чамасыз кыздырып җелеккә төште: җәй азагы димәссең, менә, кич җиткәндә дә сүрелергә исәбе юк. Анысы, уракның кызган мәлендә яңгырсыз булуына сөенеп кенә тормалы инде үзе, бодай да ындыр табагына коп-коры килеш җырлап кына кереп китә, сөрүгә чыккан тракторлар да келтерәп кенә йөри. Узган ел күрше басуда бата-чума изаланганын искә төшереп, Нургаян үзалдына елмайды. Ул чагында кояш җылысын, коры көннәрне тансыклап тилмергәннәр иде, бүген исә күңел эсседән зарланырга маташа түгелме? Һай бу адәм баласы, бар чагында һич бернәрсәнең кадерен тоймый шул...
Ирнең күңеле тизрәк өйгә ашкына иде. Бүген клубка һинд киносы киләсе, кайтып юынганчы, капкалап алганчы да байтак вакыт үтәр, шуңа эшкә нокта куярга да юыртырга кирәк. Кыз белән егет булып йөргән чаклары әллә ни еракта калмаса да, Зәйтүнәсен култыклап клубка барулары, бер-берсенең тән җылысын тоеп, янәшә утырулары тансыкка әверелеп бара шул. Анысы, кино- концерт, дисәләр, кечкенә Наилне карап торырга әбисе бар, һич авырыксынмый, сөенә-сөенә бала белән әвәрә килә. Бу юлы да, кибет каршында эленеп торган белдерүне күреп кайткач, Саимә үзе сүз башлады:
– Индийски кино килә, дигәннәр, барырсыз. Баланы имезеп калдырсаң, «эһ» тә итми ул, башны башка терибез дә, ятабыз да йоклыйбыз. Барыгыз, бар, рәхәтләнеп парлап йөреп кайтыгыз.
Нургаян үзе кино дип артык егылып китми, ә менә Зәйтүнәсенең, һинд киносы, дисәң, күзләре яна башлый мәгәр. Карап утырганда елап-шешенеп бетә, кулъяулыгы сыгып алмалыга әйләнә. Янәшәсендә утырган Нургаянга исә хатынын иңбашыннан кочып, юаткандай, вакыт-вакыт җилкәсен сөеп кую, үрелеп, юеш бит очын сөртү, кай мәлдә, аның кулын учына алып, йомшак, җылы бармакларын ирененә тигерү экранда барган күренешләрдән күпкә өстен тоела.
Бүген дә, кичен икәүләп клубка барырга дип сөйләшкәч, яшь хатынның сөрмәле күзләреннән сабыйларча сөенеч сирпелде:
– Алайса, син дә бик кичкә калма инде, Нургаян, – диде ул иренә, үзе каенанасы ягына рәхмәтле караш ташлады. – Мин дә амбардан иртәрәк кайтырга тырышырмын.
Зәйтүнә яследә ашарга пешерә, ә кызу урак өстендә берәүне дә син сатучы, син пешекче дип аерып тормыйлар, ындыр табагына көндезен дә, төнен дә икмәк агыла тора, эшче куллар бер дә артык түгел. Яследәгеләрне дә, бу атнада ничек тә булышыгыз инде, дип, амбарга дәшкәннәр иде. Менә, бүген соңгы көнен эшләп кайтса, Зәйтүнәсенең кулы чишелер иде чишелүен. Алайса, бала имезергә дә кайта алмый, Наилне кул арбасына салып, көн уртасында каенанасы амбарга үзе менә.
Нургаян, тәгаенләп куйган кишәрлекне сөреп бетерүгә, басу читенә чыгып, тракторыннан сикереп төште. Бертын, кулын каш өстенә куеп, күз алдында камыр шикелле күпереп яткан җир өстенә карап торды. Чиксез дала кебек җәйрәгән кап-кара туфрак, әйтерсең, тере җан иясе: ир-егет аның тип-тигез итеп сулыш алганына тиклем ишеткәндәй булды. Җир, гүя, тулгак газабыннан котылган яшь ана, шулкадәр җиңел һәм рәхәт сулап, татлы йокыга әзерләнә. Җыеласы икмәк мул булып җыеп алынган, яңгырга эләкмичә, ындыр табагына озатылган, шушы көннәрдә туңга сөрүне дә төгәлләсәләр, күңел тәмам тынычланыр иде. Күп калмады, тагын бераз гына түзсәләр... Шулай дисә дә, хезмәтеннән зарланырга җыенмый Нургаян. Кая ул зарлану, киресенчә, кыр эшләре тәмам төгәлләнеп, кар төшәргә итүгә, эче тынгысызланырга тотына. Тизрәк яз җитүен, тракторын йөгәнләп, басу-кырларга чыгар мизгелләр якынлашуын сабырсызланып көтә.
Теге чакта, армиядән кайткач, калага барып урнашырга да җай чыккан иде. Китмәде Нургаян. Әнисен япа-ялгыз калдыруны күз алдына да китерә алмады. Нургаяннан башка таяныч булырдай беркеме дә юк бит аның. Аннары, тракторыннан аерылу да башына сыймый иде. Ярар, таныклыгы булгач, шәһәрендә дә техникага утырды ди. Ә бит иркен басу-кырларны, язын баш очында сайраган тургайларны, ерак чишмә ягыннан җил алып килгән тау бөтнеге исен кесәгә салып та, үзең белән ташкалага апкитеп тә булмый, агайне...
Яшелчә бакчасында үзе ясаган душ астында коенып чыккач, Нургаян сәгатькә күз салды. Җиде тулып маташа түгелме? Зәйтүнәсенең кайтып килгәне күренми әле, җәһәтрәк атлармын, дигән иде дә. И бу хатын-кыз. Кайткан җирләреннән туктап, сукмак уртасында ләчтит саталардыр. Аларның шул бит. Ике хатын бергә килсә – базар, өч хатын булса – ярминкә, димәсләр иде аны. Көне буе сөйләшсәләр дә, сүзләре бетми. Алай дисәң, Зәйтүнәнең гайбәт сатарга, буш сүз сөйләргә яратмаганын белмиме инде Нургаян? Башына каян җүләр уй килә... Ярар, өлгерерләр. Киноны, сигездә башлана, дип язсалар да, авыл халкы барыбер мал-туарын урнаштырмыйча, сыер саумыйча, тота- кабалана клубка ашыкмый.
Өйалды баскычыннан кып-кызыл помидор тулы табак тотып менеп килгән Саимә, улының һаман керергә җыенмавын абайлап:
– Ашка әллә кайчан токмач салганием, куерып бетә бит инде, нигә ашый тормыйсың? – дип борылып эндәште дә, табагын куеп, ишек төбендәге кәлүшләрне рәтләргә тотынды. Тел әрәм итеп әйтүе генә инде, хатыны кайтып кермичә, берүзе кашыкка барып тотынамы Нургаян? Ярар, сулышларын бер- берсе дип алып кына яшәгән көннәре, кеше күзләре генә тия күрмәсен. Алайса, Саимә үзе утыз биш яшендә ирле килеш сыңар канат калып, улыкаен берүзе аякка бастырды, язмышына тигән һәр бирмеш көне яланкул кычыткан, тигәнәк йолкуга тиң. Улы белән килененә парлы тормыш язсын берүк, тату яшәсеннәр.
Нургаян әнисенә җавап итеп елмайды да, тирә-ягына каранып:
– Наил кая, чатыр чапканы күренми? – диде, коймага сөялгән өч тәгәрмәчле сәпидкә ымлап.
– Йоклады бит, алҗуы җиткән, көн буе уйнады. Уятырмын инде, кояш батканда йоклавы хәерлегә булмас, – диде Саимә, болдыр ишеген бер ачып, бер ябып. – Күр әле, минем кебек шыгырдый башлаган бит бу, улым, майлап куярсың әле.
Нургаян, үзалдына күңелле көй сызгыра-сызгыра, ишегалдында торган трактор арбасына сикереп менде. Солидол салынган банка шунда почмакта гына иде. Үрелергә ашыкмады, хатыны күренмиме дип, урамга күз салды. Ачуы да килә башлагандай булды. Иртәрәк кайтам дигән кешенең эзе дә юк, Ә Нургаян ашкынган-кабаланган булды. Ашкынмас иде, Зәйтүнәсен сагына. Кешегә әйтсәң, кеше кычкырып көләр, өч ел бергә яшәгән хатыныңнымы, дияр. Чын менә, көнозын басуда йөргәндә, ирнең колагында, матур бер җыр шикелле, хатынының ягымлы, йомшак тавышы яңгырап тора. Күз алдында – сөеп туймас зифа гәүдәсе, калын итеп үреп куйган ике толымы...
Ир, арбада таралып яткан эш коралларын бер читкә җыеп куйды да, башын күтәреп, янә урамга карады. Шулвакыт капкадан, җил-җил атлап, күрше хатыны Илсөярнең кереп килгәне күренде. Муеннан урап бәйләгән яулыгы артка шуып төшкән, маңгаеннан шабыр тир ага, борчылуы йөзенә чыккан. Аны күргәч, йөрәге жу итеп киткән Нургаян арбадан ни рәвешле җиргә сикерүен абайламый да калды. Илсөяр дә, Зәйтүнә дә амбарда ашлык чистартуда. Илсөяр монда, ә Зәйтүнә? Хәвеф барын сизенүдән ирнең йөрәге айкалып алды.
– Нургаян абый, – диде Илсөяр, өзгәләнеп-өзгәләнеп, – әйдә әле тизрәк, анда ни...
– Зәйтүнә кая? – Нургаянның тонык тавышы әллә каян, баз авызыннан ишетелгәндәй иде.
– Ни бит... Зәйтүнәнең өстенә... погрузчик ауды бит! И бер Аллам...
Нургаянның күзалды караңгыланып китте, Илсөярнең беләген келәшчә кебек кысып алуын да сизмәде.
– Нәрсә дисең? Нәрсә ауды?
– Соң... погрузчик, дим... Ашлык төйи торган... – Илсөяр такмаклап еларга тотынды, үзе, беләген ычкындырып, Нургаянны җитәкләп алды. – Әйдә инде, кадакланып торма, тизрәк барыйк.
Нургаян, эченә йөгергән калтырауны басарга тырышып, аңа иярде. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка. Күрше хатыны «юк», дияр дә, ир, кәүсәсенә пычкы тигән агачтай, гөрселдәп җиргә авар шикелле.
– Мин, дивана, әйтми торам, – диде Илсөяр, атлый-йөгерә барган шәйгә ул сорауны күңел күзе белән укып, – исән ул, исән. Сине генә көтәләр, бүлнискә илтергә кирәк.
Калтырау кими төште, шулай да маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Нургаян тешләрен кысып, берара уртын чәйнәп йөгерде. Йөрәге һаман да чабышкы атныкыдай дулый, сикерә, башны тубал итеп, берсе өстенә икенче сорау өелә бара. Ничек, ни өчен, ни рәвешле... Тик тел тибрәтеп сөйләшергә җай юк, нәкъ баягыча, янә аңкауга ябышкан диярсең; күзне дә сәер бер томан каплаган шикелле.
Илсөяр үзе еш-еш сулап йөгерә, үзе, юатырга теләгәндәй, аның кулына кагылып-кагылып ала иде:
– Инде кайтабыз гына дигән идек... Соңгы машина, дип бодай китерделәр... Мин аңышмадым да: еракка куйдың бит, дигәч, Ренат машинасын арткарак чигендерә башлады. Зәйтүнә, җирдә аунап яткан кабельне таптый, дип, шуңа иелгән икән. Чигенгән шәйгә, Ренат погрузчикны аударган, Зәйтүнәнең аркасына гына килеп төшкән...
– Соңыннан, соңыннан... – Ирнең колагы берни ишетергә теләми икән. Иң мөһиме – Зәйтүнәсе исән, диде, исән! Әнә, амбар капкасы кул сузымында гына, тамак төбенә килеп кысылган менә бу төерне йотып, ныграк йөгерсә, ике атлап бер генә сикерәсе...
Ашлык, тузан, кызган салам исен күмеп, тирә-якка, яз көнендәге кебек, ашлама исе таралган иде, ындыр табагында бодай көшеле янында авыз- борыннарын яулык белән каплаган хатын-кызлар кайнаша. Алар, Илсөяр белән Нургаянны күрүгә, сүз берләшкәндәй, читкә тайпылдылар.
Ир җиргә тезләнде. Зәйтүнәсен сузып салганнар, яшь хатынның сызлануы бөтен йөзенә таралган, күзләре йомык, тешләре кысылган. Кадерле кешесенең килеп җитүен сулышыннан сизде булса кирәк, ул кинәт күзләрен ачты, ирексездән аккан яшьләреннән кыенсынгандай, кызганыч елмайды:
– Аякларым... аякларым юк бит, Нургая-а-ан... – Өзелеп-өзелеп шулай дигәч, керфекләре янә йозакка бикләнде.
Нургаян, аның кайнар бит очын, кулларын, хәрәкәтсез аякларын бертуктамый сөя-сөя, хатынын тынычландырырга ашыкты:
– Бар, бар, Зәйтүнәкәем, аякларың үз урынында... авыртканга гына тоймыйсыңдыр... – Аннан, үзенең дә ихтыярсыз аккан яшьләрен кул аркасы белән сөртә-сөртә, тирә-яктагыларга күтәрелеп карады. Хатыннар, телсез калгандай, агач көрәкләргә таянып торалар, кепкасын кашларына кадәр төшергән Ренат, машина арбасына сөялеп, бертуктамый тәмәке көйрәтә, берсен ташлый, икенчесен кабыза.
– Рәхимә апага эндәшүче булмадымы? – Нургаян, хатыны янында авыл фельдшеры күренмәгәч, аптырап киткән иде, сорау тулы карашын янындагыларга төбәде.
– Рәхимә апа юк шул, кичкырын күрше авылга онык күрергә киткән, ди. Өнсез калган хатын-кызлар да аңга килә башладылар ахры, арадан берсе: – Районга илтегез инде, болай яткызып эш чыгамыни?! – диде, Нургаянга карап. Ни уйларга, ни кылырга белми исәңгерәгән ир әле һаман хатынының кулын
сыпыра, йөзен сыйпый иде, шулай дигәч, айнып киткәндәй булды. Ярдәм сорагандай, тагын башкаларга күтәрелеп карады.
Күршесе янына иелгән Илсөяр Ренатка ымлады:
– Син илтсәң инде. Кемне эзләп йөрисең хәзер.
– Ярар. – Ренат артык сүз әйтмәде. Тәмәкесен ташлап, кабинасына юнәлде. Амбар коймасы яныннан иске ишек табып килделәр, Зәйтүнәне шуның өстенә
күчереп салгач, машина әрҗәсенә менгерделәр. Нургаян аның янына утырды. Больницага барып җиткәнче, юлның һәр бормасында, һәр сикертмәсендә аның җаны өзелеп-өзелеп киткәндәй булды. Зәйтүнәсе әллә аңын җуйган, әллә сабырлыгы шул дәрәҗәдә – ник бер аһ итсен дә бер ыңгырашу авазы чыгарсын! Кай җирләре авыртадыр да, ничекләр түзәдер. Аякларым, ди, югыйсә, аяклары бәрелгән-сугылган кебек тә түгел, сынган-шешкәнгә дә охшамаган... Исән җаныкае, исән – шуннан артык ни кирәк? Сынган җире булса да төзәлер, барысы да җайланыр, үтәр. Исән бит аның күз алмасы, шатлыгы, җанкае, бәгырькәе, яшәвенең мәгънәсе. Шулкадәр яратып кавышканнарны Ходай болай гына сынамый калмас инде. Әнә бит, Таһир-Зөһрәләрне, Хәлил- Галиябануларны ничекләр сынаган, аерып сынаган, суларга агызып сынаган. Нургаян белән Зәйтүнә бергә бит әле, менә, хатынның бармак очларыннан агылган җылылык, тәндә яшәү суты барлыгын белдереп, ирнең дә тәненә өмет булып тарала. Нургаян үз учына алган йомшак бармакларны ныграк кысканын тоеп, хатынының кулын ычкындырды. Кул, яралы кош канаты сыман, читкә каерылып төште. Коты очкан Нургаян Зәйтүнәгә таба иелде:
– Әнисе, әнисе... Хәлең ничек, җанкаем? Түз инде, барып җитәбез хәзер.
Эндәшсен, җавап кына кайтарсын берүк. Авырта, көчкә түзәм, дисен, тик эндәшсен, эндәшсен генә...
– Наил... Әнкәй беләнме? – Зәйтүнәнең бер-берсенә укмашкан керфекләре дә, күгәреп каткан иреннәре дә ачылыр-ачылмас тибрәнде.
– Көн буе уйнаган, йоклый иде әле. Аның өчен кайгырма. – Нургаян хатынының юешләнеп маңгаена ябышкан чәчләрен рәтләде.
– Имәргә сорар инде... – Күгелҗем күзләр мөлдерәп яшь белән тулды.
– Ат хәтле малай, туктаса да ярар. – Ир, үзе дә йомшап төшмәс өчен, тавышын юри кырыслатты. – Авыз тутырып ботка ашар, нибуч, ике яше тулган.
– И-и, Нургаян...
Ата – беләк, ана – йөрәк, диләр шул. Зәйтүнәнең бәгыре, тән газабын онытырга мәҗбүр итеп, сабые турында уйлап сызыла иде.
Йөк машинасының әрҗәсендә, кулга-кул тотынып, яшь ир белән яшь хатын бара. Әле парлап яши генә башлаган, тәүге нарасыйларының чырык-чырык көлүенә сокланып туялмаган, бөтерчек малай янына тагын бер оя кызлар- малайлар алып кайту турында хыялланган яшь ата белән яшь ана. Хыяллары да, өметләре дә баш очында озата барган мамык болытлардай ак әле, хисләренә дә бер бөртек тузан кунмаган: һәр икесенең күңеле мәхәббәттән яктырып тора. Коточкыч авыртудан Зәйтүнә вакыт-вакыт аңын җуеп ала. Андый мәлләрдә күз алдыннан үзенең ап-ак чәчкәле тау итәгеннән оча-йөгерә төшеп килгәне сызылып үтә. Әй йөгерә, әй йөгерә, аяклары җиргә тигән дә, тимәгән дә кебек. Ул да булмый, әлеге ак чәчкәләрнең һич кенә дә тау итәгендә түгел, әнкәсе йортында, сәке буендагы тәрәз төбендә, авылда бер булып шаулап утырган «кәләш» гөле икәнен абайлап ала. Гөл янында иренең шәүләсе тирбәлә, ул бертуктаусыз «Зәйтүнә, Зәйтүнә», дип кабатлый-кабатлый, шул гөлгә су сибә, гөлнең ап-ак таҗларына кап-кайнар сулышын өрә. Үзе кулы белән бертуктамый Зәйтүнәнең калын толымнарын сыйпый.
***
– Теге кызның чәчен карале, чын микән ул?
Тузанлы басу юлының читендә гамьсез генә утырган ике егетнең дә муены, каерылып чыгардай булып, уңга борылды. Юлдан, шактый иске икәнлеге күренеп торган сәпидкә утырып, бер кыз килә иде. Өстендә – коңгырт күлмәк, аягында – кәлүш. Башына, арттан чөеп, акка кара борчак төшкән косынка бәйләгән. Икегә аерып үргән озын толымнары, сәпид тәгәрмәче әйләнгән шәйгә, ефәк бау шикелле, елкылдап-елкылдап китә. Озын баулы чүпрәк букчасын җилкәсенә аскан.
Нургаянның күзенә иң тәүдә озын толымнар ташланды. Булса да булыр икән! Тузгытып җибәрсә, биленнән дә хәйран узып китәдер! Егет ни өчендер башындагы кепкасын йомарлап кулына тотты.
Вәсим исә теш арасына кыстырган үлән сабагын, саташыпмы, нигәдер кесәсенә салып куйды.
Кыз аларга якынлашты. Юлга якын ук утырган егетләрдән куркуы булдымы, сәерсендеме, каушадымы, тизрәк үтеп китәргә теләп, сәпиден җитезрәк әйләндерергә тырышты. Үч иткәндәй, аяклары буталган кебек тоелды, оялудан бите алмадай кызарырга өлгергән кыз, ике егеткә керфек арасыннан ялт кына бер карап алды да, аларның юлбасар да, карак та түгеллегенә инанып, юлын дәвам итте.
– Безне дә утырт әле! – дип шаяртып кычкырган Вәсимгә җавап кайтаручы булмады.
Бүтән чакта җор телле, һәрнәрсәне шаяруга борырга яраткан Нургаян, кызның артыннан текәлеп, сихерләнгәндәй, телсез калган иде. Вәсим, аның янтыгына төртеп: «Һәй, ике күзең ияреп китте түгелме?» – дип көләргә тотынгач кына, айныгандай булды. Кепкасын янә кашына ук төшереп киеп куйды. Шуннан соң гына:
– Вәйт чибәр! Моны эләктерсәң дә ярар иде! – диде, мәзәк кенә тел шартлатып.
– Һи, бала-чага гына... – Вәсим сер бирергә теләмәде. Ул күрше авыл 
больницасына шәфкать туташы булып кайткан Венера исемле кызга күз атып йөри иде. – Наратлыга мәктәпкә баруыдыр инде.
– Наратлыга баргач, бала-чага түгел инде, агай-эне, – дип каршы төште Нургаян. – Тугызда йә унда укыса, самай җиләк чагы... Каян килгән диген!
– Каян килсен... Безнең авылныкыдыр. Югары очтан төшеп килә бит.
– Әй, ул очларны каян белеп бетермәк кирәк, без – аерым, алар – үзләре аерым авыл шикелле, – диде Нургаян, башын янә кыз китеп барган якка борып. Чыннан да, Нургаяннарның авылы кызык кына урнашкан: аны икегә бүлеп, уртадан тар гына инеш ага. Таулырак якка урнашкан өлешен «Югары оч», дип йөртәләр, иңкүлеккә урнашканын «Түбән оч», диләр. Сөйләшкәндә дә, кызык итеп, «Югары очка чыгып кайтам, менеп төшәм», дип сөйләшәләр. Кибет – Югары очта, шуңа күрә авыл халкы кибеткә «менә», ә клубка «төшә» – анысы Түбән очта. Һәр ике якның үзенең зираты бар, хак микән, Нургаяннарның
урамын элек аерым авыл булган, дип тә сөйлиләр.
Вәсим белән Нургаянның, тракторга запчасть алырга дип, утыз чакрым
ераклыктагы совхозга барулары иде. Бару дип, шушында күрешәбез дип сөйләшсәләр дә, ат җигеп килеп җитәргә тиешле «шофёр»лары һаман күренмәгәч, егетләр юл читенә чүмәштеләр дә гамьсез генә көтүләрен белделәр.
Ике дус, армиядән кайтуга, икесе дә тракторга утырдылар. Тик бергә озаклап җир җимертеп йөри алмаслар ахры. Шушы араларда колхоз рәисенә яңа машина кайтып, аның рулен Вәсимгә тоттырырга җыеналар, дигән сүз йөри. Утсыз төтен булмый: рәис – чыбык очы булса да, Вәсимнәргә туган тиешле кеше. Бу хакта егетнең үзеннән сорагач: «Тумаган тайның билен сындырмыйк әле, күз күрер», – дип кенә җаваплады ул, артык җәелеп төшмичә.
Көтә-көтә тәмам көтек булдык дигәндә генә, ниһаять, юлда колхозның җирән алашасы күренде.
Ат арбасыннан аякларын салындырып барган Нургаянның күңеле камыл арасында утырып калган иде. Егеткә кинәт кенә әллә нәрсә булды: баягы кызның мизгел эчендә генә чалынып калган йөзе, озын толымнары күз алдыннан китми йөдәтте. Югыйсә, рәтләп күргән шикелле дә булмады үзе. Алай дисәң... Сабыйлыгы да китеп бетмәгән чип-чиста йөздә күкчәчәк таҗына тартым бераз озынчарак күгелҗем күзләрне, аларның гаҗәеп яктылыгын аермачык күрде. Туп-туры булып сызылган кашларны да. Бераз турсаебрак, өскә кайтарылып торган сылу иреннәрне дә. Хәтта... үтә күренмәле шикелле алсуланып торган колак яфракларын да күргән икән.
И-и, әллә нәрсә югалып, җебеп калды бит шул чагында. Исемен булса да сорыйсы иде бит! Нәрсәсе бар инде аның? Сикереп торасы иде дә артыннан йөгерәсе иде. Вәсим тәгәри-тәгәри көләр иде көлүен. Көлсә, аннан гына укасы коелмас иде әле Нургаянның... Ярар, клубка чыгарга, шунда күзне ачыбрак карарга кирәк булыр. Кем бу чибәркәй, егете бармы – белми калмас...
Тик ярты төн җиткәндә эштән кайтып, юынып-киенеп ничә кич рәттән клуб сукмагын таптамасын, шау-гөр килеп күңел ачкан яшь-җилкенчәк арасында күгелҗем күз бер генә тапкыр да күренмәде.
Беркөнне Нургаянны күрше авыл басуына чөгендер ташырга куйдылар. Кичтән яңгыр явып киткән, аяк асты пычрак иде. Шулай булса да, авыл җирендә бүгенге эшне иртәгәгә калдыру гадәте юк: яңгыр ул атналар, айлар буе да явар. Күккә карап кояш көтеп ятсаң, бакчадагы бәрәңгеңне кар астыннан казып алыр көнгә дә калуың бар...
Басу гөрләп тора. Мәктәп укучылары чөгендерне җыеп, өемгә өеп, 
яфракларын кисеп куйганнар. Итекләренә, авырлык өстенә авырлык өстәп, йодрык-йодрык юеш балчык ябышкан. Нургаян, тракторын чөгендер өемнәре янына күчергән уңайга, аларга кызыгып та, кызганып та карап ала. Кызыкмас иде – эш авыр дип тормыйлар, күмәк булуларыннан файдаланып, рәхәтләнеп гөрләшәләр, шаяралар; егетләр, әнә, юк сәбәпне бар итеп, кызлар тирәсендә кайнаша: кайсы ялгыш кына бәрелеп киткән була, икенчесе, үз рәтен ташлап, берәр кызга булыша, өченчесе, кулындагы чөгендерен оныткан да, аягүрә йоклап киткән шикелле, алдындагы ак яулыкка текәлеп каткан... Авыл балаларын кызганмаслык та түгел: уку елы башлануга, китап-дәфтәр урынына колхоз басуы көтә шул үзләрен. Бер басуда бәрәңге алалар, икенчесендә чөгендер йолкыйлар, ал да, ял да юк үзләренә. Нургаяннар укыганда да шулай булды, бер елны, сигезенчедә чагында, тоташ яңгыр астында бәрәңге җыйганнарын мәңге онытасы юк егетнең. Туңып, чиргә сабышып беттеләр, кемгә ютәл төште, кемгә – томау. Әмма чирлим дип өйдә аунап ята торган чак түгел иде, кичтән мәтрүшкәле чәй эчеп яттылар да иртән янә яңгыр астына, басуга ашыктылар... Ул бәрәңгене арбалап-арбалап, мең бәла белән колхоз базына илтеп бушаттылар. Язын әлеге базны ачу да мәктәп балалары җилкәсенә төште. Кулларында көрәк булганнар башта баз өстенә өелгән туфрак катламын ачты. Сәнәклеләр туфрактан соң салынган саламны кубарды. Катлам юкарган саен борынны ярып кергән яман ис көчәя генә барды. Бераздан, инде ачылды дигән баз авызында, алагаем күл булып, черек бәрәңге боткасы пәйда булды. Нургаян бүген дә бер нәрсәгә аптырый: ул ботканы күңел болгаткан сасы искә көчкә түзгән балалардан түктерү кемгә, нигә кирәк булды икән дә, кайсы җүләренең башына килде икән ул эш? Көрәккә чак эләккән сыеклыкны бер чокырдан ала торалар – янәшәгә түгә торалар. Моннан да ахмаграк, мәгънәсезрәк гамәл булмас иде, каядыр хисап бирү өчен башкарганнармы? Янәсе, фәлән тонна бәрәңге чыгардык, кызганыч, барысы да черегән... Кара сакалың кая барсаң да үз артыңнан калмый шул: балалар, балчыкка каткан чиләкләрен сөйрәп, көзен ай буе интеккәннәр иде, яз да аларга ярык кашык әзерләгән икән...
Тракторны күчерергә кушып кул изәүләре Нургаянны уйларыннан арындырды. Алда торган чөгендер өеме янына барып туктады да, аякларын язарга теләп, кабинасыннан сикереп төште. Төште дә, үз күзләренә үзе ышанмыйча, керфекләрен челт-мелт йомгалап, арбага чөгендер ыргыткан кызга төбәлде. Кара сырма, кара итәк кигән, башыннан урап зәңгәрсу юка шәл бәйләгән кызыкай – беркөн ай күрде, кояш алды дигәндәй юк булган күгелҗем күз иде. Калын толымнарын, калкулык итеп, баш артына, шәл астына яшергән. Кулындагы пирчәткәсе юешләнеп беткән. Җитезлегенә күз иярми: самавыр хәтле чөгендерләрне бармак очы белән генә дигәндәй эләктереп ала да, җилле-җилле генә итеп, арбага очырта. Кыз Нургаянга бөтенләй игътибар бирмәде, күзен дә күтәреп карамады, эшләвен белде. Шулчак янәшәдәге кызларның берсе:
– Зәйтүнә, әнә теге бәләкәй чөгендерне Нургаян абыйның башына ыргыт әле, айнып китмәсме? – дип эндәште дә челтерәп көлеп җибәрде.
Онытылып басып торган Нургаян теленә шайтан төкергән ул кызга эченнән генә мең рәхмәт укыды. Бик ансат кына озын толымның исемен дә белеп өлгерде бит.
Егет ике уйлап тормады, яктырып елмайды да:
– Юк, юк, чөгендер тимәгән килеш тә баш эшләми әле монда, – дип, Зәйтүнәгә борылды. – Зәйтүнә, чөгендереңне ыргытып бетеримме?

Кыз башын күтәрде, күзләрен тутырып Нургаянга бер карады да шунда ук, оялып, керфекләрен түбән төшерде.
– Ыргыт соң, – дигән сүзе дә ишетелер-ишетелмәс кенә яңгырады.
Егеткә шул сүз, шул караш җитә калды – өстендәге сырмасын салып, җәһәт кенә кабинага ташлады да дуамалланып эшкә ябышты. Зәйтүнә кишәрлегендәге башта бер, аннан икенче өем, әллә нинди тылсымлы кулга эләккәндәй, трактор арбасына күчеп өлгерде.
– Әлләй, аныкын гына ташыйсыңмыни, Нургаян абый? Ә без? – диде бу юлы үпкәле тавыш белән баягы кыз, аңа башкалар да кушылды.
– Бигайбә, кызлар, – дип күзен кысып елмайды Нургаян, тулы арбаны бушатып кайтырга кузгалып. – Үзегез бит, башыма чөгендер ыргытырга куштыгыз да... Мин шуннан куркып кына... Хәзер әйләнеп киләм, сезнеке дә басуда утырып калмас...
Кузгалып китүгә, Нургаян кабинага гына түгел, бөтен җиһанга яңгырарлык итеп, күңеленә беренче килгән җырны сузды:
Су буена килмәс идем,
Су салкынын сизмәсәм. Өзелеп җыр җырламас идем, Син җаныемны сөймәсәм...
Егетнең тавышы матур, күкрәк түреннән агылган моң белән сугарылган иде. Үзалдына елмаеп, эченә әллә ни кереп утыргандай, җыр арты җыр көйләде ул. Бу араларда чыкмаска дигәндәй, болыт артына качкан кояш та аның җанына кереп урнашкан шикелле; сагыш төсе белән өртелгән каеннар да өр-яңадан яфрак ярырга җыенган кебек тоелды. Трактор тәгәрмәчен ярыйсы гына салуларга мәҗбүр иткән менә бу кара басу юлында кочак-кочак күкчәчәкләр тирбәлгәндәй күренде.
Әлеге минутларда Нургаян озын толымлы сылуның нинди утларда януын чамаламый иде әле. Кыз да аны тәүге тапкыр күргәндә, юл читендә чүмәшеп утырган мәлендә үк күз уңына алган, сихри җылылык бөркелгән ачык йөзле бу чибәр егетнең йөз сызыкларын күңелендә әллә ничә кат рәсем итеп ясаган иде. Ул яраткан һинд киноларындагы артистларга охшаган! Маңгаена төшеп торган кара чәч учмасына тиклем шуларныкы кебек! Коңгырт күзләренең туп- туры итеп, өздереп каравы!.. Бүген, чөгендер ташырга килгән тракторчының Ул икәнен күреп алуга, кыз уттан суга, судан утка төшеп аһ иткән иде. Басудагы әллә кемнәр, әллә кемнәр арасыннан тап аңа гына ярдәмгә ашыккан егет – унҗидесе тулмаган кызның хыялы, өмете, бер күрүдә бөреләнгән саф мәхәббәте иде.
Икенче көнне идарәдә иртәнге нәрәт вакытында Нургаянны үз авылларындагы басуга, бәрәңге ташырга билгеләделәр. Әй үртәлде егет, кәефе кырылды, чөгендергә куегыз, әле эш бетмәде бит, дип тә карады – нигәдер аның теләген исәпкә алучы булмады. Бүген дә Зәйтүнәне күрермен дип өметләнгән егет канатлары бәйләнгән очар кошка, тышаулап куелган чабышкыга тиң иде. Кичә сазга баткан басуда да келтерәп кенә йөргән тракторы бүген ярыйсы гына кипшенгән җирдә дә карышып маташты, гүя ул да хуҗасына теләктәшлек күрсәтә, бармыйм булгач бармыйм, дип үҗәтләнә... Нишлисең, нәрәт бирелгән: син колхозчы, син кол, эштән башканы дәгъваларга синең хакың юк.
Бүген бөтен җырларның сүзе дә, көе дә онытылган: егетнең юлдашы – моңарчы бер генә тапкыр да татымаган сагышлы бер сагыну иде.

Тау өстеннән җәелеп киткән басуның бер башы – Югары оч зиратына, икенче башы рәт-рәт утыртылган каеннарга тоташа. Басу инде буразна-буразна итеп казылган, бәрәңге, кайсы тавык йомыркасы, кайсы бала башы хәтле булып, таралып ята. Монда да бүген мәктәп балаларын менгергәннәр, әле җыелып бетмәгәннәрме, капчык көтәләрме – эшкә тотынмаганнар, каеннар тирәсендә чиләкләренә тезелеп утырганнар да чыркылдашалар.
Нургаян, тракторы белән килеп туктауга, кабинасыннан туп-туры арбасына сикерде, амбардан кочак-кочак итеп алып килгән капчыкларны җиргә ташлады. Үзе, шушы кычыткан чыпчыклары арасыннан өзелеп-өзелеп күрәсе килгән кешесен табарга теләгәндәй, өметсез генә бер караш белән кыз-кыркын ягына күз атты. Һәм... тапты да! Бәрәңгегә менгән кызлар арасында, башын аска иебрәк, кара сырма, кара итәк кигән, бүген инде алсу шәл бәйләгән Зәйтүнә дә бар иде!
И, болай булгач! Чөгендер басуына бар, дип, райком секретаре хет үзе ялынып килсен хәзер – Нургаян теше-тырнагы белән ябышып булса да шушында, тәгәрәп яткан бәрәңге арасында торып калачак...
Кыз исә аның тракторының зәңгәр түбәсен әллә кайчан абайлап алгандыр, йөрәгенең күгәрчен канат каккандай лепер-лепер итүе башкаларга ишетелмәсен дип, кулын күкрәгенә куеп, башын игәндер. Бит очларындагы кайнарлык ялкын булып кабына күрмәсен дип, шәлен йөзенә табарак тарткандыр...
Нургаянга җыр сүзләре әйләнеп кайтты. Теленнән төшеп кенә тамар иде дә басуны яңгыратыр иде:
Су читенә иелдем, Төнбоекка үрелдем;
Бер елмаеп кара миңа, Зәйтүнәкәй, акчарлагым, Күтәрелсен күңелем...
Юк шул, анысына батырлык җитми... Кара инде, әллә берәр тылсым көче бармы соң бу кызда? Башны гел аның ягына борасы, күзне алмый карап кына торасы килә үзенә. Агыйдел камышы шикелле зифа сыны, сырма кигән килеш тә йөзек аша үтәрдәй нечкә биле, оялчан карашы, яп-якты нур бөркелгән түгәрәк йөзе үзенә тарта гына бит, әй. Югыйсә, як-ягыңа боргалансаң, төпченеп-төпченеп карасаң, башка кызлар арасында аннан да чибәррәкләре, шомырт кебек кара яки кыңгырау гөлдәй зәңгәр күзлеләре, мине үп, дип чакырып торган күперенке иренлеләре, толымнарының билгә түгел, үкчәгә җиткәннәре бардыр. Юк инде, күңел күзе дә, маңгай күзе дә шушы кызыкайдан башканы күрми түгелме? Күрми дә, күрергә теләми дә... Нәрсә булды соң әле бу? Кем әйтмешли, февраль микән, март микән – гыйшык микән, дәрт микән...
Бу – мәхәббәт иде. Моңарчы үзенә буйсындырмаган, йөрәкне чемер-чемер китермәгән тәүге, чиста, саф, эчкерсез мәхәббәт могҗизасы иде.
Кызлар-егетләр, җиргә ташланган капчыкларны күбрәк эләктерергә теләп, кош көтүедәй шул якка ябырылдылар. Үзләре көләләр, әйткәләшеп тә өлгерәләр, капчык бүлешәләр. Нургаяннар чорында да нәкъ шулай иде, чөнки укучылар, икешәрләп басып, туп-туры берничә рәт ала да, тизрәк шуның карап-карап күзне күгәртердәй икенче башына чыгып җитәргә ашыга. Хәлдән таеп булса да чыгып җиттеңме, чиләк өстенә утырып яки җиргә чүмәшеп, рәхәтләнеп ял итә аласың. Иртәрәк чыктыңмы, димәк, иң соңгы кеше сөйрәлә-
сөйрәлә эшен бетергәнче, иң күп ял тәтегән дә син булырсың... Дөрес, намус дигәнең бимазаласа, чиләгеңне күтәреп, күршегә ярдәмгә ашыгасың, әнә бит, бахырлар, җан-фәрман эшләгән кыяфәт чыгарсалар да, артта сөйрәләләр... Яртылаш балчыкка каткан бәрәңгене башта өемнәргә өяргә, аннан чиләк белән капчыкка тутырырга, тук капчыкның авызын бәйләп, бастырып куярга кирәк. Ул капчыкларны егетләр арбага чөеп аталар, өстә торганнар рәтләп тезеп баралар – эшлим дигән кешегә эш җитәрлек!
Нургаян, кабинада утырган килеш, әледән-әле Зәйтүнәнең ал шәле балкыган рәткә күз ташлый. Ике кыз, артык каударланмый гына эшләгәндәй күренсәләр дә, иң алдан баралар, чиләкләре уйнап кына тора. Чү, капчыклары бетеп китте түгелме соң? Их, белгән булса, Нургаян трактор кабинасына кочак-кочак салып куйган булыр иде дә, менә хәзер, шуларны күтәреп, кызның алдына ялт кына барып басар иде. Бүген бит сәлам бирешергә дә, сүз алышырга да җай булмады. Ярар, арбаны бушатып урап килгәндә, акыллырак булыр...
Буш арбасының тәгәрмәчләре җиргә әллә тиде, әллә юк, басуга менеп җитүгә, Нургаян арба өстеннән янә бер өем капчыкны алып ташлады, бер-берсенә бәрәңге атышып, шаярып утырган кызлар-егетләр янә шул тарафка ябырылдылар. Зәйтүнә арба янына килеп баскач, егет аның каршысына сикереп төште дә:
– Зәйтүнә, капчык биримме? – диде, «исәнме-саумы»лап тормыйча, турыдан ярып.
Кызның керфек арасыннан рәхмәтле дә, сөенечле дә бер нур түгелде, бу юлы да тавышы ипләп кенә чыкты:
– Бир соң...
Кабинага таслап төреп куелган капчыклар кызның култык астына күчте. – Һай, абый! Кеше араламасаң...
– Кара, кара, Зәйтүнәгә асубыйны апкилгән түгелме?
– Әллә күзең төштеме, Нургаян абый?
Чаярак кызларның берсен-берсе бүлеп көлешүе бөтен басу өстенә таралды.
Укытучы апалары, шәл астыннан бүселеп чыккан чал чәчләрен рәтли-рәтли: – Эш калдырып телгә салынмагыз, әйдәгез, әйдә, – дип, аларны үз рәтләренә кумаса, комач кебек кызарган Зәйтүнә, җир ярылса, шунда кереп качар халәткә
җиткән иде.
Кызлар көлешүдән туктамый гына эшкә тотындылар.
Кайчандыр Нургаянның үзен дә укыткан өлкән яшьтәге укытучы, егетнең
дә югалып калуын сизеп, аңа үз итеп елмайды.
– Күзең төшсә дә гаеп түгел, үскәнем. Зәйтүнәгә җиткән юк авылда.
Уңганлыгы дисеңме, ул сабырлыгы, тыйнаклыгы дисеңме... – Бүтәннәр колагына ишетелмәслек итеп, пышылдап кына әйтте дә, кайберәүләрнең тагын сабыйларча бәрәңге ыргытып уйный башлауларын күргәч, ах-вах килеп, шулар янына ашыкты. – Җиткән егетләр бит инде сез, кайчан акыл керер, ә... Башын ярасың бит, куй бәрәңгеңне...
– Апа, апа, Зиннурга табышмак әйткән идек, дивана кебек көлә. Әйтегез әле, туктасын... – Егетләрнең берсе, артка борылып башкаларга күз кысты да, теләктәшлек өмет итеп, бер гөнаһсыз йөз белән укытучының күзенә текәлде.
– Башта эшләгез, аннан уйнарсыз... Кая, ниткән табышмак? – Укытучы, чәченә чал төшсә дә, күңеле белән үзе дә бала иде шул.
Зиннур дигәннәре, иптәшенең йодрык күрсәтүен күрмәмешкә салышып:
– Ач булса – ята, тук булса – торып утыра, ди, нәрсә соң ул, апа? – диде, булышыгыз инде дигәндәй, ялварулы тавыш белән.
Апалары ялт кына аның култык астындагы буш капчыкны тартып алды да егетнең борын төбендә селкеде.
– Күп сөйләнеп торганчы, менә моны авызына кадәр тутырсаң, нәрсә икәнен бик тиз белер идең...
– Ну-у, апа, нигә әйттегез инде...
Ике йөрәкне бер иткән мәхәббәт яралсын өчен, челтерәп аккан чишмә буйлары, кыя тау итәкләрен юган диңгез дулкыннары, тургайлы тугайлар, шау чәчәккә күмелгән болыннар, шадраланып торган күл өсләре, шәһәрнең ясалма бакчалары, тукталышлары, пятачоклары булу һич мәҗбүри түгел. Мамык кебек сихри карлар яуган мизгел дә, ләйсән яңгыр астында гөрләвекләр челтерәгән чак та, алмагач-шомыртларның, туй күлмәге киеп, җил кочагында биегән мәлләре дә мәҗбүри түгел. Мәхәббәт һәр йөрәккә үз мизгелендә, үз төсендә, үз матурлыгында килә дә куна икән. Ул кыршылып беткән иске сәпидкә утырып килергә дә мөмкин икән, яңгырдан соң итеккә ябышып интектерә торган басу туфрагыннан да гөл булып күтәрелә икән, искерә төшкән кара сырма, зәңгәр түбәле трактор төсендә дә була ала икән... Бу – гаҗәеп бер хис икән: башыңны әйләндерә, йөрәгеңне иләсләнеп тибәргә мәҗбүр итә, кичә генә дөньяда барлыгын да белмәгән берәү кинәт кенә синең аерылгысыз өлешеңә әверелә. Шулчагында аптырап уйланасың: ә моңа тиклем? Моңа тиклем шул берәүсез ничекләр яшәлгән соң?..
Дөрес, әле Нургаян да, Зәйтүнә дә күңелләрендә купкан бу сәер давылга «мәхәббәт» дип исем кушарга өлгермәделәр. Аларның йөрәкләре, хуҗаларына буйсыныпмы, буйсынмыйчамы – бер-берсенә тыелгысыз булып тартыла, бары шул гына иде...
Ярый әле тау түбәсендәге басуга бәрәңгене гектарлап-гектарлап утыртканнар. Ярый әле ул бәрәңгене җыярга, өяргә, төяргә тугызынчы- унынчы сыйныф балаларын чыгарганнар. Ярый әле амбардан капчыкларны, күзгә кырып кына салгандай, саранланып кына тоттыралар. Юкса, Нургаянга үткәндә дә, сүткәндә дә Зәйтүнәгә капчык бирергә туры килмәс иде, кыз да аңа, озын керфекләрен күбәләк канаты кебек лепердәтеп, рәхмәтле төбәлмәс иде, егет шул караштан исереп, кабинасында бертуктамый җыр көйләмәс иде.
«Мин сине капчык белән кулга ияләштердем», – дип шаярта иде Нургаян соңыннан, туйлар ясап кавышкач. И-и, аңынчы соң, дүрт ел йөрделәр, дүрт ел!.. Әлеге дә баягы бәрәңге басуында эшләгәндә, яңгыр ява башлагач, балаларга кайтып китәргә кушылды. Берәүләр, яшьлекләре белән, көзге яңгырга да кинәнә-кинәнә, чиләкләрен башка киеп, уйный-көлә җәяү кайтып китте, берничәсе арбадагы капчыклар янына сыенды, ә Зәйтүнә белән аның иптәш
кызын кабинага утыртты Нургаян.
– Иң юкалары сез, икегез бер кешелек, – дип шаярткан булды егет, үз
гамәленә аклану табып.
Әйтерсең, аның йөрәк ялкынын бүтәннәр күрмиләр дә, сизмиләр дә! Юлын юри Түбән очтан башлады Нургаян. Балаларның берише шунда
коелды. Югары очка кергәч, арбада капчыклар гына утырып калды. Тыкрык башында Зәйтүнәнең иптәш кызы да җиргә сикерде. «Җәяү атлыйм» дип аның артыннан талпынган Зәйтүнәгә Нургаян:
– Әйдә, капка төбеңдә төшәрсең, чыланып йөрмә, – диде, әлегәчә кызның кай тирәдә яшәгәнен, кем кызы икәнен белмәсә дә.
Бераздан кыз, тәрәз каршында балан куагы үсеп утырган дүртпочмаклы өйгә ымлап, шунда туктарга кушты.

– Бәй, Халисә апаның синең кебек кызы бармыни? – диде Нургаян, минутларны сузар өчен болай да әкрен генә барган тракторны бөтенләй ташбака адымына калдырып. Аннан башын чайкап: – Кара, без бер мәктәптә укыганбыз була түгелме соң? – дип өстәде.
– Шулайдыр инде. Түлке мин сине гел белмим, күргәнем дә булмады, Нургаян абый, – диде кыз, үзе, энҗе тешләрен җемелдәтеп, ихлас елмайды.
Нургаян, кепкасын баш артына шудыртып, башын кашыды.
– Вәйт кызык, мин дә сине хәтерләмим... Һи, хәтерләргә, мин сигезенчедә укыганда, син башлангычта гына чатыр чабып йөргәч соң...
Икесе дә тын калдылар. Трактор инде баланлы капка төбен узып бара иде.
– Мине калдырырга онытасың бит, Нургаян абый, – диде кыз, ишеккә тотынып.
Егетнең менә болай, тиз генә аннан аерыласы килми иде, ул:
– Бу бәрәңгене амбарга менгерик тә, кайтышлый төртеп булса да төшерермен, – дип шаяртты.
Тик кыз шунда ук җитдиләнеп китте.
– Юк, – дип, егетне кискен генә бүлдерергә ашыкты. – Төшәм. Болай да инде, әнкәй күреп калса...
– Алайса, кичке уенга чыгарсыңмы соң, Зәйтүнә?
Нургаян аңа туп-туры текәлде, утлы караштан ике бите мәк чәчәгедәй янарга тотынган кыз үзе дә сизмәстән баш какты, аннан кыюсызланып кына: – Әнкәй рөхсәт итсә инде... Чыгып йөргәнем юк бит, – диде дә, ишекне
ачып, җиргә сикерде.
Аның борылып каравын көтеп тилмергән егет аркада тибрәлгән ике калын
толымга текәлеп торды, кузгалып китәргә ашыкмады. Өмете акланмагач, үзе дә, тракторы да авыр сулап кына амбар ягына юл тотты.
Аларны Зәйтүнәнең күз карашы койма ярыгыннан байтак кына озатып барды.
Инеш буенда тәмәке көйрәтеп, көлешеп торган егетләр, авызларына су капкандай, кинәт тын калдылар.
– Нәрсә дип күзегезне чекерәйттегез, кеше күргәнегез юкмы әллә? – Яулыгын галстук кебек муенына ураган чая тавышлы кыз тирә-якка шаян караш ташлады. Аның култыгына тотынган, озын толымнарының берсен аркасына, икенчесен күкрәгенә салындырган зифа буйлы Зәйтүнә исә, керфек күтәрергә дә оялып, егетләр яныннан йөзеп кенә үтте.
– Тәк, монысы ниткән асылкош булды бу? – Егетләрнең берсе, өлкәнрәк күренгәне, кепкасын баш артына этеп куйды да теш арасыннан гына җиргә чертләтеп төкерде. – Үзем кармак салам, ишетеп калыгыз...
– Сиңа каба торган балыкка охшамаган түлке... – Икенчесе шулай диюгә, ярны җимерердәй итеп шаулап көлештеләр.
– Ипи шүрлегеңне сакла, энекәш, менеп төшмәсеннәр... – Кепкалы егет, ачусыз гына җилкәсеннән какты да кызлар артыннан атлады, башкалар да, тәмәкеләрен ташлап, шул якка ашыктылар.
Көзге кич салкын булса да, яшь-җилкенчәк туңуны белми дә, уйламый да: уртада кыз-кыркын уен оештырып мәш килә, читтәрәк, Сабантуйдан калган эскәмиягә сеңеп беткән гармунчы егет, бер көйдән икенчесенә сикереп, бармакларын яздыра. Зәйтүнә, күрше кызыннан бер адымга да калмаска тырышып, ул кай почмакка барса, шунда иярде. Сабакташ кызларын күргәч кенә, эченә җылы йөгерде, алар Зәйтүнәне уратып та алдылар, үзләре янына уенга да дәштеләр.
– «Чума үрдәк, чума каз»ны уйныйбыз, үзеңә пар эзлә тизрәк.
– Эзләп интекмә, Зәйтүнә, үземне генә сайла, – дип, каршысында җир астыннан калыккандай Нургаян пәйда булып, үзен җитәкләп алуга, кызның йөзенә ут капты. Кайда булган да каян карап торган диген, күзгә дә чалынмаган иде...
Йөзендәге кайнарлык бармак очларына кадәр таралды бугай. Бая гына салкын тоелган кич тә кинәт җанны өтәрлек булып җылынды...
Уен башланганчы ук җитәкләшеп торуларыннан уңайсызланып, Зәйтүнә Нургаянның учыннан әкрен генә кулын алды, оялып, читкәрәк тайпылды.
– Нургаян абый, бүген дә җырламыйм, дисәң, Зәйтүнә белән бастырмыйбыз сине! – Кызларның берсе шаярып бармак янады. – Сүз бирсәң генә уйнатабыз! – Зәйтүнә нәрсә ди бит... – Нургаян, беркемнән дә читенсенмичә, кызның
күзләренә туп-туры текәлде. – Ул җырла дисә, рәхәтләнеп җырлыйм! Гомерендә беренче тапкыр кичке уенга чыгып, игътибар үзәгендә калган Зәйтүнә нишләргә дә белмәде, аптырап, кара итәген учы белән сыпыра-сыпыра:
– И-и, Нургаян абый, нишләп миннән сорыйсың? – дип кенә дәшә алды.
– Әйт, Зәйтүнә, берүк җырла, диген! Әйт инде тизрәк! – Кызлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, аның янында гөрләштеләр. – Алайса, шулай ялындырырга ярата ул Нургаян абый!
– Бәй... җырласын соң...
«Чума үрдәк» тә уйналды. Кара-каршы басып, «Челтәр элдем читәнгә...» дип тә уйнадылар. «Капкалы» да калмады. Нинди генә уен булмасын, Нургаян Зәйтүнәдән бер адым да читкә китмәде. Моңарчы клубка чыкса – кызыл постаулы өстәл янында егетләр белән шашка, домино сугып утырган, кызлар оештырган уенга бөтенләй катнашмаган егетне алыштырып куйганнар диярсең. «Йөзек салышлы» уйнаганнан соң, үзенә эләккән җәза өлешен дә беркарусыз башкарды Нургаян, түгәрәк уртасына чыгып басты да ялындырмый гына җыр сузды:
Безнең авыл өсләрендә Йолдыз яна яктырак ла, Йолдыз яна яктырак. Айга да йолдыз бик якын, Син генә миннән ерак.
Егет моңның үзе белән сугарылган иде. Моңлы тавышы тәнне чемердәтә, җанны айкый, керфекләргә ирексездән яшь тамчысы элә.
Ул да булмады, Нургаян кисәк кенә дәртле җырга күчте:
Урам буе, юл буе ла,
Идел буе, су юлы.
Көттем, җаным, чыгарсың дип, Йокламадым төн буе...
Яшьлек ваемсызлыгы, беркатлылыгы, самимилеге, җүләрлеге белән матур. Акыллы булса, ул инде чал сакаллы, чал чәчле булыр иде.
– Нургаян, син лутчы җырлама. – Кепка кигән баягы егет, Зәйтүнә ягына уфтанулы караш ташлап, Нургаянга борылды. – Бөтен кызны үзеңә каратасың да, безгә бер пачут та юк аннары.
– Әй, кем әйтә моны? – Кызларның берсе үртәп тә, бераз үртәлеп тә аның биленә төртте. – Бөтен кызны озатып чыктың бит инде!

– Озатса, мин бит яхшы нияттән генә. Караңгыда адашмасыннар, өйләренә туп-туры кайтсыннар, дип кенә, матурым...
Зәйтүнә Нургаянның моңлы җырыннан тәмам әсәренгән, йөрәген аңлашылмый торган сәер бер хис урап алган, кушылып җырлыйсы да, сулыгып-сулыгып елыйсы да килгән шикелле. Уен дәвам итеп, йөзекнең үз учында йомарланып калуын да абайламаган икән: йөзек кемдә, сикереп чык, дип, кат-кат әйткәч кенә уртага чыгып басты.
– Мин әтәч булып кына кычкыра беләм, – диде ул, әллә нинди җәза биргәнче, җиңелрәген сайлап.
Тик кызлар аны тыңлап тормадылар, башын янтайтып утырган гармунчыга кул изәп:
– Инсаф, уйна, Зәйтүнәне биетәбез. Мәктәптә аннан да матур биюче юк, – диештеләр, күгәрченнәр кебек гөр-гөр килеп.
– Ниндәйне җиппәрим? Маричамы, урысчамы – әйтсен генә! – Инсаф дигәннәре гармунның сул як бакасын кинәт каты итеп кычкыртты.
– Диваналанып утырма! Татарча уйна. Ниемә сиңа урыс көе?
– Татарча тек татарча! – Инсаф, күзләрен йомып, бию көе сыздырып җибәрде.
Түгәрәк уртасында бераз тартынып басып торган Зәйтүнәнең аяклары, дәртле көйгә буйсынып, үзеннән-үзе биеп китте. Аккош булып та йөзде ул, күбәләк булып та бөтерелде, таң җиле булып назланып үтте, толымнарына урала-урала, каен кызы булып тибрәлде. Гүя көз төсенә кергән чирәм өстендә искерә төшкән кәлүш түгел, биек үкчәле чигүле читекләр тыпырдый; җилгә сибелгән толымнарның очында да гап-гади чүпрәк тасмалар түгел, көмеш чулпылар чыңлый...
Нургаян, көзге караңгылыкны яктырткан матурлыкны күреп, өнсез калды. Яшьлеге, сафлыгы, яктылыгы белән матур иде Зәйтүнә. Егетнең күңеленә әллә каян гына бер хис килеп кунды: нәзек билле, зифа гәүдәле бу кызыкайны дөньяның бар усаллыгыннан, явызлыгыннан, авырлыгыннан сакларга теләү иде ул. Баягы кебек, кайнар кулларын үз учына яшерер иде дә яныннан бер генә минутка да җибәрмәс иде, икесе бербөтен булып, гел янәшә атларлар иде. Гел, һәрчак, һәрвакыт...
Нургаянның, нишләптер, кисәк кенә күңеле тулды.
Зәйтүнәне озата кайтканда, ул берара эндәшми генә атлады. Кызның:
– Матур җырлыйсың икән, Нургаян абый, – диюеннән генә исенә килгәндәй
булды. Үзенең кайда, кем белән икәнен аңлаудан авылның караңгы урамы яктырып китте, ул ипләп кенә кызны җитәкләп алды.
– Минем бит бүтән эшем юк, тракторда җырларга өйрәнеп кенә йөрим, – диде шаяртып. – Менә син ул, ай матур биисең, Зәйтүнә, күз генә тимәсен!
– И, күз тиярлек ди... – Зәйтүнә, күзгә күренмәгән нурда коена-коена, үзалдына елмайды. – Кәлүшләремә тисә генә... Вәт чын биючеләрне әйт син! Быел Сабантуйга башкортлар килгәние бит кансирт белән, андагы кызларны син дә күргәнсеңдер инде! Биек үкчәле ап-ак читек кигәннәр, әнекәем, ул читекләрнең матурлыгы! Үзләре тыпырдый, билләһи... Их, шундый читекләрем булса!
– Ак читек? – Нургаян, шул биючеләрне күрергә теләгәндәй, күзен күккә күтәрде. Йолдызлар куенында тибрәлгән ай, аңа күз кысып, читкәрәк шуышты. – Синеке дә булыр, Зәйтүнә, үзем алып бирермен, яме.
– Кызык кеше икән син, Нургаян абый. – Зәйтүнә атлаган уңайга, авызын 
учы белән каплап, рәхәт итеп көлеп куйды. – Андый читекне кем сатсын... Сатса да, бик кыйбаттыр ул... Хыялланырга ярый инде.
– Юк инде, алып бирәм дигәч бирермен, әйткән сүз – аткан ук! Сүзендә тормаган кешене җенем сөйми... Менә туйлар ясап, миңа кияүгә чыккач, көннәрдән бер көнне шул ак читекне алып кайтырмын да тып итеп каршыңа куярмын әле, биисең килсә биерсең, аны киеп, керт-керт басып, чишмәгә йөрсәң дә бер сүзем юк...
Зәйтүнә, аның сүзләрен ишетеп, инде тыела алмый көләргә тотынды.
– Кияүгә? Китчәле, Нургаян абый, мин бит әле мәктәпне дә бетермәгән. Син бит мине рәтләп белмисең дә. Әйтәм бит, кызык кеше икән син.
Нургаян аңа кушылып көлмәде, киресенчә:
– Мәктәпне дә бетерерсең, мин бит сине иртәгә үк кияүгә алам, димим. Көтәрмен, – диде, тагын да җитдирәк итеп.
Алар тыкрык буеннан борылуга, сүзләре бүленде, кемнеңдер ишегалдында эт өргәне ишетелде. Аңа тагын берничәсе кушылды. Кайдадыр, саташып, әтәч тә кычкырды. Капка төпләрендә парлашып утырган яшьләр күзгә чалынды. Зәйтүнә кулын Нургаянның учыннан алырга теләде, тик егет аны ычкындырмады.
– Нургаян абый, мин оялам, – дип пышылдады Зәйтүнә, – берәрсе күреп әнкәйгә җиткерсә...
– Һи, алай курыксаң, бүтәннәр җиткергәнче, Халисә апага үзем барып әйтермен: Халисә апа, диярмен, кызыңны җитәкләп кайттым, кулларымда күтәреп кайтсам да ярыймы, диярмен...
– Китчәле, Нургаян абый... – Зәйтүнә, нидер уйлап, башын иеп атлады. – Белде инде ул...
– Нәрсәне?
– Кич чыгам, дигәч, кем белән, кая барасың, дип ныгытып төпченде дә әйттем инде. Нургаян абый чакырды, дидем...
– Шуннан? – Ни кыю Нургаянның да эченә ут йөгерде. – Нәрсә диде?
– Саимә малаемыни, диде. «Армиядән кайткан, олы җегет бит ул», – дип каршы килгәние дә башта. Торды-торды да, берүк әйбәт кенә йөрегез, дип чыгарып җибәрде. Бүтән кеше, дисәм, мәңге чыгармас иде, син дигәч, нишләптер бик тыныч күренде әле әнкәй. – Зәйтүнә беркатлы гына шулай диде дә кыңгырау кебек чыңлап көлеп җибәрде.
Нургаян җиңел сулап куйды. Тик бу юлы да җитдилеген җуймады:
– Зәйтүнә, «бүтән кеше» булмасын иде шул, минем сине берәүгә дә бирәсем килми. Бер күрдем – яраттым. Гомерлеккә дип.
Зәйтүнәнең аяк астында җир тибрәлгәндәй булды. Тез асларына тиклем калтырау йөгерде. Чәч төпләре тирләп чыкты. Тавышы качты. Мизгел эчендә бер янды, бер туңды.
– Абау... Син бигрәк... батырланасың, Нургаян абый.
– Бәй, кыюсыз төлке ачка үләр, ди. – Нургаян, үз калыбына кереп, шаяруга күчте. – Яратам дип әйтергә сузып йөриммени? Аңа айлар, еллар кирәкмидер инде. Үз сүземне әйттем. Син дә беркөн шулай диярсең әле, менә күр дә тор. Мин көтәрмен, күпме кирәк – шулкадәр көтәрмен. Түлке егерме бишеңне тутырсаң, өйләнмим, карт кызга өйләнергә, син мине...
Зәйтүнәне баягы кебек көлү өянәге биләп алды. Күпме генә тырышмасын, тыела алмады, керфек төпләренә яшь тибеп чыкканчы көлде дә көлде.
– Миңа унҗиде дә тулмаган бит әле, Нургаян абый, нинди егерме биш...

Карт кыз ди, абау!.. Унны бетерсәм, Алабугага – училищега, китапханәчелеккә укырга барыр идем, укытучылар да шулай ди... Анда да егерме биш булмый әле, Нургаян абый!
– Мин көтәрмен, Зәйтүнә, көтәрмен... Син, ни, абый димә инде, Нургаян гына диген, яме...
– Ярар, ярар, Нургаян абый!
Очрашып йөрүләренә дүрт ел булгач, Зәйтүнә Нургаяннар йортына килен булып төште – көзге муллыкта кулдан килгәнчә шаулатып туй ясадылар.
Яшь киленгә су юлы күрсәтергә барганда, иңбашына көянтә аскан ак күлмәкле Зәйтүнәгә дә, аны җитәкләгән Нургаянга да сокланмаган кеше калмагандыр: икесе дә күз явын алырлык чибәр, бер-берсенең күзенә генә карап торалар, бар булмышларыннан мәхәббәт нуры сирпелә.
– Зәйтүнәкәем, нәрсәгә дип дүрт елга сузганбыз инде, ә? Өйләнүнең бернәрсәсе дә юк икән бит, – дип пышылдады Нургаян, кәләшенең колагына иелә төшеп, гадәтенчә, шаярудан арына алмыйча.
– Китчәле, Нургаян, кеше ишетмәсен, болай да бөтенесе безгә генә карый, – диде Зәйтүнә, иренең беләгенә сыенып.
– Яратасың инде син «китчәле» дигән сүзне. Ну хәзер чыбыркы белән кусаң да китү юк, Зәйтүнәкәем. Син – минеке, мин – синеке! Законный төстә!
– Сиңа шаяртырга гына булсын.
– Сөйләвен чын сөйлим. Тик менә вәгъдәмне үти алмадым, Зәйтүнәкәем, шунысы күңелне кыра.
Зәйтүнә, сүзнең нәрсә турында икәнен аңламыйча, сәерсенеп китте, аптырап иренә карады.
– Нинди вәгъдә, дисең?
– Туй булды, ак читек булмады бит әле. Әллә кайлардан белешеп карадым, дөньясында бер пар читек сатучы табылмасын инде. Су юлына шулар белән кетердәтеп кенә атлап барырсың дип хыялланган идем дә...
Әллә кайчангы сөйләшүне көчкә исенә төшереп, Зәйтүнә, елмая-елмая, читкәрәк тайпылды, тагын «китчәле» дигән сыман, кул селтәде.
– Янымда син булгач, читек тә, итек тә кирәкми, Нургаян, уйнап әйткән сүз белән башыңны катырма.
– Ирмен дигән ир-егет сүзендә торырга тиеш, Зәйтүнә... Алайса, ничу ир исеме күтәреп йөрергә...
Бәхет өчен күп кирәкми икән.
Яныңда өзелеп яраткан кешең булып, һәр иртәне аның янәшәсендә уяну, калын толымнарның хуш исенә исереп, берара күзне ачмый гына үзалдыңа елмаю да бәхет икән. Өйгә кайтып кергәндә, мич алдында табагач уйнаганын күреп, коймак исенә хозурлану да бәхет. Яулыкларын бердәй арттан чөеп бәйләгән әнкәң белән хатыныңның кара-каршы чөкердәшеп чәй эчкәннәренә соклану да бәхет. Җырлый-җырлый эшкә дип чыгып китү дә, көн үткәнче, пар канатыңны өзелеп сагыну да, йөгерә-йөгерә өйгә кайту да бәхет. Тупырдап торган нарасыеңны учларыңда сикерә-сикертә, аның гөнаһсыз күзләрендә үз чагылышыңны, дәвамыңны күрү дә бәхет икән. Сау-сәламәт булып, гап-гади җан тынычлыгына кинәнү – бәхетнең үзе. Бу гадилек янында акча таулары да, алтын-көмеш тулы сандыклар да тузан бөртегенә тиң. Әгәр җир йөзендә һәр кеше шушыны аңлап, бәхетенең кадерен белеп яшәсә, дөнья елмаю белән тулыр иде. Сугышлар да, җир һәм мал бүлешүләр дә, җан кыюлар да булмас иде.
Нургаян бәхетле иде. Басу юлында Зәйтүнәне күреп калуы, йөрәгенең аны
сайлавы, яратып туймавы белән бәхетле иде. Инде уллары Наилнең туп кебек тәгәрәп үсеп килгән чагы, әтисе белән әнисе сөеп туялмыйлар үзен, ике яшен тутырса да, әле күкрәк сөтеннән дә аерылганы юк. Болар барысы да бәхет иде.
Утыз җиде ел элек бәхетләре түп-түгәрәк иде аларның. Көзгә кергәнче. Урып-җыю башланганчы. Йорт бусагасын бәхетсезлек атлап кергәнче...
Язгы чәчү төгәлләнгән көннәрнең берсендә Нургаян, Вәсимгә ияреп, Уфага барырга җыенды. Дустының сеңлесе Сабантуй алдыннан кияүгә китәргә әзерләнә, туйга кирәк-яраклар алырга дип, башкорт ягына чыгарга уйлаганнар икән. Ни дисәң дә, анда һинд чәенә дә, каплы-каплы ак майга да кытлык юк, машина юнәтә алсаң, бер барганда, чемоданы белән төяп кайтасың. Вәсим рәисне йөрткән «УАЗигы» белән шунда барырга ниятләгәч, Нургаянны да кыстады, җай булганда урап кайтыйк, диде.
– Тышына фил төшкән сары чәй булса, берүк алырсың инде, Нургаян, искәйләре үк такта чәйне бәреп ега бит, – диде Зәйтүнә, ниләр кирәген кат-кат исенә төшереп. – Үзеңә Сабантуйга кияргә кыска җиңле күлмәк булмасмы... Наилгә колготки белән носки кирәк ие. Ак майны онытмассың да онытмассың инде. Әнкәй яраткан хәлвә күренмәсме; аңа ярардай прастуй оек күзеңә чалынмасмы...
– Ярар, анысы булмаса да, әле искесе дә тузмаган. – Саимә, килененең сүзләренә күңеле булып, чәчәкле күлмәк кесәсендәге өч тәңкәне Нургаянның кулына сонды. – Митликаплы1 прәннек күрмәссеңме, Зәйтүнә шуны ярата...
Нургаян, авызын ерып, туза төшкән сары тышлы чемоданны һавага чөйде.
– Сез мине ярминкәгә озаткандай кыланасыз, – диде ул, әнисенә дә, хатынына да елмаеп. – Уфа кибетендәге бөтен нәрсә монда сыеп бетәр микән соң?
– Чумаданыңа сыймаса, менә монавысын да ал әле, төшеп калмас, җәяү бармыйсың. – Саимә ишек буендагы кадакка эленгән чүпрәк сумканы алып, Нургаянга сузды. – Анда әйберне бүле2 диләр бит. Безнең кибет киштәсендә генә ул... Кансирвыдан күп нәрсә юк. Эче агып, бер-берсенә ябышкан мендәр кәнфитне мәҗбүри бирәләр. Теш үтә торган булса ярар да иде...
– Шул мендәр кәнфитне әллә нишләп яратам инде мин, – диде Зәйтүнә, шүрлектә кәгазь капчыкта беткәннән-беткәнгә торган кәнфитне күздә тотып, каенанасы алдында оялыбрак.
Нургаян ипләп кенә аның аркасына, толымнарына кагылып үтте: янәсе, кыенсынма да, оялма да...
Киткән кыздан, мине дә алып китмәсә ярар иде дип, пумала да куркып тора, ди: Вәсимнең әнисе белән сеңлесе юл буе ниләр кирәген санап бардылар. Тәрәзә челтәре, пәрдә, өстәл-карават җәймәсе, чыбылдык... Кияү йортына алып китәргә дигән исемлекнең очы-кырые юк иде.
– Акча калса, бер-ике яшник кымыз да апкайтырбыз әле, – диде Вәсимнең әнисе, Уфа урамнарының уң ягына да, сул ягына да башын боргалап. – И-и, өйләрнең күплеге! Бу тиклем халыкны ничекләр туйдырып бетерәләрдер...
Нургаян да, ничарадан-бичара төстә, Вәсимнәргә ияреп, иң тәүдә туй бүләкләре эзләшергә мәҗбүр булды: кода-кодагыйга, туган-тумачага җиңле күлмәк, капрон яулык, ситсы-мазар ише әйбер дә кирәк икән... Бер кибеттән чыктылар, икенчесенә керделәр. Хатын-кызлар тукыма төргәкләрен сүтеп- җәеп мәшәләнгән арада Нургаян күрше бүлеккә сугыласы итте. Тәрәзәдән 
шунда эленеп торган мандолинаны шәйләп калган иде, кызык итеп кенә шул тарафка юнәлде. Рәт-рәт итеп тезелгән гармуннарны, баяннарны күреп, исе китте. Алдына да, артына да әйләнеп карады. Һәм... түрдә, укалы камзуллар, каймалы җиләннәр, камчат бүрекләр, көмеш тәңкәле хәситәләр, шөлдерле барабаннар янәшәсендә кукраеп утырган ап-ак читекләрне абайлап, өнсез калды. Шулар иде, Нургаянның хыялында байтактан йөргән читекләр иде алар! Зәйтүнәсе ымсынган, аңа бүләк итәргә иде дигән читекләр! Биючеләр өчен генә дип махсус тегелгәндер, үкчәләренә кадәр көмеш йөгерткәндәй күренә. Сабыр иткән – морадына җиткән, ди, хак шул, хак!
Шатлыктан күкрәккә сыймый талпынган йөрәк тибеше үзенә үк ишетелгән шикелле тоелды. Нургаян ике атлап бер сикерде дә өстәл артында торган кара кашлы, кара күзле кызыкай каршына барып басты.
– Апаем, миңа шушы читекләрне төреп бир, зинһар, – диде ул, ашыга- кабалана костюм кесәсенә тыгылып. Әйтерсең, акчасын шушы минутта эзләп алмаса, әле кул белән тотып карарга да өлгермәгән читекләр күз алдыннан эреп юкка чыгарга җыена.
– Абый, алар сатылмый бит! – Кызыкай, тип-тигез тешләрен балкытып, авызын ерды. – Болар бит күргәзмәгә куелган, сатуга түгел!
Аяк астындагы идән шуышып киткәндәй булды. Нургаян, нәүмизләнеп калган, ярдәм өмет иткән сабый шикелле, як-ягына каранды.
– Үскәнем, ни бәя дисәң дә алам, бик кирәк иде. Хатыныма вәгъдәм бар. Эзләп-эзләп таба алганым юк иде, менә бит, сездә бар икән!
– Абый, бу бит биючегә дип тегелгән. Урамда киеп йөри торган түгел! – Кыз, аны үртәгәндәй, елмаюын белде.
– Минем Зәйтүнәнең биегәнен күрсәң! Клубта бөтен бәйрәмне ул гына бизи, үскәнем! Бәясен әйт тә, алып китим...
Нургаян, моңарчы холкына хас булмаганча, ялынырга ук тотынды. Каршыңа үзләре йөгереп дигәндәй чыксын да, шушы читекләрне алмый кит, имеш! Зәйтүнәнең аякларына үлчәп тегелгәндәй генә күренәләр!
– Үскәнем, синең берәрсен яратканың бармы әле? – Нургаян, күзен читектән аермый гына, кара күзгә эндәште.
Кыз аптырап калды, елмайган иреннәре җыелды, кашлары дугаланып чөелде:
– Нигә, абый?
– Бик каты яратканың булса, мине аңлар идең... Зәйтүнә апаңны сөендерәсем килә. Кайчаннан хыялландык, ак читек алырбыз дип, юк кына бит... Ерактан килдем, монда атна саен йөри торган түгел. Сат инде, апаем!
– Сәер кеше булдыгыз... – Кыз икеләнеп калды, башын кыңгыр салып, бераз уйланып торды. – Хәзер, сорап карыйм әле...
Шулай диде дә, ширма кебек кенә күренгән ишектән башын тыгып, «Өлфәт агай!» дип, кемнедер чакырды. Өлфәт дигәне – кара чалбар, ак күлмәк кигән, сары мыеклы, илле яшьләрдәге таза гәүдәле ир икән. Әбәдләп утырган мәле идеме, салфетка белән авыз тирәләрен сөртә-сөртә пәйда булды да:
– Ну? – дип, кызга бер генә кәлимә ыргытты.
– Менә бу агай читекләрне сатыгыз, нык кирәк иде, ди... – Кыз, инде үзе дә Нургаянга кушылып ялваргандай, баягы самими елмаюы белән аның йөзенә текәлде.
– Бу бит аяк савыты сата торган кибет түгел, энем, анысы чаттагы кибеттә. – Өлфәт кире борылды.
– Анысын әйттеләр әйтүен. Өлфәт агай... – Нургаян, чарасызлыктан ни дияргә белми, сүзен өзде. Тагын түш кесәсенә тыгылды. – Ничә сум дисәгез дә алыр идем. Хатыныма, бүләккә кирәк, бик кирәк.
– Ал соң. Ике йөз сум. – Агай, керфеген дә какмый, шулай диде, үзе мыскыллы елмайды.
Ике йөз сум?! Чәйгә, майга, күлмәккә, оекка дигән акчаларның барысын бергә чыгарып салсаң да, алай ук җыелмас шул... Аена алтмыш тәңкә алып эшлә дә, ике йөз сум... Аны кем уйлаган... Алай да Нургаян кесәсеннән калын тышлы янчыкны тартып чыгарды, Өлфәт дигән ирнең әле дә булса йөзеннән югалмаган карашы астында, янчыктагы берлекләрне, бишлек-унлыкларны кат-кат санады. Йөз җитмеш биш тәңкә...
– Егерме биш сум җитми... – Нургаян шулай дип көрсенде дә, авыр сулап, янчыкны кесәсенә тыкты. Кулга керәм дип торган бәхет кошы учыннан очып киттемени – шулкадәр кызганулы караш белән түрдәге читеккә карады.
Өлфәткә нәрсәдер кызык тоелды, күрәсең, ул борылып кереп китәргә атлаган җиреннән Нургаянның янына ук килеп басты.
– Кара, энекәш, шушы читекне ике йөзгә алыр идеңме? – диде ул, аю биеткәнне тамаша кылгандай, күзен шарландырып.
– Алыр идем. Хатыныма вәгъдә иттем. – Ватык патефон шикелле, Нургаян һаман баягы сүзләрен кабатлады.
– Нәрсә, биимени, әллә сине биетәме?
– Өлфәт агай, хатыны матур бии ди... – Кара күзле кыз инде тәмам Нургаян ягына авышкан иде.
– Биюче... – Өлфәтнең ирен читенә янә мыскыллы елмаю кунаклады. – Ә абзаң үзе җырчыдыр инде...
Нургаянның сабыр савыты тулышты, бу агайның төртмәлегенә тәмам ачуы килде, шулай да кабынып китмәде:
– Безнең җыр капчыгының төбе тишелмәгән, агай. Юкка көләсең, – диде, тыныч булырга тырышып.
– Әллә «Карурман»ны, «Йәнбикә»не суза аласың?
Кара, мыскыллапмы-мыскылларга маташа түгелме соң бу сары мыек? Шуңа сер биреп торырга соң...
Базарларга барсаң, акбүз атның Хаккынаен үзем түләрмен.
Әҗәлләрең җитсә, әйт үземә, Йәнбикә, Синең өчен үзем үләрмен...
Нургаян бернинди тартынусыз җыр сузды. Болын уртасында ирәеп басып тора диярсең – киң сулыш белән, күзләрен йома-йома, рәхәтләнеп моңланып алды да эченнән генә көлеп тә куйды: акбүз ат дип җырлый да җырлавын, ат түгел, бер пар читек алырга да рәте җитеп бетми шул әле...
Күзен ачканда, ни күрсен: сары мыек та, кара күз дә сихерләнгәндәй аңа карап катканнар, үз гомерләрендә «Йәнбикә»не ишеткәннәре юк диярсең.
– Ну моң икән үзеңдә, энекәш! Безнең кеше икәнсең бит! – Өлфәт агай ни өчендер бармак бите белән күз читен сөрткәләде. – Кая килеп, кая китмәгән – китер берәр... утыз тәңкә... Берәр ничек җайларбыз әле... Зинфира, бир читекне агаеңа!
– Әнекәем! Тәки үз сүзеңне онытмадың, әй! – Зәйтүнә аягына тап-таман 
булып кереп утырган читекне, бик кыйммәтле нәрсә күреп, сак кына сыпырды, сыйпады. – Бигрәкләр матур, бигрәкләр ак!
– Синең кебек.
– Нәрсә минем кебек? – Иренең ни дип шаяртуын аңламагач, Зәйтүнәнең күкчәчәктәй күзләрендә сорау чагылды.
– Читекне әйтәм. Синең кебек матур. Синең кебек ак...
Хатыны тыелып кына көлеп куйды. Үзе дә шаярып, иренең борын очына бармагы белән кагылды да:
– Алайса, сыңары – мин, сыңары – син инде. Берсе – матур, икенчесе – батыр, үзсүзле, – диде көлә-көлә. – Боларны киеп биергә чыксам, көлеп егылмам микән, Нургаян? Уңын – син, сулын – үзем, дип күз алдына китереп?
– Көлә-көлә биерсең, Зәйтүнәкәем, болары тузса, яңасын алырбыз, рәхәтләнеп, аякларың талганчы биерсең...
– Сүз бирсәң, таш яуса да үтәрсең икән, Нургаян...
– Гомер буе яратырмын, дидем – анысын да үтәрмен, әнисе. Шушы ак читек кебек пар булып, гел янәшә яшәрбез, яме.
Аш бүлмәсендә чәй әзерләп йөргән Саимә, улы белән килененең сүзләренә елмаеп колак салган җиреннән, үз-үзенә: «Алла боерса... Алла боерса, диегез, балалар», – дип кат-кат пышылдады. Сүзен түр яктагылар ишетмәде. Саимә, юкарып һәм кыскарып калган толым очын бер үрә, бер сүтә, алар янына чыкты.
***
– Без рәтли торганга охшамаган. – Әйтерсең, сүз имгәнеп килгән яшь хатын турында түгел, тәгәрмәче тишелгән йә булмаса ишеге каерылган «Запорожец» машинасы турында бара – баш врач үз артыннан ияргән Нургаянга җилкә аша гына шундый кәлимәләр ыргытты. – Умырткалыкта җитди повреждениелар. Казанга күчерәбез, иртәгә вертолёт була.
Ике көн буе палатада ятып, Зәйтүнәсенә юньле-рәтле диагноз куелмагач, Нургаян тәмам пошаманга төшкән иде. Витамин дип, сәдәф биргән булдылар, авыртуны баса торган укол кададылар, система куеп маташтылар – селкенә алмый яткан хатынның хәле аз гына да яхшырмады.
Стена буяулары кубып, идән сайгаклары шыгырдап торган больница коридоры көндез дә әллә нинди шом белән өретелә, төнен исә, янәшәдә кизү өстәлендә пыскып янган лампа яктысында, бөтенләй котсыз булып күренә. Нургаян бүген дә төнен Зәйтүнә яткан палата төбендәге урындыкта үткәрә иде. Кичә дә йокы күрмәү үзенекен итте: керфекләрне кургаш авырлыгы басып, изрәп киткәч, ирнең башы бер якка янтаеп төште. Йокы ястык теләмәс, диләр шул, шушы уңайсыз халәттә бераз черем иткәч, кулларына кемдер кагылудан Нургаян ипләп кенә башын күтәрде. Рәтләп айнымаган килеш, «Зәйтүнә!» дигән татлы уйдан ирен читенә елмаю йөгерде. Шул минутта ук, коты очып, күзен ачты.
– Жәлләп уяттым, бигрәк җайсыз утырасың. – Кизүдә утыручы шәфкать туташы икән. Шактый өлкән яшьтә күренә, пенсиядә килеш эшләп йөрүеме. Тәбәнәк кенә буйлы, ябык гәүдәле, күзлеген ак косынкасы өстенә күтәреп куйган хатын коридорның теге башына кулы белән изәп күрсәтте. – Бар, санитаркалар бүлмәсендә йоклап ал, улым. Кеше-кара йөри башлаганчы үзем эндәшермен.
– Ә-ә... – Нургаян кулы белән йөзен сыпырды, күзләрен угалады. – Рәхмәт. Мин шушында гына...
– Синең дә аяктан егыласың киләмени? Көчеңне сакла, әле бик кирәк булыр. – Күпне күргән хатын нидер белә идеме, сизенә идеме – авыр сулап куйды. Аның шул ымын тотып алган Нургаянның йокысы мизгел эчендә югалды.
– Зәйтүнә турында... Анык кына әйтүче юк... – Ирнең өмет тулы карашы үз өстәленә таба атлаган ак халатлы хатынның аркасына укталды. Шәфкать туташы тиз генә эндәшмәде. Урындыгын алып утырды, алдында яткан зур дәфтәрне ачып, кайсыдыр битенә каләм белән нидер төртеп куйды, өстәл тартмасын тартып, бүлем-бүлем тутырылган дару сәдәфләрен барлагандай итте. Шуннан соң гына, күзлеген киеп, Нургаянга борылды.
– Казанга озатуларына сөен, энем. Район бүлнисендә, ни дисәң дә, сукыр эчәктән ары китәлгәнебез юк. Монда җаваплылыкны үз өсләренә алырга тормаслар... Башкалада карарлар, белерләр, врачлар да, аппаратлар да җитәрлек.
– Озак яткырырлар микән?
Нургаян хатынын уйлап та, өйдә калган әнисе белән улы өчен борчылып та, сөрелеп бетмәгән басуны исенә төшереп тә беркатлы гына шулай дип сорады. Казан, ни дисәң дә, бакча артында гына түгел, Зәйтүнәсенә атналап-атналап ятарга туры килсә, көнендә генә урап килермен димә...
Хатын кызганулы карашын Нургаянга күрсәтмәде, шуны яшерер өчен, янә өстәленә иелеп, нидер эзләгәндәй кыланды.
– Кем белә инде, энем, кем белә... Тиз булмас инде ул. Байтак озак булыр. Тегенди-мондый җир генә түгел бит, умырткалыгына, биленә килеп төшкән. Алла сабырлык бирсен, хатыныңа да, сиңа да җиңел булмас, энем...
Зур уку йортларында укып врач булмаса да, саллы тормыш тәҗрибәсенә ия шәфкать туташы гомер юлында бу икәүне ни көткәнен ачык чамалый иде. Нургаян исә ул әйткән «озак»ның чыннан да озакка, бик озакка сузыласын кайлардан белсен...
***
– Ашыйсым килми. – Зәйтүнә күзләрен йомды.
Аш кашыгы белән аңа ботка ашатырга җыенган Нургаян берни дәшми сабыр гына көтеп торды. Хатыны күзен ачкач, үҗәтләнеп, кашыкны аның авызына китерде.
– Фигура саклау турында уйлар чак түгел. – Юри шаяртты ир, үзенең күз яшьләрен эчкә йотып шаяртты. Аз гына да кыймылдый алмый как ятакта яткан хатынын кызганып, аның сызлануларын үз йөрәге аша үткәреп, Нургаянның йөрәге елый иде. Шул халәтен ничек тә яшерергә, сиздермәскә кирәк иде – ир, җай чыккан саен, сүзне шаяруга борырга теләде. – Син нәрсә, әнисе, авылга кайтканда, күбәләк авырлыгына калып, мине оятка калдырыр идеңме? Ашатмаган, кысмыр, диярләр, кеше көләр миннән... Яле, ач авызыңны. Син пешергән кебек булмаса да, Казан боткасы да хәтәр тәмле, мин әле аңа үзем май да өстәдем. Менә шулай. Яле, тагын бер кашык. Тагын, тагын...
– За маму, за папу... – Почмак караватта яткан Люба, бу палатага Зәйтүнәне урнаштырганчы, татарча бер кәлимә сүз белми-аңламый иде, тормыш өйрәтә икән, ярыйсы гына төшенә башлады үзе. Менә хәзер дә, Нургаянның, сабый баланы ашаткандай, хатынын кашыклап ашатуын карап ятты-ятты да, түзмичә, сүзгә кушылды. – Мине дә сеңлем шулай ашатты баштагы мәлләрдә. Ир курыкты, термос белән алып килгән ашын калдырды да чыгып тайды. У тебя, Зайтуна, муж не такой, как у меня. Он у тебя золотой. Ешь, если не за себя, то за мужа...

Любаның хәле яхшырак, үзе тотып ашый ала. Балконда кер элгәндә, дүртенче каттан егылып төшкән дә умырткалыгын сындырган. Тулы иренле, керфекләре курчакныкы шикелле өскә кайтарылып торган зур зәңгәр күзле, кырык яшьләрдәге бу хатынның матурлыгы да, вакыт-вакыт усаллыгы, төртмәлеге дә җитәрлек. Нургаянның, дүртенче пациент шикелле, көне-төне палатада булуын Люба башта мыгырданыбрак кабул итте. Янәсе, ничек инде, хатын-кызлар яткан палатада... Тик биредә һәркемнең үз хәле хәл иде, Нургаянның җенесе тиз онытылды. Өченчеләре, Рәзифә дигәне – авыл хатыны, сыерына печән төшергәндә, лапас түбәсеннән егылган, муенын имгәткән. Муенчак кигән килеш ул да караватка кадакланып ята, торырга рөхсәт итмиләр әле. Аны, ичмаса, төзәлер, оныкларыңның туенда тыпырдап биисең әле, дип юаталар. Палатадагы өч хатын тышкы дөнья яктысын алама пәрдәле тәрәзә аша читтән генә, почмаклардан гына күзәтеп яталар. Һәрберсе бүген булмаса иртәгә аякка басачагына өмет итә, шул өмет булмаса, алар өчен тормыш күптән туктар иде. Җан түренә караңгы уйлар үрмәләргә итсә, өмет уты ул уйларның юлына аркылы төшә. Өмет яшәтә, өмет иртәгә кояш чыгачак, иртәгә таң атачак, иртәгә якты булачак, дип искәртә. Бер-берсенә ялганган «иртәгә»ләр айга сузылырмы, елгамы? Тәкъдир китабына кемнәргә ни язылган, нинди сынаулар әзерләнгән – мәңгелек каршында тузан бөртегенә генә тиң адәм баласына боларны белү мөмкин түгел шул...
Авырулар янына туган-тумача килә тора. Күчтәнәчләрен калдыралар, хәл- әхвәл белешеп бераз утыралар да, үз дөньяларын искә төшереп, кайтырга ашыгалар. Ә Нургаян кала. Инде менә ничәнче көннәр, атналар, ул хатыны янында. Люба белән Рәзифә дә аңа инде тәмам ияләшеп бетте, сөйләшергә дә, шаяртырга да көч табалар. Нургаянның, тегеннән-моннан урындыклар ташып, көн саен Зәйтүнәсе янында кунуыннан да мәзәк ясарга күп сорамыйлар, үртиләр, елмаялар. Төннәрен исә, бер-берсенә сиздермәскә тырышып, больницаның сизрәп беткән юрганы белән йөзләрен каплыйлар да, әкрен генә елыйлар.
Зәйтүнә дүрт-биш кашык ботканы мәҗбүриләп йоткач, бүтән кирәкми дип, керфекләрен түбән төшерде. Больницаның тозсыз солы боткасы күңелен болгаткандай булды, шулай да, иренең күңелен төшермәс өчен:
– Тәмле шул. Җитте, тамагым туйды, Нургаян, – диде ул, күз карашы белән генә рәхмәт әйтеп.
– Туярга, әле чәй эчмәдең бит. Кара, кибеттән нәрсә табып кайттым? – Нургаян тумбочка читеннән нәзек борынлы кечкенә чәйнек күтәреп күрсәтте. – Суны шулай да банкада кипәтелник белән кайнаттым әле, моңа ышаныч юк, ярылып китсә... Хәз-зер, бушатабыз да...
Бераздан палата эченә болын исе, урман исе таралды. Тәрәзә буендагы караватта яткан Рәзифә дә түзмәде:
– Җен белән бер икәнсең, үскәнем. Мәтрүшкә кайнаткансың түгелме? – диде, Нургаянга таба борылып. – Кайлардан таптың аны?
– Казанда юк әйбер юк икән бит, Рәзифә апа, мәтрүшкә генә түгел, лимонга тиклем таптым әле мин монда. – Нургаян кояш кебек сап-сары лимонны кулында әйләндергәләде. – Шәһәрнең хлорлы суын тәмләтеп җибәрмәсме. Хәзер, барыгызны да сыйлыйм...
Аларны тыңлап яткан Люба:
– Не поняла, матрёшка – это душица чтоли, душицей же пахнет, – диде, аптыраулы тавыш белән.
Нургаян бераз башын кашып торды, аннан:
– Душитсамы, түгелме, анысын белмим, тётя Люба, матрушка – Казанда да матрушкадыр инде ул, – диде, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, белгәненчә ярып салып.
Зәйтүнәнең әрнүдән генә торган күзләренә, каны качкан иреннәренә, очлаеп калган иягенә сизелер-сизелмәс кенә елмаю йөгерде. Ул, иренә теләктәшлек күрсәтеп, «әйе» дигәндәй, керфек какты.
Зәйтүнәгә яткан килеш чынаяктан су эчү дә җайсыз булгач, Нургаян менә шушындый нечкә борынлы чәйнек эзләп йөргән иде. Аннан эчү уңайлырак булыр шикелле иде, тик беренче коймак төерле була – кош баласын туендыргандай, чәй эчерәм дигәндә, мәтрүшкәле чәй Зәйтүнәнең битенә, муенына агып төште.
– Әбекәй гел теләп утыра иде, кеше кулларына калдырма, ди торган иде, мәрхүмә... – Зәйтүнә бу юлы кызганыч елмайды. – Интекмә, Нургаян. Эчәсем дә килми.
– Тәмле чагында эчми ди. Син ярата, дип, мәтрүшкә, лимон эзләп, Казан базарын аркылы-торкылы әйләндем. – Ире, кечкенә сөлге белән хатынының битен сөртеп, чәйнек борынын янә аның авызына китерде. – Яле, ипләбрәк салсам, түгелми дә, как наять3 кенә була, әнисе...
***
Больницаның тынга каплана торган һавасы тәмам туйдырды инде, тар, каты караватта аунап яту турында әйтәсе дә юк. Тик врачлардан гына һаман бер дә өметле сүз ишетелми шул, тегеләй тикшерәләр, болай тикшерәләр, бирмәгән дарулары, кадамаган уколлары калмагандыр – билдән аста бернинди җан әсәре сизелми, аяклары да төптән киселгән диярсең, тәүбә, тәүбә... Район больницасында ике көн яткан арада да малаен уйлап үзәге өзелгән Зәйтүнәгә Казанга күчерүләре җәза өстенә җәза кебек булды. Операция өстәлендә үткән җиде сәгатьне чамаламаса да, наркоздан айнып, күзен ачкан мәлендә, хатынның күкрәге тулы татлы өмет иде: барысы да артта калгандыр, аякларына җан иңгәндер, табибларның алтын кулы төзәтәсен төзәткәндер... Бүген булмаса, иртәгә аякка басармын дип өметләнә торгач, ай артына айлар ялганды. Ярый әле Нургаяны янәшәдә, һич ялгыз калдырганы юк. Баштарак аннан уңайсызланып иза чикте Зәйтүнә, кыенсынудан янды, пеште, шабыр тиргә батты. Үз ирең булса да, бар булмышыңны аның кулына калдыру, ирнең юеш чүпрәкләр күтәреп палатадан чыгып китүләрен күреп тору һич кенә дә җиңел түгел иде.
– Берәрсен яллыйк, Нургаян, син авылга кайт, әнкәйгә берүзенә авырдыр, – дип тә карады Зәйтүнә.
Юк, ирнең үз киресе кире иде:
– Әйтмә дә, сөйләмә дә. Чит кешегә каратырга ни, син мине кем дип беләсең! – диде ул, башка бу хакта сөйләшмәслек итеп. – Врач та шулай дигән була, сиделка яллагыз, ди. Тапкан сүз...
Зәйтүнәне дәвалаучы Клара Денисовнаны Нургаян башта, авыл гадәте буенча, өнәмичәрәк кабул итте. Бераз тәкәббер дә, усал да, кирәгеннән артык кырыс та тоелды ул аңа. Табиб янына утырып, өеп-өеп сораулар бирәсе, барысын җентекләп сорашасы, Зәйтүнәсен тизрәк аякка бастыру өчен кайдан нәрсә табып булуы турында төпченәсе килә – юк инде, ул фикерләрне татарча 
уйлап, аны күңелдә русчага әйләндереп, вата-җимерә чыгарып салганыңны иркенләп тыңлап тора дисеңме?! Күзлек пыяласы аша кадалып бер карап ала да: – Умыртка баганасына җитди зыян килгән, дидем, компрессионный перелом – миннән ни таләп итәсез? Аңлыйсыздыр, уен нәрсә түгел! – ди, сораган саен
бер үк җавапны тәкрарлап.
Нургаянның да үҗәтлеге җитәрлек, китеп барырга ашыккан табибның
юлына аркылы төшеп, үзенекен кабатлый:
– Аякка басармы? Йөрерме?
Әлегә тиклем анык кына җавап бирмичә, һәрчак «көтәбез, өметләнәбез»,
диюче табиб, ниһаять, дүртенче айга чыккач, җанга җылы бирерлек сүзе белән шатландырды.
– Әллә ничә тапкыр әйттем: хатыныгызның имгәнүе бик җитди, шулай да иртәме-соңмы таяк белән булса да йөрер дип уйлыйм, – диде ул, үз кабинетына килеп кергән Нургаянның чираттагы сорашуына җавап итеп. – Кстати, без аның арка миеннән пункция алырга җыенабыз, «риза» дип, документларга кул куюыгыз кирәк булачак.
Бу минутта, Зәйтүнәсе тиздән аякка басачак, дип торганда, Нургаян үз башын кисәргә дигән кәгазьгә дә кул куярга риза иде. Нәрсә ул пункция, нигә, ни рәвешле алалар – күңелендә бөреләнгән бу сорауларны әлегә җавапсыз калдырып, ир сөенә-сөенә башын селкеде.
Алар монда килеп эләккәндә, табигатьтә җәй ахыры хакимлек итә иде. Гомернең үтүен җырда гына аккан суга тиңләмиләр икән лә: больницада һәр көн, һәр сәгать тышаулап куелган ат шикелле тоелса да, монда да үтә гомер, алай да үтә, болай да... Кара инде, кыш җиткәнен күргәч, күңел ышанмый. Тышта шулкадәр аклык, матурлык, ә монда, шом белән өртелгән стеналар арасында, түшәменә кояш элеп куйсаң да яктырмас палаталар, коридорлар, кабинетлар. Шулай да «таяк белән булса да йөрер», дигән хәбәрдән бөтен больница эченә нур кереп тулгандай булды.
Нургаян күтәренке күңел белән палатага кергәндә, Зәйтүнәсе, башын стенага борып, мышык-мышык елап ята иде.
– Әнисе, сызланасыңмы әллә? – Нургаян, юа-юа уңып, сизрәп беткән простыняны читкә этте дә, хатынының аяк очына утырды, юеш битенә кагылып, күз яшьләрен сөртте. Тәне авыртмасын, чиләнмәсен өчен, Зәйтүнәне йөзтүбән борып яткыра Нургаян, хәзер хет анысын рөхсәт итәләр. Хатыны, арып китсә, керфек кенә кагып ала – ире, аны шунда ук аңлап, тагын уңайлап куя.
Зәйтүнә, соңгы айларда инде гадәтенә кергәнчә, яшь аралаш елмайды, башын бу якка борды. Тәүге тапкыр күргәндәй, бик озаклап иренең йөзенә карап торды. Нургаян бөтенләй тартылып, ябыгып китте, каракучкыл йөзендә ике күзе генә утырып калгандай. Шулай инде, такы-токы ашап, айлар буе дүрт урындык өстендә йоклап, тәненә ит кунуны көтәсеме... Ә менә күзләрендәге җылылык шул килеш, кыз белән егет булып йөргәндә ничек өзелеп-томырылып караса, әле дә шулай, аз гына да кимемәгән. Люба белән Рәзифә дә, торган саен аның сабырлыгына, кайгыртучанлыгына шаккатып:
– Дөньяның бер бәхетлесе икән син, Зәйтүнә. Кешенең ире түгел, туганы да түзми, болай итеп карамый авыруны, – диләр.
И, никадәр бәхетле икәнеңне аңлау өчен, шушындый сират күперләре кичү кирәк микәнни соң...
Наилен уйлап йөрәге телгәләнә яшь ананың. Инде менә дүртенче ай китте – сабыеның бит очларын чокырайтып, челтерәп көлгәнен ишеткәне, кулларына алып дуылдатып сөйгәне, аяк бармакларына тиклем үбә-үбә иркәләгәне юк. Баштагы мәлдә күкрәкләренә сөт төшеп изаланган иде, нарасыен кочагына сыендырып имезә алмагач, сөт тә бетте, күкрәкләре корышып калгандай булды. Улын сагынудан, аны юксынудан кар өстеннән яланаяк чыгып чабар иде дә соң. Юк бит, юк, инде кайчаннан бирле аякларының барлыгын да тоя алганы юк. Авылда да кыш бит инде, Казанга гына ашыгып килүе түгелдер. Каенанасы берүзе тилмерәдер инде: балага күз-колак булырга кирәк, сыер әле ташланмаган, ди Нургаян – иртә-кич аны саварга, бозауны карарга, сәндерәдән печәнен төшерергә, тиресен чыгарырга, карын көрәргә кирәк. Тавык чүпләп бетермәс эшләр диген. Зәйтүнәнең әнкәсе дә булыша булышуын, ике кодагый, ике ялгыз хатын ничек тә дөнья көтәргә тырышалар. Ә менә Зәйтүнә әле дә булса кадаклангандай ята. Кайчан аякка басар – белсә, бер Алла беләдер. Нургаянны да авылга кайтырга күндерә торган түгел, ерак араны бер итеп, хәл белеп, ике-өч тапкыр урап килде дә, янә хатынының җан сакчысына әйләнде. Югыйсә, Зәйтүнәнең әнисе, Халисәттәй, беренче тапкыр хәл белергә килгәч, киявенә елардай булып ялынды:
– Кызым янында калыйм, син – ир-ат, хатын-кызның төрле чагы бар, миңа җайлырак бит, – диде. – Кайт, дөньяңны көт, колхозда да сүзе булыр, – дип тә карады.
– Янымда Зәйтүнә булмаганда, миңа колхозы да, дөньясы да кирәкми, әби, – диде Нургаян, кырт кисеп. – Хатынымны үзем карыйм!
Менә хәзер, янына килеп утыргач, Зәйтүнә газаплы йөз белән иренә озаграк төбәлеп торды бугай, Нургаян борчылып сорап куйды:
– Әнисе, дим, әллә врачка эндәшимме?
– Кирәкми. Наилемне сагындым. – Хатын простыня почмагын бөтәрләп яшен сөртте. – Үсеп беткәндер инде, теле дә ачылып беткәндер. И Ходаем, кайчаннар кайтып күрермен... – Ул янә мышык-мышык еларга тотынды.
Нургаян узган кайтуында әллә баланы да Казанга алып килергә микән дип талпынган иде. Белә ич ул, хатыны әйтмәсә дә, бик яхшы күреп тора: улын уйлап, җаны мең телемгә теленә бит җанкаеның. Янына алып килсәң, күңеле күтәрелеп китәр иде дә соң. Шулай да барысын да бизмәнгә салып, аек акыл белән уйлагач, фикереннән кире кайтты. Юлы юлмы, йөк машинасында кечкенә бала белән дүрт йөз чакрымны узу аңа манный боткасы ашату түгел. Машина дигәнең батып яки ватылып калса, баланы харап итүең бар... Болай, әбисе янында булгач, җаны тыныч ичмаса.
– Зәйтүнәкәем, Наилнең аның асты коры, тамагы тук, аның өчен борчыласы юк. Әле монда ни бит... Бая врач ни дип сөендерде: таякка таянып булса да йөрер, диде, ишетәсеңме, әнисе? Түз инде, җаныкаем, тагыннар түз инде бераз.
– Һай, Нургаян, андый көннәр дә булыр микән...
***
Любаның бу арада бер генә дә кәефе юк, башкаларга сүз катмый, иртән янына килгән апасы белән чыш-пыш, кирле-мырлы гына сүз алышты да, «арыдым, йоклыйм», дип, тизрәк чыгарып җибәрү ягын карады. Моңарчы атнага бер-ике күренеп киткән ире бу араларда бөтенләй күзгә-башка чалынмады, шуңа борчылуымы, әллә врачлар өметен җуярлык берәр сүз әйткәнме – Рәзифә сорашып-сорашып караса да, авызы йозакка бикләнгән диярсең – рәтле җавап алалмады.
Хатыннар палатада үзләре генә иделәр. Нургаян көн уртасында кибеткә дип 
китте – иртәнчәк Зәйтүнәнең, нәрсәгәдер бәйләп, үзе яраткан мендәр кәнфит турында сүз кузгатуы булды, шуны эзләргә чыгып та чапты.
Адәм баласы барысына да күнегә икән. Беренче көннәрдә котсызның котсызы булып тоелган шушы палата да, аның акшары купкан биек түшәме дә, калшаеп беткән тумбочкалары, яртылаш караңгы зәңгәргә, яртылаш акка буялган стеналары да көннәрдән бер көнне сиздермичә генә үзеңнең бер өлешеңә әйләнә дә куя. Биредәге тормыш гел үзгәрештә һәм шул ук вакытта бер үзгәрешсез килеш үз түгәрәгендә әйләнә. Җанны әле таш авырлыгы баскандай була, ул авырлык күкрәк читлеген изә, сыта, сулышны буа; шулчак кайдадыр еракта, офык артында өмет чаткысы ялтырап китә дә әлеге ташны кубарып ата, җан иркенгә чыга, рәхәтләнеп тын ала. Больницаның фәкать үзенеке генә булган исе бар, берничә көн эчендә борын ул искә шулкадәр күнегә, тәрәзәне ачкач ургылып кергән һава кайчагында ят һәм кирәгеннән артык саф булып тоела башлый.
– А-аһ!
Любаның җан ачысы белән сулкылдап җибәрүе Зәйтүнәнең очы-очка ялганмаган уйларын бүлде, ул куркып күзен ачты.
Рәзифәнең йокымсырап яткан мәле иде ахры, ул да дертләп китте, куркынган тавыш белән:
– Сестра! – дип кычкырды.
– Кирәкми. – Любаның тавышы кирәгеннән артык тыныч иде. – Нигә чакырасың сестраны?
– Син бит... йөрәкне алдың. Ни булды? – Рәзифәнең хәле көннән-көн арулана бара, инде аягына басты, муенчагын, төшеп китмәсен дигән сыман, ике кулы белән тота да уклау йоткандай ипләп кенә йөри.
– Все мужики сволочи. – Люба, түшәмгә төбәлгән килеш, боз салкыны бөркелгән тавыш белән дәвам итте. – Все, без исключения!
Хатынның тавышындагы салкынлык Зәйтүнәнең эченә йөгергәндәй булды.
Рәзифә дә, аптырап, Любаның караваты янына килеп басты, нишләргә белмичә, янә үз урынына барып утырды.
– Минеке киткән. – Люба борынын мышкылдатты. – Белгән идем, озакка түзмәс, дигән идем. Әмма шулай тиз? Минем өйгә кайтканны да көтмичә? Сволочь!
Кем, кая, нигә киткән – әлеге сорауларга җавап башкаларның башына тиз генә барып җитмәде ахры, палатада үле тынлык урнашты. Бераздан Зәйтүнә, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
– Кая киткән? – диде, мәгънәсез сорау бирүен шул мизгелдә үк аңлап.
– Кая, кая... сәламәт сөяркәсе янына... Нигә кирәк аңа гомерлеккә инвалид коляскасына калган хатын.
– Ай Алла... Гомерлеккә дип... Нишләп алай дисең? – Рәзифә, тагын кузгалып, Любаның караватына күчеп утырды. – Иреңне әйтәм... Үзең генә гөманлап ятасыңмы? Юньле генә кешегә охшаган кебек иде бит.
Люба мышкылдаудан туктады, истерикага бирелеп, тәнне чемердәтерлек ямьсез көлү белән көләргә тотынды.
– Юньле? Ха-ха-ха... Мин монда эләккәнче дә сөяркә арты сөяркә алыштырды, шулмы юньле? Паразит! Балаларның чыраен да күрсәтмим мин аңа!.. Иртән апа әйтте. Әйберләрен төяп чыгып китте, диде. Трус! Үзе килеп, минем күзгә карап әйтергә курка, паразит! Ну ничего, ул да күрми калмас... Сәламәт, тупырдап торган хатын кочагында ятасы килгән берәүнең...
Зәйтүнә минут эчендә әле салкын, әле кайнар тиргә батты, хәтта берни 
сизми, агач кебек яткан аякларын да көзән җыергандай тоелды. Их, авыл башындагы буага йөгереп төш идең дә салкын суында колач җәеп йөз идең. Тәнгә-җанга таралган менә бу ут бераз булса да сүрелмәс идеме... Инвалид коляскасы, ди Люба. Йа Хода, әгәр Зәйтүнәне дә шул язмыш көтсә? Юк, юк, ул беркөн килеп барыбер аякка басачак! Врачлар алдамас, таякка таянып булса да йөрерсең, диюләре юатыр сүз генә булмас! Таякка таянып бассамы? Үз аякларына? И-и, ул чагындамы, ул чагында...
– Зайтуна, ты тоже не очень надейся... Не будет так вечно продолжаться... Твой тоже уйдёт. Нургаян молодец, конечно, но ул тоже китәчәк. – Люба, хөкем карары укыган судья шикелле, бертөрле, тигез, хиссез, тимер чыңы ишетелгән тавыш белән аңа эндәште. – Иртәме-соңмы, китәчәк, мин әйтте диярсең. Ирләр алар тыштан гына көчле күренә. Алларында аз гына авырлык булса, йә урап узалар, йә сынып төшәләр.
– Юк, юк, Нургаян андый түгел!
Зәйтүнәнең тавышы үз яныннан ерак китмәгәндәй иде, шулай да Люба ишетеп алды. Баягы кебек ямьсез хихылдап куйды. Үз ярасы белән ялгыз каласы килмәү булдымы, Зәйтүнәнең дә ачык ярасына учлап-учлап тоз сибәргә тотынды.
– Ирләр барысы да бер чыбыктан сөрелгән! Нәрсә, синеке генә аерым камырдан әвәләнгән, дисеңме? Ладно, бүген ул синең чәчләреңне шампунь белән юа, астыңны алыштыра, пролеженьнәреңә мазь сөртә... И күпмегә кадәр шулай дәвам итәр, дисең? Бер ел, ике, өч? О-о, юк, душечка, сабырлыгы аңа да җитмәячәк. Ул әле япь-яшь, каны кайнап торган егет. Аңа үзе кебек янып торган хатын кирәк булачак. Синең дә, минем дә язмыш бер, коляска көтә безне. Ко-ляс-ка, инвалид арбасы! Кайсы ир үз янында шундый хатынны күрергә теләр? Эндәшмисеңме? Дөрес сүзгә җавап юк.
Рәзифә дә ошатмады Любаның явызларча тантана итеп көлүен, өстендәге чәчәкле халат итәген сыпыра-сыпыра:
– Кит әле, Люба, Зәйтүнәнең йөрәген бозып, теләсә нәрсә сөйләмә! Нургаянны күреп торасың, хатыннан хатынга сикерә торганга охшаганмы? – диде шелтәле тавыш белән.
– Бүген, да, сикерми. Чөнки ул хатыны аякка басар, терелер, дип өметләнә. Но, увы...
– Юк, юк! Нургаян андый түгел!
– Хатын-кыз җүләр бит ул, ирен яратам, ди, шул ирдән тәнен ерта-умыра бала таба, иренең температурасы утыз җидегә күтәрелсә, алдында бөтерелә. Чөнки ул – хатын-кыз! Ул түзә! Чөнки ул... хатын-кыз! – Люба җанны куыра торган салкын тавыш белән палатаны яңгыратты. – Ә ир-ат сына. Түзми. Ул җайлырак юл эзли.
– Юк, юк! Нургаян андый түгел!
Зәйтүнә үзалдына ничәнче кат шул сүзләрне пышылдады, ике күзеннән кайнар яшь тамчылары бәреп чыкты. Сикереп торасы иде дә сары чәчле бу марҗаны уңлы-суллы яңаклыйсы иде. Кара инде, Нургаян ничәмә-ничә айлар Зәйтүнәнең фәрештәсе кебек, аны саклап, яклап утыра. Ә Зәйтүнә иренә аткан ташны күкрәге белән дә каплый алмый, шакшы су кебек агылган сүзләрдән дә аралар җае юк, мәлҗерәп ята менә... Юк, Нургаян андый түгел! Ул башка, ул бөтенләй башка. Ул беркемгә дә охшамаган! Башкаларның сабырлыгы чамалыдыр, әйе, сынып төшүчеләр дә күптер, тик Нургаян андыйлардан түгел! Ул, Зәйтүнәсен беркайчан да язмыш кочагына ташлап калдырмас, яратып туялмаган ире, тупырдап үсеп килгән улының әтисе, бердәнбере бит ул! Яшь бит әле алар, бик яшь! Яши генә башладылар бит. Барысы да үзгәрәчәк. Зәйтүнә аякка басачак, әле Нургаянына вәгъдә биргәнчә, аның кебек коңгырт күзле бер-ике кыз, үзенә охшап, күгелҗем күзле тагын берәр малай алып кайтасы бар... Хатынның күзләреннән чишмә кебек яшь түгелде, кайнар тамчылар биттән – муенга, муеннан ак җәймәгә тәгәрәп, тап-тап булып җәелде. Әгәр? Әгәр Любаның әйткәннәре рас килеп, беркөн Нургаянның да түземе бетсә? Беркөн ул да «җитте, туйдым», дисә? Зәйтүнәнең менә болай кеше күзенә карап, тилмереп ятулары тагын, тагын сузылса? Ул арада иренең юлында чәчрәп торган, Люба әйтмешли, янып торган хатын-кыз очраса? Аның ут-ялкыны Нургаянның йөрәген көйдерә калса?.. Куркыныч һәм коточарлык уйлардан хатынның битенә кисәк кенә сәер кайнарлык китереп бәрде, тәне дерелдәп калтырарга, башы кысылып-кысылып авыртырга тотынды. Кычкырып нидер әйтергә теләде – авызын ачса да, телен селкетә алмады. Рәзифәнең аңа карап торган мәле булдымы – нидер сизенеп, Зәйтүнә янына килеп басты, үрә каткан килеш кенә бераз чүгеп, хатынның йөзенә кагылды.
– Уеннан – уймак, ди. Кан басымың күтәрелгән түгелме, үскәнкәем? Тыңлама шуны, үз ачуына буылып кына әйтә ул...
Зәйтүнәнең эндәшерлек хәле юк иде. Рәзифә, муенчагын ике кулы белән тотып, ишеккә юнәлде. Бераздан, аның артыннан иренеп кенә атлап, шәфкать туташы килеп керде. Зәйтүнә янына утырып, пошмас кына бер кыяфәт белән, кан басымын үлчәде дә, тонометрга күз салуга, берни әйтми, ашыга-ашыга чыгып йөгерде. Күп тә үтмәде, Клара Денисовнаны ияртеп кире керде. Юантык гәүдәле, чәчен җыйнак кына итеп баш артына төйнәп куйган, борын очына кара кысалы күзлеген элгән табибә Зәйтүнәнең, кулын күтәреп, пульсын санап торды. Аннан карашын күзлек өстеннән генә йөртеп, палатаны айкап алды:
– Ире кайда?
– Кибеткә китте бугай. Кәнфит, дидеме... – Рәзифә борчулы йөз белән тәрәзәгә борылды. Кара инде, кирәк чакта анысы да кайтып керми бит...
– Тик торганнан ни булды? Кан басымын кисәк кенә болай күтәрергә... – Клара Денисовна Зәйтүнәнең йөзенә иелде. Аннан, шәфкать туташына борылып: – Әлегә валокордин бирегез, бераздан карарбыз. Бу патология түгел, артык борчылудан, стресстан, мөгаен. Үтәр дип ышанам.
Чыннан да, дару капкач, Зәйтүнә әкренләп тынычлана төште. Башын кысып торган кыршау да тора-бара юкка чыкты. Күзе белән генә ишек төбен айкады – ире күренми иде.
– Нургаян... кайтмадымы? – диде ул, күңел түренә янә үрмәләргә иткән курку хисен җиңеп.
– Кайта, әнә, йөгерә-йөгерә кайтып килә. – Рәзифә, шат елмаеп, тәрәзәдән урам якка кул болгады. – Һи, кул изәп маташам – күтәрелеп тә карамый җанашың.
Зәйтүнә рәхәт бер җиңеллек белән тирән сулыш алды. Клара Денисовна үзе аның кан басымын үлчәде дә:
– Менә бит, – диде, йөзе яктырып. – Мондый ирләргә һәйкәл куйсаң да ярар иде...

Нургаян тәмәке пыскытырга өйрәнде. Югыйсә, башлангычта укыганда ук, күрше малайлары белән тәмәке тартабыз дип, әздән генә лапасларын яндырмый калгач, әнкәсеннән гомерлек сабак алган иде. Училищеда тракторчылыкка укыганда да, армиядә чагында да тәмәке, аракы ишене авызына якын китермәде. Ә менә монда, больницада, өйрәнде. Беркөнне, ирләр бәдрәфенә кергәч, аркасын стенага, беләкләрен култык таякларына сөяп, комсызланып тәмәке суырган абзыйга карап-карап торды да тартырга сорады.
Чәче кырып алынган, шуңа күрә колаклары шактый зур, мәзәк булып күренгән, кырык биш яшьләр тирәсендәге ир белән артык җәелеп сөйләшкәннәре булмаса да, Нургаян аның Гриша исемле икәнен дә, очучы булганлыгын да, өйрәнүләр вакытында бик каты имгәнгәнен дә белә. Григорий Петрович та шактый айлар ятакка кадакланып яткан иде, әкренләп аякка басып килә менә. Ул Нургаянга шиклерәк караш ташлады да күлмәк изүеннән тәмәке, шырпы алып, кулына сонды.
– Ничек, алга китеш бармы?
Нургаян, тәмәкесен, ут элдермәгән килеш, ирен читенә кыстырды, әкрен генә баш чайкады.
– Функция диделәрме, арка миеннән шуны алганнар ие бит. Анысы нидер, мин рәтләп аңламадым да... Файдасы тия торган нәрсәдер, дисәм, юк, бер үзгәреш тә булмады...
Гриша да, нәкъ Нургаянның хәрәкәтен кабатлап, баш чайкады:
– Пункция. Миннән дә алабыз дигәннәр иде, риза булмадым. Син зря, канишны... Ярар инде, хәерле булсын берүк.
– Врач әйткәч, ризалаштык инде, без беләбезме, алармы. – Нургаян гасабиланып тәмәке кабызды. Йотлыгып, тәмләп бер-ике суыргач, ул да стенага сөялде. – Син ничек, әле чыгарабыз димиләрме?
– Бер-ике атнадан өйгә! Туйдым, тую белән туйдым, брат! – Гришаның кырыс йөзенә, сынык кашларына, бераз бөкрерәк борынына, елтыр башына тиклем өмет нуры йөгерде. – Һавага ук булмаса да, өйгә, чёрт возьми, өйгә!

Онык туган бит минем, онык! Күр, нинди бүләк белән каршылыйлар! – Кайчандыр болытлардан да югарырак очкан, биеклекләрне иярләгән, аннан лапылдап җиргә төшәргә мәҗбүр булган алыптай ирнең йөзе сабыйларча бер иләслек белән балкый иде. Ул, әле тартып та бетермәгән тәмәкесен ташлап, тагын яңасын кабызды. Алкаланып чыккан төтенгә карап-карап торды да, уртадагы алтын тешен җемелдәтеп: – Хәзер тётя Нина килеп керәчәк, дөньяны сасытасыз. Ну ничего, вредный карчык түгел ул... Син новичок кебек, моның белән дуслык юкмы әллә? – диде, тәмәкесен тартмыйча, баядан бирле ике бармак арасында тоткан Нургаянга игътибар итеп.
Сөйләшергә сусаган идеме, гадәте шундыймы, өйгә кайту сөенеченнән теле телгә йокмый идеме – Гриша бер сүздән икенчесенә сикерде.
– Тарткан юк, – диде Нургаян, турысын әйтеп. – Бүген әллә нәрсә, йөрәк янганнан димме...
– Да, егет, аңлыйм. – Гриша, башын читкә борып, уртын чәйнәп торды. – Сиңа инде бөтен больница шакката, молодец, түзәсең.
– Кеше шаккатырыр өчен ятмыйм мин монда. – Чыннан да, Нургаянга тирә-яктагы кешеләр, аларның язмышлары, ни уйлаулары бөтенләй диярлек әһәмиятсез иде. Зәйтүнәсеннән дә мөһим, аннан да кирәкле, аннан да якын беркем, бернәрсә юк иде – монда ярты ел яту дәверендә Нургаян бүтәннәр белән артык аралашмады да. Утыз тештән чыкканның утыз илгә таралуын белми түгел; кеше хәлен, үз башына төшмәсә, барыбер һичкем аңламый, артык сүзләр кемгә, нигә кирәк? Үзеннән сорашырга маташучылардан тизрәк ераклашу ягын карады, башка авыруларга сорау биреп тинтерәтмәде. Аның бу больницадагы дөньясы Зәйтүнә яткан палата белән чикләнгән кебек иде.
Ә менә Григорий Петрович, күрәсең, андый түгел. Барысын да күреп-белеп, кызыксынып тора бугай.
– Сезне дә документлар белән озак йөрттеләрме? – диде ул, култык таягын шыкылдатып, бәдрәф кабинасы янындагы тәрәзә төбенә барып утыргач.
Бу тар, сасы урында иркенләп сөйләшеп торырга аз гына да теләге юк иде, шулай да әлеге сорауны ишеткәч, Нургаян әңгәмәдәшенә гаҗәпләнеп карады.
– Нинди документлар?
– Хатының колхоз эшендә имгәнгән, диделәр түгелме?
– Шулай инде. Эштә. – Нургаян чигәсен кашып куйды.
– Акт төзегәннәрдер бит? – Гриша, каршысында торган ирнең аптыраулы
йөзеннән барысын да аңлаган иде, шулай да сорашуын дәвам итте. – Соң, эштә булгач, производственная травма була бит инде. Колхоз профкомы социаль страхование, пособие түләү турында кайгырткандыр бит? Акт төзегәнсездер?
– Юк, алай бернинди кәгазь-мазар тутырмадык. Аның ишене каян белик?!
– Ничек инде? Әйтүче дә булмадымыни? – Гриша аты-юлы белән сүгенеп куйды. – Колхозыгызда, ярар, койрыкларын бот арасына кыстырганнардыр, врачлар да әйтмәдемени?
– Юк инде. Бездә документ кайгысы булдымыни? Кирәге дә юк. – Нургаян, сүзен раслап, кулын селтәде.
– Дерёвня! – Бу сүзне Гриша һич кенә дә мыскыллап әйтмәде, киресенчә, Нургаянны кызганып кабатлады. – Дерёвня! Эш вакытында имгәнгәч, колхоз җитәкчеләре, профком сезнең арттан кайгыртып үзе йөгерергә тиеш иде бит. Һич югы, ялынып булса да... Ник, закон дигәнне бөтенләй белмисеңмени?
– Авылның законы үзе белән инде аның, Григорий Петрович. Авызыңда кара кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр бездә. Шуның белән шул.

– Алай булмый бит инде, егет. Уң яңагыңа сукканга сул яңагыңны куеп торырга өйрәнмә! Бик тиз сытып китәрләр. Сөйлә әле, нәрсә, ничек булган иде анда?
Нургаян кулындагы төпчеген эчтәге чиләккә томырды да Зәйтүнә белән килеп чыккан хәлне теләр-теләмәс кенә шәрехләп бирде. Аны ияген уа-уа тыңлап торган Гриша янә сүгенеп куйды.
– Гаепле кешегә суд булдымы соң ичмаса? Шофёрга, дим?
– Шофёрга? – Нургаян, шул вакыйгадан соң күзгә-башка бер генә дә чалынмаган Ренатны уйлап, аптырап китте. – Юк инде, ниткән суд...
– Ну и ну! Ул да килмәде, эндәшмәде дисәң, шушыннан пике ясап төшеп китәм хәзер, – диде Гриша, бу юлы тавышында ярылып яткан ачу белән, артындагы тәрәзәгә ымлап.
– Килмәде. Эндәшмәде. Хәтта... гафу да үтенгәне булмады. – Бу хакта менә хәзер, шушы минутта гына исенә алган Нургаян инде үзе дә Гриша кебек үк гаҗәпкә калган иде. – Кая, тагын берне бир әле, Григорий Петрович.
Әңгәмәдәше, аңа дәшми-нитми генә, тәмәке сузды. Ике ир, берсе тәрәзә төбенә утырган, икенчесе стенага сөялгән килеш, телсез калгандай, сөйләшми генә төтенгә күмелделәр.
– Ох, боларны! – Ишектән чиләк, швабра күтәреп кергән кечкенә буйлы карчык аларга йодрык болгады. – Дөньяны сасыткансыз! Тәмәкегез тәмәке түгел! Вот махорка булса! Барыгыз, марш палатагызга!
– Тётя Нина, красавица моя, мин кайтып киткәч, кемне ачуланырсың икән син, ә? – Гриша башта горкылдап ютәлләде, аннан шаулап көлеп җибәрде. – Есть, товарищ капитан!
– Минем капитанлыгым... – Тётя Нина аңа ачусыз гына чүпрәк белән селтәнде. – Менә сине кем әйтер капитан авиации дип? Бала-чага...
Ишеккә юнәлгән егетләрне санитарканың аркылы сузылган швабрасы туктатты.
– Стоп! Гриша, тәмәке калдыр. Мин дә сез бөркетләр кебек кара яндырыйм әле бер. – Карчык бездәй карашы белән башта Гришага, аннан Нургаянга кадалып торды. – Бу егетне бозма, кирәкмәгән гадәткә өйрәнмәсен. Ул синең кебек түгел. Бүтәннәр кебек тә түгел.
Бу араларда Нургаянның җаны үзенә урын таба алмый үрсәләнә. Ярты ел, әйтергә дә ансат түгел, ярты ел аларның бу стеналар арасына кереп бикләнүенә! Көзне, кышны уздырдылар. Инде менә язга кереп барышлары. Мендәргә сөялеп утыра башласа да, Зәйтүнәнең әле дә булса аякларында бер хәрәкәт тә сизелми. Алай гына да түгел, алар күз алдында кибеп-сулып бара шикелле. Даруларның да, көн саен ясаган массажларның да тәэсире сизелми. Көне-көне белән ирнең өмет канатлары сынып та киткәндәй, әле ярый Зәйтүнәсе сер бирми. Үз хәлен онытып, кояш кебек балкып елмая да, Нургаянның кулына кагылып: «Әллә кайчан үлгән идем инде мин. Әле дә син бар, Нургаян», – ди, шул сүзе белән иргә Алып көчләре өстәп.
Нургаян ары киткән Гришага кул изәде. Култык таяклары таш идәнгә түгел, йөрәккә бәрелеп шыкылдый диярсең: шык-шык, шак-шок... Бу шыкылдауда өмет авазы бар. Кеше атлый, үз аягы белән атлый! Таянып булса да атлый. Шул рәвешле ул, әнә, балкон янына барып баса, бикле тәрәзә аша булса да, кышкы матурлыкка сокланып тора ала. Туйса, кире борыла. Теләсә, палатага керә, теләмәсә, коридорның бер башыннан икенчесенә сәяхәт итә. Үз аягы белән атлап, врач кабинетына бара, тыңлыйлармы-юкмы, анысына игътибар итмичә, зарын түгә. Йә булмаса рәхмәт әйтә. Яки бу җирем, теге җирем авырта, дип, нидер таләп итә. Зары-таләбе үтәләме – анысы мөһим түгел, иң мөһиме – ул йөри, әкрен генә булса да, үзе теләгәнчә йөри! Ә менә Зәйтүнәсенә нишләргә?.. Нургаянның өзелеп-өзелеп тагын тәмәке тартасы килде. Бу юлы йотлыгып,
тётя Нина әйткәндәй, кара яндырып, комсызланып тартасы килде.
Ир, палатага керергә ашыкмыйча, берчә ишек тоткасына тотынып торды. Рәзифәне, муенчагын салдырмасалар да, өенә кайтарып җибәрделәр. Любаны апасы, коляскага утыртып, еракка, Төмән шәһәре тирәсендә яңа гына төзелгән Тараскүл дигән тернәкләндерү үзәгенә алып китте. Шулай, биредә беркем дә гомерлеккә тукталып калмый, искеләр китә, яңалар килә. Зәйтүнә янындагылар да әллә ничә алышынды инде, ә ул һаман ята бирә. Кайчанга кадәр? Эх, шул
сорауга өздереп кенә, өметле бер җавап бирсәләр...
Нургаян эчкә узды. Зәйтүнәнең караватын күптәннән тәрәзә буена күчергән
иде, хатыны карашын яз кояшы баккан зәңгәр күккә төбәгән дә тын алырга да курыккандай ята. Калын чәче тузгып мендәргә таралган.
– Чәчеңне әллә хәзер юыйкмы, әнисе, кичкә калдырып, теге юлы да юеш чәч белән йокладың, – диде Нургаян, тумбочканы ачып, пыяла савыттагы шампуньны барлагач. Әйтерсең, әле яңа гына ишекнең теге ягында бик озаклап шушы хакта гына уйланган да, катгый карарга килеп, палатага кергән.
Зәйтүнә эндәшмәде. Үз уйларына чумган идеме, ишетмәдеме, күзен тәрәзәдән алмады. Тышта яз. Агачларга сизелерлек булып яшел сут таралгандыр. Тал песиләре бөрегә тулышып ятадыр. Көндезләрен, кояшның елмаюы алдында бил биреп, гөрләвеккә әверелгән кар сулары йөгерешәдер... Йөгерәдер шул, йөгерәдер... Җырлый-җырлый йөгерәдер. Йөгерәдер... Бала чыгарам, дип, ашкына-ашкына, кошлар кайтадыр. И-и, әнисенең йорты өстеннән тагын кыр казлары, торналар тезелеп үтәр инде. Бала чыгарам, дип ашкынып кайтулары булыр. Ишегалдында хуҗа булып йөргән күгәрченнәр, аларны күреп, әллә көнләшүдән, әллә сөенүдән, үзгә бер гөрләшү белән гөрләшергә тотыныр... Әле Зәйтүнә кияүгә киткәнче, тавыкларга сипкән бодайга әверепме, аларның лапас тирәсенә бер күгәрчен ияләшкән иде. Гарип иде ул. Тумыштан шулай булганмы, бер явызның кылыгымы – сыңар аягында гына титаклый иде. Икенче аягы, канатларын аралап, өскә үк кайтарылып чыккан да һавага карап тора. Әй шул күгәрченнең үҗәтлеге! Бер тәпие белән койма өстенә дә килеп утыра, лапас кыегына да кунаклый. Яшәргә, ничек тә яшәргә тырыша иде, бичара. Хәзер кайларда, исәнме икән ул?.. Бик кызгана иде аны Зәйтүнә. Бервакыт бакча казышырга килгән Нургаянга да күрсәткән иде. Егет икенче көнне үк кечкенә җимлек ясап китерде. «Тавыктан бодай калырмы, дип тилмермәсен, үз өе булсын», – дип шаяртты, җимлекне бакча коймасы янындагы агачка элеп куйгач. Кыз шунда ипи валчыгы да чыгарып сибә иде, Сабантуйга кыздырырга дип саклап кына торган ярты табак көнбагыш та күгәрчен сыена әйләнде.
Ә менә хәзер Зәйтүнә үзе яралы күгәрчен хәлендә. Кошчыкның, берәү генә булса да, йөрерлек, әйе-әйе, йөрерлек аягы бар иде! Аяккынамы, канатлары бар иде аның, канатлары! Зәйтүнәнең... Канаты юк, дисә, гөнаһ булыр. Нургаяны янәшәдә бит, ул – канат та, хатынның ярты җаны да.
– Чәч дисеңме? – Зәйтүнә иренә борылды. Моңсу елмайды. – Кис, дим, бит, Нургаян, бу кадәр авыр толымнарны юу – мең мәшәкать.
– Мин юам бит аларны, синмени? Бөртегенә дә тимибез! Шул толымнарың белән гашыйк иттең дә, хәзер кис, имеш...
Нургаян хатынына шаярып кына бармак янады.
– Мин бәләкәй чакта әнкәйнең дә толымнары озын иде, – диде ул, 
Зәйтүнәнең чәчен юып, сөлге белән яхшылап корыта-корыта. – Беркөнне карасам, җилкәсеннән генә калдырып кисеп ташлаган! Әй үпкәләдем шунда әнкәйгә, әй ачуым килде... Мәктәпкә кыска чәчле укытучы килсә, шуның дәресендә утыруларга тиклем яратмый торган идем... Синең бит, Зәйтүнәкәем, кисәргә кул күтәрелә торган чәчмени бу?! Әзрәк кипсә, агач тарак белән тарыйбыз аны хәзер...
– Нургаян... – Зәйтүнәнең күзләрендә сагаю чалынды. – Бая йөзең качкан иде. Берәр нәрсә булмагандыр бит?
Һай, бу хатын-кыз! Җиде кат җир астыннан елан шуышып үткәнен дә сизеп алыр!
Палатаның шыксыз почмакларында хатынының җавап көтеп төбәлгән карашыннан качар урын юк иде.
– Булуын булмады... Теге лётчик турында әйткән идем бит, аягына баскан, дип... Шуның белән сөйләшеп тордым. «Эш вакытында имгәнгәч, документлар тутырырга тиеш идегез, колхоз кайгыртырга тиеш иде», ди. Ренатны да искә төшерде. Суд булдымы, ди... Шуларны исәпләп уйга төшкән идем. Без соң, берсенә бер сүз кузгалтмадык бит...
– Кузгалта күрмә, Нургаян. – Гүя ире менә шушы минутта ук кемнедер судка бирергә җыена – Зәйтүнә, коты очып, баш чайкады. – Үзем гаепле, шул кабельне алып куям дип, иелмәгән булсамчы... Ятсын иде, тапталсын иде – бетмәс иде әле... Колхоз дип тә авыз ача күрмә. Гомер булса, шул авылда, шул кешеләр белән яшисе. Ренатны да судка бирүдән ни мәгънә – аннан аякка бассаммы? Ашлык машинасын минем өскә юри аударган кеше түгел. Хатыны бар, баласы бар, берүк кеше рәнҗеше ала күрмик. Кирәкми. Тыныч кына яшәсеннәр.
– Тыныч кына? – Нургаян бу сүзләрне хатынына түгел, үзалдына әйтте. – Тыныч кына яшәп ята шул. Килеп хәл сораганы да булмады. Күңел хакы өчен генә дә. Колхоз җитәкчеләре турында әйтәсе дә юк.
– Үзләре беләдер.
Ир дә, хатын да байтак кына сүзсез тордылар. Тук чырайлы җитәкчеләрнең безнең илдәге законнарны уңнан да, сулдан да урап үтә белүләре икесенә дә билгеле: нәрсәдер дәгъвалап йөрүдән ни файда? Аларга тавыш-гауга да, кемнеңдер баш иеп килүе дә, гафу үтенүе дә кирәкми иде.
– Син янымда. – Зәйтүнәнең акбур төсенә кергән бармаклары иренең кул аркасына йомшак кына кагылды. – Миңа бүтәннәрнең кызгануы кирәкми.
– Кызганыч! Бик кызганыч. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек. – Клара Денисовна күзлек өстеннән без кебек кадалган карашын Нургаянның маңгаеннан алмады. Ул ни өчендер ирнең күзләренә түгел, аның маңгаена текәлгән иде, әйтерсең, шунда язылган язмыш китабын бите-бите белән укырга маташуы. – Тугыз ай дәваладык, инде моннан да артык биредә ятуның мәгънәсен күрмим. Хатыныгызны өйгә алып китә аласыз. Кәгазьләр артыннан әллә кая йөрисе булмас, барысын да моннан әзерләп җибәрәбез.
– Нинди... кәгазьләр? – Нургаянның күзләре үзенең күлмәк төймәсенә беректе.
– Хатыныгызга беренче төркем инвалидлык бирелә. Сезгә барысын да аңлатырлар, авылыгыз фельдшерына да күрсәтмәләр җибәрелер, анысы өчен борчылмагыз... Коляскага гариза язарсыз, үрнәген бирерләр.
– Сез бит... Таякка таянып булса да йөрер, дидегез... – Нургаян бу минутта чарасызлыкның үзе иде.
– Увы... Хатыныгыз беркайчан да аягына баса алмаячак. Мин аңа да, сезгә дә сабырлык кына тели алам...
Тышта яз. Май аеның, ап-ак чәчкәгә күмелеп, яшәү җыры турында аваз салган чагы. Яшәү җыры! Тик нишләп шулкадәр моңлы, шулкадәр сагышлы, шулкадәр тетрәндергеч, үзәк өзгеч соң ул? Яз бит, дөньяның яшь, саф, матур, күкрәп торган мәле бит! Ә шомырт чәчәгенең ап-ак таҗларын рәхимсез усал җилләр өзгәли. Тырнакларыңны учларыңа батыра-батыра булса да шул җилләргә каршы торырлык көч табарга кирәк. Кирәк!
***
Сабый баланы күтәргәндәй, Зәйтүнәне кулына күтәреп, баскычтан менгәндә, Нургаянның борын төбендә генә ишек ачылып китте, уч төбе кадәр генә ыштан кигән Наил атылып та чыкты, үкчәсен ялтыратып, шунда ук кире томырылды. Малай әтисе белән әнисен танырга өлгермәдеме, әллә каршысында кисәк пәйда булудан куркып киттеме, аның:
– Әбей, әбей! – дип чәрелдәгәне өйалдын яңгыратты.
Саимә кискән токмачын куна тактасына таратып маташа иде, оныгының чатыр чабып керүен үзенчә аңлап:
– Нәрсә, җитешмәдеңме? Астыңа пес иттеңме, улыкаем? – дип, онлы кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, аның каршысына атлады.
Наилнең:
– Кеселәл, кеселәл! – дип сөрән салуына ияреп, бусагада хатынын күтәргән Нургаян күренде.
– Әнкәй, өйгә килен төшерәм, каршы ал! – дип шаяртты ул, үзен муеныннан кочкан Зәйтүнәне әкрен генә әйләндереп. – Улым, нәрсә, әллә безне онытып та куйдыңмы син? – диде әбисенең итәк артына поскан Наилгә күз кысып.
– Ай Алла, ай Алла, – дип бертуктаусыз кабатлады каушап төшкән Саимә, исәнләшергә дә онытып, кая барып тотынырга да белмичә. – И-и, мин, исәр, ирәвәнләп торам, башкаем әйләнеп киткән булды бит кисәк... Әйдүк, әйдүк, балалар, түрдә урын да әзер... И-и, киленкәем, кайттың бит, Аллага шөкер, кайттың! – дип, Зәйтүнәнең кулын кысты, беләген сыпырды, җәймәгә төренгән аякларын сөеп-сөеп алды. – Аллага мең шөкер, өебезгә кайттың! – дип тәкрарлады. Караватның чыбылдыгын күтәреп, чәчәкле зур ястыкны ары тартты, бире тартты да: – Йомшаграгын салыйм әле, монысы катырак шикелле, – дип сөйләнде, шунда ук кире куйды. – Аллага шөкер, кайттың бит!
Иренең кулларыннан тып итеп сикереп төшеп, улын кочагына ала алмау хәсрәтеннән баядан бирле күз яшен тыялмаган Зәйтүнә, ястыкка сөяп утырткач, ниһаять, телгә килде:
– Шөкер диярлек түгел шул, әнкәй, – диде ул, учы белән йөзен сөртеп. – Менә шушындыйракка калдым бит... Улыкаем, Наилкәем, кил инде, җаныкаем, сөйим үзеңне, тотып булса да карыйм!
– Әниеңне кочакла инде, улым, әниең кайтты бит! – Саимә ятсынып һаман үзе артына поскан малайны кулыннан җитәкләде. – Син кайтуга менә ничек үстем, диген. И-и, көләр инде әниең, минем улым куркак куян икән, дияр...
Нургаян көйләп-чөйләп тормады, улын ике куллап күтәрде дә, башын түшәмгә тигерерлек итеп чөеп-чөеп алгач, битеннән, маңгаеннан үбә-үбә, Зәйтүнәнең кочагына китереп салды. Үзе улының кояшта янарга өлгергән муенын, ялтырап торган шәрә табанын кытыклап, ишеккә юнәлде:
– Әнкәй, Вәсимгә дә кер, дигән идем, чәең булса...

Томырылып килененә карап торган Саимә, яңа исенә килгәндәй, дертләп китте дә кече якка юнәлде:
– Ничекләр булмасын, чәй дә бар, ашым да пешкән, токмач салып кабартып кына алам! Чакыр, берүкләр чакыр, каян кая апкайтып, кешене ишек төбеннән борып җибәрергә...
Зәйтүнә, кочагында ятсынып, шулай да шуып төшәргә ашыкмыйча сәерсенеп яткан улының ялангач аркасын бертуктаусыз сыпырды. Үзенең күзеннән әрнетеп-әрнетеп өзлексез яшь акты. «Улым, улыкаем», дип кабатлады ул, куенындагы бу нәни йомгакны кемдер алып китүдән курыккандай, малаен ныграк кочаклап. Юеш иреннәре белән аның ялтыр башын, озын керфек каймаланган күзләрен, күпереп торган кул аркаларын үпте, калтыранган бармакларын көчкә тыңлатып, шәрә тәпиләрне сөйде. Малай әллә аптырап, әллә шомраеп калган иде: үзен кочакларга тулы ирек биреп, тып-тын калды, аваз-өн чыгармады. Әнисе аның саен улын ныграк кочты, аның саен күзеннән мөлдерәп яшь коелды. Йә Хода, бу минутларны чынлап тояр көннәре дә бар икән! Дөньядагы иң хуш ис белән өртелгән нарасыен төшләрендә ничә назлады, ничә иркәләде – өнендәге коточкыч чынбарлык белән очрашканда, бу көннәргә барып җитә алмас кебек иде. Больницаның салкын стеналары, тәнен-җанын тимер кыршау кебек кысып, шуннан инде мәңге ычкындырмас кебек иде. Кеше кулларына калып булса да, кайтты бит, улыкае янына кайтты!
Әнисенең күкрәгенә башын салып яткан малай таныш исне тойдымы, күкрәк сөте исенә төштеме, ни булса да булгандыр – күзләрен шар ачып, уймак иреннәрен бөтереп, аның йөзенә күтәрелеп карады.
– Син сын әнейме?
Әни, димәде улы, кызык итеп, әней, диде.
Зәйтүнә бармагы белән аның кашына кагылды.
– Чын, улым, чын!
– Син минем әнейме?
– Синеке, улым, синеке... – Яшь ана җиһанда иң бәхетле кеше кебек балкып
елмайды.
Ул арада өйгә шаулап Нургаян белән Вәсим килеп керде. Өстәл тирәсендә
кайнашкан Саимә белән күрешкәч, Вәсим мич аралыгында кулын юып чыкты, гөлдерәвек тавышы белән бөтен өй эчен тутырып, сөйләнә-сөйләнә, урындыкка утырды.
– Мәшәкатьләнәсе түгел иде инде, өйдә дә пешкәндер. Ну шулай да Саимә апаның мич ипиен авыз итәсе килә, малай! Авылда синекенә җиткән юк, Саимә апа, ишетәсеңме? Минем хатын, Венераны әйтәм, ни уңган булса да, мич алдында биеп торса да, болай ук оста пешерә алмый!
Күрше якта һәр сүзне ишетеп яткан Зәйтүнә, улының бармакларын берәм- берәм үбеп назлаган җиреннән, күкрәген калкытып, тирән сулыш алды. Вәсим – Нургаянның бер урамда уйнап үскән, бер сыйныфта укыган җан дусты, туйлары дабертирәдәрәкбулды.«УАЗик»таколхозрәисенйөртәул.Нургаяннарныалып кайтырга рәис үзе җибәрде дисә дә, ай-һай, еламаган балага имчәк каптырмыйлар – мин барам дип чәчрәп торгандыр әле. Ачы таңнан кузгалып юлга чыккан, менә, караңгы төшәр-төшмәстә Казаннан алып та кайтты. Аның «минем хатын... мич алдында биеп тора...» дигән сүзләреннән сискәнде Зәйтүнә. Җылы җәймәгә төрелгән аякларын үрелеп сыпырды. Ә ул... башка беркайчан да... Үз аякларына басып, җиңен сызганып, куәс тә баса алмый, каенанасы өйрәткәнчә, унар йомыркага тугланган тәбикмәк пешерәм дип, мич алдында да кайнашмый.
Зәңгәр буяуга буялган, оч-очларына ак бизәк төшерелгән көянтәсен элеп, коега да, ерак чишмәгә дә бармый. Иренең төз аркасы артына басып, аның кебек үк булмаса да, каерылып-каерылып, печән дә чапмый...
Наил әнисе кочагыннан балык шикелле шуып кына төште.
– Тоҗлы, – диде малай, үзенең ирененә сыланган яшьләрне учы белән сөртеп. Үкчәсен ялтыратып, теге якка йөгерде. – Әней елыыый!
Балалы өйдә бур тормас, ди.
Саимә, өстәл буеннан кыймылдаган Нургаянга, «үзем» дип ымлады да, ишекне ябып, килене янына чыкты. Аның нәзекләнеп калган кулын учына алды. Зәйтүнә каенанасына борылды. Чәчләренә иртә чал төшкән иде аның. Арттан чөеп бәйләгән яулыгы астыннан көмеш-көмеш булып күренә. Нургаянның күзләре – суйган да каплаган, нәкъ әнисенеке. Икесенеке дә җылы коңгырт. Гәүдәләре дә охшаш, озынча, чандыр. Тик Нургаян, әтисенә охшап, каракучкыл, Саимә исә – ак тәнле, кояшка күренсә дә карала торган түгел, ә дигәнче, тиресе янып-пешеп чыга да кубып та төшә. Шуңа күрә ул басуда эшләсә дә, бакчада казынса да, озын җиңле күлмәктән, башына япкан яулыктан булыр. Ул да ябыгып киткән шикелле. Тугыз ай буе берүзе дөнья
көтү өстенә кечкенә бала карау сиздерми калмаган...
– Киленкәем, – диде Саимә, дәшкән уңайга агач урындыкны карават янына
китереп, шунда утыргач. Тагын Зәйтүнәнең кулын тотты. – Аллаһының сынавыдыр бу, нишлисең. Бетеренмә дә, кайгырма да. Баш исән булганда, адәм баласы ничек тә чыдый ул. Әле син берүзең түгел. Ирең бар, улыкаең. Мин кырыеңда, кодагый шушында. Һи-и, теттереп яшисең әле!.. Мин дә яшәдем бит. Тәнем авыртмаса да, гомер буе имгәнгән җан белән яшәдем... Нургаяным да шулай яшәде, әйткәне генә юк. Атасы, «Урал» матаена балаларын утыртып, безнең капка төбеннән узганда, бәгырькәйләре өзелгәндер... Утыз биш яшемдә ирекәемне башка хатын тартып алды – җир читенә алып китсә, җиңелрәк буласы иде. Бер авылда, бер урамда бит. Иртән үтсәм дә, парлап күзгә чалыналар, кич үтсәм дә... Бауга меним микән әллә, дигән чакларым булды – җан сызлавына түзәрлегем беткән иде. Авыл җирендә ирсез тормышны әйтмә инде син аны... Улым хакына түздем, уртларымны чәйни-чәйни түздем. Салкын мунчага бикләнеп, бүре урынына улап-улап еладым да, шул чагында әйттем үземә: һи-и, Саимә, минәйтәм, каш ярылып күз чыкмаган, нишләп үзеңне берүзем калдым дип кимсетәсең, дидем. Берүзем булырга, улым бар бит минем. Үсеп җитәр, өйләнер, гөрләтеп килен төшерербез, бәбәйләр үстерербез – нишләп берүзем булыйм, дип юандым. Сыртың сынса да, кешегә сер бирмә, дип яшәдем. Нургаянымны әтисенә каршы бер котыртканым булмады, якын итеп, күргәндә, әткәй, дип тор, ди идем. Яңа хатыныннан туган балаларына да кара коелмадым. Аралашсыннар, бер-берләрен туган итсеннәр, дидем. Өстерүчеләр булды, янәсе, нигә аралаштырасың аларны, малаеңның чыраен да күрсәтмә... Шундыйларга үч итеп, йөземне балкытып яшәдем, киленкәем. Кара, сезнең туйда аталары да түрдә утыргач, Нургаянның сөенүләре... И-и, мине... үземнекен сөйлим, сөйлим – ничекләр телемә тилчә чыкмыйдыр. Синең белән күрешми торгач, киямыл1 сагынып беткәнмен бит. – Саимә, кеткелдәп, урыныннан торды. – Ашны бу өстәлгә әзерлим, киленкәем, җыйнаулап утырырбыз әле. Сез кайтуга тавык суйдырттым, и аның шулпасының тәмлелеген күрсәң!.. Кодагый да килеп җитәр хәзер. Инде ике урап китте. Йөрәгенә урын тапмый тагын кайтып киткән булганые...

– Рәхмәт, – диде Зәйтүнә, керфек кагып. – Рәхмәт сиңа, әнкәй! Һәрбарчасына өр-яңадан яши башларга өйрәнү кирәк иде.
Иртәнчәк көтү куарга чыккан хатыннар телендә йөзгә бөтәрләнгән бер
яңалык кич җиткәндә меңгә йомарлана. Төчкерсәң – авырый, диләр, кычкырып җырласаң – исерек тамгасы сугарга да күп сорамыйлар, сыерыңның койрыгы гына пычракка батып көтүгә китсен – авылның бер ялкавы исемен ябыштырып куялар. Ныклап карасаң, авыл халкы бертөсле тәгәрмәчтә әйләнә шикелле: бәрәңге утырталар, фәләннәр әллә кайчан алган, дип ярыша-ярыша, бәрәңге алалар; фәләннәр әллә кайчан кыркыган, дип уфтана-уфтана, сарык йоны кыркыйлар; фәләннәр бәйләгән, минеке таралып ята, дип үзләрен сүгә-сүгә, суган бәйлиләр; дөбердәтеп иртә-кич сыер савалар, май язалар, таба төбен сары май белән генә майлап, тәбикмәк пешерәләр; мич тутырып ипи яки көлгә тезеп көлчә салалар, ул ипи-көлчәләрне, мичтән алуга, ястык өстенә кадерләп кенә тезеп яткыралар. Суына төшкән ипине күкрәккә терәп, кибән башын каерып кисәләр дә, өстенә юка гына май ягып, яки писүк сибеп, бала-чагага тоттыралар. Авылның эреле-ваклы малай-кызы, кулларындагы шул ипине дөньядагы иң затлы, иң тәмле ризык күреп, уенга чаба. Тәгәрмәч исә һаман үз күчәрендә әйләнә: хатын-кызлар – Түбән очныкылар да, Югарыныкылар да, кышын-җәен иңбашларына көянтә элеп, Хәлим бабай яки Халик бабай коесыннан су ташый, һәр ике хуҗаның да гомергә капканы келәгә бикләгәне, суга килгәннәрдән түләү сораганы юк, иң мөһиме – чәчеңне-башыңны туздырма, яулык яп та кое капкачын ачык калдырма. Җәй җитүгә, авыл халкы, ике-өч көнгә генә колхоз коллыгыннан котылып, бөтенесе бер булып печәнгә төшә. Колхозның йөк машинасын, тракторын йөрткән шофёрлар ул чорда ханга, солтанга әйләнә: син бит минем сабакташ, дус, өченче буын туган... дип зурлап, алар артыннан зур чират тезелә. Чабылган, өелгән печәнне һәркемнең тизрәк ихатага алып кайтасы, сәндерәгә менгереп урнаштырасы килә. Кичен бер-ике рейстан төп-төз, чибәр генә кыяфәттә урап кайткан шофёрны өченче, дүртенче рейста көтеп торучыларга авыргарак туры килә, алар рәхмәт йөзеннән артыграк сыйлап ташлаганнарны сүгә-сүгә, теш кысып, төн уртасында печән ташыйлар, машинаны күчергән саен йоклап киткән шофёрны уятып изаланалар. Авылда иң кирәкле кеше – рәис тә, мәктәп директоры да, бухгалтер да түгел. Кемдә йөк машинасы һәм кемнең кулында амбар ачкычы – алар Алланың кашка тәкәләре дә инде. Утын алып кайтасымы, саламмы, печәнме, тегермәнгә бодай алып барасымы – идарәдән сиңа бер түгел, йөз рөхсәт кәгазе бирсеннәр, шофёрны игә-чөйгә китерә алмасаң, алып кайтырсың, бар... Колхоз кырында гектар-гектар булып үскән карабодайны, умарталыктан алынган мичкә-мичкә балны, рәешкә генә киярлек кызыл эчле кәлүшләрне әллә син колхоз рәисе өй борынча таратып йөрер дисеңме? Язын да бил бөктегез, җәен-көзен чөгендер, бәрәңге басуында чиләндегез, алны-ялны күрми басу сөрдегез, комбайн-тракторда үпкәгезгә тузан тутырдыгыз, билдән саз ерып, авыр чиләкләр күтәреп, фермада сыер саудыгыз, дип, ләббәйкә, дип, хезмәтегезнең рәхәтен сез дә күрегез, дип, капка төбенә китерер дисеңме? Йөз суы түгеп, мескенләнеп, идарә ишеге төбендә таптанганчы, амбар мөдире белән дуслаш син – менә шунда төп хуҗаның кем икәнен чамаларсың...
Болар барысы да – бер тәгәрмәчтә шул. Тик анда һәркем аерым-аерым әйләнә. Тотып селкесәң, берәүнең дә сандыгы буш түгел. Тик сандык капкачын бик сирәкләр кеше күзенә киереп ача, кайберәүләр хәтта үзләре дә ярыктан гына үрелеп карый. Кайберәүләр өчен – мең йозакка бикләнә ул, ачмаслык, кузгалтмаслык, көн күзенә чыгармаслык итеп.

Нургаян белән Зәйтүнәгә өр-яңадан яши башларга өйрәнү кирәк иде. Ир белән хатын – куш тирәк: төбе дә бер, тамыры да. Аларның икесенә бербөтен булып, сабырлыкны, чыдамлыкны һәм мәхәббәтне юлдаш итеп, ә күз яшьләрен – сандыкка бикләп яшәргә, чит-ятларга күрсәтмәскә кирәк иде.
***
Нургаянның икенче кат шулай өзелеп, эчләре актарылып елавы.
Булгандыр, балачакта да, яшүсмер чагында да, үз әтисенең башка капка төбенә барып туктавын күргән мәлләрдә дә, ул ояда туган балаларның әти дип авыз тутырып дәшүләрен ишеткәннән соң да сатлык күз яшьләре үзенекен итми калмагандыр.
Зәйтүнәсе авыргач, икенче кат өзелеп елавы. Тәүге тапкыр тугыз ай больницада ятканнан соң кайтырга җыенгач, врач кабинетыннан Зәйтүнәгә «беренче төркем инвалид» дип бирелгән катыргыны алып чыккач елады. Аскы катка төшеп, аулак почмакка барып, стенага башын терәп елады. Иңбашларын дерелдәтә-дерелдәтә, өзелеп, бәгыре теленеп, озаклап елады. Япь-яшь, чибәр, чәчкәдәй хатынының гомерлеккә гарип калуын башына сыйдыра алмыйча, сыйдырырга теләмичә елады.
Бүген исә ул дусты Вәсимнең, хатынын култыклап, клубка юнәлүен күреп калды. Белә иде, кичен клубта «Хыянәт» дигән һинд киносы күрсәтеләсен белә иде. Саргайган кәгазьгә кызыл буяу белән эре итеп язылган белдерүне үз күзләре белән укып үтте. Башта игътибар итмәдеме, күңел күзе белән күрмәдеме, числосын дикъкать белән карамады. Карагач, читкә тайпылды. Төп- төгәл бер ел элек, нәкъ шушы көнне ул да Зәйтүнәсе белән кинога җыенган иде. Анда да һинд киносы буласы иде. Арада 365 көн җәйрәп ятуына ышанырлык түгел. Көннәр генә түгел, уч төбенә язылган язмыш җәйрәп ята шул...
Тракторын капка төбендә сүндереп, ишегалдына атлаган ир урамга борылып карады. Кичке эңгер-меңгер төшеп килә, урам башыннан ак күлмәк, ак кепка кигән Вәсимнең хатынын култыклап клубка юл тотуы күренде. Ул да булмады, алар якынлашканда, тагын бер капка келәсе чылтырап күтәрелде, көлешә- көлешә, бер-берсенең култыгына сарылып, яңа өйләнешкән яшь пар килеп чыкты. Шат авазлар кичке урам кочагына сыенды.
Нургаян абзар эченә узды. Ялкау гына күшәп торган сыер йорт хуҗасына иренеп кенә башын борды да, койрыгы белән селтәнеп, чебен-кигәвенгә сыдырды. Түр бүлемдә сарыклар бәэлдәште. Куначага менеп кунаклаган тавыклар, ризасызлык белдереп, нидер бүлешеп алды. Ир аларның берсенә дә игътибар итмәде. Сәндерәгә менә торган баскычка башын терәп, сулыгып- сулыгып елап җибәрде.
Бу аның икенче кат шулай өзелеп елавы иде. Зәйтүнәсен култыклап, инде беркайчан да авыл урамыннан парлап узмаячагын белүдән үзе өчен дә, гөл чәчәге кебек хатыны өчен дә эче актарылып елавы иде. Болай булырга тиеш түгел иде, түгел иде... Яши генә башладылар лабаса! Матур итеп, бер-берсен яратып. Ап-ак хыяллар белән.
Ирнең җанына баз салкыны үрмәләде. Кул астында булса, кабы белән тартып бетерергә әзер иде – котырып-котырып кесәсеннән тәмәке эзләде. Каян булсын, Казаннан кайтканнан бирле тартканы юк. Иртәгә үк тартмалап алып куярга кирәк булыр. Җан ярсуын ничек басарга белмәгәч, йодрыгы белән агач баскычны бәргәләргә тотынды. Кулы канап, авырта башлагач та туктамады, «түз, Зәйтүнә түзә бит. Мондый гына авыртугамы әле...», диде, тиле кеше 
кебек үз-үзе белән тарткалашып. Бераздан суына төште. Акылы айныды. Кул аркасын печән белән сөрткәләп, абзардан чыкты.
Бакчада юынып, өйгә керүгә, каршысына йөгереп килгән улын кочаклап алгач, җаны басыла төште. Әнисе мич алдында коймак пешерә, өйгә тәмле булып таба ашы исе таралган иде. Түр якка, китап укып яткан Зәйтүнәсе янына үтеп, аны кочып хәл-әхвәл белешкәч, бөтенләй тынычланды. Ярар, бүтәннәр парлап клубка йөрсен, алар исә үз дөньяларын булдырырлар...
– Иртәгә җыйнаулап балыкка төшәбез, әнисе, сиңа да кармак ясыйм, – дип каш сикертте ул, кулына тотып кергән сөлгене иңбашына ташлап. – Учак ягарбыз, уха пешерербез...
– Әтей, байыкка? – Ни арада колагына чалынган диген, Наил, сикергәләп, әтисенең чалбар балагына ябышты. – Әней дә, әбей дә, мин дә?
– Ерак әбиең белән якын әбиеңне дә ияртәбез, аларсыз ничек инде.
– Каммак бал?
– Һи, кармакның иң олысы сиңа, улым. – Нургаян шаяртып кына улының
борын очына чиртте.
– Уйа! Әбей, каммак бил! – Малай мич янына атылды, коймак майлап яткан
әбисенең итәгеннән тарткалады. – Каммак бил!
– Китчәле, исәр сөягеңне калкытып йөрмә! – Әбисе яратып кына оныгын
битәрләде. – Төн уртасында кармак таптырмасаң...
Зәйтүнә иренә сораулы карады. Шифоньердан алган чиста күлмәкнең
төймәләрен барлаган Нургаян янә каш сикертте.
– Күл буена төшәбез. Анда черки инде черкилеккә, ничава, учак ягып
куркытабыз аларны. Син тоткан балыкны...
Зәйтүнә аны бүлдерергә ашыкты:
– Китчәле, Нургаян, миннән нинди балыкчы чыксын?
– Ничек чыкмасын? Икәү тотканда, иң олысы кемгә эләгә иде, оныттың
дамыни?
– Ул бит... элек...
– Балык элек тә балык, хәзер дә балык инде ул, Зәйтүнәкәем. Синең белән
мин дә шулай. Элекке белән бүгенгене кара-каршы куярга маташма... Нургаянны икенче көнне иртән, эшкә җыенып, капкадан чыкканда,
артыннан әнисе дәшеп туктатты.
– Улым, күлгә аппарам дип, Зәйтүнәнең күңелен алгысытып калдыра күрмә
берүк. Матаең белән генә урап менәрсез.
– Бәй, җыйнаулап барабыз, әнкәй. Иртәрәк кайтам, көн яктысында
барырбыз. Трактор арбасына төйим дә үзегезне...
Саимә аны кул хәрәкәте белән туктатты.
– Җыйнаулап барган чак та булыр, Алла боерса. Бүген икәү генә төшегез. Мин
Наилне ияртеп Югары очка чыгып кайтам, кодагыйга кич утырырга. Бәләкәй кармагыңны калдыр, инештә дә балык бетмәс. Кичә баланы котырттың бит...
Көзгә кереп барган табигатьнең күзгә күренмәгән, әмма бәгырьне айкап-айкап алган моңы бар. Җилләр кочагына ашкынган яфраклар биюендәме ул моң, сагыш төсе белән сугарылган басу-кырлардамы, җылы якка китәргә иртә булса да, хушлашып калырга ашыккандай баш очыннан сызылып үткән киек каз юлындамы – анысы билгесез. Әмма ул моң үзәкне өзә. Әле гомерләрнең көзе булмаса да, андый көзләргә ерак, бик ерак тоелса да, җанга билгесез бер моң урала да куя.
Нургаян матаен әкрен генә күлнең читенә үк диярлек китереп туктатты. Әле кайчан гына алар монда Зәйтүнәсе белән җитәкләшеп, йөгерә-йөгерә килерләр иде, ярты төн утырып, икесенә бер балык каптырсалар да, алтын тапкандай куанырлар, аннан ул балыкны суга кире җибәреп көлешерләр иде...
– Элекке учак урынын эзләп азапланмыйм, Зәйтүнәкәем, тотабыз да шушында ягабыз, ни дисең? Сиңа менә монда җайлырак булыр... – Ир күз карашы белән тирә-юньне айкады да куш каен тирәсенә кулы белән ымлады.
– Миңа шушында утырсам да ярар, күтәреп-төшереп мәшәкатьләнгәнче... – Матай бишегендә төренеп утырган Зәйтүнә, көзге күлнең карасу төсен күреп, сискәнеп китте. Моңарчы шушы урынга җәен дә, көзен дә килә торганнар иде, күлдә йолдызлар коенганы гына күзгә чалынган шул ул чакларда... Ә бүген – бар дөньясын көз төсе, көз моңы урап алган.
Нургаян аның сүзенә карап тормады, бишек капкачын ачып, башта олы мендәрне, юрганны чыгарды, аларны агачлар тирәсенә җайлап урнаштырды. Шуннан соң Зәйтүнәне күтәреп алды, мендәр өстенә утыртып, аякларын җылы юрган белән төреп куйды. Чөнки Казаннан кат-кат кисәтеп кайтардылар: аякларга аз гына да салкын ярамый, диделәр, туңдырмаска куштылар.
– Хәзер ут элдереп җибәрәбез, әнисе. Менә монда ярармы? Көлгә бәрәңге күмәрбез. Балык эләксә, шулпа да мишәйтләмәс...
– Балыгын үзең карарсың инде, Нургаян.
– Икәү тотабыз, әнисе! Юрганың белән алдыма утыртам мин сине, бер дә аптырама...
Ике яралы җанны үзләрен генә калдырырга теләп, балыклар да качышып беткән идеме – икесенә ике кармак салып, бербөтен булып байтак кына утырсалар да, бармак буе балык та эләкмәде.
– Ярар безгә, прастуй авыл баласына, кабыклы бәрәңге дә, – дип шаяртты чебеннән фил ясарга яратмаган Нургаян, алып килгән бәрәңгеләрне бераздан көлгә күмә-күмә.
Ә учак үзе көлгә калмаган иде. Күккә ашардай булып, һаман өскә, югарыга үрләде дә үрләде ул, үз яктысы, җылысы белән янындагы икәүне генә түгел, йөзләрне, меңнәрне җылытырга теләгәндәй, көзге кыраулардан курыкмагыз дип көч бирергә омтылгандай, юлын адашканнарга сукмак күрсәтергә тырышкандай, сүнми-сүрелми янды да янды.
– Нургаян, – диде Зәйтүнә, иренең алдында, аркасын аның күкрәгенә терәп утырган килеш, – сиңа сүзем бар...
– Син сөйләрсең, мин җырлармын, күңелең тулса – еларсың, – дип җырлап җибәрде Нургаян, аны ике куллап кочаклаган килеш, җыр сүзләрен үзенчә үзгәртеп. – Сөйлә, әнисе, таңга кадәр сөйләсәң дә бер сүзем юк.
– Бик кыен булыр бит сиңа, Нургаян... – Зәйтүнә әйтәсе килгәнен ни рәвешле башларга белми иде, шулай да тәвәккәлләде. Башындагы шәлен сүтеп кире бәйләде, үрелгән толымнарын күкрәгенә төшереп куйды. – Күңелең төшкән хатын-кыз булса... Минем бер каршылыгым юк... Үзең аңлыйсыңдыр... Тик мине ташлама инде син, Нургаян. Синсез өч көн дә яши алмам. Наилне дә... ятим итә күрмик инде... Әтисез үсүнең ни икәнен синең белән миннән дә ныграк аңлаган кеше булырмы...
– Зәйтүнәкәем, акыллы дигән авыздан да исәр сүз чыгар икән кайчак... Тузга язмаган нәрсә сөйләп утырасың! Синнән башка беркем дә кирәкми миңа, җүләркәем! Бигрәкләр дә каты яратам бит үзеңне, бер-бер тылсымың бардыр, мөгаен.
– Артык яратканнарның бәхетле булганы бармы соң, Нургаян? И-и, Ромео белән Джульеттаны кызганып, яшь түгә торган идем...

– Кит әле, таптың чагыштырырга... Әллә кайдагы буржуй балаларын искә төшермәсәң... Чын мәхәббәт булса, аны ничек тә сакларга тырышырлар ие әле. Һе, җайлы бит, үлеп котыла, имеш... Урыслар нәрсә ди: безвыходное положение булмый, диме? Ә мин – авыл малае, ишектән кусалар – тәрәзәдән керергә өйрәнгән, тормыш сынауларына баш иеп торырга җыенган кеше юк монда, син мине ул кадәр көчсезгә санама инде, Зәйтүнәкәем...
– Сүзне борырга дигәндә...
– Бормыйм, Зәйтүнәкәем, бормыйм. Килде-китте сүзләр белән башымны гына катырма...
Нургаян башын хатынының иңбашына салды, иреннәрен хатынының колак яфрагына, аннан яшь тамчылары тәгәрәшкән бит очына тигерде. Өтеп алырдай кайнар сулышы белән муен артын кытыклады. Беркадәр вакыт үткәч, инде иреннәре кавышкан мизгелдә, чык тамчысы ялтыраган күз алмасында үз шәүләсен дә күргән Нургаянның:
– Зәйтүнәкәем, бердәнберем... – дип пышылдаганы, учак телләренә сарылып, күкләр катына чөелде.
***
– Нургаян, кыен булса да, син миңа почмак ясап бир инде.
Ире, әлеге сүзләрнең мәгънәсенә төшенмичә:
– Нинди почмак, әнисе? – диде, аптырый төшеп.
– Шушында, карават буенда. Су кертеп булмасмы? Электр плитәсен менә
монда, идәнгә көйли аласың. – Зәйтүнә, йөзтүбән яткан килеш, кулы белән тәрәзә астына ишарәләде. – Бу тирәгә шүрлек элсәң, бөтен вак-төякне тезәргә булыр. Табак-савытны, энә-кайчы ишене, үтүкне... Куна тактасы ишене мондарак куярга була.
– Токмач басам, димисеңдер бит? – Нургаян әле һаман хатынының тел төбен аңлап бетермәгән иде.
– Нигә басмаска? Ике кулым бар, Аллага шөкер, токмачын да басармын, ипиен дә.
– Син нәрсә инде, Зәйтүнә, әнкәйнең зарланганы юк, ипиен дә сала, ашны да пешерә. Әби дә көн саен килеп йөри, алар җитешмәсә, үзем эшлим – укам коелмый. – Нургаян, сөйләмә дә дигәндәй, баш чайкады да үзе үк сүзенә ялгады:
– Кирәк дисәң, суын да кертермен, барысын да көйләрмен анысы, сиңа ничек җайлы – шулай урнаштырырбыз, әнисе, – диде, каршы төшеп хатынының кәефен кырмас өчен. – Бөтен эшне бездән тартып алмакчы булам дисең инде.
– Бөтенесен түгел. Эшли алырдаен. – Зәйтүнә шаяртмый иде. – Олы өйгә ни кирәк – кече өйгә шул кирәк, диләр, шушы почмакта кече өй яса инде син, Нургаян, – диде ул, сүзен кире какмаслык үтенү белән.
– Ярар, әнисе, ничек дисәң – шулай булыр!
Шулай булды да. Торба юк, насос юк, тегесе юк, монысы юк димәде Нургаян, бөтен урам халкын шаккатырып, кышын да катмаслык итеп өйгә су кертте. Нәрсә кирәксә – җир тишегеннән булса да эзләп табарга тырышты, юк әйберне үзе ясады, әллә нинди осталарны көнләштерерлек эш кораллары булдырды. Зәйтүнәсе помидор үсентеләре үстерәм дигәч, идәнгә тар-тар бүлемнәр ясап тезде, почта аша әллә ниткән орлыклар кайтартты. Хатынының «чеби карасам...» диюе булды – аның буе җитәрлек урынга сап-сары тавык чебиләре чиелдашкан тартма утыртып куйды.
Зәйтүнәсе исә эш белән кинәнде. Ул күз нурларын текәп үстергән үсентеләр яз башында ук чәчәккә бөреләнде, үз бакчаларына да, күрше-күләнгә өләшергә дә җитте. Чирәмгә таралганда, сары йомгаклар инде тәмам ап-ак чебешләргә әверелеп йөгереште. Йөзтүбән ятып, керен дә юды Зәйтүнә, үтүкләде, текте, ямады. Каенанасы да, әнисе дә башта «үзем, үзем» дип өзгәләнсәләр дә, әлеге шөгыльләрнең Зәйтүнәгә бер дәва икәнен аңлагач, үзләре үк йөгертеп эш таба башладылар: «Килен, синең кулың угата2 тәмле, коймак кына туглап ал әле»; «Кызым, син теккәннең җөе җөйгә ятып кына тора – оекбаш табанына ямау салып бирсәң...»
Саимә килененең сабырлыгына аптырый иде. Ник бер зарланып карасын да ник бер кара көеп эндәшсен! Тәне дә, җаны да сызланадыр бит үзенең, ник бер сиздерсен! «Әнкәй» дип өзелеп тора, йөзеннән яктылык китми. Нишлисең, язмыштан узмыш юк, һәрберсенең язмышына шушы сынау язылган – кая да качып котыла алмыйсың. Беркөн бакчада икәү кайнашканда, улына да шулай диде Саимә: «Язмышыңа язылган, – диде. – Зәйтүнәне рәнҗетсәң, мәңге бәхиллегем юк, улым. Аны бәхетсез итеп, синең дә беркайчан бәхетле буласың юк – язганы белән килешеп яшә», – диде катгый итеп, васыять әйткәндәй.
Берәүнең дә гомере мәңгелек түгел. Әле җиргә нык басып йөргәндәй күренсә дә, алдагысын уйлап, Саимәнең дә йөрәге телгәләнә. Әле авырлыкны барысы да бүлешеп күтәрәләр, кодагые да, көн туса, Зәйтүнә янында. Ике карчыкның гомер офыгы әллә ни еракта шәйләнми – аннан соң бөтен мәшәкать Нургаяны җилкәсенә генә өелеп кала бит. Аңа да сабырлыклар бирсен Ходай, булган акылыннан гына аера күрмәсен...
Халисәттәйнең дә, көн-төн туса, теләгән теләге – кызына да, киявенә дә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен, дигән сүзләр иде. Ана кеше өчен бала хәсрәтеннән дә тирәнрәк, бала кайгысыннан да ачырак кайгының булуы мөмкин түгел – кызын уйлап, йөрәге тузды, челтәрләнде карт ананың. Ул да түзде. Хәсрәтен йөзенә чыгармыйча, кызына сиздермичә түзде. Таң атса, Югары очтан, бакчалар артлатып кына бу якка чыкты, Зәйтүнәсенең җан ярасын үзенә күчерердәй булып, аның янында булашты; ике кодагый, бер- берсенә терәк булып, онык тәрбияләделәр, авыру хатынны карадылар, тәне авыртмасын дип, бу якка борып яткырдылар, мендәргә сөяп утырттылар, кулына эш көйләделәр, арыгансыңдыр дип, йөзтүбән яткырдылар. Яшәргә, ничек тә дөнья көтәргә тырыштылар. Һәркөнне, эштән кайтуга, Нургаянны кайнар аш, улының яңгыравык тавышы, өч яралы җанның якты йөзе каршылый иде. Кичен караңгы төшүгә, «үз өемдә генә йоклый алам», дип, Халисәттәй Югары очка кайтып китә. Янә бакчалар артлатып кына. Умарта күчедәй гөжләгән уйларын буйсындыра алмыйча, шул уйлардан авырая төшкән башын иеп кенә, үзенең тәбәнәк түшәмле, дүрт тәрәзәле өенә кайтып бара ул. Каныннан, җаныннан яралган газиз баласының хәсрәтен киметә дә, бүлешә дә алмаудан гаҗиз булып, аны кызганудан буй-буй булып аккан яшьләрен сөртеп тә тормыйча, карашын кәлүш очына төбәгән килеш, атлый да атлый. Ә күз яшьләре өйгә кайтып кергәч тә ага бирә: карт ананың йөрәк сагышы, йөрәк яше, үзе гүргә кергәнче, бәлки, аннан соң да озата барачак мәңгелек ярасы булып, ага да ага алар.
Халисәттәй, иртәгәсен ул яраны янә күкрәгенә йомарлап, беркемгә дә күрсәтмичә, янә кызы янына ашыга.
***
Ашыгып яшәмәсәң дә, әллә ни арада уза икән бу гомер. Күз керфеген кагарга өлгермисең – кояш инде офыкка юл тота...

Нургаяннарга килен төшә бүген. Капка төбендә кайнашкан халык сабырсызланып урамны күзәтә: машиналар кычкырткан тавыш ишетелсә, кемдер юл бүләргә, кемдер кәнфит җыярга, кемдер фотога төшерергә ашыга. Тәрәзәдән күзен алмаган Зәйтүнә дә көтә. Йөрәге уч төбенә төшеп утырган диярсең. Югыйсә, Рәйләне тәүге күргәндә үк холык-фигылен чамалап, ошатып, бик якын итеп өлгерделәр. Шулай да ул бу өйгә моңарчы кунак буларак кына килсә, «Нургаян абый, Зәйтүнә апа», дип эндәшсә, бүгеннән аларга – килен, улларына – хатын, йортка – хуҗабикә булып аяк атлый. Авыз тутырып әти-әни дип әйтә алырмы, өй түрендә көнен дә, төнен дә ятарга мәҗбүр Зәйтүнәдән тиз арада бизеп, Наилне калага алып китү җаен карамасмы? Җавапсыз сораулардан ана кешенең башы тубал булды, янына керә-чыга йөргәннәрнең нидер соравы, кызыксынуы бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. «Урамда түгел, шушында, үз урынымда каршы алам киленне», – дип кистереп әйтүенә борчылып та куйды. Эче пошып, кырык тапкыр көзгегә күз салды: челтәрле ак яулык астыннан ике калын толымы түшләре чигүле зәңгәрсу кофтасына салынып төшкән. Кашык очы белән сызгандай туры кашлары да, үз гомерендә бер тапкыр буяу күрмәгән керфекләре дә, иннек сөртүне белмәгән иреннәре дә – барысы да үз урынында. Улы белән килененә каптырасы бал белән май да түгәрәк подноска куелган, кашык онытылмаган; аяк астына дигән кершәндәй ак мендәр үз янына салынган. Бүләккә дигән, шәфталу төсендәге нәфис яулык кул астында. Һәммәсе дә бар, әзер кебек инде...
– Кайталар!
Ачык тәрәзә аша башта шул аваз, аннан әллә ничә машинаның бер булып кычкыртканы, җыр-музыка агылып керде.
«Төкле аягың белән! Төкле аягың белән, балакаем!» – Зәйтүнә, каядыр соңга калудан курыккандай, каударланып, шул сүзләрне кабатлады.
Бераздан, өй эченә шаулап кергән яшьләр тавышын күмеп, Наилнең: «Әни, без кайттык!» – дигәне, Нургаянның, дулкынланыбрак: «Әнисе, киленеңне каршы ал!» – дигәне ишетелде. Бусагада җете кара костюм-чалбар кигән Наил һәм идәнгә тигән ап-ак күлмәктән, күз явын алырлык чибәр, яшь Рәйлә пәйда булды. Зәйтүнә, каушавыннан сүзен дә онытып, мендәрне үз янына идәнгә куйды, шуннан соң гына, өзеп-өзеп:
– Түрдән узыгыз, балалар! Кызым, төкле аягың белән! – дия алды.
Рәйлә, вак-вак атлап, Зәйтүнә янына килде дә:
– Исәнме, әни! – дип шулкадәр ачык итеп күреште, аннан, үзе дә каушый
төшеп, Зәйтүнәнең җилкәсенә ап-ак челтәр шәл салды. Кисәк кенә күңеле тулган Зәйтүнә, улы белән килененә бал-май каптырырга да онытып, берара тын торды. Әни, диде Рәйлә, исәнме, әни, диде! Әни, диде! Зәйтүнәнең керфегендә көмеш яшь тамчысы җемелдәде.
Наил дә, иелеп, әнисен кочаклап алды. Аның да күңеле тулганы күренеп тора иде, Зәйтүнә, шуны абайлап, улына ныклык өстәп, көләч елмайды. Үрелеп, баһадирдай улының иңбашларын сыйпады, шуннан соң, исенә төшеп, килененә бүләк яулыкны сузды.
– Башыңда тузсын, кызым, бәхетле бул берүк!
Туй турында барысы да хәл ителгәч, Зәйтүнә генә түгел, Наил дә көл астында көйрәгән учак утына әйләнде. Югыйсә, Рәйлә белән ачыктан-ачык сөйләшенгән, кыз кая, нинди йортка киләсен яхшы белә. Мәхәббәтләре айлар гына түгел, еллар белән сыналган. Рәйләнең йөз-кыяфәте генә түгел, күңеле дә матур – монысына да кат-кат инанды Наил. Шулай да, шулай да... Беркөн килеп Рәйлә әнисенә ялгыш каты бәрелмәсме? Аңа кыек сүз әйтмәсме? Шуны уйлап борчыла иде егет. Мондый хәл була калса, ике ут арасында калырга туры килсә... Юк, юк, башына каян җыен тузга язмаган уй кереп тула диген... Балачактан, үзен белә-белгәннән бирле, әтисе аны: «Улым, син безнең бер генә бөртек. Мин булсам да, булмасам да, әниеңнең иң олы терәге син», – дип үстерде. Әнисенең башка әниләргә охшамавы белән ул сабый чактан килеште: нәни куллары белән кечкенә генә ярдәм күрсәтә алуына да сөенеп туя алмый иде. Аш ягыннан табак алып чыкса да, мич арасыннан берәмләп бәрәңге ташыса да, авып төшкән урындыкны турайтып куйса да, әнисе аның башыннан сыйпый, җан җылысы белән елмая. Улының кул арасына керүенә бер сөенсә, кече күңелле булып үсүенә мең шатлана иде. Наил мәктәпкә кергәч, ике әбинең кулына тоттырмыйча, күлмәк-костюмнарны үзе үтүкләде, дәресләрне үзе әзерләтте әнисе, маңгаенда «кәҗә» генә калдырып, улының чәчен үзе алды.
Әтисенең аны кулларына гына күтәреп мунчага алып китүен, күтәреп алып кайтуын, кулларына күтәреп, матай бишегенә утыртуын, әле балыкка, әле мәтрүшкәгә, әле пиннек бәйләргә алып баруын, кулларына гына күтәреп, бәбкә сакларга алып чыгуын күреп үсте Наил. Әнисе белән киңәшләшмичә, бу йортта бер эш тә эшләнмәде. Әбиләре исән чакта да шулай булды:
– Килен, чегәннәр чәчәкле келәм сатып йөриләр, әллә аш ягына берәрне алып куйыйкмы, ни диярсең?
– Кызым, кеше бакча сөрә башлады инде, әллә кияү минекен дә сөреп ташласынмы?
– Әнисе, берәр келәт эшләсәм, дим, мунча тирәсенә бастырыйм микән, бакча буенаракмы?..
Ә хәзер? Хәзер ничек булыр? Рәйлә бу гадәтләрне кабул итәрме? Әнисенә ялгыш каты бәрелмәсме?
Туй алдыннан Наил менә шундый борчулы уйга төшкән иде. Түзмәде, кәләшенең күзенә карап, уйларын ачыктан-ачык уртаклашты.
Рәйлә исә, шомырт күзләрен кысып, нәкъ аның әнисе кебек җылы елмайды:
– И Наил, – диде ул, егетнең дулкын чәчләренә бармак очы белән кагылып. – Мин нигә сине сайладым дип уйлыйсың соң син? Синең ышанычлы терәк булырыңа ышандым. Әниеңне шулай хөрмәт итмәсәң, аны кайгыртмасаң, борылып караган булыр идемме? Икәү булсак, авырлыкларны да бергә бүлешербез, Наил, – диде ул, йөзеннән нур бөркетеп.
Бу җиһанда һәрнәрсәнең төсе, тавышы бар. Шуны күрә-ишетә белгән кеше – бәхетле дә инде. Бәхетнең үзен эзләп, әллә кайдагы Каф тавы түбәләренә менү дә кирәкми. Бөдрәләнеп аккан болытларга күзләреңне күтәреп кара – син бәхетле. Күрә белүең белән. Ул болытларның кайсын юрганга, кайсын аргамакка, кайсын карлыгачка охшатып соклана белүең белән бәхетле. Күк йөзеннән ишелеп-ишелеп яңгыр яки кар яуганда, бәллүр тамчыларны учыңа алып кара – син бәхетле. Аллаһ сиңа ике кул биргән, яманга үрелмәсен, яхшылык кылсын, дип биргән – шуны аңлый алсаң, син бәхетле. Йөрәгеңнең һәр тибешенә сөенә белсәң – син бәхетле. Үзеңнең кемгәдер бик кадерле булуыңны белсәң яки тирә- якта синең өчен бик кадерле кешеләр булуына төшенсәң – син бәхетле. Кар астыннан гөрләвекләр җырын ишетсәң, яфраклар лепердәгәндә, аларның бер Аллаһка зикер кылып утыруларын аңласаң – син бәхетле. Утлы күмер йотып яшәгән мәлләрдә дә шөкер дип кабатлый алсаң – син бәхетле.
Зәйтүнә дә шулай диде. «Аллага шөкер, япа-ялгыз түгелмен», – диде. «Аллага шөкер, ике кулым бар», – диде. «Аллага шөкер, баламның туен күрә алдым», – диде. Бу көннәргә килеп җитәр кебек тә түгел иде: элегрәк «улымның 
мәктәпкә киткәнен күрсәм иде», – дип хыялланды; укып бетергәнен күрергә язсын иде, дип теләде; туйкаен күрә алсам иде, дип өметләнде. Менә бит, Аллага шөкер дими, ни дисең: барысы да насыйп булды. Гомер булып, инде оныклар сөю бәхетенә дә ирешсә...
***
– Әллә соң сүзләрең фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде микән, Нургаян? – диде Зәйтүнә, үзен мунчадан күтәреп чыгып, кәнәфи аркасына терәп утырткач, башына чалма итеп ураган сөлгене сүтә-сүтә.
Нургаян кече бүлмәдән салкын әйрән алып чыкты, караватка утырып, банка авызыннан гына тәмләп карады да хатынына сузды.
– Катыгын күп итеп салдым, син яратканча. Нинди сүзне әйтәсең?
– Өйләнешкәнче, кич чыккач, гел әйтә идең бит... – Зәйтүнә, шул көннәрне хәтерендә яңартырга теләпме, күзләрен йомды. – Кулларымда гына күтәреп йөртер идем, дия идең.
– Күтәрәм дә, эһ тә итмим, Зәйтүнәкәем. Ә ул чагында кая ул күтәртү... Дүрт ел йөрдек – билеңә кагылсам да, кәҗә бәтие кебек читкә сикерә идең бит...
– И-и, алай ук булмагандыр... Ышана идем бит сиңа, Нургаян, үземнән битәр сиңа ышана идем...
– Соң, ул ышанычны яулар өчен, башта сине капчык белән кулга ияләштердем, аннан сарык бәрәннәре ташып, ничә пар аяк киеме туздырдым! Уен катыш чынын әйтүе Нургаянның. Унынчыны бетергәч, Алабугага китапханәчелеккә укырга китәм дип хыялланган кыз кисәк кенә ниятен үзгәртте, авылда, әнкәй янында калам, диде. Бу сүзләр теленнән төшкәнче, Зәйтүнә барысын да кырык кат уйлады, кырык бизмәнгә салды. Ничә уйласа да, тәбәнәк түшәмле, дүрт тәрәзәле өйдә ялгыз башы торып каласы әнкәсе кызганыч иде. Олыгаеп кына килгәндә, бер иптәш булыр дип, Зәйтүнәне тапкан, күз карасы кебек күреп, аны баккан, үз авызыннан өзеп, иң тәмлесен аңа ашатырга, иң матурын аңа кигерергә тырышкан әнисе берүзе нишләп бетәр? Аннары, Зәйтүнә үзе дә ул таш каласында әнисеннән, Нургаяннан башка нинди ямь табар? Шуларны соңгы тапкыр
күңеленнән кичергәч, тотты да әнкәсе янына, сарык фермасына эшкә чыкты. Нургаян аны күрер өчен фермага да килә, яңа туган сарык бәрәннәрен
икәүләп эчкә – җылы бүлемгә ташыйлар иде.
Ирнең шуны күздә тотып шаяртуы.
– Мунчаны да өй эчендә салуыгыз иллә дә әйбәт булды, – диде Зәйтүнә,
яңа өйдәге уңайлыкларга мең дә беренче кат шөкер итеп. – Синең дә яшең бара, Нургаян, мине йөртүләре җиңеләймәс. Коляскага ияләшергә кирәк инде. – Әйтәсе бармы, әнисе, утыз җиде ел көткәч, коляска да кайтып җитте бит, –
дип көлде Нургаян, ел саен яңа гариза язарга баруын искә алып. – Безнең илдә халыкны кайгыртмыйлар дип әйтеп кара син!.. Әй, Зәйтүнәкәем, ул колясканы, бик кирәксенсәк, әллә кайчан сатып та алганыек. Ике кулым барында, сине генә күтәрмәскә... Җайлы дисәң, өй арасында йөрерсең анысы...
Ишегалдында Актырнакның иркәләнеп кенә һау-һаулаганы ишетелде, кызларның мәктәптән кайтуын сөенеп каршылавы. Капкадан чит кеше керсә, бер дә болай йомшак тавыш чыкмый үзеннән, дөньяны шаулатып өрергә тотына. Шунысы әйбәт тә инде: Зәйтүнә кеше-кара кергәнен алдан ук белеп тора.
Өйалды ишеге ачылып-ябылды.
– Бабыкай! – дип сөрән салды өченчедә укучы Гөлүсә, кереп җитмәс борын сабырсызланып.
Бишенчегә күчкән Илүсә, үзенең апа икәнен искәртеп:
– Кычкырма шулхәтле! Әбекәй йокласа, – дип, аны шелтәләп куйды. Оныкларының каршысына чыккан Нургаян, аларның аркасыннан сөйде дә,
бик җитди төстә, ике кулы белән сумкаларын капшап карады:
– Кая, берәр симез икеле юкмы монда алай-болай?
Бабаларының җор теленнән тәм табып, кытыкланып көлә-көлә, кызлар
Зәйтүнә янына йөгереп керделәр:
– Әбекәй, Илсөяр апа сиңа сәлам әйтте!
– Әбекәй, инештәге басманы сындырганнар, бер генә тактасы калган!
– Әбекәй, беркөн әйткәниек бит, Рәхимә апаның казлары югалган, диеп.
Тапкан!
– Ие, кем инде, теге... әй, исемен оныттым... Әлләкем апаларның лапасында
булган ди!
– Әбекәй, Вәсим абыйның аягы сынган ди!
– Аяклары, диген. Икесе дә сынган бит.
Кызлар әбиләрен авыл яңалыклары белән таныштырырга ашыккан арада,
бабалары, аларны бүлдереп:
– Һай, кычыткан чыпчыклары, Вәсим абыегызга ни булган? Каян ишеттегез?
– диде, бик аптырап.
Кызлар, дәрестә җавап биргәндәй, икесе беравыздан чатнатып:
– Сүз иясе белән йөрми! – диделәр, кайчандыр Нургаян үзе өйрәткән
җөмләне сүзен сүзгә кабатлап.
– Ярар, алайса хет шунысын әйтегез, шилмалар: бүлнистәме Вәсим абыегыз,
өйдәме?
Гөлүсә белән Илүсә бер-берсенә борылып карап тордылар да, авызларын
уч белән каплап, пырхылдап көләргә тотындылар. Аякларын юка юрган белән төреп, кәнәфидә утырган Зәйтүнә көлемсерәп баш чайкады. Сабыйларның иң рәхәт, ваемсыз чаклары шул...
– Җә инде, рәтләп әйтегез, – диде ул да, түземлеге төкәнеп. – Аяк сынганга көләләр димени, менәтрәк.
– Өйдә-ә-ә ди, – дип сузды Илүсә, көлүдән көчкә тыелып. – Нияз әйтә, бабай идәндә ятып йөри ди, бәбәй кебек шуышып. Ике аягына да теге ни... нәрсә куйганнар соң инде...
– Гипстыр, – диде Нургаян, мунча сөлгесен муеныннан алып. – Кая, урап кайтыйм әле. Әнисе, сине караватка күчеримме? Болай арып бетәрсең.
– Күчер, үзеңә тыныч булыр, иркенләп йөрерсең.
Кызлар үз бүлмәләренә йөгереп, өсләрен алыштырган арада, Нургаян да шкафтан шакмаклы яшел күлмәген алып киде.
– Яка тирәләре бөгәрләнгән, берүк сал, үтүкләп алам, – диде Зәйтүнә, аңа күз төшерүгә, шул арада идәндә торган үтүкне дә кабызды.
– Яраган инде, әнисе, пенсионер бабайга... Минем якага кем карап торсын.
– Карамаса да, күрүчесе табыла аның. Хатынының кулы юк микәнни, диярләр... Китер, китер...
Нургаян капкадан керүгә, ишегалды чирәмендә мүкәйләп йөргән Вәсимне күреп, аптырап китте. Дустының ике табаны да гипска катырылган, шулар өстеннән оекбаш киеп куйган. Ике тезендә – оныгының хоккей уйнаганда кия торган «калкан»нары. Ике кулына исә хатынының аякка элә торган артсыз башмакларын кигән дә, шуларны шап-шоп китереп, йөреп маташа.
– Нәрсә, ахир, мине олы капкаңны ачып каршыламакчы идеңме әллә? – дип 
шаяртырга ашыкты Нургаян, аның үпкәли торган гадәте юк икәнен белгәнгә, сүзен елмаюдан башлап.
– Шулай итмәкче идем дә, бер мәшәкатьтән коткардың, – диде үзе дә сүзгә аптырамаган Вәсим. Кулына кигән алсу төстәге җилем башмакны салмый гына, уң кулын һавага күтәреп, сәлам бирде. – Өйдә хатын мырлый, аяк астында йөрмә, утырып кына тор, ди. Шуңа үч итеп, ишегалдына чыктым. Әйдә, түрдән уз, яшьти, – дип, җылы яктагыча йөзем куаклары үрләгән беседкага ымлады.
Нургаянның:
– Кая, булышыйм, – дип иелүен күргәч, Вәсим йөзен җыерып баш чайкады. – Үзем! – диде ул, кистереп. – Син мине, башын иеп, биш тиен акча эзләп
йөри дисеңме әллә. Юри йөрим, сынган аякларга үч итеп йөрим... Картаеп килгәндә, шушы көнгә калдырмасалар...
Нургаян – атлап, Вәсим – мүкәйләп, беседка эченә керделәр, тимердән челтәрләп эшләнгән эскәмиягә утырдылар.
– Болай дигәнгә хәтерең калмасын, яшьти, ну барыбер әйтәм: синең Зәйтүнәң алдында оят, шуңа йөрим. Мин әйтәм, Зәйтүнә теттереп эш эшләгәндә, миңа кул кушырып ятарга соң... Бакчага дип чыккан идем, кереп кенә җитәлмәдем әле. Кишер йолкыйсы бар дип чәпчи бит. Иртәрәк дип торам. Үз туксаны туксан. – Вәсим башы белән өй тәрәзәсенә ымлады. – Юри чыктым, үзем йолкыйм, дим, берегез дә кирәкми, дим. Ике кул бар – нигә, рәхәтләнеп йолкыйм.
– Кызлар кайтып әйтмәсә, әле ишетмәгән дә идем, – диде Нургаян, аның аякларына карап. – Син соң, кай арада, кайда җитештең?
– Тиз икән ул, яшьти... – Вәсим баш түбәсендә ялтыраган пеләшенә чәпелдәтеп алды. – Менә бу ахмак башны саклыйм дип, аяксыз калды абзаң... Кичә бит малай түбә яптырды, мин дә буталып йөргән булдым шунда карт дивана. Аста калайны эләктереп кенә торсам ярамаган, юк, баскычка менеп басарга кирәк бит, кысылып торырга... Ул калайның как миленький гына менеп киткәнен дә күрдем мин, менеп тә җиткән иде, нәрсә дип ычкынгандыр. Туп-туры минем өскә очты, җүнсез. Күз кырыем белән генә шәйләп алдым, мин нәрсәдер уйлаганчы, баш үзе эшләп өлгерде – арт белән генә читкә сикердем. Анда таш булган икән, ике аяк табаны чәлпәрәмә килгән... Ну сикермәсәм – муенны гына кисеп үтәсе иде... Кичен район бүлнисенә алып китте малай – шатырдатып гипска катырып куйдылар – менә шул. Ничава, бер-ике айдан салып ташлыйм мин аны.
Өйдән, идән юган чиләк-мунчаласын тотып, Вәсимнең хатыны Венера күренде. Алтмыш яшьләр тирәсендә булса да, килешми дип тормаган – мич кадәр гәүдәсенә сыланып ябышкан кара трико, кыскарак кына аксыл футболка киеп куйган. Беседкада Нургаянны күреп, ул да Вәсим шикелле, уң кулын күтәреп сәлам бирде.
– Өйгә кер дигән кеше юкмы, Нургаян? Безнең бабай миннән зарланамы? Кеше көлдереп йөрмә, дим, берәр колак салса сүземә... Керәсезме, чәй кайнаган? Кыстыбый да пешергәнием. Зәйтүнә ничек, әйбәт кенәме?
– Әйбәт кенә әле, Венера, Аллага шөкер, – диде Нургаян, җавап көтеп тормыйча сорау арты сорау белән күмәргә яраткан Венераны, тын алган мәлендә, җайлы гына бүлдереп. – Сәлам әйтте.
– Рәхмәт, рәхмәт, – диде Венера, кулындагы юеш чүпрәкне җилләнә- җилләнә селкеп, койма башына элгәч. – И-и, элек кич утырырга бара торганыек, әйме, Нургаян? Сине җырлата торганыек, әйме? Хәзер дә җырлыйсыңмы син? Бетте, малай, кешегә йөрүләр дә бетте, бу вакытны гел җиткерә торган түгел, сиңа да шулай тоеламы? Вәсим, син минем розовый тапочканы күрмәдеңме, бая гына баскыч төбендә торган кебек иде?
– Күрмәдем. – Вәсим, аның такылдавыннан туеп, җирдә яткан башмакларны эскәмия астынарак күчерде. – Хатын, өйгә кереп-чыгып йөрергә рәт чамалы, белеп торасың. Чәеңне монда гына чыгар. Боярлар шикелле, киерелеп утырыйк әле бер. Безгә хәзер, пенсионер бабайларга, пачут булырга тиеш. Мәй дә чыгар дияр идем, Нургаян ни, мәчеткә йөргәч...
– Мәчеткә йөргәнче эчкән диярсең... Аңа ярты халык ышанмый инде, авылда, тракторда эшләп, кешегә утынын-печәнен ташып, бер румкы эчмәгән кеше буламы? Нургаян, әллә биргән антың бар идеме соң, ә? Хет безгә генә әйтериең инде, ә? Кара, сиңа чәйне сөтләп ясыйммы, күрәгә салыйммы?
– Ярар ла, эчмәгән чәй түгел, мәшәкатьләнмә, Венера, – диде Нургаян, озаклап утырырга җыенмыйча, хатынның соңгы соравына гына җавап биреп. Тик кунакчыл хуҗалар баш тартырга ирек бирмәделәр. Тиз арада беседкадагы агач өстәлгә сөт өсте, бал, телем-телем киселгән кибет күмәче,
кыстыбый, чәйнек һәм чынаяклар чыгып утырды.
– И Нургаян, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди, мәгәр дә
дөрес икән, әйме? – Венера кереп-чыгып йөргән арада да, чәй ясаганда да, үзе өстәл артына килеп утыргач та, сүздән туктамады. – Бабайны әйтәм, әле аяктан калганына, ачуым да бер килмәгәе, тәүлек тә булмаган, аның көеннән торукайлары... Ятса – утырам, ди, утырса – урамга чыгам, ди, көен көйләтә, әйме, бабай? Сине әйтәбез әле, ничекләр генә сабырлыкларың җитәдер... Әле хатын-кыз, мыр-мыр килсә дә, көйли-чөйли инде ул, авыруын да карый, дөньясын да көтә. Син бит ир-ат, мырлаганыңны да ишеткән юк, ничекләр...
– Карале, хатын, патефоныңны туктат әле... Писүк апчыкмагансың. – Вәсим мәгънәле генә итеп ияк какты.
– Ай Алла, бал куйдым бит, писүк ди... – Венера җәлт кенә кечкенә савыт белән писүк алып чыкты. – Әйтәм бит, иркәләнеп каласы килә, шулаймы, бабай? Менә кичә мине тыңласаң... Яшь чагың түгел, тегендә-монда менеп йөрмә, дидемме – дидем. И-и, мине юрикәйләр дә тыңламый бит ул...
– Малаеңа әйтәсе иде. Кеше куян куа дип, каланча хәтле йорт җиткермәсә... Ул ике катлы йортта куышлы уйнамакчы булалармы, белмим.
Вәсимнең малае урамның иң очында ике катлы таш йорт җиткереп ята иде, ата кешенең шуны әйтүе. Хәзер кеше ничек тә берсен-берсе уздырырга тырышып ярыша шул: йорт җиткерсә – күршесенекеннән биегрәк, койма яңартса – бүтәннекеннән чәчәклерәк-чуклырак, машина алса – тегенекеннән затлырак, кыйбатлырак булсын...
– Синең малай акыллы булды, – диде Вәсим, Наилне күздә тотып. – Курчак өе кебек итеп эшләдегез дә куйдыгыз.
Өч-дүрт ел элек Нургаяннар да яңа йорт җиткереп керделәр. Күршеләренеке кебек ике катлы итеп күтәрмәсәләр дә, зур, иркен итеп эшләделәр. Суы, газы кергән – элекке кебек мичкә утын ягып, чыра телеп азапланасы юк. Шәһәр фатирыннан ким түгел, ванна-мунчасына тиклем өйгә көйләделәр. Өй салуның ние бар – чутлыйсы да мүклисе, дисәләр дә, күзгә күренгән- күренмәгән мең мәшәкате бар инде анысы. Шунысы рәхәт: кырыклы кадакка да тилмергән чор түгел, акчаң булса, җаның теләгән нәрсәне табып була. Авыл җирендә күпләп мал асрасаң – акчасы да кулга кереп тора, карарга гына сабырлыгың җитсен. Сөтен, итен шәһәргә дә илтеп йөрисе юк – авылда сыер-бозау тотучылар бетеп бара, аларның да тамагы бар, каймак, кәтлит ишесен ашыйсылары килә...
– Кызлар да үсеп килә, кирәк иде инде, кирәк, – диде Нургаян, артык 
җәелеп китми генә. – Ул төзелешне бер башласаң, бетәргә җыенмый икән лә. Кул кычытып тик тора.
– Безгә соң хәзер, ишегалдында кадак кагып, бакчада жук чүпләп вакыт үткәрсәк кенә инде... – Вәсим шулай диде дә, гипслы аякларына карап, кызганыч елмайды. – Жук отпадает. Моның белән чүпләп булмас. – Иелеп, эскәмия астыннан ал башмакны болгап күрсәтте.
– Бәрәңге алыр вакыт җиткән, нинди жук сөйләп утырасың? – Венера, чәй ясаган җиреннән башын күтәрде дә, аһ итте. – Әстәгым, шул башмакны сорыйм бит, күрмәдем, ди. Нишлисең аның белән?
– Шаулама. Пирчәтке урынына ул, бик җайлы нәмәрсә икән. Җирдә йөргәндә, кул пычранмый.
– Үтерә бу бабай мине, чистый үтерә. – Венера, оныкларына ияреп, иренә бабай дип эндәшә башлаган иде, шул сүзгә тәмам ияләшкән икән – Вәсим дигәне ишетелми хәзер. – Эш сорап тинтерәтә. Тик утырмыйм, эш тап, ди бит, ә. Сиңа түгел, яшьләргә дә эш юк авылда, шуңа таешып беттеләр дә инде. Нургаянныкылар калды да безнекеләр калды.
– Килен әйбәт булды, – диде Вәсим, чәенә сыек бал салып. – Ул котыртса, шундук шәһәргә сыпырта иде безнеке дә.
– Зәйтүнә дә Наил өйләнгәнче гел шулай дип борчылган иде. Килен шәһәргә апкитеп бармасмы дип өтәләнде.
– И-и, сезнең Рәйлә гел үзегезнең сыңар бит, каяннар тапкан аны Наил... – Венера күмәч телеменә мул итеп сөт өсте, аннан бал ягып, тәмләп чәй эчкән җиреннән сөйләшергә дә җай таба иде. – Ул эшкә дисеңме, ул сабырлыккамы – кит, үзегезнең кыз булса да, болай ук охшамас иде. Әле беркөн кибеттән икәү бергә кайттык, мине беләсең бит, телем тик тормый – бик авыр түгелме, дип сораштырдым инде. Бәй, тормыш булгач, төрле чак була бит, гаепмени... Ир белән хатын арасында да табак-савыт шалтырамый тормый... Андый чакта каш та җыерыла, тел дә катып китә... Шулай дигәнием, елмайды гына Рәйлә. «И Венера апа, бөтен курыкканым – авызымнан әнкәйне рәнҗетерлек сүз генә тәгәрәп төшә күрмәсен, дим», – ди үзе, балакаем. Әйтәм бит, геләннәр үзегез, бөтенегез бер камырдан сез... Нургаян, нигә ул кыстыбыйны санап кына ашап утырасың, кыстый торган гадәт юк – алга куелган, ашап бетереш, чәшкеңне этмә, чәй ясыйм.
Нургаянның, амин тотып:
– Әппәр иттем, Венера, барысы да бик тәмле, Алланың рәхмәте яусын, – дип битен сыпыруы булды, Вәсим чәйнек-чынаякларны бәреп төшерерлек тавыш белән шаулап көләргә тотынды.
Венера башын тотты, Нургаян да, көлүнең дәвамын көтеп, ахиренә төбәлде. Икесе дә белеп торалар: димәк, Вәсим нәрсәнедер исенә төшерде.
– Әппәр, дигәч... – Вәсим һаман, шүрәле кытыклагандай, шырык-шырык килә иде.
– Карт исәр, кем әйтер шушыны акыллы дип... – Венера үзе дә иренә кушылып елмайды.
– Безнең бит төпчек кызның ире урыс, үзең беләсең. – Ирнең чырае бер мизгелгә сытылып-җимерелеп алды. – Җир йөзендә татар беткән...
– Ярар, ярар, башлый күрмә берүк. – Венера да, үзенең дә йөрәк ярасы булган сүз җебен кузгатырга теләмичә, чыраен сытты.
– Ярар, чурт с ним... Сабантуйга кунакка кайтканнар иде. Шушында утырып ашлар ашадык, бер табак итне бөкләп куйдык. Миннән күреп, кияү дә битен сыпырып, әппәр итеп утыра иде. Венераның бәләкәй тактага куеп бәлеш табасы алып чыкканын күргәч, коты очты моның. «Ой-ой, ещё не әппәр, ещё не әппәр», – дип, кулын кирегә болгарга тотынды, мин сиңа әйтим... Шул искә төште.
– Таптың кызык. – Кызы белән киявен искә төшергәч, Венераның йөзе качкан иде.
Вәсим дә бу юлы елмаймады.
– Үзең гаепле. Чаллыда укыган чагында башына яулык ябып кайткач, син дуладың. «Авыл халкы алдында оятка калдырып, абыстай кебек төренеп йөрисең, берәү дә болай кыланмаганны», дидең, оныттыңмы? Яулыгы белән бергә акылын да салдыргансың инде... Әнә, хәзер бүтәннәрнең кызлары кайта, яулык бәйләп, татар ирен култыклап...
Нургаян Вәсимне кыстап-кыстап та үзе белән мәчеткә ияртә алмады моңарчы. Соңгы араларда, кызын кияүгә биргәннән соң, башына бер-бер уй төштеме – ниндидер хикмәт белән җомга намазында күренгәли башлады шулай да. Венерасы аңа да баштарак өнәмичәрәк карады, тора-бара әллә кул селтәде, әллә килеште – аны-моны әйткәне юк бугай. Ир белән хатын – ике чабата, бер кием инде ул: Вәсим белән Венера да, карап торганда, икесе бөтенләй ике төрле кебек тоелсалар да, төбенә тоз коеп төпченә башласаң, бердәй холыкка киләсең дә юлыгасың. Әллә кай арада гына дөбердәтеп тавышланып та алалар, шаулатып көләргә дә тотыналар.
Менә әле дә әйткәләшергә әзер мизгелдә, капка төбеннән ап-ак биек машинаның түбәсе күренеп китүгә, бөтенләй башка сүзгә күчүләрен сизми дә калдылар.
– Рәхимәттәйнекеләр тагын яңа машина алган икән бит, синең тракторың чаклы бар, Нургаян, әйтмәсәм дә булмады, – диде Венера, муены каерылганчы урам якка борылып. – Каян акча җиткерәләр диген, машина арты машина алыштыралар, нәрсәсенә исләре китәдер.
– Барысын да белеп торасың үзең, Венера. – Нургаян, кайтырга ниятләп, урыныннан кузгалырга итте.
– Кеше тикшерергә дисәң, моңа куш инде... Үзен белми... Шул машинага алданып, миңа кияүгә чыкканын сизми дә калды бит ул, – дип көлде Вәсим, Нургаянның ашыкканын сизмичә, иркенләп яңа сүз башлады. – Әле ул чакны колхоз машинасына утырмаган идем бит, бу күрше авылда, бүлнистә эшләп йөри. Беркөнне әйтеп ташладым бит, шимбә көнне эштән каршыларга машина белән киләм, юл чатына чыгып тор, дидем. Безнең әткәйнең «Зәпәрәе» бар иде, син дә хәтерлисең микән, яшьти?
Нургаян, кыймылдарга, аны бүлдерергә кыенсынды, башына киеп өлгергән кепкасын салып кулына тотты:
– Хәтерләмәскә. Әтәч кикриге шикелле кып-кызыл «зәпәрәйне»...
– Шуның белән килергә исәп. Ну әткәйгә әйтеп булмый бит, кызлар янына барам, машинаңны бир әле, дип... Мине беләсең, күп уйлап торырга яратмыйм. «Чаллыдан абый кайткан, юл чатында көтеп тора, диделәр, шуны алырга киттем», – дидем дә, ачкычны эләктереп, гаражга чаптым. Инде кузгалдым гына дигәндә, ишекне ачып, әткәй менде дә утырды. Мин дә барам, ди, малай! Киттек инде икәүләп... Юл чатында нинди абый булсын, анда тиклем кайтса, нәрсә дип безне көтеп торсын... Ә Венера түтәң тора! Түшләрен киергән, мин сиңа әйтим, тәти күлмәкләрен киеп куйган... Шту син, машиналы егетләр кемгә тәтегән әле ул чакта!
– Теле булмаса, карга күтәреп китәр иде шушыны... – Венера, чынаякларны җыя-җыя, урыныннан торды. – Нургаянга да кырык сөйләгәнсеңдер инде бу әкиятеңне, башын катырма.

– Нишләп әкият булсын. Әткәй белән барып алу хакмы – хак. Утырып кайттыңмы – кайттың. Шул кайтудан берегеп тә калдың инде, гөнаһ шомлыгына...
– Вәсим, хәл беләм дә кайтам дип кергән идем, хәтәр җәелеп утырдым. Китим әле мин. Син, давай, тизрәк терел, бу таш бәтинкеләрне ыргытып, йөгереп йөрергә язсын. – Нургаян аягына ук торып басты, дустына кул биреп саубуллашты да, рәхмәт әйтеп, капкага юнәлде. – Йөгерә башлагач, Венера әйтмешли, кич утырырга килерсез әле, яшь чакларны искә төшереп, җырлашып утырырбыз, Алла боерса.
– Барабыз, барабыз, Нургаян, бабайны гына аякка бастырыйк та...
Нургаян урам буйлап үзләренә юнәлде. Көн кичкә авышып килә иде. Ник бер кеше заты күренсен! Каңгылдашып йөргән казлар да күзгә чалынмый. Бала- чага турында әйтеп тә торасы юк. Алары авылда бармак белән санарлык кына инде, булганы да өйдә йә компьютерга, йә телефонга берегеп утырадыр. Һәй, элек соң, бу урам гөрләп тора иде бит! Халык бәрәңге сабагы чаба башлаганчы, берара эштән арыныбрак тора иде: капка төбендә эскәмия-эскәмия булып күршеләр гәп сата иде. Арканны иңбашына салган бала-чага, көтү кайтканчы дип, су буена бәйләнгән бозауларын алып кайтырга чаба иде. Бер төркеме каз- үрдәкләр юллап әйләнгәли иде. Хәзер исә үле тынлык.
Нургаян авыз эченнән генә җыр көйләп атлады, атлаган уңайга, үзалдына көлемсерәп, Вәсим белән Венераны исенә төшерде. Алар, авылның йөзләгән, меңләгән гаиләләре кебек, тыйнак бер ихласлык белән үз көйләренә яшәп яталар. Алар да, шул йөзләр, меңнәр кебек үк, авылның күзе, колагы, җанының бер өлеше. Авыл җанының гына түгел, гомер буе шушы туфракта гомер сөргәч, җирнең дә бер өлеше шикелле. Сулар һава, эчәр су ничек кирәк булса, аларга җир дә шулай кирәк. Сәбәп булса да, булмаса да, ишегалды чирәменнән көнгә кырык кат урап керү кирәк. Әнә бит, Вәсимне кара инде: сабый бала шикелле тезендә шуышып булса да, җирдә йөрергә тырыша! Бер дә болын шикелле өйләренең зал ягында, келәм өстендә мүкәйләми. Җаны алгысынып, чирәмгә чыккан!
Авыл кешесенең табынган бәхете дә үзе кебек үк гади, самими. Аяк терәп йөрер җир булсын аңа, җанга тынычлык иңдерә торган тымызык җилләр исеп үтсен; өенә су кергән булса да, тешне камаштырырлык саф суны тансыклаганда, машинага бидон утыртып барып кайтырлык җырчы чишмә булсын. Кичен, юеш аркасына олы сөлгесен салып, мунчадан чыккач, өйгә керергә ашыкмыйча, ләззәтләнеп сокланырга йодрык-йодрык йолдызлар булсын. Шуларга карап торганда, кетер-кетер кимерәм дип алма өзеп алырга, бакчадан үрелеп торган алмагач булсын. Ул мизгелдә яңа сыгылган әфлисун, анар сутлары, фанта, спрайт кирәксенми кеше. Салкын катык болгатып, өч литрлы банка белән әйрән тоттырсыннар яки сап-салкын чишмә суы белән сыйласыннар үзен. Шәһәр халкы мунча ташына сибәргә дип кытайдан, Гарәп Әмирлекләреннән әллә ниткән хуш исле майлар кайтартып тинтерәсә, авыл кешесенең барысы да кул астында: кычытканын, әремен, мәтрүшкәсен, кыр бөтнеген, ромашкасын, кандала үләнен төнәткән кайнар суны ташка чажылдатып сибеп җибәрә – кыйммәтле хушбуйларың бер якта торсын!
Язга кергәндә, шәһәрнең ыбыр-чыбыры, кулчатыр тотарга иренеп, яңгырдан зарланса, авыл кешесе күккә карап яңгыр көтә: яусын, чәчүләр башланганчы, җиркәйләр туенып, йомшарып калсын, дип тели ул. Җәйләрен, өтеп алырдай кыздырган кояштан туярга өлгергән шәһәр халкы: «Их, бер коеп үтсә иде», дип ялварса, авылныкылар, киресенчә, печән өстен, урак өстен яңгырларсыз гына уздырсак иде, дип үрсәләнә.
Авыл кешесе кыш уртасында: «Быелгы җәйдә Төркиягә барыргамы, әллә Грециягәме?» – дип, туристик белешмәләр актарып интекми. «Берәрсе бозау суйса, балаларга берәр ботын алып куярга булыр», – дип, кибет ишегенә эленгән белдерүләрне күзәтә. «Бу атнада кайтмадылар, бәрәңгеләре бетеп китмәде микән?» – дип, һаман каладагы балаларын уйлап борчыла. «Йомырка чиләкләп җыелды, берәрсе артыннан булса да җибәрәсе иде», – дип, кайткан-киткәнне барлый. Картаеп килгән авылның яшәү мәгънәсе – шәһәргә сибелгән балаларын, оныкларын кайгырту. Һәр почмактан хәвеф-хәтәр сагалап торган хәзерге заманда аларны, сакласа, бер Аллаһ үзе генә саклый ала шул... Менә шушы хакыйкатькә төшенүчеләр сирәк. Авыл уртасында иман йорты булып калыккан мәчет бусагасын авылның ничә кешесе атлап керә икән? Күп булса, алты-җиде... Мең, миллион сәбәп табалар – йөрмиләр. Кыйбласызлыкның, имансызлыкның чишмә башын коммунизм төзеп маташкан елларга сылтау җиңел дә соң, ә бит бүген акылга килергә беркем комачауламый. Күңеленә иман орлыгы салынган кеше күзгә күренеп үзгәреп китә, йөзенә нур иңә, ул, үзе дә сизмәстән, яхшылык арты яхшылык кылырга омтыла. Әнә бит, һаман шул Вәсимгә кара... Яшерен- батырын түгел, саран дип булмаса да, элегрәк кысмырлыгы бар иде: артык бер генә тиен дә чыгармас, кесәсендәгене санап кына торыр... Ә беркөн?..
Наил аларны үзе белән шәһәргә алып барды. Нургаян – Зәйтүнәгә кирәк- яраклар алырга дип барса, Вәсимгә бөерләрен тикшертергә кушканнар икән – ул җай чыкканда барыйм, УЗИга күренермен, дип утырды. Вәсимне шәһәр үзәгендәге түләүле клиника янында калдыргач, Нургаян белән Наил сәүдә үзәгенә кереп киттеләр. Сөйләшенгән вакыттан күпкә иртәрәк Вәсим янына дип килсәләр, ул алардан да җитезрәк булып чыкты – инде урамда, аягын аякка чөеп, эскәмиядә утыра иде.
– Тиз тоткансың әле син, – диде Нургаян, артык гаҗәпләнмичә. Түләүле дигән клиникаларда да хәзер су буе чират икәнен белә, анда эшләүчеләр, берничә ел элек, килгән һәркемне май кояшы кебек балкып каршы алсалар, зарларын яртышар сәгать тыңласалар, инде елмаерга да вакытлары юк – бер ишектән кертәләр, икенчесеннән чыгаралар. Кайчандыр совет системасында алган тәҗрибәләрен искә төшереп, кабат үз калыпларына утырулары бугай...
– Тиз, – диде Вәсим, нишләптер саран гына итеп.
– Нәрсә диделәр, караучы булгандыр бит?
– Күрсәтәм дисәң, карамый ни...
– Рәтләп әйт әле, ахир, УЗИга күрендеңме соң син? – Юк.
Инде Нургаян гына түгел, Наил дә аптырап китте. Багажник капкачын шапылдатып япты да башта машинага утырып маташкан Вәсимгә, аннан әтисенә сораулы караш ташлады. Нургаян иңсәсен генә җыерды.
– Вәсим, сиңа охшамаган әле бу... Авызыңнан сүз алып булмый.
Вәсим арткы урындыкка җайлап кереп утырды да, киттек дигәндәй, кул изәде.
– Нәрсә әйтим. Күренеп тормадым. Күренерсең, шуннан нәрсә? Ком, диярләр инде, таш, диярләр. Кемдә юк инде ул ком... Цемент, дисәләр дә гаҗәп түгел.
– Үтерәсең син, Вәсим абый. Әле килгәндә бөтенләй башкача сайрап килгән идең бит, – диде Наил, көзге аркылы артка күз ташлап.
– Әй, энекәш, кычытмаган җирне кашып йөрмим әле. – Вәсим киерелеп утырды. – Тәрәзәң караңгы, мине күрүче юктыр. Каешны әйтәм, эләктермәдем, агай-эне күренсә, сызгырырсың.
– Ул каеш агай-эне өчен түгел бит, Вәсим абый, үзең өчен, – дип елмайды Наил, янә көзгегә карап.
Нургаян тиз генә эндәшмәде. Ул ахиренең тикмәгә генә борылып чыкмавын аңлый иде. Тик нәрсә булган?
– Карале, Вәсим, монда чит кеше юк. Гомер буе бер табактан ашадык. Әйт – нәрсә булды?
– Булмады, дим, кара, ышанмый... – Вәсим берара тын торды. Алдауны килештермәде, тамагын кырып кына: – Түлке син Венерага әйтеп торма инде, яшьти. Кырык сүзгә җитәр... – диде, ялварган тавыш белән. – Ни бит... Чират алдым да, кеше күп булгач, ураштырып килим дип чыгып киттем. Теге башта, чатта, бер бәләкәй кенә малай тора, муенына пыяла тартма аскан. Ни микән дип кырыена килгән идем, акча җыеп тора икән. Үзенә түгел, ике яшьлек бер кызның йөрәгенә чит илдә апиратсия ясарга акча кирәк, дип язганнар. Ул кызның матурлыкларын, томраеп карап торуларын күрсәң! Венера бөгәрләп тоттырган бер биш меңлек бар иде, шул тартмага салдым да киттем. Минем бөергә әле берни булмаган, дөбердәп эшләп тора, бу бала бигрәк кызганыч тоелды. Аннан, теге көнне, мәчеттән кайтканда, сөйләшеп кайткан идек бит... Бу дөнья, ахирәт турында... шул да искә төште... Бәләкәй генә булса да, савап булмас микән, дидем, Нургаян...
Нургаян сүз катмады. Наил генә: «И Вәсим абый, тартма тотып чыккан мошенниклар булмаса ярар да соң», – дип, авызын ачмакчы иде, ярый әле вакытында тыелып калды. Кешенең якты ниятенә балта чапкан шикелле булыр иде...
– Ярар, анысы әйбәт булган, ахир, – диде Нургаян, нидер уйлап байтак кына сүзсез торгач. – Элек булмады шул, кая ул чит илләргә барып дәвалану... Андый мөмкинлек булсамы... Зәйтүнәне чит илгә генә түгел, җир читләренә күтәреп барыр идем... Килгән-килгән, үзең дә күренеп чыгасы идең, анлык кына акча миндә дә бар. Әллә кире керәсеңме соң, ахир?
– Кая ул керү! Наил, туктый күрмә... – Вәсим талпына-талпына кул болгады. – Бик китереп кысса, киленер әле...
Тәки тыңлата алмадылар Вәсимне, өчәүләп авылга кайтып киттеләр.
Шуларның барысын уйлый-уйлый, урам буйлап атлаган Нургаян, кайтып җиткәч, үзләренең капка келәсенә кулын салды да кире алды. Ишегалдына кермәде. Гаебе бар кешедәй, башын иеп кенә, капка төбендәге эскәмиягә утырды. Чәй эчкәндә нәрсә ди Вәсимнең хатыны? «Бер румкы эчмәгәнеңә ярты авыл ышанмый», диме?.. «Биргән антың бармы әллә», ди...
***
– Юк-юк-юк, аштан ниткән олы булу ул? – Нәзирә өзми-куймый кыставын белде, Нургаянның лычма су булган телогрейка җиңеннән тартып, өйгә әйдәде. – Өшеп беткәнсең, чиргә олгашасың киләмени? Мәмрәп торган сарык итеннән аш пешердем, чәем кайнаган. Керәсең, керәсең, мине санламаган шикелле борылып китсәң, мәңге бәхиллегем юк, – дип, әллә ниләр сөйләргә тотынгач, Нургаян да, кирза итекләрен лашпырдатып, башкалар артыннан иярде.
Югары очта ялгыз гына яши иде Нәзирә. Күрше авылга кияүгә чыгып, ике- өч ел торды микән, аерылып кайтты да әбисенең иске йортын ипләп-сипләп, шунда яши башлады. Ире дә юк, ирсез торганы да юк, дип сөйли авыл халкы, Нургаянның исә, әллә нигә бер күргәндә, исәнме-саумыдан ары сүз алышмагач, аның тормыш рәвеше белән кызыксынганы да юк. Алай гына да түгел, йөз-чыраен сурәтләп бир, дисәләр, аны да әйтә алмас иде. Колхоз диләнкесен кискән җирдән, Нәзирәгә бер йөк агач кайтарырга кушкач, ялгыз хатынның ишегалдына трактор белән агач кайтарып бушатулары менә. Коеп яуган яңгыр астында ярый әле урманнан чыгып өлгерделәр, батып калсалар, эшләре хөрти иде. Өч ир-ат юан-юан агачларны җитез генә бушатып та ташладылар, аварга торган бакча коймасы буена берсе өстенә икенчесен тезеп тә куйдылар. Яңгыр астында кып- кыска халаттан шәрә балтырларын ялтыратып әрле-бирле йөргән Нәзирә:
– Чыланасыз инде, айкайларым, манма буласыз инде, – дип, алар янында өтәләнде.
– Киптерү синнән инде, Нәзирә, синнән, – дип, аңа күз кысты ирләрнең берсе, пеләш башындагы яңгыр тамчыларын сыпыра-сыпыра.
Хатын колын шикелле иһаһайлап көлеп җибәрде:
– Миннән калмас. Әйдәгез, өйгә үтегез. Чәем дә, мәем дә әзер. Ашым да пешкән, – дип, янбашларын уйната-уйната, баскычка атлады.
Нургаян, тракторны капка төбенә чыгарып куйгач, кайтырга кузгалмакчы булды.
– Нәзирә, җегетләрне сыйла, мин өйгә, – диде ул, болдырдан менеп барган ирләргә кул изәп.
– Юк-юк-юк, аштан ниткән олы булу ул?.. – Ватык патефон шикелле, хатын шул сүзләрне кабатлады.
Ничарадан бичара төстә башкаларга ияреп, Нургаян да өйгә узды. Өс киемнәрен сала башлагач, оекларына тиклем чыланганнарын абайлаган ирләр ишек төбендә икеләнеп калдылар.
– Бер аптырыйсы түгел, салыгыз, сал, мичем кайнар, шунда кибәргә куя торам. Һи, өйдә наски беткәнмени, – дип, күгәрчен урынына гөрли-гөрли, Нәзирә өчесенә дә оекбаш китереп тоттырды. – Кая, оялган кыяфәт чыгарып тормагыз әле, ачуым бер килмәгәе. Мин юеш наски күрмәгән кешеме...
Уйнак та, боеручан да тавышка буйсынган ирләргә сарык йоныннан бәйләнгән ап-ак оекбашларны ялт киеп куярга гына калды.
Пәрдәләре ныклап тартылган тәбәнәк тәрәзә буенда иске генә агач өстәл тора. Хатын җитез хәрәкәтләр белән чуар клеёнка җәйде, ә дигәнче, мич буендагы тумбочка өстеннән алып, каерып киселгән икмәк, табагы белән кайнар ит китереп утыртты, ирләрне өстәл янына дәште. Алар утырышкан арада әллә каян гына кырлы стаканнар да, шешә белән акбаш та менеп кунаклады. Урталай киселгән помидор, кыяр, боҗралап туралган суган кисәкләре өелгән калай тәлинкә пәйда булды. Тирән тәлинкәләргә аш бүленде.
– Булганыннан җитешегез, эшләгәндәге кебек җимертеп, умырып ашагыз, берүк кыенсынып тормагыз! – дия-дия, Нәзирә шешәне кулына алды, ирләрнең берсенә дә тоттырмыйча, аларны гаҗәпкә калдырып, теше белән ялт кына бөкесен ачты да, көлә-көлә Нургаянга сузды.
– Мәле, Нургаян, бушатып җибәр, күз көеге кебек утырмасын монда. Сезнең хөрмәткә үзем дә тотып куям, – дип, дүрт стаканны аның каршысына тезде.
Нургаян стаканнарның өчесенә аракыны мул итеп агызды, соңгысына төбен күмәрлек итеп кенә салды.
– Мине ул хәтле бетереп ташлама инде, Нургаян, – дип, авызын турсайтты Нәзирә, – тигезләп сал, жәлләмә.
– Сиңа дигәне түгел лә. Үземә ул. Шул җитә.
Нургаянның сүзеннән хатын үзе дә, ирләр дә түшәмне җимерерлек итеп көлеп алдылар.
– Суфыйланып утырма әле. Дөбердәтеп сал. – Нәзирә шулай диде дә, шешәне күтәреп, үзе аракы койды.
Ашамый эчкәнгәме, әллә гадәтләнмәгәнгәме, Нургаянның башына бик тиз китте. Болгаткалап, кайнар ашны бер-ике генә кабып карады да кашыгын читкә куйды. Зәйтүнәсенең җептәй өй токмачын яраткан Нургаянга бармак юанлыгы кибет макароны салынган аш, тәмле генә булса да, тамагыннан үтмәстәй тоелды.
Ә менә аракы үтте. Башта икеләнеп торса да, үз-үзенә ачуы килгән ир салынган аракыны каплап кына куйды. Ә нигә эчмәскә? Ул кемнән ким? Көнозын эшләде. Аруы хак. Күптәннән болай тугарылмавы да хак. Ул да ир-ат. Әнә, башкалар бер дә баш ватып җәфаланмый, Нәзирәне мактый-мактый, итен дә кисәкләп- кисәкләп кабып кына йоталар, аракысына да чырай сытып тормыйлар. Нургаян монда алар кебек тамыр җәеп утырырга җыенмый, тагын печтик кенә авыз итсә... Аз гына, йөрәк ярсуларын басарлык кына... Утыра торгач, тәненә гаҗәеп рәхәтлек, җылылык таралды. Бая гына юан күренгән токмачлар да нечкәргәндәй булды, ир бер тәлинкә ашны төбенә кадәр ашап бетерде. Нидер сөйләштеләр, ул да нәрсәдер әйтеп мыгырданды. Күз алдындагы дүртпочмаклы өстәл дә түгәрәкләнгәндәй тоелды. Нәзирәнең, ялангач беләкләрен, шәрә ботларын ялтыратып, өстәл тирәли бөтерелүе дә, әле берсенең, әле икенчесенең колак төбенә иелеп, кычкыра-кычкыра көлүе дә ачуын китермәде. Янәшәсендә кемдер урыныннан кузгалды, артсыз урындык шапылдап ауды. Кемдер: «Нургаян, кайтабызмы?» – дип эндәшкәндәй булды. «Хәз-зер, хәз-зер», – дип, телен көчкә әйләндерде Нургаян, татлы йокысыннан аерыла алмыйча, урындык аркасына башын салып. Шап-шоп ишек ябылды, күз алдында кемдер әйләнгәләде, менә ул кемдер дигәне аның янына ук килеп басты бугай. Сары май кебек йомшак куллары белән ирнең җилкәсен, муенын иркәләде.
– Нургаян, кил әле, менә монда күчеп ят әле. – Ниндидер ымсындыргыч тавышка һәм кайнар кулларга буйсынып, Нургаян аягына күтәрелде, аларга ияреп, иске шкаф янындагы сиртмәле караватка ауды, өеп куелган мендәрләр ирнең башына ишелеп төште. Колак төбендә Нәзирәнең яна-пешә нидер пышылдаганы ишетелде, кулларын җитез-җитез йөртеп, ирнең күлмәк сәдәфләренә, бил тирәсенә үрелгәне сизелде. Менә ул Нургаянның сул кулын алып, үзенең шәрә күкрәгенә терәде, сабырсызланып, елан күк бөтерелә, шуыша башлады. Ирнең бөтен гәүдәсенә рәхәт чемердәү йөгерде, һәр күзәнәгенә кайнар кан килеп тулды, ул, кайда, кем белән икәнен дә онытып, әлеге дәртле биюгә кушылырга теләде. Ярымачык иреннәре дә, дәрткә тулышып, үзенә иш эзләде. Шул мәлдә, инде идән белән түшәм бер булып әйләнергә әзер мизгелдә, йөзенә Нәзирәдән яңа эчелгән аракы, суган, сарымсак исе килеп бәрелде дә, күңеле болгануга түзә алмыйча, ир кинәт күзен ачты, авызын тотып идәнгә иелергә генә өлгерде...
Минутында айнып китте ул. Эчкән аракысы чыгып беттеме, әллә кайда икәнен аңышудан акылына килдеме, ашыга-ашыга ишек төбендәге телогрейкасына үрелде.
Нәзирә, халатының өске төймәләрен эләктерергә ашыкмыйча, аңа сарылды.
– Тукта инде, Нургаян, иртә бит әле, китмә, – дип пышылдады, күпне вәгъдә иткән һәм күпне көткән күзләрен майландырып. – Курыкма, бөтенләйгә алып калырга җыенмыйм. Ял ит бераз. Миңа да ял булыр.
Ир аның кулларын җилкәсеннән ачу белән сыпырып төшерде. – Кайтырга кирәк. Зәйтүнә борчыладыр.

– Зәйтүнә? – Нәзирә ямьсез итеп көлеп куйды. – Гарип хатының янына кайтып, ни кырмак буласың? Син өйдә булсаң да ята инде ул, өйдә булмасаң да... Ирнең күзләрендә яшен уты киселеп үтте, тимер кебек куллары хатынның беләзеген авырттырып кысты да, йөзенә чабып җибәрергә әзер булып, һавага
күтәрелде, кире төште.
– Сукты дип уйла.
Нәзирә кызарынды-бүртенде дә, селтәнеп, үзе Нургаянның яңагына сугып
җибәрде. Ир аны туктатмады. Уңлы-суллы яңаклаган шәйгә хатын еларга, шыңшырга тотынды:
– Бар, олак, пешмәгән, җебегән, бүкән... Ирмен дигән ир булсаң... Анда гына хатын, имеш...
Нургаян артыннан ишек күк күкрәгән тавыш чыгарып ябылды.
Тракторын кабызып, үзләренә кайтырга чыкканда, яңгыр туктаган, тәмам караңгы төшкән, һәр йортта ут алынган иде. Кайтып җиткәнче, Нургаян үзен битәрләүдән туктамады: «Вәт дивана мин, ә, вәт дивана! Елан авызына шушылай барып керәләрдер шул! Әткәйне дә шул рәвешле генә әверткәннәрдер әле! Их, мин! Дивана, диген, дивана! Зәйтүнәнең күзенә ничекләр карар идем? Их, аңгыра шалкан...»
Ишегалдына караган тәрәзәдә Зәйтүнәнең томраеп торган күз карашы чагылып үтте. Болай да үзен мең гаепле хис итеп, төз атларга тырышкан Нургаян шул караштан тигез җирдә абынып, чайкалып куйды.
Наил йоклаган, әнисе исә мич арасында кайнаша иде. Улына пышылдап кына: «Озакладың бүген», дип эндәшкәне ишетелде. Нургаян, песи адымнары белән басып, Зәйтүнәсе янына үтте, бусагадан атлауга:
– Әнисе, мин исерек. Бераз. Ачуланма! – диде, мәктәп баласыдай оялчан йөз белән, пышылдап кына.
– Беләм, – диде ястыкка терәлгән Зәйтүнә, иренең аягындагы ап-ак оекбашларга күз төшереп. – Әнкәй сөенгәндер.
– Тсс! Күрмәде! – Нургаян бармагын ирененә терәде. Лап итеп диванга барып утырды. – Түлке син ни... ачуланма, әнисе. Вәсим сыйлады. Утырып алдык әзрәк. – Вәсим? – Хатыны ни өчендер көлемсерәде. – Ә-ә... Син ят, Нургаян, әнкәй
күзенә күренеп йөрмә. Арыган, диярмен. Ят.
– Ярар, әнисе, ярар. – Нургаян мең рәхмәтле күзләре белән хатынына
яратып карады.
***
– Бабагыз озаклады әле. – Зәйтүнә, башын күтәреп, тәрәзәгә борылды.
– Эскәмиядә утыра бит ул, – диде Гөлүсә, җитен чәчләрен җилфердәтеп, урам якка карап алды да. – Әбекәй, безнең бабыкай кызык инде ул, име? – Кызчык, нидер искә төшереп, челтерәп көләргә тотынды. – Бакчада да җырлап йөри ул, капка төбендә дә. Минем дә җырлыйсы килә дә, мин оялам, кеше ишетсә, әллә ничек.
Зәйтүнә, үрелеп, оныгының аркасыннан сөеп алды, Гөлүсәнең кулында кысып тоткан телефонына, колакчынына ымлады:
– Боларны киеп, бүтәннәр җырын тыңлаганчы, үзең җырла, бабаңа охшагансың, моңың бар, бер дә оялма...
Гөлүсә иреннәрен мәзәк итеп бөрештерде, бер урында басып торалмыйча, аяк очларында бөтерелеп алды. Шул арада ялт кына Зәйтүнәнең муеныннан кочып үтәргә дә өлгерде.

– Әбекәй, син бит бүген шәңгә пешерергә өйрәтәм дигән идең, оныттың бит, – диде, курчакныкы кебек төймә күзләрен зур ачып.
– И сабырсызкай... Онытмадым. Әнкәң келәткә яңа алынган бәрәңге куйдым, дигән иде, шуны алып кер, бәбкәем, өчәүләп тиз генә әрчеп атарбыз. Апаң камыр басар.
– Теге көнне коймак камырын да ул болгатты, монысын мин басып карыйм. Әбекәй, шулай диярсең инде, яме? – Кызчык, кулларын күкрәк турысына куеп кылана-кылана, ялваргандай кыяфәт чыгарды. – Әй, бәрәңгене апкермим лә, ишегалдында гына әрчеп керәбез. Түлке, әбекәй, камырны апама бастырма, ну, пажааалысты... Минем дә өйрәнәсем килә.
– Ярар, бәбкәем, ярар. Икегезгә дә эш табылыр. – Зәйтүнә күбәләк кебек бөтерелә-бөтерелә чыгып йөгергән оныгы артыннан елмаеп кул изәде.
Бәхетләре булсын берүк! Аллага шөкер, икесе дә тәүфыйклы булып үсеп киләләр. Кыз бала – кыз бала инде, аларга он бир, камыр бир, тегесен пешерергә өйрәт, монысын... Хәер, өйрәткәнне генә дә көтеп тормыйлар, телефонны гына кабызалар да, Интернеттан әллә ниләр табып, пешереп тә куялар. Кем кемнән күбрәк өйрәнәдер әле...
Зәйтүнә, терсәкләренә таянып, янә тәрәзәгә борылды. Нургаянның көтү каршыларга дип утыруы микән? Алай дисәң, иртәрәктер әле... Тәрәзә ачык – сыер-сарык тавышы ишетелгән кебек түгел... Уйланып утыра микән? Бу йортка Рәйлә килгәнче, егерме ел буе сыер сауды бит Нургаяны, егерме ел! Иртә таңнан сыерны савып, көтүгә озатты, эштән кайтып керүгә, малларны карап, тагын сыер саварга ашыкты. Зарланам дисә, тел тибрәтер мәлләре күп, һай, күп иде дә соң. Зарланмады. Шушы гомер эчендә «их» дигәне дә булмады ирнең. Оныгы әйтмешли, гел җырлады микән? Елар чакларда да йөрәк сагышларын җыр белән басты микән?.. Күрче, әле дә эскәмиядә җырлап утыра түгелме соң?
Зәйтүнә ястыгыннан калкына төште. Иренең күкрәк тавышы белән үзалдына моңлануы, тәрәзә пәрдәләренә сарыла-сарыла, өй эченә үтеп керде:
Алтын алка сына, диләр, Сынмый да, бөгелми дә. Сиңа булган мәхәббәтем Сүнми дә, сүрелми дә...
И Нургаян, Нургаян... Телеңә түгел, йөрәгеңә сандугач кунган бит синең... Шулай булмаса, сүрелмәгән мәхәббәтеңне раслап, утыз җиде ел буе кулларыңда күтәреп йөртер идеңме?.. Ничәләр әйтте Зәйтүнә: барасы килгән җиреңә бар, миңа гына карап ятма, диде. Клубка концерт-спектакль килсә дә, «бар, күреп кайт», дип үгетләде. Мәҗлесләргә чакырганда да, шул ук сүзләрне әйтте. Нургаянның гына үз сүзе сүз булды: «Юк! – диде. – Аның ише җиргә барсаң, парлап бар инде ул, юк икән – ялгыз каз шикелле, күз көеге булып йөрмә!» – диде, бармады. Зәйтүнә урынга калган көннән башлап, бер генә тапкыр да сәхнәгә менеп, кеше алдында җырламады. Элек ничек хыяллана иде үзе: «Мин җырлармын, ә син, әнисе, ак читекләреңне киеп, күбәләк кебек бөтерелә- бөтерелә биерсең», – ди иде. Насыйп булмады. Ак читек тә өр-яңа килеш сандык төбендә ята бирде. Аларны киеп, Нургаян теләгәнчә, тыпыр-тыпыр биергә дә, керт-керт басып, чишмәгә барырга да насыйп булмады Зәйтүнәгә. Ә менә... ире әйткәнчә, пар булып, гел янәшә булып, ак булып яшәргә язган икән... «Берсе – син, икенчесе – мин», дип көлгән иде Зәйтүнә, шул читекләрне 
кулына алып куанганда. Читекләр дә аерылмас пар булып сакланды, Зәйтүнә белән Нургаян да...
Адәм баласы җиргә михнәт белән сыналыр өчен туа, диюләре хактыр. Сабырлык белән сыналадыр. Уңга-сулга әйләнеп карасаң, рәхәт белән, бәхет белән сыналганнар да бардыр, тик аларның берсе дә Зәйтүнә янәшәсендә түгел... Каенанасы Саимәгә кара – үз гомеренең кай мизгелендә рәхәт күрергә өлгерде икән? Сабые, Нургаяны туып, аны кулына тоткан мәлдә бәхет күлендә коенып алгандыр. Шуннан кала? Тома ятимлектә үткән бала чагындамы? Яшьлеген урлаган сугыш чорындамы? Күршеләрнең капка төбендәге кычыткан өчен зар елаган ачлык елларындамы? Ирен тартып алган хатын белән бер авылда, бер урамда гомер кичергәндәме? Әти дип әйтергә тилмергән, әтиле килеш ятим үскән улының күзләрендәге әрнүне күргәндәме? Килен рәхәте күрермен дип хыялланган картлык көнендә авыру килененә үзе таянычка әйләнгәндәме? Кайчан, кайчан гына рәхәт күрергә җитеште икән соң ул? Әллә соң... мәңгелеккә күчкән мизгелдәме? Нәкъ үзе теләгәнчә: җомга иртәсендә, йоклап яткан җиреннән тыныч кына күчте дә куйды бит. Менә шуны бәхет дисәң генә инде... Аңа да сабырлыкны учлап-учлап биргәндер Аллаһы Тәгалә, түз, дигәндер, әҗерен ахирәттә алырсың, дигәндер. Шулай булмаса, ни сабыр дигән каенана да түзәр-түзәр иде дә беркөн килеп улына әйтер иде: «Туйдым, – дияр иде. – Картлык көнемдә минем дә тынычлап яшисем килә, – дияр иде. – Синең дә бәхетле булуыңны, мәшәкатьсез генә яшәвеңне күрәсем килә», – дияр иде...
Ә Зәйтүнәнең үз әнисе? Аның өлешенә тигән көмешләр дә – шушылар бит инде, шул чорның ачыдан-ачы нигъмәтләре: сугышы, ачлыгы, колхоз коллыгы... Аның да бар юанычы, бар бәхете һәм бар бәхетсезлеге – карап торган Зәйтүнәсе иде бит... Үз балаңның «әнкәй» дип күзгә карап тилмереп ятуларын күреп тору – җирдәге тәмугка тиң булгандыр лабаса... Ни сабырлыклар белән түзде икән соң бичара ана? Кайлардан көч алды икән? Берәр бөртек күз яшен күрсәтсә... Берәрсенә барып зарын түксә... Берәрсен гаепләсә... Берәрсенә дәгъва белдерсә... Күңеле мөлдерәмә тулы мәлләрдә камзул кесәсенә салган дисбесен чыгарыр иде дә иреннәрен кыймылдатыр-кыймылдатмас кына зикер кылып утырыр иде. Хәл-әхвәл сораучы булса, «Аллага шөкер әле», дип җаваплар иде. Ул да сабыр булып яшәде, сабыр гына китеп барды. Авырлыкны бергә бүлешкән ике карчык, җәннәт ишекләреннән үткәндә дә, бер-берсеннән калмаска теләгәндәй, бергә киттеләр. Әнкәсенең йөзенә яулык япкан Нургаян ишегалдына чыкканда, Халисәттәйнең комган күтәреп койма буйлап килеп барышы иде. Әлеге хәбәрне ишеткән карчык: «Хәзер, кияү, кереп җитәм», дип калса да, бусаганы үз аягы белән атлап кермәде. Эзләп чыкканда, ул комганын җиргә куйган, үзе баскычка утырган да, ял итәргә генә теләгәндәй, яны белән сөялеп, күзләрен йомган иде.
Нургаян белән Зәйтүнә ничек түзделәр икән? Ике әнкәйне бер көнне мәңгелеккә озатуны ничекләр күтәрделәр икән?.. Мең дә беренче кабат «Аллага шөкер», дими, тагын ни дисең – бирде бит, сабырлыгын да, түземлеген дә бирде! Йөрәк кыл урталай ярылыр яки капылт кына туктап калыр мизгелләрдә дә яшәү көче бирде...
«Минем хәлне дошманыма да күрсәтмәсен». Бу сүзләрне Зәйтүнә күңеленнән генә дә, кычкырып та ничә әйткәндер... Утыз җиде ел... Йа Раббым, бу аякларны да чыклы үләннән яланаяк йөгереп йөрсен, балаларны каршылыйм дип капка ачарга йөгерсен, җиргә басып йөрсен дип яралткансыңдыр да соң, юклык белән сыныйм 

әле дип, үзең үк сынау җибәргәнсеңдер... Күтәрә алырдаен... Ярты гәүдә белән булса да тырышып-тырмашып яшә әле, яшәү көчен югалтма, син бу дөньяга яшәр өчен килдең, дигәнсеңдер... Янында Нургаяны булмаса, сабыр канатлары гына түгел, яшәү теләге дә әллә кайчан каерылып, сынып, изелеп беткән иде. Ул булды, бүгенгәчә «Зәйтүнәкәем» дип дәшәрлек мәхәббәте булды, җан җылысы булды. Төчеләнмәде, әмма «бигрәкләр дә каты яраттым шул үзеңне» дигән сүзләрне кабатлаудан туктамады. И Нургаян... Сүз бирсәң, үтәми калмадың шул...
***
Нургаянның мәчеткә юл тотуы иде. Әбәдкә бикләнгәнче дип, почтага да сугыласы итте. Килеп керде дә аптырап калды: компьютер каршында утырган Мәрзия борынын тарта-тарта мышык-мышык елый, өстәлдә яткан телефоннан бер җырчының «Дәшмәгез, дәшмәгез» дип өзгәләнгәне ишетелә.
– Берәрсе кыйнадымы әллә, Мәрзия, суган суы түгәсең? – дип шаяртырга итте Нургаян, ни әйтергә белмәгәч, уенга борып.
Мәрзия, тутырган тавык кебек гәүдәсен көчкә кыймылдатып, урыныннан торды, тәрәзә төбендәге сумкасыннан кулъяулык чыгарып, күзен, борынын сөртте. Стенага эленгән көзгегә карап, сарык йоны кебек бөдрәләткән кыска сары чәчләрен рәтләгәндәй итте. Шуннан соң гына Нургаянга борылды.
– Жәлке бит. – Хатын ияге белән әле дә булса җыр яңгыраткан телефонга ымлады.
– Телефоның ватылдымы, дисәм... – Нургаян, аптырап, җилкәсен җыерды.
– Җырчыны әйтәм. «Йөрәгем урталай ярыла», дип җырлый бит, бичаракаем. Бәй, син дә кырык укыгансыңдыр инде, Нургаян абый, иң күп гәзит синдә: бөтен җиргә яздылар, ире белән аерылышкан бит, җаныкаем. Телевизордан да күрсәттеләр. И-и, күзкәйләр генә тигәндер, башкача булмас... – Мәрзия тагын күз төпләрен сөрткәләде. – Шушы җырын тыңлыйм да елыйм, тыңлыйм да елыйм, бигрәкләр дә кызганам үзен. Йөрәгем ярыла, ди бит, ярыла, ди!
– Шул гынамы? – Нургаян көлемсерәп куйды.
– Нәрсә шул гынамы? – Мәрзиянең күзләре шар булып түгәрәкләнде.
– Башка бер кайгың да юкмы, дим? – Нургаян утка-газга түләргә дигән
кәгазьләрне кесәсенә кире салып, ишеккә борылды. – Намазга соңга калам бугай... – Ярар, без пенсиягә чыккач йөрербез инде. Вәгазь тыңларга да вакыт булыр. Әле берсенә-бер җитешә торган түгел. – Мәрзия, авыр сулап, телефоныннан
яңа җыр кушты.
Нургаян, урамга чыккач, кәләпүшен салып, ни өчен икәнен дә аңламастан,
кулында әйләндерде, бик дикъкать белән эчке ягына текәлеп торды. Гүя башы уйсыз, буп-буш калган иде, шушы сәер халәттән арына алмыйча, ике-өч адым атлады да, мәчетнең бөтенләй бүтән якта икәнен абайлап, кире борылды. Шунда гына исенә килде. Нишләде бу дөнья, нишләде? Ризыкка да, малга да туеп сикергән халык кайсы якка, кайчан, кем артыннан салулап китте? Кара инде бу Мәрзияне, үз тормышында бер хәсрәте юк кешедәй, артист хатын өчен күз яше түгеп утыра. Үз улына акыл сорап, елый-елый дога кылса, аңлар да идең. Утыз яше тулып килгән малае, авыл халкы алдында рисвай булып, эчеп, азып-тузып йөри, өйләнергә дә исәбе юк. Аңа да әйтеп караганнары булды: мәчеткә сугыл, тыңлап булса да утыр, диделәр. Багана буйлы егет, саргайган тешләрен күрсәтеп, ыржаеп кына көлде, нәкъ әнисе кебек: «Пенсиягә чыккач йөрермен әле», – диде. Ярый ла сиңа ул яшькә җитәрлек гомер язылган булса... Гомер язылып та, акыл керерлек булса... Вакыт юк, диләр. Гыйбрәтле сүз тыңларга вакыт юк, ә җыр тыңларга, ул җырчыларның эчке киемнәренә чаклы салып чайкаган гайбәтләрне ишетергә, укырга, чәйнәргә вакыт бар – шунысына шаккатарсың! Дөнья кендеге – артистлар хәзер, кеше күзе алдында алардан да кәттәрәк беркем, һичнәрсә юк. Бот буе бала-чагадан алып ак сакаллы бабайга кадәр кайсы артистның кем белән торганын, нинди машинада йөргәнен, аена ничә сум штраф түләгәнен белә, тик... үзенең яшәү мәгънәсе, яшәү асылы турында гына белми, белергә дә теләми. Ул бүген яши, ашый, эчә – шунысына канәгать. Туфрактан яралган кеше янә туфракка әверелгәч, ни булыр, анда ни көтә; адәм баласына яшәү һәм үлем биргән Аллаһы Тәгалә хозурына нинди гамәлләре белән барыр – мондый сорауларга җавап эзләп тинтерәмиләр. Эх, Нургаян үзе дә хакыйкать асылына соңлап төшенде. Күпме яшәп, чын-чынлап, чәчләрне йолкып үкенерлек бер генә гамәле бар: бала чакта, яшьрәк чакта кул күтәреп дога кылуны, намаз могҗизасын белмәде. Чорга сылтаргамы? Пионер, комсомол булып горурланып йөргән елларның денсезлегенәме?..
Бүгенге акылкае булсамы... Ул чакта ук алдына намазлык җәяр иде дә сәҗдәгә егылыр иде. Намаз соңында, күз яшьләреннән тартынмыйча, дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорар иде. Күпне түгел, бала вакытта бер генә теләген ирештерер иде: әткәсен, күреп туялмаган, җанга якын газиз әткәсен үз янына кайтаруны сорар иде. Аһ, әтиле килеш ятим булуның авырлыгы! Таулар да, кыя ташлар да күтәрә алмас ул авырлыкны үз башыннан кичергәннәр генә беләдер. Әллә кайда да түгел, бер авылда, бер урамда бит әткәсе! Күрешкәндә «улым» диеп дәшсә дә, җан ярасын басарга шул сүз генә җитә димени? Яңа оясында яңа хатыны да, яңа балалар да Нургаянны чит итмәделәр анысы, караңгы чырай каткан кеше булмады, килеп керсә, чәй эчәргә дәштеләр, бер ата балалары, дип, туган итәргә тырыштылар. Шулай да, шулай да... Әткәй бит ул! Берәү генә бит ул! Ничекләр аны икегә бүлмәк кирәк?.. Урамда «Урал» матаеның тавышы ишетелә калса, Нургаян ишегалдына атылып чыгар иде. Койма ярыгына сарылыр иде. Ике күзе, чишмә кебек мөлдерәмә тулып, шул ярыктан кара матайны каршы алыр, озатып калыр иде. Менә аның әтисе, телогрейкасының изүләрен ачып, учма-учма чәчен җилгә сибеп, урам буйлап матайда килә. Артына, биленнән ике кулы белән кочаклап, төпчек малае утырган! Тешсез авызын ерып, иң бәхетле кеше кыяфәтендә елмаеп бара! Борын очына сибелгән сипкелләренә кадәр елмая! Ул бәхетле! Чөнки аның әтисе үз янында, якында, янәшәдә. Малай шуңа күрә елмая!
Әтиле әтисез Нургаянның койма ярыгына берегеп калган күзләреннән исә тамчы-тамчы яшь коела...
Зәйтүнәсе өчен дә намазлыкка егылып сорый белмәде – үкенеч булмый, ни булсын? Сынау килгән мәлдә ярдәм сорап кешеләр катына гына барып баш иделәр шул, кул күтәреп дога кылуны уйламадылар, намазны белмәделәр... Кешеләрнең дә төрлесе очрады. Бәхеткә, яхшылары күбрәк иде. Авылдашлар дисеңме, туганнар, дуслар... Әткәсе дә, аның ул нигездә туган балалары да бер йодрык булып ярдәмгә ашыктылар, кайгы килгәч, авырлыгын алар да күтәрде. Фельдшер Рәхимә апаны әйт син... Көнен чакырасыңмы, төненме, мәҗлестә утырган чагымы, мунча кереп ятуымы – юк диюне белмичә, йөгереп килеп җитә иде... Авыл үзенең гадилеге, ихласлыгы белән бу хәсрәтне ничек тә җиңеләйтергә, бүлешергә тырышты. Шәһәр күпкә кырысрак иде... Бер-бер кәгазе булмаса, кешене бөҗәк урынына да күрмәгән эреле-ваклы оешмалары шактый иде аның. Инде җыелып бетте дигән документлар арасыннан койрыгы ошап бетмәгән имзага бәйләнеп булса да тәм табучылар бар иде. Ишектән ишеккә йөртергә яратучылар байтак иде. Инвалид 
кешенең генә түгел, сау-сәламәтнең дә бер кадере булмавын күптән аңлады инде Нургаян, шуңа күрә тиешлесен дә даулап йөрмәде, кул гына селтәде. Селтәмәс тә иде... Бер баруында, озын тырнагын да, иреннәрен дә кып-кызылга буяган, керфекләрен буяуга катырган ханымның: «Хатыныгыз һаман исәнмени әле?» – дип соравын ишетте дә, өстәлдә таралып яткан кәгазьләрне учына йомарлап, кабинеттан чыгып китте. Коляскасын да, арбасын да башларына капласыннар, ике кулы бар чагында, Зәйтүнәсен күтәреп йөрмәскә...
Йомгак урынына тәгәрәгән уйлардан азан тавышы арындырды. Нургаян, адымын кызулатып, мәчет ишегалдына атлады. Ул эчкә үткәндә, яшел келәм өстенә дүрт-биш кеше тезелеп баскан, иң читтәгесе – туйга килгәндәй ак күлмәк, кап-кара костюм-чалбар киеп, яланбаш кына торганы – кайчандыр шофёр булып эшләгән Ренат иде.
Аны күргәч, Нургаян ни уйларга да белмәде. Утыз җиде ел эчендә Ренат белән бер генә авыз сүз дә алышканнары булмады аларның. Күрешкәндә, ияк кагып кына исәнләшкәндәй итеп үттеләр, актан-карадан бер-берсенә сүз катмадылар. Аның әлегәчә мәчеткә аяк басканы күренмәде. «Зәйтүнәнең хәле ничек?» – Ренатның теленнән шушы бер сорау төшсә, Нургаян җанын кысып торган кыршаудан котылыр иде. Юкса, күңелендә алып аткысыз ачу да, үпкә дә сакламый, теге вакытта Зәйтүнә дә кат-кат әйтте, гаепләп, тәмсезләнеп йөри күрмә, ашлык төягечне юри аударган кеше түгел, диде. Барысын да аңлый Нургаян, тик бер нәрсәне генә аңламый: ни тота, ни тыя бу кешене күңел хакы өчен генә булса да хәл-әхвәл сорашудан?
Намазы намаз булмады ирнең. Уйлары чуалды, ничек кенә бирелеп укырга тырышса да, сәҗдәгә иелгәндә, күзалдында Ренатның шәүләсе бөтерелде. Доганы да ашык-пошык кылып, кайтырга кузгалды. Тик мәчетнең тимер капкасына үрелүгә, арттан куып җиткән тавыш кулына китереп органдай булды:
– Нургаян... ашыкмасаң, сөйләшер идек...
Нургаян, үз колакларына үзе ышанмыйча, артына борылды. Аннан, чалбар өстеннән чыгарып куйган күлмәк итәгенең вак шакмагында тузан бөртеге күреп, бармак очы белән шуны каккалады. Капка келәсендә дә бер-бер тап булды, ахыры, икенче кулы белән аны сөрткәләде.
– Ашыгыр җир... юк инде. – Шуннан соң гына Ренатка күтәрелеп карады.
Нургаяннан өч-дүрт яшькә генә олы булса да, Ренатның чәче агарып, маңгай турысыннан коелып беткән. Бүген кияү егетедәй киенсә дә, ыспай костюмы астыннан иңсәләренең салынып торуы шәйләнә. Авыруы бар икән, ике кулы да бертуктамый сизелер-сизелмәс калтырый. Элек зәп-зәңгәр булып янып торган күзләре уңып киткән, тоныкланып калган. Шулай, картлык килсә, яшьлекнең төсен урларга дип килә шул...
– Юл өстендә торганчы, тегендәрәк барып утырабызмы соң... – Ренат ишегалдының кашкарыйлар үскән почмагындагы эскәмиягә ымлады.
– Утырып сөйләшерлек сүзмени? – Нургаян төртмә телле түгел иде, шулай да тавышында киная яңгырагандай булды.
Ике ир эскәмиянең ике башынарак килеп утырдылар. Берсе дә сүз башламады. Капкадан берәм-берәм чыгып киткән агайларны күз карашы белән генә озаттылар. Тирә-якта хушбуй булып таралган кашкарыйлар исе һәм төклетура тавышы гына торып калды.
Бераздан гына Ренат тамак кырып куйды:
– Киләсе килгән ие. Мәчеткә, дим. Әллә кайчаннан. – Яхшы иткәнсең.

– Хатын килә. Күптәннән. Гарәпчә укырга да өйрәнгән.
– Беләм. Икәү-өчәү инде алар. Чәчәкләрне дә шулар үстерә.
– Мулланы әйтәм. Яшь булса да, акыллы күренә.
– Гыйлеме бар. Эшләсен генә.
– Тавышы моңлы. Күздән яшь килде прәме.
– Вәгазьне дә шәп сөйли.
– Кеше әз икән.
– Килерләр. Син дә килгәнсең бит. – Нургаян читкә карап кына шулай диде.
Ул баядан бирле сүз башлануын көтә иде.
Ренат төртелеп калгандай булды. Алай да үзен кулга алды, салмак тавыш
белән дәвам итте:
– Килдем. Җанга тынгы табып булмас микән, дидем... Ышансаң ышан,
ышанмасаң юк: әле бүген белер-белмәс укысам да, шулкадәр рәхәт булып китте! Ничә еллар... мин дә тынгы күрми яшим бит, Нургаян... Үземне-үзем ашап... Көчем җитмәде, сезнең урамга төшеп, капкагызны ачып керергә, Зәйтүнәне күреп, гафу сорарга көчем җитмәде. Бүгенгәчә. Әгәр шул вакытны... саграк булсам... Болай да килеп чыкмас иде... Син мине күрми, белми, дөньяның артына тибеп яши дип уйлама. Күреп торам, Зәйтүнәне кулларыңда күтәреп йөрүеңне дә күрәм, күргән саен үземне кимерүем арта гына... Арыдым мин, Нургаян, җилкәмне баскан йөкне күтәреп арыдым... Яшәлде инде. Гомер дә әллә ни арада узды да китте. Күңел тынычлыгы булмагач, яшәүнең дә яме юк. Үземне дә уйлыйм, сезне дә... Хатын әллә кайчаннан ачулана. Намазга бас, Аллаһыдан гафу сора, ди. Тәүбә итәргә куша. Баштарак җен ачуым чыга иде шулай дигәненә. Тәүбә итәргә, мин җинаять кылган кеше түгел, төрмәдә утырмыйм... Тора-бара аңладым: яшәвемнең төрмәдәгедән кай җире артык? Үз-үземне бикләгәнмен инде мин... Бүген монда килгәч, әйтәм бит, әллә ничек булып китте... Зәйтүнә янына барсам... Бәхиллек сорасам... Нәрсә диярсең, Нургаян?
– Мин ни әйтим? Зәйтүнәдән сора. Килгән кешене куып чыгарганы юк...
– Шулай дисеңме? – Ренатның тавышы сизелерлек җанланды. – Алайса, кичкә таба... сездән урап китәм. Зәйтүнәне күрәм. Каршысына утырып, сүзләремне әйтәм, яме?!
– Алла боерса, диген, Ренат.
– Ә? Юк, киләм булгач киләм инде. Син каршы килмәгәч... Кич абизателне киләм.
– Алла боерса, диген. Кичкә кадәр кем белән нәрсә буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә.
– Ә-ә-ә... – Ренат, каударланып, урыныннан торды. – Киләм, Алла боерса. Киләм.
***
Көзге кояш димәссең, хәйран юмарт елмаеп маташа иде. Хәзер язы – язга, җәе – җәйгә охшамаган: кешеләрне генә түгел, табигатьне дә аңламассың. Яз ашыгып килә, җәй ашыгып китә. Барысы да каядыр ашыгалар, кабаланалар. Яшәп калырга ашыгумы бу? Ә бит, баксаң, никадәр генә кабаланма яки никадәр генә салмак кыланма, һәр сукмакның ахыры – бер нокта, бер чик. Ул чикнең теге ягында – башланмаган чиксезлек...
Ниткән көн булды соң бу? Дулкын-дулкын булып, әллә нинди уйлар чигә буйлап бәреләләр дә сугылалар. ...Нургаян, үзенең эленке-салынкы гына атлавын абайлап, гәүдәсен турайтты, адымын тизләтте. Һи, элек кенә ул, илле-алтмыш 
яшькә җиткән агайлар инде авыл аксакалы, яшисен яшәгән карт бабай булып тоела иде, аларга башын иеп, бөкрәеп, аяк сөйрәп атласа да килешәдер шикелле иде. Үзеңә килеп кагылгач, алтмышында да, алтмыш бишендә дә картайган кебек түгел икән лә, күңел һаман яшь... Шулай дип уйлагач, күңеле күтәрелеп китте, аякларына җитезлек иңде. Баш иеп атларга соң... Күр, дөньясы нинди матур! Күктә ник бер болыт кисәге күренсен – чалт аяз, зәп-зәңгәр гөмбәз. Әле үләннәр дә көзгә бирешергә җыенмый: ямь-яшел булып утыралар. Матур дөнья, матур... Хәтта бик ямьсез дигән җиреннән дә матурлык табарга була, күңел күзеңне генә ачып кара. Зарланырга, уфтанырга, таллар кебек бөгелергә, чал имәннәр кебек чартлап сынарга ашыкма гына. Яшәргә килгәнсең икән, яшә! Чөнки... шулай кирәк. Яшәргә, ничек тә яшәргә кирәк...
Үз урамнарына борылам дигәндә, тыкрык буйлап судан кайтып килгән кыз баланы күреп, Нургаян барган җиреннән туктап калды. Кызның иңбашында көянтә-чиләк, өстендә – күкрәкчә дә кендеген күрсәтеп торган кыска ыштан, аякларында... ак читек иде. Нургаян берничә адым атлады, күзләрен челт-мелт китереп, шул читеккә төбәлде. Читек үк түгел, әллә ниткән хикмәтле, тишекле- тишекле, чүпрәк дисәң чүпрәккә охшамаган, оек дисәң – оек булмаган киң балтырлы ак итек икән... Көянтәле кыз, аңа сәерсенүле карап, ашыгып кына узып китте, Нургаян исә, борылып бер күз салды да, чалымнарыннан Вәсимнең шәһәрдән кайткан оныгы икәнен искәреп, үзеннән ераклаша барган читекләргә янә текәлеп карады. Бу балакай үзенең никадәр бәхетле икәнен дә абайламый бит! Бәхетнең ни икәне хакында уйланганы да юктыр, чишмә чагылышында да, көзгедә дә үзенең яшьлеген генә күргән чагы...
Зәйтүнәнең ак читекләре исә өр-яңа килеш сандык төбендә саклана... Пар булып, бүгенгәчә ак булып... Нәкъ аларның хисләре кебек... Сынаулардан кер дә, тузан да кунмаган мәхәббәтләре кебек. Әйе, читекне киеп туздыру насыйп булмады Зәйтүнәсенә, аларны киеп, бизәкле көянтәсен асып, су юлына бару да насыйп булмады. Тик Аллаһы Тәгалә аларга бәхетсезлек белән сынаган бәхетне дә бирде ләбаса... Пар канат булып, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, бер-берсен яратып яшәү бәхетен бирде.
Таһир-Зөһрә, Ләйлә-Мәҗнүн кебек бер-берсе белән кавыша алмаганнарның мәхәббәтен җырга салганнар. Кыйсса итеп язганнар. Телдән-телгә сөйләгәннәр. Һи-и, кавышып, бер түбә астында яшәсәләр, мәхәббәтләре күпмегә җитәр иде икән? Нургаян белән Зәйтүнә шикелле, көн саен бер-берсенең күзенә карап, «әле дә син бар», дип, кырык ел буе яшәп күрсәтсеннәр иде алар...
Тукта, тукта, нәрсә дип көн буе агын-карасын уйлап, бизмәнгә салып йөри дисә... Нинди көн соң әле бүген? И-и, кешегә пенсияне тикмәгә бирәләр, дисеңме... Хәтер, диген! Зәйтүнәсе белән язылышкан көннәре бит! Кырык ел элек, нәкъ шушы көнне, ак күлмәккә, ак калфакка төренгән Зәйтүнәсен кулларына күтәреп, үзләренең бусагасын атлаган иде. Гомеркәйләр, диген... Кырык ел үткән!.. Җырга тиң гомер бит! Сагышлы, моңлы, үзәк өзгеч булса да, җырга тиң!..
Әле дә син бар әле бәхетемә, Әле дә син бар әле дөньяда.
Нургаян, учына бәхет кошы кунгандай канатланып, теленә килеп сарылган җыр сүзләрен көйли-көйли, Зәйтүнәсе янына ашыкты.

 

"КУ" 2, 2018; "КУ" 3, 2018
фото: pixabay
Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: