Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әхмәт белән берсүзсез килеште Нәфисә. Читкә киткәннәр... Сеңелләрен мәңге ташламаска сүз биргән абыйларын өзелеп сагынып куйды ул бу сүзләрне укыганда. Бәхетсез микәнни алар? Бәхетле микән? Сирәк-мирәк кайтып киткәндә генә, Нәфисә абыйларының күңел дөньясына кагылырга кыймый. Вакыты җиткәнне көтә, сабыр итә – нәкъ әнисе кебек. Аның әнисе
сүзсез генә, тавыш-тынсыз гына сабыр итә белә иде. Сораулар бирмичә генә җавап ала белде. Нинди генә язмышка дучар ителсә дә, кайсы гына заманда туса да, күнеп яшәр иде ул. Фатыйманың кызы өчен дә сабырлык әнә шундый табигый, ягъни канына сеңгән, аң төпкеленә үтеп, аның эш- гамәлләрен билгели торган бер сыйфат иде. Һәм моңа кадәр Нәфисә дә бары тик яраклашып яшәде. Көчле итеп яратылса да, яшәү өчен көрәшергә
кирәк дип белми иде бит әле ул. Авылның үзе кебек үк. Авыл – үзе яшәү көченең чыганагы булганда, ничектер бу турыда уйланылмаган.
Әллә нинди уйларга этәрә бу Әхмәт абый дип уйлап куйды кыз, артыкка киткән уйларыннан арынырга теләп. Ни теләгәнен төгәл генә әйтми, ерактан әйләнгеч юллар белән сүз төрткәләп, гүя көрәшкә чакыра. Көрәш... Кем белән, кемгә каршы? Ялгызымы?
«Әхмәт абый! Көрәш – асылда, үзең теләгәнчә үлү хокукын даулау ул. Минем очракта мин туганда ук җиңеп туганмын. Миңа хәтта сайлау иреге дә бирелмәгән. Алай гына да түгел, мин үземнең кем икәнемне дә белмим. Нәфисә.»
«Нәфисә! Ул хокук синдә бар, ә менә нәселеңнеке, кавемеңнеке бармы? Моны аңлар өчен Каракүлдән тагын күпме әле корбан китәргә тиеш? Көрәш – үзең теләгәнчә яшәү хокукы да ул. Шуны онытма. Син үзеңнең кем икәнеңне белми торып, яшәвеңнең мәгънәсен дә белә алмаячаксың. Сиңа туганда ук шундый зур көч бирелгән. Ә син үлем турында сүз куертасың... Әхмәт.»
Әхмәт әле бу хатына тагын бик күпне өстисе иде. Мәсәлән, хатның менә бу сүзләре язылган бите Нәфисәнең күгәрчене тәпиенә эленмичә калды: «Без бик озак телсез дә, күзсез дә балбал булып яшәдек. Баш күтәргән саен безнең башка сугып тордылар. Телсезлек һәм хәрәкәтсезлек, күндәмлек безнең канга сеңгән. Иелгән башны кылыч кисми, дия-дия, без үлмәскә, исән калырга өйрәндек. Ә исәннәр яши-яши әйләнә-тирәгә җайлаша, яраклаша. Һәм менә ком сәгатен әйләндереп куяр вакыт җитте: бездә исән калу гены шулкадәр көчле ки инде, хәзер без үзебез кешеләрне телсез калдыра башладык». Боларын Нәфисәгә ирештерергә иртәрәк әле дип уйлады яшь мөгаллим. Ялгыз кыз бала җилкәсенә артык зур җаваплылык булыр иде...
Соңгы хат барыбер Нәфисәнең дөньясын, дөньясын гына да түгел,
аның таяну ноктасын әйләндереп куйды. Ул үзенә урын тапмыйча әле әрле-бирле йөренә, әле сәгатьләр буена бер ноктага текәлеп утыра, әле җен кебек өермәләр кузгатып эшләп керә, әле дөньясын онытып, йокысына ойый. Шулай атнадан артык вакыт узды. Әхмәт җавап хаты көтеп көтек булгач, инде тәмам ашау-эчүдән һәм йокыдан калгач, аяклары үзеннән-үзе Нәфисәнең капкасына алып килде аны. Бу вакытта Нәфисә өч көн, өч төн керфек тә какмый үткәргәннән соң, арып-талып йоклап кына киткән иде, Әхмәтнең дөбер-шатыр капка каккан тавышына да уянмады. Аның каравы
Энҗебикә җәһәт кенә чыгып, капканы ачты. Күрмәсә дә, Әхмәтне теге яктан «Нәфисә, ач капкаңны!» дигән тавышыннан таныган иде инде ул.
– Ник килдең? – Энҗебикәнең талканы коры иде. Әхмәтне моңа кадәр ничек кенә ихтирам итсә дә, ул аның Нәфисә белән хат аша аралашуын белә, соңгы хаттан соң Нәфисәнең үзгәрүендә дә бары тик егетне генә гаепли иде.
– Нәфисә кайда? – Сорауга каршы сорау гына алды сукыр хатын.
– Күзләрем күреп, укый ала торган булсам, ул хатны җир тишегеннән эзләп табып укыр идем. Әгәр Нәфисәне рәнҗетә торган бер сүз булса...
– Энҗебикә апа, бер начар сүз дә язмадым. Шуңа да борчылып килүем иде. Кайда ул, күрсәт аны миңа, миңа аның тере икәнен белү кирәк.
– Йоклый ул, – диде хатын, бераз йомшара төшеп. Әхмәтнең начарлык белән йөрмәвен аңларлык кына зиһене бар әле аның. Шулай да, кыз янына да үткәрәсе юк – ул адымнарын санап кына атлап артка чигенде дә ишек катына басты, бер кулы белән ишек яңагына тотынды.

– Нәрсә яздың син аңа? Ни өчен шулай бик бетеренә ул бала?
Әхмәт соңгы хатын яттан белә иде инде. Узган атна-ун көн эчендә ул аның һәр сүзен меңәр кат бизмәнгә салып үлчәде. Энҗебикәгә укыгандай итеп сөйләп күрсәткәч, хатын нәкъ күрә торган кеше кебек иттереп, каршында торган егетнең күзләренә бакты.
– Һәм нишләргә тиеш инде ул бала? Син моны ничек итеп күз алдына китерәсең?
– Белмим, Энҗебикә апа. Белсәм, тәгаен генә нәрсә эшләргә кирәк
икәнен әйтер идем.
– Менә нәрсә, энем, үзең дә күтәрә алмаган йөкне бер гөнаһсыз кыз
бала җилкәсенә генә аударып калдырма. Бу дөньяның күзгә күренгән хәтлесе генә хак, калганы исә хакыйкый түгел димәгән. Күзгә күренмәгәне дә җитәрлек икән аның, ышан минем сүзләремә. Ә хәзер, бар, Нәфисәне башкача борчып йөрисе булма, ул үзенә үзе хуҗа, – Энҗебикә шулай дип, ишекне бикләп кереп китәргә ниятләгән иде, Әхмәт ике арага аягын тыгып өлгерде.
– Энҗебикә апа, мин бит аңа начарлык теләмим, киресенчә, ярдәм
итәсем килә.
– Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды инде. Изге ниятләрнең барысы да изге гамәл белән тәмамланмый. Әнә, үзенең абыйлары да сеңелләрен тоткынлыктан коткарабыз дип кайсы кая чыгып киттеләр дә хәзер Сак белән Сок кебек көн күрә. Ә минем Камилем? Дөнья буйлап гыйлем эстәп йөргән дәрвиш көненә калды – ни оясы юк, ни кунар җире. Берәр кайчан кайтырмы ул безгә бөтенләйгә?
Әхмәт бу сорауга җавап биреп тормады, тизрәк үзенекен әйтеп калырга ашыкты:
– Соң Нәфисә бит – шушы авылга нигез салган нәсел баласы! – Бу сүзләрне әйткәндә, Энҗебикә капылт кына ишекне ябып өлгерде. Шулай да егетнең сүзләрен ишетте ул. «Нигез салган, имеш. Дөньяда андый кан юк. Әнә, патшаларның да геннары белән колларның геннары арасында бернинди аерма юклыгын галимнәр әллә кайчан раслады инде. Тоталар да мин кем дә син кем дип күкрәк сугалар. Барысын да кешеләр үзләре уйлап чыгара», – дип уйлады ул, ишекне эчтән бикләгәндә. Нәфисә йоклап, ял итеп торсын әле, калганын үзе хәл итәр. Ә ул әлегә аны, янына берәүне дә якын җибәрмичә, сакларга тырышыр.
Капканы теге яктан ябып чыкканда исә Әхмәт ныклы бер карарга килде. Телсезлекнең чиге булырга тиеш, дип хәл итте ул. Дәшмичә яшәү – яшәү түгел. Дәшәр вакыт җитте. Һәм чаң сукты.
Өч көн, өч төн уянмыйча йоклап, ниһаять, иртә белән күзләрен ачканда, тәрәзәдән кергән кояш нурлары аны иркәләп калырга ашыккандай мулдан ташый иде. Өйгә яңа пешкән тәмле ипи исе таралган. Нәфисә уянуга, балачагына кайткандай, иркәләнеп ятты. Менә хәзер ул әнисенең назлы тавышын ишетер. Әнә теге якта әтисе тамак кырып куйды түгелме? Тукта, колагына гына ишетелде бугай. Әнисе дә, әтисе дә күптән гүр иясе бит
инде аның. Ә бу тәмле ис каян соң ул чагында? Нәкъ Мостафа тавышы белән кем тамак кыра анда? Кышка кереп барган кара көздә нинди җылы кояш бу тагын?..
Ул өстенә пөхтәләп җәйгән мамык юрганны изәп кенә җибәрде дә
сикереп торып теге якка чыкты. Йа Хода! Икесе дә! Илсур абыйсы да, Илнур абыйсы да түр бүлмәгә керә торган ишек төбенә икесе ике якка урындык куйганнар да Нәфисәнең йокысын саклап утыралар. Өнме бу, төшме?
– Илсур абый! Илнур абый! – Нәфисә чынбарлыкка кайтып төште. Инде шактый олыгайган абыйларын күрүгә ул үзен янә бәләкәй кыз итеп хис итте. Бәләкәй кыз булу рәхәт икән, дип уйлады ул әле бер, әле икенче абыйсының кочагында эреп. Ниһаять, очраштылар бит! Шунда ук Әхмәт абыйсының соңгы хатын исенә төшерде. Һәм шунда ук абыйларына сиздермәскә кирәк дигән карарга килде. Алар бит кунакка кайтканнар! Юк, бәләкәй кыз гына
була алмый икән әле ул – әнисенең зур кызы бит инде ул!
Чынлыкта ул абыйларының кунакка гына кайтмаганын, аларны
Әхмәтнең чакырып кайтаруы турында белми иде әле. Әхмәт Энҗебикәнең ай-ваена карамыйча, Камилне дә кайтартты. Чит җирләргә китеп, кайту юлын оныта башлаган авыл егетләренә «Нәфисә авыр хәлдә», «Әниең авыр хәлдә» дигән телеграммалар очканда, тегеләренең кышка каршы туган якларны бер кайтып урау кирәклеге исләренә дә кереп чыкмый иде әле. Сабантуй түгел, отпуск вакыты да үтте, аларга кагылышлы үлем- китем юк дигәндәй, һәркайсы эшкә чумган: Илсур полковник дәрәҗәсенә үрли, Илнур докторлык диссертациясен тәмамлап ята, Камиле бөтенләй Көнчыгыш медицинасы буенча озак вакытлы командировкага җыена иде: үсмер чакта иман китергәнчә, Нәфисәгә дә, соңрак әнисенә дә табиб буларак ярдәме тия алмагач, медицинадан өметен өзеп, ул Көнчыгыш фәлсәфәсенә
йөз тота башлаган иде.
Озын юлны кыска итеп, Каракүлгә иң элек Камил кайтып төште. Бу
хәбәрне ишетүгә, Энҗебикә – колакларына, әнисен үз аягында күрүгә – Камил күзләренә ышанмый торды хәтта. Баштарак алар Әхмәтнең бу кыланмышын ахмаклык дип кабул иттеләр. Энҗебикә улын күрүенә эчтән генә шатланса да, авылдашын шелтәләгән булды. Бер-бер артлы Илсур белән Илнур кайтып җитте. Илсур беренче тапкыр хатынын да ияртеп кайткан иде – Нәфисәне күргәч, телсез калмасын дип, төп йортның ишеген ачтылар, мичкә ягып, өйне җылыттылар. Энҗебикә белән Камил дә үз йортларына төшеп китте. Шулай итеп, авылда берьюлы ике йорттан йозак
алынды, морҗаларыннан төтен күренде.
Баштарак алар чыннан да Әхмәткә ачулы иде. Аның эше беткәндер лә ул, диештеләр... Нәфисәнең өченче көн дә йокысыннан айный алмавын күргәч, пошаманга калдылар. Сеңелләренең тигез сулышына карап, тагын бераз көтәргә булдылар. Һәм ул торып, нәкъ элеккечә күзләрен уа-уа алар
каршысына чыгып баскач, сөенечләреннән күңелләре җырлап җибәрде. Бу очрашуга алар чыннан да бик шат иде.
Ә менә Әхмәткә ахмаклыгы өчен җавап тотасы бар иде.
– Син нәрсә кыланып ятасың ул, – диде Камил, иң беренче булып керә- керешкә. Ләйлинур әби өенә алар өчәү бергә килделәр. Әхмәт аларны көткән иде – әзерләнеп торды.
– Сезне ничектер, ә мине Нәфисәнең язмышы борчый, – диде ул,
Камилнең соравына җавап итеп әйтсә дә, Илсур белән Илнурның күзләренә карап.
– Каракүлдә сеңлебез өчен борчылып торучы булуына без шат. Димәк, аны кайгыртучы бар. Анысы өчен рәхмәт. Тик син ни хикмәт белән безне җыйдың соң? – дип, сабыррак булырга тырышып сүз башлады агай-эненең өлкәне. – Әллә берәр әмәлен таптыңмы?
– Каракүлдә соңгы вакытта булган хәлләр турында ишетеп беләсездер инде, – дип сүзне икенчегә боргандай башлап китте Әхмәт.
Егетләр бер-берсенә карашып алдылар.
– Шуннан, – диде Камил, түземсезләнеп. Һәм: – Анда минем катнашым юк, – дияргә ашыкты.
Илнур сагая калды. Илсур, гомумән, Каракүлдә тагын нәрсә булды икән дигәндәй, Әхмәт авызыннан яңа сүз көтә башлады.
– Катнашыгыз юк та, бар да, дип әйтә алмыйм, Сезне нидә булса да гаепләргә дә җыенмыйм. Мин бары тик уйланырга, нәтиҗәләр ясарга һәм шуңа карап, нәрсә дә булса эшләргә, хәрәкәт итәргә, гамәл кылырга чакырам. – Әхмәт шулай диде дә беркавым авылдашларына карап торды.
Нинди мәһабәт, нык беләкле алыплар алар, дип сокланып карады. Һәм дәвам итте:

– Каракүл бетү алдында тора. Каракүлдән яшәү дәрте китте. Югыйсә бетәргә тиеш түгел дә кебек иде. Без яшәсен өчен бу җир безгә үз канын, үз маен – нефтен үзе чыгарып, «Мә!» дип бирде – аңламадык, хәзер инде алмаз таптылар. Анысыннан да колак кагачакбыз. Әнә, Каракүл буйларын танырлык түгел – актарылып беткән. Суыбыз тәмсезләнде. Хәләф абый вакыйгасын да беләсездер. Зур балык тотам дип, юләрләнеп йөрде-йөрде
дә батып үлде. Аның белән бергә авылның сөлектәй таза ирләре китте. Алар ул гыйфритнең корбаны булды.
– Аңлашылды. Син дошман эзлисең һәм безне көрәшкә чакырасың. Ә бу эволюция, Әхмәт, аңлыйсыңмы? Көчлеләр җиңә. Димәк, кайсыдыр бер мизгелдә без көчлеләргә бирешкәнбез. Авылның бетүе – табигый, – дип бүлдерде аны Камил, мәгълүм фәлсәфәгә ишарәләп.
– Юк, – дип сикереп торды Әхмәт. – Безме көчсез? Сез үзегезгә карагыз! Көчлеләр җиңә, дигәнегезгә дә ышанмыйм. Адәм балаларының көче белән хайваннар дөньясындагы көчне бутамагыз. Безнең көч башкада – анысы хак! Ахыр килеп, сез Нәфисәгә карагыз! Әллә кайчан инде – ул тугач ук – аңа ярдәм итәргә сүз биргән сез өчәү түгелме?! Ничә еллар инде сез читтә
йөргән арада ниндидер көч авылның яшәү дәртен суырып ята. Беркөн килеп, сез әйләнеп кайтырсыз, әмма ул вакытта Нәфисәгә сез кирәкмәссез инде...
– Син безне кем белән көрәшкә чакырасың соң? – дип янә бүлдерде аны әлеге дә баягы Камил. Ул Әхмәт янында үзен һавалырак итеп тә тота иде. Авылдашының фикерләре дә сөрсегән кебек тоела, ягъни ялкынлы нотыклар заманы үткән дип саный иде ул. Аннан соң Әхмәтнең Нәфисәгә якынаерга тырышуы да күңелен тырнап тора. Абыйларыннан кала читләрдән Нәфисәгә аның гына хакы бар дип уйларга күнеккән иде ул. – Чит-ятларга каршымы, әллә гыйфрит дип, үзең уйлап чыгарган әкияткә
каршымы? Син гомер буе шундый ырым-шырымга ышанып яшәдең.

– Камил, ашыкма әле, – дип бәхәскә кушылды Илнур. Ул бу бәхәснең тизрәк бетүен тели иде. – Әхмәткә дә Хәләф абзыйның зур балык чире йоккан, ахрысы. Менә монысына ышанырга була.
– Ә, әйдәгез Каракүлгә төшеп, шул балыкны күзәтәбез! Әгәр бар икән – күренсен, юк икән – Әхмәт башкача безнең башны катырмас ичмасам!
Каракүлне күптән күргән юк инде, бер күреп кайтырбыз ичмасам. Нинди үзгәрешләр бар икән? Сагындырды да, – дип сикереп торды бу сөйләшүдән туя башлаган Илсур. Әлеге егетләр арасында ул күп сөйләшергә яратмый торганы да, иң тәвәккәле дә иде. Өстәвенә туган ягына кайтып, бер җилләнеп керү өчен форсат та чыгып тора. Авылда калса, ул үзе дә шул Хәләф абзый, Габит муллалар кебек һәртөрле маҗаралар эзләп йөрер иде, мөгаен.
Илсур әйткән тәкъдимнең, чыннан да, болай сүз куертуга караганда, фәтвасы күбрәк иде. Шуңа да егетләр дүртесе дә килеште.
Энҗебикә дә, Нәфисә дә егетләрнең бу карарын сагаеп кабул итте.
Ни дисәң дә, Каракүл ирләрен берәм-берәм чүпләп торган зур балык вакыйгасының кайтавазы йөрәкләрдә кара шом хасил итеп, кабат- кабат искә төшеп тора. Өстәвенә Каракүл буйларын танымаслык булып үзгәргән, диләр. Диләр генә түгел, Нәфисә үзе дә күл буйларын махсус күзәтеп йөри. Кайвакыт ул атына атлана да башта урманын әйләнеп чыга, аннары Каракүлгә таба китә. Нефть чыгара башлаганнан бирле, анда чит-ят кешеләр күбәйде. Байлыгына гына түгел, бу якларның матурлыгына, оҗмах почмагы кебек рәхәтлегенә дә кызыктылар ятлар. Каракүлнең авылга каршы ягыннан яр буйларын тимерчыбыклы койма белән әйләндереп алдылар, ял йортлары, күлгә кертеп, мунчалар салып
куйдылар. Яр буйлап моторлы көймәләр, су чаңгылары тезелеп киткән. Әллә ни күп вакыт та узмады, тиз арада үзенә күрә бер кечкенә бистә барлыкка килде биредә. Авыл кешеләре якын килә алмый анда: хуҗалары этләр белән саклый биләмәләрен. Мескеннәр, беләләр бит үзләренең килмешәк икәнлекләрен, югыйсә тимерчыбыклы койма эченә кереп бикләнеп, этләр белән саклану кирәк булыр идеме? Миңнегали бабайның зирәклеге, теләсә кем белән уртак тел таба белүе, Зарифә апаның ике әйтеп тормыйча, бер тапкыр чыбыркы шартлатуы җитми боларга дип уйлый Нәфисә. Кайчак кызыксынуын җиңә алмыйча шул тимерчыбыклы
коймалар янына якын ук килә дә күзәтеп тора ул.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: