Повесть тег белән яңалыклар
-
1 марта 2024 - 09:00
Кайту (дәвамы)
Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыга башлады. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чага пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе иде. Беришләре салмак кына кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына атлады. -
29 февраля 2024 - 09:00
Остаз (повесть)
Малай туды, малай! Әйдә, малкай, тоякларыңнан ут чәчрәтеп юырт инде син. Сәгытдин хуҗаң бишенче тапкыр әти. Бишенче, димәктән... Өченчесе белән дүртенчесен сабый чагында ук күкләр алды шу-ул... «Нәсел җебе шулай киселерме икән?» – дип, и, өзелде үзәк, и, сызлады бәгырь. -
28 февраля 2024 - 09:00
Кайту (повесть)
– Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән. – Ахирәтләр, кем минем белән бара? – Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга. – Кайда сугышулары да билгесез бит әле. – Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде. – Югыйсә соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни. -
27 февраля 2024 - 09:00
Калымчы Җәүдәт (повесть)
Әбием күм-күк иреннәрен берчә ачып нәрсәдер әйтергә әйтә, берчә тирән-тирән итеп тын алырга чамалый. Коелып төштем, чөнки әбием күгәренеп катып бара. Нишләргә дә белмим, күз алдымда җан биреп ята түгелме? -
25 февраля 2024 - 09:00
Хәтер юлында чикләр юк (дәвамы)
Ике баласы белән урамга чыгып баскан хатын өстенә нинди генә гаепләр яумады. Кемдер ышанды, кемдер юк... Юкса күренеп тора, йөзе суырылган, күзләре генә утырып калган. Ике нәние ике яктан килеп ябышкан, алар да боек. – Мин әрәмтамак түгел, эшлим! Базарда үз точкам бар иде. Ике баланы ялгызым үстерәм. -
24 февраля 2024 - 09:00
Хәтер юлында чикләр юк (повесть)
Үлем исен сизенгәндәй куркынып, Рухия артка борылып карады. Аның каршына, өстенә ташланырга әзер булып, үткен тешләрен ыржайтып кап-кара эт йөгерә иде... -
19 февраля 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Халык ураткан мәйдан уртасында ирләр көрәшә, ә арткы планда бүрәнә өстендә ике егет капчык белән сугыша. Икесенең дә баш түбәсендә кәләпүш. Биленә таянган Авзал: – Яшь егетләргә ник түбәтәй кигездегез? – диде.– Түбәтәй татарның мескенлеген күрсәтә. Ул сәләмәдән котылырга безгә. Төркия патшасы Ататөрек беләсезме нишләгән? Кара баулы калпакны тыеп, Аурупа үрнәгендә киң кырлы эшләпә, костюм-чалбар кияргә дигән закон бастырткан. -
18 февраля 2024 - 09:00
Кытай Гайфулла (повесть)
Бүген Казаннан, Гайфулла белән Раузадан олы кызлары Таңсылуның кулын сорар өчен, булачак кода-кодагыйлары белән булачак кияүләре кайтачак. Әлбәттә, бу алар өчен зур һәм икеләтә шатлык... -
16 февраля 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (повесть)
Һәркемнең үзенеке: укытучыга – мәктәп, ә рәссамга остаханә кадерле. Чөнки яшәткән-дәртләндергән, гомерен озынайткан иҗат рухы белән дөнья бәһасе дуслары шунда. Бу «визитёр» бер ритмга салынган тормышын бутап ташлагач, ботка ашалмады, чәй эчелмәде, аннан да хәтәррәге – күңелдә бер генә дә яңартырга теләмәгән хатирәләр уянды. -
13 февраля 2024 - 09:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Рашат абыйга иртән үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйтте. Дәнәфләр матур гына чәй эчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барысы да тәрәзәгә күз салды. – Әти! – дип, Гөлия тиз генә торып, мич артына сызды. -
4 февраля 2024 - 09:00
Гади вакланма (ахыры)
– Әйтәм бит, үзем дә чын күңелдән гашыйк булган идем мин аңа! -
3 февраля 2024 - 09:00
ГАДИ ВАКЛАНМА (повесть)
– Гаиләгез турында авылда төрле сүзләр йөри. – Йөри инде йөри... – ди рәисне юньләп тыңлап та тормаган Сабира. – Йөри. Бабасы йөргән, атасы йөрде, Нигъмәтулла кемгә охшап йөрмәсен?! – Соң менә сиңа охшап йөрмәсә дә булыр иде дә бит, Сабирәттәй, – ди шаярткан булып рәис. Аннан телен тешли. -
28 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның ахыры)
Рәзилә эндәшмәде, кайчандыр кочагында иркәләнгән ирнең киң җилкәсен карап, иреннәрен канатканчы тешләп барды. Күз яшьләренә ирек бирүдән курыкты. Мескен булып күренәсе килми иде аның. -
27 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның дәвамы)
Әллә Хәйбулланың рәнҗүләре каты булганмы, үз тиңен таба алмый җәфаланды Рәзилә. Үзенең язмышына бераз күнегә дә төшкән иде инде. Һәм көтмәгәндә, менә бу хыялый уй башына килүе аны әсәрләндереп җибәрде. Хәйбулла ничек яшәп ята икән анда? -
26 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повесть)
Дөньядагы ике хатын-кызның берсе аның аша үткән, телгә алып сөйләрлек нәрсәсе бар инде, ә менә сүз арасында Хәйбуллага бу хакта әйткән иде, таш булып катты теге. Башын иеп, сүзсез-нисез генә алдындагы чәен чөмерде дә, борын астыннан нәрсәдер мыгырдап чыгып китте.