"Мәйдан - батырлар өчен!" рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 декабря 2023 - 13:00
Келәмдә очрашу (хикәя)
Шыгрым тулы зал берзаман гаҗәпләнүдән тып-тын калды: чөнки гомер булмаганны ике көндәш егет, туганнарча җылы кочаклашып, башларын бер-берсенең иңенә куеп, бермәл тып-тын басып тордылар! Әйе, алар – элеккеге классташлар – байтак еллар үтсә дә, бер-берсен тиз таныды! -
29 июля 2023 - 09:00
Соңгы Сабантуй (хикәя)
Ни дисәң дә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе көрәш инде ул! Сабан туе ел саен малайлар көрәше белән башланып китә безнең авылда. Минем бер елны да көрәшмичә калган юк үзе. Өченче ел гына көрәшеп булмады. Сабан туен үткәрмәделәр ул елны. Шул коронавирус аркасында инде. Ә болай, көрәш минем өчен – Сабан туенда иң мөһим бәйге. -
15 мая 2023 - 11:00
Беренче Сабантуй
Ә безнең булачак «батыр» – колга Хөснулла, ай буе сыйланып, авыл буенча чиратта йөреп, бөтенләй симерде. Күзләре кысылып, хәтта бераз корсагы да бүлтәеп чыкты. Аш алдыннан стакан-стакан ярым Сәмига балы белән симез ашка юл ярып куя торган булды. Төшке аштан соң ике сәгатьләп черем дә итә әле. Ашаган малда өмет бар, дигәндәй, булачак батырга хәл керде. Наз һәм яратудан мәхрүм булган тол хатыннар өметләнеп, алдан ук аш-су әзерләп, Хөснулланы көттеләр. -
17 апреля 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Тау түбәсеннән алга карады. Каравы булды, барча тәненнән ток булып, курку хисе йөгереп үтте. Чынлап та еракта астан юл үтә, һәм иң куркынычы – юлда ике БТР янып бетеп бара. Ара ерак кына булса да, ул БТР тирәсендә үлеп яткан солдатларны ап-ачык шәйләде. Болар безнекеләр иде. -
11 апреля 2023 - 13:00
КАРА КАПЛАН (хикәя)
Үзе горур, Хәсәнне ошатып йөри-йөрүен, әмма сер бирмәгән була. Гәрчә бөтен авыл Нурияне Хәсәнгә ярәште инде... Ә бәла көтмәгәндә килде. Хәсән армия сафларында туган илгә бурычын үтәп йөргәндә, алар авылына колхоз рәисе итеп, бөтенләй чит-ят бер кешене китереп куйганнар. -
17 марта 2023 - 13:00
Потап (хикәя)
Нәтиҗәдә, туплаган баллар аермасы буенча республика Сабан туе баш батыры исеменә Мамадыш районыннан килгән, моңарчы спорт сөючеләргә бөтенләй таныш булмаган яңа көрәш йолдызы – Рафаил Мөхәммәтшин лаек дип табылды. Барлы-юклы ике атна эчендә өч Сабан туе батыры булуга ирешеп, үзенең гаҗәеп матур көрәше белән бар халыкны таң калдырган Түбән Ушмы авылы егете!.. -
9 января 2023 - 09:00
СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (ахыры)
Ике улымны да көрәшче итә алсам дип хыялланган әтиләре Зөлфәтнең көрәштәге беренче уңышларына куанган булса, улларының уңышына хәзер әниләренең куанычы куенына сыймады! Их, әтиләре дә исән булса! -
30 декабря 2022 - 09:00
СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (дәвамы)
Аянычка дияргәме, күрәчәге булгандыр дияргәме, ул уйлаганча килеп чыкмады... Зур көчәнешле ток мизгел эчендә аның гомерен өзде дә куйды... -
29 декабря 2022 - 09:00
СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (повесть)
– Батырга каршы чыгучы юктыр инде, – дип куйды. Шулчак халык төркеменнән Салих хәзрәт: – Рөхсәт булса, Аллаһыга тапшырып, тәвәккәлләп карыйк әле, – дип аваз салды. -
26 декабря 2022 - 17:00
Көрәшче
– Синең сүзне көтәбез, Данияр! Нигә икеләнеп калды соң әле ул? «Юк, егетләр, мин риза түгел» дияргә дә торып китәргә! Беркем гаеп итмәячәк. -
19 декабря 2022 - 14:00
“Батырны бар да сөя!”
Кем һәм кайсы гасырда Уйлап тапкан ул аны?! -
18 декабря 2022 - 11:00
Без – көрәшче егетләр
Милли көрәш – Сабантуй үзәге, Көрәшчеләр – мәйдан бизәге. -
13 декабря 2022 - 10:00
Көрәшчеләр – милләт бизәге
Туган ягым нурлы эштә уңган, Егетләре, кызлары белән. Туган җирем данлы баһадирдай, Мәйдан тоткан уллары белән! -
28 ноября 2022 - 14:00
Яңа юллар
Ярлы булса да кадерле туфрак Газиз ядкаре – ул бала чакның! -
18 ноября 2022 - 09:00
БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (ахыры)
Бүген. Берничә сәгатьтән ул «кичә» булып калыр. Иртәгә яңа «бүген» туар. Мәңгелек үлчәү бизмәнендә мондый «бүгеннәр» бәлки тузан бөртегенә дә тормыйдыр... Ул «бүген»дә синең шушы урында, шушы халәттә булуың тикмәгә түгел, димәк, синең өчен шулай хәерле – шуны аңлау хәлне җиңеләйтә, ахры.