Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

Кайберләренең иренендә ана сөте дә кибеп бетмәгән иде, җир йөзендәге мондый мәрхәмәтсезлеккә – тарихтан сабак ала белми әледән-әле кабатланып торучы сугыш афәтенә, адәм баласы булып туганнар йөзендәге вәхшилеккә шаккатып туймагандай, кайсы шомырттай кара, кайсы күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрен шыр ачып катып калган иде. Алар арасында күпме якташларын, күпме татарларны күрде Гарифҗан!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

...Гәүдәгә дә, йөзгә дә ике тамчы су кебек охшаш Шәрифҗан белән Фәйзелханга карап, Гарифҗан үзалдына борын астыннан гына көлемсерәп куйды. Әле генә бот буе иделәр, үсәләр, ташбашлар! Күз кабагыңны ачып ябарга да өлгермәссең, канат ярган кош баласы шикелле, оядан очарга да күп сорамас болар... Сабан туе мәйданында бал кортлары урынына кайнашкан халык арасыннан көрәшне читтәнрәк кенә күзәтә иде Гарифҗан. Яшьрәк чагында бил бирмәгән көрәшче өчен бераз ямансу мизгел иде бу: җан мәйдан уртасына ыргыла, тик анда инде яңа буын, ватылмаган, җимерелмәгән буын көч сынаша. Күрче, аның ташбашлары да мәйдан уртасында, балалар көрәшендә бил алышмакчы. Икесендә дә йомры гәүдә, йомры баш, биек маңгай, туп-туры сызылган кара кашлар, бераз шешенкерәк кабаклар астыннан шаянлык та, тәвәккәллек тә бөркегән озынча зур күзләр, калынчарак иреннәр. Кызлар йөрәген яндырасылары бар икән... Ата кешенең күңел түрен горурлык тойгысы ярып үтте. Анысы да монысы, әнә, карагыз, Мөкәррәмә куенында тагын бер баһадир мес-мес килеп ята! Өч айлык кына булса да, ул да Сабан туен тамаша карарга килсен әле, һе... Белмәссең, буй җиткерсә, ул да көрәштә кимен куймас бәлки... Ата кеше ак биләүдә изрәгән малаена өметле караш ташлады. Шәфкать! Шулай дип исем куштылар төпчекләренә. Шәфкатьле булсын, миһербанлы булсын, картлык көннәрендә ата белән анага таяныч булсын! Туарга гына... тапты бит көнен... 8 Мартны көтеп яткан диярсең...

Монысын болай гына, юри генә, эчке горурлыгын басар өчен генә уйлап куйды Гарифҗан. Гомер булмаганны, әллә нишләп күңеле йомшарган шикелле әле, әллә малайларының егет, Раузалиянең җиткән кыз булып килүен яңа гына искәреп, гомеренең, ялларын тузгыткан аргамактай, елдырым гына узып баруын абайладымы... Әнә бит, Раузалияләре әле кайчан гына, «мин Зөһрә апа булам» дип йөри иде, авыл фельдшеры Зөһрә шикелле ак халат кияргә теләп; җидене бетерүгә, кай арада Алабугага, фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга да киткән...

Әллә соң олыгаеп килгәндә, тагын бер тапкыр әти булу шатлыгын татыгач үзгәреп киттеме? Балага узганын белгәч, Мөкәррәмәсе: «Кешедән оят бит, Гарифҗан, кырык биш яшьтә бала алып кайтыйммыни?» – дип өтәләнгән иде, «Алып кайтасың. Тәгәрәшеп үсәрләр», – дип кырт кисте Гарифҗан. Туасы җаннар тусын, әнә, каһәр төшкән сугыш аркасында кызлар кулы да тотып карамаган күпме асыл егетләр яу кырында ятып калды. Күпме балалар тумый, күпме толлар зар елап калды... Казакъ егете, старшина, әлүмин флягадагы «фронтовой» йөз граммны калай кружкаларга бүлеп, кулына алыр иде дә: «Ребята, давайте, помянем: всех погибших, без вести пропавших, всех утопших, всех усовших, без мужика страдавших», – дип, тост әйтер иде... Хәзер дөньялар тыныч әлегә: тусыннар, нәселне дәвам итсеннәр! Ныклы бәдәнле, корыч холыклы, көрәшче булып тусыннар! Тормыш итүнең майлы әпәй ашау түгел, ә тоташ көрәш икәнен аңлап, чын ир-егет булып җитешсеннәр. Көрәштә үз-үзен яклый алмаган егет ни рәвешле өен, илен, җирен якласын, ди? Сыек буынлыларны да күп күрде Гарифҗан, ир исемен йөрткән андыйлардан ераграк торуың хәерле...

Ат чабышы, олылар көрәше башланганчы, күрше-тирә, яшьти-туган – һәр гаилә алан читендә үләнгә җәелгән ашъяулыкка табын корып мәш килә. Кайсы гына «өстәлгә» күзең төшмәсен, өем-өем пешкән йомырка, калай тәлинкәгә турап тезелгән каклаган каз телемнәре, пешкән ит калҗалары, шырпы тартмасыннан күренеп торган эре тоз, кемдә өч литрлы банка белән кукраеп утырган салкын чәй, кемдә мәй, сырлы табада тегермән ташы кадәр булып пешкән мич ипие, яшел кыягыннан аерылмый гына ялтырап яткан ап-ак суган башлары күзгә ташлана. Бу йортка тәгаен шәһәр кунаклары кайтканын искәртеп, кайбер табында боҗра-боҗра яки ярымай рәвешендә киселгән колбаса кисәкләре, елтыр тышлы кәнфитләр күренә. Ак яки кызыл башларын ялтыратып утырган шешәләр тирәсендә кырлы стаканнар зеңгелдәшә, берәү тамаша кылырга китә, икенчесе табын янына килеп утыра, кемдер гармун суза, кемдер җырлый.

Көтү кайтканнан соң авыл өстенә сөт исе ничек таралса, Сабан туе көнне иртәдән үк бөтен ишегалдына, бөтен тыкрыкка, чишмә буйларына, тау итәкләренә елга бер генә килә торган бәйрәм исе, бәйрәм рухы тарала. Әби-чәби сандыгыннан рәешкә кияргә дип кенә саклаган, нафталин исе килеп торса да, хәйран затлы күренгән, зәңгәр күзле кыр чәчәкләре төшкән дүртпочмаклы яулыгын йә чуклы юка шәлен тартып чыгара, күршегә-мазар керсәң, алышынып куя күрмәсен дип, үз тамгасын суккан кызыл эчле кәлүшен барлый. Бабайларның да эш хутта: моңарчы эш арасында йөреп каралып киткән кипке бәйрәм көнгә кер сабыны белән ышкып югач, өр-яңага әйләнгән! Шулай да шифоньер өстендә шәлперәеп утырган түбәтәйне алу хәерлерәк булыр; көн җылы булса да, мәйданга кәчтүмсез бару да килешеп бетмәс... Бала-чага Сабан туе аланында чиертеп йөрергә дип симечке кыздыра, аны салырга, район гәзитен ертып, бүрәнке ясап мәшәләнә. Кыз-кыркын урындык аркасына эленгән яңа күлмәгеннән күз алмый гына, чәч очына кушып үрергә дигән тасмаларын үтүкли. Морҗалардан иртәдән төтен күтәрелә: каланыкылар кайтып төшсә, хәл белергә дус-туган сугылса, йөз кызарырлык була күрмәсен! Кичләп кенә суелган сарык ите кар базына төшерелгән: майлырак тирәсе бәлешкә үтергән дә куйган, ашка да җитә, Алла боерса! Табынга дип тә, алай-болай күчтәнәчкә җибәрәсе булса дип тә, язган май йомгаклары әзерләнгән. Кичтән үк пешкән, мичтә төн кунган балан бәлешләре, тастымалга төреп, чоланга чыгарылган. Туң майда йөздертеп кенә алган төш, бавырсак та, әлүмин табакларны тутырып, чолан киштәсендә урын алган. Хуҗабикәләр, Сабан туена киткәнче, маңгай тирен сөртә-сөртә, шулай аш ягы белән чолан арасында бөтерелә. Үзенә кирәген ир-ат үзе карар, алай-болай җитмәс булса, келәттә, бодай арасында яшереп тотканны кыймылдатыр...

Мәйданга аяк баскач, уен карардан битәр, һәркем башта, «Кеше күреп, үземне күрсәтеп килим», – дип шаярта-шаярта, бер кат мәйдан тирәли әйләнеп чыгар. Сабан туе шул рәвешле дус-ишләрне, туган-тумачаны, балачак дусларны, сыйныфташларны, түбән очларны, югары очларны барлаудан башлана...

Ашъяулык читенә кырын ятып, ирен читенә яшел кыяк кыстырган Гарифҗанның кәефе шәп. Маңгайга чиртсә, кан чыгара торган юан бармаклары янәшәдә ишетелгән гармун тавышыннан тез өстендә биешә. Кеше күзеннән качып кына улын имезеп өлгергән Мөкәррәмә, баланы арбага салып, ашъяулык өстендә ипи кисә. Бүләккә тәтегән яулык-сөлгене әниләре кочагына сонарга килгән малайлар, күзләре кызып, табын янында тукталалар.

– Көрәштек дисез инде...

– Аха!
– Шулай... Җебеп тормагыз!

Әтиләренең мактавы шул сүзгә сыеп бетә. Малайлар канәгать, ап-ак йомыркаларны бер-берсенең маңгаена бәреп ваталар да, мәйдандагы ярышлардан мәхрүм калудан куркып, ашыга-кабалана авызга озаталар. Ипи телемен сындырып капкан арада валчыклар ашъяулык өстенә коела. Гарифҗанның карашы шунда төбәлә.

– Сугышта, Карелия сазлыклары арасында ипи бөртекләрен суда җебетеп ашый идек...

Малайлар шым була. Мәйдан тирәсеннән яңгыраган авазлар ымсындырса да, кузгалырга иткән җирләреннән кире түнәләр. Сугышта күргәннәре турында әтиләре ачылып бик сирәк, тамак төбе чамасын белеп җылынган мәлләрдә генә сөйли. Андый чакта әллә ниткән киноларың бер якта торсын, авыз ачып тыңлый малайлар.

– Әти, әти, безнекеләр фашистларны ничек кырганны сөйлә әле! – Фашист кына, ди... Фине дә, япуны да калмады дим бит. – Гарифҗан иренендәге кыяк чертләп өзелә.

– Әти, әти, иң әшәкесе кайсы ие?

– Нимес әле ул турыдан сугыша. Менә финнарга җитми, мал-лай. Вәт аларның «кукушкасы»! Звир! Бер прастуй снайпер дистәләгән кешене бәреп сала. Үзен каеш белән бәйләп, агач башында яшеренеп утыра бит ул. Сухой паек кыстырып, атна буе да утырырга мужыт. Үлсә дә табып булмый иде кайвакыт, агачны кисеп төшерәбез. Алар чаклы-ы-ы! Төнлә блиндажга үтеп керсәләр, бетте, башта часовойны үтереп, калганнарны берәм-берәм суеп чыгалар, бөтен бүректәге йолдызны җыеп чыгып китәләр. Пачему – патаму што боларга кеше башы саен көн өстәп отпускы бирәләр икән... Аларның хитрыйлыгы! Йоклап яткан солдатка китереп кадамый, алай итсә, тегенең акырып җибәрүе, бүтәннәрне уятуы бар бит. Башта төртеп уята, теге күзен ачкач, йөрәгенә генә китереп кадый. Кисәк уянып, шок хәлендә булгач, кеше аваз чыгарырга җитешми кала икән. Шуны белеп, берәмләп уята, берәмләп үтерә бит, кабих...

Малайларның сулышы кысыла, тын алырга батырчылык итмичә, күмердәй көйрәгән күзләре белән әтиләренә төбәләләр. Сөйләсен генә, туктый гына күрмәсен...

– Армиягә утыз сигездә киткән идем, япуннарны тукмагач кына кайтып җиттем.

– Кантужен булгач, кайтып килдең бит. – Әниләре дә, сүз җебе өзелә күрмәсен дигәндәй, ипле тавыш белән төзәтмә кертеп куя. – Саклаган инде Ходай, мал-лай... Пагранвайскада ием бит, нимесне куып, Норвегиягә кадәр барып җиттем. Ну Карелия сазлыкларында могҗиза белән исән калган ием. 16 мең кешедән мең кеше чыктык. Юлны белмибез, ашарга юк. Мүк арасыннан су суырабыз... – Әти кешенең карашы кырысланып ала. Ике ирен арасына бу юлы яшел суган менеп кунаклый.

– Японга китешли дә өйгә сугылдың әле. – Мөкәррәмә түзми, янә ачыклык кертә. Аның «өйгә сугылдың» диюеннән Гарифҗан кеткелдәп куя.

– Соң, эшелон Можга аша үтә дигәч, ничек түзәсең, аннан авылга ывсиво илле чакрым. «Японнар үтереп ташласа, гаиләне күрми калам», дидем дә төштем дә калдым... 

– Минем әнкәй бездә ие бит. Иртән өчләр, дүртләр булды микән, тышка чыккан җиреннән артына ауган: «Берәү капканы ачып маташа, җонлы кул, кияүнең кулына охшаган», – дип, йөрәге алына язган бичаракаемның. – Арбада аваз салган сабыйны тирбәткән уңайга Мөкәррәмә дә көлеп куя.

– Әти, сөйлә инде...

– Әйтәм бит, исән калмас кебек идем, шуңа, беткән баш беткән, өйдәгеләр белән саубуллашып калыйм, дидем... Карыйм: бер яралы капитан, беренче ранглы, малай. Ике чумаданы тора кырыенда. Булышыйм, мәйтәм. Ике кулыма ике чумаданын күтәрдем моның, барам инде янында ординарецы сыман. Капитанга бәйләнүче юк, «ординарец» булгач, миңа да... Патруль туктата да үткәреп җибәрә, мин дә капитан артыннан юыртам... Өйдә ике көн тордым да киттем, эшелонны куып җитәргә кирәк бит. Хабаровскида куып җиттем үзебезнекеләрне. «Ты где был?» – дип полк командиры бәйләнмәкче. «Отстал, догонял», мәйтәм. «Догонял – молодец, отстал – губа», ди бу. Тәки ике атнага «губа»га (гаупвахтага) ябып куйдылар, малай. Ну мин бит кирәкле кеше, катюшалар механигы бит, аларны кабызырга бүтән механик юк. Эзлиләр икән – ә мин губада. «Срочно сюда!» – дип чакыртып алдылар. Катюшаларны сопкага куарга диләр, иртәгә иртәнгә катюшалар шунда тезелеп тормаса, трибунал, диделәр. Арттан төтен чыкса чыкты, тәки әзерләп бетердек иртәнгә.

– Әти, «Батырлык өчен медале»н шуннан соң бирделәрме?

– Булгандыр инде... Ярар, барыгыз, бар, бар, Сабан туен карагыз... – Гарифҗан, тугарылып ташлавын чамалап, урыныннан калкына.

– Әти, бая гына бер абый «нам, татарам, всярауна, что Сабантуй, что война», – дип көлә иде, кызык, име...

Шәрифҗанның самими сүзеннән әти кешенең йөзенә кара күләгә куна.

– Ахмактыр ул! Свулыч! Дары исе иснәмәгән... Бер булыр, атаң башы...

Табын яныннан малайларның эзе суына. Алар, сүзсез караш белән генә аңлашып, табан ялтыраталар. Һе, «всярауна», имеш... Гарифҗан шул берәүне тотып ярырга, авызына ямарга, алай түгеллеген шәпләп аңлатырга җыенгандай, йодрыгын төйни, тозлы-борычлы сүзләр өстәп, «всярауна сиңа» дип авыз эченнән мыгырдана.

«Все равно» булса, сугыш кырында, баш очында пулялар сызгырганда, күктән бомба яуганда, өскә ыжгырып, фашист танклары килгәндә, татар ирләре капчык киеп түгәрәк әйләнер иде, күрәләтә үлемгә барганын белә торып, күкрәге белән ут эченә ташланмас иде. Җир белән күк кояш нуры үтеп керә алмас дәрәҗәдә бербөтенгә әверелгән мизгелләрдә, үлем чалгысы егетләрне берәмләп, дистәләп кенә түгел, йөзләп, меңләп кырып салганда, яшисе килү теләге никадәр татлы булмасын, бу көрәштә корбан икәнеңне, әмма җиңелүче булып түгел, җиңүче булып егыласыңны белү көч бирә. Ут эчләреннән могҗиза белән исән чыккан Гарифҗанга күпме егетләрнең күзен үз куллары белән йомдырырга туры килде. Кайберләренең иренендә ана сөте дә кибеп бетмәгән иде, җир йөзендәге мондый мәрхәмәтсезлеккә – тарихтан сабак ала белми әледән-әле кабатланып торучы сугыш афәтенә, адәм баласы булып туганнар йөзендәге вәхшилеккә шаккатып туймагандай, кайсы шомырттай кара, кайсы күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрен шыр ачып катып калган иде. Алар арасында күпме якташларын, күпме татарларны күрде Гарифҗан! Күзен йомдырып, кем икәнен белеп, кабергә иңдерү – анысы да бер могҗиза, бер бәхет. Ә бомба яңгыры астында туфрак катыш кан булып һавага таралганнар, окопта, танк чылбыры астында күмелеп калганнар, сугыш кырында карга-козгыннарга азык булганнарны кем барлар? Алар да көрәшчеләр! Үз гомере өчен түгел, ата-анасы, баласы, туган туфрагы, менә синдәй ахмакларның гомере өчен дошманга каршы көрәшкә күтәрелгән иде алар! Малакасус! Свулыч! Сабан туен сугыш белән чагыштырырга... Кайсы диванасы уйлап чыгарган диген... Сабан туе бит ул... Сабан туе бит ул... Әнә кара, күпме дус-туганны бер йодрык итеп җыйган! Кайсын дошман күрмәкче буласың? Колга башына менәргә чират торучыларнымы? Ат менеп, җилдәй узышкан егет-җиләннеме? Мәйдан уртасында биленә сөлге салып, бер-берсен сөзәргә җыенган үгезләрдәй әйләнгән авыл батырларынмы? Көрәшсеннәр! Алар дошман түгел! Җиңүчесе җиңелгәнен кул сузып тартып торгыза, җиңелгәне, авызында кара кан булса да, кеше алдында күрсәтми, көндәшенең кулын кыса; эчендә хөсетлек йөртмәсә, кичен Сабан туе батыры чакырган табында кунак булып, ысвижий тәкә итеннән авыз итеп, рәхәтләнеп күңел ача. Татарның элек-электән килгән йоласы, язгы кыр эшләреннән соң тәнне дә, җанны да сугарып, үзенә күрә бер җилләнеп алу, бәрәкәтле туган туфракка, җиранага рәхмәт белдерү бу, агайне. Монда да сугышалар кайчак, тик анысы тамак чылатканнан соң кычытып киткән йодрыкларны гына чарлау лабаса. Андый чакта, борының җимерелгән, күз төбең күгәргән булса да, икенче көнне үк кул кысышып, дуслашу хөрмәтенә берәрне тотып куясың да шуның белән шул.

Авыл малаеның беренче чын күз яше дә, беренче гарьлеге дә, беренче чын горурлыгы да Сабан туенда, көрәш мәйданында күренә. Гарифҗан үзен белә-белгәннән бирле көч сынашты, җиңгән чагы да, җиңелгән чагы да булды; гомер буе «усал» дигән дан йөртә менә. Усал дисеннәр. Ир-ат халадис кебек мәлҗерәп тормас инде... Көрәшче рухы ирне ир итә, андыйлар әйтәсе сүзен ярып әйтә, тотынган эшен җиренә җиткереп эшли, булмастайга буш вәгъдә биреп, төлке шикелле койрык болгап йөрми. Шундый ирләр өен дә тота, илен дә тота. Сугыш белән Сабан туен, көрәш белән көрәшне бутама син, агайне...

– Кытай Гарифҗан күренми дип аптыраган идем, кызынып ятасың икән. Әйдә, берәрне нитик тә... Көрәш карарга киттек. – Хәл-әхвәл белешеп кул сузган яшьтиләре әле дә булса кырын яткан Гарифҗанны фәлсәфи уйларыннан арындыра, ир-атларның дустанә көр тавышыннан тирә-яктагы бәллүр һава чыңлап куя. Әлегәчә тыныч кына йоклап яткан кечкенә Шәфкать тә, уянып, «мин дә барам» дигәндәй боргаланып, арбаны тибрәтә.

Кардондагы Сабан туе аланына, тирә-яктагы урман куенына алтмыш икенче елның тыныч тормыш тәменә сөенеп туя алмаган шат авазлар тарала. Ак яулыкларын аркасына төшереп, ияк буеннан бәйләп куйган әби-чәби, күз карашында тирән сагыш чагылган апа-түтиләрнең кайберләре исә, кайчандыр шушы көрәш кырында бил чарлаган, аннан шушы туфрак өчен барган көрәштә башын салган ирләрен, әтиләрен, улларын искә төшереп, сиздерми генә күз яшьләрен сөртә. Бит очларын пешерергә өлгергән ул тамчылар, йорт бүрәнәсе ярыгында сакланган похоронка кәгазенә, «хәбәрсез югалды» дигән хәбәрләргә ышанырга теләмичә, бәлки кайтыр дигән өметне гомер буе югалтмас хатыннарның, яудан кайтмый калган 254 ир-егетнең әйтелмәгән сүзе, язылмаган җыры, мәңгелек кайтавазы булып, җир-ананың күкрәгенә тама.

Ә мәйданда көрәш дәвам итә. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев